Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live

Исерекләргә кисәтү ясау фаҗига белән тәмамлана

$
0
0
02.10.2018 Хәвеф-хәтәр
30 сентябрь көнне Мәскәүнең Дербеневская урамындагы 10 санлы йортта яшәүчеләр, балалар мәйданчыгында исерткеч эчемлекләр эчеп утырган ике ир аркасында төнлә йоклый алмагач, 112 номерына шалтырата. Хулиганнар кайсыдыр моментта травматик пистолеттан да ата башлаган.
Янәшәдә 3 кешедән торган компания үтеп бара. Узгынчы ирләр эчүчеләргә искәрмә ясый. Ирләр сугыша башлый. Травматик пистолет сугышуга нокта куя. Полицейскийларның берсе Пятигорскидан 25 яшьлек Юрийга ким дигәндә өч тапкыр ата. Юрийны дуслары эскәмиягә яткызып сала, ул аягына басалмый. Аны авыр хәлдә хастаханәгә алып китәләр. Операция кичерә, әлеге моментта реанимациядә.   Полицейскийлар исә, исерек булуларына карамастан, шундук кача. Оперативниклар аларны (әйткәндәй, полицейскийлар эчеп утыруларын дәвам иткән чакта) шул ук көнне кулга ала. Сәрхүшләрнең берсе - полиция лейтенанты (эчке эшләр министрлыгында 2005 елдан бирле хезмәт итә), икенчесе – өлкән сержант (эчке эшләр министрлыгына 2007 елда килә). Бер полицейский - бюллетеньдә, икенчесенең ял көне була. Икесе дә гражданнар киемендә.   Мәскәү буенча ЭЭМның Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, гаепләре дәлилләнгән очракта полиция лейтенанты һәм өлкән сержанты эчке эшләр органнарыннан җибәреләчәк һәм закон белән каралган җәзаны алачак, ә аларның җитәкчеләрен каты дисциплинар җаваплылыкка тарттырылачак.
---

--- | 02.10.2018

Актер Роман Карцев вафат

$
0
0
02.10.2018 Мәдәният
Бүген иртән Совет артисты Роман Карцев вафат булган. Бу хакта ТАСС агентлыгына аның оныгы Вероника Евстигнеева хәбәр иткән.
Артист белән хушлашу урыны һәм вакыты әлегә билгеләнмәгән.   Роман Карцев турында Википедия менә ниләр яза.    Карцев Роман Андреевич - Заслуженный артист РСФСР (1990), народный артист Российской Федерации (1999). Актёр Московского театра миниатюр под руководством Михаила Жванецкого. На протяжении нескольких десятилетий выступал в дуэте с Виктором Ильченко (Карцев и Ильченко).   Роман Карцев родился 20 мая 1939 года в Одессе. Отец — Аншель Зельманович Кац (1920, Аннополь — ?) — футболист, участник Великой Отечественной войны, после ранения и демобилизации в 1946 году — судья матчей второй лиги чемпионатов Украины и тренер. Мать — Сура-Лея (в быту Соня) Рувиновна Фуксман — была секретарём парторганизации обувной фабрики и контролёром ОТК. Дед по материнской линии, в честь которого был назван артист, был синагогальным кантором. Разговорным языком в семье был идиш. До войны жил с родителями в Тирасполе, где его отец в 1939—1941 годах был нападающим тираспольской команды во второй лиге чемпионата СССР по футболу. Во время Великой Отечественной войны — с матерью и братом в эвакуации в Омске; оставшиеся в Одессе бабушки и дедушки погибли. После демобилизации отца вся семья вернулась в Одессу.   Брат Романа Карцева стал фокусником, работал в цирке, на эстраде в США под псевдонимом Карц.   В 1956 году, после школы, пошёл работать наладчиком на швейную фабрику «Авангард». Тогда же начал выступать в драмкружке Дома культуры моряков. В 1960 году получает приглашение в самодеятельный студенческий театр «Парнас-2» при одесском институте инженеров морского флота, где знакомится с будущим постоянным партнёром Виктором Ильченко и автором текстов Михаилом Жванецким. В 1972 году заочно окончил актёрский факультет ГИТИСа.   Семья Жена — Виктория Павловна Кассинская (род. 9 июля 1949), бывшая танцовщица кордебалета. дочь — Елена Романовна Кассинская (род. 13 июля 1971) — фармацевт. Внучка: Вероника Владимировна Евстигнеева (Гурдус) - актриса Внук — Леонид Кассинский [16][17]. сын — фармацевт и актёр Павел Романович Кассинский (род. 17 августа 1976). Творчество   В 1961 году переехал в Ленинград. 22 ноября 1962 года был принят в Театр миниатюр Аркадия Райкина[18], где по совету Аркадия Райкина взял сценический псевдоним Роман Карцев. В 1964 году в Ленинград переехал Жванецкий и в 1967 году начинается работа над его спектаклем «Светофор»[19].   В 1969 году вместе с Ильченко и Жванецким вернулся в Одессу. В 1970 году Карцев, Ильченко и Жванецкий стали лауреатами Всесоюзного конкурса артистов эстрады.   Выступая совместно с Виктором Ильченко в жанре эстрадной репризы Роман Карцев приобрёл большую популярность у зрительской аудитории. Благодаря трансляциям по телевидению и выступлениям в программе «Вокруг смеха» известность получили юмористические номера «Авас», «Раки» и другие. На фирме грамзаписи «Мелодия» вышла пластинка с несколькимии миниатюрами Михаила Жванецкого в исполнении дуэта Карцев и Ильченко, распространялись многочисленные магнитофонные записи их выступлений.   В 1979 году Карцев и Ильченко переезжают в столицу и начинают работать в Московском театре миниатюр, где участвуют в постановке спектаклей «Избранные миниатюры», «Когда мы отдыхали», «Хармс! Чармс! Шардам! или Школа клоунов», «Птичий полёт», «Полночное кабаре». С 1987 года Карцев и Ильченко выступали в Московском театре миниатюр под руководством Михаила Жванецкого.   В 1998 году стал Лауреатом Кубка Аркадия Райкина на Международном Фестивале «MORE SMEHA», Рига.   После смерти своего постоянного партнёра Виктора Ильченко (1992) выступает на эстраде с моноспектаклями. Как соло артист участвовал в постановках «Моя Одесса» (памяти Виктора Ильченко), «Зал ожидания». В репертуаре Карцева, кроме произведений Михаила Жванецкого, также Чехов, Хармс, Зощенко и другие авторы. Выступал в театре «Эрмитаж» Константина Райкина и театре эстрады[20].   В кино начал сниматься с 1975 года в основном в небольших, эпизодических острохарактерных ролях. Наиболее запомнился зрителям по ролям в картинах «Собачье сердце», «Небеса обетованные», «Старые клячи» и «Мастер и Маргарита».
---

--- | 02.10.2018

Биш әбигә – бер бурыч

$
0
0
02.10.2018 Икътисад
Әби-бабайлар әллә нишләгән. Дөресрәге, банкларга ешрак мөрәҗәгать итә башлаганнар. Белгечләр әйтүенчә, бүген илдә яшәүче бер пенсионер­ның банкка уртача 100 мең сум бурычы бар.
Берләшкән кредит бюросы оешмасы мәгълү­мат­ларына караганда, Рос­сия­дә 60 яшьтән өлкәнрәк­ләр­нең һәр бишенчесе банктан кимендә бер кредит алган. Быелның гыйнвар – июнь айларында шундый 8 миллион 300 мең пенсионер теркәлгән. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, банкка мөрәҗә­гать итүчеләр саны 11 процентка арткан. Агымдагы елда исәп-хисап оешмасы тарафыннан әби-бабайлар­га кредит бирүдән баш тарту очраклары да 38дән 31 процентка кадәр кимегән, ди белгечләр.   Бүген илдәге фәлән авылда яшәүче Хәдичә әби­гә уртача 107 мең 200 сум әҗәт туры килә. Чагыштыру өчен, яшьләр арсында әле­ге күрсәткеч ике ярым тапкыр кимрәк. Әйтүләренә караганда, лаеклы ялдагылар банктан, нигездә, кулланучылар кредиты сорый. Бу – пенсионерларның исәп-­хисап оешмасына булган барлык бурычының 60 проценттан да күбрәген тәшкил итә. Икенче урында – кредит картасы (19 процент). Арада автомобиль сатып алырга теләүчеләр (8,9 процент) һәм ипотека рәсми­ләштерүчеләр (5,2 процент) дә бар. Илнең Финанс министрлыгында әби-бабай­лар­ның банкка ай саен күп­ме акча түләвен дә исәпләп чыгарганнар. Баксаң, пен­сиянең уртача 7 мең 500 сумы әҗәтне каплауга китә икән.   Белгечләр шунысын да искәрткән: өлкән яшьтә­ге­ләрнең күбесе, балалары һәм оныкларына ярдәм итәр­гә теләп, бурычка бата. Алар моны якыннарының кредит рәсмиләштерә алмавы яки гаиләнең хәлен­нән килмәве белән аңлат­кан. Үз кирәк-яракларына кредит рәсмиләштерүче пен­сионерлар аз, ди бел­геч­ләр. Бурычлы әби-ба­байлар банкка булган әҗәт­не пенсия хисабына каплавын да белдергән. Акча гына җитсен.
---

--- | 02.10.2018

Татар дәүләт филармониясе флешмоб башлады

$
0
0
02.10.2018 Мәдәният
Хәтерләсәгез – узган сезонда Татар дәүләт филармониясе, «Тәртип радиосы» һәм «Татар-информ» агентлыгы белән берлектә, шагыйрь Әнгам Атнабаевка багышлап, атнабай хештегы белән флешмоб уздырган иде. Ул флешмоб интернетта зур кызыксыну уятты һәм бик күп катнашучыларны җәлеп итте.

Бу сезонда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы тагын бер флешмоб башлады.

Быел күренекле шагыйрә, бихисап җырлар авторы Гөлшат апа Зәйнашеваның тууына 90 ел тулды. Бу нисбәттән Казанда һәм шагыйрәнең туган ягында күп чаралар уза.

21  октябрьдә Татар филармониясендә Гөлшат Зәйнашева әсәрләреннән һәм аның сүзләренә язылган җырлардан торган зур концерт булачак. Шулай ук без интернетта  шагыйрә исеме белән флешмоб та башладык. Концертта катнашучы артистлар – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Резидә Галимова, Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров, Татарстанның атказанган артистлары Газинур Фарухшин, Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Алсу Әбелханова, Лилия Муллагалиева, концертның режиссеры һәм алып баручысы Зәмирә Рәҗәпова, җырчылар Алсу Фазлыева, Чулпан Йосыпова  әлеге флешмобта үзләре башкарачак әсәрләрнең «пәрдәсен ачтылар», Гөлшат Зәйнашева белән бәйле истәлекләрен сөйләделәр   Әлеге флешмобта сез дә катнаша аласыз, кадерле дуслар!  Аны интернетта зәйнашева хештегы белән табарга мөмкин.                
---

--- | 02.10.2018

Мәктәп янында 3000 евро тапкан егет Африка кешесен эзли

$
0
0
02.10.2018 Җәмгыять
1 октябрьдә Уфа егете Дмитрий Черниковка бистәсендәге 75 нче мәктәп яныннан үтеп барганда акча янчыгы тапкан. Эчен ачып караса, анда 3 мең евро күргән.
Янчыктан акча хуҗасының документы да килеп чыккан. Өч мең евро Африкадан килгән Ошо Алан Делмосныкы икәнлеге ачыкланган, дип яза Кызыл таң.   Дмитрий акчаны үзенә калдырырга уйламаган да, ул Ошоны эзли. "Тапкан акчаны бернинди бүләксез кайтарып бирәм", - ди.      
---

--- | 02.10.2018

Татар филармониясендә музыка һәм зирәкләр көне узды (ФОТО)

$
0
0
03.10.2018 Мәдәният
Традицион бәйрәм – сәхнә ветераннарыбыз истәлекләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Бар да гадәттәгечә – алар яшь чактан ук ияләнгәнчә...


---

--- | 03.10.2018

Казанда укытучы укучыга карата карата азгынлык гамәлләре кылуда гаепләнә

$
0
0
03.10.2018 Криминал
Казанда яшүсмергә карата азгынлык гамәлләре кылган элекке педагогны кулга алдылар. Бу хакта “Татар-информ”га үз чыганагы аша билгеле булган.
Агентлык язуынча, май азагында Салмачы бистәсендә 90нчы маршрут автобусында 44 яшьлек ир-ат 14 яшьлек яшүсмергә карата азгынлык кылган.   Баланың сурәтләве буенча ясалган фоторобот ярдәмендә ир-атны кулга алганнар. Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, ир-ат үз гаебен танымаган һәм полиграфта тикшерүдән баш тарткан.   Элек ир-ат Казан мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләгән.   Хәзерге вакытта Татарстанның Тикшерү комитеты кулга алынган экс-педагогның башка корбаннарын эзли. Бу хакта Комитет җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.   Тикшерүчеләр гаепләнүче ирнең фотосурәтен киң җәмәгатьчелеккә чыгарды.    Ир-атның шуңа охшаш җинаять кылуы турында белүчеләрне Татарстан Тикшерү комитетының Идел буе районы бүлегенә мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар. Шулай ук (843) 224 92 30 телефоны аша да мәгълүмат бирергә була.     
---

--- | 03.10.2018

Лилия Муллагалиева: «Күңелем кителгән чаклар да була»

$
0
0
03.10.2018 Шоу-бизнес
Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева тыз-быз эшләүче умарта корты төсле. Ул популяр җырчы да, булдыклы хатын да. Әле шушы көннәрдә аның «Мин» китабы да дөнья күрде. Әлеге хезмәттә Лилия көенә язылган җырлар ноталары белән тупланып бирелгән.
– Әлеге китап кечкенәдән үк хыялланып, күңелдә йөрткән хезмәт түгел. 50дән артык җырым җыелды да, аларны халык күңелендә калдырасым килү уе туды. Башка төбәкләргә баргач, Лилия Муллагалиева репертуарыннан дип, бөтенләй башка авторларны әйтеп җырлыйлар. Үземнең җырларым миңа бик кадерле. Шуңа күрә күңелем кителгән чаклар да була иде. Аннан соң әлеге китапта 17 автор белән иҗат ителгән җырлар ноталары белән бергә тупланылды, – диде ул, китап чыгару идеясе турында әйтеп.   Лилия башкаруындагы «Без бит авыл кызлары», «Бәби көтәбез әле», «Бәхетле бул, балам», «Әниләр бәхете» һәм башка җырлар авторы шагыйрә Эльвира Сафина:   – Сер түгел, җырчыларның иҗатларына багышланган китаплар чыга тора, ләкин авторлар игътибардан читтә кала иде. Бу яктан да Лилия Муллагалиева күпләргә үрнәк дип әйтер идем. Җырларыбызны ноталар белән урнаштырып, үзебез турында мәгълүмат биргәне өчен, аңа барыбыз исеменнән дә рәхмәт. Аннан соң, китап искиткеч матур, затлы булып чыккан. Лилия үзе дә, чынлап торып горурланып, «Мин» дип әйтерлек кеше, – диде.   Лилия әйтүенчә, бу китапка кергән җырларның 42се сольный концертында җырланачак. Шунысы кызыклы, җырчының әлеге китаплары сатылмаячак. Ул аларны, «тамашачыларыма бүләк» дип язып, таратырга уйлый. Ә 850сен 29 сентябрьдә «Пирамида»да узган концертында тамашачысына бүләк итеп таратты.   – Кайвакыт кызганыч хәлләр була. Китапларны бүләк итеп бирәбез дә, аннан соң, залда сатканнарын күреп, күңел кителә. Минем тарафымнан бүләк ителгән икән, ул – чын мәгънәсендә, бүләк. Мин җырларымны бер генә җырчыга да сатып биргәнем юк. Аларны, бик сөенеп, җырларга теләгән җырчыларга тапшырыр идем, – ди җырчы.   Китап 1500 данәдә чыккан. Әгәр китапны сораучылар күп булып ихтыяҗ туса, кабат бастыру мөмкинлеген дә караячагын әйтте Лилия.   – Җырның язмышы авторлардан башлана. Җыр тудыру ул – бала тудырган кебек. Шушы иҗат әсәрләре буыннан-буынга күчсен һәм ул тамашачыларга дөрес итеп барып җитсен өчен, мондый китаплар бик кирәк. Бу хезмәтнең чит төбәкләрдә яшәүче татарлар өчен дә әһәмияте зур. Шуңа күрә әлеге китапның гомере озын булыр дип уйлыйм. Лилия өч бала (ә тиздән дүртенче баласы да булачак) анасы гына түгел, 50 бала анасы да, – диде Лилиянең якын дусты җырчы Айгөл Бариева.   Эльвира Сафина фикеренчә, җырчылар, җырлар сайлаганда, бик игътибарлы булырга тиеш. – Бүген бөтен кеше яза. Кемдер – җыр сүзләрен, кемдер көй яза. Бу очракта җырчылар үзләре таләпчән булсын иде. Җыр сүзләрендә рифма, ритм тәңгәл килергә, мәгънә сакланырга тиеш. Һәр кеше үз-үзенә таләпчән булсын иде. Шул очракта сыйфатлы җырлар туар иде, – диде Эльвира Сафина.
Зөһрә САДЫЙКОВА

--- | 02.10.2018

Сериал төшерелгәнгә Казанның төп урамнарының берсе ябылачак

$
0
0
03.10.2018 Җәмгыять
Казанда “Зөләйха күзләрен ача” фильмы төшерелү аркасында, вакытлыча Кремль урамында хәрәкәт чикләнеләчәк, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең рәсми порталы.
Хәрәкәт ике юнәлештә дә  5 нче октябрьдә сәгать 7.00 алып 10 нчы октябрьнең сәгать 18.00 кадәр Университет урамыннан Астрономия урамына кадәр чикләнеләчәк.   “Россия 1” телеканалы заказы буенча төшерелгән 8 серияле фильмны сентябрь аенда Татарстанның Лаеш районында  төшерә башлаганнар иде. Фильмдагы төп рольне театр һәм кино актрисасы Чулпан Хамматова башкара. Шулай ук төшерү эшләре Казан Кремлендә, Карл Маркс урамында да булыр дип көтелә.
---

--- | 03.10.2018

Social Impact Award бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

$
0
0
03.10.2018 Җәмгыять
Эшмәкәрләр өчен оештырылган Social Impact Award бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды. Финалга барлыгы 13 проект чыгып, аларны 17 дәүләт вәкилләре яклады.
Россиядән "Ростелеком" компаниясе 4 проект тәкъдим итеп, шуларның берсе (YouTalk) җиңү яулады.    Партнерлар яңалыгы
---

--- | 03.10.2018

“Тормышны бер казыктан башладык” (ЯЗМЫШ)

$
0
0
03.10.2018 Авыл
54 ел гомер азмы, күпме? Бер кеше өчен әллә ни күп түгелдер дә кебек ул. Ә менә бер гомерне икәү узарга вәгъдәләшкән, тормышның ачысын-төчесен уртак итүчеләр өчен бу затлы һәм кадерле сан. Зәй районы Имәнле­баш авылында яшәүче Әхмәтҗановлар гаиләсе дә тормыш сукмагыннан 54 ел бергә атлый икән инде. Мондый бәхет бар кешегә дә елмаймый бит. Гаилә ныклыгын ничек сак­лап калырга, дип без дә кызыксындык.
“Германиядә өч ел хәр­би хезмәттә идем, Миң­ниса мин әйләнеп кайтканны көтте дә кавыштык инде”, – дип сүзне кыска тотты Рә­шид абзый. Аз сүзле ире әйт­кәннәрне кет-кет итеп кө­леп торган хатыны Миң­ниса апа дәвам итә. Бер авыл­дан була алар, бер сый­ныфта укыйлар. Рәшид абый гел “биш”легә генә укыса, Миңниса апа кайбер фәннәрдән калыша. Ул вакытта бер дә сыйныфташына ярдәм итәргә ашыкмый әле Рәшид абый. Үсмер чак узгач кына бер-берләренә хисләре уяна.    Икесенә дә 22 яшь тулгач, гаилә корып җибәрә­ләр. “Безгә зурлап “комсомол” туе ясадылар бит, гел кинодагы кебек булды ме­нә!” – дип елмаешалар әң­гәмә­дәшләрем. Миңниса апа әйткәннәрдән “комсомол туе” дигәннәре болайрак уза торган була. Ул вакытта Зәй районы бетеп торып, Чаллы исеме астында яши әле. Чаллыдан бер зур кеше килеп (комсомол кешесе дип хәтерләрендә калган), Әх­мәтҗановларга туй ясый. Клубка келәм җәяләр, яшь­ләрне җитәк­ләп клуб эченә алып ке­рәләр, сәхнә­нең иң түренә утырталар. Миңниса апа туй күчтәнәче итеп кунакларга алтмыш кулъяулыгы өләшә бу көнне. Ул әле дә дистә еллар элек әйтелгән тәбрикләү сүз­ләрен яхшы хәтерли.   “Тормышыбыз бер казык кагудан башланып китте. Казыктан капка җит­кер­дек, аннан агач өй салдык, аны дүртпочмаклыга әй­ләндердек, соңрак таш өй салдык”, – дип узган го­мер­ләрен сөйләп китте Рәшид Әхмәтҗанов. Кара син, сөй­ләшмичә генә торган иде бит, Миңниса апа ярдәме белән аның да теле ачылды! Хатын-кыз кирәк чакта шулай хәйләкәр дә була бе­лергә тиеш, димәк. Ир бе­лән озак гомер итүнең беренче середер инде бу, дип теркәп куябыз.   – Каенанам, мин килен булып төшкәч, өч ел торды да, үлде шул. Бик әйбәт ана иде ул. Мин сыер савып эштән кайткач та, ят-ят дип кенә тора иде, – дип иренең анасын мактап ала Миңниса апа. Сайлап алган ярыңның ата-анасына тирән хөрмәт белән карау, яхшы сүз белән искә алу – тату гомер кичерүнең тагын бер сере. “Аерылышырга дигән теләк түгел, уй да булмады”, – дип елмая Әхмәтҗановлар.   Рәшид абый кырык елга якын авылда механизатор булып хезмәт куя, Миңниса апа – алдынгы сыер савучы. Бүген алар – авылның хөр­мәтле кешеләре. Бер кыз, бер малай үстергәннәр. Алар хәзер үзләре дә эшле-ашлы, гаиләләре белән Зәй­дә яшиләр.   – Дәү әти, дәү әнидер инде сез хәзер? – дип кызыксынгач, Рәшид абый уйга кала. Хәтереннән генә онык­ларын барлавы икән. – Оныкчыклар да өчәү бугай инде безнең! – ди ул бераздан.   Әле дә йорт-җир ти­рәсендә кайнаша алар. Мал-туарлары юк, аның каравы бакча эшеннән аерып булмый Әхмәтҗановларны. “Ярты бакча кабак үстердек, кая куярга да белмәссең!” – дип көлә Рәшид абый. Миң­ниса апа авылда бәйрәм-мәҗлес була калса, оста итеп чәкчәк пешерүче әле. “Җырларга дисәләр, җыр­лыйм, пешер дисәләр, пе­шерәм. Картаям дип утырсам, ничек яшәргә кирәк?!” – дип үзеннән-үзе гаҗәп­ләнеп куя Миңниса апа.   Бер-береңне аңлау, юл кую – алар кебек алтын картлыкка җитүнең төп сере шушы. Хушлашканда Миңниса апа пышылдап кына яшьләргә киңәшен дә бирде: “Тормыш иткәндә сабырлык кирәк, үскәнем. Ялкау булсаң, эшләмәсәң, гаилә корып булмый!”
Чулпан ГАРИФУЛЛИНА

--- | 03.10.2018

Татарстанда фаҗигале рәвештә яшь ярымлык бала үлгән

$
0
0
03.10.2018 Фаҗига
Казанда Республика балалар клиник хастаханәсендә яшь ярымлык бала үлгән. Кайнар суга пешкән баланы хастаханәгә Биектау районыннан китергәннәр. Бу хакта “Татар-информ”га әлеге райондагы шәхси чыганак хәбәр итте.
“Тәненең 75 процент өлеше пешкән яшь ярымлык ир баланы үзәк хастаханәгә 10 сентябрьдә китерделәр. Баланы шунда ук Казанга Республика балалар клиник хастаханәсенә күчердек. Әмма яралары күп булу сәбәпле, сабый икенче көнне үлде”, - дигән агентлыкка чыганак.  
---

--- | 03.10.2018

Быелгы “Татар Җыры” шактый сюрпризлар әзерли

$
0
0
03.10.2018 Мәдәният
Әле күптән түгел генә унсигезенче тапкыр уздырылган мәртәбәле җыр бәйрәме алга таба бер адым ясый. Халыкара «Татар Җыры»эстрада фестивале быел 22 декабрь «Пирамида» концертлар залында унтугызынчы тапкыр узачак.

Чын мәгънәсендә ел вакыйгасына әверелгән фестиваль бу юлы да эстрадабыз мэтрлары белән беррәттән популяр яшь башкаручыларны да, яңа исемнәрне дә бер сәхнәгә күтәрә. Традиция буенча“Татар Җыры” тантанасының кунаклары арасында республика җитәкчелеге, мәдәният, сәнгать һәм спорт өлкәсендә танылган шәхесләр, бизнес вәкилләре һәм җәмәгать эшлеклеләребулуы көтелә.

Мәхәббәт белән сугарылган татар җырлары! Зур өметләр баглап килгән тамашачы!  Шул өметләрне аклаучы зәвыклы программа!“Татар Җыры” бу юлы да үз-үзенә тугры кала. Быелгы фестивальнең эчтәлеге генә түгел, бизәлеше дә һәръяклап уйланылган, югары  дәрәҗәдә булачак. Моның өчен “Татар Җыры” проектының профессиональ командасы җавап бирә. Масштаблытамашаның режиссеры Максим Скалозубовһәрвакыттагыча үз алдына грандиоз максатлар куя -  җыр, башкаручы, артист образы, сәхнә бизәлеше, заманча спецэффектларны берләштереп кенә калмыйча, һәр чыгыштан тамашачыкүңеленә үтеп керерлек аерым бер номер әзерләп өлгерү.

“Иң яхшы җырчы”, “Иң яхшы дуэт”, “Ел ачышы”, “Иң яхшы клип” – барлыгы 25 номинация булыр дип көтелә. Елдан-ел дәрәҗәсе һәм бәһасе үскән “Алтын барс” сынына быел кайсы җырчылар лаек булыр соң? Лауреатларны кемнәр игълан итәр? Бу сорауларга әлегә җавап бирергә иртәрәк, ничек кенә булмасын, һәркемне дә гаҗәпләндерерлек сюрпризлар шактый булачак!   Инде менә унтугыз ел рәттән тамашачы белән татар эстрадасы йолдызларын онытылмаслык бәйрәмгә җыючы “Татар Җыры” фестивале командасы тырыша-тырыша бу мизгелләрне якынайту өстендә эшли.  
---

--- | 03.10.2018

Халыкара ДЦП көне: бу диагноз белән көрәшүче Даниска ярдәм кулы сузыйк

$
0
0
03.10.2018 Хәйрия
Бүген Халыкара балалар церебраль параличы көне билгеләп үтелә. Бу көн ДЦП белән яшәүчеләрнең тормышларын аз гына булса да яхшыга үзгәртүне максат итеп куя.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды авыру балаларны, шул исәптән, ДЦП белән авыручы сабыйларны дәвалау буенча эш алып бара. Шушы көннәрдә фонд «Без синең белән!» хәйрия акциясе кысаларында ДЦП белән көрәшүче Данис Чупашевка тернәкләнү өчен акча җыю игълан итте, дип хәбәр итә dumrt.   Данис җитлекмичә – нибары 26 атналык булып туа. Туганда нарасыйга пневмония һәм ишемия диагнозы куела. Бер айлык чагында ук сабыйның күзләренә беренче операция ясала. Шулай да, 40 көн эчендә ул хәл җыя һәм әнисе белән аларны өйләренә озаталар. Шунда гына Люзия ханым сабыенда ДЦПның беренче билгеләрен күреп ала. Әмма табиблар бала үсешендәге тоткарлыкларны җитлекмичә тууга бәйләп аңлата. Бернинди каршылыклар булмаганлыктан, балага АКДС прививкасы ясала. Шуннан соң Данисның хәлләре тагын да авыраеп китә. Нәтиҗәдә, 10 айлык чагында аңа ДЦП диагнозы куялар. Сабый йөри алмый. Шул ук вакытта Данис – бик акыллы малай, аның акыл сәләте сакланган. Ул саный белә, шигырьләр сөйләргә, җырларга ярата. Неврологлар аякка басу өчен малайның бөтен шанслары бар дип ышандыра. Үҗәтлеге, әти-әнисенең һәм табибларның тырышлыгы белән Данис тотынып утырырга, корсагында шуышып үрмәләргә өйрәнгән. Әмма күнекмәләрне ныгыту өчен даимилек кирәк. Чупашевлар гаиләсенә улларын дәвалауның чираттагы курсы өчен 60 000 сум акча таләп ителә. Күпбалалы гаилә өчен – бу шактый зур сумма.   Сәламәтлек бәһасез, ул акчага сатылмый, дисәк тә, авыру балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен нарасыйларының саулыгы нәкъ менә акчага бәйле шул. Безнең өчен аз булып тоелган сумма да авыру балалар тәрбияләгән гаилә өчен зур ярдәм була ала.   ДЦП авыруын тулысынча дәвалап булмаса да, баланы үз аягында йөрерлек итеп, үз-үзен карарлык дәрәҗәгә җиткереп була. Данисны да ничек тә утырырга, йөрергә өйрәтәсе, аякка бастырасы иде.   Хөрмәтле дин кардәшләребез! Әгәр дә сезнең игелек кыласыгыз һәм Даниска авыруы белән көрәшергә ярдәм итәсегез килсә, 7715 номерына (50 сум) САДАКА сүзе белән SMS-хәбәр юллый аласыз. Акчаны шулай ук 639002629014626229 номерлы Сбербанк картасына күчерергә мөмкин. (Әлмәтов И.М. картасы).
---

--- | 03.10.2018

Синоптиклар аномаль җылы октябрь вәгъдә итә

$
0
0
04.10.2018 Экология
Россия Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, Казанда аномаль җылы октябрь булачак. Бу турыда Казан федераль университетының метеорология кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев сөйләде. Бу турыда вуз матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан башкаласында октябрьдә күп еллар дәвамында уртача температура 4 градус җылы иде, бүген ул 4 градуска югары, дип билгеләп үтте галим.   Татар-информ язуынча, Казанда һава торышына яңгыр алып килгән төньяк атлантик циклон йогынты ясаган. Якындагы ун көндә шәһәрдә болытлы һава, әмма салкын булмаячак. Төнлә температура 7-9 градус җылыдан төшмәячәк.   4 октябрьдә, Казанда көндез +14 градус, төнлә +6 градус. Яңгыр көтелә. Җомга, 5 октябрьдә, салкынрак һәм кояшлы булачак, температура көндез 9 градустан, ә төнлә 2 градус җылыдан артмаячак.   Шимбә, 6 октябрьдә, якшәмбе, 7 октябрьдә, һәм дүшәмбе, 8 октябрьдә җылы, әмма болытлы һәм яңгырлы булачак. Якшәмбе иң җылы һава торышы  көтелә: көндез 15 градуска кадәр җылы, төнлә 9 градус, дип сөйләде метеоролог.   Шул ук вакытта сентябрьдә уртача температура шулай ук 3 градуска нормадан югары иде.  
---

--- | 04.10.2018

"Музыкаль десант"онытылмас шоу әзерли

$
0
0
04.10.2018 Шоу-бизнес
Көзге соры көннәрне яктыртып һәм чуарландырып җибәрер вакыт. Легендар "Музыкаль десант" дискотекасы һәрвакыттагыча онытылмас шоу әзерли.

Сезне эстрада йолдызлары, танцеваль хитлар һәм кызу танцпол көтә.

19 октябрь "Эрмитаж" төнге клубында очрашырбыз.


---

--- | 04.10.2018

Илсур Метшин: «Мин мәхәббәтемне пионер лагеренда таптым»

$
0
0
04.10.2018 Сәясәт
Казан мэры Илсур Метшин кичә “Спутник” балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерында булды. Авиатөзелеш районының Кадыш бистәсе янындагы әлеге лагерь 1969 елда файдалануга тапшырылган. Шәһәр башлыгы биредәге торак корпусларны, спорт мәйданын, клубны карап чыкты.
- Без балаларның җәйге лагерьларын саклап кала алдык. Башка төбәкләрдә шәһәр яны лагерьлары урынында күптән коттеджлар тезелешеп тора. “Спутник”ның да инфраструктурасы сакланды, ул балаларга хезмәт итә. Ләкин, биредә 50 ел буена берни дә үзгәрмәве безне бизәми.   “Спутник”ны тагын 50 ел вакытка очышка җибәрергә кирәк,- дип әйтеп куйды мэр Илсур Метшин. Нинди язмышлар кочагына ташлана икән бу лагерь? Сораулы карашларны тоеп, ачыклык кертергә ашыкты мэр Илсур Метшин: - Татарстан Президенты башлангычында мәктәпләрне, медецина учреждениеләрен, балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү программалары гамәлгә ашырыла. Татарстан Президенты теләктәшлегендә балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьларын да комплекслы ремонтлауга керештек.   Казанда 4 лагерьга колачлы реконструкция үткәреләчәк. Шуның берсе сайлап алынган, ул-“Спутник”. Калган өч лагерь әле тәгаенләнмәгән.   - Кайбер лагерьларны ел әйләнәсе эшли торган итәрбез, - дип фикерләре белән уртаклашты мэр Илсур Метшин. - Казанда бик күп чаралар үткәрелә. Балаларның каникуллары тәмамлангач, лагерь спортчылар өчен арзан бәяләрдәге хостел була ала. Шәһәр яны лагерьларын балаларның ял урыны гына түгел, ә казанлылар өчен дә ел әйләнәсе актив ял урыны итәргә ниятлибез.   Журналистлар белән әңгәмәсе вакытында форсаттан файдаланып: ”Илсур Рәисович, мәктәп елларында сез үзегез пионер лагерында булдыгызмы соң?”-дип сорадым.   - Пионер лагерьларына 9нчы сыйныфка кадәр ел саен бардым. Ул елларда кроссовкалар юк иде әле, лагерьга барырга кедыларны чистартып әзерләп куясың. Спорт ярышларында катнаштык. Яңа дуслар, учак тирәли тезелешеп, җырлап утырулар, гашыйк булулар. Мин үземнең хатыным белән дә, заманында, пионер лагерында танышкан идем. Пионер лагерьларының барлык матур традицияләрен дәвам итәргә кирәк,-дип җавап кайтарды мэр Илсур Метшин.   Казан шәһәре башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Айдар Фәизов таныштырганча, “Спутник” лагерында моңа кадәр җәйге айларда 850 бала ял иткән. Төзү-төзекләндерү үткәрелгәннән соң, лагерь ел әйләнәсе эшли торган булачак, инде 4 мең кешене кабул итә алачак.   Узган җәйдә Казанда 29 994 баланың ялы оештырылган, шулардан 15 273 бала шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьларына барган.
Дамир БӘДРИЕВ

--- | 03.10.2018

"Сәгать буе бер-берсен хурлап утыралар" (тәрбия турында бер ФИКЕР)

$
0
0
04.10.2018 Җәмгыять
Мәскәү телевидениесенең Беренче каналы илнең төп программасы булып исәпләнә. Шуның өчен дә ул беренче бит инде. Шунлыктан андагы тапшырулар күпчелек халык өчен кызыклы да, мавыктыргыч та булырга тиеш. Кызганычка, алай түгел шул. Беренче каналның дүрт тапшыруы эчтәлеге ягыннан бер-берсен кабатлый.

Мин монда «Пусть говорят», «На самом деле», «Мужское/Женское», «Давай поженимся!» тапшыруларын күздә тотам. Алар нигездә бер үк сюжетка корылган. Иреннән яки хатыныннан аерылган, Русия күләмендә иң югары исемнәргә ия булган артистка багышлана. Ир белән хатын сәгать буе бер-берсен хурлап, гаепләп утыралар, барлык мәсьәләләрдә дә үзләренең хаклы булуларын расларга тырышалар.

  Озак вакытлар дәвамында “Пусть говорят” тапшыруын Андрей Малахов алып барды. Хәзер ул Русия каналына күчте. Әмма аның тапшырулар тематикасында әллә ни үзгәрешләр булмады. Һаман да шул балык башы. Экранда шул ук дәрәҗәле исемнәр алган артистлар, үзләренең элекке ирләренә яки хатыннарына пычрак атып утыралар. Кайбер тапшыруларда андый “элеккеләр” дистәгә якын җыела. Барысы да начар, бу артист кына бик яхшы икән бит. Тәнкыйть утына эләгүчеләр, тапшыруда сүзнең нәрсә турында барачагын алдан ук чамалап, үзләренә ярдәмгә бала-чагаларын да ияртеп киләләр. Балаларын үзе генә тәрбияләве хакында бихисап дәлилләр китерелә. Артист исә балаларның кайберләре минеке түгел дип расларга тырыша, андый очракларда медицина хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Алар тиз генә баланың әти-әнисен ачыклап бирәләр.   Билгеле инде, мондый тапшыруларда беркем дә үзен гаепле санарга теләми. Шунлыктан бәхәс озак дәвам итә. Еш кына алып баручылар тапшыруны билгеләнгән вакытта төгәлли алмыйлар. Ул икенче-өченче көннәрдә дә дәвам итә. Беренче каналда “Пусть говорят” тапшыруында Андрей Малаховны алмаштырган Дмитрий Борисов Армен Джигарханян, аның хатыннары, мирасын бүлешү турындагы тапшыруын өч айга якынга сузды. Борисов судья түгел бит югыйсә. Казан телевидениесендә 26 ел хезмәт куйган кеше буларак шуны әйтә алам: мондый мәсьәләгә телевидение тапшыруында нокта куеп булмый. Телевидение проблеманы күтәрә, тамашачыга күпчелек яки бер төркем халык фикерен генә җиткерә ала. Кемнең дә булса гаепле булуын раслау яки милек бүлү – болар инде башка органнар вазыйфасы.   Югарыда телгә алып үтелгән “Давай поженимся!” тапшырулар циклының мәгънәсен аңлау авыр. Тапшыруга гаилә корырга җыенучылар чакырыла. Күбесе моңарчы бер яки берничә тапкыр өйләнеп, кияүгә чыгып, инде аерылышкан кешеләр. Тапшыруны алып баручы Лариса Гузеева үзенең ике ярдәмчесе белән өйләнергә яки кияүгә чыгарга теләүченең элеккеге тормышы белән кызыксына, аерылышуның сәбәпләрен ачыклый. Әлбәттә инде, аларның берсе дә үзен гаепле санамый, башкаларны гаепли. Аннары бер-бер артлы гаилә коруга теләк белдергән өч кандидат белән таныштыралар. Алар да элеккеге гаилә хәлләре турында сөйләргә, берәр сюрприз күрсәтеп алырга тиеш. Нәтиҗәдә тапшыру ахырында шул өч кешенең берсен гомерлек яр итеп сайлап алырга кирәк. Телевидение тапшыруында 4-5 минут эчендә танышып аралашкан кеше белән гомер итеп кара инде син! Һәр мәсьәләдә уртак тел табарга, бер-береңне яратырга, һичьюгы хөрмәт итәргә дә кирәк бит. Ярый ла бер күрүдә үк гашыйк була алсаң. Еш кына бөтен шәһәр буйлап эзләп тә тормыш итәрлек яр таба алмыйсың бит әле.   Алла Пугачева телевидениедән һәр чыгышында үзенең элеккеге ирләре турында китаплар язуы турында искәртеп үтәргә ярата иде. Соңгы вакытларда А.Пугачева эфирда сирәк күренә, чыкса да планлаштырылган китаплары турында искә алмый башлады. Китап язу җиңел нәрсә түгел, бәлки килеп чыкмагандыр, бүгенге ире Максим Галкинның бу идеяне хупламавы да ихтимал.   Якташыбыз Ренат Ибраһимов та чыгышларында бабасының (бүгенге хатынының атасының) үзеннән яшьрәк булуын еш кабатлый. Кем ничектер, шәхсән үзем ир белән хатынның яшь аермалары зур булмаска тиеш дип саныйм. Яшьтәшләрең яки берничә яшь аермасы булганнар арасыннан үзеңә гомерлек яр табу әллә ни авыр түгел югыйсә.   Гадәттә артистлар турында сүз барганда аларның тотнаксызлыгын гастрольләрдә еш булулары белән аңлатырга тырышалар. Башка кайбер һөнәр ияләре, әйтик, контроль оешмалары хезмәткәрләре, шоферлар, журналистлар, хокук сагында торучылар, хәрбиләр дә шактый гомерләрен гаиләләреннән читтә үткәрәләр. Әмма аларның хатыннары да, ирләре дә артист халкыныкы кебек күп түгел. Артистлар кебек экранга чыгып башкаларны гаепләп тә утырмыйлар. Тапшыруларда катнашсалар да, гадәттә үз һөнәрләренең үзенчәлекләрен, югары күрсәткечләргә нинди юллар белән ирешүләрен генә сөйлиләр.   Артистлар сәхнәгә чыкканда матур киенәләр, бизәнәләр. Шуңа күрә тамашачы аларны сокланып карап утыра. Тормыш-тормыш инде, аларга гашыйк булучылар да табыла. Андыйлар турында СССР халык артисты Шәүкәт Биктимеровның да сөйләгәне бар иде. Яшь вакытында спектакльләрдән соң урамда аның чыгуын көтеп торучы кызлар булган. Ә Шәүкәт моны белеп, арткы ишектән чыгып кайтып китәргә ияләшкән. Шунлыктан бүген дә һәркем танылган артистны бөтен яктан башкаларга үрнәк итеп куя, аңа соклана. Миңа телевидениедә озак еллар диктор Айрат Арсланов белән бергә эшләргә туры килде. Гаҗәеп чибәр, бик яхшы дикцияле, талантлы артист иде. Аңа гашыйклар да булмый калмагандыр дип уйлыйм. Әмма Айрат Гәрәй улы үзен бик тәртипле тотты. Күрәсең, шунлыктандыр, аның тормыш иптәше, озак еллар Татарстан радисында диктор булып эшләгән Мәрьям ханым Айрат абыйны зур хөрмәт белән искә ала.   Гаилә корырга җыенган кеше үзенең булачак хәләл җефетенең холкын гына түгел, эчке дөньясын да, һөнәре үзенчәлекәрен дә ныклап өйрәнергә тиеш. Талантка бер күрүдә үк барып ябышуның нәтиҗәсе бер дә яхшы булмый. Мин гомерен сәхнәгә багышлаган, әмма гаилә кормаган бик талантлы артистны яхшы беләм. Мөгаен, аның гаилә корырга, вакытының бер өлешен гаиләсенә багышларга мөмкинчелеге булмагандыр. Хәзер ул 85 яшен тутырып килә. Гомере буе ялгыз яшәсә дә, азып-тузып йөрмәгән. Шәхсән үземнең аның турында бер генә дә начар сүз ишеткәнем юк. Чөнки һәр нәрсә кешенең үзеннән тора.   Гаилә корганда бик нык уйлап эш итү зарур. Бу кеше белән сиңа гомер буе яшәргә, балалар үстерергә, аларны тәрбияләргә, укытырга, кеше итәргә туры киләчәк. Тормыш һәвакыт җиңел бирелми ул. Авырлыкларны да бергәләп җиңәргә кирәк булачак. Республикада башкаларга үрнәк булып торырлык гаиләләр аз түгел. Андыйларның тормышына күз салу да зыян итми. Шундыйларның берсе – Балтач районының Ярак-Чурма авылында яшәүче Җәмилә белән Илдар Габдуллиннар гаиләсе. Алар тыныч кына сигез бала үстереп яталар икән. Олы малайлары Рөстәмгә 13 яшь, төпчекләре Алсуга ике генә ай икән әле. Һәр балаларын Ходай биргән бәхет дип кабул иткәннәр алар. Балаларын өйдә Габдуллиннар үзләре укыта. Ничек кенә укыта әле! Балалары республикакүләм ярышларда бер-бер арты беренче урыннарны яулыйлар. Олы уллары Рөстәм ике ел рәттән укучыларның республика олимпиадасында җиңеп чыккан. Ул физика белән математиканы бик ярата икән. Кызлары Гүзәл рәсемнәрне бик матур ясый, ә Рәйсәләре шигырьләр яза.   Билгеле, тормыш уку белән генә бармый, балалар эшләп тә үсәргә тиеш. Габдуллиннар балалары да әти-әниләренә бик теләп булышалар. Бакчаларында һәр баланың үз түтәле бар, җәй буе ул аны карап үстерә, уңышын да җыеп ала. Шулай да берсе дә зарланмый, киресенчә, эшкә өйрәтүләре, мавыктыргыч шөгыль тәкъдим итүләре өчен аларга рәхмәтле. Олимпиадаларда җиңүен күреп, сәләтен танып, Казан техник университеты (КАИ) ректоры Рөстәмне үзләренең интернат-лицейларына укырга чакырган. Гаиләдә бергәләп фикерләшкәннәр, ул әле алтынчы сыйныфта гына укый, бераз ныгый төшсен дип кызыклы тәкъдимнән баш тартканнар.   Әти белән әни һәркем өчен иң кадерле кешеләр, сине дөньяга китерүчеләр, тормыш бирүчеләр. Коръәндә: “Оҗмах аналарның аяк астында”, – диелгән. Һәм бу тикмәгә генә түгел. Баланы тудыручы ана тәмле йокыларын калдырып, аны карый. Бу хакта дастаннарга тиң әсәрләр язып булыр иде. Ничек кенә арып йокламасын, ана баласы тавышына шундук уяна. Әнә шуңа күрә, ананың “аһ” дигәне дә каргыш булып төшә диләр. Төшәр дә шул, ана баласы өчен ике дә уйлап тормыйча җанын бирергә әзер бит.   Бүгенге ата-ана баласыннан матди ярдәм көтми диярлек. Чөнки мондый мөмкинлекләр чикләнгән. Еш кына ата-аналар эшләмәгән тап-таза улларын, кызларын карыйлар. Әлбәттә, моның сәбәпләре күптөрле. Шулай да күп очракта ата-ана баласында эш күнекмәләре тәрбияләгән янәсе, уйнап калсыннар. Онытмыйк: эшләп үскәннәр генә ата-ананың кадерен белә. Бигрәк тә шәһәрләрдә типсә тимер өзәрдәй яшьләр ата-аналарын караудан баш тарталар. Югыйсә, картайган саен вак-төяк эшне башкару да авырая.   Без үскәндә өлкән буынга ихтирам зур иде. Халыкның тормышы искиткеч авыр, көн-төн эшләсәләр дә, колхоз туенырлык ипи яки акча бирмәде. Өлкәннәр һәр көнне ярымач килеш эшкә киттеләр. Өйдәге барлык эшне башкару безнең өстә булды.   Ата-ананың шәхси үрнәге, эшләренең сүзгә тәңгәл килүе дә балага көчле йогынты ясый. Кызганыч, бүгенге аналарның сабыйларына әкият укырга, бәет көйләргә, кыйссалар сөйләргә вакытлары юк. Ә бит халык авыз иҗаты әсәрләре зур тәрбия чарасы. Яшьләрне илдә башкарыла торган эшләр белән таныштыру, уңышлар белән горурланырга өйрәтү дә бик мөһим. Элек бу бурычның шактый өлешен әби-бабайлар башкара иде. Хәзер аларның күбесе оныкларыннан аерым яши, шунлыктан аларны тәрбияләү белән бөтенләй шөгыльләнмиләр диярлек.   Шундый хәлне дә күзәтәсең, әти-әни үз көчендә булганда, авылдан балаларына ит-май, бәрәңге, яшелчә төяп җибәргән чакта, алар кирәк. Әмма көчләре бетә башлагач, аларның кирәге калмый. Йә андый әти-әниләр картлар йортына китә, яисә аларны балалары айлап карый, бер ай берсе, аннары икенчесе. Бу да өлкәннәрне хурландыра. Әмма шунысы да бар бит әле: ата-анасына бүген күрсәткәнне, киләчәктә яшьләр үзләре дә күрәчәк. Шул уңайдан Л.Н.Толстойның “Сезгә савыт ясыйм” дигән кечкенә хикәясе искә төшә. Анда тасвирланганча, ир белән хатын янып-пешеп чәй эчәләр икән. Кечкенә малалары идәндә агач кисәге белән мәш килә. Атасы: “Улым, нишлисең?” – дип сорагач, малай болай дип җавап бирә: “Сез картайгач, бабай кебек, мич артында гына ашарсыз. Аш салу өчен сезгә дип савыт ясыйм”. Бу сүзләрне ишеткәч, ир берни әйтмичә, әтисен мич артыннан алып килеп өстәл янына утырта...   Балада иң яхшы кешелек сыйфатлары, билгеле булганча, әни үрнәгендә формалаша. Әмма алар гына җитми, чөнки тормыш еш кына үзенең кырыс якларын күрсәтә. Бу бик табигый хәл. Авырлыклар алдында баш имәү, кыенлыкларны җиңеп чыга белү кебек сыйфатлар гадәттә ата үрнәгендә тәрбияләнә. Бала моны ачык белмәсә дә, күңелле белән сизә. Ниндидер сәбәпләр аркасында ир белән хатын аерылышсалар да, балага аларның икесе белән дә очрашу мөмкинлеген тудырырга кирәк, ләкин бер шарт белән: берсе икенчесенә каршы караш тәрбияләү белән шөгыльләнмәскә тиеш.   Гадәттә, кешеләрне җаваплылык хисе билгеле бер кысада тота. Ачу чыгуга араны өзүләр, кызып китүләр беркемне дә бизәми. Бергә яшәргә ниятләгәнсең икән, парыңның уңай якларын таба белү зарур. Баланы атасыз, анасыз итмик. Шуны истән чыгармыйк: ата-анасы тигез, тату булганда гына бала бәхетле булыр һәм үзе дә киләчәктә башкаларны бәхетле итәр. Динчеләр, галимнәр һәм тормыш тарафыннан күп тапкырлар исбатланган хакыйкать бу.    
Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ

--- | 04.10.2018

Татарстан студентларының стипендияләре артачак

$
0
0
04.10.2018 Мәгариф
Татарстан вузлары студентларына яңа уку елында республика бюджетыннан бүленеп бирелә торган стипендия күләмен арттырачаклар. Бу хакта ТР премьер-министры Алексей Песошинга сылтама белән «РБК-Татарстан» яза.
2019 елның 1 сентябреннән стипендияләр уртача 43 процентка артачак. Аспирантлар, ординатор һәм ассистент-стажерларга — 99  сумга, ә академик һәм социаль стипендияләр 72 сумга күбрәк түләнәчәк, дип яза Мәйдан. Техникум студентлары стипендиясенә 26 сум, махсус урта белем бирү йорты укучыларына 19 сум өстәләчәк. Ә иң бәхетлеләре — фәнни тикшеренүләр өлкәсендәге дәүләт учреждениеләре аспирантлары: аларның стипендиясе 268 сумга арта.   Шул ук вакытта 2019 елның 1 гыйнварыннан югары һәм махсус урта белем бирү йортлары ашханәләрендә төшке аш бәясе артачак — көндезге туклану көненә 55,96 тиенне тәшкил итәчәк.
---

--- | 04.10.2018

Фирдүс Тямаев һәм Алсу Әбелханова апалы-энеле? (ФОТО)

$
0
0
04.10.2018 Шоу-бизнес
Фирдүс Тямаевның Инстаграмдагы "провокацион" фотосы тамашачы арасында зур шау-шу кубарды. Халыкның реакциясен алдан чамалап: «Мин точно беләм, әйбәт комментарийлар булмаячак!» дип язган фото астына җырчы үзе дә.

Күргәнегезчә, фотода Тямаев җырчы Алсу Әбелханованы битеннән үбә. Ләкин бомба шартлаган эффектны бу факт түгел, ә күбрәк алдагы язма биргән. «Ә бит ул минем 3-юродная сестра!», дигән Фирдүс.

Комментарийларда интернетчылар Алсу белән Фирдүс чыннан да апалы-энелеме дип баш вата. Ә сез ничек уйлыйсыз?

        Посмотреть эту публикацию в Instagram                  

Viewing all 38207 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>