Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38225 articles
Browse latest View live

"Күкрәгең ачык, ботларың күренә" - Татарча солянкадан репортаж (ФОТО)

$
0
0
30.09.2018 Шоу-бизнес
“Коеп яңгыр ява иде.” Нинди дә булса атаклы бер әдип үз әсәрен шулайрак башлар иде, мөгаен. Хәер, бу сүзләр ул көннең һава торышына тәңгәл килеп тора, шуңа күрә мин дә әллә нинди канатлы сүзләр эзләмим. Кыскасы, 27нче сентябрьнең яңгырыннан, шомлы караңгылыгыннан, шаулы җиленнән, дымсу һавасыннан качкан күк, халык УНИКС концертлар залына тулды.

Шыгрым тулы залга аптырарга кирәкми дәдер: “Татарча солянка” концертының сезон ачылышы бит. Билгеле, ул халыктан мин дә калмадым. Берничә айлык тәнәфестән соң, күп кешенең йөзеннән “Я, ни белән шаккатыра алырсыз икән?” – дигән сораулы җөмләне укуы авыр түгел иде. Ярый, карап карыйк, мин әйтәм, шундый ук караш ясап. Ни дисәң дә, мин дә шул халыкның бер кыйпылчыгы бит.  

Концертны “Аккошым” җыры белән “Бәхетле” төркеме ачып җибәрде. Чәчләрен катыруга лакны жәлләмәгән бу егетләрне халык әле берничә ай элек кенә тыңлый башлады. Татар сәхнәсендә бик аз булуларыннан һәм халыкның көчле алкышлавыннан чыгып, егетләрнең ни дәрәҗәдә чыгыш ясавын чамалап буладыр. Икенче, өченче чыгышларда халык агымга ярыйсы ук ияләшә төште. Мөнир Рахмаев җырлаганда, бер кыз хәтта сәхнәгә чыгып бии башларга да күп сорап тормады. Мөнир дә ситуацияне эләктереп, бәләкәй кыздан микрофонга берничә сүз әйттерергә теләде. Ә теге исә, сүзне кыска тотып, халыкка бәхет, шатлык һәм... шашлык теләү белән генә чикләнде. Илдар Әхмәтов “Узгынчы җил” җырын башкарганда, халыкны ритмга кертү авыр булмады. Күрәсең, җәй буе радио - телевидениедән “Саташуларым мәллә” җырын тыңлап арыган тамашачы әлеге җырны ишетүгә шат иде. Гомумән алганда, кызыл ботинкалы “Казан егетләре”, “Арыган йөрәгем” дип өзгәләнгән Чәчкә, балык тәңкәсе кебек күлмәкле Динара Рәхимова, “Сиреньнәр”е белән шаштырган Раяз Фасыйхов һәм башкалар – барысы да тамашачының кәеф шкаласын югары күтәрүдә үз өлешен кертте дип саныйм. Беренче бүлек тәмам, буфетка дип чапкан халыкны уза – уза, кысыла – кысыла сәхнә артына ашыгам. Маңгайга – маңгай бәрелешкән иң беренче кешеләр – “Бәхетле” егетләре Лев белән Филүс булды. Гадәттә, ят кеше күргәч, юк – бар сорау белән бәйләнәләр бит, мин дә читтә калмадым.

- Егетләр, концертта беренче булып җырлау җайлы эш түгел. Өстәвенә, тамашачы белән сез күптән түгел генә таныштыгыз. Хис – кичерешләр ничегрәк?  - Дөрестән дә, сәхнәгә чыккач бераз каушатты. Ни генә булмасын, сине яратучы кеше үзенең энергиясе белән ярдәм итә. Син моны сизеп торасың һәм куплет саен үзеңдә көч тоясың.     - Кем сез? Эстрадага ничек килеп эләктегез? - Безнең җырлау тарихы үзе бер тарих. Төркемне оештырыр алдыннан продюсерыбыз 3 шәһәрдә: Казан, Яр Чаллы һәм Уфада кастинг уздырды. Соңгысында тукталып, безне сайлап алдылар. Икебез дә сәнгать академиясендә белем ала, киләчәктә татар эстрадасында үзебезне төпле җырчылар итеп күрәсебез килә. Моның өчен актив эш алып барыла, октябрьдә тәүге альбомыбыз дөнья күрәчәк.   Егетләрнең сүзе бетәрлек түгел. Ипле генә саубуллашып, гримеркага кердем. Анда Эльмира Сөләйманова бизәнеп – ясанып маташа.    -Эльмира, тормышта сине бизәнергә яратмый дип беләм... - Тормыш башка, сәхнә башка, канатым. Шулай да, кат – кат сылану яклы түгел мин. Иң мөһиме – матур киенү һәм матур җырлау.   - Яңа концерт сезонына ничә күлмәк тектердең? Бәяләре кыйммәтме? - Бүгенге көндә концертларга үзем белән 8 күлмәк алып йөрим. Бәяләре 15 мең сумлап. Тектерү бәясе чүп, тукымалары кыйммәтле.   Эльмира белән сөйләшеп торганда, мәче адымнары белән генә аның “сәхнә ире” Рамил Галимҗанов үтеп бара иде, эләктереп алып, аңа чәнечкеле соравымны бирдем.   - Бу концертта бергә җырлыйсыз, ә сезон графикларында сез аерым. Кычкырыштыгыз мәллә? - Кычкырышмадык. Халык бертөрлелектән тиз туя бит. Шуңа күрә гастрольләрне аерым гизәчәкбез. Әйе, тембрлар туры килә, җырлар уңышлы чыкты. Киләчәктә, бәлки берәр дуэт яздырырбыз.   Шулчак күз алдым ялт – йолт иткән нурлар белән әлмәшенеп китте. Каршымда ялтыравыклы күлмәк кигән Ландыш Нигъмәтҗанова тора.   - Ландыш, күкрәгең ачык, ботларың күренә. Тәнкыйть бәлеше ашатырлар дип курыкмыйсыңмы? - Җырчының киенүе беренче чиратта аның чыгышына туры килергә тиеш. Ә минем башкарачак җырларым, бигрәк тә яңасы, заманча җыр. Шуңа күрә шундый күлмәк. Бу күлмәк биюче төркемнең киемнәре, сәхнәдәге утлар белән гармониядә булыр өчен тектерелде. Тамашачыга да ошар дип уйлыйм. Ну, сиңа ошады, анысын белдем (көлә).   Чыгыш ясарга өлгереп, киемен көндәлеккә алыштырып, әле сәхнәгә чыкмаган артистлар янында йөренгән җырчыдан да рәхәт кеше юктыр ул. Шундыйларның берсе- Алсу һәм Азат Фазлыевлар. Чыгып киткәнче, Азатка берничә сорау биреп өлгердем.   - Азат, кыздыру дәрәҗәң югары иде. Кушылып җырлап утыручылар да шактый булды. - Дөрестән дә, “Ярат кына” җырын күпләр яратты, концертта тамашачы да бик шәп каршы алды. Сусаганлыгы сизелә. Рәхмәт мондый мөгамәлә өчен. Бу безгә бик тә кирәк, өстәвенә канатланып эшләргә берникадәр илһам чыганагы да бит.
- Эшләү дигәннән, Алсуны нишләтәсең син? Бик нык ябыккан. - Ике сүз: активлык, тырышлык. Сезон башы, бу күпмедер дәрәҗәдә имтихан кебек. Тамашачы белән араны җайларга тырышасың: кием, җыр, биюләр – барысын да бер калыпка салырга тырышасың һәм әлеге процессны үз эченә алган вакытның продуктив булуы – төп максат.   - Шушы процессны ачып та бирсәң... - Вакыт белән курска куярбыз... Әлегә яңа җыр яздыру һәм клип төшерү белән мәш киләбез. Җырның исемен әйтмичә торабыз (елмая)   Партизаннан ким кыланмый бу... Керим булмаса, икенче бүлек бешлана дип хәбәр иттеләр. Тик утырмас өчен, янымда утырган бер апага сүз каттым. 
- Концерт ничек сезгә? Җырчыларның чыгышыннан сез кәнәгатьме? - Йөргән таш шомара инде, энем. Афәриннән башка сүз юк. Тик менә кайберләре, җырлаган вакытта кушылып җырлатып халыкны интектермәсен иде. Җыры шәп булса – тамашачы болай да кушылып җырлый инде ул...   Менә шундый уй – фикерләр белән икенче бүлеккә страт бирдек. Иң яхшы импровизация – язып әзерләнгән импровизация, дисәләр дә, алып баручылар – Айрат Ильясов һәм Гөлназ Сәфәрова кайбер сикертмәле урыннарда сценарийдан читкә тайпылып, ситуацияне үз тәҗрибә астына алып, шомартып җибәрде. Дөрес, сценарий әйбәт язылган, тик андагы юморны, төп фикерне халыкка җиткерә белергә дә кирәк бит.   Алып баручылар бу эшне тиешенчә үтәде һәм матур, үзенчәлекле итеп җырчыларны бер – бер артлы сәхнәгә дәшә торды.  “Ялгыз аккош” җырын башкаручы сөбханалла гына буйлы Хәкимнең сәҗдәгә киткән кыяфәт ясап бөгелеп – сыгылганын күргәч, күршедәге теге апакай: “Энем, берәр нәрсәсе идәнгә төшеп китте мәллә, шуны эзлиме ул?” – дип аңлый алмый утырды.   Чиратта – Артур белән Марат. Беренче башкарган “Брат” дигән җыр яңгыраган вакытта тамашачы үз йөзендә нинди мимика ясарга белми азапланды. Аның каравы, егетләр реваншны “Авылымның җәйләре” җыры белән алды – халык ниһаять, үз Артур – Маратын таныды. Әллә тамак ялгап алу пассивлык өрде, әллә башка сәбәп – икенче бүлек эмоцияләргә алай ук бай булмады кебек. Бәлки миңа гына шулай күренгәндер?   Уйлана – уйлана карый торгач, концерт та азагына якынлашты. Нокта куючы ролендә Айдар Галимов иде – үз миссиясе җиренә җиткереп башкарды. Урыннан кузгалганда – халыкның йөзенә игътибар иттем. Сусаганлык басылган. Димәк, бу сезон ачылышының энергиясе тамашачыга уңай йогынты ясаган дип ышанырга нигез бар. УНИКСтан Рамил Айметдинов белән бергә чыктык.
- Рамил, бүгенге концертта “Кил син” дип аталган өр – яңа җырыңны башкардың. Стилең һаман да шул. Әлеге “шаурма стиле” туйдырмадымы? - Мин әлеге стильдә теләп чыгыш ясый башладым һәм ул теләк сүрелмәс, боерган булса. Стиль алыштыру, ничек әйтим, күпмедер дәрәҗәдә икейөзлелек кебек миңа. Аны үзгәртсәм – миңа тугры тамашачы, тыңлаучы нишләр? Күпме булсалар да алар бар һәм алар барысы да миңа кадерле.   Мондый сүзләрдән соң, шактый акыллы кыяфәт ясарга тырышып, парковкага аяк басам. Карыйм, минем кебек кыска гына бер гәүдә ап – ак “Гелендваген”га сикереп менеп утырды. Илназ Гарипов икән.   - Илназ, мондый “Гелик” алу өчен миңа ничә концерт куярга туры килер иде? - Бер концерт җитә, брат. “Казан – арена”ны халык белән тутырсаң, шул җитә. Халык санына карап, машинаның бәясенә карап, билет бәясен үзең чамаларсың инде (көлә)   - “Ярат син” дип озак җырлаячаксыңмы әле? - Концертларда җырлыйм, әлбәттә. Үзгәрешләрсез дә булмачак. Мәсәлән, кайбер чыгышларны тулаем ска – панк стиленә күчерергә исәп. Моны аңлар өчен башта күреп белергә кирәк, әлбәттә.   Шулай диде дә, кузгалып китеп барды. Тәрәзәне төшереп җиргә чертләтеп бер төкерсә – бөтенләй кинодагы кебек чыгасы иде. Күрәселәр бар икән... Ска – панк, димәк. Күз алдында әллә ниләр бөтерелә. Яшәрбез, күрербез. Хәзергә кайтыйк. Ә урамда һаман да коеп яңгыр ява иде...   Гаяз Гайсин, “Татар Радиосы” алып баручысы                          
---

--- | 30.09.2018

Ялгыш диагноз чәчәктәй гомерне куркыныч астына куя

$
0
0
30.09.2018 Хәйрия
Лилия Нуруллинаның авыруы турында язган идек инде. Аңа ялгыш диагноз куелып, табиблар әлеге ханымның чәчәктәй гомерен куркыныч астына куйганнар. Йомшак тукымалар саркомы - Лилиянең диагнозы шулай яңгырый. Бу үлемгә китерүче чир.

Ә Лилиянең бик тә, бик тә яшисе килә. Хәзер инде аңа безнең илдә бер клиника да ярдәм итәргә теләми.

Бәхеткә, Лилиягә Төркиядә ярдәм итәргә алынганнар. Кечкенә кызы Эльза, ире Илназ, әти-әниләре аның тормышы өчен көрәшә. Әмма мондый очракларда матди ярдәм гаилә күтәрә алырдай булмый шул. Нуруллиннар гаиләсе дә изге күңелле, ярдәмчел кешеләрдән булышуларын үтенә.

Эльза әнисез калырга тиеш түгел! Ана кеше баласының үлемен күрергә тиеш түгел! Әйдәгез, әлеге ханымга бергәләп ярдәм итик. Вакыт бик аз. 26 октябрьга кадәр 3 миллионнан артык акча кирәк. Изгелек җирдә ятмый. Бер булышу - мең бәладән йолып кала, шуны онытмыйк. 

Реквизитлар: Сбербанк: 4279 6200 2933 6808 Нуруллин Ильназ Ильясович (муж)  Сбербанк: 5469 6200 1547 4701 Камалова Рамзия Иглямовна (Мама)  ВТБ: 4714 8700 8826 4655  Киви кошелёк: 8 962 561 35 36   Вконтакте сайтында Лилия Нуруллинага ярдәм итү төркеме: https://vk.com/club170909022    
---

--- | 30.09.2018

Казанда мохтаҗларга кайнар аш ашатачаклар

$
0
0
30.09.2018 Җәмгыять
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят" хәйрия фонды мохтаҗлар өчен атналык төшке ашлар өләшүне яңарта. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кайнар ашлар атнага өч тапкыр – һәр сишәмбе, чәршәмебе, җомга көннәрендә 10:00 – 11:00 сәгатьләрдә Борһан Шаһиди скверында биреләчәк (Борһан Шаһиди урамы, 7). Төшке ашка салат, аш, икенче аш, ипи һәм чәй керә.   Кайнар ашлар йортсызларга, ятимнәргә, инвалидларга, ялгыз һәм өлкән яшьтәгеләргә, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә каралган. Битараф булмаган казанлылар аз керемлеләрне ашатуда катнаша ала. Оештыручылар белән элемтәгә чыгу номеры: 8 (843) 225-33-22.   Узган елда кайнар төшке ашлар белән 3 мең кеше тәэмин ителгән, дип яза Татар-информ.   Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә аз керемлеләр өчен “Приют” үзәге социаль проекты эшли башлады.  
---

--- | 30.09.2018

Татарстандагы юл һәлакәтендә җиңел машина изелеп, андагы кешеләр исән калган

$
0
0
01.10.2018 Хәвеф-хәтәр
Әлмәт-Чаллы трассысынның 79ны километрында коточыкч юл һәлакәте булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матугат хезмәте.
ВАЗ-21111 машинасы "КАМАЗ" машинасына тагылган "НЕФАЗ" ярымприцепы астына кергән.   Һәлакәттә үлүчеләр юк, әмма авыр хәлдә хастаханәгә озатылучылар бар.
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе
---

--- | 30.09.2018

Өлкәннәргә бушлай юридик ярдәм күрсәттеләр

$
0
0
01.10.2018 Җәмгыять
Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты булышлыгы белән ТР юстиция министрлыгының төрле эшчәнлек өлкәсе белгечләре Казан шәһәренең берничә дистә өлкән кешесенә бушлай юридик ярдәм күрсәтте.
Министрлык белгечләре белән беррәттән адвокат, нотариус, ТР кеше хокуклары буенча вәкил, ТР буенча РФ Пенсия фонды бүлеге, ТР буенча Росптребнадзор идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Дәүләт торак идарәсе һәм башка оешма һәм ведомство вәкилләре дә өлкәннәрне борчыган сорауларга җавап бирде.   Әлеге чара Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылды. Исегезгә төшерәбез, Халыклар дуслыгы йорты бу акциянең даими партнеры, чөнки бушлай юридик ярдәм күрсәтү ел саен биредә үтә. Моннан тыш, Халыклар дуслыгы йортында Өлкәннәр көне уңаеннан башка төрле чаралар да оештырыла: концертлар, иҗади очрашулар һ.б.
---

--- | 26.09.2018

Зөлфәт Зиннуров хатынына сөю билгесе итеп гөмбә бүләк иткән (ФОТО)

$
0
0
01.10.2018 Шоу-бизнес
Август, сентябрь айлары - туй чоры. Кемнең инстаграмына күз салма, безнең өйләнешкәнгә фәлән ел, гаилә коруыбызга төгән ел дип язалар. Бүген 1 октябрь, әмма "юбилейлар" әле дәвам итә. Зөлфәт белән Гөлназның туйларына да 16 ел булган бүген (аларда "год за два" исәпләнә икән).
"Матбугат.ру" белешкәнчә, бәйрәм уңаеннан Зөлфәт сөйгәненә менә шушындый матур гөмбә әзерләгән. "Хатын, менә шушындый букет сиңа, сугышмый-талашмый матур яшик," - ди гаилә башлыгы.   "Алтын туйга да озак калмаган инде", - дип төрттерә Нурзадә.   Ә Айваз Садыйров фикеренчә, мондый көнне хатынга иң яхшы бүләк - өйгә "гөмбә" булып кайтмау.  
---

--- | 01.10.2018

13 кешегә бәрәңге пирүге пешергән киленне каенатасы чакырып болай ди...

$
0
0
01.10.2018 Язмыш
Кушнаренко районының Иске Гомәр авылында яшәүче Сәвия әби Хәйруллинаның язмышы турында күптән язасым килә иде. Балачактан ук ул альяпкычын бәйләгән уңган, тыйнак, гел елмаеп торган, татар хатын-кызларына гына хас булганча сабыр апа булып күз алдында калган. Соңгы елларда бик күп кайгылар кичерүен ишетеп кызганган идем. Ниһаять, үзенең ризалыгын алып, язмышын язарга тәвәккәлләдем.
– Синең картәниең белән бик дус-тату булдык, – дип танып каршы алды ул мине. – Безнең үсмер чаклар иде, алар солдаткалар... Без аларга ияреп йөри идек... Әниеңнең килен булып төшкәнен дә хәтерлим әле, карт-әниең белән бик күп итеп пилмән ясаган идек...   92 яшьтә булуына карамастан, хәтеренең ачык, зирәк булуына хәйран калырсың. Аның туган йорты да әле яшәгән урыныннан ерак түгел, килен булып төшкән йорты да моннан берничә йорт аша гына. Бөтен гомере Иске Гомәр авылының Октябрь урамында үтә аның.    – Әнәс бабаң белән дүрт бала үстердек, – дип гомер йомгагын сүтте Сәвия әби. – Мин аны армиядән көтеп алдым, озак дуслашып йөреп өйләнештек. Ике кыз, ике малайга гомер бирдек. Бүген инде ике кызым да исән түгел. Икесе дә авыр чирләп якты дөньядан киттеләр...   Аллаһы Тәгалә миңа гомерне дә күп бирде, кайгыны да. “Әллә күбрәк яшәп, балаларымның гомеренә кердем микән?” дип уйлыйм кайчак. Ике кызымның яшәгән гомерен кушсаң, минем гомер килеп чыга да инде...   Гомернең озынлыгын үзебез сайлап алмыйбыз шул. Аллаһы Тәгалә шулай язгандыр инде... Ирем 1986 елда якты дөньядан китеп барды. 35 ел бергә яшәдек. Бер елдан кече улым Глүс өйләнде, шул ук елны олы улым Рүз дә гаилә корды. Иремнең вафатына бер ел да үтмәде, берүземә гөрләтеп ике туй ясарга туры килде... Глүснең тормыш иптәше Луизаның безгә килен булып төшкәндә 18 яше дә тулмаган иде. Беренче баласы – кызы Гөлназны тапкач авырый башлады. Табиблар икенчесен тапмаска кушты. “Бәлки, шул икенче баладан соң терелеп китәрмен” – дип өметләнде. Табибларның ай-ваена карамый, Илдусын тапты. Тапты да, урын өстенә егылды да. Киленемне ун ел карадым. Әтисе белән улыбыз Илдусны да үстердек. Яңа йортны да төзеп чыктык. Луиза яңа йортта үлде... Илдуска ун яшь иде әнисен югалтканда. Быел улыма 18 яшь тула, Алла боерса. Шул балалар хакына яшимдер инде... Улым Уфада укып йөри, атна саен кайта.   Әнисе урын өстенә яткач, кызыбыз Гөлназ медицина колледжыннан ял алып карашырга кайтты. Луизам торырга тырыша иде, качып кына ишек ярыгыннан карап торам, и тырыша торырга, и тырыша. Юк шул, чире көчле, тәгәрәп китә...   Сагышлы, моңсу күзләрен читкә төбәп ул авыр көннәрне күз алдыннан үткәреп көрсенде.    Үзенең килен булып төшкән чакларын сагынып искә ала Сәвия әби. “Бер бәләкәй генә йортта 13 кеше яшәдек. Каенана белән каената, каенатаның әтисе белән әнисе дә исәннәр иде. Бер вакыйга хәтеремдә уелып калды. Төшке ашка бәрәңге пирүге пешердек.    13 кешегә ничәне пешергәнбездер, ансын хәтерләмим. Әмма барсы да ашап, өстәл артыннан чыгып, таралышып беткәч, картәти мине чакырып алды да, мендәр астыннан яшереп куйган кисәген миңа алып бирде. “Балакай, әллә ашый алдың, әллә юк, мә, мин бер генә тешләгән идем”, – диде. Иремә дә: “Бәләкәй генә бер карчык белән гомер иттем, гомеремдә дә кул күтәрмәдем. Киленгә кул күтәрмә, кул зәхмәте төшәр”, – диде.   Иремнең төрле чагы була иде, кайната чыбыркы тотып килә безгә. Ирем тәрәзәдән әтисенең килгәнен күреп тә кала, ишекне бикләп, кереп кача иде... Әтидән курку бар иде ул заманда. Бүген мин ирләренең өстенә басып йөргән хатыннарга карап хәйран калам. Гаиләдә ирдән куркып яшәсәң генә яшәп була, ирне куркытып яшәп булмый...”   Сәвия әби – бүген ятим оныкларының күңел кояшы, тормышның салкын җилләре какканда сыеныр җылы учагы. Җиһандагы иң матур сыйфатларны үзенә җыйган ул – искиткеч юмарт, нечкә күңелле, олы йөрәкле, миһербанлы. Ятим балаларны аналарча кайгыртып тәрбияләү өчен зур сабырлык та кирәк. Бөтен кеше дә мондый Пәйгамбәрләр сабырлыгы белән мактана алмый. Кайгы-хәсрәт килгәндә сынганнар да күп. Ә Сәвия әби, олы яшьтә булуына карамастан, тормыш дилбегәсен нык тотып, каршысына очраган киртәләрне җиңеп, сабыр гына яши.     Эльвира Әсәдуллина.  Автор фотосурәтләре.
---

--- | 01.10.2018

Истəлеклəр барлыйбыз

$
0
0
01.10.2018 Җәмгыять
Һəр кешенең язмышында мəңгегə онытылмый һəм һичкайчан кабатланмый торган чор була– ул да булса яшьлек еллары. Безнең яшьлегебез комсомол оешмасы белəн бəйле. “Комсомолдан аерылмыйм, мəңге яшь булып калам”, - дип җырлаган, чын күңелдəн ышанып, коммунизм төзү хыялы белəн янып йөргəн буын вəкиллəребез.
Шул ышаныч безне яшəтте, тиешле белем алып, яхшы һөнəр үзлəштерергə, җəмгыяткə файда китерергə өндəде.   Советлар заманында балалар белəн эшлəү, шушыэшне оештыру төгəл куелган иде. Безне, əле яңа гына мəктəп бусагасын  атлап  кергəн  укучыларны, иң  башта  октябрятлар  сафына кабул  иттелəр,  күкрəклəргə  нəни Ленин  сүрəте  төшерелгəн  билге тактылар. Шул мəлдəн безнең бе-ренче  вазифаларыбыз  һəм  алар өчен җаваплылык барлыкка килде, пионер булуга əзерлек башланды, ə  аның  өчен  төп  максат-бурыч– тырышып уку булды. Ə инде пио-нерга кергəч, аның атрибутларын- кызыл галстук һəм пионерлар оеш-масы əгъзасының билгесен тагып, миннəн  дə  бəхетлерəк  кеше  бармы икəн бу дөньяда, дип очынып мəктəптəн кайтуымны берəр кеше булса  да  күрсен,  шатлыгымны уртаклашсын,  дигəн  телəк  белəн өйгə  кайткан  мизгелне  гомердəонытасым юк. Бөтен булган эшлəр: кəгазь,  тимер-томыр  җыю,  тимур-чылар  хəрəкəте “Пионер– һəр балага  үрнəк!”  девизын  күздə  тотып башкарылды һəм патриотлык хисе, Ватанга мəхəббəт, олыларга хөрмəт-ихтирам тəрбиялəде.   Шулай  ук  комсомолга  кергəн чорны  да  сагынып  искə  алам, ул  минем  иң  якты  яшьлек хатирəлəремнең  берсе  булып, йөрəк түрендə саклана. Əлеге вакыйгага без бик озак итеп, ныклап əзерлəндек,  чөнки  бу  оешманың вəкиле булырга җиңел  түгел иде. Аның  Уставын,  принципларын, һəрбер  бүлəклəренең  кайчан,  ни өчен бирелгəнен, җитмəсə бездəге һəм чит иллəрдəге  сəясəтне аңлау,  Политбюро  əгъзаларының, чит  ил  җитəкчелəренең  исем-фамилиялəрен  яттан  белү  каралган иде. “Комсомолга ни өченкерəсең?” - дигəн чагыштырмача җиңел сорауга: “Коммунизм төзүгəүземнең өлешемне кертү өчен!”, - дип  шартлатып  җавап  бирергə күптəн  əзер  идек  инде  без.  Əле бит  район  комсомол  комитеты вəкиллəре  алдында  бүтəн  сорау-ларга да җавап бирəсе бар.   Ниһаять, зарыгып көткəн тантаналы көн килеп тə җитте, 1979 елның октябрь  ае  иде  бу.  Сергач  райо-ны комсомол комитеты бинасына килеп  кергəндə  һəрберебезнеңбашында: “Кабул  гына  итсеннəр инде!”, -  дигəн  бер  генə  уй бөтерелде.  Инструкторларның ишактый  сорауларына  җавап биргəч, безне комсомол оешмасысафына кабул итү турында карар игълан иттелəр һəм комсомол билетлары белəн бергə аның билгесен  дə  тапшырдылар.  Комсомоллар рəтенə басу телəге шулкадəркөчле иде, бу мизгелдə шатлануы-быздан  күклəрнең  җиденче  катына менгəндəй хис иттек үзебезне.    Моннан 40 елга якын элек кулымаалган  əлеге  мөһим  документны бүгенгəчə кадерлəп саклыйм.Əлеге яшьлəргə бəлки бу мəзəк булып тоеладыр, əмма да лəкин ул чорда комсомолга керə алмау хурлык  булып  саналды,  чөнки  укуы, тəртибе  начар  булганнарга  бу бəхет  тəтеми  иде,  кайберлəренə шул сəбəпле күбесе юллар биклебулды. Юкка гына узган гасырның 70 нче  елларында  комсомоллар саны 36 миллионга кадəр җитмəгəн,  гомумəн, илебезнең ике йөз миллионга  якын  берничə  буын  гражданы  комсомол  мəктəбен  үткəн.    Ленин  комсомолы  кебек  көчле яшьлəр  хəрəкəте  тарихта  башкача  теркəлмəгəн.  Бүгенге  олырак яшьтəге сəясəтчелəр, депутатлар, түрəлəр, бизнесменнарның да биткүбесе кичəге комсомоллар. Шушы өлкəдə эшлəгəн күп кешелəр хəзер карьераның югары баскычында. Патриотик  хислəрдəн,  карьера төзү өчен уңай шартлардан башкакомсомол булу яшьлəр өчен терəк-таяныч, килəчəккə юллама, шул ук вакытта башкаларны ияртə алырлык зур көч тə иде.   Комсомол  бригадалары  тимер юллар, автомобиль һəм бүтəн заводлар,  газүткəргечлəр  төзүдə катнашты,  чирəм  җирлəрне күтəрде,  аларның  көче  белəн шəһəрлəр калкып чыкты. Бөек Ватан сугышы һəм хезмəт геройлары исемлегенə  күз  салсаң,  аларның да күбесе– комсомоллар. Шулай ук авыл хуҗалыгына кагылышлымəсьəлəлəрне хəл итүдə комсомол-студентларның  төзү  отрядлары актив  катнашты,  аларны  эшчекуллар  кирəк  булган  илебезнеңтөрле төбəклəренə юллый иделəр.    Хезмəтлəре төзү эше белəн бəйле булмаса да, аларны һəрвакыт төзү отряды дип йөртəлəр иде.Студент еллары һəрбер кешенең тормышында иң матур һəм күңелле вакыт, студентларның төзелеш отрядлары дигəн төшенчəгə никадəр романтика,  оптимизм  сыйган!     Билгеле  инде,  студентлар  өчендөнья күрү, яңа дуслар табу белəн беррəттəн  үз  кирəк-яракларыңабераз акча туплау да мөһим иде.  Арзамас педагогия институтыныңтөзү отрядлары ел саен үзебезнеңөлкəдə  генə  түгел,  илебезнең төньяк һəм көньяк юнəлешлəрендə дə эшли иде. Мəсəлəн, Якутиянең Нерюнгри  шəһəрендə  барган  зурмасштаблы төзелешлəрдə берничə ел рəттəн шушы уку йорты студентлары  катнашты.  Ə  шəхсəн  миңа1985 елда студент кызлардан тупланган“Надежда” исемле төзү от- составында  Чечен-Ингуш Республикасына  бару  бəхете  елмайды.  Без  ике  ай  буе  Грозный шəһəреннəни 10 км ераклыкта урнашкан  Гикало поселогының “Пригородный” совхозы  бакчасында алма,  груша,  абрикос  һəм  виноград, кыяр, татлы борыч, помидоруңышын җыйдык. Андагы эре, куагында ук балланып кызарган помидор кырларын күрсəң, ис-акылың китəр,  нəкъ  менə  бездəге  очсыз-кырыйсыз иген кырлары кебек.  Хезмəт  отрядында  булган һəрбер көнне хəтерлим. Эш авыр,  җаваплы, җитди булса да (əле бит норманы тутырырга да кирəк), кайвакыт бик нык арытса да, лагерьга кайту көе барысы да  онытыла,  ə  инде төнге учак янында гитара чиртүгə кушылыпҗырланган  җырлар, биюлəр  күңелгə  аерым  бер  рəхəтлекөстəде.  Яшəгəн  уры-ныбыз  да  Төньяк Кавказның  матур җирендə,  чиклəвек агачлары  үсеп  утырган  тау  итəгенең бигрəк  матур  күл  буенда  урнашкан  иде.    Без  биредə  төрле төбəклəрдəн  килгəн, араларында  башка миллəт  вəкиллəре дə  булган  берничə отряд белəн дус-тату яшəдек. Бакчада, кырда  эшлəгəн  вакытта җирле халык белəн дə уртак тел табып, җылы аралаштык, гомумəн, миллəтчелек,  бер миллəтне икенчесеннəн өстен күрү дигəн нəрсə безнең башыбызга да килмəде.   Шуңа  күрə  студентларның чит  җирлəргə  китеп  эшлəве күзаллауларын  киңəйтү,  башкатөбəклəр, миллəтлəр менталитеты  белəн  якыннан  танышу,  яңа  дуслар табу, дөнья күрү өчен дə бик нəтиҗəле ысул дип саныйм. Хезмəт вакытында,  əлбəттə,  дуслык  сы-нала,  бер-береңə  хөрмəт,  ярдəм,  булышлык кебек төшенчəлəр формалаша,  тəҗрибə  туплана.  Шуңа өстəп,  əлеге  отрядлар  тəрбия учагы  булып  та  саналды,  чөнкиаларның  һəрбересенең  диярлексоставына  тəртиплəре  чамалыбулган  яшүсмерлəрне  дə  кертəиделəр.  Безнең  отрядка  да,  кыз- отряды  булуына  карамастан, 14 яшьлек малай беркетелгəн иде, өйгə инде ул бөтенлəй яхшы якка үзгəреп, тəртипле, тыйнак яшүсмер булып кайтты.   Йомгаклап  шуны  əйтəсем килə,  тəрбия  өлкəсендə  комсо-мол  оешмасының  роле  бик  зур иде. Комсомол - ул безнең элекке Ватаныбызның  гаҗəеп  һəм  данлы тарихы. Тик, кызганычка, 1991 елның августыннан тирəн, бай тарихлы яшьлəр оешмасы яшəүдəн туктады.  Əлбəттə,  һəр  чорның караңгы  һəм  якты  яклары,  казанышлары  һəм  җитешсезлеклəребула.  Үткəннəрне  кире  кайтарыпбулмый,  лəкин  аларны  тарихтан да сызып ташларга ярамый.    Бүген берлəштерүче оешмалары булмаган яшьлəр төрле тарафлар-га  тартыла,  ул  тарафларның  барысын да яхшы дип əйтеп булмый.  Минемчə,  элекке  бертөрлелеккə кайту  кирəкми  дə,  аны  булдыру  мөмкинлеге  дə  юк,  əмма комсомолның  уңай  якларын  барлап,  яшьлəрне  бергə  туплаганоешма барлыкка килсə, нəтиҗəсебулыр иде кебек.    
Кадрия СӘМИУЛЛИНА

--- | 01.10.2018

Сабыйның гомерен коткарып калыр өчен 30 миллион сум акча кирәк

$
0
0
01.10.2018 Җәмгыять
“ВТ”ның 24 август санында “Кызчыкны коткарыйк” дигән язма чыккан иде. Анда Сабада яшәүче 3 яшьлек Аделина Абдуллинага ярдәм кирәклеге турында яздык. Сабыйда –лейкозның бер төре. Диагнозы да Татарстанга бер генә. Бездәге табиблардан өметле сүз ишетмәгәч, алар чит илнекеләргә мөрәҗәгать итә. Алар дәваларга риза. Тик сабыйның гомерен коткарып калыр өчен 30 миллион сум акча сорыйлар.
Бу кызчыкның язмышы бөтен интернетны шаулатты. Абдуллиннар гаиләсенә килгән хәсрәтне күпләр бүлешә. Җылы сүз дә кызганмыйлар, акча да күчерәләр. Аделинага бөтен ил белән ярдәм итәләр. Әнисенең үтенечен тыңлап, танылган алып баручы һәм актриса Ксения Бородина да Алинәгә ярдәм кулы сузды. Үз сәхифәсендә бу бала турында язып, бер тәүлек эчендә 5 миллион сум акча җыярга булышты.   “Кызыбызның хәле көннән-көн начарлана гына бара. Тән температурасы төшми. Кан анализлары яхшы түгел. Химия алганнан соң бөтенләй хәлсезләнде. Йөри алмас булды. Баламны ничек тә яшәтәсем килә. Әмма ул бирешми, кайчак уенчыкларын алып уйный да”, – дип сөйли Алинә Абдуллина. Хоккейчы Данис Зарипов та бу балага ярдәм итү акциясенә кушылды. “Тимерман” спорт чаралары җи­тәкчесе Вадим Янгиров та кечкенә кызчыкка ярдәм итәргә алынган. Ул “Адым саен якынрак” дигән акциясе кысаларында 21 көн дә­вамында 21әр чак­рым араны йө­гереп узмакчы. Шул эше белән халыкны җәлеп итеп, балага ярдәм итүләрен сорый. “Үз мисалымда мин башкаларга үрнәк күрсәтәм. Хәйрия акциясенә кушылучылар бар”, – ди Вадим. Узган ел ул шушы акциясе ярдәмендә Рональд Макдональд йортына ярдәм итүгә үзеннән өлеш керткән.   Татар эстрадасы артистлары да читтә калмый. Сабада күп кенә хәйрия чаралары узды. Редакциябез уздырган хәйрия чараларында еш катнашучы Алсу – Азат Фазлыевлар да бу балага булышырга алынды. “Үзебезнең туганнар арасында да ярдәмгә мохтаҗ балалар бар. Әмма бу баланың язмышы аларныкы белән чагыштырганда бик авыр. Без сабыйны кызгандык. Шуңа да Сабада узачак концертыбыздан кер­гән акчаны бөтенләе белән әле­ге гаиләгә бирәчәкбез”, – ди Алсу. Кукмара районында да хәйрия концертлары уза.   Язма әзерләнгәндә Аделинага кирәкле сумма җыелганы билгеле булды. Әмма акча җыю туктатылмый әле.   Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
Әтисе Абдуллин Азат Робертович исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 4817760243551243.
  Әнисе Абдуллина Алинә Даутовна исемендәге “Ак Барс” банкы картасы: 2200530131639759.
---

--- | 01.10.2018

Камаллылар Өлкәннәр көнен билгеләп үтте (ФОТО)

$
0
0
01.10.2018 Мәдәният
28 сентябрьдә, Камал театрында Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Театрның атказанган хезмәткәрләренә бай бәйрәм программасы һәм сый-хөрмәт әзерләнгән иде. Бәйрәмне театр директоры Илфир Якупов котлау сүзләре белән ачып җибәрде.
         
---

--- | 28.09.2018

Тинчуин театрында Өлкәннәр көне булып үтте (ФОТО)

$
0
0
01.10.2018 Мәдәният
30 нчы сентябрьдә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Театр артистларына һәм күп еллар дәвамында театрыбызда хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан театр хезмәткәрләренә багышланган әлеге чара үзгә җылы атмосферада үтте. Бай табын, җырлы тамаша, җылы сөйләшүләр безнең кунакларыбызның күңелләренә хуш килде.

 


---

--- | 01.10.2018

Әби, ни эзлисең чүплектә? (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

$
0
0
01.10.2018 Җәмгыять
Урамда кояшлы җылы көз. Мин иртән кызларымны мәктәпкә илтеп кайтам… Көннәр матур, җылы тора. Уйланып, көннең матурлыгына сокланып кайтканда, бер күренешкә тап булдым. Пөхтә генә киенгән бер ханым йортлар янына куелган чүплектә нидер эзли, актарына.

Гәүдәсеннән танып алдым, кызларым йөргән балалар бакчасында каравылчы булып эшли иде ул. Таныш йөзне күреп, аңа таба атлаганымны сизми дә калдым. Башка вакытта исәнлек-саулык сорашып, кызларымның хәл-әхвәлен белеп йөри бит. Кызларым да аңа “әби” дип эндәшәләр. Мине күргәч, уңайсызланып китте: “Мине “бомж” дип уйлый күрмә инде. Үзең беләсең, пенсия зур түгел. Балалар бакчасында да эшли идем, тик сәламәтлегем какшады, тәүлек буена эшләве авыр, эштән китәргә туры килде. Мин бит бернәрсә дә урламыйм, шешә, кәгазь җыеп тапшырам. Кайвакыт сатучылар да кирәкмәгән катыргы тартмаларны биргәлиләр. Аз булса да акча, чөнки көне буе эшсез торырга ияләшмәгән, һава сулый-сулый, селкенеп йөрим. Балаларыма, оныкларыма да ярдәм итәргә тырышам. Улым ипотекага фатир алды. Аларның хезмәт хаклары фатир өчен дә, ипотеканы түләргә дә җитми бит. Әле балалар үстерәсе бар. Бәяләр көннән-көн арта, ә безнең кебекләрне эшкә беркемнең дә аласы килми. Шулай итеп, бераз булса да акча юнәтеп, үз көнемне үзем күреп яшим», — диде ул.

Ишетеп белгәнемчә, аның улы әнисенең чүплектә актарынып йөргәнен белми, кыйммәтле иномаркада гына җилдерә. Ә әби ник үзен кызганмый? Сезнеңчә, болай яшәү дөресме?

Гөлнара Вәлиева.   Сораштыру Эльвира Насыйбуллина (Можга, жур­налист): “Әти-әниләр, әби-бабайлар картлык көннәрендә үзләре өчен яшәргә тиешләр. Санаторийларга барып, ил буйлап сәяхәт итеп йөргән, үзләрен кайгыртып йөргән пенсионерларга сокланам. Шулай булырга тиеш тә, дип уйлыйм. Әти белән әни баланы тәрбияләп, белем бирүгә күп көч кертәләр. Зур тормыш юлына чыккач, балалар мөстәкыйль яшәргә өйрәнергә тиеш дип уйлыйм. Әти-әниләр, әби-бабайлар балаларына-оныкларына бөтен акчаларын биреп, бозалар гына. Яшьләр моның кадерен белсә, бик яхшы, әмма хәзер өлкәннәрне санга сукмаган яшьләр дә бик күп. Яшьләрнең матур яшисе килә, әмма моның өчен тырышырга, эшләргә кирәк икәнен белеп үссеннәр».
Фазыл Майдуллин (Ижау, менеджер): «Минем уйлавымча, хәзерге заманда яшь буын киресенчә өлкәннәргә ярдәм итәргә тиеш, өстәвенә үзенең туганнарына. Әйе, хәзерге заманда бөтенләй оятларын югалткан кешеләр бар. Әмма барысы да андый түгел. Шәп машинада йөреп, кредитын түләр өчен әнидән акча алу – юләрлек, кешесезлек, минемчә. Әлбәттә, өлкән буын үз гомерен яшәгән инде, дип уйлаучылар бар, әмма алар булмаса, без дә булмас идек. Шуны онытмаска һәм гел истә тотарга кирәк. Әби-бабайның оныгына булышасы килә икән, аны бу мөмкинлектән мәхрүм итәргә ярамый, ихтирамлы булырга кирәк. Аласың икән, икеләтә-өчләтә кайтар. Хәзерге заман яшьләренең күпчелеге иң мөһим әйберләрне оныта. Дөнья үзгәрә, дөньяны яхшы якка үзгәртәм дисәң, кешегә карамыйча, үзеңнән башларга, үрнәк булырга кирәк!»   Лилия Галиева (Ижау, китапханәче): “Бу сорауны укыгач, көне буе уйланып йөрдем. Аңа бер яктан гына җавап биреп булмыйдыр. Бу — минем фикер. Чөнки төрле хәлләр булырга мөмкин. Авыр хәлдә калган балаңа син булышмыйча, кем булышырга тиеш? Бу очракта мин хуплыйм бу булышуны. Үзем дә шулай эшләр идем. Ә теге малай кебек кылану, билгеле килешми. Бу әти-әниеңне ихтирам итмәү, үзеңне генә кайгыртып, үзең өчен генә яшәү булып чыга. Ә мин әни кеше буларак, балалаларым матди яктан миңа бәйле булмасыннар иде, дип телим. Үз тормышларын үзләре көтсеннәр. Без хәзерге көндә шулай уйлыйбыз, балаларыбыз да шундый фикердә, безнең белән килешәләр. Без сезнең ярдәмнән башка яши алырлык эш таба алсак иде, диләр. Аллаһының «амин» дигән турына килсен. Балаларының туган көннәрен, бәй­рәмнәрен белмәгән, үз чиратында әти-әнисен туган көннәре белән тәбрикләмәүчеләр дә бар. Билгеле, тормышта төрле хәлләр була, уйлап эш итәргә кирәк. Үзеңә кирәкмәгән артык акчаңны балаңа бирмичә, кемгә бирәсең инде. Ул гаиләдәге тәрбиядән дә килә. Безнең әти-әни бүгенге көнгә кадәр безгә генә түгел, оныкларына да булышып яшиләр. Без дә үз чиратыбыз­да кулдан килгәнчә, вакыт булганда булышырга, күңелләрен күрергә тырышабыз. Ләкин балаларны үз көннәрен үзләре күрердәй итеп тәрбияләргә кирәк. Вакыты белән ирек тә бирергә, контроль дә булырга тиеш. Мин менә шулайрак уйлыйм”.
Гөлназ Вәлиева (Яңа Бәзәкә, укытучы): «Бу дөрес түгел. Минем әнкәй (иремнең әнисе) безнең белән бергә яшәгәч, бөтен акчасын безгә тота иде, урыны оҗмахта булсын. Хәзер үземнең әнием дә гел ярдәм итеп тора, рәхмәт. Безнең кредитлар өчен бездән дә ныграк борчыла бугай әле ул. Ләкин бу бөтен булганын биреп бетереп, чүплектән әйбер җыю дигән сүз түгел бит. Үзем әни, беләм, балаңа кирәк булганда, соңгы тиенеңне генә түгел, җаныңны да бирергә әзер. Ләкин балаларда да рәхмәтлелек, мәрхәмәтлелек, ярату, җаваплылык хисе булырга тиеш. Әнием, Аллага шөкер, үз көчендә, үз өе белән яши. Мин Аллаһы Тәгалә үзебезгә дә, аңа да озын гомер, сәламәтлек биреп, картаймыш көннәрендә кадер-хөрмәттә яшәтә алсак иде дип телим».
---

--- | 01.10.2018

Ватсаптагы балаларны урлыйлар дигән шомлы хәбәр дөресме?

$
0
0
01.10.2018 Хәвеф-хәтәр
Ватсапта ата-аналар чатларына хәвефле аудио-хәбәр таралды. Имеш тә бер хатын мәктәп янына килеп, ике үсмер кызга үзен фотога төшерергә кушкан. Ул аларны акрынлап куакларга таба алып барган. Ә якында гына машинада бер ир утырган һәм автомобилнең ишекләре ачык булган.
Аудиоязмадагы тавыш балаларны кисәтергә, сак булырга чакыра. Шул ук вакытта бу хәлнең кайда булуы, билгесез. Ата-аналар арасында паника тудырган әлеге хәбәр илнең башка төбәкләрендә дә таралган, дип яза Кызыл таң.   Ялган хәбәрме ул, чыннан да буган хәлме, билгесез. Шулай да балаларның югалуы турында әледән-әле ишетелеп кенә тора. Шуңа күрә дә аларга чит кешеләр белән сөйләшмәскә, машинага утырмаска кирәклеген төшендерергә, аңлату эшләре алып барырга кирәк.   Фото: Infourok.ru.  
---

--- | 01.10.2018

Композитор Шарль Азнавур вафат

$
0
0
01.10.2018 Мәдәният
Француз шансоньесы, шагыйрь Шарль Азнавур вафат булган. Аңа 95 яшь тулган булыр иде. Атаклы композитор узган айда Япониядәге концерт турын тәмамлап кайткан булган һәм Франциядәге шәхси йортында бакыйлыкка күчкән.

Шарль Азнавур 1000нән артык җыр иҗат итеп, 40тан артык пластинка чыгарган шәхес. Үз вакытында ул Пьер Рош һәм Эдит Пиаф белән эшли. 2017 елда легендар шансонье исеме белән Голливуд аллеясында йолдыз ачалар.

Тулырак: Умер Шарль Азнавур

 
---

--- | 01.10.2018

Казанда берьюлы ике ир-атны үтерү сәбәбе билгеле булды

$
0
0
01.10.2018 Криминал
Күптәнге низаг Казанда гараж комплексында үтереш килеп чыгуга сәбәп булган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий "Татар-информ”га хәбәр итте.
Агентлык язуынча, кичә кич Химиклар урамындагы гараж кооперативларының берсендә 38 яшьлек Казан кешесе ике яшь ир-атны үтергән.  Һәлак булучыларга 26 һәм 27 яшь булган.   Тикшерүчеләр фикеренчә, һәлак булучылар һәм үтерүдә шикләнелүче кеше арасында күптәнге низаг булган. Мәрхүм кешеләр бу ир-ат белән очрашуны үзләре эзләгән. Әлеге кешенең гараж сатуын белеп, алар “Энергетик” гараж комплексында очрашу билгеләгән.   30 сентябрьдә кич белән бу ир-ат,  өч танышып ияртеп, сатучы янына килгән. Алар сатып алучы буларак очрашкан. Бер мизгелдә компания аерылган. Шул вакытта сатучы, форсаттан файдаланып, аларга берәм-берәм пычак белән һөҗүм иткән.   Яраланган бер ир-ат урында ук үлгән. Икенчесен хастаханәгә озатканнар, әмма җәрәхәт тирән булган һәм ул үлгән.   Ике кеше үтерүдә шикләнелүче 38 яшьлек кеше бүген тоткарланган. Ул күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан.   Якын арада тикшерү бу ир-атны сак астына алу турында судка мөрәҗәгать итәчәк. “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.  
---

--- | 01.10.2018

Камал театры артистлары Фәрит Бикчәнтәевне тоткынлыкка алган - сезон ачылырга 5 көн калды (ВИДЕО)

$
0
0
01.10.2018 Мәдәният
Артистлар сезнең белән очрашу көнен якынайту өчен әллә нинди кискен адымнарга баралар. Сезонны иртәрәк ачтыру ниятеннән инде ни генә эшләп карамадылар.... Бу юлы алар режиссерга һөҗүм итте!!!

5 октябрь кичке сәгать җидегә кадәр ничек түзәрләр!? Сез дә яраткан артистларыгыз белән очрашуны шулай ук көтәсезме!?

Режиссер: Квентин Тарантино. Рольләрдә: Фәрит Бикчәнтәев, Радик Бариев, Искәндәр Хәйруллин, Ләйсән Рәхимова, Минвәли Габдуллин һәм сак хезмәткәре Валера абый. Оператор һәм монтаж Илсур Загртдинов.


---

--- | 01.10.2018

Татарстанда бер-бер артлы ике үсмер асылынып үлде: сәбәбе – начар билге?

$
0
0
02.10.2018 Фаҗига
Узган атнада Биектау районында 16 яшьлек мәктәп укучысы өендә асылынып үлгән иде. Җитеш гаиләдә яшәүче, профессиональ рәвештә хоккей белән шөгыльләнгән үсмернең үлеме турындагы хәбәр күпләрне аптырашта калдырды. Икенче көнне исә Казан янындагы Колсәет бистәсендә 15 яшьлек үсмерне асылынган килеш таптылар.
Яшүсмерләрнең телефон, компьютерларын тикшерү өчен алганнар.   2013 елларда социаль челтәрдә популярлашып киткән «Зәңгәр кит» уенын күпләр хәтерлидер. Уенда катнашучыларга администратор төрле биремнәр бирә. Бу биремнәрне үтәгәндә баланың психикасы бозылырга, ул имгәнергә, җәрәхәтләнергә мөмкин. Уенның соңгы этабы суицид белән төгәлләнә. Россиядә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Павел Астахов төбәкләрдәге тикшерү органнарына социаль челтәрләрдәге ябык төркемнәрне тикшерергә боерганнан соң, интернетта үз үзеңне үтерергә өйрәткән сайтлар сизелерлек кимеде. Татарстанда да Роспотребнадзор, Роскомнадзор һәм башка оешмалар мондый сайтларны ачыклау, тыю эшләре белән шөгыльләнә.   Психологлар фикеренчә, кешенең психикасы якынча 23 яшьләрдә генә тулысынча ныгый. Балигъ булмаган бала күчеш чорында аеруча депрессия кичерә. Меңләгән сәбәп:  җавапсыз мәхәббәт, мәктәптәге күңелсез хәлләр, хәтта начар билге алу да баланы суицидка этәрергә мөмкин. Виталий Тимирясов исемендәге «Казан инновацион университеты каршындагы «Талантлар йолдызлыгы» иҗатны үстерү академиясе Казанның берничә мәктәбендә тәҗрибә үткәреп караган булган. 50 бала арасында берсе булса да суицидка әзер икәнлеге ачыкланган. Күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, психологлар беренче чиратта бала белән уртак тел табарга, аңлашырга кирәк, ди. Балалар эч серләрен әти-әниләренә сөйләргә тиешләр, яннарында терәк юк икән, алар ярдәмне интернеттан эзли.   Гаиләдә тынычлык урнаштыру да мөһим.  Балаларның күбесе үлемнең ни икәнен аңлап та бетерми, кемнәндер үч алу, нидер расларга теләү аркасында ялгыш адым ясый. Кызганыч, үлем белән берни раслап булмый. Психолог Аида Гарифуллина авыр чакта тискәре эмоцияләрне тышка чыгару кирәк, ди. Кеше еларга, җырларга, каты итеп кычкырырга, бокс грушасын тукмакларга, башка эшләр башкарырга мөмкин. 14 яшькә кадәрге балаларга көненә 1-1,5 сәгать кенә интернетта утырырга ярый. Юк-бар турында уйларга вакыты калмасын өчен баланы төрле түгәрәкләргә, спорт секцияләренә бирү дә файдалы.   PS: Халык арасында Колсәет бистәсе белән Биектау районындагы фаҗига интернеттагы сайтлар тәэсире аркасында килеп чыккан дигән имеш-мимешләр таралды. Былтыр Казанда 16 яшьлек Рамил исемле үсмернең асылынып үлүе күпләрне тетрәндергән иде. Малай соңгы арада компьютерга артык бәйле булган, виртуаль тормыш белән яшәгән. Үләр алдыннан да социаль челтәрдә соңгы постын язып калдырган: “Мин юкка яшәмәгәнмен”. Бер-бер артлы асылынган бу ике малайның үлеме чираттагы интернет-суицид дулкыны түгелме? Татарстан Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий әйтүенчә,үсмерләрнең үлем очраклары һич кенә дә интернет белән бәйле түгел. Әлегә суицидның сәбәпләре ачыкланмаган. Тикшерү эшләре дәвам итә.   Рамил Гарифуллин, психотерапевт, психолог:   - Балалар арасында бәйлелеккә китерә торган тискәре йогынтылы субкультуралар элек тә булган. Хәзер бу мәсьәләдә тагын да җиңел: интернет ярдәмгә килә. Социаль челтәрләрдәге  төркемнәр арасында төрлесе бар: позитив булганнары, суицидка этәргәннәре, секталар. Интернет уеннардан зыян күргән үсмерләр миңа еш ярдәм сорап килә. Әгәр балага вакытында дөрес юл күрсәтелсә, тиешле тәрбия бирелсә, депрессиягә урын калдырылмаса, игътибар җитәрлек булса, рәхәтлек бирә торган хисләрне интернеттагы төркемнәрдән эзләргә сәбәп калдырылмаса, ул һәр нәрсәне объектив кабул итәчәк.    Кечкенәдән безне таныш булмаган кешеләр белән аралашмаска, белмәгән затлардан әйбер алмаска дип өйрәттеләр. Хәзерге заманда бу кагыйдәләргә интернетта кирәкмәгән сайтларга кермәскә, билгесез кешеләр белән язышмаска, интернет уеннар белән сак булырга дип өстәргә кирәк.
Эльвира МОЗАФФАР

--- | 01.10.2018

Татар Радиосы “алтын хитлар” концертына чакыра

$
0
0
02.10.2018 Шоу-бизнес
Халыкара “Татар Җыры” эстрада фестивален һәм “TMTV” телевизион премияләрен тапшыру тантанасын оештыручылар тәкъдим итә:
“Татар Радиосы” концерты ул – ел саен зурлап үткәрелә торган масштаблы чараларның берсе. Татар җырларын яратучылар өчен онытылмаслык бәйрәм, популяр артистларның чыгышларын карап, радионың “алтын хитларын” тыңлап кайту мөмкинлеге. Еллар белән сыналган җырлар инструменталь яңгырашта кабатланмас мөһит барлыкка китерә.   “Татар Радиосы” тыңлаучыларының яраткан артистлары үзләренең иң яхшы хитларын, сезгә таныш җырларны башкарачак: Зәйнәп Фәрхетдинов, Elvin Grey, Филүс Каһиров, Әнвәр Нургалиев, Эльмира Сөләйманова, Рамил Галимҗанов, Иркә, Ландыш, Илдар Әхмәтов, Салават –Гүзәлем, Айгөл Рәхимова, DJ Радик- Айрат Сафин, Чәчкә, Рамил Айметдинов, Артур –Марат, Гүзәлия –Хәким, Алсу-Азат Фазлыевлар, Вадим Заһаров, Асаф Валеев, Айдар Галимов, Чулпан Йосыпова, Рифат Зарипов, Илсөя Бәдретдинова, Илшат Хамадиев, Эльмира Кәлимуллина һәм башкалар – “Пирамида” сәхнәсендә чыгыш ясаячак.   Гала-концертның алып баручылары - Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова , “Татар Радиосы” алып баручылары - Айваз Садыйров һәм Рамил Шәрәфиев.   27 октябрь көнне сәг.17.00 “Пирамида” күңел ачу үзәгендә очрашырбыз.
---

--- | 02.10.2018

Мөслимдә Татарстан язучылары катнашында әдәбият көннәре узды

$
0
0
02.10.2018 Әдәбият
Ел саен оештырылучы әлеге очрашу кысаларында язучыларМөслимнең кунакчыл урыннары белән таныштылар – «Җәмигъ» мәчетендә, универсал спорт залында, паркларда, «Офык» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә, балалар һәм сәнгать мәктәбендә булдылар.
«Мизгел» яшьләр үзәгендә узган түгәрәк өстәл артында татар теле, үсеп килүче буында телебезгә, мәдәниятебезгә мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү буенча фикер алыштылар.  Муниципаль район башлыгы Рамил Муллин һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та бу проблеманы чишү буенча үз фикер -тәкъдимнәрен җиткерделәр.   Әдәбият көннәре кысаларында  каләм ияләре катнашында легендар шагыйрь Зөлфәт истәлегенә мемориал такта ачылды, Мөслимдә яшәп иҗат итүче язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Садриев яшәгән йортка истәлек билгесе куелды.Язучылар туган ягында җирләнгән язучы Флүс Латыйфи каберен зиярат кылдылар.   Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында узган әдәбият һәм сәнгать кичәсендә язучылар һәм районның сәхнә осталары катнашты.       
---

--- | 02.10.2018

Татарстанда яшүсмерне урманга алып чыгып, кыйнап үтергәннәр

$
0
0
02.10.2018 Криминал
Тикшерү Түбән Кама яшүсмерен наркотик кулланучыны күралмаганнары өчен үтергәннәр, дип саный. “Татар-информ” Вахитов районы суды 17 яшьлек Евгений Суриковны үтерү буенча эшне карый башлавын хәбәр иткән иде.
Егет иптәшенең туган көнендә кунак егетләр белән наркотик куллану-кулланмау мәсьәләсендә бәхәсләшкән. Аны урманга алып чыгып, кыйнап үтергәннәр.    Тикшерү фаразлары буенча, 2017 елның 26 ноябрендә Евгений Суриков дуслары белән Түбән Камадагы танышының фатирында булган. Егетләргә анда яшьләр компаниясе кушылган, дип яза агентлык.   Евгений һәм яңа килгән егет арасында, аның наркотик кулланучыга карата тискәре мөнәсәбәттә булганлыгы сәбәпле, низаг чыккан. Егетләр Суриковны, үз-үзен тотышына карап, психотроплы матдәләр кулланган хәлдә дип уйлаган. Аны кыйнаганнар, машинага төртеп кертеп, урманга алып киткәннәр һәм кыйнауларын дәвам иткәннәр. Җәрәхәтләрдән ул урында ук үлгән.   Шикләнелүче 23 яшьлек Илдар Тимергалиев, 20 яшьлек Илнур Низамов һәм 23 яшьлек Алексей Рябов үз гаепләрен танымый. Сүз уңаеннан, Низамов караклык өчен колониядә ике ел утырып чыккан.   Тагын бер фигурантка җинаять кылган вакытта 18 яшь тулмаган булган. Экспертиза аны үз-үзен белештерми торган дип таныган, суд аны мәҗбүри дәвалануга җибәргән.   Евгений Суриковның әти-әниләре журналистларга улларының күп еллар дәвамында спорт белән шөгыльләнүе турында сөйләде. “Ул үзен яклар өчен дүрт ел дзюдо, аннан бокс белән шөгыльләнде. "Дүрт"легә һәм "биш"легә" укыды. Тартмады, эчмәде”, - дип сөйләде һәлак булган егетнең әнисе Надежда Сурикова.   Сүз уңаеннан, Евгений гаиләдә бердәнбер бала булган. 25 ноябрьдә әтисеннән туган көнгә дип сорап киткән, кич сәгать алтыда кайтырга тиеш булган. Кайтмагач, әти-әнисе икенче көнне полициягә мөрәҗәгать иткән.   “Полиция хезмәткәрләре белән туган көн узган фатирга кердек. Анда улыбызның бөтен әйберләрен таптык, ул, мөгаен, чалбардан гына киткәндер. Аяк киеме дә булмагандыр, анысын ике көннән урманнан тапканнар”, - дип искә төшерде Надежда Сурикова.   Кыйнаганнан соң тәненең карарлык җире калмаган булган. Әтисе Женяны акчарлак формасындагы кечкенә татуировкасыннан таныган, дип сөйләде туганнары.   “Алар аның өстендә сикергән, бөтен сөякләре сынып беткән”, - диде әтисе Леонид Суриков.   Судта шаһит Дмитрий Рерихтан сорау алганнар.   Яшьләргә кеше урлау һәм үтерү буенча гаепләү белдерелгән. Үлгән егетнең әтисе судтан аларга иң катгый җәза бирүне сораган.  
---

--- | 02.10.2018
Viewing all 38225 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>