Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live

Яман шеш белән авыручы Айгөл Фазыйлова рәхмәт әйтә

$
0
0
01.04.2019 Җәмгыять
Казанда яшәүче 31 яшьлек Айгөл Фазыйлова яман шешнең 4нче стадиясе белән авырый. Соңгы арада аңа матди ярдәм итүче кешеләр бик күп булган. Аның банк картасына бөтен Россиядән 500, 1000, 1500 сумлап акча күчергәннәр. Айгөл социаль челтәрдәге сәхифәсендә бөтен кешегә рәхмәт әйтте.
"Ярдәмегез өчен, игътибарыгыз өчен рәхмәт", - дип язган ул.   Март азагында Айгөлгә Казанда тагын бер операция ясадылар. Ул уңышлы узган. 27 мартта Айгөл операциянең яхшы узуын хәбәр итте. Ул үзен яхшы хис итә. Айгөл сүзләренчә, матди ярдәм җыю оештырылмаган.   "Матди ярдәм җыю юк. Мин кешеләргә рәхмәт әйтеп яздым. Операциядән соң, алар үзләре миңа акча салды. Бу Татарстан кешеләре генә түгел, монда Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибриск кешеләре дә бар. Мин бушлай дәваланам. Кайсыбер даруларны һәм уколларны гына ай саен сатып алам. Үзем нормада хис итәм, сулыш алуы гына кыенрак", - дип сөйләде Айгөл "Татар-информ" хәбәрчесенә.   Айгөлдә яман шешне 2014 елда Нурлатта яшәгәндә табалар. Ул алты яшьлек улы Әмирне тәрбиягә алырдай гаилә эзләп Андрей Малахов тапшыруына барган иде. Айгөл Фазыйлованың улын тәрбиягә алырга теләүче гаиләләр табылган, дип хәбәр иткән идек  
---

--- | 01.04.2019

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов Мәскәүне яулады (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
01.04.2019 Шоу-бизнес
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов Мәскәүне дер селкетеп, илнең төп сәхнәсендә татар моңын яңгыратты. Мәскәү Кремле концертлар сараенда җырчыларның 15 еллык юбилей концерты зур уңыш казанды. Ходайдан бирелгән талант, профессиональлек, зур тырышлык, олы хезмәт, нык ихтыяр көче, яшьлек дәрт-дәрманы, гүзәллек, әле тагын безнең күзгә күренмичә пәрдә артында калган кыенлыклары... Җырчыларның яңа үрләр яулавына сөенеп торган тамашачы, аларның бу көнгә нинди зур тырышлык, талант белән килгәннәрен үзе дә күреп-белеп тора.
"Шулкадәр ерак кебек иде бу көн... Һәм, ниһаять! Әлбәттә, борчылабыз, һәм шул ук вакытта шатлыгыбызның чиге юк. Бүгенге көн безнең иҗат биографиясендә тарихи вакыйга булып калачак. Сезнең дә, хөрмәтле тамашачылар, күңелегезгә хуш килер дип ышанабыз. Без бергә! Һәм бу иң мөһиме! Хәерле сәгатьтә!" дип язган Гүзәл Уразова концерт алдыннан инстаграм битендә.            Посмотреть эту публикацию в Instagram                  

Казанлыларны кызыклы җәй көтә

$
0
0
02.04.2019 Җәмгыять
Дүртенче майда Казан парклары һәм скверларында шәһәр халкы һәм килгән кунаклар, туристлар өчен җәйге программа старт ала. Быелгы программа шәһәрлеләрнең сораулары һәм теләкләрен истә тотып төзелгән, дип яза Казан мэриясе сайты.
Май башында Горки-Әмәт урманында Казан өчен уникаль булган проект – яшелчә бакчасы барлыкка киләчәк. Узган елгыдан ул шактыйга зуррак булыр дип көтелә. «Дом» экоүзәгендә һәм яшелчә бакчасы территориясендә бакчачылык темасына лекцияләр, мастер-класслар, экосукмак буйлап экскурсияләр оештырыла. Яшьләр төнге кичәләрдә күңел ачачак. Быелгы җәйдә барбекю фестивале дә оештырырга ниятлиләр.   Черек күлдә инструменталь музыка концертларын, «Ак чәчәкләр» бульварында заманча татар музыкасы концертын, заманча бию проектларын да күреп булачак. Шунда ук бию дәресләре дә бирелә.   Кабан күлендә исә быел йөзә торган сәхнә барлыкка киләчәк. Күл ярында спорт белән шөгыльләнергә, кинолар карарга мөмкинлекләр була. Июль аенда шәһәрлеләрне каһвә фестиваленә чакыралар.   «Крылья Советов» паркы быел үзенең 80 еллыгын билгеләп үтә. Анда да юбилей уңаеннан кызыклы чаралар үтәчәк. «Дай лапу» фестивале дә үзенчәлекле булачак, анда приютта булган этләрне теләүчеләр өйләренә алып китә ала. Бәйрәмгә кинологлар, ветеринарлар да чакырыла. Алар лекцияләр укыячак, мастер-класслар күрсәтәчәк.   Июль аенда Горький паркында икенче тапкыр туңдырма фестивале оештырыла. Аны киләчәктә һәр елны үткәрергә уйлыйлар.   Көннәр җылытуга, Казан халкы "Яшел фитнес" хәрәкәтенә кушыла ала. WorldSkills чемпионаты узган көннәрдә Горький паркында, Горкий-Әмәт урманында, Кабан күле яр буенда төрле тематик чаралар уза, шунда ук кечкенә остаханәләр эшләячәк.
---

--- | 01.04.2019

Түзәргә дә, йөзәргә дә...

$
0
0
02.04.2019 Җәмгыять
Кемдер язны түземсезлек белән көтсә, кайберәүләр куркып тора. Узган елгы ташу халыкны уяу булырга өйрәтте. Кайбыч, Апас, Яшел Үзән районнарында яшәүчеләр алдан хәстәрен дә күрә башлаган инде. Татар­стан­ның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре, республика елгаларында суның максималь күләме нормада булыр дисә дә, уяулыкны югалтырга ярамый дип кисәтә.
Быел Гөбнә һәм Кече Чир­мешән елгаларында су күп икән. Бу елгалар Кайбыч, Яшел Үзән, Яңа Чиш­мә, Чис­тай, Аксубай, Алексеевск, Әл­ки һәм Нурлат районнары терри­тория­сеннән уза.   Былтыр Апас райо­нының Зур Күккүз авылында гомер итүче Гөлшәһидә апа Гыйз­зәтуллина хуҗалы­гын су басып, шактый зыян килгән.  – Суның күтәрел­ми­чә калганы юк әле. Элек-электән авыл­ның бер башыннан икен­че­сенә көймә белән йөри идек. Язны котым очып көтеп торам. Күр­мәгәнне күрәбез, су эчендә йөзәбез. Кар әкренләп эри башлауга, мин дә вак-төяк әйберләрне җый­нап куйдым. Казанда яшәүче улларым, кайтып, узган атнада ашлыкларны өскәрәк кү­тәреп куйдылар. Баздан бә­рәң­гене чыгардык инде. Аны да югары күтәрдек. Идән астындагы кышка дип әзер­лә­гән кайнатмаларны өйгә кертеп куйдык. Су банкага кер­ми бит. Малларны нишлә­тәсе булыр инде?! Узган ел күр­ше­ләргә керткән идек. Авыл җирлеге су юлларын да ачтырып куйды. Күңелгә бер дә су басар төсле килми үзе, – ди ул.   Узган ел Кайбыч районы Борындык авылындагы су басу хәлләре интернетны да бик озак шаулатты. Монда яшәү­челәргә МЧС хезмәт­кәрләре ярдәме дә кирәк булды хәтта.   – Март уртасында ук бө­тен әйберне ташып куйдык инде. Безнең якларда мо­ңар­чы су басу 1979 елда булган иде. Ул вакытта өйнең тә­рәзәләренә кадәр су керде. Былтыр исә тәрәзә астыннан иде. Кар яуган саен куркып тордым инде, – дип сөйли Борындыкта яшәүче 70 яшьлек Роза Саттарова. – Без дә базга бәрәңге салган идек. Анда 50-60 банка тозлы кыяр-по­ми­дор бар әле. Менә хәзер барысын да өскә күтәреп бетердек. Йорттагы җиһазлар­ны бернишләтеп булмый. Бәр­лә елгасы янәшәдә генә. Ташу урамга керүгә, өйдәге суны, утны сүн­дереп, чыгып  китә­без. Былтыр өч көн ке­шедә кундык. Га­дәттән тыш хәлләр министр­лыгы вәкил­ләре килеп булышты. Түбән урамда яшәгәч, өйне ел саен имини­ят­ләш­терәм. Узган ел 8 мең сум тү­ләгән идем, су баскач, 7 мең сум акча бирделәр. Ел саен болай азап­ланып йөр­мәс өчен, үзем акча түләр идем әле.   Яшел Үзән районының Та­тар Танае авылында яшәү­че Рабига апа Баһавиева да былтыр “рәхәтләнеп” язгы суда йөзә.   – Быел ташу каты булмас кебек. Елга артык артмады. Аннары кар күп яуса да, туң булмады бит. Кар, эреп, җир­гә сеңәр дип торам әле мин, – ди ул. –  Әмма йөрәк курка инде. Узган ел 10 апрельдә су басты. Авылда 36 ел яшәп, мондый хәлне күргән юк иде.Узган ел тавыкларның дүр­тесе батып үлгән иде. Аларны беркая да күчермәдек инде. Зур малларны да кешегә кертәсе булыр. Күрше-тирәгә рәхмәт. Безгә килгән авырлыкны алар да күтәрә. Йө­гереп, ярдәмгә киләләр. Су гына кермәсен, дип теләп торам. Узган ел идәнне алыштырттым. Яңа обойлар ябыштырган идек. Су басса, күпме хезмәт юкка чыгачак.   Мамадышта яшәүче­ләр­не дә элек су басып интектерә иде. Әмма аннан чыгу юлын тапканнар. Су кермәсен өчен, күперләрне ныгытып, юлларны күтәртеп салганнар. “Без­нең якларда елгалар күп булса да, су басмый үзе. Әмма ташуда бакчаларга кергән су июнь айларына кадәр кипми инде”, – ди Мәдинә апа.   Кичә су басу куркынычы зур булган районнарда бозларны шартлаттылар.  – Әлегә һава торышы безнең өчен уңай тора. Көн­дез җылы, кичкә суыта. Мондый вакытта су басу куркынычы кими. Көннәр җылы тор­са, су ташкынын көт тә тор. Шуңа күрә без алдан ук әзерләнергә булдык. Яшел Үзән һәм Кайбыч районы тер­­риторияләрендәге елгалардагы бозны Казан танк училищесы белгечләре шарт­латты. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкил­ләре вәзгыять­не контрольдә тота, – диде­ләр министрлыкта.   Ташу куркынычы булган вакытта нишләргә?   Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат бүлеге хезмәткәре Марат Рәхмәтуллин:   – Иң элек якын-тирә территорияне кардан чистартырга, суны агызу өчен канау казырга, суга киртә корырга кирәк. Бәйдәге этегезне дә ычкындырыгыз. Кош-кортны биек урынга кертеп бикләргә кирәк. Эрерәк хайваннарны алдан су керми торган җиргә урнаштырыгыз. Су йортларга якынлаша башласа, электр үткәргечләрне өзегез, баздан азык-төлекне чыгарыгыз. Документларны һәм кыйммәтле әйберләрне полиэтилен пакетка төреп, ышанычлы урынга яшерергә яки үзең белән алырга кирәк. Суда калсагыз, авыр киемнәрне һәм аяк киемен салып, берәр әйбергә тотынып, агым буенча йөзегез. Иң мөһиме – кулыгызда элемтәгә чыга алырлык телефон булсын! Ярдәм кирәк вакытта “112” номерына шалтыратыгыз.
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 02.04.2019

Татарстан Милли музее алтынчы тапкыр «Татарстан музейлар язы» акциясен уздыра

$
0
0
02.04.2019 Мәдәният
1 апрельдән 7 апрельгә кадәр Татарстанда «Татарстанны музейлар язы – 2019» VI Республика акциясе уза. Акция Татарстан музейлары ассоциациясе тарафыннан Татарстан Республикасы Милли музее инициативасы белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла. Быел акция ТАССРның 100 еллыгына, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек, WorldSkills эшче һөнәрләре елына, Россиядә Театр елына, шулай ук хәзерге заманның башка актуаль темаларына багышлана.
Акциянең һәр көне билгеле бер тема астында уза. Татарстан Республикасы Милли музеенда барлык кунакларны мавыктыргыч программа көтә: музейара күргәзмә проектлары, экскурсияләр, лекторийлар, иҗади очрашулар, квестлар, флешмоблар, мастер-класслар һәм башкалар уза.   Атна дәвамында музейга керү бушлай!   2 апрель:   «Театр яктылыкка, нурга илтә» – Россиядә Театр елына багышланган көн   10.00 – театральләштерелгән тамаша, музей дәресләре, квест-уеннар, шулай ук республиканың әйдәп баручы театр эшлеклеләре белән очрашулар   13.30 – “Иммерсив спектакль – нәрсә ул?   “Анна Каренина” иммерсив спектакль актерлары белән иҗади очрашу»   14.00 –“ Клiчу Вас на Победу”– Россия һәм Белоруссия халыклары бердәмлеге көненә багышланган Я. Купала музее күргәзмәсен тәкъдир итү   3 апрель   “Вакыт җепләре” – ТАССРның тарихына багышланган чаралар циклы   12.00 – «Мин – Россия гражданины! Мин – Татарстан баласы!» илнең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы   15.00 – "ТАССРның 100 еллыгына 100 исем» - проектны тантаналы тәкъдим итү һәм «Фәйзулла Туишев: виртуоз-гармунчы" күргәзмәсен ачу   4 апрель   “Мин хәтерлим, мин горурланам!” – 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 елыгын бәйрәм итүгә әзерлек көне   11.00 – “Җиңү юллары”- пресс-тур   14.00 – “Безнең геройлар” - түгәрәк өстәл утырышы.   Оештыручы – Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе   15.00 – “Солдатларның кайчан җырлый...” – музыкаль программа   5 апрель – “Музейның туган көне”   10.00 – халык сәнгать һөнәрләре осталары ярминкәсе   11.00 – “Язгы вернисаж”– концерт программасы   13.00 – “Ел фасыллары”.   “Ренессанс" камера оркестрыннан музыкаль программа»   14.00 – “Экпонатлар парады” - традицион «Бүләк итү көннәре» акциясен тантаналы ябу   15.00 – бәйрәм табыны   6 апрель   “Без дөньяда, дуслыкта яшиячәкбез!” – төп халыкларның Халыкара телләре елына багышланган   12.00 – “Дулкынландыргыч күргәзмә” – декоратив күселәр күргәзмәсе   12.00 – “Идел буе чишмәләре” әйлән-бәйлән уены   13.00 – «Без дөньяда, дуслыкта яшәячәкбез!» - Татарстан Халыклары дуслыгы йорты концерт программасы   14.00 – “Язгы тамчы” музыка мәктәбендә укучы балалар концерты
7 апрель   “Кеше хезмәт өчен туган” – Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елына багышланган чаралар   12.00 – “Зәркән сәнгате традицияләре” - театр элементлары белән тематик экскурсия   13.00 – “Операның серле дөньясы” вокаль музыка концерты   13.00 – " Криво-лукаво полю ныряло» - квест-сәяхәт   14.00 – “Останың зәркән эшләре” – XVIII гасыр ахыры-XX гасыр башындагы уникаль татар бизәкләре турында лекция   15.00 – “Татар бизәкләре” – мастер-класс   Барлык күргәзмәләр һәм Татарстан Республикасы Милли музее экспозицияләре, балалар интерактив мәйданчыгы, музей сувенир лавкасы эшли.   Белешмәләр өчен телефон: +7(843) 292-89-84  
---

--- | 02.04.2019

"Кисәктән ишелеп төшкән бәхетне күтәрә алмады..."

$
0
0
02.04.2019 Язмыш
– Пенсиягә чыксам, бер көн дә эшләмәячәкмен. – Харис бу сүзләрне җае чыккан саен кабатлый. Ун ел элек әйтә башлаган иде бугай инде. Директордан шелтә ишетсә дә, хезмәттәшләре белән сүзгә килешсә дә, хатыны акча азлыгыннан зарланса да (эшләп торганда җитмиме – менә туктагач күрерсең, янәсе) шуны исенә төшерә.
Сүзендә торды. Алтмышы тулган көнне үк директорга гариза тотып керде. Алдан ук әйтеп куйды: “Үгетләмәгез дә, нитмәгез дә”, – диде. Эшкә теләп йөрсәң генә ярый бит ул. Ә Харис гомере буе әнисенә үпкәләп яшәде: “Үзем теләгән вузга бирмәде ул мине”, – диде.  Гариза язган көнне иргә канатлар чыккан кебек булды. Иртәгәдән үзенчә яши башлаячак ул. Теләсә – балыкка, теләсә – ауга барыр. Дус-ишләренә кунакка йөрер – тегендә-монда дәшеп кенә торалар. Өйдә хатынын саклап ятмас бит инде. Болай да соңгы вакытта теңкәгә тия башлады, әле тегесе ярамый, әле монысы килешми. Икәүләшеп бер фатирда көннәр буе ятсаң, акылдан язарсың. Хәер... Болай да икесе ике күләгә кебек яши. Яратышып өйләнештеләр микән яшь чагында? Булгандыр инде, яратышмасалар, бу гомер бергә булмаслар иде.  Әмма... Әмма...    Син бер төрле планлаштырасың, ә тормыш үзенекен китереп куя, берәүдән дә сорап тормый.  Кайтышына ишек төбендә Харисны күрше хатыны көтеп тора иде.  – Син... ишетеп кайттыңмы? Хәбәр итә алдылармы? Телефоныңны таба алмый йөрделәр.  – Ә?!  – Юкмени? Саҗидәне “скорый” алып китте бит. Тик торганда аяк-куллары эшләмәс булды. Сизгән шикелле, йомыш белән сезгә кергән чагым иде.  Харисның башы әйләнеп китте. Теле аңкавына ябышты. Каушады. Кесә телефоныннан балаларының номерын җыярга тотынды.    Ун ел буе көткән “яңа тормышы” мәхшәрдән башланды. Саҗидә хастаханәдән инвалид коляскасында чыкты. Чит шәһәрдә яшәгән балалары баштарак чиратлашып карашты, аннары бөтен мәшәкатьне әтиләренә аудардылар.  – Ярый әле, пенсиягә чыгып өлгердең, – диделәр.  Харис язмышына буйсынды – нишләмәк кирәк! Нинди булса да, гомер иткән хатыны бит ул аның. Ашату-эчертүләренә, асларын-өсләрен җыештыруларына түзә, менә урамга алып чыгулары кыен. Чыкмасаң, күршеләрдән яхшы түгел, гаепләргә генә торалар.  Әле кайчан гына “ялт” итеп торган ир биреште. Картаеп китте, йөзендә яшәү дәрте сүнде. Кайчанга хәтле барыр мондый мәгънәсез тормыш? Бер Ходай үзе генә белә.  Бер көнне хатынының коляскасын этеп, ял паркына хәтле барды. Хәл җыярга дип, бер эскәмиягә чүмәште. Монда чыр-чу, ыгы-зыгы – чын тормыш кайный. Харис тамаша кылып йөрүчеләрне күңелсез генә күзәтеп утырды. Күңелендә чарасызлыктан башка берни юк, тоташ бушлык. Эшкә йөргән көннәрен сагынып искә ала хәзер.  Янәшәсенә илле яшьләр чамасындагы мөлаем гына бер хатын килеп утырды. Кечкенә генә этен ияртеп чыккан, анысы шул тирәдә чабып йөри. Саҗидәгә шөгыль булды, этнең кыланмышларын күзәтә.  – Күптән чирлисезме? – дип, хатын үзе сүз башлады, Харисның исәбендә юк иде.  – Күптә-ән... Икенче ел китте инде.  Хатын аларга кызганып карады. Әллә Харисны, әллә Саҗидәне жәлләде.  – Массажист мин. Табиб белән киңәшегез дә, яраса, башлап карыйк мәллә дим... Кайберәүләр массаждан күп файда күрә.  Харис уйланып алды. Акча кирәктер инде моңа. Күпме сорар икән? Файдасы тисә ярый ла... Табиб белән генә түгел, балалар белән дә киңәшергә кирәк.  Иртәгә тагын шушы урында очрашырга сүз куешып аерылыштылар. Балаларга шалтыраткач, алары бертавыштан хуплады.    – Ятып калганчы, атып калырга кирәк, әти, акчасын үзебез бирербез, – диештеләр.  Нурия (массажистның исеме шулай иде) икенче көнне үк этен ияртеп кереп җитте. Анысы Саҗидәнең күңелен ачып торырга ярап куйды. Нурия бик тырышып, бөтен шартын китереп эшләде. Атна-ун көн дигәндә Саҗидәдә уңай үзгәрешләр сизелә башлагандай булды.  Шул вакыт эчендә ул үзгәрешләр Харис күңелендә дә уйнаклады. Нурия белән танышканнан бирле ир үзендә яшәү яме уяна барганын сизде. Массаждан соң бергә ашап-эчтеләр, күңелле итеп сөйләшеп утырдылар. Нурия акыллы, сабыр, сүзләрен уйлап кына әйтә. Бер кергәнендә идәннәрен юып чыгарды. Икенчесендә үзенең “фирменный” пылавын пешереп сыйлады. Кайда йөргәндер ул моңа кадәр? Ах, алданрак очраткан булса аны Харис!  Нурия ялгызы яши икән, бала-чагасы да юк, бар юанычы – эте Арчи. Бераздан аны Саҗидәгә иптәшкә калдыра башладылар, үзләре озак-озак йөреп керделәр. Арчи башта көйсезләнде, бераздан ияләште, Саҗидәнең аяклары янында черем итеп тә алгалады.  Бер көнне Харис ял паркына, гадәттә өчәүләшеп очраша торган эскәмия янына ялгызы гына килде. Бик дулкынланган кебек күренсә дә, йөзе якты, күңеле күтәренке иде.  – Балаларга әйттем, әниегез сезнеке дә, минем дә яшәп каласым килә дидем. Ризалашмый кая барсыннар! Аларга да тиеш бит ул. Яңарак кына, күтәренеп, кыз килеп төште. Әллә үзем белән алып китим микән әнине, дип тә сөйләнә. Карасын инде үзе. Әлегә эшне кабаттан чиратка салдылар.  Нурия тыенкы гына елмайды.  Берәр атна матур гына очрашып йөрделәр. Аннары Харис күңелендәгесен әйтте:  – Гомер выжылдап узып бара. Вакытны әрәм үткәрмик, бергә булыйк, – диде.    Нурия бу сүзләрне көтеп кенә торган, ахры, икеләнми риза булды.  – Әйдә, Арчины хатыныңа калдырыйк, бик ияләште ул аңа, – диде.  Эт Саҗидәгә ияләшкәнме, әллә Саҗидә эткәме? Харис анысын аңлап маташмады. Иптәшкә Арчи буламы, Харисмы – хатынына барыбердер инде аның.  Харис этне өенә үзе генә күтәреп алып кереп китте – Саҗидә янына Нурия кабат кереп йөрмәсә дә ярый, чирле булса да, күңеле сизенә бугай аның.  Үз урынына Арчины калдырып, Харис кичен туп-туры чәчәк кибетенә юл тотты. Акчасын жәлләмәде – зур, матур букет ясатты. Нурия фатирына шат елмаеп, дәртле хәрәкәтләр белән килеп керде. Яшь егет диярсең – йөрәге ашкынулы тибә, йөзенә нур иңгән иде.  Әмма... Әмма...  Букетны сузарга өлгерде, ә Нурия алып өлгермәде – әзмәвердәй ир капыл гына дөбердәп идәнгә авып төште – башы купшы чәчәкләр астында калды. Хатын, аһылдап, аның каршына чүгәләде...  Яратмаган эшендә тиешле вакытка кадәр түзде Харис. Гаиләсенә килгән олы борчуга да чыдады. Ә кисәктән ишелеп төшкән бәхетне күтәрә алмады...  
Ләлә САБИРОВА

--- | 02.04.2019

Татарстанның иң зур ришвәтчесе Кукмара китапханәсендә эшлиме?

$
0
0
02.04.2019 Җәмгыять
Татарстанның төньягында, Кукмарада урнашкан Янил авылы бөтен илгә яңгырады. Район газетасы ярдәмендә авыл китапханәсе мөдире Гөлнур Галимуллина республиканың баш ришвәтчесенә әверелгән.
Аның бөтен гаебе — ул китапханәгә йөрмәгән авылдашларына формулярлар тутырган.   Өстәвенә, түрәләр үзләре әлеге язулар берни бирмәвен таный, китапханәчеләр оклад буенча эшли.   Депутат Рафил Ногманов фикеренчә, Гөлнур Галимуллина моны китапханә ябылмас өчен эшләгән.   Гөлнур Галимуллина бу вазыйфада 15 ел эшли. Ул китапханәдә курчак театрын оештыручы һәм шуңа грант та откан. Әмма хәзер дәрт югалган.   «Бу хакта ишеткәч, мин шок хәлендә калдым. Бу күптән булган хәл, суд, җинаять эше булмады», — дип сөйли китапханәче.
---

--- | 02.04.2019

Татарстанда 17 яшьлек яшүсмер югалган

$
0
0
02.04.2019 Хәвеф-хәтәр
Әлмәттә югалган яшүсмерне эзлиләр. 17 яшьлек Ясмин Абдуллин 30 март көнне өеннән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган.
"Әлмәт таңнары" язуынча, егетнең буе 187 см, ябыграк гәүдәле. Өстендә кара төстәге пәлтә, аягында караңгы зәңгәр джинсы чалбар һәм караңгы төстәге аяк киеме булган.   Яшүсмер турында берәр мәгълүматка ия булган очракта 112 яки 8 (800) 700-54-52 телефоны буенча хәбәр итүегез сорала.  
---

--- | 02.04.2019

Хәния Фәрхинең "йолдызы"белән булган сәер хәл ачыкланган

$
0
0
02.04.2019 Шоу-бизнес
Казанның Бауман урамында урнашкан "Йолдызлар аллеясы"нда Хәния Фәрхинең йолдызы юкка чыккан. Хәтерләсәгез, 2017 елда аллеядан Әлфия авзалова һәм Мөнирә Булатоваларның йолдызлары юкка чыккан иде. Соңрак массакүләм магълумат чаралары Әлфия Авзалова йолдызының урланганын, ә җырчы Мөнирә Булатованың йолдызын кар чистарту машингасы сындырганын хәбәр иткән иделәр.
Ул йолдыз урыннары бераз буш торганнан соң кире кайтарылды.    Хәзер Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәния Фәрхинең йолдызын алганнар. Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе әйтүе буенча, ул реконструкция өчен генә алынган булган, һәм тиздән кире кайтарылачак.   
---

--- | 02.04.2019

"Бу тозсыз, “сәлам”гә көйләнгән радиоларны бүген мәктәп балалары да, яшьләр дә тыңламый"

$
0
0
02.04.2019 Җәмгыять
Гадәтем: иртән йокыдан торып, өстәл артына утырганчы радиодан берәр яхшы тапшыру яисә матур җыр тыңлап, эшкә күтәренке кәеф белән бару. Элегрәк “Татарстан” дәүләт радиосы, “Арча радиосы”ннан әйбәт тапшырулар, яхшы темалы сәхифәләр, ил-дөнья яңалыклары, моңлы, шәп җырлар бирәләр иде дип уйлап, радиоалгычны көйлим.
Колакка көйсез, мәгънәсез ниндидер җыр кебек мөгрәү, ыңгырашу яңгырап туктауга “җиде ноль ноль агентлары без”, “Иртәнге чәй” дип ике-өч алып баручы нидер сөйләргә тотыналар. Җитмәсә, бер-берсен бүлдерәләр, үзләре шырык-шырык көләләр. Нәрсә соң бу? Әллә студиядә ялгыш кына микрофоннарын тоташтырып, иртәнге чәйләрен эчеп утыралармы? Нинди агентлар килгән, тагын берәр нәрсә булганмы әллә дип шөбһәгә калам.   Еллар буе безнең халыкны агентлар, НКВД белән куркытып халыктан “стукачлар” ясадылар. Әллә дөньялар кирегә әйләнәме дип аңларга тырышып тыңлыйм. Шөкер, ул-бу юк икән, ниндидер тавык йомыркасы турында сөйләшәләр. Булмады бу, бу радиодан рәтле сүз, мәгънәле тапшыру ишетмәм ахры дип “Болгар радиосы” дулкынына көйлим. Менә сиңа мә – монда да ике ир-ат, бер хатын-кыз чырык-чырык көлә-көлә Американың бер артистын тикшерәләр. Кәефем төшеп, сүгенеп җибәреп, хатыным кисәтү ясап, плитәдәге кофены ташытты. Аның да кәефе төшә башлады ахры. Туктале, Арча радиосы бар бит, анда күңелне күтәрә белүчеләр бардыр. Үзем дә шушы радиода эшләгән, туры эфирлы радионы оештыруда башлап йөргәнлектән, якын шул күңелгә. Уф, булмады, ниндидер “Айныткыч”мы, “Уйнаткыч”мы, “Уяткыч”мы дип авылдан бер әбинең хәлен сорашалар, сәлам әйттерәләр. Алдан ук әби белән сөйләшеп куйганнардыр инде. Ә кайда район яңалыклары, халык ничек яши, кайда хәбәр, кешеләр турында язмалар, күңел күтәрә торган җыр? Кәефем бөтенләй беткәч “лач” итеп төкереп, урысның “Дорожное радио”сын тыңлый башладым.   Кайда татар моңы, кайда халкыбыз җыры, ник мәгънәле, тормышчан тапшырулар юк дип борчылучылар күбәйде. Татар моңын, өметен, ышанычын бетерүгә шундый тозсыз, “сәлам”гә көйләнгән радиолар да өлеш кертми микән дигән уйлар күңелне тырный.   Шундый сорау куясы килә: бу радиолар кемнәр өчен, нинди аудитория өчен оештырылды икән? Әлбәттә, туксанынчы елларда татар радиолары бик авырлык белән оешты. Ә нигә соң үзебезнең радиоларыбыз белән горурланмыйбыз, аларда эшләргә журналистлык, дикторлык таланты булганнарны алмыйбыз.   Татар радиоларын бүген мәктәп балалары да, яшьләр дә тыңламый. Чөнки аларның күбесе татарча белми. Шулай булгач, аудитория кемнәрнеке соң? Әлбәттә, утыз биш, кырык-илле яшьтәгеләрне һәм пенсионерларныкы! Татарстанда да, безнең Арча районындагы халыкның өчтән бер өлеше пенсионерлар икәнен белсәләр, бәлки, мондый шырдый-бырдый, вакыт уздыру өчен оештырылган эфир пычратулар булыр идеме икән? Бүген кеше, аның яшәеше, шөгыле турында, сәламәтлек, гаилә, бакчачылык, физкультура-спорт, файдалы киңәшләр, авыл, шәһәр тормышы, мәдәният, икътисад, төзелеш турында минем бер татар радиосыннан да ишеткәнем юк. Радиоларның күбесе халыкка файда китерсен, аны яшәүгә, хезмәткә дәртләндерсен, тормышын җиңеләйтсен өчен оештырылмаган.   Мин үзем Арча, Түбән Кама радиоларында эшләгәндә, “Татарстан” дәүләт радиостудиясендә практика үткән идем. Радио хезмәткәре Лена апа Шакирҗанова булачак журналистларга гел ярдәм итеп торды. Хәтта ул еллардагы атаклы диктор Эльс ага Гаделев тәҗрибәсен өйрәнеп, аның үзе белән берничә тапкыр туры эфирга да чыгарга туры килгән иде.   Ә бүген радиода эшләүчеләрне кем укыта, кем өйрәтә? Нигә тозсыз, мәгънәсез тапшырулар белән радио каналларын пычратучыларны эшләтергә? Компьютердагы җырларны тоташтырып утыру өчен әлләни акыл кирәкми. Безнең нинди көчле артистларыбыз, журналистларыбыз бар югыйсә! Яшәүгә өмет уятып, шатландырып, горурлыгыбызны уятсыннар иде алар. Күпмегә кадәр мескен булып яшәп була соң? Юлсыз, кыйбласыз татар радиолары телебездән, татарлыгыбыздан яздыра күрмәсеннәр иде, я, Раббым!    
Тәлгать КАВЫЙ, Арча

--- | 02.04.2019

Вагаповфест - 2019 конкурсы җиңүчеләре билгеле (ИСЕМЛЕК һәм ФОТОЛАР)

$
0
0
02.04.2019 Мәдәният
Рәшит Ваһапов исемендәге XV Халыкара татар җыры фестивале яшь башкаручылар конкурсы җиңүчеләре билгеле булды. Менә алар:
“АКАДЕМ ВОКАЛ” 1 урын: - Айзат Адылгәрәев (Октябрьский музыка көллияте, Башкортостан); - Камилә Шакирова (Октябрьский музыка көллияте, Башкортостан).   2 урын: - Алмас Сирусин (Уфа сәнгать институты, Башкортостан); - Нурзия Сабитова (Казан дәүләт консерваториясе, Татарстан).   3 урын: - Илһам Сираев (Уфа сәнгать институты, Башкортостан); - Миләүшә Миңнуллина (Казан музыка көллияте, Татарстан); - Юлиана Шәрәпова (Уфа сәнгать училищесы, Башкортостан); - Азат Кадыров (Уфа сәнгать училищесы, Башкортостан).   “ХАЛЫКЧАН БАШКАРУ” 1 урын: - Булат Закиров (Казан дәүләт консерваториясе, Татарстан); - Инсаф Бәдретдинов (Казан мәдәният институты, Татарстан); - Сөмбел Заһидуллина (Арча, Татарстан).   2 урын: - Ленар Шәймөхәммәтов (Октябрьский музыка көллияте, Башкортостан) - Алмас Хөсәенов (Татарстан Республикасының Дәүләт камера хоры); - Нәфисә Наҗарова (Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле).   3 урын: - Илсур Сабитов (Казан мәдәният институты, Татарстан); - Ленар Солтанов (Уфа сәнгать институты, Башкортостан); - Илназ Гималтдинов (Әлмәт драма театры, Татарстан); - Фәридә Шәйхетдинова (Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле); - Рузилә Бәдретдинова (Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте, Татарстан); - Әлфис Галиуллин (Казан мәдәният институты, Татарстан).   “ЭСТРАДА ЖЫРЫ” 1 урын – бирелмәде.   2 урын: - Эдуарда Марченко (Октябрьский музыка көллияте, Башкортостан); - Илмир Арсланов ( Казан мәдәният институты, Татарстан).   3 урын:  - Лилия Сәрвәрова (Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте, Татарстан); - Морат Гайсин (Ленин исемендәге мәдәният йорты, Казан, Татарстан); - Раушан Сөләйманов (Сибай музыка көллияте, Башкортостан); - Илдар Насыров (Казан мәдәният институты, Татарстан).   “ВОКАЛЬ АНСАМБЛЬ” 1 урын:  - “Караван” төркеме (Башкорт дәүләт филармониясе).   2 урын:  - “Җәннәт” ансамбле (Уфа сәнгать училищесы, Башкортостан).   3 урын:  - “Шатлык нуры” ансамбле (Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте, Татарстан).   “ИНСТРУМЕНТАЛЬ БАШКАРУ” 1 урын:  - Ильяс Шәрипов (Казан дәүләт консерваториясе, Татарстан)   2 урын: - Рамазан Гыйниятов (Казан дәүләт консерваториясе, Татарстан); - Кубызчылар ансамбле (Октябрьский музыка көллияте, Башкортостан).   3 урын:  - Илнур Галиев (Казан дәүләт консерваториясе, Татарстан); - Тальянчылар ансамбле (Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте, Татарстан).   Үзешчән сәнгать вәкилләре арасында
“Эстрада җыры” 1 урын:  - Ринат Салихҗанов (Краснокама район мәдәният йорты, Башкортостан); 3 урын: - Илдар Харисов (Казан).   Махсус призлар “Иң яшь катнашучы” - Рөстәм Егоров (Казан музыка көллияте, Татарстан)
“Рәшит Ваһапов репертуарын иң яхшы башкаручылар” - Булат Закиров (Казан дәүләт консерваториясе, Татарстан); - Инсаф Бәдретдинов (Казан мәдәният институты, Татарстан); - Алия Шамукова (Нефтекама дәүләт филармониясе, Башкортостан).   III турга узган барлык катнашучылар “Дипломант” исеменә лаек.                                                                                              
Александра ЖИВУШКИНА фотолары

--- | 02.04.2019

«ШАЯН ТВ»ны телевизор аша ничек карарга (ВИДЕО)

$
0
0
02.04.2019 Матбугат
Син инде аның турында ишеттең. Ул 12 ноябрь көнне, Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хәер-фатихасы белән ачылды. Ул – 24 сәгать эшләүче татар телендәге, дөньядагы беренче балалар каналы. Сүз кайсы канал турында барганны беләсеңме? Әйе! «ШАЯН ТВ» турында!

«ШАЯН ТВ» каналында балалар: җырлыйлар да, бииләр дә, спорт белән дә шөгыльләнәләр, тәм-томнар пешерәләр, тарихи эзләр буенча йөриләр, кызыклы шәхесләр белән танышалар, шигырьләр сөйли, көн саен яңа тәҗрибәләр ясыйлар, берсеннән-берсе матур мультфильмнар, тапшырулар карыйлар һәм аларда үзләре дә катнашалар.

Бу каналның күп кырлыгын сүз белән ишеткәнче, бер тапкыр күрүең мең тапкырга яхшырак. Син, аны күрүгә, меңләгән кеше төсле гашыйк булачаксың. «ШАЯН ТВ» барлык социаль челтәрләрдә дә бар: Инстаграм, «ВКонтакте», Ютубта. Әле алай гына да түгел, аның сайты да бар: shayantv.ru.   Ә телевизор аша ничек карарга дигән сорау борчыса, түбәндәге видеоязманы кара.


---

--- | 02.04.2019

Элвин Грей Гүзәл Уразованың концертында катнашканмы?

$
0
0
03.04.2019 Шоу-бизнес
Мәскәү Кремле сәхнәсендә Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның иҗади эшчәнлегенең 15 еллыгына багышланган концерт булды. Тамаша вакытында Гүзәл Уразова Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей белән бергәләп "Красивая, хороший" җырын башкарган. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итте.
"Концертта Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей катнашуы көтелмәгән хәл булды. Тамашачыларның күбесе яратып өлгергән "Красивая, хороший" җыры кабат аларның икесе башкаруында яңгырады", дип китерә әлеге хәбәрне Татар-информ.   Моңа кадәр Гүзәл Уразова белән Элвин Грей арасында "Красивая, хороший" җырына авторлык хокуклары буенча аңлашылмаучанлык килеп чыккан иде.  
---

--- | 03.04.2019

Тинчуринлылар Татарлар штабында очрашу үткәрде (ФОТО)

$
0
0
03.04.2019 Мәдәният
2 нче апрель, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы үзенең Мәскәүдәге гастрольләре башланыр алдыннан Татарлар штабында милләттәшләребез белән очрашты.

Әлеге җылы очрашуда милләт, тел, мәдәният кебек изге төшенчәләребез турында фикерләр алышынды.

"Директорыбыз Фәнис әфәнде Мөсәгыйтов исә театрыбызның торышы, яңалыклары белән уртаклашып узды. Милләттәшләребез тарафыннан әлеге күрешүдә яңгыраган матур теләк-фикерләр артистларыбызга хәер-фатиха булып, көч һәм дәрт өстәде!" диелә театр сайтында.

 


---

--- | 03.04.2019

"Петр Дранга шикелле сәхнәдә сикереп йөри алмыйм"

$
0
0
03.04.2019 Мәдәният
Безгә талант читтә танылса, йә булмаса, чит ил белгече югары бәя бирсә генә күренә. Баянчы, Татар дәүләт филармониясенең Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры солисты Айдар Вәлиев белән дә шулай булды. Танылган аккордеончы Ришар Гальяно Казанда концерт куйганда Айдар белән уйнап караганнан соң, бу егеттә егерме бармактыр, дип соклангач, Айдар Вәлиевкә игътибар артты. Гәрчә моңа кадәр дә Җир шарының яртысын урап кайткан һәм иң абруйлы сәхнәләрдә чыгыш ясаган баянчы булса да. Айдар Вәлиев әңгәмәдә музыка дөньясындагы проблемаларга үз карашын белдерде һәм танылу өчен нинди өч үзенчәлек кирәк булуын әйтте.
– Баян кулланышка күптән керсә дә, татар уен коралы тү­гел. Ләкин без аны үзебез­неке дип саныйбыз. Бу дө­ресме?   – Бу уен коралы вакыт белән бергә үзгәрә, камилләшә, шуңа күрә һәрбер халык аны үзенә яраклаштыра. Шул исәптән, без дә. Беренче уен кораллары исә Италиядә эшләнгән. Кастельфидардо шәһәрендә баян ясый торган фабрикалар бик күп, ләкин аларда баян дигән төшенчә юк. Анда клавишлы аккордеон һәм төймәле аккордеон ясыйлар. Без­нең баян, аңлашылганча, төймәле аккордеон була. Бу уен коралы Россиядә XVIII-XIX гасырларда ясала башлый. Тула каласында яшәүче музыкант Николай Белобородов беренче хроматик гармониканы (хромка) ясый, соңрак гармунчылар оркестрын оештыра. Сүз уңаеннан, без яраткан “тальян” атамасы да читтән кергән бит. Халык “итальян” дигән сүзне үзенә җайлаштырып әнә шулай кыскарткан. Ә Тулада, белгәнегезчә, хәзер дә гармуннар ясый торган фабрикалар бар. Әйткәнемчә, гармун бик күп мөмкинлекләр бирә, шуңа күрә аны һәрбер халык үзенә ярак­лаштырырга тырыша. Алай гына түгел, бик күп шәһәрләрнең үз гармуннары барлыкка килә. Мәсәлән, Самара гармуны бар, Саратов гармунын беләсез. Тү­бән Новгород осталары бу уен ко­ралына үзләренә хас үзен­чәлек өстәделәр. Казан гармуны да бар иде...   – Музыка уен кораллары фабрикасы белән без нәрсә югалттык?   – Фабриканың ябылуы зур югалту булды. Ул бит Татарстанга гына түгел, Казахстан, Әзәр­бай­җан, Дагыстанга да гармуннар ясый иде. Бүген баян алу зур проблемага әйләнде. Мин, мәсәлән, мәктәптә укыганда Кировта эш­ләнгән гармунда уйнадым. Ул вакытта итальян гармуннары юк иде. Тора-бара Кировта да фабрика ябылды. Тулада эш­ләнгән баяным да бар иде. Ләкин анда да әйбәт осталар олыгайган яисә вафат булган. Яшьләр исә әйбәт итеп ясый алмый икән. Кыскасы, бу баянда озак уйный алмадым. Мәскәүдә ике фабрика бар. Бер­сенең баяннары Төньяк Кореядә эшләнә, сыйфаты бик яхшы дип әйтмәс идем. Икенче проблема – шушы “Юпитер” баяннарының хакы. Әле күптән түгел генә дус­тыбызга бер миллион да ике йөз мең сумга баян сатып алып кайттык. Бу – музыкант өчен күтәрә алмый торган сумма.   – Элек тә бит баян бер сыер бәясе торган...
  – Советлар заманында “Юпитер” бер “Жигули” машинасы бәя­се тора иде. Ягъни 5 мең сум. Хәзер исә Мәскәү фабрикасы директоры әйтүенчә, әйбәт тавышлы баян 50 мең доллар тора. Безнеңчә 3 миллион ярым сум дигән сүз бу. Проблема акчада гына да түгел. Әйбәт осталар китеп бара, яшь алмаш әзерләү юк. Хикмәт менә нәрсәдә. Шуңа күрә профессиональләр шушы бәягә Италиядән баян алып кайтуны кулайрак күрә. Үзегез чагыштырыгыз: бездә 1 миллион 200 мең сумга сатып алсак, Италиядә ул 1 миллион 900 мең сум тора. Аерма зур да түгел, әмма гади кеше алырлык та түгел. Балам музыка мәктәбенә китсә, мин аңа баян алып бирә алмыйм. Андый бәягә үземә дә ала алмыйм. Ул кадәр акчам  булса, фатирлы булыр идем әле.   – Алайса нишләргә?   – Хөкүмәткә ярдәм сорап хат язабыз. Ләкин бу да хәл итү юлы түгел. Ярый, минем үтенечкә колак салдылар, бик зур рәхмәт. Ләкин бит миннән башка да талантлар бар. Алар нишли? Миңа калса, музыка уен коралларын ясаучы осталарны укыта башларга кирәк. Бездә бу эш бө­тен­ләй алып барылмый. Бүген Казанда баяннарны төзәтүче өч оста бар: музыка көллиятеннән Илдар Әхмәтшин, консервато­риядән Рәшит Шәйдуллин һәм Вячеслав Неклюдов. Гармун ясау­чыларны барласак, Башкортстаннан Казанга килеп төп­ләнгән Айрат Харисов һәм Дамир Хәми­дуллин. Әлеге дә баягы алардан соң алмашка кем килер? Бу сорауга җавап юк. Наил Сәгъ­диев өч кечкенә гармун ясату өчен оста таба алмыйча изаланды. Ахыр чиктә, Мәскәү ти­рә­сен­дә тапты бугай. Бик кызганыч хәл­ләр инде болар.   – Музыкантның уен коралы сатып алырга хәленнән килмәве дә кызганыч...   – Мәсәлән, мин мәктәптә эшлим һәм 12 мең сум хезмәт хакы алам. Үзегез уйлап карагыз, бу хезмәт хакы белән мин ничек баян сатып алыйм? Гомер буе эш­ләсәм дә, ул акчаны җыя алмыйм. Шуңа хөкүмәткә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры ки­лә. Биш ел элек шул рәвешле Пре­зидент Рөстәм Миңнеханов Ита­лиядә эшләнгән баян бүләк итте. Концертлар графигым бик зур. Бу уен коралына йогынты ясамый калмый. Менә бу баян биш елга чыдады. Хәзер инде яңасы кирәк. Янә хат яздым. Ярдәм булыр дип өметләнәм.   – Баянның мөмкинлекләре зурмы?   – Хәзерге баян белән совет заманында эшләнгәнен чагыштырып булмый. Хәзергесен диапазон җәһәтеннән рояль белән тәңгәлләштереп була. Ә инде бө­тен мөмкинлекләрен дә файдалансак, орган белән чагышты­рыр­га мөмкин. Димәк, без орган өчен язылган музыканы, әйтик, Иоганн Бах, Макс Регер әсәр­ләрен уйный алабыз. Шулай ук классик әсәрләрне дә башкарып була.   – Танылган баянчы Айдар Гайнуллин, музыкантлар күп, шуңа күрә үз тамашачыңны яу­лар өчен билгеле бер манер булдырырга кирәк, дигән иде. Синең чыгышларның үзен­чәлеге нидә?   – Үз стилең техникада, фразеровкада, уйнауның сыйфатында чагыла. Аннан килеп, импровизация музыкасы бар. Анысы да төрлечә була. Айдар Гайнуллин импровизациясе күбрәк эстрадага якын. Миңа исә джаз стиле якынрак. Бу, мөгаен, музыкант­ның ни дәрәҗәдә һәм нинди юнә­лештә эзләнүеннән торадыр. Күб­рәк укыган саен сүз байлыгы арткан кебек, күбрәк эзләнгән саен музыка да баерак яңгырый.   – Дөньяда танылган аккордеончы, француз егете Ришар Гальяно синең белән чыгыш ясагач, сәхнәдән, бу егеттә егер­­ме бармактыр, дигән. Мон­дый осталыкка ирешер өчен ничек эшләргә кирәк?   – Мәктәптә начар укыдым һәм уку дәверендә бер тапкыр да ударник булмадым. Миңа анда кызык түгел иде. Дөрес, әни табиб булгач, химиядән гел “бишле” алдым. Чөнки әни бу юнә­леш­кә кызыксыну уята алды. Хи­миядән мәсьәлә чишү чикләвек вату кебек җиңел бирелде. Әтием – җиһазлар эш­ләүче оста, мин дә хезмәт дә­ресендә агачтан иң матур уклаулар, куна такталары ясадым. Чөн­ки анда ниндидер күләмдә иҗат бар. Шуннан әти-әни укуда үземә кызык булмаган фәннәргә якын да килмә­гәнемне һәм берничек тә мәҗ­бүриләп булмаганны аңлап алды да иҗат юнәлешендә үс­те­рергә булды. Музыка мәк­тәбендә ­мин­дә чыннан да кызыксыну уянды. Ә инде чыгарылыш сыйныфына җит­кәндә укытучым Гер­мания­нең Клингенталь шә­һәрендәге халыкара баянчылар бәйгесендә катнашып карарга тәкъдим ясады. Укытучым, әти-әниләр ризалык биргәч, юлга акча юнәтте, без исә Мәс­кәүдә яшәү­че дустымнан әй­бәт баян алып кайттык. Юлыбыз бушка булмады, бәйгедә  дипломант исемен алдым. Аннан музыка көллиятенә укырга кердем. Бе­ләсезме, музыка мәктәбе укы­ту­чы­сының миңа ышануы, конкурста җиңүем азарт уятты. Бер елда дистәдән артык бәйгедә кат­на­шып, 1-3 нче урыннарны ала идем. Ләкин бервакытта да үз чыгышымнан канәгать булмадым. Тора-бара музыкада камил­леккә чикләр юклыгын аңладым. Гомер буе тырышырга һәм ка­мил­лә­шергә кирәк. Музыкант булу­ның шул ягы кызык та инде. Мин һәр көнне шөгыль­ләнәм. Музыкант ул спортчы кебек, күне­гү­ләрне бер генә көнгә дә калдырырга ярамый. Бу җә­һәттән Анатолий Шутиков җи­тәкчелегендәге оркестрда уйнавым отышлы. Минем һәр көнне репетиция, оркестр белән чыгыш үзеңне тонуста тотарга яр­дәм итә.   – Репертуарны ничек тө­зисең?
  – Баян өчен махсус язылган әсәрләрне алырга тырышам. Татар композиторларыннан Рамил Курамшин әсәрләрен яратып уйныйм. Аның “Татар көйләренә фан­тазия”се бөтен җирдә алкышларга күмелә. Мин аны Лон­донның Оксфорд университетында “Татарларның дөнья тарихына йогынтысы” китабын тәкъдим итү кичәсендә дә уйна­дым, Нью-Йорк, Вашингтон, Сан-Франциско калаларында да яратып кабул иттеләр. Кореядә һәм Кытайда шушы фантазияне тың­лагач, безнең музыка охшаш, дип әйтәләр.
– Башка халык музыкалары арасында татар әсәрлә­ренең үзенчәлеге нәрсәдә?
  – Безнең үзенчәлек – мелизматикада. Татардагы моң тө­шен­чәсе исә үз эченә мелизмнарны да, башка үзенчәлекләрне дә сыйдыра. Илһам абый Шакиров белән дә бу турыда сөйләшкән бар иде. Ул, энем,  тавышы булган һәр кеше сәхнәгә чыгып җыр­ламый, тавыш бит ул ишәктә дә бар, ди иде. Илһам абый фи­ке­ренчә,  җырчы моңлы булса гына сәхнәдә үзенә урын яулый ала. Мин, моң дигәндә, профессиональлекне, хезмәт сөючәнлекне  һәм талант, җырны җиткерә белү осталыгын күз уңында тотам. Чөнки җырның гомере баш­каручының осталыгына бәйле. Мелизматика дигәннән... Бәлки мин ялгышамдыр, әмма безнең мелизмнар аф­ро-американ мелизмына бик ох­шаган. Мисалга Стиви Уандер чы­гышларын  алыр­га була. Аңар­да да шундый бормалар бар. Бүген татар музыкасына, телгә, та­тарга кагылышлы һәр нәрсәгә дәүләт игътибары кирәк. Без бит бер милләттән дә ким түгел. Әлегә бу игътибар җитәрлек дип әйтеп булмый бит. Яшьләр татарча бик сөй­ләш­ми­ләр. Хәтта кай­берәүләр татар булуыннан ояла да. Бу милли горурлык булмаганнан килә. Мин дә – Казан егете. Өйдән атлап чыгуга урыс мо­хитенә эләксәм дә, татар телен дә, горурлыкны да югалтмаганмын. Дәү әнигә, әти-әнигә рәхмәт. Чөнки татар булуым музыкантлар арасында миңа матур бер үзенчәлек өсти.   – Ел азагында мәдәният министры Ирада Әюпова музыка белгечләре белән очрашты. Анда милли уен кораллары ор­кестры булмау проблемасы да күтәрелде. Безгә милли оркестр кирәкме?   – Милли уен кораллары оркес­тры бик кирәк. Чөнки ул берьюлы берничә юнәлешне үстереп җибәрә ала. Шул ук милли уен коралларын ясаучыларны да әзер­ләргә кирәк була, музыка бел­гечләре, тарихчылар да оркестр өчен репертуар тө­зегәндә катнашырга тиеш һәм, әлбәттә, композиторлар үсәчәк. Чынлыкта бу эш чирәм җирне күтәрүгә тиң. Шу­ңа күрә милли оркест­рның башында халык музыкасы темасында азау ярган кеше булырга тиеш. Халык уен коралларын торгызу бик зур проблема бүген. Бик күп нәрсәне югалттык бит. Әлеге дә баягы Казахстаннан ярдәм сорасак кына. Анда күп кенә кыллы уен кораллары сызымнары да, аларны ясау­чы ос­талар да бар. Оркестр ки­рәк дибез икән, алардан бел­гечләрне чакыру кирәк булачак. Казахстан музыка җәһә­теннән үсештә. Анда һәр районда үзеш­чән сәнгать оркестрлары бар. Алар дәүләттән финанслана.   – Дөньяда музыкантлар – кулларын, артистлар тавышын саклый, хәтта иминият­ләш­терә дә. Ә син кулларыңны ничек саклыйсың?   – Иминиятләштермәдем дә, махсус саклану чарасын да күрмим. Әти ягына да, әни ягына да авылга кайтып эшлибез. Җир дә казыйбыз, тирес тә чыгарабыз, Аллага шөкер. Җәйнең иң матур вакытларын үткәрергә әле ярый авылларыбыз бар, дибез. Сәхнәдә исә беркайчан да кем­нәндер аерылып торам дип ты­рыш­мадым, маймылланмадым. Миңа осталык күрсәтү беренче урында булды, шуңа күрә Петр Дранга шикелле сәхнәдә сикереп йөри алмыйм.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА

--- | 03.04.2019

"Әнвәр Шәрәфиев – музыкабызның Әлмәндәре"

$
0
0
03.04.2019 Милләт
Җөмһүриятебезнең дәрәҗәле бүләгенә дәгъвачылар арасында быел 80 еллыгын билгеләп үткән Татарстан Композиторлар берлегеннән бердәнбер кандидат – Татарстанның халык артисты, композитор Әнвәр Җәмил улы Шәрәфиев тә бар.
Ул музыкабызның Әлмәндәре булып, 85нче яшенә чыкты. Беркая да ашыкмыйм әле, ди Әнвәр ага. Күренеп тора: Г. Тукай премиясен алырга да ашыкмаган ич...   Ярты гасыр гомерен татар халкының рухи дөньясын баетуга, милли горурлыгыбызны тагын да күтәрүгә багышлаган өлкән музыкант бүген дә җигелеп иҗат итә, һаман халык арасында кайнаша, исеме дә матбугат битләрендә даими күренеп тора.   «Уйнагыз, гармуннар!» республика фестивале Әнвәр Шәрәфиевнең Гәрәй Рәхим сүзләренә язылган җырының исемен йөртә. «Татарстан» дәүләт радиосының 14 гыйнварда кичке концертны танылган композиторның туган көне уңаеннан аның җырларыннан оештыруы да, 28 мартта көндезге «Татарстан дулкынында» тапшыруын тулысынча аның иҗатына багышлавы да күпләрдә кызыксыну уяткандыр. Зөһрә Сәхәбиева, Миңгол Галиев, Клара Хәйретдинова, Георгий Ибушев, Гөлзада Сафиуллина, Рөстәм Маликов башкарган җырлар ничек ягымлы! Ә инде Фәридә Кудашеваның «Йөрәк сере», Әлфия Авзалованың «Гөлҗамал»лары белән янәшә торырлык Әхмәт Исхак сүзләренә язылган «Сандугачкай» җырын Татарстанның халык артисты Рәбига Сибгатул-линаның бәгырьләргә үтәрлек итеп башкаруыннан соң бөтенләй сихерләнәсең, көй язучының талантына бернинди шик калмый.   Композитор Әнвәр Шәрәфиев иҗаты турында менә ниләр сөйләде: «Мин гомерем буе укытучы булып эшләдем. Күпчелек вакытым балалар белән узды. Эшләгәндә балаларны тыңлыйсың, мөмкинлекләрен өйрәнәсең, нәрсә белән кызыксыналар, нинди әсәрләр кирәк аларга, эшли-эшли, шуларны төшенәсең. Вакыт үткән саен, балаларның күңеленә туры килгән әсәрләрне төрле жанрларда иҗат итә бардым. Шулай итеп минем соңгы вакытларда өч китабым барлыкка килде. Ул китаплар – балалар һәм яшьләр өчен. Мин музыканы беркайчан да ашыгып язмадым, башта үземә ошарга тиеш дип тырышам. Аннан гына балаларга, халыкка тәкъдим итәм. Күпчелек очракта аларны яратып кабул иттеләр. Мисалга балалар өчен 2006 елда чыккан «Сандугачкай» фортепиано пьесалары җыентыгымны әйтергә була. Бик күп музыка мәктәпләре аны үзләренең программаларына керттеләр. Казанның 3, 5, 7, 18нче музыка мәктәпләренә очрашуларга чакырдылар, анда үземнең әсәрләремне уйнадым. Мәктәп җитәкчеләре, без сезнең әсәрләрдән генә торган конкурслар уздырабыз, төрле фестивальләрдә катнашабыз, диләр. Бу – әлбәттә, зур шатлык. «Сандугачкай» җыентыгының беренче басмасы чыккач ук, аны күтәреп алдылар, балалар андагы әсәрләрне яратып башкарды, хәтта Казанда бу китапка багышланган махсус концерт оештырылды, аны матбугат чаралары да киң яктыртты. Җыентыкның икенче басмасы инде бик күп яңа әсәрләр белән тулыландырылды».   Мәдәният министры Ирада Әюпова Әзәрбайҗанда туып үскән. Ул матбугаттагы бер чыгышында болай дигән иде: «Музыка мәктәбендә укыганда без имтиханнарда һәрчак милли композиторлар әсәрләрен башкара идек». Бу бит – бик мөһим әйбер. Бездә дә шулай булырга тиеш. Бездә дә моны контрольгә куярга кирәк.   Бездә бөтенләй милли яңгыраш калмаган музыка да язалар. Андыйларны ничек милли музыка дисең? Болар милләткә – теленә дә, үзенә дә ярдәм итә торган нәрсәләр түгел. Милләт әкренләп шулай юкка чыга дигән сүз бу. Әнвәр Шәрәфиев тә бу хәлдән риза түгел. «Гомерем буе үзем татарча пентатоник стильдә яздым, теләсәм, атональ, диатоник стильләрдә дә яза алам. Алар безнең милли музыканы бозалар! Шул ук филармония артистлары да, чит илләргә чыкканда, безнең чиста татар музыкасын бөтен җирдә бөтен халык яратып тыңлый, дип сөйлиләр. Аягүрә басып, кул чабалар. Бу – безнең үзебезнең матур, үзгәрмәс, гасырлардан килгән милли аһә-ңебез, почеркыбыз бар дигән сүз», – ди ул.   Әнвәр Шәрәфиев – табигате белән лирик композитор. Драматик әсәрләре дә, маршлары да бар. 2015 елда чыккан «Наз» җыентыгы соңгы еллардагы иҗат җимешләреннән тора. Аннан соң да иҗат итүдән тукталганы юк әле аның. Күптән түгел бер әсәрен опера һәм балет театры музыканты Олег Шишков алган. Композитор академик музыка язучыларга пропаганда җитми дип исәпли. Чыннан да, эстрада бик каты алга китте, баланс югалды.   Мин Азнакай музыка мәктәбе укытучылары – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Шәйхуллина һәм 50 елга якын шушы мәктәптә укыткан, «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күк-рәк билгесенә ия булган Розалия Хәбибуллина белән дә сөйләштем. Алар якташлары Әнвәр Шәрәфиевнең музыка уку йортлары өчен кулланма әсбапларын күптәннән файдалануларын әйттеләр. «Безнең музыка мәктәбендә 6 яшьтән 16 яшькәчә балалар шөгыльләнә. Яшьләренә карап, без төрле кулланма әсбапларга таянабыз. «Уйнагыз, гармуннар» җыры бик популяр. Шагыйрь Илдар Юзеев сүзләренә язылган «Иртәнге серенада», «Их, малайлар!» җырларын укучылар яратып өйрәнә. Алар композиторның Азнакайда үткән иҗат кичәсендә дә, конкурсларда да уңыш казандылар. Композиторның Муса Җәлил, Мидхәт Миншин, Рәшит Зәкиев, Мәгъсүм Латыйфуллин сүзләренә язылган җырларын да балалар үз итә», – ди Розалия Хәбибуллина.   Музыка иҗат итү – сирәк кешеләргә Ходай тарафыннан бирелгән үзе бер авыр хезмәт булса, яшь музыкантлар тәрбияләп үстерү өчен дә көч кую – икеләтә хезмәт.   Әнвәр Шәрәфиевнең исеме халык арасында киң билгеле, музыкаль әсәрләре чит илләрдә дә яңгырый. «Наз» җыентыгында урын алган «Элегия», «Серенада», «Вальс-скерцо», «Поэма» әсәрләре халыкара фестивальләрдә югары бәяләнде. Өлкән композиторның саф әдәби татар телендәге тирән эчтәлекле чыгышлары күпләргә үрнәк. Ә хезмәтләре – тиешле бәясен алырга бик тә лаек!  
Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ

--- | 03.04.2019

Эт аткан өчен 6 ел төрмә?!

$
0
0
03.04.2019 Җәмгыять
Әлки районының Яңа Камка авылыннан Асия Мөхәммәтҗановага урамда бер эт һөҗүм иткән. Хатынны тиз арада «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән хастаханәгә алып килгәннәр. Шөкер, хәзер хәле әйбәтләнгән.
– Авыл советы бик гозерләгәч, су башнясын карап-тутырып торырга ризалаштым. Башняга юл авыл читендәге терлек фермасы яныннан үтә. Ул ферманы бозау чаклы эт саклый, ул бәйгә куелган. Бәхетсезлегемә шул көнне бәйдән ычкынган булган. Каршыма килгән этне күреп, куркуга калдым. Сакланам, дип, кулны алга сузган идем, эт кулымнан эләктереп алды. Аякларымны тешләде. Ярый фермада эшләүчеләр көрәкләр тотып килеп, этне куып җибәрде,– дип сөйләгән район газетасына Асия апа.   Соңгы арада редакциябезгә сукбай этләрдән зарланып шалтыратучылар күбәйде.   Элек авылга аулаучылар килгәндә халык куркып тора иде, ялгыш этемне атып китмәсен дип дүрт аяклы дустын тизрәк бәйгә куярга ашыга иде, ә хәзер эт аулаучыларны көндез чыра яндырып эзләсәң дә юк, чакырсаң да килмиләр. Чөнки хәзер законнары катлаулыланды. Җинаять кодексы буенча да хайваннарга карата золымлык кылырга ярамый. Этләрне торак пункт эчендә үтерү тыела. Этне тотасың икән, экспертизага җибәрергә кирәк. Үлгән этне дә болай гына күмеп куярга ярамый – штраф. «Котырган булса, авыру чыгарып ятарга мөмкин», – дип кисәтә республиканың ветеринария баш идарәсе.   Казанда сукбай этләрне җыя торган питомниклар бар. Урам этләре проблемасы буенча шәһәр администрациясенә мөрәҗәгать итәргә була. Казан шәһәре башкарма комитетында хуҗасыз этләрне аулау буенча махсус хезмәт тә эшли. Ә менә авыл җирендә урам этләренә кем хуҗа?   Василий Никитин, Кама Тамагы районы, Сөйки авылы башлыгы: – Безнең авылда хуҗасыз этләрнең кешеләргә ташланганы юк, шөкер. Урам этләрен аулау белән ветеринария хезмәте шөгыльләнә. Тоткан этләрне Ульян өлкәсендәге питомникка илтәләр дип беләм. Районнан этләрне йоклату өчен акча бүлеп бирелә.   Альберт Гатауллин, Яшел Үзән районы, Күгеш авылы җирлеге башлыгы: – Элек күрше Чувашия республикасыннан аучылар чакырта идек тә, алар этләрне атып китәләр иде. Алар этнең тиресен җыя. Ә хәзер закон нигезендә бу тыелган. Этне аттырган өчен авыл җирле үзидарәсе җитәкчесенә алты елга кадәр тимер рәшәткә яный.Бу җинаять булып санала, 5 мең сум штраф та каралган. Этләрне тотып китәргә һәм махсус питомникларга урнаштырырга тиешләр. Авылда сукбай этләр бик юк, күбесенчә хуҗалыкларның этләре урам буйлап йөри. Шуңа да кешеләрне кисәтәбез, этләрен бәйдән ычкындырмаска кушабыз.
---

--- | 03.04.2019

«30 билет сатылды. Ә төркемем 10 кешедән тора» - Илсөя Бәдретдинова ни өчен Кайбычта аны "яратмауларын" аңлатты

$
0
0
03.04.2019 Шоу-бизнес
Илсөя Бәдретдинованың 1 апрельдә Кайбычта узасы концерты булмады. «1 апрельдә буласы концерт булмый. Бу шаяру түгел», дигән иде ул. «Матбугат.ру» язганча, сәбәбе билетлар сатылмауда. Эльза Газизова җырчы белән элемтәгә чыгып, әлеге хәлнең нечкәлекләре, концертлар куюның авырлыклары, эстрадада эшләүнең керемле һәм чыгымлы яклары хакында сөйләште.
- Илсөя, "1 апрельдә Кайбычта буласы концерт булмый! Сәбәбе - яратмыйлар!" - дигән белдерү элеп куйган идең. Бер уйлап карасаң, бу сүзләрдә бик күп мәгънә ята.    - Бөтен артистларда да була ул. Тышка гына чыгармыйлар. Минеке турырак бит инде. Бер уйлап та йөрмим кебек. Үзеннән-үзе килеп чыга. Монда "по факту" карарга кирәк. Билетлар сатылмаган. Бик аз сатылган. "30 билет сатылды", - дигән хәбәр килде Кайбычтан. Ә төркемем 10 кешедән тора. Ут һәм тавыш аппаратурасы артында утыручы егетләрем. Без бит Казан концерты белән йөрибез. Ягъни тулы бер төркем белән килеп концерт куеп китәбез. Аның чыгымнары бик зур! Шуңа "Әз кешегә килә алмыйбыз", - дип сөйләште концерт директорым Кайбыч мәдәният бүлеге мөдире белән.   Минем төчеләнеп, кемнәрдер кебек "чирләдем бит әле, форс-мажор булды, гаиләмдә катлаулы хәл килеп чыкты" дип утырасым килми. Ничек бар, шулай яздым. Бөтен артистларның да башыннан узган әйбер ул. Кайбер районнарда кемнедер яраталар, ә кайберләрендә юк. Мондый резонанс китәр дип бер дә көтмәгән идем. Яратмыйлар дип язганмын икән, халык начар дигән сүз түгел әле ул!   Тагын кабатланам. "По факту" барысы да. Билет алмаганнар, димәк, яратмыйлар. Моның бернәрсәсе дә юк. Бернинди үпкә дә булырга мөмкин түгел. Төнге сәгать бергә кадәр район мәдәният бүлеге мөдире белән сөйләштек. Ул да борчылып бетте. "Аның ярата торганнары бар, Илсөя. Килегез", - диде. Аны да аңлыйм. Андый аз сатылган урынга бара алмыйм. Мин гафу үтендем. Кирәк булса яңадан гафу үтенәм.   Кайбер районнарда 4-5 әр көн рәттән концерт куябыз. Шул ук районнарга башка артистлар үтмәскә мөмкин. Монда сайлаудан тора. Аллага шөкер, бүгенге көндә халыкның сайлау мөмкинлеге зур. Җырчылар бик күп. Төчеләнеп, матур итеп сөйләп утырасым килми. Мине бөтенесе яратырга тиеш тә түгел. Мин болай да "специфический" җырчы. Шулай икәнен адекват аңлыйм. Бары тик шул гына. Беркемгә дә үпкә юк. Ачу да юк. Абсолютно бернәрсә дә юк! Әгәр бу белдерүне куймаган булсам, 1 апрель көнне ерак авыллардан әбиләр алданып килергә дә мөмкин иде. 
- Яратмагач, Кайбычка янә килү теләге калдымы соң?    - Кайбыч мәдәният бүлеге мөдире Рәмилә ханым белән "Концертны май аена күчереп карыйбызмы соң?" - дип сөйләшеп алдык. Минем 10 майга кадәр бер генә дә буш көнем юк. Майдан соң халык концертларга йөрми башлый. Шуның белән быел Кайбычта узасы концерт булмады инде. Кем белгән, икенче елларга тагын кереп карарбыз. Концертны кичектерү - бик начар әйбер. Андый нәрсәгә бик каршы кеше мин. "Көнендә киләләр безгә, килегез" дисәләр, безгә шул да җитә. Кемгәдер уңайсызлыклар тудырганмын икән, чын күңелемнән гафу үтенәм. Бу була торган әйбер.    - Белдерү астында бик күп фикерләр калдырганнар. Араларында: "Элекке артистлар 3-5 кешегә дә концерт куеп киткәннәр", дип язганнар. Моңа карашың?    - Монда дөрес аңларга кирәк. Элеккеге артистлар заманында 3-5 кешегә дә концерт куеп киткәннәр. Аларның эш планнары булган. Хөкүмәт аларга әзме-күпме акча түләгән. Ә монда мин үзем хөкүмәткә акча түлим. Концерт эшчәнлеге - бик күп акчалар таләп итә торган әйбер. Кайбер вакытта кергән керемнән 10 % кына калырга мөмкин. Ул вакытта мин бөтенләй минуска китәм. Андый очраклар да булды. Чөнки рекламалар кыйбат. Аренда, кассир һәм башкасы. Халык аны үзенчә кабул итә. 500 урынлы залны 400 сумнан тутырып куйды да, 200 меңне кесәсенә тыгып куйды дип уйлый безнең халык. Ах шулай булса иде ул! Халык күпме чыгымнар чыгасын белми. Хәер, тураган кеше генә белә. Бу очракта артистлар мине бик яхшы аңлый.    - Сер булмаса, музыкантларың бер концерттан күпме гонорар ала?    - Юк, юк, әйтмим. Чөнки төрлесенеке төрлечә. Төркемдә эшләүчеләрем барысы да канәгать. Һәр куелган концерттан акча алалар. Айлык хезмәт хакы юк бездә. Көнендә үк алалар. Безнең килешү буенча шулай иде. Фатирлар, машиналар сатып алалар. Әлбәттә, кредитка! Шулай булуга карамастан, алар барысы да канәгать. Мин үзем дә канәгать. Чөнки миндә чын артистлар, музыкантлар эшли. Мин аларга 1000 сум гына акча түли алмыйм! Чыбыкларын да тоташтырмаган, селкенеп кенә торган музыкантлар түгелләр!    - Мәскәүдә Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның 15 еллык юбилей концертларында чыгыш ясадың. Гүзәл белән сез күптән дуслармы?    - Бик каты хөрмәт итәм. Дус булу - ул бүтән төрлерәк әйбер. Дус булыр өчен очрашырга, күрешергә кирәк. Ә андый әйбергә минем вакыт юк. Ачу китереп, артистларның бер эше юк дип язып куялар кайберәүләр. Тәүлегенә 4 кенә сәгать йоклыйм. Бер дә йокламаган көннәр дә була. Ә хөрмәт иткән кешеләрем байтак һәм Гүзәл Уразова шундыйларның берсе. Хатын-кыз буларак хөрмәт итәм. Ул бит әле 3 бала әнисе. Үз-үзеңне кулда тотарга кирәк! Һәрвакыт матур булырга кирәк! Төпле булырга кирәк! Балаларыңны да карарга кирәк! Халык алдына чыгып елмаеп басарга да кирәк! Әллә нинди авыр вакытлар була. Әмма халык моны сизәргә тиеш түгел. Хәтта кыядан ташланасы килгән чаклар була. 5 минуттан соң елап туктыйсың да, сәхнәгә елмаеп чыгып китәсең. Синнән дә бәхетле кеше юк кебек кыланасың. Гүзәл мине йөзләгән җырчы арасыннан зурлап чакырган икән, мин аңа рәхмәтле генә. Бик матур, югары дәрәҗәдәге чара булды. Аңлатып бетергесез. Күз алдына китерегез. Россиянең төп сәхнәсендә саф татарча концерт бара. Шыгрым тулы зал. Бу җитәкчеләр тарафыннан бәяләнергә тиешле әйбер. Кремль сараенда татар җыры яңгырый. Менә шундый әйберләрне күрергә кирәк. Бу - Гүзәл белән Илдарның хезмәте. Эшләгән кешегә сокланам мин. Афәрин!   Әңгәмәдәш - ELZAPAPARAZZI
Эльза ГАЗИЗОВА

--- | 03.04.2019

"Ростелеком"да ташлама белән цифрлы сервислар тагын да күбәйде

$
0
0
03.04.2019 Җәмгыять
"Ростелеком" компаниясе абунәчеләрен язгы акциягә кушылырга чакыра. Интернеттан файдаланучылар өстәмә рәвештә 129 «Интерактив ТВ» телеканалын, шул исәптән «Кино " пакетын да тоташтыра ала.
«Для своих» дигән тәкъдим кысаларында шулай ук Wink мультимедиа сервисыннан файдаланып һәм смартфон, планшет, Smart TV һәм компьютер аша дөнья кинопрокаты яңалыкларын карап булачак.
Партнералар яңалыгы
---

--- | 03.04.2019

Актер Алексей Булдаков вафат

$
0
0
03.04.2019 Мәдәният
РИА Новости Россиянең халык артисты Алексей Булдаковның 69 яшендә вафат булуын яза. Бу хакта Instagramда "Амур көзе" театры һәм кино фестивале президенты Сергей Новожилов хәбәр иткән.
Алексей Булдаков 1951 елның 26 мартында туа. 1969 елда ул А. П. Чехов исемендәге Павлодар драма театры каршындагы яшьләр театр студиясен тәмамлый.

Актер тамашачылар өчен "Я – русский солдат", "Особенности национальной охоты", "Особенности национальной рыбалки", "Караул" фильмнары аша истә калачак.

 
---

--- | 03.04.2019
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live