Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live

Рафинә Ганиуллина: "Әниегезгә 40-50 меңгә «чудопрепарат» алып бирә алмыйсызмыни?"диючеләргә исем китә

$
0
0
05.04.2019 Шоу-бизнес
Популяр җырчы Рафинә Ганиуллина тормышта иң якын кешеләр - бертуганнарыңның терәген тоеп яшәү бик мөһим дип саный. Әниләренннән башка таяныр кеше булмау да сәбәпче булгандыр, ул кызларын бер йодрык итеп үстерә алган, күрәсең.

Балачагындагы авыр мизгелләрне Рафинә болай дип искә ала: "Киемнәр өчен сеңелләрем белән сугышкан чаклар да булды. Әни әйтә торган иде: «Аягымнан тотып селкетсәгез дә акча җиткереп булмый» дип. Шуны белеп үстек, артыкка өмет итә алмадык. Тизрәк акча эшли башлап әнине рәхәттә яшәтү хыялы белән план корган чакларыбыз истә. Хәзерге заманда, нормаль әти-әниләр балаларына бик булыша, фатирын да алып бирә, укыта, туйлар ясый. Без барысын да узебез булдырдык, әти белән әнидән акча сорау бөтенләй башка сыймаслык күренеш. Əти дигән кешебез биш кызын ташлап киткәнгә 25 ел булды, аның өчен оят булса да әйтәм, шуннан бирле без әнинең 2 төркем инвалидлык пенсиясенә яшәдек, әнигә ул вакытта 42 яшь, миңа 9, төпчек балага 2 яшь... Әәтидән бер тиен ярдәм булмады, "типсә тимер өзә ала торган" ир-ат, типмәде генә...

Аллага шөкер, хыялыбыз чынга ашты: әнине чит илләргә дә йөрттек, фитнеска абонемент, ноутбук, яхшы кием - бәйрәм саен затлы буләк белән сөендерәбез үзен. Кызганыч, 2016 елның көзендә инсульттан соң әниебез сабый баладай зәгыйфьләнде, бүгенге көндә безнең тәрбиягә мохтаҗ, врачлар баш миенә операция ясап әнине үлемнән алып калдылар, тагын 3-4 ай яшәргә мөмкин диделәр. Көзгэ 3 ел була, бу безнең бердәмлекнең көче дип уйлыйм. Əниебезне бүгенге көндә дә концертларга, театрга, рестораннарга алып барабыз.

"Əниегезне ямьсез киендергәнсез, һаман сөйләшмимени? Җитәрлек шөгыльләнмисез, димәк!" Яисә сетевой маркетинг аша үлемнән алып кала торган «чудопрепарат» тәкъдим итәләр 40-50 меңгә: "Әниегезгә шуны алып бирә алмыйсызмыни? Акча эшлисез бит сез!" - дип әйтүчеләргә исем китә. Безнең әниебез кадер-хөрмәткә бик лаек, без моны бик яхшы аңлыйбыз! Кайвакыт сүзләр артык," - дип уртаклаша Рафинә Ганиуллина.

 


---

--- | 05.04.2019

Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинаның никахы булды (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
05.04.2019 Шоу-бизнес
Бүген Мамадышта чын бәйрәм. Анда Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинаның никахы гөрли. Бу хакта беренчеләрдән булып Рифат Фәттәхов хәбәр итә. «Бүген -Гөлсирин һәм Азатның никахы! Ваһапов фестивалендә туган беренче гаилә. Котлыйбыз! Бәхетле булыгыз!», дип язган ул.

Исегезгә төшерәбез, 25 февральдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Ваһапов фестивале йолдызлары” концерты барышында Азат Абитов Гөлсирин Абдуллинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. "Минем өчен дулкынландыргыч мизгел. Җитди адым ясыйм. Гульсик, бары бер сорау гына бирәм. Син миңа кияүгә чыгарга ризамы?" - дигән иде ул.

Азатның, тезләнеп, Гөлсирингә чәчәкләр бәйләме һәм йөзек бүләк итүенә йөзләгән кеше шаһит булды. 

Күптән түгел яшьләр Азатның туган ягында Изет Кабул кылдыру йоласын үтәп кайтканнар иде. "Минем өчен яңа йола, чөнки бездә Мамадышта андый йола юк. Монда минем өчен шунысы яңалык, егет кызны үзенең төп йортына алып кайткач, туганнары, күрше-тирә, авылдашлар бүләкләр белән килен күрергә киләләр" дип уртаклашты Гөлсирин Абдуллина.

 

        Посмотреть эту публикацию в Instagram                  

Ура!
---

--- | 05.04.2019

Әлифне таяктан аерырга өйрәтүчеләр (ДӘВАМЫ)

$
0
0
05.04.2019 Мәгариф
Шулай итеп, татар якшәмбе мәктәбендә дәресләр 1989 елның 9 сентябрендә башланды. Беренче дәресләргә бары унике генә бала йөри. Тора-бара аларның саны күбәя һәм балаларны өч төркемгә бүлеп укытырга туры килә. Якшәмбе мәктәбенең беренче укытучылары Хәридә Дашкина, өлкә мәгариф бүлеге белгече Дамир Гатин, иске татар язуы белгече Минәхмәт Сәгыйров, музыкант Әлфия Гыйниятуллина ноябрьгә кадәр бушлай эшлиләр.
Хәридә Дашкина һәм иҗтимагый оешма җитәкчелеге өлкә һәм шәһәр мәгариф бүлекләре тупсаларын таптый торгач, бер өстәмә белем бирү педагогына ярты ставка бирелә. Шуңа да шатланып, класстан тыш эш “Иҗат” үзәге хезмәткәрләре булып саналган дүрт укытучы ярты ставкага тиешле хезмәт хакын бүлешеп, эшләрен дәвам итәләр.   Татар теле буенча дәреслекләр юнәтү мәсьәләсе зур кыенлыклар тудыра. “Беренче дәреслекләрне Камышлы мәктәбе чүплегеннән җыеп алырга туры килде. Искергән китапларны макулатурага дип чыгарып ташлаганнар иде. Соңрак җыр, матур әдәбият китапларын “Туган тел” җәмгыяте рәисе булып эшләгән Рәшит Абдуллов һәм оешма әгъзасы Мансур Ямалетдинов Татарстаннан кайтардылар”, - дип сөйли Хәридә Дашкина.   Ә укучылар һаман ишәя, укытучылар саны да арта бара. Дәресләрдә 7 яшьтән 70 яшькәчә татарлар һәм башкортлар, мәктәп укучылары һәм студентлар, укытучылар һәм инженерлар, кибет директорлары һәм гади эшчеләр утыра. Аларны бер генә әйбер – үз телен һәм тарихын, музыкасын һәм әдәбиятын белү теләге берләштерә. Олы яшьтәгеләр гарәп графикасын өйрәнү өчен килгән булсалар, яшьләр күбрәк музыка һәм әдәбият белән кызыксыналар. Минәхмәт Сә-гыйровның тырышлыгы белән йөзләгән кеше Коръән укырга өйрәнә, кайберәүләр Уфа һәм Казан мәдрәсәләренә кереп укуларын дәвам итәләр һәм, кайткач, башкаларга да дин белемен тараталар. Алар арасында Таһир ага Мамышев, Галия Мостафина, Гөлсара Садовник, Асия Шәймарданова, Разия Әюпова, Әнәс Мингалиев, Наил Хәлиуллин, Ильяс Нетфуллин, Гайфулла Галимов һәм башкалар...   Якшәмбе мәктәбе турында кешеләр башта мәчетләрдә, милли чараларда ишетеп белгән булсалар, соңрак бу эшкә “Бердәмлек” газетасы һәм “Ак бәхет” радиосы килеп кушылалар.   Якшәмбе мәктәбенең популяр булуына карамастан, милли кадрлар мәсьәләсе кискен тора. 1990 елда татар теле дәресләрен биология укытучысы Асия Сәйфетдинова алып бара. Моның өчен аңа Казанда татар теле укытучылары курсларында укырга туры килә. Шулай ук беренче татар теле укытучылары дип халык мәгарифе ветераны Минзакир Нуретдинов һәм Гөлнур Баһаутдинованы атарга була. Бераздан мәктәп директоры балалар бакчасында эшләгән Нурзидә Фәйзуллинаны табып ала һәм татар теле укытучылары проблемасы хәл ителә. Беренче татар тарихы укытучысы Самара дәүләт университеты доценты Риза Баһаутдинов, ә музыка укытучылары Гүзәл Ямалетдинова, Радик Газизов, Альбина Мамедалиева була.     1990 елның 7 январенда "Известия" газетасы аша Куйбышевта якшәмбе татар мәктәбе ачылуы турында бөтен Советлар Союзы белә. Ләкин Хәридә Дашкина моның белән генә канәгатьләнми. Кичке мәктәпнең укыту программасыннан мөмкинлек табып, көндезге сыйныфлар да ачып җибәрә. Бу инде 1993 ел була. Ә 1994 елның мартында якшәмбе мәктәбе үзенең беренче биш еллык юбилеен бәйрәм итә. 12 санлы кичке мәктәп бинасында сәхнә булмаганлыктан, “Прогресс” оешмасы генераль директоры Вазыйх Мөхәммәтшин китергән такталардан һәм бүрәнәләрдән коридорда сәхнә корыла, һәм Сара Садыйкованың иҗатына багышланган бик матур концерт үтә. Чарада өлкә администрациясенең милләт эшләре бүлеге җитәкчесе Рәшит Шакиров, Баш мәгариф идарәсе вәкиле Дамир Гатин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Равил Яһудин, Самараның Совет районы мәгариф бүлеге мөдире Галина Белова, “Туган тел” оешмасы җитәкчелеге һәм ата-аналар катнаша. Бу зур чара халыкта туган телгә һәм мәдәнияткә карата кызыксыну булуын күрсәтеп, мәктәпнең киләчәгенә зур йогынты ясый.   Ә Хәридә Дашкина инде 12 кичке мәктәп йортында күрексез кыяфәттә ишелеп баручы “Шар” акционер оешмасының ташландык балалар бакчасын күзәтә. “Менә бу бинаны безгә бирсәләр, тулы хокуклы татар мәктәбе ачып булыр иде”, - дигән хыялларын “Туган тел” җитәкчелегенә сөйләп бирә. Аннан хуплау булгач, Дашкина 9 ГПЗ заводының директоры Игорь Швидактан “Бу бинаны төзекләндерергә җыенмыйбыз, татар мәктәбенә бирәбез” дип кәгазь яздыра һәм шуның белән төрле учреждениеләргә йөреп, татар мәктәбенең кирәк булуын исбатларга тырыша. Үзен кертми башлаган җирдә “авыр артиллерия”не - “Туган тел” оешмасын эшкә җигәргә туры килә. Нәтиҗәдә, рөхсәт алына һәм “Прогресс” төзү компаниясе реконструкциягә керешә. Шулай “Яктылык” татар компоненты булган тулы хокуклы мәктәпкә әверелә.   Тагын ун елдан соң аңа янкорма өстәлә һәм мәктәп бинасы өч тапкырга зураеп, ашханәсе, спорт залы, хореография кабинеты һәм актлар залы булган татар мәктәбе булып дөньяга таныла.   Мәктәп оешып килгән елларда өлкә һәм шәһәр башлыклары булып эшләгән Константин Титов, Олег Сысуев, Георгий Лиманский, Виктор Сазоновның теләктәшлеге булмаса, татар мәктәбе дә булмас иде, әлбәттә. Монда татар җәмәгатьчелегенең абруйлы шәхесләре Вазыйх Мөхәммәтшин, Әнвәр Бульхин, Азат Надировның да хезмәте зур булуын билгеләп үтәргә кирәк.   Миллион кеше яшәгән зур шәһәр шартларында “Яктылык” татар мәктәбе дәүләт сәясәтен тормышка ашыру буенча зур эш эшли һәм башка регионнар өчен үрнәк булып тора. Мәктәптә укыганда ук яхшы белем күрсәтеп, югары уку   йортларын тәмамлаган һәм төрле өлкәләрдә уңышларга ирешкән милләттәшләребез инде байтак. Рөстәм Бахитов, Айрат Ваһапов, Артур Галимов, Галия Галимова, Алсу Камалетдинова, Динара Мәкъсүтова, Рушания Мәкъсүтова, Ләйсән Мансурова, Зилә Минебаева, Айсылу Мөстәкыймова, Руслан Мөхетдинов, Азат Нуруллин, Диана Нуруллина, Регина Субеева, Ринат Шәрәфетдинов, Динә Шәрипьянова, Асия Шәрифуллина мәктәпне алтын һәм көмеш медальләргә тәмамладылар. Ә физика һәм математика фәннәре кандидаты Йосыф Сәйфетдинов Россия фәннәр академиясенең механика проблемалары институты хезмәткәре булып хезмәт итә.   2013 елда мәктәп Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе санына керә, ә аның хәзерге директоры Радик Газизов “Ел директоры” исеменә лаек була. Бу нәтиҗәләр, әлбәттә, төрле елларда мәктәп җитәкчеләре булып эшләгән Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Хәридә Дашкина (1989 - 2009), Россия Феде-рациясенең Мактаулы мәгариф хезмәткәрләре Мәгъдания Абдрәхимова (2009 - 2012) һәм Радик Газизовның югары профессиональлекләрен дәлилли. Шуңа да бөтен Россиянең милли мәгариф белгечләре тәҗрибә артыннан бу мәктәпкә киләләр. Чөнки татарларның үз телләрендә уку хокуклары бар, һәм ул Россия Конституциясе канунында беркетелгән.   “Яктылык” - Самара татарлары өчен мәктәп кенә түгел, ул милли-мәдәни мәгариф үзәге дә. Аңардан башка Самара татарларының тормышын күз алдына китерүе дә кыен. Утыз ел элек, 1989 елның 10 мартында, Куйбышевта чишмә кебек нечкә ерганактан башланган милли мәгариф системасы бүген Идел кебек киң елгага әверелеп бара.    
Шамил ГАЛИМОВ

--- | 05.04.2019

"Ростелеком" UFC ТВ уникаль телеканалын тәкъдим итә

$
0
0
05.04.2019 Җәмгыять
Яңа тәүлек буе эшли торган канал UFC — катнаш көрәш буенча иң эре халыкара оешмага багышлана. Эшләтеп җибәрелгән вакытта ул UFC ның дөньядагы бердәнбер тематик каналы булачак.
Эксклюзив нигездә UFC ТВ "Ростелеком" аша да трансляцияләнәчәк, шулай ук ул Wink мультимедиа платформасында булачак. Канал UFC Fight Night турниры булган көнне, 20 апрельдә эшли башлаячак.   Партнерлар яңалыгы  
---

--- | 05.04.2019

Лилия Сәлахетдинова ире Ришат белән КЛИПта төшкән

$
0
0
05.04.2019 Шоу-бизнес
Бик күп социаль проектлар авторы, танылган шагыйрә Лилия Сәлахетдинова ире Ришат белән "Өзелеп яраттым" исемле җыр клибында төшкән. Разилә һәм Рамилә Батыровалар башкаруындагы әлеге җырның премьерасы 1 майга тәгаенләнгән.
"Бик тиздән иҗатташ дусларыбыз Разилә һәм Рамилә Батыровалар башкаруында "Өзелеп яраттым" җырына тормыш иптәшем, пар канатым, мәхәббәтем Ришат белән минем катнашуда төшерелгән клибыбыз дөнья күрәчәк! Бинада төшерергә рөхсәт итүләре өчен "Ярдәм" мәчетенә һәм мәчет фонды җитәкчелегенә, хезмәттәшләребезгә, дусларыбызга олы рәхмәтләребез!" дип уртаклаша Лилия.               Посмотреть эту публикацию в Instagram                  

"Бүгенге көнгә кадәр белми": Эмиль Талипов Фәрит Бикчәнтәевне ничек алдый?

$
0
0
06.04.2019 Мәдәният
Актер белән аралашу гадәти нәрсә түгел ул. Син теге яки бу спек­такль­дәге ниндидер герой янына барасың кебек тә... Ә ул, мәзәк­тәгечә, бәрәңге дә ашый икән, төннәрен йокларга да ята булып чы­га. Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов янына ба­р­ган­да да “Мәхәббәт FM”дагы Ильяс та чыгар төсле иде каршыга, “Мулла”­дагы Әсфәндияр дә, “Диләфрүз ремейк”ның – кәттә мотоциклын выжылдатып, Исмәгыйле дә... Ә минем каршыда – күңеле белән урман-тугайларда уйнап үскән гап-гади авыл егете Эмиль иде.
Еламаска өйрәтте   Элек Биектау районына кергән Кадыш авылы, хәзерге Авиатөзе­леш районы авылы егете гаиләдә төп­чекәй булган икән. Ике ападан соң ту­ган егетне тездә иркәләп-назлап кына утырмаганнар утыруын, алар – хуҗалыктагы кырык­ма­са-кырык мә­шәкать, эш белән үскән буын. Әмма әнисе ягыннан да, әтисе яклап та иҗади оеткыдан мәхрүм булмаган Эмиль – кечке­нәдән күр­ше-тирә апа-абыйларга, иптәш­ләренә пародия күрсәтергә яраткан “артист”ны урындык өслә­ренә бас­тырып сөйләтә-җырлата торган булганнар. Әмма бу авыл “инс­титуты”на кагылышлы тәрбия­дән кала торган буш вакытта гына каралган – башта иң мөкатдәсе эш ләса...   – Эшләп үстек, безнең чорда бүгенге кебек уку, түгәрәкләр генә дип яшәү, телефоннарда уйнап утырулар юк иде бит инде. Балалардан культ ясау да булмады – барганбыз, акрынлап кул астына да керә башлаганбыз. 6-7 нче сыйныфларда мин әти белән бергә капчык-капчык бә­рәңгеләр ташый башлаган идем инде.
– Тик төпчекләргә кагылышлы иркәлек булмады гына димә, зинһар, барыбер ышанмыйм.   – Булмады. Кагып-сугып үстерү булмаса да, алга утыртып үбеп утыруларны да хәтерләмим. Әлбәттә, наз-мәхәббәткә туймадым дип тә әйтә алмыйм – әмма бер бала икен­чесеннән аерылмады. Әнием Әл­фия заводта сакта эшләде – иртән китә, төн кайта дигәндәй. Ул һәр­вакыт үзе белән пистолет йөртте – мин – кулымда пистолет та тотып караган кеше. Сүтеп-җыеп күрсәтә иде әни аны... Әмма әни катырак иде безнең – тозлап-борычлап, оял­тырлык итеп әйтә белде. Минем кызулыгым да – әнидән. Әтием Ман­сур мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы иде – шулай ук эш кешесе, улым, алай итәргә кирәк, болай эшләргә кирәк, дигән нотык сөйләгәнен ишеткән булмады. Без аларның тормышыннан үр­нәк алып үстек, олыларны – олы, ке­челәрне  кече итәргә өйрәндек. Аннан, безнең чорда балаларны кырыслык-таләпчәнлек белән үсте­рү чоры иде.   – Нык тәртипле мулла песие булып үстеңмени?   – Без табигатьтә үстек. Хуҗалык эшләрен караганнан соң без урамга, урманга чыгып китеп, аралашып-уралышып үстек. Мактану булмасын – кулдан килмәгән эш, теш үт­мәгән шөгыль калмагандыр. Тиктормас, кызыксынучан идек. Шу­ңадыр, хәтерлим, туксанынчы еллар – мин бик сорагангадыр инде, әти белән әни акчаларын кырып-себереп велосипед алып бирде миңа. Матур, 9 меңлек, шәп сәпит! Без бу вакытта егетләр белән кача-поса дискотекага йөрибез. Үзебез­чә, кәттә бит инде – җилләнеп барабыз, сәпитне салам эскертенә качырып куябыз да  дискотекага кереп китәбез. Шундый көннәрнең бер­сендә, биеп чыктык, ә минем сәпит юк! Тузан да кунарга өлгермәгән яңа сәпитемнән җилләр искән... Әниләргә аны-моны әйтеп тору юк әле – кайсын каян детальләр табып, ике көндә сәпит җыйдым мин. Үзем!..   – Үзеңнән бигрәк, матчага кыс­­тырылган талчыбыкка килеп җиттек бугай без?.. (Кө­ле­шәбез.)   – Әйе, анда эләкте! Сәпитне җы­еп бетергәч, әтигә дөресен сөй­ләп бирергә булдым. Кайттым, ул кафель идәнле ваннага унитаз урнаштырып ята, килдем дә: “Әти, минем сәпитне урладылар”, – дидем. Әтинең кулындагы кыскычы тө­шеп тә китте, кафельне дә чатнатты. Шунда кул астындарак торган чебен үтергечне алып, ипи шүрлегемә менеп тә төште!   – Ә үзең ясаган сәпитне күргәч?   – Анысы өчен әни мактады, үзе бит, бусы кадерлерәк тә булыр әле, диде. Әтигә ул эләктерү өчен үпкәләмәдем дә – бик тиешле урында, тиешенчә булган ул. Баштан сыйпап кына утырып булмый. Егетне егет итеп үстерергә кирәк – борын мышкылдатып елап йөрерлек булмасын.   – Шушы хыялыйлык һөнәр сайлауга да бер юнәлеш бир­гән­дер, әйеме? Әллә әти-әни “егетчә­рәк” берәр һөнәр ягына ишарә­ләдеме?   – Юк, киресенчә, әти укуымны шул юнәлештә дәвам итүемне киңәш итте. Мин мәктәптә укыганда төрле-төрле бәйгеләрдә катнаша башлаган идем инде. Төгәл фәннәр белән дә әллә ни дуслык булмады – техник вузлар турында башыма да кертмәдем. Мәктәптә укыганда да ул математика, алгеб­ра, физикалар бер газап иде – дәрес башында берәр ноктада берәр сурәт эзләп таба идем дә, дәрес буена шуңа карап утыра идем. Очына чыгып булмас ул формулалар, биремнәр башка планетадан иде... Шуңа театраль учили­щеның актерлык осталыгы факультетына документларымны тапшырырга булдым да. Әмир Камалиев – Аманулла классына укырга кердем. Өч ел укыганнан соң, миңа нидер җитми башлады. Дүр­тенче курстан соң Фәрит Бикчән­тәев төркем туплый дигәнне ишет­кәч, көчемне сынап карарга булдым – режиссурага укырга кердем. Фәрит абый бер шарт белән алды – мин театр училищесын ташларга тиеш идем.   – Ташладыңмы?   – Юк,  кача-поса параллель укып бетердем: мин – ике мәктәпле артист.   – Фәрит Рәфкатовичка ничек итеп аңлаттың?   – Ул аны бүгенге көнгә кадәр белми шикелле.   Мин – соң өлгергән артист
– Эмиль Талипов һәм режиссура – алар кавыша алдымы соң? Аннан, мине иң кызыксындырган сорау – режиссер булуга укытып буламыни соң ул?   – Укытып була инде ул, 10-15 алымы бар аның. Әмма интуитив сизү, тоемлау – Ходайдан бирелә торган талант. Ансыз спек­такльнең йөрәге булмый. Минем режиссерлык эшләремә килгәндә, укыган вакытта сәхнәләштерелгән “Зөбәйдә – адәм баласы” бар. Фәрит абый киңәше белән алынган әлеге әсәр­не мин аны ничек бар, шулай итеп сәхнәгә чыгардым... Мин телә­гән нәрсә килеп чыкмады. Режиссерлык эше шуның белән тәмам да булды. Ә уку тәмамлаганда мин инде артист форматында эшли башлаган, беренче сынауларны узган идем. Күп уйный башладым. Әле анысы да ничек булды – мин курс­ташларымнан зуррак идем бит инде, театрга килеп эләгү белән дә чәчрәп балкып чыкмадым. 27 яшемдә генә артист буларак эшләр­гә тотындым.   – Әмма соңармадың, бәхет кояшы сиңа саран елмайды, дип һич тә әйтеп булмый. Режиссер синең талантыңны күрә һәм күтәреп алды бит?   – Артистның бәхете – режиссердан, анысы – бәхәссез. Әмма ме­даль­нең икенче ягы да бар – эш­ләмәгән, үзен чарламаган артист режиссерга кирәк түгел. Безгә укыганда да әйтә килделәр: талантлы артистка караганда, эшләгән артист күпкә кадерлерәк. Шуңа нинди бәхет кояшы ди инде? Беренче булырга теләсәң, үзеңне кызганмыйча эш­ләргә дә әзер булырга кирәк. Берен­челекнең үз хакы бар.   – Эмиль өчен кайсы рольләр иң-иңнәре рәтендә?   – Т. Миңнуллинның “Мулла”­сын­да­гы Әсфәндияр, Р. Зәйдул­ла­ның “Үлеп яратты”сындагы Корбанов, И. Зәйнинең “Мәхәббәт FM”­дагы Иләс Миләсов... Гомумән, “Мә­­хәббәт FM” ул миңа атап язылган спектакль дисәң дә була – иҗатымдагы иң-иң урынны нәкъ менә әлеге әсәр алып тора. Ул безнең курсны ачып бир­гән визит карточкасы – курсыбыз­ның биш еллыгына Илгиз Зәйниев махсус язды аны. Анда тулаем – мин. Ә урамда танып эндәшә башлаулар – Нурания Җамали режиссерлыгындагы “Ерактагы якын йолдызым” кинофильмыннан соң булды.
Зирәклек тупладым
– Иҗат коллективында бервакытта да җиңел була алмый...   – Авыр да түгел, Гөлнара. Аннан, күп нәрсә үзеңнән, тормышны, ке­шеләрне кабул итүдән дә тора. Элек мин риза булмасам, гаделсезлек күрсәм, бәргәләнә, үз дигәнемне исбатларга тырыша, бәхәскә керә идем. Еллар узу белән тормыш ул яктан да чарлый башлады – мин хәзер күп нәрсәне елмаеп, йөрәккә якын алмыйча, әрепләшмичә генә уздырып җибәрергә өйрәндем.   – Чып-чынлап туеп, театрдан китәргә ниятләп йөргән вакы­тың булдымы?   – Булды. Студент еллары иде әле ул.  Уку авыр бирелә, барып чык­мый шикелле... Кердем дә Фә­рит абыйга: “Китәм мин!” – дидем. Тукта әле, ашыкма, бар да нормаль бит, диеп, аркадан кагып чыгарып җи­бәрде ул... Шул талпынышта кәеф кырылу да узды.   – Фәрит Рәфкатович еш мактыймы?   – Булгалый, әмма ул үтереп мактый торган кеше түгел. Сирәктә әйтеп куя. Әмма аның бер мактавын “күңелдә йөртәм” мин. Швейцария режиссеры куйган “Әтрәгәләм” спектакленнән соң: “Эмиль, син бит моны Голливуд артисты төсле уйнадың, афәрин!” – дигән иде. Ос­таздан андый сүз ишетү – тагын бер пар канат төртү белән бер инде ул!    Телисеңме, аккош каурые бүләк итәм?
– Озаклап башлы-күзле булмыйча йөрүеңдә өер-өер фанат кызлар гаепле булдымы соң, йолдызланып китеп, гадиләр янына төшәсең килмәвеңме?   – Безгә театрда йолдызланырга берәү дә ирек куймады. Укыган вакытта ук сеңдерә килделәр: сез артист буларак кына кызык, кеше буларак – юк. “Әйбәт кеше ул – һөнәр түгел”, – диләр иде. Шуңа йолдызлану турында сүз дә була алмый. Беренче тапкыр урамда танып эндәшүләре дә кинода төшкәч булды минем: бу бит шул-шул, дип кинодагы образым янына килеп фотога төшеп киттеләр, Эмиль янына түгел! (Көлә.) Шуңа минем үземдә дә, мин бит шундый-шундый, мине бөтен кеше белә, дигән нәрсә булмагандыр. Булды инде – Нурания Җамали киносыннан соң булды арттан йөрүләр... Стеналарга язулар да, чәчәкләр-күчтәнәчләр бе­лән каравыллап торулар да... Әмма ул  –  театр артистының һәрберсендә була торган әйбер. Мин аңа бүген бик гади карыйм.   – Әти-әни, улым, өйләнергә вакыт сана, дип әйткәләш­тер­мәделәрме?
– Әйткәннәрдер, әмма өйләнер­гә кирәк булганнан гына өйләнеп булмый ич инде ул! Күңел ятмаган, йөрәк “әйе” дигән кешеңне очратмыйча ашыгулар ялгышуга китерә дип беләм. Мин Илсөярне бик озак эзләдем, эчтә озак еллар бушлык иде. Әмма үз кешемне очратасымны сизә килдем. Динә Закирова бервакыт машинада барганда аның фотосын күрсәтте. Мин карадым да фотоны кире бирдем. Шуның бе­лән онытылды да. Кебек. Соңрак Камал театрыннан үзәккә баручы юл киселешендә, Тукай һәйкәле янында очраттым мин аны. Башта кем булуын искә төшерә алмыйча интектем. Исеме телгә килмәде. Аннан, беткән баш беткән дип, “Илсөяр!“ дип кычкырдым да башымны чит­кә бордым. Илсөяр – Илсөяр булып чык­ты! Шуннан сөйләшеп киттек. Аннан тагын бер тапкыр көтмә­гәндә юллар кисеште. Ул минем театр артисты икәнлегемне дә белми булып чыкты. Анысына сөендем генә инде.   – Әәәәй, бер аһ итәрлек романтик мизгел дә булмагач...   – Булды! Чигелгән читек тә биргәнем булды, атап җыр яздырганым да. Иң яшерен сер белән дә уртаклашыйм инде... Бервакыт күл янында йөргәндә мин су өс­тендә аккош каурые күреп алдым. Ил­сөяргә борылдым да: “Телисеңме, мин сиңа аккош – иң тугры мә­хәббәт кошы каурые бүләк итәм?” – дидем. Илсөяр, каян ала­сың соң син аны, дип югалып ук калды. Мин шунда агач ботагы алдым да, теге каурыйны судан көч-хәл белән этеп чыгарып, булачак гомерлек юлдашыма бүләк иттем. Аккошлар ялгыз яши алмый, дидем. Аның күзлә­рендә бәхет очкыннары иде. Каурый хәзер альбом эчендә, өебез­нең түрендә тора.
– Утызның үр ягына чыккан, шәхес буларак формалашкан, үз көенә генә яшәргә өйрәнгән ке­шегә гадәти гаилә кысаларына кереп урнашу ансат түгелдер ул, әйеме, Эмиль? Син роль белән янып йөрисең, ә синең кулыңа, бар ташлап кер әле, дип, чүп пакеты китереп тоттыралар...   – Юк, ансат түгел. Мәхәббәт тә, гаилә дә – ул шулай ук хезмәт. Аңа кергәнче син үзең җавап бирергә тиеш – әзерме син шуңа? Мин Ил­сөяр белән танышыр алдыннан ул халәтне тойдым – мин әзер, миңа гаилә кирәк. Әнә шул әзер булганнан соң гына тоемладым да – мин озакламый үз кешемне очратачакмын. Шуңа да гадәти тормыш, көн­дәлек мәшәкатьләр, җаваплы­лык­ның бер кешедән ике кешелек тандемга күчүе  миңа гадәти булды.   – Гаиләнең матди ягын кайгырту артист кешегә авырмы?    – Яшерен-батырын түгел, го­мер-гомергә әдәбият-мәдәният-сән­­гатьтә акча булмаган, юк, бул­мая­чак... Шуңа мин дә төп эшемнән тыш  акча чыганагы эзләргә мәҗ­бүр, ансыз тормыш көтеп булмый. Әйе, кайчак кимсенү дә тоясың, әмма... Ә болай, биргәненә мең шө­кер, торырга фатирыбыз, йөрергә машинабыз бар, өстәлебез – түгәрәк.
Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

--- | 06.04.2019

“Аңлыйсың, ләкин берни эшли алмыйсың”

$
0
0
06.04.2019 Медицина
Яман шеш профилактикасы фонды, онкология чирләренә тап булучылар «Просто спросить» онлайн-сервисын эшләтеп җибәргән. Интернет аша табиб-консультантлар пациентның медицина тарихына бәяләмә бирәләр, аңа кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлаталар. Консультация хезмәте шулай ук безнең илдәге дәвалауларның сыйфаты турында мәгълүматлар җыя.
Рәсми мәгълүматлар буенча, ел саен 650 меңнән артык русияледә яман шеш табыла. Шундый диагнозга тап булучылар, әлбәттә каушап, нәрсә эшләргә, кая барырга белмичә аптырап кала. Яшәгән урыннардагы сырхауханәләрдә бу хәлгә гадәттә формаль карыйлар.   Ахмаклык хисе   Санкт-Петербургта яшәүче Светлана 2018 елның июнендә әнисен җирләгән. Замана күзлегеннән чыгып караганда мәрхүмә яшь, нибары 55не генә тутырган була. Гомеренең соңгы елларында ул аденокарцинома белән көрәшкән. Башта рак репродуктив системаны зарарлаган, шуннан соң шеш башка органнарга күчкән. Туганнары әйтүенчә, ул күптәннән авырган, тик якыннарын борчымаска теләп, моны яшереп килгән. Өстәвенә аңа чирен яшерүе дә әлләни авыр булмаган. Ул Оренбург өлкәсенең Орск шәһәрендә яшәгән. Ике кызы күптәннән Питерда үз гаиләләре белән торалар. Ана кеше чире өченче стадиягә күчкәч кенә онкология турында кызларына белгергән. Өлкән кызы Светлана хәзер дә әнисенең рак белән көрәшкән вакытлары турында уйлаудан туктамый. Ул хәлне яхшы якка үзгәртергә мөмкин иде дип саный.   Балалары аналарының диагнозын белгәч, аны шунда ук Санкт-Петербургка алып китәләр. Ни әйтсәң дә, федераль башкала клиникасының мөмкинлекләрен провинциянеке белән чагыштырырлык түгел.   Табибларның бушлаена да, түләүлесенә дә мөрәҗәгать иткәннәр, ләкин аермасын гына әллә ни сизмәгәннәр... Икесендә дә табибларның пациентка кеше итеп түгел, ә җансыз предметка караган кебек карашын тойганнар.   – Безнең очракта тулысынча савыгу турында сүз дә булырга мөмкин түгеллеген аңлыйм, ләкин табибка пациентның фамилиясен булса да бутамаска ярый бит, – дип Светлана үз хис-тойгыларын аңлатырга тырыша. Шунда ук табибны да аклый – имеш аның эш йөкләнеше чамадан тыш артык күп. – Монда мөгаен администрация гаепледер, табибның хәтта авыруның медицина тарихын, нинди процедуралар билгеләнгәнен һәм аларның нәтиҗәсе турында укырга да вакыты юк. Берсендә табиб әнинең мәгълүматларын башка пациентныкы белән бутады. Мин түзмичә әнинең компьютер томограммасының барлык күрсәткечләрен яттан сөйләп бирдем.   Озак тикшеренүләрдән, табибтан-табибка йөрүләрдән соң химия терапиясе үтү схемасын ясадылар. Тик дәвалау билгеләнгәч тә, аның ахыргы этабы пациент һәм туганнары өчен тәмугка әйләнергә мөмкин.   – Хәтта даруханәдә дә үзеңне ахмак итеп тоясың, – ди Светлана. – Даруханәгә табиб язган дарулар исемлеге тотып бардым. “Бу препарат бездә сәдәпләрдә генә, ә сезгә ниндие кирәк? – дип сорадылар. – Ә физэретмәне нинди дозада аласыз?” Һәм шунда гына бирелгән исемлекнең башваткычлардан торганын һәм аны ничек тә булса чишәргә кирәклеген аңлыйсың. Кеше борчылмаганда дару сәдәпләрен капельницага төеп салып булмаячагын күз алдына китерә аласыздыр. Ә безнең очракта... Алда билгесез, куркыныч “химия” көткәндә моның турында кайдан уйлап бетерәсең? Үзеңне ахмак хәлендә хис итәсең. “Пүчтәк” сораулар белән янә табиб янына барырга туры килә.   Икенче “химиядән” соң әниләре аягында көчкә йөри, сулыш алганда тончыга башлый. Берничә тапкыр салкын тидергәннән соң, ул кызларына кире Орскига кайтарырга куша. Табиб билгеләгән тагы өч курс химиотерапиядән баш тарта. Туган шәһәренә кайткач, бер айдан соң 55 яшьлек хатын-кыз җан тәслим кыла.   – Ел дәвамында көчсезлек, нәрсә эшләргә белмәүдән куркып яшәдем. Тырышасың, чабасың, бәргәләнәсең, ә нәтиҗәсе юк яки көтелгәнчә килеп чыкмый. Сукыр кеше кебек кая барып бәрелгәнеңне белмисең. Иң кадерле кешең үлем алдында, ә син берни эшли алмыйсың. Докторлар арасында иң намуслы кешеләр өченче метастаза стадиясе турында яшермичә сөйләүче реанимация белгече һәм хосписның баш табибы булды.   «Сарафан радиосы»   Русфондның яман шешкә каршы көрәшкә багышланган түгәрәк өстәлдә катнашучы Русиянең танылган онкологлары, бүген дәвалаучы табибларның, клиникаларның кайсы яхшы, кайсы начар икәнен авыруларның белеп торырга тиешлегенә басым ясадылар. Күп кенә илләрдә аларның эшчәнлеген объектив тикшереп торучы сервислар бар икән. Алар табиб хаталарын, авыруларның өзлегүләрен яки киресенчә рактан савыгучыларның саннарын җыеп баралар. Русиядә мондый статистика белән беркем дә шөгыльләнми. Хәзерге вакытта, безнең табиблар бер-берсенең эшен, медицина өлкәсендә кайда, нәрсә булганын “сарафан радиосы” аша гына беләләр. Әлбәттә мондый аралашудан объектив мәгълүмат алуы кыен.   Cancer Fund хәйрия оешмасы советы рәисе, Пирогов исемендәге Югары медицина технологияләре клиникасының онкология буенча директор урынбасары Андрей Павленко фикеренчә, Русиядә рәсми сыйфат регистры бик кирәк.   – Онкологияне дәвалаучы табибның үзе турында да мәгълүмат булырга тиеш, – дип ассызыклый ул. – Хәзерге вакытта белгеч буларак, онкология хирургиясе регистрын төзү өчен көрәшәчәкмен. Анда кайсы табибның уңышлы яки уңышсыз дәвалавы, яман шешкә каршы һәр сырхауханәнең керткән өлеше, савыгулар, өзлегүләр, үлем нәтиҗәләре турында мәгълүматлар булырга тиеш.   Хирург ассызыклаганча, хәзергә андый объектив мәгълүматлар юк. Һәм бу төрле медицина учреждениеләре вәкилләренә югары трибунадан теләсә нинди мәгълүмат бирергә, расланмаган уңышлары турында мактанырга юл ача. Чөнки ул мәгълүматларны барыбер тикшереп булмый.   Яман шеш профилактика фонды беренчеләрдән булып “Просто спросить” программасын ачты. Бу белешмә-сервис. Ул хәйрия керемнәре хисабыннан финанслана. Порталда махсус форма тутыргач, үзеңне кызыксындырган сорауны бирә аласың. Интернет аша диагноз куелмый, әмма аерым кешегә килеп туган очракларда нәрсә эшләргә кирәклеге турында киңәшләр бирәчәкләр. Кирәк икән, медицина документлары белән танышырга, кайсы белгечкә мөрәҗәгать итәргә, кайда дәваланырга кирәклеге турында мәгълүматлар алырга була.   Көтәргә кирәкми   Красноярскидан онкология чиреннән күп мохтаҗлар күргән Михаил Кумец бездә дөрес медицина мәгълүматы җитмәү белән килешә. Интернетта ракны сода яки үләннәр белән дәвалау рецептларын тиз табасың, ә менә куркыныч диагноз куелгач нәрсә эшләргә кирәклеген белү өчен шактый җәфаланырга туры килә. Дәвалана башлаганчы шешнең параметрларын кайдан өйрәнергә, аның ни дәрәҗәдә агрессив, гормоннарга бәйле рәвештә нинди мутацияләргә китергәнен каян белергә? Табиблар да төрле сәбәпләр аркасында, нәрсә эшләсәң – яхшырак булачагын бик аңлатып тормыйлар. Авыруның тулы паспорты – уңышлы дәвалауның нигезе бит. Кайчагында шешнең элементар биопсиясен дә эшләмиләр. Дүрт ел буе үпкә яман шешенең дүртенче стадиясе (бу диагнозы булган кешенең гомере уртача дүрт-сигез ай гына) белән яшәүче Кумец чирлеләргә үз авырулары турында медицина әдәбиятын җентекләп укырга киңәш итә.   – Русия медицинасына нәрсә җитми? – дигән риторик сорау бирә ул. – Мәскәүдән ерагайган саен, медицина көчсезләнә генә. Беренче чиратта – диагностика мәсьәләсе. Беренчел онкологияне таба беләләр, ә диагностиканы тирәнтен өйрәнү аксый. Дәвалауны еш кына “күзгә карап” кына билгелиләр. Шуңа күрә пациентларга киңәшем – ашыкмагыз. Төгәл диагноз алу өчен ун көнегезне югалтсагыз-югалтыгыз – әле моның белән генә дөнья бетми. Яшәгән җирегездә диагноз куя алмасалар, акчагызны кызганмыйча федераль үзәкләргә юл тотыгыз. Моның белән киләчәктә акчагызны янга калдырырсыз һәм тормышыгызны озайтырсыз. Әйтик, Красноярск диспансерында моннан 20 ел элек кабул ителгән беркетмә нигезендә дәвалыйлар. Алар билгеләгән даруларны Европада күптәннән кулланмыйлар, чөнки организмга зыяны бар икән.
---

--- | 06.04.2019

«Жди меня» тапшыруы ярдәмчесе Илгизәр Шәрәфетдинов: «Бала әнисен эзләсә, табарга җиңелрәк, әнисе эзләсә – авыррак»

$
0
0
06.04.2019 Җәмгыять
Зәңгәр экраннар әле кайчан гына яшен-картын үз каршына кадаклап куйган иде. Бүген ул «телеәрҗәне» компьютер, төрле гаджетлар алмаштырды. Ләкин шулай булса да, кайбер тапшыруларны тамашачы, сәгатенә карап, вакыт санап көтә. Константин Симоновның атаклы шигыре исеме белән аталган «Жди меня» («Көт мине») тапшыруы да иң күп карала торганнардан.
Элек тә шулай иде бу, бүген дә шулай. Язмышлар ялгышы аркасында югалган, табарга өметләре дә булмаган кадерле кешеләрне еллар-юллар аша очраштыра торган әлеге тапшыру менә егерме елдан артык инде Россия халкының күңел юшкыннарын күз яшьләре белән юдырта. Бу тапшыру кызыклы, гыйбрәтле, күңелгә тия торган һәм нәтиҗәле булсын өчен, «Жди меня»ның ил буенча ярдәмчеләре дә бар икән. Бүген бездә кунакта шундыйларның берсе – Буа районы Яңа Чәчкап егете Илгизәр Шәрәфетдинов.   Күңел үзе сайлый   1998 елда туган якларыннан бик еракта – Амур елгасы буенда хәрби хезмәттә була ул. Туган ягын сагынып яшәгәнгәдер инде, бу тапшыруны көтеп ала һәм яратып карый торганга әйләнеп китә. Бу вакытта бу популяр тапшыруның башланган еллары гына була әле. Аена бер генә тапкыр экранга чыга. 2000 елда шулай бер тапшыруны яратып караганнан соң, Илгизәр әфәнде Мәскәүгә «Жди меня» редакциясенә ярдәм итәргә теләген белдереп хат яза. Җавап озак көттерми. Благовещенск якларыннан килгән 28 үтенечне Илгизәргә җибәрәләр. Бу вакытта редакция базасында барлыгы 400 үтенеч кенә була.   – Без яшәгән шәһәр кечкенә, һәркем бер-берсен белгәнгә күрәдер инде, мин бер атна эчендә сигез кешене табып бирдем. Билгеле, башны эшләтергә, логик фикерләргә кирәк. Үтенечләр төрле: кем яшьлек дустын, бергә укыган, хезмәт иткән яшьтәшләрен эзли. Ата-ана – баласын, баласы ата-анасын эзләгән очраклар да күп. Мин күбрәк туганнар, кан-кардәшләрне эзләргә яратам. Үтенечне күргәч тә, «Моңа булышырга кирәк!» – дип уйлап куясың. Күңел үзе сайлый. 19 ел эчендә Илгизәр Шәрәфетдинов 3 меңгә якын кешегә табышырга ярдәм иткән. «Хәзер социаль челтәрләр бар, алар эшне җиңеләйтте», – ди ул үзе. Аларның күбесен күргәне дә юк. Телефон аша гына аралаша. Санап та бармый. «Өстә саныйлардыр, яхшылыкка чутлыйлардыр әле», – ди ихлас елмаеп, бер язмыш белән таныштырып.   Җан тартмаса, кан тарта   Элек Ерак Көнчыгышта яшәгән булса, хәзер Илгизәр әфәнде Казанда гомер сөрә. Интернет чикләрне ачкач, күп кенә республикаларда (Украина, Казахстан, Молдавия) эзләү эшләре башкарган инде ул. Менә күптән түгел генә булган кавышу мизгелләренең хатирәсе. Казахстанда яшәүче бер кыз кияүгә чыгып, башка шәһәргә күчеп киткән. Ләкин яшьләрнең тормышлары барып чыкмаган. «Бала – мәхәббәт җимеше» дисәләр дә, ул да бәйли алмаган ике йөрәкне. Яшь ана, кыерсытуларга түзә алмыйча, күкрәк баласын каенаналарында калдырып, туган шәһәренә кайтып киткән. Төгәлрәге, баласын бирмәгәннәр. Ләкин әти-әниләре, балаңны алып кайт, дип, кире җибәргәннәр. Күз яшьләре белән никадәр генә ялынып сораса да, анага улын бирмиләр, күрсәтмиләр дә, ул үлде, диләр. Канат исемле бу малай исән-сау үсеп, бүген 40ка җиткән ир уртасы, үзен дөньяга китергән әнисен эзләп, тапшыруга үтенеч хаты яза. Әлеге хат Илгизәр әфәндегә килеп ирешә һәм ул, бөтен тырышлыгын эшкә җигеп, ана белән балага 40 елдан соң очрашу бәхете бүләк итә.   – Бу эштә башны эшләтергә кирәк. Әнисенең торган шәһәре, кыз фамилиясе, адресы билгеле булса, аның күршеләре, танышлары аша эзли башлыйсың. Хатын-кызны табу авыррак, ул бит гомер эчендә берничә фамилиягә ия булырга мөмкин. Сәгатьләр буе компьютерда актарынып утырасың. Аннары бер кечкенә генә бәйләп тора торган җеп шәйләнгән кебек була. Тизрәк шуңа тотынасың. Йомгакның очын дөрес тапсаң, ул үзеннән-үзе сүтелә. Илгизәр әфәнденең бу игелекле эшен һәм аның югалган кешеләрне табу тизлеген белгәннәр: «Изге тамырың бардыр синең!» – диләр, уенын-чынын бергә кушып.   Бер рәхмәт мең бәладән коткара   Илгизәр Шәрәфетдиновны «Көт мине» тапшыруының күренмәс батыры дисәң дә була, төп эше түгел, хоббие ул аның. Волонтерлар табып биргән язмыш ияләрен тапшыруны оештыручылар үзләре студиядә очраштыра. Илгизәр шикелле ярдәмчеләрнең исемнәре дә телгә алынмый. Әле быел менә әлеге тапшыруга 20 ел булачак. Ярдәмчеләрне шунда чакырып, тамашачыларга күрсәтергә уйлыйлар, ди. Хәер, Илгизәр әфәнде өчен монысы мөһим түгел. Югалганнар табылса, аларны табарга үзенең ярдәме тисә, шуңа күңеле булып куанып яши ул.   Кайбер язмышлар аның хәтеренә мәңгегә кереп урнашкан. 1982 елда Казанның Зур Кызыл урамындагы бала тудыру йортында бер яшь әни баласын калдырып чыга. Шәфкатьле җанлы бер рус хатыны әлеге кызчыкны алып үстерә. Ә кыз үскәч, үз әнисен эзләп, «Көт мине»гә хат язган. «Бала әнисен эзләсә, табарга җиңелрәк. Әнисе эзләсә, табу авыррак, – ди тәҗрибәле эзләүче һәм күп очракта табучы. Уллыкка-кызлыкка алу сере закон буенча сакланырга тиеш бит. Тик без капчыкта ятмый. Йә күршеләр, йә әйбәт танышлар бу серне бер чишәләр. Аннары балада үз әнисен күрү теләге уяна. Әнисен Биектау районының бер авылында эзләп таптым. Аңарчы бала тудыру йортындагы язмалар белән эшләдем. Ул вакытта Ибәтуллина фамилияле өч хатын бала тапкан. Өчесен дә йөреп чыкканнар. Илгизәр әфәнде тулы хокуклы хәбәрче булып катнашкан бу тапшыруда.   Еллар шактый узган, кызын язмыш кочагына калдырып киткән яшь әни дә әби-карчык булган. Тәрбиягә алган гаиләдә ятимлек ачысын күрми генә кыз да үскән. Аларны Мәскәүдә студиядә очраштырганнар. Авылдан беркая да чыкмаган әбине илебез башкаласына алып барганнар. Шуннан бирле әни белән кыз, элемтәләрен югалтмаска тырышып, күрешеп торалар икән.   – Монысы әле аның бәхетле очрак. Кайвакытта төн йокыларыңны калдырып, интернет эскертендә инә эзләп, кавыштыру җебен ялгап утырып, инде менә очраштыру мизгелләре килеп җиткәндә генә эзләнүче: «Миңа кирәк түгел!» – дип баш тарта. Ул чагында нишләргә дә белмисең. Чарасыз каласың. Табылмады дип әйтү – иң кулай ысул.   Эзләүчеләр арасында төрлесе бар. Инде сугыш беткәнгә тиздән 74 ел булуга карамастан, оныклары-туруннары бабаларының каберләрен, сугышчан дусларын эзлиләр. «Кар десанты» сугышчылары, Михаил Черепанов белән тыгыз элемтәдә тора Илгизәр Шәрәфетдинов. Бер солдатның медальонын тапкач, Черепанов смс җибәргән. Районы, фамилиясе билгеле. Казахстаннан. Әлеге хәбәрне алгач та, бу районны аякка бастыра, җомга көнне хәбәр базага гына керә әле. Ә дүшәмбе бер тәүлектән соң бу солдатның бертуган сеңлесенә абыйсы турындагы хәбәрне җиткерә Илгизәр.   Һәм шул вакытта: «Их, бабайларны да табарга!» – дип уйлап куя. Аның ике бабасы да яу кырында хәбәрсез югалган. Алардан кара пичәтле хатлар гына калган.   Берәр җеп очы күренмәсме дип, ул Шәрәфетдинов фамилияле кешеләрне дә эзләп карый. Әлеге фамиллияле кешене Буа районыннан эзләргз бер үтенеч була Казахстаннан. Татарстандагы туганнары турында программага хәбәр ителә. Бер-ике ай вакыт үтүгә дә карамастан, табылган туганнар элемтәгә керә алмыйча, янәдән Илгизәргә мөрәҗәгәт итәргә мәҗбүр булалар. Баксан, программага үтенеч язучы үзенең исем фамиллииясе белән шәһәр исеменнән кала берниндидә мәълүмәт калдырмаган икән. Илгизәр инде табылган кешеләргә – Казахстандагы туганнарын эзләргә мәҗбүр була һәм бер-ике атна эчендә аларында таба. 2007 елда Казанда Кремль янында «Көт мине!» тапшыруы турыдан-туры элемтә Киев белән Казанны тоташтырган телекүпер ясый. Илгизәр әфәнде монда да төп ярдәмче була. Тик бу эш бик мәшәкатьле булып чыга. Шуңа күрә мондый ысулны бүтән кулланмыйлар.   Ана – улны ата-кызны белсен...   – Бүген тапшыру базасында 2 млн. 700 мең гариза. Шуның кадәр кеше югалган... Илгизәрне тыңлап утыра торгач, күңелемдә бер сорау туа. «Хәзер бит инде атом-космос заманы, элемтә гасыры. Нигә кешеләр бер-берләрен шулай табылмаслык итеп югалталар соң?»   – Барысына да хат язу модасы бетү гаепле, – ди Илгизәр әфәнде. – Элек хат язышу дигән бик әйбәт гадәт бар иде. Эреле-ваклы экраннар аны икенче планга күчерде, аннары бөтенләй кулланылыштан ук төшереп калдырды. Кешеләрнең күбесе шулай югалды. СССР дигән зур илнең таркалуы да югалуларның санын арттырды. Югалган һәм югалтканнар арасында туганлык җепләренең ныклыгы, ярату хисләре дә чамалы буладыр инде.   Туганлык җепләрен еллар аша ялгарга җыенучыларга аеруча ныклап ярдәм итәсе килә Илгизәр әфәнденең. Үзенең күрше авылы Түбән Наратбашта туган бер кыз – Гайшә апа үсеп җиткәч, Казахстанга киткән. Туганнары исән вакытта әнисенең авылына улы ел да кайткан. Аннары еллар узган, адреслар югалган, элемтәләр өзелгән. Гайшә апа да гүр иясе булган. – Күрше авыл да булгач, табуы авыр булмады. Ерак булса да, туганнарын табып бирдем. Күптән түгел генә скайп аша елый-елый сөйләштеләр. Хәзер очрашу өчен җәйне көтәләр.   Төннәр буе бер таныш булмаган кешеләрнең саргаеп беткән фотоларын карап, ничек тә булса кадерле кешеләрне кавыштыру теләге белән янган Илгизәргә гаиләсеннән еш кына әрләү дә эләгә. «Юкка вакытыңны калдырып, күзеңне талдырып утырма инде!» – диләр. «Алар бу эшнең тәмен белмиләр, рәхәтен аңламыйлар, – ди ул, аларга бераз үпкәләп. – Математикадан авыр мәсьәләне чишкәч ничек канәгатьлек хисе кичерәсең, монда да шулай рәхәт була. Хәтта рәхәтрәк тә әле. Чөнки катып калган саннар түгел, ә кеше язмышлары». Бер рәхмәт мең бәладән коткара, ди халык мәкале. Ә Илгизәрнең үзе тапкан кешеләрнең бик күбесен күргәне дә юк. Рәхмәтне дә телефон аша гына ишетә. Ләкин шатлыктан елмайган күзләрне ара ерак булса да сизә.   «Газета укучыларга нинди теләкләрегез бар?» – дигәч, «Барлык кешеләргә дә шуны әйтер идем: бер-берегезне яратыгыз, саклагыз, югалтмагыз!» – диде ул. Гомеренең егерме елын шушы изге эшкә багышлаган волонтер авызыннан бу сүзләр аеруча мәгънәле һәм катгый яңгырады.
Йолдыз ШӘРАПОВА

--- | 04.04.2019

Гүзәл Уразовага Татарстанның халык артисты исеме бирелүе дөресме?

$
0
0
06.04.2019 Шоу-бизнес
Кайбер матбугат чаралары, социаль челтәрләрдәге пабликлар Гүзәл Уразовага Татарстан Республикасы Халык артисты исеме бирелү турында хәбәр таратты. Чын хәлме бу? Алайса, ни өчен “Уразова.ру” сайтында бу турыда бер хәбәр дә юк? Гүзәл һәм Илдарның социаль челтәрләрендә дә ләм-мим?

Эш шунда ки, рәсми документка кул кую белән тантаналы рәвештә исем тапшыру арасында күпмедер вакыт уза. “Алдан кычкырган күкенең башы тишелә” дигән әйтем бар халыкта. Гүзәл белән Илдар да итәгатьлек һәм сабырлык саклап, алдан кычкырмаска булганнар. Әмма интернет һәм мессенджерлар заманы бит. Башта Гүзәл Уразовага Татарстанның халык артистын бирергә дигән Президент карары фотосы ватсап аша төрле төркемнәргә таралды, аннары социаль челтәрләрдә, аннары матбугатка да чыкты. 

Инде сер саклаудан мәгънә юк. Гүзәл Уразовага чыннан да Татарстанның халык артисты исеме бирелү турында карар имзаланган. Әмма рәсми рәвештә моны игълан итү һәм исемне тантаналы рәвештә тапшыру әле алдагы көннәрдә генә булачак. Әмма без инде бүген үк Гүзәл Уразованы чын күңелдән котлыйбыз!
---

--- | 06.04.2019

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Сихер тимәслек итеп яшәгез»

$
0
0
07.04.2019 Дин
Коръәннең «Бәкара» сүрәсендә сихер турында болай диелгән: «Яһүдләр, Сөләйман пәйгамбәрдән соң, шайтаннарның сихер белемен өйрәтүләренә дә иярде. Әмма яһүдләрнең наданнары, бу Сөләйман галәйһиссәлләмнән калган китап дип, сихерне кабул итте.
Сөләйман галәйһиссәлләм кяфер булмады, ягъни ул сихер белән шөгыльләнмәде һәм сихер китабын язмады, әгәр дә ул бу эшләрне эшләгән булса, әлбәттә, кяфер булыр иде. Шайтаннар кяфер булды, чөнки сихер китабын алар язды һәм кешеләргә өйрәтте. Бабил шәһәрендә Һарут вә Марут исемле ике фәрештәгә иңдерелгән сихерне дә шайтаннар кешеләргә өйрәттеләр. Әмма бу ике фәрештә сихерне һичкемгә өйрәтмәде яки өйрәтсә әйтте: «Дөреслектә, без сезгә фетнәбез, Аллаһ безне сихер белән сезне сынар өчен җибәрде, әгәр сихер белән шөгыльләнсәгез – кяфер булырсыз. Сихерне өйрәтеп һәм аның белән эш кылып, кяфер булмагыз».   Фәкать кяфер булудан курыкмаган җеннәр ир белән хатын арасын боза торган сихерне шул ике фәрештәдән өйрәнде. Алар сихерләре белән һичкемгә зарар итүче түгел, мәгәр Аллаһы Тәгалә теләге белән генә зарар итәр. Яһүдләр дә зарар итә торган һич файдасыз булган сихерне өйрәнде. Шиксез, алар Тәүраттан укып, сихер белән шөгыльләнгән кешегә ахирәттә газаптан башка һичнәрсә юклыгын белде. Ул сихерчеләрнең үз-үзләрен сихергә сатулары нинди яман сәүдә, белә торып, ягъни җәннәтне биреп җәһәннәмне алды» (102нче аять).   Димәк, сихер бар, һәм ул зур гөнаһлардан санала. Бу хакта Аллаһы сүбхәәнәһү вә тәгалә Үзе әйтә. Сихерне шайтан кешеләргә зарар салу өчен, гаиләләрне җимерү, кешеләрне авыруга сабыштыру өчен файдалана. Ә хәзер карагыз инде, бүгенге көндә бездә, төрле телеканалларның рейтингларын күтәрү өчен, шул сихерчеләр белән тапшырулар оештыралар, ярышлар үткәрәләр. Сихерчеләрне үз исемнәре белән атамас өчен нинди генә исемнәр уйлап тапмыйлар, алар экстрасенс та, ясновидящий да… Чынлыкта, алар – сихерчеләр. Җаннарын Иблискә саткан булулары аларның чырайларына ук язып куелган, ә халык шашып шул тапшыруларны карый, аларның гайре табигый сәләткә ия булуларына ышана, хәтта изгеләштерә башлый. Нинди зур ялгышу!   Шайтан сихер белән шөгыльләнәчәк кеше янына пәйгамбәр сурәтендә дә, фәрештә кыяфәтендә дә килә икән. Коръән укыган кеше, чын мөселман моңа ышанырмы? Юк, чөнки Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вәсәлләмнән соң бу җиргә бер пәйгамбәр дә килмәячәк, фәрештәләр вәхи китермәячәк. Димәк, бу – шайтан һәм моннан сак булырга кирәк.   Безнең халыкта: «Багучыга барма, башыңа бәла алма», – дигән әйтем бар. Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вәсәлләм хәдисендә китерелгәнчә, сихерчегә, күрәзәчегә, фал салучыга, багучы-юраучыга, төрле ялган дәвалаучыларга йөргән кешеләрнең кырык көн буена намазы кабул ителми! Намаз укыды дип тамга куела, ә бернинди савап та язылмый. Ә багучының сүзләренә ышанса, ул чагында нәрсә була? Андый кеше мөшриккә әйләнә, Аллаһы Үзе сакласын.   Хәзрәт, кайчакта алар дөрес әйтә бит, диярсез. Әйе, багучы карчык, безнең күзебезгә карап, бөтен биографиябезне сөйләп бирергә мөмкин. Әмма бу аның изге булуыннан түгел, ул баштанаяк гөнаһка баткан. Аңа ул хәбәрләрне безнең янда йөрүче, бөтен серләребезне белеп торучы җеннәр җиткерә. Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вәсәлләм үзенең хәдисендә, кеше шайтан ярдәменнән башка гына сихер белән шөгыльләнә алмый, ди.   Ә менә киләчәктә булачак нәрсәләрне сихерче-күрәзәчеләр бик әйтеп бирә алмый шул. Бу турыда Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вәсәлләм менә нәрсә ди: «Аллаһ күктә нинди дә булса бер мәсьәләне чишкәндә, фәрештәләр канатларын баш очларына кушып куялар да, Аның сүзләренә итагать итеп, чылбырның ташка сугуындагы тавыштан, күк күкрәүдән курыккандагы кебек куркып, Аны тыңлап торалар, күңелләреннән бу курку киткәч, алар: «Аллаһ ни әйтте?» – дип сорыйлар. Аларга: «Чын хакыйкатьне, Аллаһы Тәгалә – иң Бөеге», – дип җавап бирәләр, ә шайтаннар, бер-берсе өстенә утырып, посып кына Аллаһның сүзен тыңлап торалар.   Ишеткән сүзләрен алар үзләреннән аста торганнарга сөйли һәм бу сүзләр шул чылбыр буенча сихерче һәм күрәзәчеләргә кадәр килеп җитә. Күктән атылган йолдызлар, аны тапшыручыны бәреп, бу сүзләр чылбырын өзәргә дә мөмкин, тик кайвакыт чылбыр өзелмичә дә кала, шул чакта бу сүзләрне ишетүчеләр, аңа йөз тапкыр күбрәк ялган сүз өстәп, ярдәм сорап килүчеләргә тапшыра.   Кешеләр: «Ул безгә шул-шул көнне шул-шул булачак дип әйтмәдемени?» – дип сорый. Шулай итеп, күктән ишетелеп, Җиргә кадәр килеп җиткән хак сүзләр кешеләрне шул күрәзәчеләргә һәм сихерчеләргә ышанырга мәҗбүр итә» (Бохари риваяте). Әгәр без боларга ышансак, зур гөнаһлы булабыз, Аллаһы Үзе сакласын. Сихернең билгеләре? Сихер тиюен белгәч, нәрсә эшләргә? Сихернең иң көчсез дәрәҗәдәгесе – күз тию. Без, үзебез дә теләмәстән, иң кадерле кешеләребезгә – балаларыбызга күз тидерергә мөмкин.   Матур, соклангыч нәрсә күргәндә, Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вәсәлләм өйрәткәнчә, «Сөбханалла», «Табәрәкалла», «Әлхәмдүлилләһ» дияргә өйрәнегез. Шушы сүзләр күз тиюдән саклар, иншә Аллаһ. Бу безнең эшебезгә дә, бизнеска да, гаиләләребезгә дә кагыла. Ягъни, Аллаһның кушуы буенча, без үзебез үк, күз тидереп, үз бизнесыбызны юкка чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә безнең телләребез күбрәк Аллаһны искә алсын иде. Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вәсәлләм әйткәнчә, Аллаһыны күбрәк искә алган йорттан шайтан качар.   Безнең халык бик шикләнүчән бит ул, юк-барга да вәсвәсәләнә, шөбһәләнә торганнардан. Һәрвакыт кемдер безгә зарар салырга тора шикелле тоела. Минем эчемдә җен утыра кебек, шуны чыгарырга кирәк, дип йөри башлый. Без хатыным белән еш ызгышабыз, безгә сихер салганнар, ахры, дип, хәзрәтләр янына йөгереп килә. Әгәр без намаз укучылардан икән, иншә Аллаһ, бернинди җен дә, сихер дә тимәс. Югарыда телгә алынган нәрсәләр – холкыбызның сыйфатлары. Без, еш кына, үз кимчелекләребезне башкаларга аударырга яратабыз. Кыямәт көнендә адәм баласына үз гөнаһларын күрсәткәч тә ул: «Йа Аллаһ, мин гаепле түгел, мине шайтан котыртты», – дияр, ди. Шайтан, мин аңа әйттем генә, ул аны үзе эшләде, дип җавап бирер, ди. Хатының сине тыңламый икән, өйдә еш кына тавыш кубарасың икән, димәк, сиңа үз холкыңны төзәтергә, нәфесең өстендә эшләргә кирәк.   Сихернең билгеләренә килгәндә, кеше кинәт кенә авырый башларга мөмкин, табиблар диагноз да куя алмый хәтта. Бу – сихер булырга мөмкин. Аннан ничек сакланырга? Беренче чиратта, Аллаһыдан безне сихердән саклавын сорарга; шундый тормыш белән яшәргә – сихер дигән әйбер тиярлек булмасын.   «Олыларга ясалган сихер балаларга күчә аламы?» – дип сорыйлар. Бу сорауны бирүче сихер белән каргыш төшенчәләрен бутый булса кирәк. Каргыш нәрсә ул? Ул – рәнҗетелгән кешенең догасы.   Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вәсәлләм, кемнәрнең догалары кабул була дигәндә, иң беренче итеп, рәнҗетелгән кеше догасы, дигән. Шуңа күрә без вак-төяк әйберләрдә дә сак булырга, бер-беребезне кичерә белергә тиеш. Ислам дине галимнәре, каргыш буыннан буынга тапшырыла, дигән фикердә торалар. Ләгънәт уку әнә нинди куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ә сихер ул билгеле бер кешегә тәгаенләп ясала. Иншә Аллаһ, ул балаларга күчмәс.   Сихердән дәваланмасаң, ул үзеннән-үзе бетәме? Иң әүвәл ничек дәваларга – шуңа тукталыйк. Сихерне рөхсәт ителгән дәвалау ысулы – Коръән аятьләре, зекерләр, догалардан торган рукйа укудан гыйбарәт. Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вәсәлләм кушуы буенча, сихер ясалган әйберне эзләп табасыз да «Аятел-Көрси», «Нәс», «Фәләкъ», белгән башка аятьләрне укып, ул әйберне юк итәсез. Кызганычка, сихер ясаучыларның үзләрен белгән очракта да, аларны җинаять җаваплылыгына тарту, фаш итү мөмкин эш түгел. Чөнки алда әйтеп үткәнемчә, сихерчеләрне бүгенге көндә хәтта дәүләт каналларыннан пропагандалау бара.   Дәвалану өчен тагын шундый ук икенче бер сихерчегә бара күрмәгез. Сихерне икенче бер сихер белән дәвалау имансызлыкның чагылышы булып тора. Коръәндә барлык авыруларга да шифа бар. Өйдә, юлда күбрәк Коръән аятьләре тыңлагыз. Һаман да җиңеллек сизмисез икән, бабайлардан калган ысулны кулланып карагыз, алар җиде азан әйтеп өшкерәләр иде.   «Сихердән ничек сакланырга?» Сихердән саклый торган нәрсәләрне Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вәсәлләм әйтеп калдырган. Шуларның берсе – без һәрвакыт тәһарәтле йөрергә тиеш. Намазларыбызны калдырмасак, ураза тотсак, корбан чалсак, иншә Аллаһ, болар безне гөнаһтан да, сихердән дә саклар. Хатын-кызлар колагына тагын шуны әйтәсе килә, ирегез өйгә чит кешене кертмәскә дигән икән, аның сүзенә колак салыгыз.   Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызны – гаиләләребезне, туган-тумачаларыбызны – сихерчеләрдән сакласа иде.   Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН, «Гаилә» мәчете имам хатибы
---

--- | 05.04.2019

Тукай үлеме: Сез белергә тиешле 7 факт

$
0
0
07.04.2019 Әдәбият
1913 елның 15 апрелендә (иске стиль белән 2 апрель) татар шагыйре Габдулла Тукай вафат була. Данлыклы әдипнең үлеменә бәйле аз кеше белгән, мөһим 7 фактны барладык.
1. Тукай сәламәтлеген нәрсә какшаткан?   Тукай Казанга килүгә үк язган беренче хатларында Казандагы һава торышына һәм бүлмәсенә зарлана. Ул яшәгән салкын бүлмә һәм башка шартлар аның сәламәтлегенә агу була. Инде бу вакытта аның йөткерүе аның чир эләктерүен аңлата, ләкин диагноз бары тик 1912 елда Петербурда куела. Табиблар чирнең Тукайга ныклап ябышканын аңлый, дәвалану, савыгуга өмет калмаган.   Тукайның соңгы көннәре бик авыр уза. «Вакыт» газеты язганча, соңгы көннәрендә ул көчкә генә сөйләшә, аның янында тәүлек буе дуслары кизү тора. 1913 елның 2 апрелендә кичке сигез тулгач шагыйрь бакыйлыкка күчә.   2. Шагыйрь үлеме хәбәре тиз тарала   Тукай кичке сигездә вафат булса, инде 9-10да бу хәбәр бөтен шәһәр буйлап тарала. Шул ук төндә бу кайгылы хәбәр телеграф баганалары ярдәмендә төрле шәһәрләргә һәм Русиянең төрле төбәкләренә җиткерелә.   Хәсән Туфан үз хатирәләрендә Сабантуйга әзерләнә торган авылында гармуннарның һәм җырларның кинәт тынуын искә төшерә. Кечкенә егетләр дә, беренче язгы үләнгә ятып, җирне кочаклап үкереп елады, дип яза Хәсән Туфан.   3. Күпсанлы матәм чаралары   Казан, Кырым, Кавказ, Урта Азиядә татарларның иҗтимагый һәм мәдәни тормышы берничә көнгә туктый. Гәзит сәхифәләрендә күп кенә китап сатучылар, нәшриятлар, сәүдә йортлары 3 һәм 4 апрель көннәрендә ябык булачагын хәбәр итә. Татарлар яшәгән барлык урыннарда матәм чаралары уза. 3 апрель көнне исә күп кенә татар мәктәпләре гадәти дәресләрне үткәрүдән баш тарта, аның урынына Тукай шигырьләре укыла, аның рухына багышлап Коръән аятьләре яңгырый. Татар матбугатында хәтта ул көнне дәресләр үткәргән мәктәпләр тәнкыйтькә дучар була.   4. Соңгы юлга озатырга 5 меңнән артык кеше җыела   2 апрель кичендә үк Габдулла Тукайны соңгы юлга озату комитеты оеша. Җеназа уку, җирләү чарасы 4 апрельдә уза. Иртәнге 10да шагыйрь вафат булган Клячкин хастаханәсенә янына кешеләр җыела башлый Аннан озату йөреше зиратка кадәр сузыла. Теләүчеләр соңгы тапкыр шагыйрь йөзен күрә ала.   Күмү йөрешендә, төрле мәгълүматләргә караганда, 5-10 мең кеше катнаша. Хәтта 5-6 мең кеше катнашса да, бу татар шәхесен җирләүдә күрелмәгән хәл ди Михаэль Фридерих. Йөрештә Казанның барлык муллалары катнаша. Җеназаны Галимҗан Буради уздыра. Кабер өстендә доганы Фатих Әмирханның әтисе Зариф хәзрәт Әмирхан укый.   5. Төрле төбәкләрдән кайгы уртаклашу хатлары килә   Татар матбугаты төрле яклардан килгән кагыйнамәләр белән тула. Алар Русиянең төрле шәһәр-төбәкләреннән, төрки-мөселман илләреннән килә. Мәсәлән, «Кояш» газетында басылган соңгы кайгы уртаклашу хаты Кытай Төркестаныннан була, аны 23 кеше имзалаган. Шуннан соң газет мондый хатларны бүтән бастыра алмаячагын белдерергә мәҗбүр була. «Вакыт» газетында исә май башына кадәр махсус «Тукаев рухына» дигән рубрика дәвам итә.   6. Тукай үлемен сәүдәгәрләр уңышлы куллана   Тукайның үлеме «табышлы» булып чыга. Шагыйрьне җирләгән көндә чәчәкләр сатып алырга теләүчеләр чиратлары озын була. Инде 28 апрель көнне Тукай шигырьләрен граммофон тасмасына яздырып, аларны сата торган сәүдәгәрләр пәйда була.   1914 елда инде «Габдулла Тукай» исемле сабын сатыла башлый. Бер сабынны 10 тиеннән саталар. Татар нәширләре дә Тукай исеме белән шактый баей: күпсанлы китаплар, әсәрләр чыга башлый. Шулай ук Тукай фотопортретлары, тәбрикнамәләр чыга башлый. Хәтта «Тукай» кәнфитләрен җитештерүчеләр дә була. Шагыйрьнең җыр текстлары булмаса да, оста маркетологлар «Тукай җырлары» дигән тәлинкәләр сатып та акча казана.   7. Тукай исемендәге стипендия фонды оеша   Тукай әсәрләренең берсендә аның исеменнән стипендия оештыру васияте бар. Шул стипендия акчалары аның әсәрләрен сатудан килергә тиеш була. Сүз ул вакыттагы 500ләп сум турында бара. 1913 елның 7 апрелендә «Йолдыз» газетасында бу стипендия фондына акчаларны хәйрия буларак тотарга чакыру басыла. Һәм, чыннан да, күпмедер вакыт дәвамында аерым шәхесләр һәм оешмалар шагыйрь фондына акчалата сәдәка бирә.   Бу фонд акчалары белән махсус комиссия идарә итәргә тиеш була. Ләкин аны оештыру бәхәсләре озак бара, сузыла. Берничә ай узуга татар матбугатында моның турында искәртүләр юкка чыга. Соңрак «Кояш» газетында хәйрия ителгән акчаларның кая китүе турында һәм фонд нигә эшли башламады дигән сораулар белән мәкалә чыга, ләкин аннан соң матбугатта моның турында сүзләр күренми диярлек.   (Язма Михаэль Фридерихның «Габдулла Тукай как объект идеологической борьбы» китабы нигезендә әзерләнде)
---

--- | 05.04.2019

“Синең чәй эчәргә хатының бар, менә син чәйне ялгыз эчеп кара“

$
0
0
07.04.2019 Язмыш
“Мин дә шул башкалар кебек бөтен нәрсәдән зарланып йөрүче бер кеше булыр идем“, – дип көлемсери ул. 25 яшендә, гөрләп эшләгән, гаилә корып, сөйгәне Гөлфинур, бер яшьлек уллары Илшат белән мәш килгән мәлдә урынга калган, язмышы белән ризалашса да, 32 ел буе көрәшеп, башкаларны үҗәтлеге белән сокландырып яшәүче Балтач егете Ришат шундый нәтиҗәгә килгән.
Сау-сәламәт булсаң, калган проблемалар барысы да вак-төяк кенә икәнен сәламәтлекне югалткач кына аңлыйсың шул. Шуны югалткач, сынмас өчен никадәр көч табарга кирәклекне дә үзе шул “сират кү­пере“н кичкәннәр генә белә. Унбиш ел элек якташым, күрше Яңгул авылы егете Ришат Габделхаков турында бик сокланып язган идем. Күптән түгел кабат очраштык. Элек­кесендә ничек керим, ничек сүз башлыйм дип икеләнеп, ул чактагы авыл советы секретаре Әлф­и­нур апа белән барсам, бу юлы инде Ришатның көчле холкын, бик тә уен-көлкеле икәнен белгәнгә, бу йорт бусагасын тыныч күңел белән атладым. Бер­сеннән-берсе сөй­кемле ике шаян кызчык каршы алгач, Габделхаковларда язардай күңелле яңалыклар күплеккә шик калмады.   ...1987 елның 24 декабрендә була ул аның тормышын икегә бүлә торган вакыйга. “К-700“ тракторында әтисе белән урманга агачка барган егет кинәт аңын югалтып егыла. Агач та бәрми үзен. Нәрсә булганын ул чакта да аңламый, әле дә аңлата алмый. “Көздән калган агачка аркылы егылганмын“, – ди. Нәтиҗәдә умыртка баганасының 6-7 нче буыннары чатный. Кыймылдый алмаган Ришатны урманнан алып кайтканчы, табиблар кулына тапшырганчы, күп вакыт үтә, эчкә кан савып өлгерә. “Ул чакта бит әле медицина да бүгенге кебек көчле түгел, хәзер нәрсәдер эшләгән дә булырлар иде“, – ди Ришат. Казан хаста­ха­нә­ләрендә ярты ел дәваланулар да нә­тиҗә бирми, үз аягы белән өен­нән чыгып киткән ир мөстә­кыйль бер генә хәрәкәт ясый алмый торган булып кайта, ике ел урынга бе­ре­геп ята. Тәннәре тишелеп, кабат Ка­зан хастаханәләрендә дәва­лана. Ан­нан ортопедия үзәгенә кү­че­рә­ләр. Утырырга, басарга өйрәнү ди­гәнең мең газап белән генә бирелә, әмма үҗәт Ришат, әлеге авыртулардан кабат-кабат аңна­рын югалта-югалта булса да,  бу авырлыкларны кичәр көч таба...   Коляскага утырмыйм, бер утырсам, коляскада калам, дип үҗәт­лән­гән егеткә хастаханәдә үк корсетлар ясаталар. Әмма ул ике таякка басар хәлгә килгәнче, тәне ябыгып, корсетлары зурая, кабат ясатырга туры килә... Корсет дигәнең хәрә­кәтсез калган өч буынны берләшт­е­рүче бөгелә-турая торган пружина-каеш-тимер таяклар җыелма­сын­нан гыйбарәт. Аякка уңайлы булсын өчен махсус ботинкалары бар. Әнә шул корсетларны киеп, шактый еллар ике таяк белән хәрәкәтләнә ул. И-и, ул корсетлар белән күргән­нәре! Егылып, тимер таякларның сынулары, аларны шунда үзе үк ремонтлап керүләреме, кемдер күреп, ярдәмгә килгәнне көтеп ятулармы... – берсе дә калмый.   – Нигә башта ук коляскага утырмадым икән, – ди ул бүген. – Беренче утырганда гына читенсенәсең икән, аннан ияләшеп алгач, бик уңайлы. Ике оныгыбызны да туганнан шушы коляскада үстерештем, әле дә берсе алдыма утырса, икенчесе артына менеп баса... Җәй көне урамда йөрергә дип электроколяс­ка сатып алган идек, шуның белән рәхәтләнеп, табигатькә чыгам.   Коляскада гына түгел, машинада да җилдерә Ришат. Башта үзләре иске “Запорожец“ сатып алалар, шуның белән Казанга кадәр йөри. Аннан “Ока“ бирәләр, аны үзләре сатып алган “унлы“га алыштыра, өч ай элек өр-яңа “ЛадаГранта“ машинасы биргәннәр. “Рәх­мәт, тернәк­ләндерү үзәкләре белән дә проблема юк“, – ди ул.   – Якын кешең авырганда янә­шәдәге кешегә тагын да авыр, ярдәм итә алмыйм дип икеләтә сызланасың, – дим Гөлфинурга. – Юк, безнең Ришат бит беренче елларда да уфылдап, ыңгырашып, зарланып ятмады, гомер буе шат күңелле, уен-көлкеле булды. Туганнарыбыз бик булышты, дуслары, күршеләр, авылдашлар... – бездән бер вакытта да кеше өзелмәде. Серләр дә сыйды, киңәш-табыш та бирде. Олылар гына түгел, бала-чагалар да бик ярата үзен. Улыбыз Илшат белән дә сүзләре дә, эшләре дә бер булды. Әтисе үсендереп торганга, кечкенәдән бик иртә кул арасына керде, техниканы да ярата, бөтен эшкә кулы ятып тора. Әтисе белән бергә тракторга кадәр җыйдылар... – ди ул.   “Ока“ моторы, “Жигули“ күчә­ре... кыскасы, кул астында булган калдыклардан җыелган ул тракторларына әллә ничә төрле җай­ланма эшләгәннәр, әле дә уйларында яңа планнар бар... Сүз уңа­еннан, Илшат – бүген “Яңа тормыш“ хуҗалыгының уңган шофер­ла­ры­ның берсе. Шушы авыл кызы, сыйныфташы Гөлүзә белән Илүзә, Әди­лә исемле бик сөйкемле кызлар үстерәләр. Күп сынаулар, авырлык­лар кичкән Ришат белән Гөл­финурның бүгенгесен бәхеткә, кү­ңелле мизгелләргә мө­л­д­ерәмә тутыра алар.   – Хәзер коляскага утырып утын ярасың юктыр инде? – дим Ришатка, алдагы килгәндә коляскада утырып ике “КамАЗ“ утын ярганын сөйләү­ләрен искә төшереп. – Өйләрне зурайткансыз, газ мунчасы да эш­ләгәнсездер... – Әйе шул, инде утын ярмыйм, аның каравы кешеләргә электр пычкыларын карап, ремонтлап бирәм, – ди ул.   Элекке шөгыльләрен дә ташламаган булып чыкты Ришат. Теге елларда ук аяк киемнәрен ремонтлый, төрледән-төрле шкатулкалар ясый, сәгатьләр-магнитофоннар төзәтә иде. – Их, – мин әйтәм, – истән чыккан, минем дә бик яраткан стена сәгатем йөрми башлаган иде. Алып төшәсе калган... – Әй, аны үзең дә ремонтлый аласың, – дип көлә Ришат. – Бер- нәрсәсе юк. Электрон сәгатьләрнең барысында бер механизм бит. Базардан яңасын менеп аласың да, алыштырып куясың... Ремонтлап булмаса, шулай итәм... Мин бит кешегә, юк, булмый, эшли алмыйм, дип әйтә алмыйм, шуңа күрә ремонтлап бир әле дип, нәрсә алып киләләр, барысын да эшләргә тырышам... Кайчакта барып чыкмый, кайбер өлешләрен шыпырт кына яңага алыштырырга туры килә. Кеше дә канәгать, үзеңә дә рәхәт...   – Гөлфинур белән ничә ел йөреп өйләнешкән идегез? – дип кызыксынам. – Өч ай. Миңа бит инде өйләнергә кирәк иде. Мин армиядә чакта сыер тибеп, гангрена башлана да, әнинең аягын кисәләр, миңа әйтмәделәр, кайткач кына белдем, ул шул авырудан уңайлана алмады, 46 яшендә вафат булды. Әби инде олы яшьтә иде, ә йортта хатын-кызсыз бик кыен бит... – Өч ай гына йөрсәгез дә, дөрес сайлагансың, әйеме, – дим. – Дөрес сайлаганмын! – ди ул, горурланып. – Янәшәмдә аңлый, ярдәм итә торган кеше булмаса, нишләгән булыр идем икән... Безгә бер ялгыз ир-ат килеп йөри. “Син бик бәхетле“, – ди ул миңа. “Синең чәй эчәргә хатының бар, менә син чәйне ялгыз эчеп кара“, – ди...
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА

--- | 07.04.2019

Киләчәк хакына

$
0
0
07.04.2019 Ана теле
Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановка филология фәннәре докторы Илдар Низамовтан ачык хат:
Исәнмесез, Рафис әфәнде!     Сезгә мәгълүм ки, татар халкында хатны башлап җибәрүнең гасырлар буе чарланып килгән үз йоласы бар. Шуңа хөрмәт йөзеннән мин хәзер, исәнләшкәннән соң, сәләм юллау, сәләмәтлек теләү гыйбарәләрен бәян итәргә тиеш. Сәләм, сәләмәтлек. И-и-и ничек көйле, аһәңле, чын татарча әйтелә, ишетелә  бу сүзләр...     Хәзер менә шул сүзләрне яза башлаган идем дә төртелеп, тукталып калдым: сәлам, сәламәтлек... Бөтенләй чит-ят әйтелә, ишетелә... Үзегез дә башта татарча әйтеп, аннары язылганны кычкырып укып карагыз әле – бер иҗеген нечкә, икенчесен калын итеп, ягъни бозып, табигый булмаганча әйтерсез.     Мондый хәлгә тарыганда, күпчелегебез сөйләмебезне күрәләтә, белә торып бозуыбызны сизсәк тә, “нишлисең инде орфография кагыйдәләребез шулай кушкач”, дип, ирексездән кул селтәргә күнеккәнбез.     Тик Сез – вазыйфагыз буенча мондый хәлгә кул селтәмәскә, ә бәлки “минем урында  укучы бала булса, нишләр”, дип уйларга тиешле зат. Әйдәгез, эш урыныгыздан файдаланып, якындагы берәр мәктәпкә кереп, шушы хаттагы әлеге сүзләрне башта укучыдан, аннары аны укыткан укытучыдан кычкырып укытып карагыз әле; шикләнмим: нәкъ язылганча, ягъни бозып укыячаклар. Алга таба да күзәтүгә алыгыз: алар бу хатаны – ничек язылган шулай әйтү хатасын – дәрестә сөйләгәндә дә, башка урында (радио, телевидениедә, җыелышта һ.б.) чыгыш ясаганда да кабатлаячак. Чөнки мәктәптә шулай күнектерелә.     Инде мәктәпкә кергәч-кергәч менә бу сүзләрне дә әйттереп, яздырып карагыз әле: әдәм – адәм, әгъзә – әгъза, әммә – әмма, әмәнәт – әманәт, бәлә – бәла, вазыйфа – вазифа, вәзгыйәт – вазгыять, гыйбәрә – гыйбарә, дәгъвә – дәгъва, икътыйсат – икътисад, мәгълүмәт – мәгълумат, мөхит – мохит, рәссәм – рәссам, сүрәт – сурәт, хәләт – халәт, хәстә – хаста, хәләл –халәл,  хәттә – хәтта, идәрә – идарә,  мөләем – мөлаем, хәтирә – хатирә һ.б.     Шикләнмичә әйтә алам, әлеге әңгәмәгез бер сорауга килеп төртеләчәк: нигә соң мәктәптә бер төрле әйтеп тә икенче төрле язарга өйрәтәләр? Нигә?     Баланың аптыраулы мөлдерәмә карашына ничек дип җавап бирерсез икән? Тел төбемне сиздегез булыр – бу хатның да асылы шушы сорау бит – мин дә Сезгә шушы сорау белән текәләм: нигә шулай? Бу темага минем язмалар белән азмы-күпме таныш булсагыз, аңларсыз: бу – йөзләрчә интернетчыларыбызның һәм, гомумән дә, күпчелек халкыбызның соравы!     Миңа бит эшем буенча бу сорауны еш ишетергә туры килә. Шулай бервакыт Казан мәктәпләренең берсендә бишенче сыйныфта булырга туры килде. Укытучы кыз  диктант яздыра. Әледән-әле берәр баланың язганына күз ташлап китә. Менә берсе янында тукталды. Түзмәде, дәрестә чит кеше бар дип тә тормады:    – Ник пристаньнәр дип яздың? Мондый сүздә кушымча ничек языла? Күпме тукырга була!– дип кызып алды.    Дәрестән соң “сөйләштек”.    – Бу балага татар теленең төп законнарыннан берсе – сингармонизм законын өйрәткәнсездер инде: татар сүзләре бөтенләе белән йә нечкә генә, йа калын гына әйтелә һәм языла; кушымча ялганган очракта ул да йә нечкә, йа калын гына була; бездә, галим Гыйбадулла Алпаров әйтмешли, башка телләрдәге кебек, “боргалану” юк.    – Белә, әлбәттә. Программада каралган.    – Димәк, аңарга перистәннәр дип язарга закон үзе куша...    – Сез тагы бу сүзнең алынма икәнен танымаска, перистән дип язарга да кушарсыз?    – Мин кушмыйм, ә телебезнең сүз башында, иҗек башында ике янәшә тартык (протеза, эпентиза) алдыннан сузык өстәлүе законы куша. Халык үзе шушы законны үтәп, телен саклап кала алган, аны баета килгән: өстәл, эшләпә, эскерт, бүрәнә, карават, ыштан..., дигән. Бүген дә әти-әние, әби-бабасы ыстанса, ышпыйун, персидәтел, перизидент дигәч, тел законы шулай әйтергә кушкач, бала нигә перистәннәр димәскә, шулай язмаска тиеш соң!? Нигә?     Яшь мөгаллимәбез төшеп калганнардан түгел иде, чын укытучы буларак, дәлилне бик тиз тапты – өстәлдә яткан беренче дәреслекне алып, актара да башлады.    – Министрлык раслаган дәреслектәге Бәшировны, Әпсәләмовка дигән кушымчаларны, сингармонизм законына сукырларча буйсынып, үзгәртергә кушарсыз?   – Нигә сукырларча? Аңлап, закон белән килешеп үзгәртергә. Үзегез үк, чын татар кешесе буларак, нечкә әйтәсез, ә балалардан, икейөзләнергә мәҗбүр итеп, калын яздыртасыз. Нечкә әйтелешле фамилияле балалар (менә мәктәп исемлегеннән – Хәбирев, Җәлилев, Мирсәлимев) нишләргә тиеш? Әнә министрлыктан мәктәпкә килгән рәсми хат-кәгазьләргә күз төшерегез әле; Берсендә  Шәймиевкә дип, янәшәсендә генә Вәлиевка дип язылган. Нигә?    Мөгаллимәбез өстәлдән газет алды:    – Башта боларны күрер идегез: бер үк биттә вазифа да, вазыйфа да, бер үк тамыр хәл дип тә, халәт дип тә языла. Менә күпчелеге Галиев, Гыйләҗев, Хәсәновларны барыбер “урысча” төрләндерә. Сингармонизм законын белмиләр мени!     ...Дөресен әйткәндә, бездә әле мәктәптән йоктырып чыккан орфография хатасы кешенең “кара сакалы” яисә “шадрасы” булып гомере буе тагылып йөрсә дә, ул аның көнкүрешендә, эшендә әлләни фаҗыйгага саналмый; Җинаять булып саналмый да саналмый инде. Татар теле  – дәүләт теле дип рәсми кабул ителгән җәмгыятьтә орфография яисә орфоэпия хатасы өчен җавапка тарттыра торган берәр закон актын беләсезме? Менә шуңа күрә дә мәктәп укытучысы шундый хаталы шәкертләре өчен үзен турыдан-туры җаваплы санамый.       Гадәттә, бу төр хаталарны “хәреф хатасы”, “күз хатасы”, “техник хата” дип, фәнни-методик кулланмаларда, документларда “орфография-пунктуация хатасы” дип атыйлар; һәрхәлдә аларны җитди хаталардан “гөнаһсызрак” дип саныйлар. Бик зур ялгышу! Вак хата гомумән дә булмый. Ул барыбер чын хатага – җинаятькә китерә.     Төзәтергә тотынганда  таяну ноктасы, әлбәттә, уңай мисал. Гадәттә аларны гаммәви чаралардан –газеттан, радио, телевидениедән эзлибез. Шөкер, табылып тора. Телебезнең язмышы өчен борчыла торган милләтпәрвәр укучыбыз газетта Исхакый, вазыйфа, Фатыйх, пошый, газет, реклам кебек “кечкенә генә” уңай үзгәрешкә дә игътибар итми калмый. Радио, телевидение тыңлаучылары бу сүзләрнең “орфография кушканча” әйтелмичә, нәкъ менә халыкча – шушылай әйтүенә канәгатьлек белдерә. Заманында  “Мәдәни җомга”  Әмирхан ага Еники биргән интервьюне бастырды. Әдип әдәбият сүзен, әлбәттә, нечкә әйтеп, кушымчаларын да саф татарча әдәбиятне, әдәбияткә дигән (хәер, аны башкача әйтеп тә булмыйдыр). Шуны укып. сөенүемне күрсәгез! Мәдәният, нәшрият сүзләрен дә нечкә кушымчалар белән язган газетлар бар. Тик болар бит искәрмә генә. “Бозык”лары күпме!       Орфография  “төеренең”  күбрәк журналистика – мәгариф тирәсендә укмашуы, бу хатны ни өчен нәкъ менә журналист, матбугат сөйләме белгече язуы ачыклана төште; ни өчен нәкъ менә Сезгә язылуын да чамалавы кыен түгел шикелле – мәгариф ул алфавитны, орфография, орфоэпия, пунктуация кагыйдәләрен булдыру, укыту-өйрәтү, гамәлдә үтәлешен (мәктәптә, бүтән уку йортларында, дәүләт, җәмәгать оешмаларында һ.б.) тәэмин итү өчен турыдан-туры иң беренче җаваплы үзәк.     Җаваплылыкны үз өстеңә алу, әлбәттә, җиңел эш түгел. Моңарчы Министрлык бу җаваплылыктан читләшү ягында торды. Шулай да тарихи хакыйкатьнең күзенә туры карарга зарурдыр. Сүз заманында Галимҗан Ибраһимов җитәкләгән Гыйлми үзәктән башланып киткән җаваплылык турында бара. Дөрес әйтү, дөрес язуга кеше рәсми рәвештә балалар бакчасында, мәктәптә өйрәнә башлый. Татар халкы язу грамотасына элек-электән мәдрәсә, мәктәп өйрәтә дип  күнеккән, җаваплылыкны аңарга йөкләгән.     Мәсьәләнең бүген дә шушы министрлык җаваплылыгына төшүенә янә бер дәлил ул аның фән белән дә шөгыльләнергә тиешлеге (бу вазыйфа аның исемендә үк тәгаенләнгән).       Бүген без телебезнең эчке законнары инкарь ителеп, башлыча урыс һәм гарәп телләре закончалыкларына таянып, шул телләр мәнфәгатен кайгыртып төзелгән, рәсми рәвештә 1940 елда ук кабул ителеп, соңыннан сиксән ел буена бик аз гына үзгәреш кертелгән, асылда телебездә шул чорда барлыкка килгән байтак уңай үзгәрешләр искә алынмаган, кыскасы, искереп сөрсегән кагыйдәләр белән яшәп ятабыз.     Нигә соң без бу иҗтимагый каршылыктан котыла  алмыйбыз? дигән сорау милләтнең иң акыллы затлары тарафыннан бер генә тапкыр куелмаган. Ике гасыр бит инде шушы сорауга җавап эзләп җафаланабыз, чәбәләнәбез. Г.Ибраһимов, Х.Курбатов, Ә.Кәримуллин кебек иң күренекле, милләтпәрвәр галимнәребезнең бу хактагы тарихи хезмәтләре – моңарчы бер генә цивилизация дә тарымаган шушы фаҗигагә  һәйкәл булып хезмәт итә алырлыктыр.     Сәбәпләрен дә белмибез түгел, югыйсә: кайсы халыкның бер гасырда өч төрле алфавит алыштырырга мәҗбүр булганы бар, йә?! Соңгы тапкыр – латин графикасына кире кайтып инде күчәбез дигәндә генә янә кулдан тартып алдылар; Ул кире кайтыр алдыннан кириллица алфавитына өч хәреф өстәргә дигән указ проекты да гамәлгә ашырылмыйча калды, аны кабул итәр алдыннан һәм кабул итүгә әзерлек барышында хәрәкәттәге орфография кагыйдәләрен камилләштерү проекты да үтәлмичә калды. Шуннан соң да ике дистә елны, үзгәреш кирәк, дип буш сүз сөйләп, суга салдык. Кем җавап бирер мәгънәсезгә үткән бу кадерле гомер өчен.     Милләтне зәгыйфьләндерүгә, телен тәмам юк итүгә, гомумән инкыйразга китерәчәк мондый җинаятьчел хәрәкәтсезлекне бүтәнчә дәвам иттерү мөмкин түгел! Эш кирәк! Гамәл кирәк! Ул кайдандыр үзе башланыр, кемдер этәреп җибәрер дип өметләнү –мәгънәсезлек. Матбугатта бәян ителгән бер язмамда мондый фикер үткәрелә: “Моңарчы да, тупланган фәнни күзәтүләргә, тәҗрибәгә таянып әйтә килдек, бүген дә кабатлыйбыз: алфавитның һәм аннан аерылгысыз орфография-орфоэпия-пунктуация кагыйдәләренең хәзерге иҗтимагый сөйләм таләпләренә ни дәрәҗәдә җавап бирүе, камил булуы  аларның татар теленең төп законнарына (сингармонизм, басым, ялганмалык, тыныш-аһәң һ.б.) нигезләнүенә бәйле. Телнең эчке законнарына таянган, шуларга тәңгәл алфавит, орфография-орфоэпия генә дөрес, тормышчан була ала. Нинди генә үзгәреш тәкъдим ителмәсен, шушы таләпкә туры килсә генә, ул тәкъдим нигезле, дәлилле санала ала. Тарихи тәҗрибә һәм бүгенге яшәеш исбатлаган үтә әһәмиятле янә бер хакыйкать: камил алфавит һәм орфография-орфоэпия кагыйдәләре булмыйча торып, безнең телне саклау, үстерү максатында каралган, программаларда, карар, указларда теркәлгән бер генә тәкъдим, чара да үз вакытында, тулысынча, канәгатьләнерлек сыйфатта үтәлә алмаячак. Моны белеп торыйк”.     Кыскасы, бүген сүз түгел, хәрәкәт кирәк. Шәхсән  Сездән ни көтәбезме? Хәтта бу хатка җавап та әзерләп вакыт исраф итмичә, конкрет гамәлгә керешергә! Киләчәк хакына! Нидән башларгамы? Үзегез карыйсыз инде, шуңа күрә Министр бит Сез! Мин Сезнең урында булсам, беренче нәүбәттә, мәктәпләр белән җитәкчелек итә торган рәсми зат буларак, сәләм сүзен ничек әйтелә шулай язарга дип барлык мәктәпләргә, уку йортларына, кул астындагы оешмаларыгызга фарман язып төшерер идем. Фарманга кушымта сыйфатында йөзләп сүзнең (әдәм, әгъзә, әммә, әхләк, бәлә, җинәйәт, кинәйәт, нәзәрийәт, рәссәм, сүрәт, сәләмәтлек, хәләт, хәбәрдәр, табыйп, хаста һ.б) исемлеген төзеп (Ышаныч белдереп, мөрәҗәгать итсәгез, ул исемлекнең проектын мин дә төзешергә риза), Хөкүмәт яисә Дәүләт Советы карары белән дә раслатып, таратыр идем. Моңа бит нинди дә булса оештыру чаралары да, әлләни чыгым да соралмый. Фәнни дәлиле дә шик-шөбһәсез: татар теленең сингармонизм законы һәм татар орфографиясе- орфоэпиясенең фонетик принципка (ягъни ничек әйтелә шулай языла) нигезләнгән булуы.     Әлбәттә, бу юлы да шикләнергә өндәүчеләр булмый калмас. Исемлектәге сүзләрнең күпчелеге алынма, диярләр. Дисеннәр! Татар теленең төп законы – алынмаларга да төп закон. Бернинди искәрмә, ташлама була алмый! Буйсынырга тиешләр – татар кешесе (беренче нәүбәттә сабыйлар) аларны әйтү өчен үзенең әйтү, ишетү әгъзәләрен үзгәртә алмый лабаса, урыска яисә гарәпкә әйләнә алмый. Мәктәп, мәдрәсә, мәчет, бәрәкәт, бүрәнә, өстәл, карават, кәрзин... Ничек кенә буйсынганнар әле! Татарның нәкъ үз сүзләре кебек аһәңле-көйле әйтелә-ишетеләләр. Барысы да шулай “шомара” ала, тел тегермәне бөтен кытыршылыкларын кырып, “түгәрәкләп” бетерәчәк.     Шушы ук фарманда янә бер параграф итеп а авазына беткән алынмаларда басымсыз соңгы иҗектәге аның төшеп калуын рәсмиләштерергә кирәк: рам, фанер, кукуруз, әлиф, реклам, газет, кассет, камер, афиш, програм, телеграм һ.б. Бу күрсәтмәнең дә фәнни нигезе нык һәм бәхәссез – татар теленең басым законы: басым сүзнең соңгы иҗегенә генә төшә, кушымчалар өстәлсә, шуларга күчә бара. Шикләнеп  азапланучыларга Г.Тукай, Г.Ибраһыймов, Г.Алпаров, Г.Исхакый, И.Газый, Г.Бәширев, Х.Сарьян әсәрләрен һәм фәнни фикерләрен күрсәтегез.     Бу документ–күрсәтмәдә һич сузмыйча тәкъдим ителергә тиешле параграф – ул татар исем, фамилияләренең шушы ике законга буйсындырылып, дөрес (татарча) язылырга, әйтелергә тиешлеге. Мондагы мәгънәсезлеккә, тәртипсезлеккә күпме түзәргә буладыр! “Татар энциклопедиясе” сүзлеге чыгып (2002), аның баш мөхәррире “М.Х.Хәсәнев” дип укыгач, сөбханалла, ниһаять, бездә дә тәртип булачак икән! дигән өмет кабынган иде. Андагы Әминев, Әпсәләмев, Бәширевләр күңелгә, сөйләмгә нинди ятышлы, аһәңле иде. Шул тәэсиргә бирелеп газетлар да Вәлиевкә дип дөрес төрләндерә башлаган иде.     Ни кызганыч, бу сөенечләр дә бер генә мизгеллек булган икән. Энциклопедиянең 1 нче томында “Сүзлек”тә дөрес язылган Хәсәнев, Бәширевләр кире “бозык” вариантына әйләнеп кайтты. Нигә-ә-ә? Сорасалар, балаларга моны ничек аңлатырсыз? Аларда бит сорау өстенә сорау туып кына тора. Шәймиевнең, Вәлиевнең, Гыйлметдиневнең кушымчасы, табигый ки, законга ярашлы рәвештә ки, нечкә язып була, ә хатыннарыныкын, кыз балаларыныкын  ничек әйтергә дә ничек әйтелгәнчә дөрес язарга?     Хәтта кушымча калынмы-нечкәме дип икеләнү булмаган очракта, әйтик, урыслар үзләре махсус нечкәртеп әйткәндә һәм язганда да (деталь, запчасть, спектакль, нефть, февраль, апрель, пристань һ.б.), калын кушымча өстәп, сөйләмебезне авыр аңлаешлы, көйсез-моңсыз итәбез. Билет, календарь, интервью, музей, училище, бизнесмен, кофе, печенье кебек (халыкара алынмаларда, ягъни төрле телдә төрлечә әйтелә торган, бездә дә һәр кайсы үзенчә әйтелә торган) сүзләрнең кушымчаларын бер төрле әйттерергә азапланабыз. Әнә әле генә татар теле укытучысы радиодан фестивальны, фестивальның дип, телен ничек кенә “сындырып” газаплана, сөйләменең аһәңе генә түгел, бөтенләй атасы-анасы юк. Укучылары алдында “урыс алынмалары калын кушымча белән әйтелә” дигән хан заманыннан туң булып катып калган кагыйдәне үти, янәсе.     Сөйләү, ишетү әгъзәләре тумыштан, нәселдән татарныкы булган, аларны ул чын татарча әйтүдә гаиләдән үк көндәлек күнектереп килгән булса, татар баласы бу зәхмәттән зәгыйфь булмас, татар аһәңен саклап кала алыр, “сакаулык” кәсәфәтеннән котыла алыр, гәрчә бу куркыныч аңарга әле югары уку йортында, хезмәтендә (матбугатта, радио, телевидениедә, сәүдәдә, сәхнәдә һ.б.), шәһәр яшәешендә гел кизәнеп торса да, ана телен яратуы, хөрмәт итүе, балалары, оныклары алдында ана теле язмышы өчен җаваплылык тоюы аны сизгерлектән, гамьнән мәхрүм итмәс.     Ә менә тумыштан урысча (яисә бүтән телдә) уйлап, әйтеп, язып күнеккән балага татарча өйрәнү бурычы торганда, аларга мондый каршылыклар зыянны  күбрәк китерә, “татар теле урыс теленнән катлаулырак, аны өйрәнүе кыен”, дип телебезнең яманатын чыгаручы хөрәсән-ялкаулар тегермәненә үзебез үк су коябыз түгелме!? Шул ук фестиваль, пристань сүзләрен урыс баласы нечкә әйтергә, нечкә кушымчалар өстәргә күнеккән, ә татар  теле дәресендә аңарга бу сүзләргә гайре табигый калын кушымча белән язарга мәҗбүр итәләр яисә газет, реклам сүзләренә урыс алты килешнең бишендә кушымча сыйфатында а ны бөтенләй әйтми (реклам-у, газет-е, рам-ой), ә татарча текстта а ның һич кирәкмәгәнгә кабатланып торуын ул аңлый алмый. Яисә аңарга татар сүзендә басым соңгы иҗеккә генә төшә, дип кисәтәләр, ул моны хәтта тарихи мисаллардан да белә: мәсәлән, урысның тесьма сүзе татарның тасмасыннан алынган; басымы соңгы иҗеккә төшерелгән хәлендә алынган да. Ә хәзер шул сүздән кабул ителгән “Тасма” атамасын татар үзе үк, үз теле законын үзе үк бозып, тасма дип азаплана, урысны да шулай бозарга күнектерә. Хәзер, әнә, гомер-гомергә “Алабуга” дип басымны соңгы иҗеккә дөрес төшереп әйтелгән сүзне “Алабуга” дип көчәнү күзәтелә. Урысларга әйтүне җиңеләйтә, янәсе. Һич юк! Урыс теле басымны теләсә кайсы иҗеккә төшерүгә көйләнгән. Татар үзе шулай бозгач, урысның да иярми хәле юк.     Түгәрәкләп әйткәндә, ана телебез бөтен дөнья күләмендә иң абруйлы, дәрәҗәле, бай, яңгырашлы-аһәңле дип көн саен тукып торып та яшәештә, уку барышында исә үзе үк менә шушындый каршылык-кыенлыкларга юлыгып, җан талкуына дучар булып торган балада телебезгә карата ихласый хөрмәт, аны олылау, кадерен-тәмен белү хисе ничек тәрбияләнер икән!?     Сезгә милләтебез, ана телебезнең киләчәге хакына, вазыйфагыз кушкан гамәлләрне кыюрак үтәвегезне теләп калабыз.                                                                                                                                                                                                                             Илдар Низамов,                               филология фәннәре докторы.
---

--- | 07.04.2019

Ана капиталын торак өчен куллануга карата яңа кагыйдәләр кертелә

$
0
0
08.04.2019 Җәмгыять
Ана капиталына кагылышлы бер яңалык көтелә. Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга тотарга мөмкин. Ләкин кайберәүләр, законны бозып, ана капиталын акчага әйләндерә һәм башка кирәк-яраклары өчен куллана.
Гадәттә, халык арасында ана капиталын акчага әйләндерүнең киң таралган очрагы мондый: гаилә тузган торак сатып ала һәм сертификатны акчага әйләндерә.   Моның буенча "шомарган" риелторлар моны бик яхшы гына үзләренә шактый сумма тамарлык итеп эшләп бирә. Тиздән моңа чик куелачак.   Яңа закон буенча, Пенсия фонды ана капиталына алына торган торакның торышын тикшереп кенә рөхсәт бирәчәк. Монда җирле үзидарә, дәүләт торак күзәтчелеге аша сатып алынырга тиешле йортның торышы хакындагы мәгълүматка таянып эш итәчәкләр.   Иске, җимерек йортлар сатып алуга шул рәвешле чик куелачак. Фото: Ведомости архивыннан
---

--- | 06.04.2019

Испаниядә Чаллы хатын-кызын ике баласы белән самолетка кертмәгәннәр

$
0
0
08.04.2019 Хәвеф-хәтәр
Канар утрауларыннан әйләнеп кайтканда Чаллы гаиләсен, җил чәчәге авыруы булу сәбәпле, самолеттан төшергәннәр. Бу хакта автошәһәрдә яшәүче хатын социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
Чаллы хатын-кызы ике баласы белән Тенерифе утравында ял иткән. Ял вакытында балалар җил чәчәге белән авырган. Шул сәбәпле аларны самолеттан төшергәннәр, дип яза Татар-информ.   «Билетлар сатып алынган иде инде. Аэропортта теркәлү уздык, самолетка утырдык. Тик безне борттан төшерделәр. Куркыныч авыру сәбәпле, самолеттан тиз арада чыгып китүне сорадылар. Без берничә секунд эчендә самолет салоныннан чыктык», - дип сөйли хатын-кыз. Аларга аэропорттан чыгу өчен биш минут вакыт биргәннәр.   «Безнең билетлар янды. Иминият компаниясенә мөрәҗәгать иттем. Анда балалар тулысынча савыккач, кайта алырсыз, дип җавап бирделәр. Кунакханәгә урнаштык. Ким дигәндә, тагын бер атна ял итәчәкбез», — дип хәбәр итте ул социаль челтәрләрдә.   Җил чәчәге - йогышлы авыру. Балалар аны чагыштырмача җиңел кичерә. Өлкәннәр өчен, бигрәк тә йөкле хатын-кызлар өчен җил чәчәге куркыныч. Һава транспортында вентиляция системасы ябык. Шул рәвешле, бортта авыру булган очракта, ул башкаларны зарарлый ала. Әгәр пассажирның сәламәтлеге башка затларның иминлегенә куркыныч янарга мөмкин булса, транспорт йөртүче килешүне өзүгә хокуклы. Кагыйдә буларак, авыру йогышсыз стадиядә булуы турында табиб белешмәсе сорала. Фото: Пиксабай  
---

--- | 08.04.2019

Татарстан Дәүләт Советының элеккеге рәисе Василий Лихачев вафат

$
0
0
08.04.2019 Сәясәт
Россиядә билгеле сәясәтче һәм дипломат, Татарстан Дәүләт Советының элеккеге рәисе Василий Лихачев бүген вафат булган. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.
"Василий Лихачев 68нче яшендә вафат булды", - диде агентлык чыганагы.   Василий Николаевич Лихачев 1952 елның 5 гыйнварында Түбән Новгородта туган. 1975 елда Казан университетының юридик факультетын тәмамлаган. 1988—1990 елларда КПССның Татарстан обкомында дәүләт-хокукый бүлекне җитәкләгән. 1990—1991 елларда ТР Конституцион күзәтчелек комитеты рәисе булган.   1995—1998 елларда ТР вице-президенты, ТР Дәүләт Советы рәисе һәм Россия Федерация Советы рәисе урынбасары вазифасын башкарган. 1998 елдан 2003 елга кадәр Брюссельдә Европа берлегендә Россиядән даими вәкил булган.   2010 елдан Россия юстиция министры урынбасары. 2016 елның 3 мартыннан Россия Үзәк сайлау комиссиясе составына кертелгән. Чит илләрдә сайлаулар уздыруны координацияләгән, Россия Үзәк сайлау комитетының Тышкы эшләр министрлыгы, чик хезмәтләре, Ростуризм белән хезмәттәшлеген координацияләгән.   2018 елның 13 сентябрендә отставкага киткән.  22 сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путин карары белән Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы вазифасыннан вакытыннан алда азат ителгән.  
---

--- | 08.04.2019

Тинчурин театрында Арча якташлыгы концерты узды (ФОТО)

$
0
0
08.04.2019 Мәдәният
5 нче апрель К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Арча якташлыгы концерты узды. Кичә Арча Якташлыгы җәмгыятенең җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов һәм Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриевның сәламләү сүзләреннән башланып китте.

Быел әлеге концерт Театр елына багышлануы белән үзенчәлекле иде. Г. Камалның “Беренче театр” пьесасы нигезендә театральләшкән тамаша җыр һәм бию белән бергә үрелеп барды. Фойеда урнаштырылган күргәзмә дә кунакларыбызның игътибарыннан читтә калмады.

Талантлы һәм данлыклы Арча якларыннан чыккан милләттәшләребез Татарстанның халык артистлары Гөлзада Сафиуллина, Фердинанд Фәтхи, популяр җырчыларыбыз Нурзадә, Рәфинә Ганиуллина, Лилия Хәмитова, Фәрит Низамиев, Арча үзешчәннәре, бию коллективлары һ.б. кичәгә ямь өстәде.                          
---

--- | 08.04.2019

Казанда Айсинә Булычева истәлегенә Дуслык дәресе узды

$
0
0
08.04.2019 Җәмгыять
Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Дуслык һәм татулык дәресе» проекты кысаларында узучы чираттагы чара Айсинә Булычева истәлегенә багышланды. Айсинә 2014 елдан бирле оештырылучы әлеге проектның беренче йолдызчыгы иде.
Ул вакытта Айсинә Казан шәһәренең җиденче сыйныф укучылары өчен куелган «Кар бөртеге маҗаралары» мюзиклының төп герое булды. Моннан тыш кызчык кечкенә вакытыннан Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты чараларында актив катнаша иде.   Нәтиҗәдә ул үзенчәлекле кешеләр өчен оештырылган «Облачко» театры режиссеры һәм илһамчысы булды. Алар бергәләшеп Казан шәһәренең балалар йортлары һәм интернатларында спектакльләр куеп йорделәр.   «12 яшьлек кыз үсешендә тайпылышлар булган балалар белән эшләү өчен үз студиясен булдырды. Без дөньяда моңа охшаш башка очракны белмибез», — дип сөйлиләр һәлак булган кызның якыннары.   Фаҗига 10 март көнне булды. Транспорт чарасын йөртү хокукын алдырган ир-ат башка автомобильләрне автобус юлыннан узып, югары тизлектә светофорның кызыл төсенә чыгып китә. Бу вакытта ул спиртлы эчемлек кулланган һәм чит кешенең автомобилендә була. Ир-ат җәяүлеләр кичүеннән чыгып барган кызны бәрә һәм фаҗига урыныннан югала. Тугыз көн дәвамында Айсинә Булычева үзе, табиблар, якыннары, дуслары, танышлары яшәү өчен көрәштеләр. Ләкин 19 март көнне аңына килә алмыйча кызчык якты дөньядан китеп барды.   1 апрель көнне Айсинәгә 16 яшь тулган булыр иде…
---

--- | 05.04.2019

Ана кеше ике баласын буып үтергән һәм ут төрткән

$
0
0
08.04.2019 Фаҗига
2018 елның апрель аенда Түбән Новгород шәһәрендә кылынган җинаять бөтен илне шаулаткан иде. Елена Кәримова автомобилендә ике баласын буып үтереп, азактан җинаятен яшерергә теләп, аларны ташландык бер яшелчә саклау складына алып барып ут төртә.
Хатын башта җинаять кылуын таный, аннан ике әзербайҗан үтерде дип күрсәтмә бирә башлаган. Әмма аның бу күрсәтмәләрен бик күп дәлилләр белән кире какканнар. Видеоязмалар күрсәтүенчә, хатын балалары белән машинада үзе генә була.   Ана кеше балаларыма лаеклы тәрбия бирергә акчам булмаганга аларны үтерергә булдым, дип аңлата үзенең бу вәхшилеген. Ул, шуңа карамастан, ай саен 40 мең сумга автомобиль арендалаган.   Кәримованы суд гаепле дип тапты һәм 19 елга ирегеннән мәхрүм итте. Фото ачык чыганактан алынды.
Эльвира ӘСӘДУЛЛИНА

--- | 08.04.2019

Ничек миллионер булырга? - Раил Гатауллин киңәш бирә

$
0
0
08.04.2019 Җәмгыять
Финанс ягыннан бәйсезлеккә ирешү өчен кеше ниләр эшләргә тиеш? Әлбәттә, кеше үз алдына бу сорауны куя икән, ул җавабын да табачак, уңышка да ирешәчәк. Теләсә. Бик нык теләсә… Әмма күп кенә кешеләр, бу турыда уйласалар да, әлеге сорауга җавапларны эзләргә ашыкмыйлар.
Кемнәрнедер әти-әниләре кечкенәдән картайганчыга кадәр кесә акчасы белән тәэмин итеп тора. Андыйлар гадәттә, үсеп җиткәч тә, әби-бабайларының пенсия акчасына яшәүләрен дәвам итә. Кайберәүләр, балаларымнан «кеше ясыйм» дип, еллар буе «инвестиция кертергә» әзер: ашата, киендерә, укуына түли, кыскасы, бар көен көйли. Саный башласаң – бу инвестицияләрнең суммалары миллионлаган сумнар белән исәпләнелә. Хәтта күпләребез хурлап торган дәүләт тә, пенсия яше тулгач азмы-күпме кешегә «инвестицияне кире кайтара» башлый… Ә без…   Бу юлларны язган вакытта үземнең беренче акча эшләгән чагымны искә төшерергә тырыштым. Мәктәп еллары иде. Ул вакытта авыл мәктәбендә сентябрь аенда уку юк иде, дияргә дә була. Колхозның бәрәңге басуында үтә иде сентябрь айлары. Ничәнче класста икәнемне дә хәтерләмим, күпмедер акча эшләвемне һәм аны әтигә кайтарып биргәнемне хәтерлим. Чөнки мин әлеге акчадан ул вакытта дөрес файдалана белми идем. Өйрәтмәделәр. Югыйсә, мин үземә нинди дә булса файдалы я файдасыз әйбер сатып ала алган булыр идем. Яки… Акчаны кайтарганда: «Әти-әни, сез минем өчен гел акча сарыф итәсез, менә мин дә акча эшли башладым, бу акчам сезгә булсын, рәхмәт барысы өчен дә!» – дип әйтә дә ала идем бит.   Әгәр балагыз беренче эшләп тапкан акчасын үзенә сарыф итә икән, ул әле акчаның, аңа кергән хезмәтнең кадерен белеп бетерми дигән сүз. Ә инде икенче очрак булса, улыгыз яисә кызыгыз өчен шатлана аласыз. Инде ул акчаның кадерен аңлаган һәм киләчәктә тормышының иминлеген кайгырта алырга өйрәнә башлаган дигән сүз. Гаиләгездә акча тәрбиясе дөрес бирелгән, дип әйтеп буладыр.   Ә мин менә ниндидер бер урталыкта булганмын. Мәктәптә дә, югары белем алганда да безгә акчадан дөрес файдаланырга өйрәтә торган махсус дәресләр укытмадылар. Андый дәресләр әле дә юк анысы. Мәктәпне алтын медаль белән тәмамлау гына тормышта югары дәрәҗәләргә ирешәсең дигән сүз түгел әле. Кемнәрдер бит, әнә, мәктәпне көчкә «өчле»гә тәмамлап та миллионнар эшләп яши ич.   Ни өчен соң бу шулай? Финанс ягыннан бәйсез булу, акча кытлыгы күрмәү өчен ниләр эшләргә кирәк?   Шундыйрак типтагы сорауларга мин гомеремнең якынча уртасында гына ныклап җавап эзли башладым. Кырык яшь тулгач артка борылып карыйсың. Кара, никадәр күп зур-зур эшләр эшләдем, дип сөенәсең дә, ә кесәдә акчам кайда соң, дип аптырыйсың. Кемнәрдер бу сорауны үзләренә алтмыш яшькә җиткәч кенә бирә. Инде гомер үткән була… Аннан, эх, ник бу сорауга җавапны алдарак үземә бирмәгәнмен икән, дип зар түгә башлый. (Бу мәкаләне укып, әлеге сорауга җавапларны хәзер үк эзли башлагансыз икән, димәк, минем сезгә ярдәмем тигән!)   Әлбәттә, финанс яктан уңышка ирешүнең ысуллары шактый. Кем өчендер бер ысул кулайрак булса, икенче берәү өчен акча эшләүнең башка ысулы уңайлырак булачак. Һәм әлеге язылганнарны уку гына да җитми. Укыганнан соң беренче адымнарны атларга, киңәшләрне тыңлап, тормышта чынга ашырырга кирәк.   Соңгы бер елда мин үзгәрү, камилләшү өчен үземә үзем төрле марафоннар оештыра башладым. Таләпләр куям һәм аларны адымлап үтим!   Иң беренче булып көн дә берәр шигырь язуны гадәткә керттем, шигырь язу осталыгымны шактый камилләштердем. Аннары үзем өчен бизнес-марафон үткәрдем. Бизнес өлкәсенә караганнар шактый китаплар укып чыктым, күп закончалыкларны өйрәндем, кагыйдәләрне үтәргә тырыштым. Китаплардагы киңәшләргә колак салу ярап куйды: миллион ук булмаса да, өч айда финанс ягымны шактый ныгыттым. Җәй ахырында #сәламәтиртәпроектын оештырып, иртә торырга, йөгерергә һәм физик күнегүләр ясарга өйрәндем. Көз җиткәч, Татарстан китап нәшрияты белән берлектә #әдәбимарафон оештырдык, көн дә файдалы китаплар укуны гадәткә керттем. Марафон тәмамланганга әле якынча ике-өч ай гына үтсә дә, бизнес турында шактый күләмле өч китап, бер кочак әдәби китап һәм журналлар укып чыктым. Инде кышка таба #тәмлемарафон проекты безне тәмле һәм дөрес тукланырга өйрәтте. Әлеге проектлар турында күбрәк мәгълүматны минем блогны укып таба аласыз: http://belem.ru/bloglar/Rail_Gataullin.   Һәр марафон саен үзем өчен яңа ачышлар ясадым, дуслар таптым, камилләштем, ныгыдым, үз-үземә ышанычымны арттырдым. Ярты елдан бераз гына вакыт эчендә шактый нык үзгәрешләр кичердем. Алда – амбициоз планнар, янымда – ышанычлы кешеләр, башымда – заманча белемнәр, кулымда – финанс инструментлары бар.   Кайбер табышларым белән «Идел» журналы укучылары белән дә уртаклашырга телим. Кесә якларын ныгытырга теләгәннәргә минем киңәшләрем дә ярап куяр.   Үзегезгә, үз көчләрегезгә ышаныгыз. Үз өстегезгә җаваплылык алудан, беренче адымны атлаудан курыкмагыз! Шактый күп кешеләрнең «Әй, миннән булмый ул!» дип кул селтәгәннәрен күргән бар. Шул рәвешле алар үзләренә җаваплылык алудан курка. Әмма аларның һәрберсенең дә, теләсәләр, бу яисә теге эшне менә дигән итеп эшли алуларында һич шигем юк.
Башыгызда нинди дә булса яхшы идея туа икән, бу турыда күбрәк мәгълүмат туплагыз да, үзегезне теге яисә бу эштә сынап карагыз. Ни дә булса эшләү берни дә эшләмәүдән яхшырак!
Башкаларның проблемаларын чишәргә өйрәнегез. Кешеләр өчен файдалы булыгыз! Никадәр күбрәк файда китерсәгез, шулкадәр кешенең сезнең хезмәтләргә ихтыяҗы булачак. Ә инде ихтыяҗ бар икән, димәк, керем дә була, дигән сүз. Үзегезне бәяли белергә өйрәнегез. Сыйфатлы эшнең бәясе югарырак була. Юылган бәрәңге юылмаган бәрәңгегә караганда кыйбатрак тора…
Үзегезнең күңел яткан эшне башкарыгыз. Бөтен күңелегезне биреп, яратып… Иң мөһиме, елмаеп эшләгез! Яратмаган эш озак эшләнә шул. Ә канәгатьсезлек хисе стресс халәтен тудыра, стресстан төрле чирләр килеп чыга.
Энтузиаст булыгыз! Төшенкелекләргә бирелмәгез. Алынган эш шунда ук барып чыкмаса, борыныгызны салындырмагыз. Күп кенә ачышлар күп санлы тәҗрибәләрдән соң гына ачыла. Әгәр эшегез беренче тапкырдан ук уңмаган икән, бу – төшенкелеккә бирелергә сәбәп түгел! Сезне максатыгызга илтә торган юлда чираттагы тәҗрибә, сезне максатыгызга якынайта торган тәҗрибә!
Фокусны максатыгызга юнәлтегез! Бара торган юлдан уңга-сулга борылмагыз! Менә бу урында медалистларның ни өчен еш кына миллиардер булмауларының бер сәбәбен ачам. Уку йортын алтын медаль яисә кызыл диплом белән тәмамлаган кешеләр теге эшне дә, бу эшне дә эшли ала. Алар фәкать әле бер, әле икенчегә игътибарларын юнәлтеп, төп фокусны югалта гына. Ә инде «өчле»гә укучы бала бер предметны бик яхшы белергә, шушы юнәлештә бик нык камилләшергә һәм зур уңышларга ирешергә мөмкин. Шуңа күрә дә, фикерегезне тупларга һәм бер юнәлештә хәрәкәт итәргә өйрәнегез.
Кешеләрне тыңлый белегез! Үзегез белән чагыштырганда күбрәк уңышларга ирешкәннәр белән күбрәк аралашыгыз. Без бик еш башкаларны тыңламыйбыз. Берәр танышыбызны очратабыз да, үзебезне кызыксындырган темага гына сөйләшергә тырышабыз: үз уйларыбызны, зарларыбызны сөйләргә, күңелне бушатырга омтылабыз. Кара-каршы сөйләшеп тә, бер-берсен ишетмәгән кешеләр шактый бит. Кешеләрне тыңлый белү аларның ихтыяҗларын күрә белергә, аларга файдалы булырга һәм акчалар эшләргә мөмкинлек бирә.
Камилләшүдән туктамагыз. Укыгыз. Өйрәнегез. Гамәли күнекмәләрне арттырыгыз. Хәзерге заманда туктап калу артка тәгәрәү белән бер. Бер урында абаланып торсаң, калганнар сине шунда ук узып китәчәк. Артта калсаң, яңадан көч туплау катлаулырак. Бизнес-китаплар, бизнес-тренинглар шактый хәзер. Мин дә менә татарча бизнес-китап язам.
Көнегезне, айны, елны, гомумән, тормышыгызны планлаштырыгыз. Кая юл тотасыз? Дөрес юнәлештәме? Сезнең тормышка планнар нинди? Шуларны ачыклагач, планны кечкенәрәк өлешләргә бүләргә дә була. Көнне генә планлаштыру җитми, айны, елны, тормышны күзаллау булмаса, ялгыш юнәлештә баруыгыз ихтимал.
Анализлагыз. Эшләгән эшләрегезгә күзәтү ясагыз! Күпмедер вакыттан соң эшләгән эшләргә күзәтү ясарга киңәш итәм. Дөрес юлдан барасызмы? Билгеләнгән вакытка сыешасызмы? Нинди хаталар киткән? Зуррак нәтиҗәләргә ирешү өчен тагын ниләр эшләргә кирәк? Әлеге сорауларга үз вакытында дөрес җавап бирү вакытыгызны экономияләячәк. Ә вакыт ул – иң төп байлык! Аны кире кайтарып булмый!
Идея! Команда! Инвестиция! Идеягез бар икән, әлеге идеяне тормышка ашыру өчен команда җыегыз һәм акча табыгыз. Һәм идеяне тормышка ашырыгыз!Киңәшләрем бик күп, аларны саный китсәң, берничә том китапка сыяр иде. Әмма киңәш укып кына уңышка ирешеп булмый. Эшкз тотынырга кирәк. Әйтик, менә хәзер үк! Хыялларыгыздан башлагыз. Аннан тормышка планнарыгызны барлагыз. Ул планны елларга, айларга, көннәргә бүлегез. Идеяләрегезгә теләктәш, фикердәшләр эзләгез. Акча юнәтү юлларын карагыз. Һәм… фокусны бер юнәлештә юнәлтегез дә, алга – хыялыгызга таба атлагыз! Яхшы уйларыгыз тормышка ашсын!   Раил Гатауллин
---

--- | 08.04.2019
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live