Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38225 articles
Browse latest View live

9 апрель - шаркылдап көлү көне (АФИША)

$
0
0
29.03.2019 Шоу-бизнес
9 апрель нәрсә көне? Шаркылдап көлү көне! Чөнки нәкъ менә 9 апрель көнне без сезне Филармониядә узачак "Шаян концерт"ка чакырабыз!

Иң көчле юмористлар, талантлы пародия осталары, КВНда катнашучы артистлар һәркемне дә кызык-мызыклары, шаян чыгышлары белән көлдерергә сүз бирә. Һәм иң мөһиме алар ел да вәгъдәләрендә тора.

Шуңа да бу уникаль концерт инде үзенең даими тамашачысын да булдырып өлгерде. Җырлы-мәзәкле тамашага сез дә рәхим итегез! 

9 прель "Шаян концерт"та рәхәтләнеп көлик әле!
---

--- | 29.03.2019

Андый шагыйрьләр йөз елга бер генә туа

$
0
0
29.03.2019 Әдәбият
22 мартта Камышлы районының Әнвәр Давыдов исемендәге Мәдәният йортында шагыйрьнең 100 еллыгына багышланган зур чара узды. Ул көнне Мәдәният йорты гөрләп торды. Фойеда кунаклар өчен корылган түгәрәк өстәлләрдә Камышлының күпереп пешкән бавырсаклары һәм ачы коймаклары белән чәй тәкъдим итүче хуҗаларның йөзләреннән кунакчыллык бөркеп торды, Камышлы музееннан алып киленгән борынгы палас һәм Гамилә Вәлитованың чигешләре, Әнвәр Давыдовның китаплары күргәзмәсе, бөтен җирдән дә яңгыраган милли көй, татар сөйләме чарага килүчеләрне ерак илленче елларга алып китте сыман.
Менә кунаклар арасында шәһәрчә киенгән олырак яшьтәге ханым һәм яшьрәк ике ир белән бер мөлаем кыз күренделәр. Залдагылар алар янынарак елышты. Бу Әнвәр Давыдовның кызы Алсу Абдульянова һәм оныклары Айдар, Илдар һәм Диана шагыйрьнең булачак музеена аның ак күлмәген бүләк итәләр икән. Бүләкне Үзәк китапханә мөдире Римма Галимуллина рәхмәт әйтеп кабул итте. Алсу ханым «Бердәмлек» газетасы хәбәрчесенең берничә соравына да җавап бирде.   - Алсу ханым, сез үзегез һәм балаларыгыз мәдәният-сәнгать өлкәсендә эшлисездер инде?   - Бер Диана гына Казан университетының журналистика факультетын тәмамлап, сигез ел буе ТНВ каналында яңалыклар, “Хәерле иртә”, төнге музыка тапшыруларын алып барды. Хәзер ул яшьләр театры оештырып җибәрде һәм үзен бик бәхетле хис итә. Ә мин инде күптән пенсиядә, аңа кадәр гомерем буе авиация өлкәсендә эшләдем. Биредәге ике улым, әтиләренең профессиясенә тугры калып, медицина өлкәсендә зур уңышларга ирешеп киләләр, ә бу чарага килә алмаган Тимурыбыз - компьютерчы.   - Белгәнемчә, Сез катнаш гаиләдә үстегез бит?   - Әйе, әнием Нина Прокофьевнаны әти сугышта очраткан. Әни Камышлыга кайткач, татарчага өйрәнеп, гомере буе әти белән татарча сөйләште. Ә без менә, шәһәр балалары буларак, үз телебезне яхшы белмибез. Әтиебез озаграк яшәгән булса, бәлки, башкачарак булыр иде. Кызганычка, йөрәк өянәгеннән 49 яшендә үлеп китте ул.   ...Аның каравы, шагыйрьнең бер гасырлык юбилее уңаеннан балалары, оныклары һәм туганнан туганы Альберт Нарбеков «Авылны сагынганда» дип исемләнгән яңа шигырьләр җыентыгын бастырып чыгарганнар. Биредә Әнвәр Давыдов турында истәлекләр, авторның татар һәм рус теленә тәрҗемә ителгән шигырьләре урнаштырылган. Алсу ханым аларның берничәсен җирле китапханәгә, администрациягә, Әнвәр Давыдовны белгән кешеләргә һәм безгә, “Бердәмлек” редакциясенә, бүләк итте.   Шигъри-музыкаль кичә Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты әгъзасы, шагыйрь Булат Ибраһимовларның сә-ламләве белән башланып китте. Очрашуга язучы, драматург, шагыйрь Галимҗан Гыйльметдинов та килгән иде. Ул Әнвәр Давыдовның «Мин диңгезче түгел...» шигыреннән бер өзек китерде:   - Ә сез, бәлки, hәр   кич-иртән   Үткәрерсез   Мине искә алып,   Мине сагынып...   Ә мин — хәйләкәр —   Бер дә кайтмам инде...   Чөнки шундук   Мине искә алудан   Туктар идегез, кайтсам   мин әгәр...   Әлбәттә, шагыйрь шаярта. Бүген аның рухы Камышлыда, шушы залда, авылдашлары белән бергә шатлана...   Бүген мин, Татарстан язучылар берлеге идарәсе әгъзасы буларак, 350 язучының сәламнәрен сезгә җиткерәм. Камышлы ул ниндидер сихри зона, ниндидер әдәби утраучык. Бу җирлектән Зыя Ярмәки, Халикъ Садри, Әнвәр Давыдов, Рөстәм Мингалим кебек бөек шагыйрьләр һәм язучылар чыккан. Һәм бу әйбәт традиция дәвам итсен өчен, мин үзем эшли торган Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан китапларны шушы район китапханәләренә китерү җаен табарга тырышырмын, - дип ышандырды.     Үткән гасырның 60нчы елларында Камышлының “Югары уңыш өчен” газетасында өч ел эшләп Казанга киткән һәм, гомере буе татар матбугатына тугры булып, уңышлар казанган Минвагыйз Зәйнетдиновның чыгышы халыкка бигрәк тә ошады. Чөнки монда аның яшьлек елларын белүче кешеләр дә яши бит әле. Әнвәр Давыдовны күргән чакларын искә алганнан соң, ул хатирәләренә бирелде:   - Иң матур елларым шушында узды. Киләсе елда Камышлы театры да үзенең йөз еллыгын бәйрәм итә бит. Мин шул театрның режиссеры да, артисты да булган идем, Гамир Насрыйның “Яшел эшләпә” спектаклендә уйнаган идем, - дип, киләсе елга да кайтырга вәгъдә итте.   Шагыйрьне иң яхшы белүче кем, дип сорасалар, Камышлыда яшәүче һәр кеше - Фәрит Зәйнуллин, дип җавап бирер иде. Ул, Давыдовларның күршесе буларак, шагыйрьнең үзен дә каршылап һәм озатып торган, аңа ияреп кайткан Мәхмүт Хөсәен, Хәсән Сарьян кебек бөек әдипләребез белән дә дуслык йөрткән, барысын да кунак иткән, Кәҗә тавына алып менеп, Камышлының бөтен матурлыгын күрсәткән... Әле дә Давыдовның гаиләсе турыга Фәрит ага өенә кайтып төшә, ә хатыны Талия апа аларны иң тәмле ризыклары белән сыйлап, иң йомшак түшәкләренә яткыра.   Фәрит әфәнде Әнвәр Давыдовның кияве Васил Али улы Абдульяновның Камышлыга газ кертү өчен, яшерен рәвештә, торбалар алып кайтып биргәне турында да сөйләде. “Васил, кияү кеше генә булса да, Камышлыны барысыннан да ныграк яратты. Урыны оҗмахта булсын инде, ике еллар чамасы элек вафат булды, мәрхүм. Бик юксынам мин ул изге кешене”, - дип бик җылы сүзләр әйтте.   Алып баручылар Светлана Хәлимова һәм Гөлчәчәк Гатауллина шагыйрьнең катлаулы тормышы, сугыш еллары, иҗат күтәрелеше чорлары турында сөйләделәр. Камышлы мәктәбендә Әнвәр Давыдовның юбилеена багышлап уздырылган шигырь бәйгесендә җиңүче булып танылган Ильяс Шәйдуллин, Гүзәл Гаффарова, Дамир Мингазов, Лиана Ямалетдиновалар Әнвәр Давыдовның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Иске Ярмәк авылының “Ак каен” ансамбле җырчысы Оркыя Галимуллинаның, гармунчылар Әсгать Сәгыйров һәм Динар Гариповларның, Камышлы гармунчысы Марат Шәйхетдиновның, җырчылары Наил һәм Розалия Хәкимовларның чыгышлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Камышлы районы администрациясенең Мәдәният бүлеге җитәкчесе Резеда Төхбәт-шинаның оештыру сәләтенә дә зур бәя бирелде.   Әнвәр Давыдовның иҗатын яратып, үз итеп килгән тамашачы аның кебек бөек халык шагыйренең йөз елга бер генә тууын тагын бер кат исбатлады.    
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

--- | 29.03.2019

Айгөл Сагынбаева концертыннан ФОТОрепортаж

$
0
0
29.03.2019 Мәдәният
Сезнең хозурыгызга 28 март Филармониядә узган затлы, зәвыклы, моңлы Айгөл Сагынбаева концертыннан фоторепортаж. Әлеге концертны Казанда Ваһапов фонды һәм Башкорт филармониясе оештырды. Сүз уңаеннан, Айгөл - Ваһапов фестиваленең 2007 елда тәүге тапкыр уздыралган яшь башкаручылар конкурсы лауреаты!
  1     2     3     4     5     6     7     8     9     10     11     12     13     14     15     16     17     18     19     20     21     22     23     24     25     26     27     28     29     30     31     32     33     34     35   Фотограф: Александра Живушкина  
---

--- | 29.03.2019

Рафинә Ганиуллина: Үземнең "бакча карачкысы" икәнемне белми калыр идем (ВИДЕО)

$
0
0
29.03.2019 Шоу-бизнес
23 мартта TMTV премиясен тапшыру тантанасында "Исемсез хат" җыры өчен “Иң яхшы лирик җыр” номинациясендә җиңүгә лаек булган Рафинә Ганиуллинага Кызыл келәмнән Виталий Агапов һәм Резеда Әхмәтвәлиева белән бергәләп үтәргә насыйп булды.
"Ярый әле шушы тамаша булды, уземнең «бакча карачкысы» икәнемне белми калыр идем, эшлэпэ киеп җырлагангадыр инде" дип көлә җырчы.   Баксаң, бу "комплимент"ны Рафинә фото астындагы комментарийлар арасыннан куреп алган икән. "Бер дә үпкәләмим, ул кешегә, тузгач, күлмәгемне бүләк итәрмен дип торам, бакчасында файдасы тияр" ди ул.   Ә сәхнә образларына килгәндә, аныкы башкалардан аерылып торырга тиеш дип саный артистка. "Тамашачыны да бертөрлелек туйдыргандыр! Яхшы фикерләр бик күп булды, рәхмәт, димәк, мин дөрес юлда" ди Рафинә.   ТМТВ премиясендә җиңүенә килгәндә, Камил Кәримов шигыре, Оскар Усманов көенә язылган «Исемсез хат» җырын ул үзе өчен уңышлы җыр булды дип билгеләп үтә.   "2019 елның 24 гыйнварында Казанда сольный концертым да шушы исем астында үтте, программа үзем теләгәнчә, иҗади килеп чыкты, калганын вакыт аралар.TMTV премиясенә дә нәкъ менә «Исемсез хат» лаек булды. Җырларым - яшәү чыганагы, гомерем буе тамашачыларымны сынатмыйча, эчтәлекле, сыйфатлы, моңлы җырларны башкарырга насыйп булсын иде" дип уртаклаша Рафинә Ганиуллина.


---

--- | 29.03.2019

Илфак Шиһаповның матбугатта дөнья күргән язмалары китап булып чыгачак (ФОТО)

$
0
0
30.03.2019 Әдәбият
Илфак Шиһаповның матбугатта дөнья күргән язмалары китап булып чыгачагы билгеле булды. Хәзерге вакытта Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Рамилә Нуриева һәм "Ватаным Татарстан" газетасы баш мөхәррире, китап төзүчесе Гөлнара Сабирова кулъязма эшкәртү белән мәшгуль.

Кулъязмадан озакламый китапка әвереләчәк җыентыкта танылган публицист, сатирик, продюсер, шагыйрь, композитор, тарихчы Илфак Шиһаповның вакытлы матбугатта («Татарстан яшьләре», «Шәһри Казан» газеталары) төрле елларда басылып чыккан әсәрләре урын алачак.


---

--- | 30.03.2019

Хәмдүнә Тимергалиева: "Тукай бүләгенә лаек кеше дип мин үземне саныйм"

$
0
0
30.03.2019 Шоу-бизнес
Турысын ярып әйтә. Шул ук вакытта яшьләргә тел-теш тидерми. Сәхнәдә үз урынын, тамашачы мәхәббәтен хәләл көче, таланты, иркен тыны белән яулаган. Әмма гадилеген, ихласлыгын югалтмаган. Болар барысы да – Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева турында. Без аның белән татар эстрадасының күркәм яклары һәм җитешсезлекләре, уңыш серләре, Тукай премиясе хакында сөйләштек.
– Хәмдүнә апа, 50 ел элек татар эстрадасы нинди иде, хәзер нинди?   – Ул чакта бит җырчыларны җиз иләктән үткәрү бар иде. Яхшымы, яманмы, худсовет эшләде. Фонограмма юк, инструменталь ансамбльгә йә баянга кушылып җырлыйсың. Уртакул җырчы исә мондый авырлыкны күтәрә алмый, аның тавыш мөмкинлекләре чик­ле. Шуңа күрә эстрадада санаулы, көчле, затлы җырчылар гына эш­- л­әде. Бу – Әлфия апа, Илһам абый, Эмиль абый, Флюра апаларның чәчәк аткан вакыты. Алар җырлап кына калмады, халык белән  татар тормышына кагылышлы һәр мәсьәлә буенча турыдан-туры эш алып барды. Хәзер исә бик ансат заманда яшибез. Акча түлиләр дә радиодан җырларын минут саен әйләндерәләр. Ләкин шулай да таныла алмыйлар! Күпмедер баш миендә эләгеп торалар да аннан кибәк сыман төшеп калалар.   Зифа Басыйрова, Гөлсем Сө­ләйманова, Илһам Шакиров репертуарын тыңлап үстек. Безнең заманда концерт килү зур бер вакыйга була иде. Ул вакытта ни радио, ни телевизор  булмады. Мин сигезенче сыйныфта укыганда, күр­ше мари авылында багана башына радиорупор чыгарып эл­деләр. Якын булгач, радио тавышы безгә бик яхшы ишетелеп торды. Аннан өй­ләргә чыбыклы радио керде. Мин Илһам абыйның “Чулпан” җырын беренче тапкыр “Маяк” радиосыннан тыңладым. Бу җыр шулкадәр ошады ки, кабат җырла­маслармы дип, иртүк торып, радио тирәсендә бөтерелә идем. Әлбәттә, ул бик сирәк яңгырады. Бәлкем ярты елга бер тапкыр гына ише­телгәндер. Чөнки автономияле республика вәкилләренә күтә­релү авыр иде. Иң беренче бездән Мәс­кәү җыр­чылары арасына барып кергән кеше – Ренат Иб­раһимов. Мөселман дөньясына танылган кешеләр – Илһам абый, Әлфия апа, Габдулла абый. Эмиль  Җәлә­лет­динов турында берничә сүз. Мин аны телебезне саклауга иң зур өлеш керткән шәхес дип атыйм. Эмиль абый – Тукай иҗаты буенча аяклы энциклопедия. Концертта бер тында яттан “Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш” поэмасын сөйләп йөрде. Ләкин шагыйрьне күпме генә пропагандаласа да, аны Тукай премиясенә лаек дип тапмадылар. Ә ул аңа күптән лаек инде.   – Бу көннәрдә Тукай премиясе лауреатлары исемлеге пәйда булды. Дәүләт бүләгенә 16 кандидат дәгъва кыла. Сезнеңчә, алардан кайсылары әлеге бү­ләккә лаек?   –  Бүген җырчылар арасында Тукай бүләгенә лаек кеше дип мин үземне саныйм. Чөнки 50 ел сәх­нә­гә хезмәт итәм, шул дәвердә 30дан артык халык җырын чыгардым, әмма миңа документ тутырмыйлар. Гомер буе ялгыз булдым, шуңа күрә кимсетәләр дип уйлыйм. Гәрчә филармониядә Әлфия, Флюра апалардан кала, иң күп табыш китергән җырчы булсам да. Рос­сиядә бармаган шәһәрем, авылларым калмады дисәм дә, ялгыш булмас. Ерак Камчаткада, Владивосток һәм Мурманскида гына булмадым. Урта Азия шәһәрләре, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Әзәр­байҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан республикаларында булдым. Үзбәк калаларын 12 мәртәбә урап чыкканмын. Шул уникенең берсен – Габдулла Рәхимкулов, берсен – Илһам Шакиров, бер мәртәбә Зиннур Нурмөхәммәтов белән һәм гомумконцерт составында үттем. Калган сигезен үз төркемем белән йөреп чыктым. Миңа Үзбәкстанның һәр шәһәре, һәр ташы таныш.
– Икенче яктан, премия бүлешү уеннарына катнашмыйм, дип әйтүче язучылар да бар. Алар әйтүенчә, Тукай премиясе бик вакланды.   – Нишләп вакланмасын ди?! Баянчы, композитор Рәшит Мостафинга премия юк, ә аның оркестрында өченче баянчы булып эшләгән Владимир Федотов премияне алды. Бөтенләй шигырь яза белмәгән кешеләргә дә премия бирделәр. Кызып китсәм, алар хәтле генә мин дә шигырь язам.   – Сез атап үткән җырчылар, 85 яшьлек Эмиль Җәләлетдинов хәзер  дә концертларда катнаша, Флюра Сөләйманованың да тавышы соклангыч. Сезнеңчә, тавыш саклауның сере нидә? Үзегез генә кулланган алым-ысуллар да бармы?   – Аның бернинди сере юк, сеңлем. Ходайдан бирелгән тавыш беркайчан да бетми ул. Ә бүгенге җырчылар өчен аппаратура җыр­лый. Алар сузып бетерә алмаган өлешләрен компьютер җиренә җиткерә. Мине авырлык чыныктырды. Табигать баласы мин, кояш белән тордым, кояш белән яттым. Авыр эштән курыкмадым.   – Татарстанны талантлар белән Башкортстан баета, дигән фикер дә бар. Сәбәбе нидә?   – Казан – татар өчен, кайда гына яшәсә дә, гомер-гомергә мәркәз булды. Мәрҗаниле, Тукайлы кала бит ул. Ә Тукай китабын уку бездә балачактан булды. Аннан без Та­тар­стан җырчыларын тыңлап үс­тек. Әткәй патефон өчен махсус пластинкалар алып кайта иде. Шу­ңа күрә безнең өйдә ул заманның танылган җырчылары тавышы тынып тормады. Әткәй җыр-моңга бик мөкиббән, үзе дә бик матур җырлый иде. Гомумән, без – эшкә булган,  җырлы-моңлы нәсел. Ә сезнең сорауга килгәндә, Казанда Башкортстанда туган кешеләрнең күплеге бик табигый. Чөнки үзен татар дип санаган һәр кеше, кайда гына яшәсә дә, Казанга тартыла. Бары шул гына. Соңгы вакытта исә мондый фикер таралды: имеш, Татарстанда җырчылар тизрәк “үсә”. Шуңа күрә ничек булса да монда килеп, татар каналларында күре­нергә тырышалар. Чөнки Башкорт­станда хут ала алмыйлар. Бу фикер белән килешәм. “Барс медиа”ны гына алсак та, җырчыны халыкка танытуда бик зур эш алып бара. Аның телевизион каналы да, радиосы да бар. Җырчы бүген фәкать радио-телевидениегә эләксә генә популярлаша. Аннан Татарстанда татарлар яши торган чит төбәк­ләр­гә дә тарала торган матбугат та бар. Ә миңа килгәндә, Казанда җырлый башлагач та, башыма сугучылар табылды. Шундый чаклар булды: вакытлыча ансамбльдә дә җыр­ларга туры килде. Чөнки сәхнәгә чыгармаска тырыштылар. Халыкка танытырга урыс кешесе, күп еллар Илһам Шакировта оператор булып эшләгән Владимир Лапшин ярдәм итте. Аның ярдәме белән аудиокассеталарым тарала башлады. Мин – го­мумән, җырчылар арасында иң беренче аудиокассета чыгарган кеше. Лапшин, төннәр буе җырларым­ны яздырып, төбәк­ләргә тарата иде. Мине Татарстанда гына түгел, аның ярдәмендә читтә дә таный башладылар. Аудио­язмаларым 1983 елны хәтта Кытайга кадәр барып җиткән. Инкыйлаб елларында чит илгә китеп урнашкан татарларга 1956 елны үз ватаннарына кайтырга рөхсәт бирелде. Аларның күбесе Казахстанга, Үзбәкстанга кайтты. Менә шушы татарлар Кытайдагы кардәшләргә минем “Картуф”, “Җомга көе” җыр­лары кергән аудиокассетамны  җибәргән булса кирәк. Гастрольгә баргач, Сергачтан Кытайга күче­неп киткән бер абзый шушы кассетаны кесәсендә генә йөртә иде, дип сөйләделәр. Бик тетрәндем шуны ишеткәч.   – Гадәттә, яшьләр – өл­кән­нәрне, өлкәннәр яшьләр дөнья­сын аңлап бетерми. Сез, кире­сенчә, яшьләр белән яратып эшлисез, кирәк булганда аларны яклыйсыз да.
  – Беренче елларда үземә бик авыр булганга, теләсә нинди гай­бәт, әшәкелеккә каршы берьялгызым көрәшкәнгә, яшьләрне аң­лыйм, аларны якларга тырышам. Башта минем хакта Башкортстанда сабыен балалар йортына урнаштырып калдырган икән, дигән сүз чыгардылар. Кыз балага бик авыр бу сүзләрне ишетү. Без бит мондый әшәкелекне ишетеп үсмәгән. Без­нең әткәй, кайда ишеткәнсез, кайда күргәнсез, шунда калдырыгыз, өйгә гайбәт алып кайтасы булмагыз, дип үстерде. Ул – репрессия елларында атарга хө­кем ителгән, үзен-үзе коткарып калган кеше. Әнә шундый авырлыкларны ки­чер­гән Сәетгали кызы бит мин, авырлыкларны җиңәргә тиешмен, дип сүз бирдем. Ул шулай булды да. Ә бик авыр вакытларда Илһам абый киңәш бирә иде. “Әй, җүләр­кәем, Хәмдүш, начар сөйләсәләр дә, яхшы сөйлә­сәләр дә, сөен. Чөн­ки булган кешене генә чәйниләр. Сөй­ләмиләр икән, кирәгең шулка­дәр генә”, – дигәне истә. Хәзер менә Радик Юлъякшин турында нәрсә генә сөйләмиләр. Булдыра чөнки! Безнең яшьләргә шушы җырчы җитмәгән булган. Чөнки заман үзгәрә, заман белән бергә кыйбла да үзгәрә. Ә ул башта дискотекасын үткәрә, аннан концертын. Халык артыннан йөри, ә ул гадилеген югалтмый. Бик тәрбияле егет, җиңел-җилпе малай түгел. Әтисез үскән кеше ул, мин аны кечкенәдән беләм. 13 яшьләрендә Уфада кичке дискотекаларда җыр­лап йөри иде. Радикның бөтен гаебе – яшьләрнең аңа тартылуы. Тавышсыз, диделәр. Тавышсыз кеше  унбишәр мең халык җыя аламыни? Мин аны татарның Майкл Джексоны дим. Аның тамашачысы бар, аның белән бергә картаячак. Минем дә үз тамашачым бар. Телибезме без, юкмы, тормышның законы шундый: бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый.   – Эстрадада ачуны китерә торган күренеш нинди?   – Кешенең репертуарын чүп­ләгән артистлар ачуны китерә. Әзер буразнадан бару җиңел ул. Минем берничә җырымны рөхсәт сорап тормыйча алып, клиплар да ясадылар. Алганнар икән, йә минем хәтле җырласыннар, йә миннән дә уздырсыннар! Илһам абый репертуарын алып, халык бәгырендәге җыр­ларны ватып-җимереп башкаралар. Шулкадәр ямьсез итеп үкереп җырлый берсе “Җанкай-җанаш”ны. Бер бормасын да ала алмагач, нигә маташырга, һич аңлый алмыйм. Иманым камил, андыйлар халык хәтерендә калмаячак. Чөнки 50 ел сәхнәдә эшләү дәверендә буталып йөргән җырчыларны күп күрдем. Йөрде­ләр-йөрделәр дә үзләрен­нән-үз­лә­ре юкка чыктылар. Бүген дә бит тамашачы җыя алган артистлар берничә генә. Болар – Элвин Грей, Тямаев, Салават, Гүзәл Уразова. Яшьләрдән дә бик матур җыр­чы­лар бар. Ләкин алар турында әле авыз тутырып сүз әйтеп булмый. Ә хә­леннән килгән җырчылар турында гайбәтне булдыра алмаган җыр­чылар тарата, халык түгел. Мин алар­га да рәхмәтлемен. Шул гай­бәтләр аркасында, нинди кеше икән бу дип концертка килүчеләр дә булды. Алар танылуыма үзлә­реннән зур өлеш керттеләр.   – Сез – олыгайган көнендә сәх­нә образын үзгәртергә курыкмаган бердәнбер җырчы да.   – Элвин Грей белән видеоролик чыгаргач, мине маймыл дип язучы булды. Көлдем генә. Тән­кыйтькә исем китми. Маймыл дип язып җибәргән кеше җанына чыдый алмый. Мине күралмый бит ул, бахыркаем. Талашып ятсам, аңа рәхәт булыр иде. Аңа шатланырга урын калдырмадым шул. Бирешмим, сеңлем, дөнья күп какты, өйрәтте. “Барс медиа”га исә төрле образлар тудырганы һәм алга таба иҗат итәргә мөмкинлек биргән­нәре өчен рәхмәттән ары сүз юк. Бар иде бит заманалар. Районнарда сыер савучылар белән каткан төпле кружкалардан чәйләр эчеп, ферманың кызыл почмакларында концертлар куеп йөрдек. Күпме салкын клубларда чыгыш ясадым. Буа районындагы Кырык Садак, Суыксу авылларында, Аксубайның Иске Ибрай авылындагы клублар никадәр яксаң да җылынмый  иде. Шуларда киез итек киеп, тун бөркәнеп җырлый идек. Халык та зал тутырып килә, өс киемен салмыйча концертны азагынача карый. Хәзер инде рәхәт заманнар килде.  Мин исә авыр заманнарда да бергә булган тамашачыма, иҗатыма тугры булганы өчен ихлас рәхмәтемне әйтәм.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА

--- | 30.03.2019

Татар көрәшендә тагын бер югалту...

$
0
0
30.03.2019 Спорт
Бүген татар көрәш җәмәгатьчелеге үзенең бер батырын югалтты. 26 яшьлек Рамил Гыйзетдинов Казан полиция бүлекчәләренең берсендә җан тәслим кыла.
Рамил - көрәшче егет. Узган ел Балык Бистәсе районы Сабан туенда абсолют батыр исемен яулады. Авыр үлчәүләрдә чыгыш ясамаса да, быел елның иң дәрәҗәле бәйгесендә - "Манзара" премиясе өчен көрәшергә җөрьәт итте. Беренче әйләнештә Муса Галләмовка оттырды.   Үлемнең сәбәбен төрлечә юрыйлар. Ләкин анысы инде хәзер мөһим түгел. Урының җәннәттә булсын, Рамил!
---

--- | 30.03.2019

Алинә Заһитованың әтисе Татарстан халкына рәхмәтен белдерде

$
0
0
31.03.2019 Спорт
Алинә Заһитованың әтисе Илназ әфәнде "Нефтяные вести" басмасында рәхмәт сүзләрен белдергән.
– Безнең фигуристлар өчен һәркемнең борчылуы дулкынландыра. Үзегезнең газетагыз аркылы Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, "Татнефть"нең генераль директоры Наил Илфат улы Магановка, бөтен республика халкына һәм оешма хезмәтчәннәренә минем рәхмәт сүзләремне җиткерегез. Сезнең безнең гаиләгә, бигрәк тә Алинәгә таяныч булуыгыз бик мөһим! - дигән Илназ Заһитов.
---

--- | 29.03.2019

"Мине оныгым яшәтә". Табиблар аңа нибары бер ел вакыт бирә

$
0
0
31.03.2019 Язмыш
Казанда яшәүче Фәүзия ападан телефоныма смс килеп төште. “Оныгымнан кечерәеп калган киемнәр бар. Авыр хәлдәге берәр гаиләгә кирәк түгелме икән?” – дигән. Озак та үтмәде, сумкаларын күтәреп, редакциягә килеп тә керде. Кемгәдер булышырга тырышып йөрүче бу апаның үзенең дә язмышы башкаларга гыйбрәтле икән.
– Иремне бик яратып, алты ел очрашып, кияүгә чыктым. Бик бәхетле, матур яшәдек. Илле яшь тулган көннәре иде. Таһирым бер сүз дә әйтмичә, өйгә кайтмый башлады. Бераздан аның янәшәдә генә яшәүче бер хатынга ияләш­кәнен җиткерделәр. Мин горур булдым. Ирем, кайтып, нидер әйтмәкче иде, кудым да чыгардым. Шуннан соң авырый башладым, – дип сөйли Фәүзия апа. – Табиблар миндә яман шеш авыруы таптылар. Әллә ничә мәртәбә операция өстәленә ятарга туры килде. Чир туктарга җыенмады. Бер урыннан икен­че­сенә күчә барды. Әмма мин би­реш­мәдем. Ничек тә яшәргә тырыштым. Дөньяны, кешеләрне яратуым, кайчандыр башкаларга ярдәм итүем коткарды мине. Әкренләп аякка бастым. Дару үләннәре җыя башладым. Күңелемне чистарттым. Догалар өйрәнеп, намазга бас­тым. Иремне дә гафу иттем. Шуннан соң, әкренләп, анализларым да яхшы якка үзгәрде.   Фәүзия апага табиблар да шакката. Аңа бит бары тик бер ел гомер бирәләр. Ә ул, шөкер, 16 нчы елын яшәп ята.   – Улымның язмышы да авыр булды. Бер кыз белән танышып йөри башлагач, шатлыгымның чиге юк иде. Һәр әни үз баласының тизрәк башлы-күзле булуын тели. Нуриянең үзен күргәч, күңелем тагын да күтәрелде. Бик акыллы, матур кыз бала. Әтисез үскән. Шуңа да бик якын иттем. Тик яшьләр тиз генә гаилә корырга җыенмады. Никахсыз гына яши башладылар. Озак та үтмәде, киленнең авырлы икәнен белдем. Әй, шатландым инде! Шушы авыруларым белән онык та күрер көннәрем бар икән, дип еладым да. Нуриягә кызым дип кенә дәштем. Авырлы вакытта кадерләп кенә тордым. Нәрсә ашыйсы килә, шуны пешердем. Матур итеп киендерергә тырыштым. Нурия белән бик дус булсак та, улым белән аралары никтер бозылды. Сәбәбен әйтеп тормадылар. Мин дә һавадан җиргә төш­тем. Үземә эш таптым. Берәүләрдә бала карый башладым, – дип сөйли Фәүзия апа.   Дүрт айдан Нурия бала таба. Әмма ул сабыеннан баш тарта. Шушы хәбәрне ишеткәч, Фәүзия апага инфаркт була. Аны көчкә коткарып калалар. Хастаханәдән чыкканда, табиблар тыныч кына яшәргә кушалар. Фәүзия апа – тыныч кына яши торган кешеме соң? Шундук оныгын эзләп чыгып китә. Иң элек киленен таба. Әле бит баланың әтисе кем икәнен дә расларга кирәк. Җитмәсә, яшьләр язылышмаган да. Нурия каенанасын җылы кабул итә. Үзенә бала кирәк түгел­леген җиткерә. Фәүзия апа белән икәү ятимнәр йортына китәләр. Нурия, сабыен алып чыгып, каен­анасына тоттыра. Аннары барысын да суд хәл итә. ДНК анализлары аның, чынлап та, Фәүзия апаның оныгы икәнен раслый. Балага әтисе белән әбисе опекун була.   – Безгә кайтканда, оныгыма алты ай иде. Мин барлык авыруларымны оныттым. Сабый хакына дип яши башладым. Көнгә тугыз төймә дару эчә идем. Алар да кимеде. Кайчак эчәргә дә онытып җибәрәм. Хәзер балага өч яшь инде. Әби дип әйтергә өйрәтсәм дә, “әни” дип килеп сарыла. Аның белән урманда йөрергә яратабыз. Әле шушы көннәрдә авырып киттем. Шул бала миңа су китерә. “Картлык көннәремдә ярдәмчем син, бәхетемә тугансыңдыр”, – дип елап та алдым. Киленемә бер дә ачу сакламыйм. Ничек үз балаңнан баш тартып буладыр, аңламыйм. Әмма оныгым нәкъ мин инде. Бөтен кыяфәтләре белән охшап тора. Кешеләр олыгаеп кына бала тапкан дип уйлый. Мин Нуриягә бик рәхмәтле. Бәхетле булсын! Онык бүләк итеп, ул минем гомеремне озайтты,– ди Фәүзия апа. – Улым да кызы өчен нишләргә белми. Иң матур киемнәрне кидертә, кулларында гына йөртә. Оныкны күрәм дип, Таһир да еш килә хәзер. Бик авыр, күтәрә алмам кебек тоелган сынаулар әкренләп кими бара. Тормыш җайлана. Тыныч, матур яшәр өчен күпме авырлыклар узарга кирәк булган икән!
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 30.03.2019

"Замяли вопрос, Сөбханалла... Конфликт исчерпан, Машалла..."

$
0
0
30.03.2019 Шоу-бизнес
Концерт түгел, могзиҗа! Күзгә күренми торган алып баручылар, бер җыр эчендә дүрт күлмәк алыштырган Лилия Хәйруллина, көзгедән ясалган биюче сыннар, тәнәфестә аерым концер куйган "Сорнай" ансамбле, Башкортстаннан килеп җитә алмаган Әнвәр Нургалиев... Болар барысы да "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәге сәхнәсендә "Болгар" радиосы оештырган шоу-концертның могҗизалары иде.
"Утлы шоу, хитлар, көтелмәгән образ, ялкынлы күренешләр һәм моңа кадәр булмаган тамаша" дип "Болгар" радиосында яңгыраган рекламасы гына да интрига тудырган бу шоу чынлап та, гадәти генә концерт булмады. Тамашачыларны күп сөйләп, артыгын җырлап, көчләп кул чаптырып ялыктырмыйча, һәр чыгыш саен таң калдырып, күңелле ял бүләк итте бу кичә. Һәр бүлекне ачып җибәргән шоу-биюләр, баян, курай, кубыз кебек милли уен кораллары ансамбле чыгышлары тамашаны затлы бәйрәм итте.    Концертта татар эстрадасының популяр артистлары Илсөя Бәдретдинова, Рәсим Низамов, Резидә Шәрәфиева, Ришат Фазлыйәхмәтов, ИлСаф, Венера Ганиева, Зөфәр Хәйретдинов, "Казан егетләре", Рафинә Ганиуллина, Гөлназ Асаева,  Илмира Нәгыймова, Рөстәм Закиров, Алинә Шәрипҗанова һәм Эльмир Низамов, Илназ Сафиуллин, Рамил Шәрәпов, Закир Шаһбан, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, “Казан егетләре”, Илнар Миранов, Айдар Рәкыйпов, Алсу Фәракшина һәм Айнур Сөләйманов дуэты катнашты.    Беренче сюрприз тамашачыларның залга кереп утыруга концерт программасы белән танышуы булды. Алдан ук һәр урындыкка җырчылар, җырлар һәм җыр авторлары исемнәре язылган буклетлар куелган иде. Шул рәвешле җырчылар сәхнәгә игълан итмичә генә чыктылар.    Икенчедән, сәхнәдә алып баручыларның бөтенләй булмавы гаҗәпләндерде. Күктән иңгән тылсымлы аваз сыман яңгыраган тавышларның "Болгар" радиосы алып баручылары Илфар Кәримов, Рөстәм Гайзуллин, Гөлназ Фәйзрахмановва, Илфак Хафизов, Айгөл Хәйруллина икәнлеген тамашачы барыбер танымый калмады.    Өченчедән, "Болгар" радиосы алып баручылары тамаша залыннан берничә очраклы кешене сайлап бүләкләр дә тапшырды. Хатынының әнисен алып килгән ир-егет киләсе концертка билетлар, ә концертка берүзе килгән ханым "Вип кунак" исеме алып кайтып китте.   "Зинһар өчен, кермә төшләремә" ретро җырын һәм күңелле заманча җыр башкарып сөендергән Венера Ганиеваны тамашачылар дәррәү алкышлап җибәрми торды. "Мин бит блогер. Инстаграмда миңа лайклар куегыз, яме. Күптән түгел берәү "картайгансын инде, сәхнәгә чыкма", дип язса да, сезнең каршыга чыктым әле, бу кадәр матурлыкны өйдә ничек саклап ятасың!? Мин бик бәхетле!", диде.   Могҗизаның чираттагысы тәнәфестә көткән икән. Дәртле көйләргә урыннарында түзмичә биеп утырган тамашачы, беренче бүлектән соң чәйләп алуны да онытып, икенче мини-концертны тамаша кылырга йөгерде. Залда "Сорнай" фольклор ансамбле кунакларны тәнәфес буе биетте.    Эстраданың яңалыклардан кайнап торуына, җырчылар барысын да инстаграмга чыгарып салуларына без күнегеп беттек инде. Шул нисбәттән Элвин Грей белән Гүзәл Уразованың дуслашуына пародия ясаган Алсу Фәракшина белән Айнур Сөләйманов "Красивая, хороший" җыры көенә "Замяли вопрос, Сөбханалла... Конфликт исчерпан, Машалла..." дип җырлап бирделәр.   Концертның иң күңелле урыны, мөгаен, Илсөя Бәдретдинованың тамашачылар белән бергә элекке җырлардан тезелгән попурри җырлавы булгандыр. Җырчыга күшылып рәхәтләнеп җырлап утырудан күңеле булган халык, ахырдан чыгарга тиешле Әнвәр Нургалиевнең килмәвен дә җиңел кичерде, ахрысы.    Могҗизалы концертта могҗиза турында фикерләр күп яңгырады. "Могҗизаны һәркем үзе тудыра", "тормышта һәрнәрсәдән дә могҗиза күрә алыйк" дигән сүзләрнең бу авыр заманада яхшыга ышанычы беткәннәргә дә тәэсире булмый калмагандыр. Гадәттә, без могҗизаны Яңа ел алдыннан көтәргә күнеккән. Күңелләргә яз рухы кергәнгә күптән инде. Ә календарьда яз башлаганны бирле үч иткәндәй кар ява да, буран дулый. Кичә концерт алдыннан ява башлаган кар, концерттан чыкканда әле һаман ява иде. Инде җылы язның килүенә дә бар өмет могҗизага гына..   
---

--- | 30.03.2019

Кем бәхетле? (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

$
0
0
31.03.2019 Язмыш
Гөлфия төнге сәгать икедә телефонына килгән смс тавышына уянып китте. Телефонның тавышын кысып куярга онытылган шул. Банклардан акча тәкъдим итәбез, дигән хәбәрдер инде, дип кенә уйлады да, иренә елышыбрак ятты. Ун минут узмады, телефон тагын хәбәр бирде. Гөлфия урыныннан тормый булдыра алмады, тавышын булса да кысып куйыйм дип телефонын кулга алды.
Анда ниндидер ят номердан “Фаил үлгән, миңа ничек тә озата барырга кирәк. Үзем генә бару әлләничек, зинһар миңа иптәшкә бар әле”, дигән хәбәрне укыды.    Гөлфия аптырашта калды. Кем ул Фаил, нинди чит номер бу?! Телефон номерларындагы бер санны гына ялгышып үзенең дә бер белмәгән кешеләргә котлаулар җибәргәне бар иде, шуның ишедер, дип бу хәбәргә әлләни игътибар бирмәде, җаваплап тормады. Телефонын тавышсызга куйды да ире янына йомшак юрган астына качты. Әмма күзгә йокы кермәде. Бер бүленгән төнге йокы килергә ашыкмады. Күпме генә уйларга тырышса да Фаил исемле кеше хәтеренә килмәде аның.    Белгән догаларын укып, балаларына иман-тәүфыйк сорап теләк теләп ята торгач йокыга да кителгән. “Карчык, син чәй дә эчертми озатасыңмы әллә мине эшкә”, дип иренең эндәшүеннән оялып китте. Сәгать телләре иртәнге алтыдан җиденчегә таба китеп бара икән. Иртәнге чәйләр эчеп ирен эшкә озатты. Ишекне дә ябарга өлгермәде, кесә телефоны тавыш бирде. Экранда төнлә хәбәр җибәргән телефон номеры биешә. Шикләнеп кенә телефон төймәсенә басты Гөлфия.   – Гуля, это ты, добрый день, – диде ят хатын-кыз тавышы урысчалап.   – Юк, мин Гөлфия, – диде хатын аптырап.   – Ну, Гульфия, син бит инде. Бу мин Резеда, хәтерлисеңме, бергә укыдык.   Таныды Гөлфия. Исемен әйткәч тә группаларындагы иң чая, чибәр Резеда күз алдына килеп басты.   – Ишеттеңме, Фаил үлгән. Син аны хәтерлисеңме? Миңа Фаилне озатырга барырга кирәк. Үзем генә барырга әллә ничек. Группадашлардан белешкән идем, син намаз укыйсың икән, зинһар миңа иптәшкә Фаилне озатырга бар әле, – диде Резеда татарча-урысчасын бергә әвәләп.   Гөлфиянең риза сүзен көтеп тормады, мин синең адресыңны беләм, үзем килеп алам, дип телефон трубкасын куйды. Хатын аптырашта гына түгел, чарасызлыкта калды.   Укыган елларында Гөлфиядән кыюсыз дип көлгән Резеда ничек итеп ярдәм сорарга булган? Аннан соң кем ул Фаил? Резеда тирәсендә Фаил исемле егет йөргәнен һич хәтерләми ул. Җитмәсә бүген җомга мәчеткә намазга барасы көн. Бер белмәгән ят ирне озатырга барсынмени Гөлфия? Ә иренә ни дияр, аңа ничек аңлатырга?    Резеданың әйткән сүзен үти торган үҗәтлеге яшьлек елларыннан таныш. Шул үҗәтлеге сәбәпле Ташкентка китеп баруын да хәтерли. Бу юлы да үз дигәненә ирешмичә тукталмаячагына шиге юк. Аннан соң мәет озатырга бару саваплы эш дип тә үзен тынычландырырга тырышты. Телефоннан шалтыратып иренә дә җайлап кына аңлатты.    Тегесе студент вакыттан соң бер тапкыр да күрмәгән хатынга ияреп, бер белмәгән авылга мәет озата барырга юләрме әллә син, мулла түгел бит син дип ачуланасы итсә дә, ризалашмый чарасы калмады. Чөнки бу вакыйга аның үзендә дә кызыксыну уятты. Кем ул Фаил?   Көндезге сәгать тугыз тулганда Гөлфияләрнең капка төбенә кызыл чия төсендәге чит ил машинасы килеп туктады. Кунак хуҗабикә каршы чыкканчы ишең кыңгыравына басты. Ишекне ачуга Гөлфия каршысындагы көяз хатын-кызны күреп югалып калды. Яшьлек елларыннан тавышы гына сакланып калгандай тоелды Резеданың. Озын калын толымын кистереп, чем-карага буяган. Кашлары хәзерге мода буенча ясалган калын кара каш, кып-кызыл иреннәр. Өстендәге кара бөдрә кыска туны йөзен тагын да каралтып күрсәтә кебек. Күрешергә кулын сузганда күреп калды: бармак саен алтын-көмеш ялтырый. Дулкынланудан кулындагы машина ачкычын әле берсенә әле икенчесенә күчерә.   – Хәл-әхвәл белешеп торырга вакыт юк, соңга калуыбыз бар, барысын да юлда сөйләшербез, әйдә киттек, – диде Резеда. Гөлфия Резеданың төс-кыяфәтеннән уңайсызланып калды. Мәет озатырга болай барса үзенә үк уңайсыз булачагын чамалап:   – Яулыгың бармы соң, – дип сорады куркып кына.   – Нәрсәгә ул, мин абыстай түгел бит, Фаилгә бәхил бул, дип әйтәм дә, хәергә акча биреп калдырам да китәм, – диде көяз хатын.   – Алай килешеп бетмәс, концерт түгел бит инде ул, – диде Гөлфия. –Менә бу яулыкны алыйк әле, кергәндә булса да башыңа ябарсың дип, яулык сузды.   – Кая, абыстай кушкач япмый булмас, – дип кинаяле көлү белән башына яулыкны ябып куйды. Резеда миңа килешми бит, диеп көзге каршында алай да, болай да бөтерелә торгач, Гөлфия килештерү җаен тапты. Итек буявы кебек чем-карага буялган чәчләрен яулык астына яшереп, кызыл иннеген сөртеп куйгач, нурланып киткәндәй тоелды Резеда. Ике хатын юлга кузгалды. Студент еллары кире кайткандай булды. Гөлфия тыныч кына Резеданың үзе сүз башлавын, Фаилнең кем икәнен сөйләр дип көтте.   – Аптырап калдыңмы Гөлфия, ачуланма инде. Әйтеп, әйтеп карыйм, берсе дә ризалашмады бит барырга. Ә барырга кирәк. Фаил гел төшемә керде. Ялгышуымны соң аңладым шул. Әле ярый үлгәнен белеп калдым. Интернет дигән нәрсәнең файдалы ягы да бар икән бит. Мескенкәй, үзе андый нәрсәне белмәгәндер инде ул. “Одноклассник”та аларның авылы турында төркем бар икән. Шуны гел карап бара идем, карыйм, бүгенге төндә авылдашыбыз Фаил мәрхүм булды, дип язганнар. Фамилиясен сорадым. Шул бит бу, яшьлектә калган Фаил...   Хәтерлисеңме, син әниең авырткач үзегезнең авылга кайтып киттең, ә без Фаил яшәгән авылга көзен бәрәңге чүпләргә кайттык. Шунда таныштык без аның белән. Без бәрәңге чүплибез, алар берничә авыл егете трактор, машина арбасы өстендә чиләкләп бәрәңге бушата. Коеп куйган чибәр, кыю булмаса да ниндидер бер үзенә тартып тора торган ягы бар иде. Менә шул ягы хәрап итте инде. Шулай да, үзең беләсең бит, баскан җирдән ут чыгара торган кыю егетләр ошый иде миңа.    Шулай булса да Фаил белән дә араны өзмәдем. Тулай торакка да килеп йөрде. Икәүдән икәү генә калып йөри башлагач, балага узганымны белдем. Әмма Фаил Вадим белән очрашканымны да белә иде. Алай да чык миңа кияүгә, бала кемнеке булса да алам мин сине, диде. Юк, дидем, син тормыш итә торган кыю түгел, аннары син әниең яныннан гомер чыгып китмисең, мин авылга кайтмыйм, дидем. Шулай итеп юллар аерылды.    Баланы алдырдым да, Ташкентка чыгып киттем. Вадим да Казанында калды. Тегендә бер үзбәккә чыктым. Әмма балабыз булмады. Фаил рәнҗегәндер дип уйламадым, чөнки бала үстерәм дип үзем дә бик хыялланмадым. Бала җаваплы ул, минем үзем өчен яшисем килде. Үзбәк иремнең туганнары бала булмагач миннән аерылырга әйткән. Үзе дә бик бала теләде. Икенче хатынга өйләнде, җиде балалары бар. Шулай итеп мин хәзер үзем генә. Яшь вакытта уйландырмады, хәзер авылымны бик сагынам. Ләкин авылым да, әти-әнием дә юк. Үзбәк ирем Казаннан фатир алырга булышты, машина алып бирде. Менә шулай яшәп ятам...   Фаил яшәгән авылга килеп җиткәндә көндезге сәгать унбер тула иде. Капка төбенә халык җыйналган. Гөлфия белән Резеда да халык арасына, авыл апалары янына кереп урнашты. Чит кеше бит, кайсысы туганы икәнен дә белеп булмый. Кемнең кайгысын уртаклашырга? Туганнары булган микән? Фаилнең тыйнак гомер кичерүе йорт-җиреннән үк күренә. Бер тапкыр да буяу күрмәгән капка-койма да авыша башлаган. Буялып та төсе уңган йорт. Яшь иде әле, әнисе үлеп киткәч бөтенләй уйчанланып калды шул, диде арадагы йомры гына бер апай. Күршесе икән.   – Быелдан да калмыйм, өйләндерәм мин сине, дигән идем, өлгермәдем, – диде шул йомры гәүдәле хатын. Өйләнеп куйса бер дигән ир булырлык кеше иде инде ул. Кызларга да ачуым килә, әллә кайдан әллә кемнәрне көтәләр кияүгә чыкмыйча. Авылда да менә дигән егетләр әрәм булып яши бит, – дип өстәде яшь аралаш.   – Йорт-җирендә уңайлыклары да булмаган шул, газы керсә дә, суы кермәгән, сарайлары да искергән, машинасы да юк ди. Хатын-кыз хәзер барысын да карап, санап чыга шул, – диде арадагы озын буйлы хатын.   – Бәхетсез җан инде, – дип өстәде йомры гәүдәле күрше хатын.   Шушы сөйләшү Резеданың йөрәген яралады. Юк, юк, туган нигезендә гомер итеп, соңгы юлга авылдашлары озата алган кеше иң бәхетлесе, дип кычкырасы килде аның.   Ул арада ишегалды уртасында алдан әзерләнгән урынга җеназаны алып чыгып куйдылар.   – Авылдашыбыз Фаил бик яхшы күңелле, игелекле кеше иде. Күңелебездә мәңге сакланыр, йорт-җире төзек, нык булмаса да, авылыбыз мәчетенә һәрчак ярдәм итеп яшәде, әнисен тәрбияләде, урыны оҗмах түрендә булыр ин шәә Аллаһ, – диде авыл мулласы.   Резеданың аяк буыннары калтырады. Кайчан да бер үзенә дә үлем киләсен уйлап куркынып калды. Фаилнең ялгыз яшәвендә, иртә үлемендә үзен гаепле санады. Әгәр дә теге вакытта баланы төшермичә, аңа кияүгә чыгып яшәгән булса, хәзер тулы матур гаилә булып яшәрләр иде бәлки. Фаил дә ялгызы яшәп, иртә китеп барган. Резеданың да бер генә дә күңел шатлыгы, тынычлыгы юк.   ...Фаилне алып киттеләр. Резеда күңелдән генә, хуш, бәхил бул, Фаил, миңа рәнҗеп китмә, дип елый-елый озатып калды. Авыл хатыннары дәррәү килеп мәет чыккан йортны, керләрне юарга кереште. Резеда куркып кына теге йомры гәүдәле күрше хатынына дәште.   – Мин Фаилнең танышы идем. Ашларын үткәргәндә аз булса да ярдәмем булыр, – дип конвертка тыгылган хәер акчасын сузды.   – Тукта әле ханым, алай гына алып булмый, ул хәергә дога да кылырга кирәк. Минем кайнанам абыстай, әйдә дога да кылыр, чәй эчеп җылынып та китәрсез, керик әле, – дип үзләренә дәште.   Резеданың керәсе килмәсә дә, Гөлфия яхшы түгел, дигәч күрше хатынына иярделәр.   Яп-якты җылы йорт. Түрдә утырган карчыкны кысып-кысып кочаклыйсы килде Резеданың. Әнисенә ошатты. Тик, кыенсынды. Ул арада чәй дә әзерләнде. Табын артында сүз гел Фаил турында барды.   – Миңа эч серләрен сөйли иде ул. Яраткан кызы булган аның. Син кыюсыз, тормыш итеп булмый дип аңа кияүгә чыкмаган шул. Балалары да булган, тик, теге хатын баланы тапмаган. Шуннан соң күңеле кайткан аның хатын-кыздан. Кыюсыз, оялчан дип әйтерләр дип беркем белән дә танышмады. Теге кыз да ялгышкан инде, яшьлек бит, кыюларны булдыклы дип уйлагандыр. Оялчан егетләр дә бала була башлагач кыюланып китә ул. Балаларны үстерәсе бар бит, тырышасың-тырмашасың, үзеннән үзе әрсезләнәсең, – дип сөйләде дә сөйләде йомры гәүдәле күрше табын көйләгән арада.   Резеда үзе турында сүз барганын аңлап оялды, кызарды, күңеле тулышып елап ук җибәрде. Гөлфия нишләргә дә белмәде. Күрше хатын сез кемнәр дип сораса ни дияр. Дәшми дә торып булмый бит, Резеда аны шуның өчен, иптәшкә алып килде дә бит инде. Бәхеткә, күрше хатын андый сорау бирмәде. Дога кылганда әйтер өчен әтиләренең исемен сорап кайнанасына әйтте дә, Фаил йортына авылдаш хатыннар янына булышырга ашыкты. Капканы чыкканда да, ялгызы яшәде шул мескенкәй, бәхете булмады шул, дип кабатлады.   – Юк, сез ялгышасыз, Фаил бик бәхетле яшәгән, – дип кычкыра-кычкыра елыйсы, туган җирдә читтә яшәүнең бәхетсез икәнлеген аңлатасы килде Резеданың. – Менә минем фатирым да, машинам да бар, әмма мин бәхетсез. Бәхетсез икәнемне хәзер аңладым, тик соң аңладым, – диясе килде. Әмма, син кем дип сорасалар ни диярмен дип телен тешләде.   Кайчандыр авылыннан китеп, шәһәрдә тулай торакта, ялгыз фатирда картаеп үлгән кешеләрне дә күргәне булды аның. Аларга караганда Фаил иң бәхетлесе! Читтә яшәп, әниең белән җиләк җыйган урман-болыннарны, абыйларың белән балык чиртеп үскән күлләрне сагынып-саргаеп яшәү бик авыр икәнлеген гомер уртасына килеп җиткәч кенә аңлыйсың икән шул. Яхшы машина, затлы фатир, баскан җирдән ут чыгара торган кыю ир, бала алып кайтмыйча үзеңне генә яратып яшәү бәхет түгел икән ул.
---

--- | 30.03.2019

Ваһаповфест конкурсының беренче җиңүчеләре билгеле (ФОТО)

$
0
0
01.04.2019 Мәдәният
Бу көннәрдә Казанда Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале яшь башкаручылар конкурсының финал этаплары бара. Кичә конкурс программасына беренче тапкыр кертелгән “инструменталь башкару” номинациясендә җиңүчеләр билгеле булды. Музыкантлар арасында беренче урынны Казан дәүләт консерваториясе студенты Ильяс Шәрипов яулады.
Икенче урында – шулай ук консерватория студенты Рамазан Гыйниятов һәм Октябрьский музыка көллиятенең кубызчылар ансамбле (Башкортостан). Өченче урынны – Илнур Галиев (Казан консерваториясе) һәм Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең тальянчылар ансамбле бүлеште.   Бүген, 1 апрельдә конкурсның “вокал” номинациясендә җиңүчеләр билгеле була.    Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы – Ваһапов фестиваленең 15 еллык юбилеена багышланган гала-концертка тәгаенләнгән. Ул 15 май С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында үтәчәк.      
---

--- | 01.04.2019

Илсөя Бәдретдинова шаярмый: концерт булмаячак (ФОТО)

$
0
0
01.04.2019 Шоу-бизнес
Илсөя Бәдретдинованың 1 апрельдә Кайбычта узасы концерты булмаячак. «1 апрельдә буласы концерт булмый. Бу шаяру түгел», ди җырчы.

"Матбугат.ру"га билгеле булганча, сәбәбе билетлар сатылмауда. 

"Тудырылган мәшәкатьләр өчен гафу үтенәбез. Сәбәбе — яратмыйлар. Билетлар сатылмаган", дип аңлата Илсөя Бәдретдинова.


---

--- | 01.04.2019

«13 яшьлек әти белән 19 яшьлек әнине өйләндереп куйганнар»

$
0
0
01.04.2019 Язмыш
Кайбер кешеләргә, күренешләргә шултиклем күнегәсең, гел шулай булган һәм булыр кебек. Балтач районының Чепья авылында урнашкан данлыклы «Халыклар дуслыгы» музеен, аның директоры Гарифҗан Галиев белән бербөтен итеп күрергә, аның 1965 елдан бирле музей дип җан атып, нәрсәдер табып, кайгыртып йөрүенә дә күптән инде күнектек.
92 яшьлек сугыш ветеранының әле һаман эшен дәвам итүенә дә, бүгенге көндә музейга ремонт ясатып ятуына да бик гаҗәпләнмибез дә кебек. Гарифҗан Галиевич бит инде ул, әлбәттә, үз максатына ирешәчәк! Ә бит аның кебек кеше Татарстанда гына түгел, Россиядә бердәнбер.   Ул әле үз акчасына һәйкәл салдырган бердәнбер сугыш ветераныдадыр. Мәктәптәге гади бер тарих почмагыннан үсеп, дәүләт музее дәрәҗәсенә күтәрелгән мондый музей да бердәнбер. «Халыклар дуслыгы» музее турында күпме генә язсаң да, күп булмас. Шулай да бу юлы Гарифҗан абый белән аның үзе турында сөйләшергә булдык. Ни гаҗәп, ул үзе дә моңа риза булды.   Өйләнешкәндә, әтигә – 13, әнигә 19 яшь булган...   – Төп чыгышыбыз Балтач районының Арбор авылыннан. Минем әти 1891 елда туган. Гаиләдә биш бала булганнар. Биш айда – әтисе, алты яшьтә әнисе үлә. Патша заманы булса да, балаларны караусыз калдырмыйлар, балалар йортларына урнаштыралар, бары тик әтине генә әбисе белән бабасы алып кала. Әтигә 12 яшь булганда, алар да үлеп китә. Шулай итеп, 12 яшьлек әти берүзе бер йортта торып кала. Яшәргә кирәк, яз көне арпа чәчәргә басуга чыга. Яныннан узып баручы бер өлкән абзый: «Синең орлыкларың дөрес ятмыйлар, кабат җыеп чәчәргә кирәк», – дип, моны мыскыл итә. Тормыш тәртәсен тартырга тырышучы үсмер бала бит, нишләргә белми аптырап кала. Моны белеп алган авыл өлкәннәре ятим баланы яклап чыгып, теге абзыйдан аның басуын чәчтерәләр. Мин моңа хәйран калам, ничек итеп авылның аксакаллары һәр нәрсәне кулда, тәртиптә тотканнар, бер нәрсәгә дә битараф булмаганнар. Өлкәннәрнең кайгыртучанлыгы моның белән генә бетми әле. Әтигә үзе генә тору авыр, алай-болай ут-күз чыгар дип, аны өйләндерергә уйлыйлар. Салавыч авылыннан 19 яшьлек ятимә кыз кунакка килгән була, киңәшләшкәннән соң, 13 яшьлек әти белән әнине өйләндереп куялар. Әни: «Әтиеңне чана шуган җирдән эзләп алып кайта идем», – дип сөйли торган иде. 1927 елда мин туганмын. Миңа җиде ай булганда, Каенсар авылына күченгәнбез. Үзем турында сөйләүне әти-әниләремнән башлавым юкка түгел. Кешедә бит «кайда үскән, нинди тәрбия алган» дигән сорау туа гадәттә. Күргәнегезчә, әти-әниемә белем алырга мөмкинлек булмаган. Алар безне гадел, тырыш булырга өйрәттеләр. Әле дә хәтерлим, әни белән Арборга, элек күрше булган Нәгыймә апаларга хәл белергә төшкән идек. Чәй әзерләделәр, өстәлгә май куйдылар. Күрәсең, гел майга үрелгәнмен, әни чак кына кулыма кагылды. Килешми, күп ашама, диюе инде. Моны күреп алган Нәгыймә апа: «Ашасын, тыйма, үскән вакытта аларның гел ашыйсылары килә», –диде. Аның әлеге җылы мөгамәләсен гомер буе күңелемдә сакладым, яшь барган саен, аның бәясе артты гына. Ни кызганыч, Нәгыймә апа исән вакытта мин аңа рәхмәт әйтергә дә өлгермәдем, бер яхшылык та эшли алмадым...   Әти-әни тәрбиясен дәвам итеп, тагын бер истәлекне яңартасым килә. Әти авырып киткәч (төп сәбәбе ачлык инде), күрше авылда яшәүче мари абзые әтигә он биргән. Күр әле, нинди дуслык милләтләр арасында! Улларым летчик минем, дигән ул аңа. Мари абзыеннан әти тарих китабы күтәреп кайткан иде. «Син дә укы, менә аның балалары кебек летчик бул!» – диде ул миңа. Шуңа күрә мин үзебезнең авылда җиде сыйныф укыганнан соң да укуымны дәвам иттем, 9 сыйныф тәмамладым. Хәтта 20 км ераклыктагы Мари Эл республикасындагы Хлебникова авылында бер ел торып та укыдым.
Малайлар, герман сугыш башлады...   Сугыш башланганда, миңа 14 яшь иде. Басудан эштән кайтып киләбез, безне колхоз председателе каршылады. «Малайлар, Герман сугыш башлады», – диде ул безгә. Чорына күрә бик алга киткән кеше булган дим мин аны, радиосы булган, ул шуннан тыңлап белгән. Сау-сәламәт бөтен ирләр сугышка китте, төп эштә безнең кебек үсмерләр, хатын-кызлар калдылар. Бу елларның һәр яклатып караганда да ничек авыр катлаулы икәнлеген аңлар өчен, берничә истәлекне сөйләп китим. Урман кисәбез. Минем атым буаз. Мескен ач та бит инде, тырыша, йөкне тарта алмый. Бригадир мине орыша, атны кыйный. «Кыйнама зинһар, ул колын көтә», – дип әйтеп карыйм, тыңламый инде, әлбәттә. Иртән торуга, атым колынын салган иде. Сугыш елларында дәүләт милкенә зыян салган өчен дип, моның өчен хөкем итәләр иде. Ветеринарга белешмә алу өчен атымны җитәкләп, үлгән колынны күтәреп, җәяүләп күрше авылга ветеринарга киттем. Мескен атның башын иеп көчкә атлап барганы әле дә күз алдымда. Рәхмәт ветврачка, миңа зыян булмаслык итеп документны язып бирде. Икенче бер мисал, урман кисеп кайтканда, Сосна дигән авылга фатирга тукталдык, үзебездә булган азмы-күпме ризык белән бүлештек инде, ә иртән торышка хуҗаларның алты яшьлек малайлары ачлыктан шешенеп үлгән иде. Әлеге вакыйга турында хәрби училищеда укытканда иптәшләремә сөйләгән идем, тиешле урынга җиткергәннәр, провокация тараткан өчен дип, трибуналга җибәрә яздылар. Менә ничек бит...   Үксезлек   Ерак түгел басуда борчак чәчәбез, әтине сугышка алмадылар, ул да күрше басуда эшли. Һәркөн әзерләнәм дә чыгып китәм, бер тапкыр да артка борылып карамый идем. Бу көнне нигәдер артыма борылып карадым, ә анда әни, болдырга басып, минем киткәнемне карап калды. Басуга барып озак та эшли алмадым, бер сабый йөгереп килә. Әниең үлә... Гомер буе уйладым ничек шул вакытта борылып караганмын... Әнигә инсульт булган. Ул вакытта, паралич суккан, ди иде халык. 14 яшемдә әнинең ләхетен үзем алдым, ләхеткә дә үзең салырсың, диделәр. Кабердә әнине күтәреп алыйм дисәм, башында кан. «Әнинең башы каный», – дип кычкырам. «Алыгыз тизрәк баланы!» – диде мулла. Соңрак мин бу турыда күп уйладым. Йөрәк туктагач, кан әйләнеше булмаска тиеш бит, кан каян килде, әллә әни үлеп бетмәгән булдымы икән?   Әниең үги булса, әтиең урыс була, диләр бит. Миңа ике үги әни белән яшәргә туры килде. Ризыкка туймаган, ачлыктан тилмергән авыр еллар.... Аш пешкәч, гаиләдә итне әти бүлә. Барыбызга да тигез. Яңа хатынның алты айлык баласына да, басуда эшләүче 14 яшьлек үсмергә дә... Бик гадел кеше иде шул... Артык кызу да булды, шуңа күрә үзе дә шактый кыенлыклар күрде.   Оча торган танк   1944 елда 17 тулгач, мине дә сугышка алдылар. Сугышка китүчеләргә бер пот он бирәләр иде. Минем ул онны алып, аннан ипи пешергәнне көтәрлек вакыт булмады. Үги әнидән өйдә булган икмәкне сорап алдым да, басуда киеп эшләгән иске, майлы телогрейканы киеп, сугышка киттем. Иң элек укчы радистлар әзерли торган курсларда укыдым. Соңыннан ИЛ-2 самолетында радист-укчы булып Маньчжурия территориясендә япон сугышында катнашырга туры килде. Әлеге самолетларны оча торган танклар дип атый торганнар иде. Аларның авырлыгы алты тонна ярым. Очышларның берсендә безнең самолет идарәгә буйсынмый башлады. Миңа очучы «Сикер» дип әмер бирде. Анда бит инде секундлар хәл итә. Сикергәндә, мин шактый нык итеп башымны да бәрдем, җиргә төшкәндә дә уңайсызлык килде. Соңыннан барып карадык, мескен очучы ике кыя арасына кереп бәрелгән. Кыя ташларына киемнәренең җепләре генә эленеп калган иде. Мин исә тугыз ай госпитальдә дәваландым. Хәлем шактый авыр иде, минем берүземә бер медсестра да бирделәр. Аена бер диярлек округ буенча йөрүче табиб карый. Ул башта, сиңа операция ясарга иртәрәк әле, дисә, аннан соң инде: «Хәлең уңай, операция кирәкмәячәк», – диде. Мине бик яхшы карадылар. Япониядән минем өчен ун посылка ампула дарулар да алдырдылар. Ул вакытта нинди дару булгандыр, мисал өчен, кулың каный икән, син шул ампуланы ватып эчсәң, кан килүе туктый. Мин аның берсен әле дә саклыйм, сораучылар күп булды, беркемгә дә бирмәдем. Бер кеше: «Яңа суйган терлекнең канын шул мизгелдә эчә алсаң, тереләсең», – дип әйткән иде. Авылга кайткач, әти миңа кан да эчерде. Шуларның шифасы тигәндер, тора-бара минем группаны да алдылар.   Дөнья фидакарьләр җилкәсендә тора   «Дөньяда кешеләрнең уңганлыгын төрлечә бәялиләр – кемдер акча таба белә, кемдер осталыгы белән бүтәннәрне сокландыра, кемдер... Әмма Гарифҗан абыйга мин музейда булган саен сокланам. Аның өчен музейдагы һәр экспонат – дөнья байлыгы, музейга кергән һәрбер кеше – кадерле кунак. Киләчәктә бу бөек кешенең берәмләп җыйган экспонатларын саклаучы, аның эшен фидакарьләрчә дәвам итүче булсын иде. Гарифҗан абыйга кыска картлык, озын гомер телим», – дип язган истәлекләр китабына Туфан Миңнуллин 2003 елның 14 сентябрендә. 38 телдә язылган истәлекләр китабы 13 томнан тора. Аларны укыганда, күзләргә яшьләр килә. Музейда барлыгы 22 мең экспонат исәпләнә. Аларның 90 проценты Гарифҗан Галиевнең укучыларыннан килгән. Музей белән аның директоры турында аерым сөйләргә күнекмәгән булсак та, бу юлы Гарифҗан Галиев турында гына сөйләшергә биргән вәгъдәбездән чыкмыйк. Гарифҗан абый шушы көннәрдә үзенең 92 яшен тутыра. Ул бүген бер ялгыз тора. Тормыш иптәше Әлфия ханымның бакыйлыкка күчкәненә – 19 ел.   – Социаль яклау бүлегеннән миңа караучы куелган, шулай да мин үз көемә яшәргә күнеккәнмен. Иртән өченче яртыда ук торам, аш пешерергә куям. Көн саен 15 минут физкультура ясау – минем өчен закон. Иртәнге җиде тулганчы, мин инде эштә булам, – ди ул. Олы яшьтә булса да аның хәтеренә хәйран каласын. Ул бүген дә китаплар, газета-журналлар укый, бөтен вакыйгаларга аек акыл белән фикерләп үз бәясен бирә. Аның кебекләр белән очрашырга ашыгыйк...
Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА

--- | 01.04.2019

Тинчурин театры Самарада "Эх, алмагачлары!"спектаклен тәкъдим итте (ФОТО)

$
0
0
01.04.2019 Мәдәният
31 нче март К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Самара өлкәсендә яшәүче тамашачыларыбызга "Эх, алмагачлары!" спектаклен тәкъдим итте. "Ак калфак" оешмасы белән җылы очрашу да булып узды.

Оешманың рәисе Разия ханым Әюпова барлык тамашачылар исеменнән, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә татар телендә спектакль алып килгәнгә, театр коллективына зур рәхмәтен җиткерде. 


---

--- | 01.04.2019

Казанда заманча татар мәдәнияте турында лекцияләр була

$
0
0
01.04.2019 Мәдәният
«Ачык университет» белем бирү платформасы 4 апрельдә заманча татар мәдәниятенә багышланган яңа курс лекцияләрен башлап җибәрәчәк. Бу хакта проектның оештыручысы «Акыл фабрикасы» гамәли белем бирү мәктәбе үзенең социаль челтәр сәхифәсендә хәбәр итә.
Лекцияләрдә татар музыкасы, кино, бию, әдәбият, архитектура һәм театр өлкәләрендәге үсеш-үзгәрешләр һәм хәрәкәтләр турында сөйләнәчәк. Лекторлар исемлегендә — шагыйрь Йолдыз Миңнуллина, театр белгече Нияз Игъламов, биюче Нурбәк Батулла, әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов, музыкант Рәдиф Кашапов һәм башкалар.   Дәресләр бер ай дәвамында атнага ике тапкыр пәнҗешәмбе (19.00 — 20.30) һәм шимбә (13.00 — 16.00) Заманча сәнгать галереясендә (Карл Маркс урамы, 57) узачак. Бу курс журналистларга, сәнгать белгечләренә, укытучыларга, студентларга һәм мәдәният хезмәткәрләренә кызык булачак, дип яза проектның оештыручылары.   Катнашырга теләүчеләргә 30 мартка кадәр гаризаларны онлайн тапшырырга кирәк.   Әлеге курс — «Ачык университет»ның икенче проекты. Моңа кадәр февральдә университет урта гасыр тарихына багышланган лекцияләр ачып җибәрде. Апрель аенда курсны тәмамлаучылар дәүләт тарафыннан расланган таныклыклар алачаклар. Татар-информ
---

--- | 21.03.2019

Камал театрының "Март ае тамашачысы"исеме билгеле

$
0
0
01.04.2019 Мәдәният
1 сентябрьдә Камал театры "Ай тамашачысы" конкурсын игълан иткән иде. Ул сезон ахырына кадәр дәвам итәчәк. Акция шартлары буенча театр сайты kamalteatr.ru аша максималь суммага билет сатып алган тамашачы, бөтен алган билетларының 20%ы күләмендә кешбэкка ия була. Жиңүче һәр айның соңгы көнендә билгеләнә.
Шулай итеп, сайт аша спектакльләргә иң күп билет алган март тамашачысы - Альбина Тимирбулатова. Ул барысы 27 000 сумга билетлар алган.   "Чын күңелдән котлыйбыз! Тиздән Сезнең белән элемтәгә керербез!" дип хәбәр ителә театр сайтында.
---

--- | 01.04.2019

Кариев театры актерлары дәрәҗәле бүләк алды (ФОТО)

$
0
0
01.04.2019 Мәдәният
Кариев театры актерлары, Татарстанның атказанган артистлары Фәнис Кәлимуллин һәм Гөлнара Абитова дәрәҗәле дәүләт бүләгенә лаек булды.

Алар Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Чын күңелдән котлыйбыз!


---

--- | 01.04.2019

Йолдызлар аллеясеннән Хәния Фәрхи истәлегенә куелган йолдызны умырып алганнар?

$
0
0
01.04.2019 Шоу-бизнес
Казанның Бауман урамындагы Йолдызлар аллеясеннән билгесез кешеләр татар эстрадасы йолдызы Хәния Фәрхи истәлегенә куелган йолдызны умырып алганнар. Бу мәгълүмат «ВКазани Поймут» социаль төркемендә барлыкка килде.
Гаепле әлегә табылмаган.   Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2017 елда Йолдызлар аллеясыннан Әлфия Авзалова һәм Мөнирә Булатова исемнәре белән йолдызлар юкка чыккан иде.   Исегезгә төшерәбез, 2017 елның 27 июлендә Хәния Фәрхи йөрәк өянәгеннән 57 яшендә вафат була.
---

--- | 30.03.2019

Тәнгә бизәк төшерү гөнаһмы?

$
0
0
01.04.2019 Дин
Кемнең матуррак, яшьрәк күренәсе килми икән? Юктыр андый кеше. Дөрес, яшь чагын оныткан кайбер әбиләребезнең, хәзер хатын-кызлар артык нык бизәнә, сөрмә тартсаң, кершән яксаң җитә бит инде, дип сукранганын ишетергә туры килә. Ә кай­берләре үзләре дә кимен куймый: чәч буяп, парик киеп йөри. Кына белән тәнен бизәүчеләр арасында өлкәннәр дә очрый.
Ислам дине күзлегеннән ир-егетләрнең алтын балдак, алтын муенса киюләре ничек бәяләнә? Яшьләр арасында тәнгә бизәк, татуировка төшерү киң таралды. Кызларның борынга алка киеп йөрүе, тырнакларына әллә нинди сурәтләр төшерүен ничек аң­лар­га? Әлеге сораулар бе­лән башкалабыздагы Әмәт бис­тә­се имам-хатыйбы, ТР Диния нәза­рә­тенең Голәмәләр шурасы әгъ­засы Равил хәзрәт Бикбаевка мө­рәҗәгать иттек.   – Сөйгән ярына, хәләленә матур булып күренәсе килә икән, хатын-кыз өчен бизәнү – табигый хәл. Инде башкалардан калыш­мас­ка яки, киресенчә, аерылып торырга теләп бизәнә икән, чик-чама югалырга мөмкин. Әйтик, намаз укучы кеше тырнагын буяса, тәһарәткә зыян китерә. Гадәти лаклар белән буяп намаз укырга ярамый. Шулай да намаз укымый торган көннәрендә, иренә матур булып күренү өчен, хатын-кыз тырнакларын буйый ала. Инде намаз укый торган көннәре җит­сә, тырнакларын лактан арындырырга, чистартырга тиеш. Тәһа­рәтнең өч шарты бар. Шуларның берсе – юыла торган әгъзалар арасында су үткәрми торган буяу, камыр, җилем кебек нәрсәләр булмаска тиеш. Андый очракта тәһарәт дөрес булмый.   Хатын-кызлар гына түгел, кайбер ир-атлар да чәчен буйый (мыегын каралтучылар да бар). Кына яки чәч буяулары белән буяла икән, моның тәһарәткә, госелгә зыяны юк. Алар су үткәрмәүче әйбер булып саналмый, фәкать чәчнең төсен генә үзгәртә. Дөрес, чәч буяганда, ир-атка кап-кара төсне кулланмаска киңәш ителә.   Инде тәнгә бизәк төшерүгә кил­гәндә, кынаны файдаланырга ярый. Тик ул бизәкләр чит ир­ләргә күренә торган төштә, әйтик, муенда, беләзектә булмаска тиеш. Һәрхәлдә хатын-кыз аны башкаларга күрсәтеп йөрмәсә, бу хәл рөхсәт ителә. Бүтәннәрнең игътибарын җәлеп итү, күзен төшерү нәрсәгә кирәк? Инде үз хәләл җефетең өчен булса, кайсы төшкә дә  ярый. Билгеле, кына белән ясалырга, юып бетерә торган булырга тиеш. Энә белән кадап ясый торган бизәкләр, татуировкалар һич тә ярамый.   Безгә парик киюгә кагылышлы сораулар белән дә еш мөрәҗәгать итәләр. Сер түгел, парик киюче хатын-кызлар гына түгел, ир-егетләр дә бар. Безнең Әбү-Хәнифә мәзһәбе буенча чын чәчтән, кеше чәченнән ясалмаса, парик кию рөхсәт ителә дип беләм. Инде кеше чәченнән ясалган һәм чәчне озын итеп күрсәтә икән, ярамый дип әйтәләр. Ясалма чәчтән ясалган париклар да бар бит.   Алка элек-электән хатын-кызларыбыз яратып кия торган бизәнү әйберсе санала. Чыннан да, хәзер кайбер туташларның борынга алка, боҗра кидереп куйганнары да очрый. Борынга алка кидерү мәсьәләсе җирле горефкә бәйле. Мондый күренеш бездә булмаган, таралмаган. Борынга, кендеккә алка кую бездә матурлык билгесе булып саналмый. Һиндстанны алсак, мондый хәл – анда матурлык билгесе. Анда кендеккә дә, борынга да куялар. Бездә бу гамәл рөхсәт ителми. Кешенең тәнен тишәргә ярамый. Бездә колак яфрагына гына алка тагарга мөмкин.   Инде безнең җирлектә ир-атлар арасында киң таралган алтын балдак, алтын муенса кию турында аерым әйтәсем килә. Мөхәммәд пәйгамбәребез, алтын балдак кию хатын кызларга хәләл, ир-атларга ярамый, дип әйткән. Шуңа күрә ир кешеләргә алтын балдак, алтын муенса кию ярамый. Алтын хатын-кыз өчен зиннәтләү чарасы санала. Пәй­гам­бәребез ир-атларга алтын киюне тыйган. Хәдисләрдә: “Рә­сүлал­лаһ үлгәнчегә кадәр тик көмеш йөзек кенә киде”, – дип әйтелә. Пәйгамбәребезнең йө­зекне уң кулына да, сул кулына да кигәне билгеле.   Сөннәт буенча йөзекне атсыз яки чәнчә бармакка кию кирәк диләр. Язулы йөзекне бәдрәфкә кергәндә сул кулдан уң кулга күчерү мөстәхәб, хуплана торган эштер. Бәйрәм вакытында йөзек кию яхшы күрелә. Мактану ниятеннән кисәң, билгеле, хәрам.   Борынгы китапларда бу уңай­дан болай бәян ителә. “Ногман бине Бәшир Рәсүлаллаһ янына килә. Кулында алтын йөзек була. Рәсүлаллаһ аңардан: “Җәннәт­кә кермәс борын, ник җәннәт би­зәген кидең?” – дип сорый. Шуннан соң Ногман тимер йөзек кия башлый. Пәйгамбәребез бу хәлне күргәч: “Ник җәһәннәм киемен киясең?” – дип сорау бирә. Моннан соң ул җиз йөзек кия башлый. Аллаһ илчесе моны күргән­нән соң: “Йөзек кияргә теләсәң, кө­мешне ки, авырлыгы бер мыскалдан артмасын”, – дип киңәш итә.   Хәдис китапларында ир-атларга ялгыз көмеш йөзекнең – хәләл, алтын, тимер, сары җиздән ясалган йөзекләрнең хәрам булуы әйтелгән, – дип сөйләде безгә хәзрәт.
Рәшит МИНҺАҖ

--- | 01.04.2019
Viewing all 38225 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>