Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38218 articles
Browse latest View live

Еллар буе 3 баласын интектергән

$
0
0
03.04.2019 Криминал
Стәрлетамак шәһәрендә 25 яшьлек хатын үзенең өч баласын еллар буена кыйнап интектергән, ашатмаган, өйдән куып чыгарган. Хәзер аңа карата җинаять эше ачылган. 1, 6 һәм 7 яшьлек балалар арендага алынган йортта әниләре һәм үги әтиләре белән тора.
Полиция хәбәрләре буенча, 2017 елның февраленнән 2019 елның февраленә кадәр балалар коточкыч шартларда яши. Кечкенә генә гаеп өчен дә аларны киемсез урамга куып чыгаралар, ашатмыйлар һәм кагалар-сугалар. Балалар бакчага йөрми, ихатадан читкә чыкмыйлар. Сабыйларның тәмуг газапларын күреп яшәүләрен  хәтта туганнары да белмәгән, диелгән бу хәбәрдә.   «Тикшерү барышында ана кеше бик озак вакыт дәвамында гаебен танымады. Бөтен гаепне бергә яши торган иренә такты. Ләкин тикшерүчеләр ачыклаганча, нәкъ менә ана кеше балаларына карата вәхшиләрчә мөнәсәбәттә булган. Хәзерге вакытта балаларны  картәниләре опекага алган. 25 яшьлек хатын беркая да чыгып китмәү турында имза куйды», — дип сөйләгән Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак буенча идарәсе хезмәткәре Дарина Горчакова.   Ана кешегә карата җинаять эше ачылган.   Фото ачык чыганаклардан алынды. 
---

--- | 28.03.2019

Татарстан китап нәшрияты Халыкара балалар китабы көнен билгеләп үтә

$
0
0
03.04.2019 Әдәбият
2 апрель - Халыкара балалар китабы көне. Бу көн - очраклы түгел: 2 апрельдә бөек әкиятче, язучы Ганс Христиан Андерсен (1805-1875) туган.

Балалар китабы көнен беренче тапкыр 1967 елда билгеләп үткәннәр.

Балалар өчен әзерләнгән басмаларыбыз белән таныш булыгыз! Нәшрият кибетләренә килегез! Әгәр Казан шәһәрендә түгелсез икән, безнең сайтка рәхим итегез.


---

--- | 03.04.2019

Кариев театры АПРЕЛЬ аена афиша тәкъдим итә

$
0
0
03.04.2019 Мәдәният
"Башмагым", "Зәйтүнәкәй", "Әйт әле, күбәләк", "Шәй-бу! Шай-бу!", "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте", "Печән базары", "Ут чәчәге" һ.б. спектакльләрне Кариев театрында апрель аенда күреп булачак. Тулы афиша:


---

--- | 03.04.2019

Пенсия буенча нинди яңалыклар көтелә?

$
0
0
04.04.2019 Җәмгыять
1 апрельдән социаль пенсияләр ике процентка артты. Бу пенсияне хәрбиләр, радиация, төрле техноген катастрофаларда зыян күргәннәр, Бөек Ватан сугышында катнашканнар, «Ленинград блокадасы» билгесе белән бүләкләнгәннәр, космонавтлар, Чернобыль авариясендә, хәрби бәрелешләрдә һәлак булганнарның эшкә сәләтсез туганнары ала, дип аңлаттылар Вахитов районы пенсия бүлекчәсендә. Мондый төр пенсия Татарстанда барлыгы 82 мең кешегә тиеш.
Акча социаль пенсия алучыларга да арта. Болары – пенсиягә чыгарга «лаек» булмаучылар, төгәлрәк әйткәндә, картлык буенча пенсиягә чыгу яше җитсә дә, эш стажы, баллар җитмәү сәбәпле иминият пенсиясен ала алмаучылар. Социаль пенсия шулай ук инвалид балаларга, физик яктан мөмкинлеге чиклеләргә, ятимнәргә, караучысын югалтканнарга да түләнә. Социаль пенсия алучылар республикада 79 меңнән артык. Бу очракта пенсия, эшләү-эшләмәүгә карамыйча, барыбер артачак. Индексациядән соң дәүләт тәэмин итә торган пенсиянең уртача суммасы 8400 сумны тәшкил итәр дип көтелә. Ә менә Татарстанда пенсионерлар өчен яшәү минимумы кабат үзгәрешсез кала бирә, ул – 8232 сум. Иң аз пенсия күләме дә шул суммадан азрак булмаска тиеш.   Авыл стажы буенча пенсияне арттыруга күпләр сөенсә дә, канәгатьсезләр дә җитәрлек. Бу законны гаделсез дип санаучылар бар. Төгәлрәк әйткәндә, күпләр авыл стажы буенча пенсиянең кайбер һөнәр ияләренә генә артуына ризасызлык белдерә. Билгеле булганча, әлеге закон 30 ел эш стажы булган, хәзер дә авылда яшәүче һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче кешеләргә генә кагыла. Авыл хуҗалыгы төшенчәсе күп һөнәрләрне үз эченә алырга тиеш кебек тә, Россия хөкүмәте карары белән билгеләнгән исемлек буенча моңа бары терлекчелек, үсемлекчелек өлкәсендәгеләр генә керә. Ә колхозда бил бөккән инженер-электрик, ветеринария хезмәтендә эшләүчеләр, мелиорация станциясендәгеләргә нишләргә? Бу мәсьәләдә ризасызлык белдереп, Пенсия фондына мөрәҗәгать итүчеләр дә шактый. Мәсәлән, бер укучыбыз 32 ел бөртекле культуралар саклана торган складта кладовщик булып эшләгән. «Иртәдән кичкә кадәр эштә була идек. Ашлыкны комбайннардан кабул итеп ала идек, урып-җыю вакытында тик торганыбыз булмады. Мин дә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләдем бит. Үсемлекчелек өлкәсендә, терлекчелектә эшләүчеләрдән ким бил бөкмәдем. Нигә минем пенсиям артмады?» дип язган ул редакциябезгә.   Кыскасы, тиздән мәсьәләгә ачыклык керер кебек. Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы Пенсия фондына һәм Хезмәт министрлыгына авыл стажы тиеш булган һөнәрләр исемлеген киңәйтүне сорап мөрәҗәгать иткән. Әлеге тәкъдимгә битараф калмаганнар, дип яза «Российская газета». Россиянең Хезмәт министрлыгы авыл хуҗалыгына кергән һөнәрләр исемлегенә ветеринария хезмәте эшчеләрен, инженер-электрикларны, башкаларны кертү турында уйлана башлаган.   Пенсия өлкәсендә тагын бер яңалык ана капиталына кагыла. Билгеле булганча, ана капиталын торак шартларын яхшыртуга, сертификат иясенең киләчәк пенсиясенең тупланма өлешен үстерүгә юнәлдерергә, инвалид баланың җәмгыятькә җайлашуы, яраклашуы өчен кирәкле чараларны алганда файдалануга тотарга була. Шулай ук акчаны баланың уку йорында белем алуы, мәктәп, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре өчен киткән чыгымнарны түләү өчен дә кулланырга мөмкин. Ай саен өлешләп тә алу каралган. Ләкин кайбер хәйләкәр кешеләр, законны урап узып булса да, ана капиталын акчага әйләндерә. Иң еш очрый торган мошенниклык төре – гаилә тузган торак сатып ала, шул рәвешле сертификатны акчага әйләндерә. Дөрес, моның өчен әлеге килешүне эшләп биргән риелторларга шактый гына сумма түли. Хәзер бу алдалауларга нокта куелыр, мөгаен. Яңа закон нигезендә, Пенсия фонды ана капиталы катнашында алына торган торакларның торышын тикшерү хокукына ия. Ул җирле үзидарә, дәүләт торак күзәтчелеге аша сатып алынырга тиешле йортның торышы, нинди хәлдә икәне турында мәгълүмат алачак. Авария хәлендәге йортларны сатып алырга рөхсәт бирелмәячәк.   Анна Арахамия фотосы
---

--- | 03.04.2019

Онык туе (ЯЗМЫШ)

$
0
0
04.04.2019 Җәмгыять
“Ватаным Татарстан” га­зетасының 19 гыйнвар санында “Халидәнең гомер йомгагы” дигән мәкаләм дөнья күргән иде. Күршем­нең ДЦП авыруыннан инте­гүче Гөлназ исемле оныгын ничекләр яратып, җил-яң­гыр тидермәскә тырышып үстерүе турында язган идем мин анда. Асылда дәвалап булмый торган бик мәкерле чирдән интегүче бала ул...
Беренче чиратта әнә шул Халидә әбисенең тырышлыгы белән кыз аякка басты, үсеп буйга җитте һәм университетка керде бит әй! Ягъни тулы канлы тормыш белән яши башлады. Чибәр кызыйда хәзер инде авыру билгеләре беленми дә диярлек. Шулай икән, димәк, егете дә булырга тиештер. Чыннан да, озак көттермәде ул!   Халидәнең тиздән, бәл­ки, оныгы туена да әзер­ләнә башлавына өметләнеп тө­гәлләгән идем язмамны. Нәкъ басканмын! Узган атна азагында, гадәттәгечә, баскыч төбенә тәмәке тартырга чыксам, чү, Халидә коридор диварына ниндидер плакатлар элеп йөри. “Ни­шләвең бу, күршем?” – мин әйтәм. “Бе­ләсең килсә, без­дә туй бүген!” “Кит әле! Алайса фотога төшереп алыймчы үзе­гезне”, – дим, теге язмам­дагы гөманлау­ларымның чын­га ашуына чын-чынлап сөенеп. “Һәй, фотограф та, видеооператор да таптык шул инде...” “Хет үзеңне генә булса да төшереп алырга ярыйдыр бит?” Халидә җавап бирер­гә авыз ачарга да өлгер­мәстән, өемнән фотоаппарат алып чыктым да бәхете чиктән ашкан күршемне фотога төшереп алдым. Соң, инвалид бала өчен могҗизага тиң бәйрәмгә иң зур өлеш керткән кеше ләбаса ул!   Берникадәр вакыт узуга, ишек кыңгыравы төй­мәсенә бастылар. Гөлназ­ның әнисе Энҗе икән. “Вахит абый, кияү килеп җиткәнче, кәләшне фотога төшереп калырсыз, бәлки!” Сезнең күз алдында үсте ич ул!” – дип яшьләнә үк башлаган күзләремә бик мәгъ­нәле итеп карап куйды ханым. Озакламый кияү дә үзе­нең дуслары белән шау­лашып-гөрләшеп килеп җит­те. Кәләшне “сатып алганда”, әй, шаярышып-кө­лешеп тә карады инде үзләре!..   Кыскасы, үткән шимбәдә Казан шәһәре бер бәхетле гаиләгә ишәйде. Бәхетле, имин тормыш насыйп булсын иде бу парга! Халидә һәм аның оныгы турында мәкаләмне укыган барча кеше әлеге котлауларга кушылыр дип уйлыйм.
Вахит ШӘРИПОВ

--- | 04.04.2019

Айгөл Фазыйлова кабат Андрей Малахов тапшыруына килде (ВИДЕО)

$
0
0
04.04.2019 Җәмгыять
Айгөл Фазыйлова янә "Россия" телеканалында чыгучы «Туры эфир» тапшыруын төшерүдә катнашты. Казанда яшәүче хатын-кыз яман шешнең авыр формасы белән көрәшә һәм 6 яшьлек улы Әмирне ятим калдырудан курка.
Тапшыруда хатын-кызның язмышы яңгырады. Опека хезмәткәрләреннән тыш, Айгөл республика хакимияте вәкилләренә, шул исәптән Рөстәм Миңнехановка, барлык ярдәм кулы сузучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.   Ток-шоу барышында ул Әмирне уллыкка алырга әзер булган берничә гаилә белән дә танышты. 


---

--- | 04.04.2019

"Менә бит нинди бәхетлеләр, бәясен дә белмиләр" - ТНВ каналы берничә журфак студентын үз хисабына укытачак

$
0
0
04.04.2019 Матбугат
«Яңа Гасыр» телеканалы «Әйдә ТНВга» дип аталган конкурс игълан итә. Җиңүчеләр КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең «Журналистика» бүлегендә (бакалавриат) бушлай белем алу, ТНВда практика үтү, эшкә урнашу хокукына ия булачак.
Бүген узган матбугат конференциясендә "Матбугат.ру" хәбәрчесенә билгеле булганча, бәйгенең максаты — тележурналист булырга теләгән сәләтле татар яшьләрен барлау, «Яңа гасыр» каналы өчен квалификацияле милли кадрлар әзерләү, «2014−2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруда катнашу.   Бәйге мәктәп укучылары арасында, көллият һәм техникумнар тәмамлаучылар арасында үткәрелә.     Грант алуга иҗади конкурс 2019 елның 2 апреленнән 17 маена кадәр өч турда үткәрелә.   I тур — читтән торып: ирекле шәхси-авторлык стильләрендә «минем иң яхшы дустым» темасына инша язу конкурсы   Иншаны 2019 елның 19 апреленнән дә соңга калмыйча текст форматында телекомпаниянең PR-бүлеге электрон адресына җибәрергә: pr_tnv@mail.ru.     «Кадрда» иҗади конкурсы (теләсә кайсы мобиль җайланма форматында 2 минутка кадәр хронометраж белән креатив үзпрезентация).   — II турга I турда катнашучыларның барысы да уздырыла   Бәйгене бәяләү критерийлары: креативлык, эмоциональлек, оригинальлек, дәгъва кылучылар турында мәгълүматның тулылыгы.   — MP 4 форматында башкарылган видеоматериаллар телерадиокомпаниянең PR-бүлегенең электрон адресына 2019 елның 30 апреленә кадәр сылтамалар рәвешендә җибәрергә.     III тур -йомгаклау: Интервью «жанрында иҗади конкурс».   — III тур 2019 елның 14 маенда түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Ш. Усманов урамы, 9 йорт («Яңа Гасыр «телерадиокомпаниясе"АҖ).     Акча мәсьәләсенә килгәндә, "Журналистика" бүлегендә бер кеше өчен бер ел уку 143 мең сум тора. Ә барлыгы дүрт ел укыйсы. Укып бетергәч, 5 ел буена ТНВ хисабына эшләргә тиеш булачак. Узган ел бәйгедә җиңеп, бушлай укырга кергән кызлардан "Ничә сум тора?" дип сораганнар иде, алар моңа җавап бирә алмадылар. "Менә бит бәхетлеләр, хәтта күпмегә укытканнарын да белмиләр. Бу бәяне белмәү алар өчен үзе үк бәхет", - диде көлеп Илшат Әминов.   Җиңүчеләр саны өч тә булырга мөмкин, кимрәк тә булырга мөмкин. "Әмма даһилар килсә, дүртне дә алырга мөмкинбез", - диде Илшат Юнысович.   Узган елны конкурска барлыгы 41 эш килгән, быел күпме булыр. Әмма Әминов "Без сан артыннан кумыйбыз, безгә иң мөһиме - сыйфат", - дип ассызыклады. 

 


---

--- | 04.04.2019

Өченче һәм аннан соң туган балалар өчен 50шәр мең сум түләячәкләр?

$
0
0
04.04.2019 Җәмгыять
Федерация Советында күпбалалы гаиләләргә өченче һәм аннан соң туган сабыйлары өчен 50шәр мең сум акча түләргә тәкъдим иттеләр. Федерация Советының Парламент эшчәнлеген оештыру һәм регламент комитеты рәисе Андрей Кутепов шундый инициатива белән чыкты.
«Россия Федерациясендә күпбалалы гаиләләрнең хокуклары төп гарантияләре турында»гы законның гамәлдәге редакциясендә гаиләдә өченче бала дөньяга килгән очракта гына компенсация түләү хакында сүз бара, дип яза Татар-информ. Әмма, сенатор фикеренчә, бу өчтән артык бала тапкан гаиләләрне кимсетә.   Моннан тыш, Кутепов балаларның мәктәптә туклануын, ата-аналарның керемнәре нинди булуга да карамастан, мәҗбүри итәргә тәкъдим итте. Парламентарий шулай ук мәктәп укучылары шәһәр эчендәге һәм шәһәр яны транспортында бушлай йөрергә тиеш дип саный.  
---

--- | 04.04.2019

Тинчуринлылар Мәскәүдә булып кайтты (ФОТОРЕПОРТАЖ)

$
0
0
04.04.2019 Мәдәният
3 нче апрель К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Мәскәү тамашачысына "Син бит минем бергенәм" премьерасын тәкъдим итте.
               
---

--- | 04.04.2019

Кариев театрында Тукай көннәре уза

$
0
0
04.04.2019 Мәдәният
Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 133 ел тулу уңаеннан, Тукай көннәре уздыра. Тамашачыларга “Печән базары”, “Зәйтүнәкәй”, “Әйт әле, күбәләк” спектакльләре тәкъдим ителәчәк.
-  5 апрель - “Зәйтүнәкәй” (Р.Батулла) драмасы. Башлана: 18.30 сәгатьтә. 6 апрель көнне нәниләр өчен көндез 13.00 сәгатьтә “Әйт әле, күбәләк” (Т.Миңнуллин) музыкаль мистериясе тәкъдим ителә. 18 апрельдә “Печән базары” (Р.Әюпов) драмасы күрсәтелә. Тамашалар 13.00, 18.00 сәгатьләрдә башлана.   «ЗӘЙТҮНӘКӘЙ» (Р.Батулла)   Бөек шагыйрьнең фаҗигале һәм соңгы мәхәббәте турында бәян итүче спектакль. Зәйтүнә белән Тукай бер-берсенә бер күрүдә гашыйк булалар. Ләкин аңа үлеп гашыйк булган Зәйтүнәнең эзәрлекләүләренә карамастан, үзенең куркыныч авыруы турында белгән Тукай бу мәхәббәттән качарга тырыша. Авыруның соңгы стадиясе якынлашканын сизгән Тукай үзенең сөйгәненнән аны ташлавын, азат итүен үтенә, һәм шулай итеп, үзе дә шушы мәхәббәттән арынырга тели. Алар арасында авыр сөйләшү, аңлашу була, һәм гашыйклар мәҗбүри рәвештә саубуллашалар һәм бер-берләреннән аерылып, азатлык табалар. Тукай “Мин сезне яратмыйм, Зәйтүнә туташ!” дияргә мәҗбүр була. Зәйтүнә исә аңа: “Тугры Тукайның соңгы һәм бердәнбер ялганы”, - дип җавап бирә. (12+)     “ӘЙТ ӘЛЕ, КҮБӘЛӘК» (Т.Миңнуллин)   Трилогиянең йомгаклау спектакле, ул шушы композицияне “балдаклап” ала дип әйтергә була. Бер яктан, әлеге спектакль Тукайның балачагына алып кайта. Ләкин шушында ук Габдулла Тукайның иҗади мирасы темасы да яңгыраш таба. Аллаһ тарафыннан искиткеч талантка ия булган Тукай үзенеҗ әсәрләрен халыкка калдырып китәргә тиеш. Бәләкәй Апуш тормышының чиге билгеләнгән шикелле: ул Казанга китәргә тиеш, ләкин алдагы үзгәрешләр алдыннан Тукай куркып һәм югалып калган. Бәләкәй Апуш чардакта үзенең җанын чагылдырган Күбәләк белән очраша һәм ул аны бөек эшләр көтәчәгенә ишарә ясый. Һәм Тукай язачак әкият геройлары _ Су анасы, Шүрәле, Кәҗә, Сарык һәм Сандугач белән очраштыра, аларга ярдәм итү аркылы Апуш үзенең куркуын җиңә. Тылсымлы пәрдә ябылганда инде Апуш бернидән дә курыкмый. Ул Казанга барырга, үзенең бурычын үтәргә әзер! (0+)    «ПЕЧӘН БАЗАРЫ» (Р.Әюпов)   Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗатын чагылдырган панорамалы спектакль. Тукай биографиясенең мөһим эпизодлары һәм иҗатында үзәк урынны алып торган әсәрләреннән сценалар тамашачыга татар әдәбиятының билгеле шәхесе турында мөмкин кадәр тулырак мәгълүмат алырга мөмкинлек тудыра. Үпкә авыруыннан газап чигүче Тукай үткән тормышына бертөрле йомгак ясый шикелле. Тамашачылар алдында аның бөтен тормыш юлы уза: иртә ятим калган Тукайның авыр балачагы; шигырьләренең цензура тарафыннан туктаусыз эзәрлекләнүе; бәхетсез мәхәббәте. Аның ачыргаланып әйткән: “Шайтан алгыры авыру!” дигән сүзенә сәхнәдә Шайтан пәйда була һәм иҗаттан баш тарту бәрабәренә аңа сәламәтлек вәгъдә итә. Ләкин шагыйрь килешүдән баш тартып, халыкка хезмәт итү юлын сайлый. (12+)
---

--- | 04.04.2019

Хыянәтнең “хакы” күпме?

$
0
0
04.04.2019 Ир белән хатын
Хыянәткә карашым гомергә катгый бу­лды. Яши торгач, эч­ке кичерешлә­рең­­не анализлау, элекке тормышың­дагы кыйммәтләрне яңадан бәяләү чорына килеп ке­рә­сең. Бу эштә бала чагыңда әти-әниең биргән тәрбиягә, тормыш тәҗрибә­ңә, намусыңа таянасың. Без якты дө­ньяга Хак Тәгалә та­­ра­фын­нан сыналыр өчен җибәрелгәнбез. Шу­шы бөек тәгълимәтны аң­лар­га теләгән һәм аң­лый алган бән­дә­­ләргә бу гөнаһлы дөньяда яшәү җи­ңел түгел.
Ярыйсы гына зур гаи­ләне тәэ­мин итү өчен ми­ңа пенсиягә ка­дәр шабашкаларда эшләп йөрергә туры килде. әлеге мөмкинлекне өлешемә тигән иң зур бүләкләрнең берсе дип саныйм: нинди генә язмышлы кешеләр белән очрашмадым, акны карадан аерырга өйрәндем.   Шабашкада йөргәндә хыянәткә карата катгый фикеремне бераз йомшарткан вакыйга да булды. Иптәшләрем белән ярыйсы гына олы яшьтәге абзыйның бакча йорты түбәсен үзгәртеп ясадык. Эш беткәч хуҗа кеше миннән эш бәясен сорады, пенсионер икәнлеген исәпкә алып, кимрәк бәя әйттем. Абзый: “Ярар, мин эшегездән канәгать, акчаны сезгә ике меңгә арттырып бирәм, әгәр дә хатын чылтыратып сораса, син сөйләшкәннән дүрт меңгә арттырып әйтерсең”, — диде. “Син нәрсә инде, абзый, миннән ришвәтче ясарга җыенасыңмы? Илебез болай да шундыйлар аркасында алга китә алмый», — дидем, шаяртып. Абзый бер мизгелгә югалып калгандай булды, аннары үзен кулга алып: “Карале, егет, мин хәзер җитмешне ку­ып барам, шушы яшемдә икенче хатын белән таныштым. Ниһаять, аңарда хатын-кыз җылысы тойдым, ләкин аның янына буш кул белән барырга күңел тартмый. Син мине аңлый алсаң, аңла», — диде. Ничек аңламыйм ди инде?! “Андый хәл булгач, безгә артыграк итеп бирергә җыенган акчаны да үзеңдә калдыр”, — дидем.   Икенче очрак. Совет заманында җитәкчеләр өчен төзелгән йортка, биш бүлмәле фатирга килеп эләктем. Хуҗа тиешле кешегә 70 яшьләр тирәсе, инсульттан соң бик авырлык белән генә йөри. Фатирын сатарга әзерли икән, иске ишекләрне яңа­ларга алыштырырга кирәклеген әйтте. Соңыннан, эшләрне бетергәч, абзый, ачынып, үзенең язмышын сөйләде. Төзелештә зур начальник булып эшләгән икән. Илле яшендә яшь кенә бухгалтер кызга гашыйк булган һәм ике баласы белән хатынын аерып, шуңа өйләнгән. Балалары туып, әйбәт кенә яшәп ятканда чирләп киткән, вакыты җиткәч, пенсиягә чыккан. Шуннан гаиләдә ызгыш, аңлашылмаучанлык баш­ланган. Ир тагын чирләп больницага эләккәч, яшь хатын баласын алып, икенче иргә яшәргә киткән, фатирны бүлү мәсьә­ләсен күтәргән. Хыянәт иткәне өчен элеккеге гаиләсе дә гафу итә алмаган үзен&   Өченче хыянәт тарихы болайрак: бер ханым бакча кишәрлегендә терраса төзергә чакырды. үзе ярыйсы гына чибәр, сөйкемле, ачык күңелле. Тумышы белән күрше республикаларның берсеннән икән. Мин сөйләгән “сы­гылмалы” мәзәкләрне аң­лый гына түгел, үзе дә өс­тәп җибәрә, көләргә, шаяртырга ярата. ә тормыш иптәше бөтенләй дә аның капма-каршысы. Бервакыт төшке ашка ресторанга кергәч, янәшә өстәл артында бик матур парны абайлап алдым. Карасам, шул хатын урта яшьләрдәге, сөйкемле ге­нә ир бе­лән чөкердәшеп утыра. Ир тәмәке тартырга чыгып киткәч, ханым янына килеп:   — Карале, матурым, син иске ботинканы яңасына алыштырдыңмы әллә? — дип сорадым.   — Әйе, шулайрак иде, без аның белән бергә яшибез, — диде безгә тер­раса ясаткан хатын. — Ул Украинадан. Моннан КамАЗ запчастьләре килеп ала да үзләренә алып китеп сата. Законлы кавышырга уйлап торабыз.   — Кара аны, матурым, саграк бул, ул як кеше­лә­ре сүзгә дә бик оста, хә­тәр үткеннәр дә, — дип кисәттем үзен. Ул:   — Мин дә төшеп калганнардан түгел, — дип елмайды.   Ничәдер ел үткәч, мин тагын шул бакчага барып берәүләргә баскыч ясап бирдем. Шунда хуҗабикәдән бездән терраса ясаткан хатын турында сорадым. Үкенечкә, аның язмышы бик аяныч тәмамланган икән. Украин “мә­хәббәте” башта аны төрле бүләкләргә күмгән, киендергән, ә соңгы ки­лүендә хатыннан, биш кеше яшә­гән ике бүлмәле фатирларын залогка салып булса да, бурычка зур суммада акча алуын үтенгән. өс­тәмә запчастьләр саткан акчага яңа фатир алырмын, балаларың бе­лән яшәрбез дип сүз биргән. Ләкин шуннан суга төшкән балта кебек юкка чыккан. Ярты елдан соң кредиторлар, хәтәр егетләр җибәреп, хатыннан фатирын сатып, бурычны түләвен таләп иткәннәр, түләмә­сәң, кискен чаралар кулланачакбыз дип куркытканнар. Шуннан хатын кунакха­нәдән “мәхәббәтенең” паспорт мәгълүматларын табып, Украинага киткән. Ләкин пропискада күрсәтелгән торакка килеп тә, ни ирне, ни аны белгән бер кешене дә таба алмыйча кайткан. Шуннан ваннасына кереп юынган, чиста киемнәрен кигән, иреннәрен кызарткан һәм... башын элмәккә тыккан.   Һәр зур хыянәтнең тө­бендә алдау, ялган, кечкенә хыянәтләр ята. Хыянәттә ирләр дә гаепле, гүзәл затларыбыз да алар­дан калышмый. Бервакыт сатучы булып эш­ләгән хатын йортында эшләдек. Кызы сәүдә колледжын бетергән, хәзер кибеттә сата икән. “Кызыгызга әйбәт киңәшләр бирә аласыз инде алайса?” — дигәч: “Яшьләргә безнең киңәш­ләр кирәкми, алар бездән дә әйбәтрәк алдый белә­ләр”, — дип куйды. Икенче ханым үзенең кызын беркемгә дә баш бирмичә яшәргә өйрәтеп тәрбияләвен, нәти­җәдә кызының тормыштан уңуын: фатирлы, машиналы егеткә кияүгә чыгуын, каенанасын да үз урынына утыртуын, ирен дә орчык урынына тотуын горурланып сөйләде... Өченче очракта хуҗа хатынның кызы минем танышым булып чыкты. “Әйе, безнең олы кызыбыз дөньяның кирәген бирде, бик рәхәтләнеп гуляйт итте, безнең кебек бер ирнең чыраена гына карап тормады, — дип сөйләде ул, куангандай. — Ничә мәртәбә кияүгә барды, барыбер үз бәхетен оттырмады, хәзер менә дигән ир белән яшәп ята”.   Бу әниләрнең кызларының “казанышларын” шулай югары бәяләүләрен ишеткәч, чәчләрем үрә торды. Игелек кылсаң да, яманлык эшләсәң дә үзе­ңә кире әйләнеп кайтуын ничек белмиләр икән алар? Югарыда китерелгән мисаллардан аңлашылганча, хыянәт өчен дә иртәме-соңмы түләргә кирәк була.   Марат МӨХӘММӘТШИН. Чаллы.
---

--- | 04.04.2019

"Дуслык купере"нә яңа үзенчәлекле катнашучылар өстәлде. Кемнәр алар?

$
0
0
04.04.2019 Мәдәният
13 апрель Казанның Пирамида залында узасы "Дуслык күпере" фестивалендә яңа катнашучылар - Башкортостанның "Аргымак" этно-рок төркеме. Күптән түгел әлеге төркем Согуд Гарәбстанда " Nomad Universe” халыкара фестивалендә "Этно шоу" номинациясендә Гран-при яулады!
Бу егетләр драйвның нәрсә икәнен яхшы белә!    Алардан башка, 13 апрель «Дуслык күпере» сәхнәсендә Айдар Галимов, Гүзәл Уразова, Элвин Грей, Әнвәр Нургалиев, Зөһрә Сәхәбиева, Илһам Вәлиев , Татарстан Республикасының дәүләт ансамбле, Башкортостанның "Мирас" фольклор ансамбле һәм башка татар-башкорт эстрадасы артистлары катнашачак.    


---

--- | 04.04.2019

Фирдүс Тямаевның яңа клибыннан өзек интернетта бәхәс тудырды (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
04.04.2019 Шоу-бизнес
Берничә көн элек җырчы Фирдус Тямаев инстаграмына «Бөгелә талым» җырына клиптан өзек куйга. Клип мәхәббәт турында. Ләкин анда Фирдүснең хәләл җефете түгел, башка бер кыз төшкән. Әлеге өзеккә халыкның рекциясе бик сәер булган. Күпләр видео астында Фирдүс дуска шелтә белдерә: Хатының була торып, башка кызлар белән кочаклашып йөрисең икән диләр. Кызга да шактый эләккән.
Икенче постында Фирдүс Тяммаев язылучыларына мөрәҗәгать итеп видео төшергән:   "Минем биюче Заринамны бигрәк ямьсез сүзләр белән пычрак атып ташлаганнар. Дуслар, һәрберегезнең балалары бар, бигрәк тә кем кыз үстерә. Неужели сезгә кеше баласына чүп-чар, пычрак язырга күңелле?!"    Гәрчә клипның чын тормышка бернинди катнашы булмавы көн кебек ачык булса да, күпләр клиптагы уенны чынбарлыктан аера алмаган. Әфәрин, димәк яхшы уйныйлар, дип әйтәсе генә кала.   Танылган журналист Алсу Исмәгыйлева да үзенең фейсбук битендә кызык фикер язган моның турында.            Посмотреть эту публикацию в Instagram                  

«Оныттылар дип уйлама, зират кырыеннан узганда дога кылып китәм» - бүген Илфак Шиһаповка 51 яшь тулган булыр иде (10 ФОТО)

$
0
0
05.04.2019 Җәмгыять
Бүген 5 апрель көнне дустыбыз һәм каләмдәшебез Илфак Шиһаповка 51 яшь тулган булыр иде. Нибары. Яшь чак, егет чак, югыйсә. Әмма инде 2 ел була... Илфак арабызда юк. "Илфак! Яшьтәшебез безнең! Оныттылар дип уйлама. Авылга кайтканда, атна саен зират кырыеннан узганда дога кылып китәм!" - дип язган Нурания Хәлиуллина. Без дә онытмадык. Без дә догада.

Бүген Илфак Шиһапов турында күп нәрсә язып булыр иде. Иҗат, җырлар, продюсерлык, матбугат, тарих, интернет, юмор, гитара һәм... тәмәке турында. Әмма әйдәгез әле шушы фотоларга карап тын гына Илфак дустыбызны искә алыйк.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Илфак Шиһаповны искә алу кичәсеннән ФОТОрепортаж: http://matbugat.ru/news/?id=22068

 


---

--- | 05.04.2019

Мурат Гайсин: "Әгерҗе якларында бик аяныч хәл булды" (ФОТО)

$
0
0
05.04.2019 Шоу-бизнес
Танылган җырчы, популяр жырлар авторы Мурат Гайсинның зур сәхнәгә килеп эләгүен бәхетле очрак дип атарга буладыр, мөгаен. Заманында “Барс Рекодс”ка иҗат җимешен сатарга дип килгән егеткә продюсерлар әлеге җырны үзенә яздырып карага тәкъдим итә. Менә шуннан китә дә инде... Мурат белән халык мәхәббәте, ирешкән уңышлары, ни сәбәпле берара сәхнәдән югалып торуы, гаилә хәле һәм иҗаты хакында сөйләшеп алдык.

- Мурат, нихәл? Югалдың әле син. 

- Әйбәт! Теле-радиода күренмим икән, югалдым дип әйтеп булмый әле. Бүгенге көндә бер 10 артист топ артист рәтендә йөрсә, минем кебек калганнары ун яки биш ел элек чыккан артистларның үз-үзен "раскрутка"га бирер өчен шулхәтле күп акчасы юктыр дип уйлыйм. Сәхнәгә менгән елларымда аның хәтле чыгымнар кирәк түгел иде. Ул вакытта уңышлы килеп кердем дисәм дә була. 

- Банкетлар ярдәм итмиме?    - Банкетларны яратмыйм. Бик әйбәт түләсәләр барам. Иҗатымны яратып чакырсалар, чыгыш ясарга бик шатмын. Ә болай кеше ашап-эчеп утырганда әз акча өчен барасым килми, әлбәттә.      - Зур акча синең өчен күпме соң ул?    - Зур акча дип... 30-50 мең тирәсе булса барасың. Әмма үземә андый җиңел банкет юлын сайламадым. Баштарак "Барс-Медиа" компаниясе белән 7 ел килешү төзеп иҗат иттем. Хәзер үз-үземә хуҗа. Районнарда, авылларда сольный концертларым белән йөрибез. Теле-радиода концертларымны рекламага бирмәгәч, күпләр мине югалды дип уйлый. Ә бит ул алай түгел. Дөрес, баштагы вакытларда реклама бирә идем. Аннары бирми генә эшләп карадым. Барыбер яраткан тамашачыларым мине күзәтеп торалар. Ярый әле интернет бар дигәндәй. Кеше белә дә килә. Кайбер урыннарда күп, ә кайберләрендә әз йөриләр. Аллага шөкер, зарланмыйм. Иң мөһиме: яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Болай ел саен Казанда бер-ике программа эшләп куябыз.    - Мирхәт Гайсин белән туганнар түгелсездер бит?    - Безнең Гайсин фамилиясе Башкортстанда сирәк әйбер түгел. Урыста Иванов кебек (көлә).    - Башкортстан якларында еш буласыңмы? Ялгышмасам, әниең Уфада яши дип беләм.    - Әйе, кайтып йөрибез. Аллага шөкер, әни исән-сау. Гастрольләр белән дә чыгып керәбез.      - Артист тормышы гел юлда уза шул. Хәвеф-хәтәрләрдән Алла гына сакласын.    - Үзем сайлаган язмыш. Юлда карап йөрибез. Ашыгып йөрергә тырышмыйм. Шулай да күптән түгел бик аяныч хәл булды. Әгерҗе якларында гастрольләр вакытында төркемем белән агуландык. Концерт алдыннан бер кибеткә кереп "Доширак" токмачы алдык. Срокларын да карамаганбыз. Безне концерт алдыннан җирле халык сыйлый. Бик зур рәхмәт әйтәм барысына да. Акчасызлыктан түгел, балачактан ул токмачны яраткач, алдык инде. Алай ашыйсы килеп тә алмадык югыйсә. Тормыш иптәшем Альбина кайвакыт безнең белән гастрольләрдә йөри. Ул - табиб. Үзе белгән даруларны эчеп, сәхнәдә чыгыш ясадым. Сәхнәдә бии дә алмыйча җырлап чыктым. Ярый Әгерҗе трассасында тәүлек буе эшләүче кибет булды. Минераль сулар алып эчтек. Альбина белән рульне алмашынып, Казанга кадәр көчкә кайтып җиттек.    - Сиңа иң еш бирелә торган сорау бармы? Бары бер сорау?    - "Бәби алып кайтмыйсызмы?" Иң популяр сорау шул. Дөрес, Альбина белән гаилә коруыбызга 9 ел инде. Тырышабыз, хыялланабыз. Иншаллаһ, Алла насыйп итсә булыр. Хәере белән булсын.      - Сәхнәгә иң беренче чыккан вакытларыңда җырчы Алия Шәрәфетдинова белән дуэт клибыгыз дөнья күргән иде. Хәзер Алия дә югалды булса кирәк. Кайда ул? Аралашасызмы?    - Алияне үзем дә таба алмыйм. Кайвакыт икәү чыгыш ясарга чакыралар. Телефоны да юк. Белмим, белмим.    - Соңгы уңышың?    - Уңыш дип әйтсәм дә була. Күптән түгел Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты булдым. Мактанып әйтүем түгел, гади генә шатлыгым белән бүлешәсем килә.   Әңгәмәдәш - ELZAPAPARAZZI      
Эльза ГАЗИЗОВА

--- | 05.04.2019

Казанда 29 яшьлек хатын бер ир-атны кыйнап үтергән

$
0
0
05.04.2019 Криминал
Яңа танышын аяклары белән типкәләп үтергән Казан кызын җиде елга колониягә хөкем иткәннәр. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
«Тикшерү барышында ачыкланганча, узган елның ноябрь азагында 29 яшьлек Юлия Колпакова Гагарин урамындагы кафеларның берсендә егете белән ял иткән. Анда алар ике ир-ат белән танышкан. Аларның берсе компаниягә эчәргә тәкъдим иткән. Аннан соң кәеф ачуны үз өендә дәвам итәргә чакырган», - дип сөйләде Шептицкий.   Күпмедер вакыттан соң, фатирда 33 яшьлек хуҗа ир-ат һәм кыз гына калган, дип яза Татар-информ. Алар арасында низаг чыккан. Нәтиҗәдә, кыз ирне идәнгә егып, башына, күкрәк читлегенә һәм муенына күп тапкыр аягы белән тибә.   «Кызның дус егете фатирга әйләнеп керә. Ир-атны кыйнап яткан кызны сөйрәп ала һәм алар бергә җинаять урыныннан качып китәләр. Урамга чыккач кыз итегеннән кан эзләрен кар белән чистарта. Фатир хуҗасы алган җәрәхәтләрдән шунда җан бирә», – дип ачыклык кертте Андрей Шептицкий.   «Саксызлык аркасында сәламәтлеккә җитди зыян салып кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча, Колпакова гомуми режимлы колониягә җиде елга хөкем ителгән.
---

--- | 05.04.2019

Нишләтәләр сине, авыл?

$
0
0
05.04.2019 Авыл
Үз гомерендә нинди генә үзгәрешләрне, җитәкче­лекнең нинди генә формаларын күрмәде мескен авыл. Куштылар да, аердылар да, колхозга берләштерделәр, таркаттылар... Бер чорда инвесторлар кулына тапшырып, аларга бик күп уңайлыклар булдырдылар. Башта ниндидер өмет белән әйтелгән бу сүз тора-бара бөтенләй башка мәгънә алды.
“Бу яктан сезнең бәхет булды, җитәкчеләрегез районга инвес­тор кертмәде”, – диючеләрне күп ишетергә туры килде. Районга инвестор кермәү, чыннан да, аерым бер шәхесләр хезмәте булдымы, әллә инде көлсу-ярлы туфраклы Балтач җирләре аларны кызыктырмадымы? Икесе дә бардыр. Безнең җирләрдә бит җиде кат тир, күп акча түкми генә уңыш үстереп булмый. Инвес­торлар идеясе бик яхшы, кызыгырлык кебек булса да, нәтиҗәсе гадәттәгечә килеп чыкты...   Нәтиҗәдә колхоз-совхоз­ла­ры таралган авыллар “кая китте колхозлар” дип зар еласа, безнең районныкылар “ярый әле колхоз бар” дип куанды. Әмма өстәгеләр генә һаман да тынычланмый: әле һаман да колхозлар системасыннан читкә “каералар” кебек. Инвесторлар белән авыз “пешкәннән” соң өстенлек фермерлар, крестьян-фермер хуҗа­лык­лары, гаилә фермалары ише яңа “туган” шәхси эшмәкәрлек юнәлешләренә күчте. Ник ап­тырыйсың, капиталистик җәм­гыятьтә яшибез бит, диярсез. Дөрес, Татарстан күләмендә соң­гы елларда күмәк хуҗалыкларга да төрле юнәлештәге ярдәмнәр оештырыла, монысын танырга кирәк. Әмма гомуми сәясәт барыбер шәхси милек формаларына өстенлекне күздә тота.   “ИП, КФХларда салым түләү тәртибе дә үзгә, безнең кебек, бер гектар җиргә әйләндереп исәп­ләсәң, 5 мең сум салым түләмиләр. Күп очракта көндәлек ялланган кешеләр белән эш­лиләр дә аларга түләнгән акчадан, безнең кебек, 42-43 проценты күләмендә салым, төрле фондларга акча кү­чермиләр, – ди  бер таныш җи­тәкче, борчылып. – Бүген яшәп килгән системаны җимереп, бө­тенесен шәхси кулларга күчереп бетерсәк, шушы салым ягыннан гына да ул нәрсәгә китерәчәк, белмим. Аларны бит тикшерү органнары да безнең кадәр борчымый. Үз хуҗалыгында күп итеп терлек асрауны алга сөрү дә ике яклы. Бердән, әйе, ул үз ху­җа­лыгында өстәмә керем ала. Әмма, икен­чедән, ул гаилә фермалары, КФХлар ныгып кит­кәнче бик күп вакыт кирәк булачак. Сер түгел, бүген әле аларның барысы да үзләре шул колхоз ярдәме белән көн күрә. Бөтенесен дә кон­­- т­рольдә тотып бетереп булмый, нәр­сә­дер югала, нәрсәнедер искесен яңага алыштыралар дигән­дәй... Барыннан да бигрәк, авыллар язмышы аерым бер кешеләр кулына калса, аяныч булачак. Нәкъ инвесторлар белән булган хәл кабатланачак. Ни генә дисәк тә, бүген әле авыл кешесе, кооперативта эшлиме ул, юкмы, аңа карамастан, берәр проблемасы булса, рәис янына килә. Аерым ке­ше­ләрнең генә түгел, авылның, аның бөтен мәдәни-социаль объект­ларының, җирле үзида­рәләрнең күпчелек чыгымнары да шул хуҗалыклар өстендә. Мәчетләрне дә үз карамагына алган хуҗа­лыклар бар. Мәдәни-спорт чаралары үткәргәндә дә спонсор – шул хуҗалыклар... Белмим шул, үз көнен үзе күрүче кеше бу кадәр өлкәләргә табышын бүләргә риза булырмы? Риза булыр өчен бит әле аның үзеннән арткан табышы булырга тиеш. Моңа берничә елда җиңел генә ирешеп булмый. Тамырдан дө­рес түгел авылга карата булган сәясәт... Кайчакта аңламыйм мин аны...”
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА

--- | 05.04.2019

Янгын чыгып, йортсыз калган Шәвәлиевләр: «Документларны алып чыктык, башка бөтен әйбер янып бетте»

$
0
0
05.04.2019 Фаҗига
2 апрель көнне Аксубай районы Иске Ибрай авылында янгын чыгып, Җәмил һәм Гөлфия Шәвәлиевләрне йортсыз калдырган. Кирпеч йорт янгында бөтенләй янып беткән. Без шалтыратканда, аларның район үзәгендә кирәкле белешмәләр артыннан йөрүләре иде.
– Кичә генә бөтен авыл халкы җыелып килеп, янгын урынын чистарттык. Үзебез әлегә мунчада яшәп торабыз, кечкенә улыбыз апаларда яши, – диде ул.   Янгын чыккан көнне ирле-хатынлы эштә булган. Җәмил мәктәптә хуҗалык мөдире, Гөлфия повар икән. Кечкенә уллары дүртенче сыйныфта укый.   – Иртәнге сәгать сигезенче унбиш минутта өчебез бергә мәктәпкә чыгып киттек. Көн гадәттәгечә үтеп бара иде. Сәгать берләр тирәсендә сезнең якта янгын чыккан дип кереп әйттеләр. Салам ягалардыр ди уйлап куйдым. Аннары шунда мәктәптә эшли торган апам кереп, сезнең йорт яна, диделәр бит диде. Ничек инде безнең йорт, нишләп без янырга тиеш әле, мин әйтәм. Бу хәбәргә бер дә ышанасы килми торды. Көтмәгән каза бит ул дигәндәй. Шулай дип тәкрарлый-тәкрарлый чыгып йөгердек. Урам төтен белән тулган. Кешеләр җыелган, чынлап та безнең йорт яна. Янгын түбәгә менеп үк җиткән иде. Төтенне аралап өйгә кердек тә документларны алып чыктык. Башка әйберләр янып бетте, – дип елый-елый сөйләде Гөлфия.   Йортларын алар җиде ел элек төзеп чыккан булган. Мал-туар асрап саткан акчага тергезгәннәр, кечкенә улларының ана капиталы да шунда кергән. Мунчалары белән сарайлары янгында зыян күрмәгән. Мунчаларын узган җәйдә генә өлгерткән булганнар. Абзарлардагы терлекне күршеләре кереп чыгарырга өлгергән.   Шәвәлиевләрнең олы уллары армиядә хезмәт итә икән, ноябрь ахырында Омскига хезмәт итәргә киткән. Кызлары күрше авылда кияүдә. – Армиядәге улыбызга әйткәнебез юк әлегә. Борчып уңайсызларбыз дип куркабыз, ничек итеп әйтергә дә белгән юк. Ярый әле кечкенә улыбыз мәктәптә вакыт иде. Шөкер, беребез дә зыян күрмәде. Улыбызны үзен генә калдырып чыгып киткән вакытлар була, шундый вакытта янгын чыкса нишләгән булыр идем дип тә уйлап куям. Малны авыр булса да җыярбыз анысы, исәнлек кирәк. Газетагыз аша бөтен авылдашларыбызга, безне белгән, белмәгәннәренә сәдака акчалары өчен рәхмәтебезне әйтәбез. Изгелекләре үзләренә меңе белән кайтсын, исән-сау булсыннар, бәла-казалар күрмәсеннәр, – ди Гөлфия.   Шәвәлиевләргә ярдәм итәргә теләүчеләр булса, Сбербанк картасынын реквизитлары:   2202 2002 3736 1124 Шавалеева Гульфия Гумеровна, карта телефон номерына тоташтырган: 8-950-327-04-66.
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

--- | 04.04.2019

Кариев театрында режиссерлык лабораториясе ачыла

$
0
0
05.04.2019 Мәдәният
8 апрельдә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Tamga» режиссерлык лабораториясе старт ала. Лабораториядә балалар һәм яшүсмерләр өчен спектакльләр чыгаручы режиссерлар катнаша: Александра Ловянникова һәм Екатерина Корабельник (Мәскәү), Тимур Фәйрузов (Норильск), Илшат Мөхетдинов (Уфа).
Алар алты көн дәвамында театр артистлары белән берлектә  балалар һәм яшүсмерләр өчен спектакль эскизлары әзерләячәк. 13 апрельдә эскизлар киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк. Аларның презентациясе 16.00 сәгатьтә башлана. Кариев театрының бөтен локацияләрендә дә эш алып барылачак. 9 апрельдә показларның программасы соңрак тәкъдим ителәчәк.   Лабораториянең берничә бурычны күз алдында тота, шуларның иң мөһиме – актерлар  өчен көчле тренинглары. Чакырылган һәр режиссер - теге яисә бу мәктәп вәкиле, алар үз һөнәрендә төрле методика кулланалар, шуның бәрабәренә труппада профессия турында яңача күзаллау тудыра алалар. Ә бер атна эчендә премьера чыгару да иҗади стресс барлыкка китерәчәк, һәм бу аларга уңай тәэсир итеп, актерларның яшерен ресурсларны ачарга ярдәм итәр дип көтелә. Моннан тыш театр 4 яшь режиссер белән танышачак һәм киләчәктә кайсыдыр эскиз тулы канлы спектакльгә әверелергә мөмкин.   Балалар һәм яшүсмерләргә кагылышлы актуаль темаларга багышланган төрле әдәби материал куллану әлеге лабораториянең үзенчәлеге. Лаборатория текстлары  татар сәхнәсе өчен яңа: монда яшүсмерлек кайнарлыгы да, ялгызлык темасы да, фантазия һәм үзең уйлап чыгарган дустың турында кайгырту да, үзенчәлекле кешеләр белән мөнәсәбәт тә бар.   Лабораториянең нәтиҗәсе катнашучылар өчен дә, тамашачыларга да көтелмәгән иҗади эксперимент булыр дип ышанабыз.
---

--- | 05.04.2019

Сәхнәгә Мансур Гыйләҗев һәм Фәрит Бикчәнтәев тандемы кайта

$
0
0
05.04.2019 Мәдәният
19, 20 һәм 21 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча "Исәнмесез!?." спектакленең премьерасы була. Спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев, рәссам - Сергей Скоморохов, композитор - Эльмир Низамов.
Режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең драматург Мансур Гыйләҗев белән тандемы утыз ел элек, диплом спектакле «Бичура»ны куйганда ук оеша. Алга таба «Казан егетләре» һәм шул ук спектакльнең дәвамы иҗат ителә. Аннары озак кына иҗади тәнәфестән соң «Курчак туе» куела, менә хәзер «Исәнмесез!?.» Башта пьеса киносценарий буларак языла һәм театр соравы буенча сәхнә өчен яраклаштырып үзгәртелә.   Автор Мансур Гыйләҗев пьеса хакында: «Исәнмесез» пьесасы – минем якын туганнарым тормышы турында. Мин беренче тапкыр булган хәл турында әсәр яздым. Пьесаның исемендә үк мин ачарга тырышкан проблемалар ята. Ул кешенең бу дөньяда яшәве белән бәйле иң житди проблемалар. Шуны да әйтергә кирәк, татарлар гына бер-берсен шулай сәламли. Мин татарларның, безнең халыкның бик үзенчәлекле булуын аңладым. Югалтулар, газаплар белән тулы үзенә бер төрле, гаҗәеп кызыклы тарихлы. Мәңгелеккә бару өчен бу дөньяда тере булу бик мөһим. Әсәрнең төп мәгънәсе шундыйрак» ("Идел" журналына биргән интервьюдан).   Режиссер Фәрит Бикчәнтәев булачак спектакль хакында: «Бүгенге динамик тормышта без сүзләрнең мәгънәсенә артык игътибар итмибез. Без көнгә күп тапкыр "Исәнмесез" дип сәламләүгә күнеккән һәм аның нинди тирән мәгънәгә ия булуын тоймыйбыз да».   БИЛЕТ АЛЫРГА КАССА: (843)293-03-74
---

--- | 05.04.2019
Viewing all 38218 articles
Browse latest View live