Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38233 articles
Browse latest View live

Рәнис Габбазов үсеп килүче улының ФОТОларын күрсәтте

$
0
0
08.04.2019 Шоу-бизнес
21 октябрь көнне милли моңы, затлы тавышы, халыкчан башкаруы белән тамашачы мәхәббәтен яулаган, Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең яшь башкаручылар конкурсы җиңүчесе Ранис Габбазов тәүге тапкыр әти булды дип хәбәр иткән идек. Тормыш иптәше Гөлия аңа малай бүләк итте. Ранис Габбазов "Матбугат.ру"га белдергәнчә, сабыйга Тимерлан дип исем куштылар.
Шушы көннәрдә җырчы үсеп килүче улы, әтисе һәм әнисенең фотолары белән уртаклашыты.    “Таныш булыгыз – Тимерлан улым белән. Сөбханалла дип карагыз. Яраткан улым бабай белән әбисен күргәч шатланып туя алмый. Бу фотоларны куймыйча булдыра алмыйм. Балаларыбыз исән-сау булсыннар иде! Амин” ди Рәнис.        
---

--- | 08.04.2019

Рифат Фәттаховка “Мәдәният илчесе” дигән мактаулы исем бирелде (ФОТО)

$
0
0
08.04.2019 Мәдәният
Рәшит Ваһапов фонды директоры, күренекле татар продюсеры Рифат Фәттаховка “Мәдәният илчесе” дигән мактаулы исем бирелде. Әлеге карарга Әзербәйҗанның мәдәният берлеге президенты, профессор Фуад Мамедов кул куйган.
Бу исемгә Рифат Әхмәт улы Фәттахов “чит илләрдә Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивален оештыру буенча күпъеллык казанышлары, шулай ук халыкара мәдәни хезмәттәшлекне ныгытуга керткән хезмәте” өчен лаек булды. Котлыйбыз!     
---

--- | 08.04.2019

Татарча открыткалар кайда?

$
0
0
08.04.2019 Җәмгыять
Бәйрәм көннәре якынлашканда, никах яки юбилейларга барырга җыенганда татарча язылган открыткалар эзли башлыйм. Таба алмыйм, ә русчалары буа буарлык, татарчасын тапмагач, шундыен алырга туры килә. “Нишләп татарча открыткаларга заказ бирмисез?” – дигәч, безгә алар Мәскәүдән килә диләр.
Билгеле инде, мине борчыган мәсьәлә аларны кызыксындырмаска да мөмкин. Без татар дөньясының үзәгендә яшибез, матур итеп татарча открыткалар чыгару булдыра алмаслык эш түгелдер бит инде?! Телебезне саклап калуга юнәлдерелгән чараларның берсе булыр иде ул.   Санаторийда ял иткәндә бүлмәдәш абзый да үткән замандагы товар кытлыгы турында кызык кына итеп сөйләгән иде. Чиратта торып, “Урал” мотоциклы алгач, аны дәүләт куркынычсызлыгы комитетынамы, халык контроленәме чакыртып: “Мотоциклны кем аркылы, нинди акчага алдың, блат белән алдыңмы?” – дип, теңкәсенә тигәннәр. Чыннан да, сугыш вакытында һәм аннан соңгы елларда авылда хезмәт хакы түләү булмады бит, производствода эшләүчеләргә дә акчаны ачка үлмәслек кенә бирәләр иде. Ул вакытта фатирлар сатуга куелмады, фатир сатып алырлык акчалы кешеләр дә юк диярлек иде. 10-15-20 ел эшләгән кешеләргә торакны бушлай бирәләр иде.   Совет иле таркалмаган булса, хәзер дә шулай чират торыр идек микән дип уйлап куям кайвакыт. Хәзер Аллага шөкер, мул заманда яшибез. Берсеннән-берсе матур, зур, бай кибетләргә керсәң, аркылыга-буйга сузылып киткән сату рәтләре шәһәр урамнарын хәтерләтә. Шунысы бар, әйбер сатып алучыларга караганда, музейдагы экспонатларны караган кебек, товар карап йөрүчеләре күбрәк.    
Рәфкать ИБРАҺИМОВ, Казан

--- | 08.04.2019

Пенсия фонды хезмәткәре әтисенә 150 мең сум пенсия «ясаган»

$
0
0
09.04.2019 Җәмгыять
Воронежда Пенсия фондының элеккеге район бүлеге җитәкчесе үзенең әтисенә 150 мең күләмендә пенсия ала торган итеп документлар ясаган. Бу хакта җирле прокуратура порталы хәбәр итә.
Әлеге хезмәткәр өч ел дәвамында программа-теник комплекслар ярдәмендә пенсия түләүләре турындагы документларны ялганлап тутырган. Аның гамәле аркасында 3,5 миллион сумлык зыян килгән.   Тикшерү барышында пенсия фонды хезмәткәре үз гаебен таныган һәм зыян салган сумманы кире кайтарган.
---

--- | 08.04.2019

Айзилә Батырханова «ШАЯН ТВ» телеканалы турында үз фикерләрен әйтте

$
0
0
09.04.2019 Матбугат
Яшьләр журналистикада бик аз күренә дигән чорда, ТНВ телеканалында алар шактый. Шуларның берсе — Айзилә Батырханова. Айзилә үзенең телеканалга килү тарихын, хыяллары һәм яңа гына лицензия алган «ШАЯН ТВ» телеканалы турында үз фикерләрен әйтте.
— Син ТНВга ничек килеп эләктең?   — Әниемнең сеңелкәше Шамил Усманов урамында яшәде, шуңа бу урамнан бала чакта еш йөрергә туры килде. Әнием миңа ТНВ бинасын:"Менә кызым күрәсеңме, монда безнең яратып карый торган ТНВ хезмәткәрләре эшли, тапшырулар төшерәләр" дип аңлата иде. Ул вакытта ТНВ бинасы яныннан үтеп киткәндә эченә кереп карау, төшерү процессын күрү теләге уяна иде. 7 сыйныфта укыганда безне «Тамчы шоу» тапшыруына алып килделәр. Андагы камералар, утлар һәм атмосфера мине әсир итте һәм үземә бу казанда кайнарга сүз бирдем. Ул көннән башлап мин журналистика белән кызыксына башладым.
-Телевидениедә эшләү өчен зур тәҗрибә, талант һәм тырышлык кирәк диләр. Бу чыннан да шулаймы?   — Дөрестән дә, әгәр Ходай тарафыннан талант сиңа 10% бирелә икән, 90% тырышлыктан килә. Мин моңа һәрвакыт инанам. Талант белән генә ерак китеп булмый, чөнки биредә көн саен үз өстеңдә эшләү кирәк. Әгәр дә мәктәптә укыган вакытта син Венера Аитова, Роза Әдиятуллина, Алмаз Гәрәев, Зөлфәт Зиннуров һәм «Яшьләр тукталышы"н алып барган башка шәхесләр белән эшләячәксең дигән булсалар, ышанмаган да булыр идем. Хәзер исә бу чынбарлык.
— Ә телевидениегә туганың аркылы гына эләгеп була дигән сүз дөресме?   — ТНВга килгән вакытта син кемнеңдер баласы, кемнеңдер туганы, яисә калын кесәле «абыең» булырга тиеш дигән стереотип яшәп килә. Миңа бернинди абый да кирәк булмады. Вакытында талантымны күреп алдылар һәм аны үстерергә ярдәм иттеләр. Телевидениедә эшләвем белән бик бәхетле, чөнки мин монда олуг шәхесләр белән бергә тәҗрибә туплыйм. Татар телевидениесе бар дип, аны үстерүгә ярдәм иткән кешеләр белән эшләү минем өчен горурлык.   — Хәзерге яшьләрне телевизор карамый дип әйтәбез, шулай да «Яшьләр тукталышы» тапшыруы рейтинглары югары. Яшьләрне кызыксындыру өчен нинди эш алып барасыз?   — «Яшьләр тукталышы» ТНВ ачылганнан бирле бара торган тапшыруларның берсе. Миңа калса тапшыруның гомере әле озын булыр, чөнки яшьләр алар һаман бар һәм булачак. Тапшыру белән дә шул ук хәл. Аның эчтәлеге, алып баручылары гына үзгәрергә мөмкин, ә асылы шул ук — яшьләр тормышындагы актуаль проблемаларны, кызыклы темаларны яктырту. 2015 елдан башлап Ваня (Иван Остроумов) белән әлеге тапшыруда тукталыш ясый башладык. Мин аны гел шулай шаяртып әйтергә яратам.   Аллага шөкер, «Яшьләр тукталышы"ның караучылары арта. Без моны ТНВ сайты һәм You Tube канал аша билгели алабыз. Әлбәттә, яшьләр тапшыруны күбрәк интернетта карарга тели. Тапшыру телеэкраннарга якшәмбе көнне чыга, ә яшьләр күбесенчә бу вакытта әле уянып бетми. Мин моны зарланып әйтмим, чөнки тапшыруның ял көнне булуы уңай күренеш.
— «Яшьләр тукталышы"н алып барган кеше нинди булырга тиеш?     — «Яшьләр тукталышы"н алып барган кеше тамашачы белән бер агымда булырга, аларның нәрсә белән яшәгәннәрен, нәрсә киенгәннәрен, нәрсә белән тукланганнарын күзәтеп барырга тиеш. Яшьләр бит төрле була, шуңа безгә алар белән күп аралашырга туры килә. Без тамашачыбыз өчен кызык булган темаларга кагылабыз, проблемаларны чишү юлларын күрсәтәбез.
 — Хәзерге яшьләр нинди?   — 4 ел буе эшләү дәверендә яшьләребезнең актив булуын аңладым. Олылар «безнең заманда яшьләр мондый түгел» дип әйтергә мөмкин. Хәзерге күзлектән караганда, яшьләребезне акыллы дип әйтер идем. Алдынгы яшьләр бер урында гына тормый, алар бөтен җирдә кайный, яңадан яңа үрләргә ирешергә тырыша.   —  Төшерү вакытында нинди проблемаларыгыз туа?   — Яшьләрне төшергәндә безнең проблемабыз тел белән бәйле. Күбесе татар телен бик начар белә. Шуның өчен алар безгә интервьюлар бирергә кыенсыналар. Араларында ятлап булса да үз эшен җиренә җиткерергә омтылучылар бар. Интервьюны русча биргән яшьләргә икенче юлы татар телендә гап-гади җөмләләрне белеп килегез дип стимул бирергә тырышабыз. Икенче күрешкәндә инде алар: «Айзилә, менә без хәзер интервьюларны татарча да бирә алабыз» дип килеп әйтәләр. «Яшьләр тукталышы"нда күреп алып, безнең телеканалда чыга торган башка тапшыруларга чакыралар, чөнки алар алдынгы яшьләр. Тапшыру геройларыбызга күтәрелер өчен баскыч та булырга мөмкин.
— Хыялланырга яратасыңмы?   — Безне бу тормышта йөртә торган әйбер — хыял. Мин телевидениедә эшләргә хыялланган идем. Ул хыял тормышка ашты. Соңгы арада хыялларым бик еш тормышка аша, аны бары тик күңел белән тели белергә кирәк бит.   — Хәзерге вакытта нәрсә турында хыялланасың?    - Нәрсә турында хыялланганым укучыларыбыз өчен сер булып калсын әле. Хыялларны бит сөйләргә ярамый. Син аны чын күңелеңнән теләргә тиешсең, чөнки хәзерге вакытта көнчелек үзен шактый сиздерә. Бу әйбер белән мин үзем дә еш очрашам, шуңа күрә мин хыялларымны кычкырып йөрергә тырышмыйм. Шуны гына сер итеп ачам — минем дус кызларым «подружкалар» юк. Мине кечкенә вакытта шулай тәрбияләделәр: бөтен серне әти-әниеңә яки апаңа сөйлисең. Аңа да карамастан, минем танышларым, дусларым күп.    — Син бит «ШАЯН ТВ» телеканалының PR бүлеге җитәкчесе дә. Үзеңне бу өлкәдә ничек хис итәсең?   —  Беренче татар балалар телеканалы PR-җитәкчесе булу миңа икеләтә, хәтта өчләтә зур җаваплылык өсти. Безнең максат -«ШАЯН ТВ» балалар каналын бөтен татар дөньясына популяр итү. Һәр бала бакчадан яисә мәктәптән кайтуга «ШАЯН ТВ» каналын карарга, инстаграмда барган төрле бәйгеләрдә актив катнгашырга тиеш.   - «Шаян ТВ» тапшырулар өчен лицензия алды. Бу хәбәрне ничек кабул иттегез?   -Лицензия алган көн — иң бәхетле көннәребезнең берсе. Лицензия инде кулда, хәзер «ШАЯН"лансак та була. Февраль аеннан алып хәзерге көнгә кадәр «Яңа Гасыр» телеканалында бик зур әзерлек эшләре барды. Яраткан тамашачыларыбыз без әзерләгән кызыклы тапшыруларны тиздән күрә алачак.
-Син һәрвакыт хәрәкәттә, һәрвакыт позитив. Серең нидә?   — ТНВда эшләгән кеше позитив булырга тиеш. Күңелсезләнеп утырырга аңа эше рөхсәт итми. Бездә бар кеше дә ачык. Үземне дә шул рәткә кертер идем. Илһам алу чыганагымны да сер итеп калдырам. Тормышта проблемалар бик күп, әмма нинди генә хәл булса да, мин елмаерга тырышам.
— ТНВ синең өчен нәрсә ул?   Безнең «Дөньяны бергәләп яхшыга үзгәртик» дигән слоганыбыз бар. Бу чынлыкта да шулай. ТНВга килгәнче мин үземнең шәүләмнән дә куркып торучы бер кызчык идем. «Яңа Гасыр» миңа иҗади яктан ачылырга мөмкинлек бирде. Мин хәзер кешеләр белән аралашырга курыкмыйм. Телекомпание миңа бар яктан да үземне камилләштерергә ярдәм итте.
---

--- | 09.04.2019

21 апрельдә дөнья бетәчәк?

$
0
0
09.04.2019 Җәмгыять
Җир шарындагы бөтен тереклек Нибиру планетасы аркасында яшәүдән туктаячак дип хәбәр итә уфологлар. Бу вакыйга католик Пасха бәйрәмендә булачак диләр. Җир шарындагы бөтен халык кинәт кенә суыту сәбәпле үлеп бетәчәк.
Католикларның Пасха бәйрәме быел 21 апрельгә туры килә. Британиянең уфология һәм конспирология үзәге 21 апрель көнне Нибиру планетасы Җир шарын Кояштан каплаячак дигән фикердә. Ул кояш яктысын каплаячак, шул рәвешле безнең планетадагы температура космик галәмдәгенеке кебек суыначак. Шуңа да инде тарихта 21 апрель цивилизация өчен  иң соңгы көн булырга мөмкин.    «ФедералПресс» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, берсе дә исән калмаячак. Берничә минут эчендә планетадагы температура -273 градуска кадәр төшәчәк .  Чыганак: sterlegrad.ru Фото: pixabay.com
---

--- | 09.04.2019

Татарстан Язучылар берлеге «Яшел камин янында. Шәхесләребез» дип аталган видеопроект башлады

$
0
0
09.04.2019 Әдәбият
Татарстан Язучылар берлеге «Яшел камин янында. Шәхесләребез» дип аталган видеопроект башлады. Проект Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла.
Беренче тапшыру күренекле язучы, галим, сәясәтче, дин әһеле Ризаитдин Фәхретдингә багышлап язылды. Язучылар берлегенең легендар Яшел камины янында Риза Фәхретдиннең тормышы һәм иҗаты хакында  сөйләшүдә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов,  «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, Ризаэтдин Фәхретдиннең Кичүчат авылындагы музее мөдире Диләрә Гыймранова, нәшир Рамил Миңнуллин катнашты.   Кунаклар галимнең мирасы, аны бүгенге көндә җәмәгатьчелеккә җиткерү юллары турында фикер алышты.   Проекның кураторы һәм алып баручысы – шагыйрь, Татарстан Язучылар берлегенең татар әдәбияты буенча киңәшчесе Марат Закир.    Язмалар  социаль челтәрләр, мәгълүмат агентлыклары аша таралачак.
---

--- | 09.04.2019

Татарстан милли музеенда "Матбугат көне"узды

$
0
0
09.04.2019 Мәдәният
Музейның массакүләм мәгълүмат чаралары белән иҗади элемтәләренең әһәмиятен аңлап, Татарстан Республикасы Милли музее журналистлар белән тыгыз элемтәдә тора. Ел саен музей эшчәнлеген ел дәвамында яктырткан иң актив журналистларны бүләклиләр.
5 апрель көнне, Музейның туган көнендә, Татарстан Республикасы Милли музеенда "Матбугат көне" узды.    Кунакларны Татарстан Республикасы Милли музее җитәкчесе Гөлчәчәк Нәҗипова сәламләде: «Бүген хәзерге заман кешесенең тормышын яңалыклардан башка күз алдына да китереп булмый. Медиа-берләшмә вәкилләре барлык вакыйгаларны игътибар белән күзәтәләр. Музей һәм филиалларның республика массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итүе безнең өчен бик куанычлы. Музейларда иң зур һәм әһәмиятле вакыйгалар турында халыкка даими һәм вакытында хәбәр итәләр. Журналистлар һәм музейчылар тыгыз тандемда эшлиләр. Без сезгә нәтиҗәле хезмәттәшлек, кызыклы һәм актуаль материаллар өчен рәхмәтле! Бетмәс-төкәнмәс энергия, илһам һәм барлык башлангычларда да уңышлар телибез!» - диде ул. Тантаналы чара барышында Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиаллары белән күпьеллык хезмәттәшлек өчен Татарстанның әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.    
---

--- | 09.04.2019

Бөек Ватан сугышы ветераннарына пенсияне арттырырга җыеналар

$
0
0
09.04.2019 Җәмгыять
Бөек Ватан сугышы ветераннарының пенсиясен аена уртача 9,5 мең сумга арттырырга планлаштырлар. Дәүләт Думасы депутатлары шул хактагы закон буенча фикер алыша.
Бөек Ватан сугышы ветераннары пенсиясенә өстәмәләрне исәпләү системасына үзгәрешләр кертә торган законны Дәүләт Думасы беренче укылышта кабул итте. Әлеге документ буенча, ветераннарның пенсиясе чама белән 9,5 мең сумга артачак. Закон проекты турында фикер алышканда, оборона министрының урынбасары Татьяна Шевцова шундый саннар китергән, дип яза Татар-информ.   Бу максатны гамәлгә ашыру өчен быел 0,95 млрд сум, алдагы елларда 1,42 млрд сумга кадәр акча бүлеп бирү планлаштырыла.   Әлеге документ кабул ителгән очракта, норма 1 майдан үз көченә керә. Проект Владимир Путин указы белән Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан башкарыла торган чаралар кысаларында эшләнгән.  Фото: Ватаным Татарстан архивыннан  
---

--- | 09.04.2019

Илгәрәйнең әбисе үлгән

$
0
0
09.04.2019 Шоу-бизнес
Җырчы Илгәрәйнең әбисе вафат булган. Бу хакта җырчы үзе хәбәр итә. Әбисенең авыруы барысы өчен зур сынау булган. 8 елга якын урын өстендә яткан, тик беркайчан да яшәүгә карата өметен югалтмаган ул.
"Яныңа килгәч: "Иии улым, менә әле шулай бер килеш. Алла боерса тазаргач, авылга өемә кайтам!" дип өметеңне өзми идең! Мин җәйләрен синең канатың астында үстем бит. Синең авыруың мине дөньяга, тормышка башкача күз белән карарга өйрәтте. Авыруың көчле иде... Үз хәлеңне үзең генә белдең...   Хисләр... әллә нинди хисләр... Безгә сине алай күрү тагын да авыр иде... Әбием... үпкәләткән булсам гафу ит мине.   "Әби...Әбием... яратканым... Зәңгәр күзле, ак яулыклы әбием... Сау бул... Урының җәннәт түрләрендә булсын... Авыр туфрагын җиңел булсын. Амин" дип кайгысы белән уртаклаша Илгәрәй.  
---

--- | 09.04.2019

Бер авыруның телен кисеп яңа тел теккәннәр

$
0
0
09.04.2019 Җәмгыять
Чувашиядә яшәүче 55 яшьлек бер ир кеше үзен шактый күптән начар хис итүнә карамастан, врачларга күренергә ашыкмаган. Чыдар әмәле калмагач, аны больницага салганнар һәм бик куркыныч диагноз куйганнар. Пациентның телендә яман шеш авыруы табылган. Авыру инде дүртенче стадиягә җиткән булган.
Республика онкодиспансерында авыруның телен кисеп алудан кала әмәл таба алмаганнар. Ләкин савыкканнан соң да пациент сөйләшә алсын өчен, врачлар уникаль операция уздырган. Пациетның үз муен мускулын алынып теле урынына куелган һәм пластик операция эшләнелгән. Оперция берничә сәгать дәвам иткән һәм уңышлы тәмамланган.   - Шеш телне тулысы белән яулаган булган, муендагы линфа бизләренә дә метастазалар киткән иде, - дип сөйләгән бүлек мөдире Сергей Алексеев kp.ruка   Хәзер пациентка лучевая терапия узарга һәм яңадан сөйләшә һәм мөстәкыйль рәвештә туклана алсын өчен бик озак реабилитация узарга туры киләчәк. 
---

--- | 09.04.2019

«ШАЯН ТВ» яңа телепроектлар тәкъдим итәчәк

$
0
0
09.04.2019 Матбугат
12 апрель көнне 13.00 сәгатьтә Горький урамы, 15 йортта татар телендә эшләүче «ШАЯН ТВ» балалар каналының яңа студия комплексы ачылу һәм яңа телепроектларны тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясе үткәрелә.
2018 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән «ШАЯН ТВ» телеканалы тәүге тапкыр эфирга чыкты. Шул ук көнне тапшыруларны онлайн-режимда карау мөмкинлеген тәэмин итүче shayantv.ru сайты эшли башлады. Сайт аша «ШАЯН ТВ» каналын Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә карарга мөмкин.   Телеканал заман белән бергә атлый. Бүгенге көндә «ШАЯН ТВ» тапшыруларын «Таттелеком», МТС, Дом.ру, Уфанет, цифрлы эфир мультиплексы, shayantv.ru сайты һәм YouTube аша карап була.   Яңа телевизион студия заман таләбенә җавап бирерлек итеп, өр-яңа техника белән җиһазландырылган. Моңа НD-формат, күп камералы съемка, төрле жанрдагы тапшырулар төшерергә мөмкинлек бирүче, үзгәртеп корыла торган 7 локация( мәйданчык) керә.   Татарстан Республикасы Президенты «ШАЯН ТВ» балалар каналының туган телебезне, мәдәниятебезне һәм мәгарифебезне саклап калуда әһәмияте зур дип саный. «ШАЯН ТВ» каналының төп максаты – татар телендә белем һәм тәрбия бирүче бердәм мәйдан булдыру; мультфильмнар, фәнни-популяр фильмнар, фикерләүне үстерергә ярдәм итүче тапшырулар аша балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.   «ШАЯН ТВ» - буыннар чылбырын сакларга, балаларга халкыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятен өйрәнергә ярдәм итәргә тиеш. Каналның онлайн режимда трансляцияләнүе җирнең төрле почмакларында яшәүче балалар арасында туган телне популярлаштырырга нигез булып тора.   «ШАЯН ТВ» 0 яшьтән алып 15 яшькәчә балалар өчен каралган. Хәзерге вакытта каналда 20 дән артык танып-белүне, белем бирүне һәм фикерләүне үстерергә ярдәм итүче оригиналь программалар эфирга чыга. Алар арасында – “Бергәләп өйрәник”, “Акыл батл”, “Уймак”, “#шаян_дәрес”, “#шаян_тарих”,“#шаян_тәм-том” һәм татар халык җырларын балаларга өйрәтүне күздә тоткан “Сәйлән” фестивале бар. 22 апрельдән исә “Караш” дип аталган реалити-шоу эфирга чыга башлаячак.   5 ай вакыт эчендә «ШАЯН ТВ» проектларында барлыгы 2000гә якын бала катнашты. Алып баручылар өчен игълан ителгән кастингларга 100дән артык бала катнашты. Бүгенге көндә төп алып баручылар саны 20 гә җитте.   «ШАЯН ТВ»ның дубляж студиясе каналның контентның зур өлешен алып тора. 5 ай эчендә тәрҗемә ителгән мультсериал, сериал, документаль фильмнарның саны 1400 дән артты. “Сәяхәтче Дәрия”, “Алга, Диего” кебек мультсериаллар аша балалар татар телен, инглиз телен өйрәнсәләр, “Җанлы шакмаклар ” мультсериалы исә рәсем ясарга өйрәтә.   Бүгенге көндә дубляж студиясе тәрҗемә итү, субтитрлар әзерләү, тавышландыру һәм башка эшләрне башкара. Каналның тәрҗемәчеләр төркеме һәм күп санлы актерлар базасы бар. «ШАЯН ТВ» Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе, татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән тыгыз элемтәдә тора. Шулай ук театрлар белән дә иҗади хезмәттәшлек алып барыла. Хәзерге вакытта эфирда балаларның яраткан мультфильмы “Көчекләр патруле” бара. Якын арада эфирга “Ниндзя ташбакалар”, ««Минифорс», «Айкарли» кебек танылган мультсериаллар чыгачак.   Shayantv.ru сайты - татар, рус, инглиз телләрендә эшли. Сайтны https://shayantv.ru/ сылтамасы аша табарга була. Өйдә, юлда - «ШАЯН ТВ» һәркайда. Чөнки сайт теләсә кайсы смартфон өчен җайлаштырылган. Бер төймәгә басу белән «ШАЯН ТВ»ны социаль челтәрләрдә күрергә мөмкин.   Соңгы ай мәгълүматлары буенча сайтка тәүлегенә уртача 800 уникаль кулланучы керә.   5 ай эчендә шаянтв.ру сайтына 65 000 яңа кулланучы кергән. Ял көннәрендә һәм каникулларда сайтка керүчеләр саны арта.   Сайтта һәм YouTube каналда иң күп карала торган тапшырулар:   · «Шаян балалар»   · «Җырлы селфи»   · «Шома бас»   · «Акыл батл»   · «Музыкаль тәнәфес»   Сайтка керүчеләрнең күпчелеген шәһәрдә яшәүчеләр алып тора.   РФ регионнары арасында шаянтв.ру сайтына Татарстанда (72%), Самара өлкәсендә ( 9%), Мәскәү өлкәсендә (6%), Түбән Новгород өлкәсендә (4%) һәм Башкортстанда ( 2%) һ.б. керәләр. Чит илләрдә шаянтв.ру сайтына керүчеләр: Украинада (0,55 %), Казахстанда (0,51 %), АКШта (0,5%), Германиядә (0,43%), Төркиядә (0,41%), Әзербайҗанда (0,2%).   “ШАЯН ТВ” каналы турында күбрәк мәгълүматны аста күрсәтелгән сылтамалар аша узып белә аласыз: 1. https://shayantv.ru/ 2. http://tnv.ru/
---

--- | 09.04.2019

Тукай клубында Бикә Рәхимова истәлегенә багышланган кичә узды

$
0
0
09.04.2019 Әдәбият
Кичә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында шагыйрә, тәрҗемәче, мөхәррир Бикә Рәхимованың тууына 80 ел тулу уңаеннан «Бакый сагыш» дип аталган искә алу кичәсе узды. Кичәдә катнашкан каләмдәшләре Бикә Рәхимованы гадел кеше буларак искә алдылар.
Бикә Рәхимова укучыларга төрек әдәбиятын тәрҗемә иткән тәрҗемәче, көчле публицист буларак таныш. Шулай ук ул  рус мәктәбендә татар телен укытуны югары баскычка куйган, башка милләт балаларында татар теленә мәхәббәт уяткан мөгаллимә буларак та данлы.   Филология фәннәре докторы Гөлшат Галиуллина үз чыгышында:«Бикә ханым иҗаты белән генә түгел, бөтен яшәеше белән телебезгә хезмәт итте. Шигъри телендә, публицистикасында һәм студентлар белән онытылмас очрашуларда ул һәрвакыт татар теленең бөеклеге, шул ук вакытта аның нәзберек, яклауга мохтаҗ булуы турында искәртеп килде», – диде.   Кичәдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Данил Салихов, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Эмиль Җәләлетдинов, Мирсәет Сөнгатуллин; Татарстанның халык артистлары   Римма Ибраһимова, Дания Нуруллина; Регина Сәйфи, Камилә Гаязова, Илһам Байтирәк, Гөлнара Габидуллина, Айдар Сөләйманов,Аида Гайнетдинова, Эльмира Шиһапова, шагыйрьләрЭльмира Шәрифуллина, Рәдиф Гаташ, шагыйрәнең якыннары –  Алмаз әфәнде, Ильяс, Чулпан, Камил; якташлары чыгыш ясады.   Кичәне  К.Тинчурин театры актрисасы Резеда Сәлахова алып барды.   (Фото «Татар-информ» агентлыгыннан  алынды)
---

--- | 09.04.2019

Казанда мультфильм сыман китап чыгарга әзерләнә

$
0
0
09.04.2019 Җәмгыять
Казанда мультфильм сыман китап чыгарга әзерләнә. Китапта Фоат Садриевның ике повесте урын алган.

Китап шуның белән үзенчәлекле: әсәрнең төп персонажы укучылар белән китап битләре буйлап йөгерә алачак.

Аны тиздән барлык нәшрият фирма кибетләрендә һәм www.tatkniga.ru сайтында күрергә мөмкин булачак. Яңалыклар артыннан күзәтегез!

        Посмотреть эту публикацию в Instagram                  

"Башкалар күптән мидәлле, ник мин атказанмаган?" - Илсөя Бәдретдинова төрттерүле җыр яздырган

$
0
0
09.04.2019 Шоу-бизнес
Шушы көннәрдә Гүзәл Уразова "Татарстанның халык артисты" исеменә лаек булды. Интернетта котлау сүзләре һәм матур теләкләр белән беррәттән "Ник фәлән-фәләнгә атказанганны бирәләр дә фәлән-фәләнгә бирмиләр" дигән ише бәхәсләр дә куерып алды. Бу уңайдан Илсөя Бәдретдинова кызыклы җыр яздырган.
"Дан казанган Илсөя атказанмаган булып йөри! Вакыт бит инде! Килешәсезме?" дип шаярта ул.    "Атказанмаган" дип аталучы яңа җырның сүзләрен шагыйрь Ренат Галиәскәров, көен Илназ Гарипов язган.   Төрттерүле җырны "Матбугат.ру" укучылары игътибарына да тәкъдим итәбез. Ә сез ничек уйлыйсыз, вакытмы?:   Атказанмаган
1.Бөеремнең түреннән үк Чыккан җырларым байтак. Айга утыз кәнсирт куям Ачу да чыга кайчак.
Ач утырмыйм утыруын, Фигурасын да саклыйм. Күлмәк-ыштанны да хәзер Стилистлар белән сайлыйм.
Куш: Өй түрендәге сервантым Премия белән тулган. Башкалар күптән мидәлле. Ник мин атказанмаган?!
2.Әрсезлегем җитми әллә?!  Ник йөрим мишәр булып. Атказанасы килә бит Президент кулын кысып!
Җонлы куллы абзыйларсыз, Җырлап аласы килә. Халык җырчысы кирәкми, Атказанган бик җитә.
3. Журналистлар басар иде Гәҗиттә алгы биткә. Исән чакта шул мидәлне Тагасы иде түшкә.
Бар Татарстан җыелып, Әйдә, Бауманнан үтик. Дөньяның артына тибеп, Мине атказанган итик.             Посмотреть эту публикацию в Instagram                  


Ана капиталы – таләпләр арта

$
0
0
10.04.2019 Җәмгыять
Гаиләдә икенче, өченче һәм аннан соң туган бала өчен бирелүче ана капиталы акчасын тоту буенча таләпләр үзгәрә, катгыйлана дисәң дә була. Сертификатны күп кеше торак йорт яки фатир сатып алу өчен куллана. Торак авария хәленә җиткән, тузган булмаска тиеш. Аның яшәргә ярак­лы икәне раслангач кына ана капиталы акчасын тотарга рөхсәт ителә.
Казандагы Совет районы Пенсия фонды бүлеге белгече Эльмира Шәрә­фиева моннан тыш башка яңалыкларга да тукталды. Быел 29 мартта 256 нчы федераль законга үзгә­реш­ләр кертелде. Эльмира ханым әйтүенчә, займнар би­рүче оешмалар арасында торак тармагы үсеше бердәм институты барлыкка килде. Алар 225 нче федераль законга таянып эшли, ул 2015 ел­ның 13 июлендә  кабул ителде.    Эльмира Шәрәфиева аң­латуынча, торак шартларын яхшырту өчен займнар, кредитларны дәүләт контролен­дәге банклардан алганда, алар­ны балага өч яшь тулганны көтмичә сертификат акчасы белән капларга мөмкин. Гаилә төзе­леш эш­ләре алып барса,  аның өчен компен­сациягә бала өч яшькә җиткәч кенә өметләнә ала. Турыдан-туры кем бе­ләндер килешү төзеп фатир алган очракта да, сертификат акчасын куллану өчен сабыйның өч яшен тутыруын көтәргә туры килә.   2018 елдан башлап, балалар бакчасына түләгәндә дә, ниндидер чикләр би­л­гелән­мәгән. Иң мөһиме – мәгариф оешмасының андый эшчән­лек алып барырга лицензиясе булуы кирәк. Сертификат акчасын беренче баланы укыту өчен дә тотарга рөхсәт ителә. Аз керемле гаиләләргә ярдәм йөзеннән, бәләкәч яшь ярымга җиткәнче ана капиталы акчасы ай саен өлешчә  биреп барыла. Аның өчен икенче бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган булырга тиеш. Бәби тугач та, Пенсия фон­ды бүлегенә барып гариза тапшырырга мөмкин. Бу түләүне исәплә­гәндә, гаилә­нең уртача кереме яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Инвалид балаларга кирәкле чараларны алу өчен киткән чыгымнарны шулай ук ана капиталы белән капларга мөм­кин. Моның өчен бала шәхси тернәкләндерү һәм абилитация программасына кер­те­­лер­гә тиеш. Боларны балага өч яшь тулганчы эшләү мөмкинлеге бар.   Ана капиталы акчасын алу өчен гаилә әгъзалары яшәү урыны буенча Пенсия фонды бүлегенә мөрәҗә­гать итәргә тиеш. Ул эшне күп функцияле үзәкләр дә башкара. Дәүләт порталындагы шәхси кабинетта да гариза терки алалар, шуннан соң документларны Пенсия фонды бүлегенә биш көн эчендә тапшыру мөһим. Ана капиталы акчасының быелгы күләме – 453 мең 26 сум.
Фәния АРСЛАНОВА

--- | 10.04.2019

Кайчан бәбигә узарга?

$
0
0
10.04.2019 Киңәш-табыш
Швеция тикшеренүчеләре бала сәламәт тусын өчен кайсы айда авырга калу уңышлы икәнлеген ачыклаган. Галимнәр ике дистә елдан артык балага йөккә узган айдан аны сәламәтлеге ныклыгы турыдан-туры бәйле икәнне дәлилләргә тырышты. 500 миллион йөклелекне, балалар дөньяга килү процессын, аларның үсешен күзәткәннән соң , авырга калуның иң уңайлы вакыт декабрь ае икәнен ачыклаганнар.
Йөклелекнең соңгы айлары бу очракта август-сентябрьгә туры килә. Хатын-кызлар табигый юл белән D витаминын ала, ә ул туачак баланың үсешендә һәм сәламәтлегендә чагылыш таба. Ә менә йөккә узуның иң уңайсыз ае – июнь. Йөклелек срогының соңгы көннәрендә  булачак әни дә, туачак сабый да D витаминының тиешле микъдарын алып бетә алмый. Кышын туган сабыйлар җәен дөньяга килгәннәрдән үсешләре буенча бераз калыша.    Автор: Ә.Шакирҗанова.  
---

--- | 10.04.2019

Башкорт корылтае Данир Сабировның концертларын тыюны таләп итә

$
0
0
10.04.2019 Шоу-бизнес
Дөнья башкорт корылтае Данир Сабиров башкорт биюен мыскыл итеп, "халык күңеленә төкерде" дип белдерә һәм Татарстан җитәкчелегеннән артистның чыгышларына цензура ясауны таләп итә.
Дөнья башкорт корылтае пародист һәм юмор остасы Данир Сабировның башкорт чыгышларына цензура уздыруны сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка мөрәҗәгать юллады, дип яза Азатлык. Моңа Данир Сабиров концертыннан социаль челтәрләрдә таралган өзек сәбәп булды. Анда артист башкорт биюенә пародия ясый.   Корылтай моны "башкорт халкының күңеленә төкерү", халык хисләрен мыскыл итү дип атый.   "Профессиональ сәхнәгә иң беренчеләрдән булып нәкъ менә башкорт биюе чыгуы билгеле һәм аңа бүген бөтен дөнья соклана, безнең халык дөньяга танылган балет артистлары, опера җырчылары бирде. Башкортстанның бер генә артистының да башка халыларның мәдәни мирасыннан көләргә теле әйләнмәс", диелә мөрәҗәгатьтә.   Башкорт корылтае мондый чыгышларга юл куярга ярамый, чөнки ул халыкара мөнәсәбәтләргә начар йогынты ясый һәм "Русия президенты Владимир Путин кабул иткән Милли сәясәт стратегиясенә тулысынча каршы килә" дип саный.   Дөнья башкорт корылтае Данир Сабировның чыгышларына цензура ясауны, Башкортстанда аның концертларын 2019 елның ахырында кадәр тыюны таләп итә. Артисттан шулай ук башкорт халкыннан гафу үтенүне дә таләп итәләр, югыйсә әлеге хәлне тикшерүне сорап, Русия баш прокурорына мөрәҗәгать итәчәкләре турында кисәтәләр.   Мөрәҗәгатьне Дөнья башкорт корылтаеның башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин имзалаган.   Корылтайның Вконтактедагы рәсми төркемендә хәбәр ителүенчә, Данир Сабиров Инстаграмда гафу үтенгән, пародиянең дүрт ел элек яздырылуын белдергән. "Әгәр артист чынлап та дүрт ел элек шундый чыгышлар белән йөри башлаган икән, Татарстанның мәдәният министрлыгы ни өчен моңа юл куйган дигән сорау туа", диелә Корылтай язмасында.   Данир Сабировның чыгышларын тикшерүне сорап Башкортстан язучылар берлеге әгъзасы Гүзәл Ситдыйкова да Татарстанның мәдәният министрына хат язган иде. "Башкорт" төркеменә куелган әлеге хатның күчермәсе астына 80нән артык комменатр калдырылды. Башкортлар бу хәлгә үз ачуларын белдерә.   2014 елда Башкортстанда моңа охшаш бер вакыйга булган иде. Уфа “Нур” татар драма театрына гастрольгә килгән Әлмәт театры беренче тамашасыннан соң ук "әхлак кагыйдәләрен бозган өчен" дип кайтарып җибәрелде. Спектакльдә башкорттан көлү күренешләре булган. Татарстан мәдәният министрлыгы Уфа тамашачыларыннан гафу үтенде.   Былтыр апрель аенда исә Русия мәзәкчесе Руслан Белыйның Салават Юлаев турынлагы сүзләре җәнҗал уятты. Ул Уфадагы чыгышында Юлаевны бандит һәм юлбасар дип атады. Аның бу мыскыллавы башкортларда ризасызлык тудырды.   "Башкорт" оешмасы Салават Юлаев һәйкәле янында бу уңайдан каршылык чарасы үткәрде. "Тархан" исемле көрәшчеләр төркеменең 15 егете Руслан Белый чыгыш ясаган Ульян шәһәренә барып, Белый төркеме җитәкчесе белән очрашып, гафу үтенү турында сөйләшеп кайтты. Белый башкортлардан гафу үтенмәде.
---

--- | 10.04.2019

Татарстанда аномаль һава торышы саклана

$
0
0
10.04.2019 Җәмгыять
Республиканың Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь «ШК»га, алдагы өч көндә җылы булачак, явым-төшемнәр күзәтелми, дип хәбәр итте. Аның сүзләренчә, апрель ае өчен бу аномаль температура санала. Көндез республика территориясендә +14 +19 градус күрсәтсә, төнлә +0 +5 градус булуы көтелә.
Иртәгә 14 градуска кадәр җылытачак. Яз көткәндә, җәй килеп маташа диярсең.   Һава температурасы нормадан өч градуска югарырак булачак, диде Феликс Гоголь. Пәнҗешәмбе көнне дә югары температура сакланачак.   Кисәк җылытып киткәндә, көчле ташулар булу куркынычы да бар. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә безгә әлегә су басулар күзәтелмәвен әйттеләр. Күп кенә елгаларда су – 100 см га кадәр, ә Мишә, Кече Чирмешән һәм Актай елгаларында 2 метр­га кадәр күтәрелгән. Республиканың күпчелек елгалары һәм сулыкларында суның биеклеге күпьеллык уртача максималь һәм куркыныч күрсәткечләрдән түбәнрәк.   Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге Югары Ослан торак пункты янында 7 сантиметрга күтәрелеп, 50,19 метр тамгасында туктап калган. Куркыныч зонага кадәр әле тагын дүрт метр бар.   Түбән Кама сусаклагычында – Чаллы шәһәре янында суның биеклеге 63,35 метр билгесенә җиткән, бу моннан алдагы күрсәткечләргә караганда 2 метрга биегрәк.   Республика территориясендә кешеләр күпләп боз­га керә торган 96 урын контрольдә тотыла, шуларның 53е кулланыла.
---

--- | 10.04.2019

“Елый бит, җибәрмәгез, зинһар...”

$
0
0
10.04.2019 Язмыш
Миләүшә Хәйруллина хайваннарның күз яшьләре белән елый белү­ләре, хәтта кайбер битараф кеше­ләрдән өстен дә булулары турында язган иде. Миндә дә бар андый мисал.
Улыбыз Маратка дүрт-биш яшьләр тирәсе иде, бакчага йөргәндә беләгенә манту ясадылар һәм ул шеште. Тәрбияче фтизиатрга күренергә кушты. Күрендек, бу табиб бик тәҗрибәле кеше булып чыкты: “Балага дару эчерт­мик, сез аны яңа гына савылган сөт эчертеп дәвалап карагыз әле”, — дип киңәш итте. Әле ирем сау-сәламәт, капчык-капчык он-писүкләрне дүртенче каттагы фатирыбызга “эһ” тә итмичә менгереп куя торган чагы. Ул ел­ларда Азнакай шәһә­рендә бик күпләр мал-туар, кош-корт асрый иде. Без дә үгез, сарык, тавык асрадык. Балага сөт кирәк бул­гач, сыер да алырга карар кылдык. Малкаебызга Йолдыз дип куштык. Сыер сауганда улымны еш кына үзем белән алып төшә идем. үзем савып эчәм дип йөдәткәч, кружка бирдем, ул сыерның бер имчәген үзе савып эчәргә гадәтләнде. Сыерыбыз бик тыныч, акыллы хайван булып чыкты. Мин эштә чакта аны ирем сава иде, ул сауганда да, улым килеп ябышканда да ник бер аягын селкетсен яки койрыгын болгасын! Безгә якын гына елга ага, көянтә-чиләк асып шунда барганда мин: “Йолдыз, әйдә, су эчәргә!” — диюгә, миңа ияреп төшә, кайтабыз ди­гәндә ияреп кайта иде. үзен генә чыгарып җибәргәндә ерак китми: “Кайт, Йолдыз матурым!” — дисәм, тиз генә кайтып, янга килеп сырпалана иде. Күршеләр: “Сыерың кеше телен аңлый башлаган, озакламый циркка алырлар моны”, — дип көлешәләр иде.   Улыма кабат манту яса­дылар, шешмәде. “Әллә дару да эчерттегезме?” — диде фтизиатр. “Үзегез яңа савылган сөт кенә эчертергә куштыгыз бит, шуның өчен сыер алдык, улыбыз аның бер имчәген үзе савып эчте”, — дигәч, табиб рәхәтләнеп көлде. Аннан: “Менә нинди яхшы әти-әни икәнсез, шә­һәр йортында яшәп, бала хакына сыерга кадәр асрагансыз!” — диде.   Шул сыерны сауганда кайчак инде эңгер-меңгер төшә, шикләнеп кенә савып утырганда җилкәгә кинәт нидер сикерә, муеннан кочаклый. Мияулаганын ишеткәч кенә безгә ияләшкән кыргый мәче икәнен беләсең. Ул шулай сөт савып бетергәнне кө­тә, аннан аңа да салып бирәбез. Кайвакыт ул рәхмәт йөзеннән хайван азык-төлеге сакланган сарайдан берничә күсене буып алып чыга, аларны тезеп сала да, күзгә карап тора башлый, сөт бирсәгез, мин сезнең дошманнарны юк итәм, янәсе.   Ул елларда әле әти-әни исән-сау, алар авылдан килеп, һәрберездә кунак булып китәләр иде. Безгә килгәч, әти урамда шул песине күрде дә: “Карале, нинди матур, сезгә алып кайтып торыйк та, авылга алып китик без бу бичараны, шунда тычкан да тотар”, — диде. Алып кайттык. Ашатып туйдыра алмыйм бит үзен, кресло өстенә менеп йомышын да йомышлады. “Урам тормышына өйрәнгән лә бу, алып кайтсагыз, җәфаланырсыз”, — мин әйтәм. Гомере буе гөнаһсыз малларны дәвалаган, аларны ярты сүздән аң­ларга өйрәнгән әти: “Ярар инде, кызым, алып китик, ул бичараны кем өйрәткән?..” — диде. әти белән әни китәр көн җиткәндә песинең балаларга җыенуы ачыкланды, шулай да алып кайтып киттеләр аны. Аның баласын Мөнир абый умарталыкта да асрады. Шулай итеп, кыргый песиебез авылныкына әйләнде, нәселе таралды.   Ә сыерга килгәндә, ирем: “Азапланып, бүтән асрамабыз инде, суярбыз”, — диде. Бу сүзгә йө­рәгем кысылып куйды. Мин суярга риза түгеллегемне әйткәч, ераграк күршеләрнең һәрвакыт кысыр кала торган кечкенә, ябык сыерлары белән алмаштык. “Балта биреп, шешле алдыгыз”, — диделәр бүтән күршеләр. Миндә сыерны исән калдыру теләге көч­ле иде. Ә күршеләрдән алганын суйдык. Мин бу вакытта читкә китеп тордым — эре малны түгел, тавык суйганны да карый алмыйм.   Сыерыбызны бик яхшы, тырыш кешеләр ас­рый башлады. Аны кайвакыт урамда йөрергә дип чыгарып җибәрәләр. Йолдызыбыз, йөгереп диярлек, безнең сарай янына килеп баса да, моңсу тавыш бе­лән “кертегез инде” дигәндәй мөгри башлый, ә кертсәң, чыгарып булмый. Ирем дә, мин дә өйдән алып килгән ипи сыныклары бе­лән сыйлыйбыз үзен. Ул әле минем җилкәгә, әле иремнекенә башын салып кызганыч тавыш чыгарып мөгри, ә күзләреннән мөл­дерәп яшь ага... Кеше кебек елый. Берсендә иремнең беләге буйлап яшьләре аккач, ул түзмәде, сыерыбызның яңа ху­җаларына китте. “Мин әле ни каты булсам да чы­дый алмыйм, күз яше белән елый бит, безгә таба бү­тән җибәрмәгез, зинһар”, — диде. Шуннан Йолдызны чыгармый баш­лады­лар. Бик сагынганда мин аны, үзенә күренмичә генә, ярыктан карап китә идем.   ...Әнием чалымнарын эзләп, аның җылысын тоемлап, күрше подъездда яшәгән Тәнзилә әбигә керә идем. Ул әти-әнием рухына догалар кылып, мин еламсыраганда юатып, бар халәтемне аңлап, ничек тә хәлемне җиңе­ләйтергә атлыгып тора иде. Балаларга, оныкларга күз тигәндә аларны да шушы искиткеч йомшак күңелле әби өшкерә иде. Гомере буе гөнаһсыз хайваннарны, кошларны, эт-мәчеләрне ашатып, үлгәннәрен күмеп йөрде ул. Бервакыт миңа кызыклы төшен сөйләде:   — Үзем ашаткан, караган мәчеләрне күпер тө­бендә йөриләр дип күрдем. Анда аларга яңгыр да төшми, рәхәт икән. Кеше кебек итеп: “Рәхмәт сиңа, рәхмәт!” — диеште­ләр. Уянгач, шаклар катып утырдым. әллә мәчеләр оҗмахы булды инде бу мин әйтәм. Игелек анда да барып ирешә икән. Хайваннар да яхшылыкны онытмый, кешенең аларга кылган игелеге дә игелек булып кайта икән.   Әмәле юк дип әйтсә­ләр, ышанмагыз. әмәл һәрвакыт табыла.   Бер бабай базарда карбыз сата. Катыргыга зур хәрефләр белән язып куя: «Бер карбыз — 30 сум. өч карбыз — 100 сум».   Бер ир туктый. 30 сумга бер карбыз ала. Аннан тагын бер карбыз. Аннан тагын бер карбыз һәм киткәндә бабайга әйтә:   — Күрдеңме, мин өч карбызга 90 сум гына түләдем! Сата белмисең!   Бабай, ул күздән югалгач­:   — Акыллы диген инде син боларны — бер карбыз аласы урынга өчне алалар да, аннан мине сәүдә итәргә өйрәтәләр...   * * *   Бервакыт чукча белән бәдәви (чүл гарәбе) очрашкан, һәм ык-мык килеп торганнан соң, уртак тел таба алмыйча, һәркайсы үз юлы белән китеп барган.   Керпе һәм төлке   Бервакыт төлке таяк болгап баручы керпене күреп туктап кала һәм бәйләнергә тотына:   — Карале, керпе, нәрсәгә сиңа бу таяк? Аны болгап йөргәнче гөмбә яки җиләк җыяр идең. Ташла ул таягыңны, бар, гөмбә җый. үзең болай карап торышка акыллы гына күренәсең, ә үзең...   Ә керпе таягын таш­ларга уйламый да, чөнки ул аның кирәге чыгачагын белә.   Төлке исә үзенекен тукый:   — Нинди керпе соң син, ә? Файдалы эш бе­лән шөгыльлән, тырай тибеп йөрмә!..   Керпе аңа сөйләп бетерергә ирек бирми, каты гына кизәнеп, төлкенең башына таягы белән кундыра. Шушы хәлдән соң төлке урмандагы җанварларга акыл өйрәтүдән туктый.   Менә нинди гыйбрәтләр бар дөньяда. Кем таяк белән башка кундырырга вакыт җиткәнен белә — шул акыллы...   * * *   ...Кикрикүк тә кикрикүк... Тыңлап торышка һаман да бер үк аваз, бер үк көй... Ә бәлки чынлыкта ул кычкыруы белән без­гә нә­р­сәдер әйтергә телидер? ә безнең инде колак ияләшкән, шуңа күрә тыңламыйбыз да, ишетмибез дә...    
Әлфинур ГАЛИЕВА, Азнакай

--- | 10.04.2019
Viewing all 38233 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>