Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38251 articles
Browse latest View live

Камаллылар Мөхлисә Бубыйның тууына 150 ел тулуга багышланган чараларда катнашты

$
0
0
10.04.2019 Мәдәният
6 апрельдә Россиянең атказанган артистлары Дания Нуруллина, Илдар Хәйруллин һәм Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов Мөхлисә Бубыйның тууына 150 ел тулуга багышланган чараларда катнаштылар.
Данлыклы мәгърифәтченең туган авылында Камал театры артистлары "Үлеп яратты" спектакленнән өзек башкардылар.   Фәнни конференция кысаларында Әгерҗе шәһәренең район Мәдәният сараенда Театр тамашачылары өчен "Камал мәктәбе" форматында спектакльнең тулы видеоязмасы күрсәтелде.   Артистлар спектакльнең репетицияләре ничек үтүе, образларның ничек тууы һәм спектакльнең уңышы хакында сөйләделәр. 
---

--- | 09.04.2019

"Победа"телеканалын беренче булып үз ТВ–челтәренә "Ростелеком"кертте

$
0
0
10.04.2019 Җәмгыять
9 апрельдә "Ростелеком" компаниясенең ТВ-челтәрендә «Победа» яңа телеканалын кабул итү тантанасы булды. Ул тулысынча соңгы гасырның иң мөһим вакыйгасына — 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына багышланган.
«Победа» телеканалында Совет һәм Россия хәрби киносы, сериаллар, документаль фильмнар, архив материаллар һәм кинохроникалар, тарихчы һәм экспертлар белән интервьюлар, «Үлемсез полк» акциясендә катнашучыларның гаилә истәлекләре, шулай ук эзләнү отрядларының табылдыклары һәм ачышлары тәүлек буе күрсәтелә. Каналының күп кенә проектлары тамашачылар өчен чын ачыш булачак.   Партнерлар яңалыгы
---

--- | 10.04.2019

"Моң халыкның генетик тамырыннан килә икән"

$
0
0
10.04.2019 Сәясәт
Илһам җыры, Йомшак, җылы – Сабый куллары кебек..
Бик күп еллар элек, үсмер чагымда ук, радиодан “Әни­ем­нең җылы кочагы” җырын тыңлаганнан соң әлеге сүз­ләрне әйткәнемне хәтерлим...Инде чын-чынлап шигырь­ләр яза башлагач, шул өч юлны үземнең тәүге җыен­ты­гыма керткәнем, Илһам Ша­ки­ров­ның иҗатына бар булганы белән мөкиббән каләм­дәшем Флүрә Низамованың ул юлларын укыгач: “Дөрес тоткансың, әмма Илһам абый­ның җыры өч юллык ши­гырь генә түгел, дустым, ул поэмалар, романнар ка­һар­маны булырга лаек”, – дигәне бүгенгедәй хәте­рем­дә.   Илһам Шакировның тере моң сурәтен иҗат итү өчен үзгә тынгысызлык, үзгә үҗәт­лек, үзгә талант кирәклегенә, ниһаять, узган ел республика дәүләт филармония залында, бөек җырчыбызның 83 яше тулуга багышланган концерт­ны тамаша кылганнан соң төшенә башладым: Моң сурәтен фәкать Моңның үзе белән очрашкач кына тоеп, кичереп була икән. Бу – Моң сурәтен һәркем иҗат итә дигән сүзем түгел әле...   Бүгенгедәй хәтеремдә, сәхнә ачылуга карурман эченнән ирләр башкаруында үзәкләргә үтәрлек моңлы җыр таралды. Иске карурман көе... Бу җырны үткән гасыр башында, Беренче Бөтен­дөнья сугышында алманнарга әсир­леккә юлыккан татар ир-егет­ләре җырлый. Алманнарга хас төгәллек белән яздырып-төшереп алганнар икән аны...   Бу җыр – туган җир, туган туфрак, нәсел-ыру, гаиләләр­не, сөйгәннәрне сагынып җыр­лана... Шуның белән һәр­кемнең күңеленә үтеп керә.Ул җыр әлбәттә, әлеге тоткыннар тарафыннан гына иҗат ителмәгән. Ул инде моңарчы күп еллар, дистә еллар, бәлки гасырлар элгәре үк татар халкының җаныннан түгелеп чыккандыр. Сәхнәдә әсирләр җыры тәмамлануга, Илһам Шакировның “Яңа кара урманы” башланды. Ил­һам җыры! Менә кайдан алган икән шул кадәрле үл­чәнмәс моңны бө­ек җыр­чыбыз. Моң халыкның генетик тамырыннан килә икән бит. Илһам җыры күз алдымда шул моңның тере сурәтенә әверелде.   Әлеге, Илһам җыры бе­лән башланган концертта дәү­ләт фольклор ансамбле­нең чираттагы “Олы юл” исем­ле өр-яңа программасы тәкъдим ителде... Өр-яңа дигән сүз исеменә җисеме туры килерлек тә иде. Ул милли шигъриятебезнең Алтын баганалары Габдулла Тукай, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Роберт Әхмәтҗанов, Илдар Юзеев, Рөстәм Мингалимов, Равил Фәйзуллин, Разил Вә­лиев, Зөлфәт ши­гырь­ләренә ансамбльнең сәнгать җитәк­чесе Айдар Фәй­зрахманов тарафыннан иҗат ителгән көйләрдән төзелгән иде. “Олы юл” – халкыбызның уз­ган, барыр юлы да, олы юл – милли җыр сәнгатебездә тулы бер гасыр дәвамында үсү юлы да, киләчәккә илтүче юлы булып та кабул ителә.   “Олы юл”ны башлап җи­бәргән Илһам ага, Әлфия апабыз кебек үк 3 яшеннән ятим калып, тормыш тозын күп йоткан. Алар икесе дә – ятимлектә Бөек Тукайның хәлдәшләре, моңдашлары, юлдашлары! Концертта мил­ләтнең Моң сурәте – катлам-катлам “Ак болыт” булып ята, туганнарын бер күрер өчен карурманнар аша кичеп, күрешеп, “Бер алманы бишкә бүлүе”ндә дә чагылыш тапты... Әлеге җырларны Илһам аганың җыр мәктәбен үз иткән яшь талантлар – Айгөл Хәйри, Сиринә Зәйнетди­нова, Илгиз Мөхетдинов, Рөстәм Насыйбуллин, Азат Кәримов, Башкортстаннан килгән талантлы җырчылар – Эмиль Каюмов, Илшат Сибгатуллин башкарды.   Милли моңның сурәте лирик образларда җанлана. “Олы юл” концертында Г.Тукай, Дәрдемәнд, Наҗар Нәҗ­ми, Әнгам Атнабаев, Михаил Львов, Равил Фәйзуллин, Шәм­­сия Җиһангирова ка­ләм­нәреннән төшкән, килә­чәктә, һичшиксез, көйгә салыначак шигырьләрне дә Айдар Фәйз­рахманов үзе яттан сөйләде.   Халкыбызның шагыйрь Разил Вәлиев сүзләренә “Бер алманы бишкә бүләек” җы­рын дәүләт фольклор ансамбле үзгә бер мөстәкыйль музыкаль спектакль дәрәҗә­сендә башкарды.   Милли шигырь, әдәби сүз борын-борынгыдан мәгъ­нәле, нәсихәтле булды. Ул – бүген дә шулай. Бөек Тукаебыз нигезен корган моңлы милли Ана телебез – милли мәдәния­тебез, сәнгатебез бинасының какшамас терәге! Фәкать шул нигездә булганда гына милли кинобыз да үсеш алачак...    Сүз башым, халкыбызның олы җыр-музыка мирасын өйрәнеп, аны заман сәхнә­сенә алып менгән, берүзе олы фәнни-эзләнү институтлары алып барган эшләрне башкарган Илһам аганың моң сурәте турында иде бит.   Айдар Фәйзрахманов һәм аның иҗат коллективы Илһам аганың әлеге изге эшен тагы да колачлырак итеп оештыручы, дәвам итүче булып танылды бүген. Ансамбльнең һәр ел саен куйган иҗат отчеты концертларында бу колачлы эш­ләр инде коллективның өр-яңа иҗат үрнәкләре буларак тәкъдим ителә дә. Соңгы дистә ел дәвамында дәүләт фольклор ансамбле репертуарына себер татарлары, нугайлар, татар керәшеннәре, кырым татарлары һәм башка этник төркемнәренең җыр­лары, биюләре кертелде. Шуларга бәйле рәвештә ан­самбль­нең сәхнә җиһазлары, сәхнә костюмнары, уен кораллары төрләре күпкә ишәй­де, баеды, затлыланды... Болар барысы да ан­самбльгә талантлы яшь­ләрне җәлеп итеп, югары һөнәри әзерлек­кә, осталыкка ия башкаручылар төркемен туплау белән дә ирешелде.   Республика дәүләт фольклор ансамбленең җитәкче­се Айдар Фәйзрахмановның олуг иҗаты, милли музыка сән­­гатен үстерүе, новаторлыгы 2019 елда республи­кабызның иң олы дәүләт бүләге – Габдулла Тукай исе­мендәге дәүләт премиясенә кандидатлар исемлегендә булуын күреп ихластан куандым.
Мөхәммәт МИРЗА

--- | 10.04.2019

ТНВ яңа фильмга кастинг игълан итә

$
0
0
10.04.2019 Җәмгыять
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе яңа фильм төшерә, һәм кастинг игълан итә. Хөрмәтле дуслар, әгәр дә сез татар телен камил дәрәҗәдә беләсез икән, актерлык осталыгы белән таныш икән, без сезне кастингка чакырып калабыз.
Яшь чикләренә килгәндә, 18 яшьтән 35 яшькә кадәр. Кастинг 19 апрель 18:00 сәгатьтә Казан шәһәре Шамил Усманов урамы 9 йорт адресы буенча урнашкан ТНВ студиясендә үтәчәк.   Кастингка әзерләнү өчен tnv.ru сайтыннан текст алуыгыз сорала. Әлеге текст сүзләрен кастинг барышында, сәләтегезне эшкә җигеп, сөйләү - шарт.
---

--- | 10.04.2019

"Бөтен районны тетрәткән фаҗига турында ишетеп, җаннар сыкранды"

$
0
0
10.04.2019 Фаҗига
Адәм баласы бу дөньяда күпме борчу-мәшәкать, кайгы-хәсрәт, кайвакыт хәтта фаҗига белән дә очраша. Без бу дөнья­да кунак кына дигән булабыз да. Кунак кына булып килгәч, дөньяда бәхет диңгезләрендә йөзеп кенә яшәп ятасы да бит. Юк шул, юк, алай түгел. Бу дуңгыз елы бигрәк фаҗигале. Әле өч ае гына үтте, алда тагын тугыз ае бар.
Әле менә бөтен районны тетрәткән фаҗига турында ишетеп, җаннар сыкранды. Бер егет әбисен пычак белән кадап үтергән. 1961дәме, 62дәме үзебездә дә шуңа охшаш фаҗига булган иде.   Яз көне, күктә кояш көлә, челтер-челтер гөрләвек ага. Шундый кояшлы көндә, көннең ямен җибәреп, авылга хәбәр таралды. Айну Рәхие (Гайнулла Рәхимулласы) әтисен – Гайнулла абзыйны үтергән... Күптән түгел генә авылның күз өстендәге кашы диярлек егетнең башына зыян килгәнен авыл халкы белә иде инде. Гармунчы, җырчы, озын буйлы чибәр егет булган ул Рәхимулла. Кызларны да әз елатмаган. Әллә шул кызлар рәнҗеше төшкән, әллә башка сәбәп, кем белә? Тик менә башына зыян килүе факт. Балачагы бик җиңел булмаган инде, анысы да авыл күз алдында. Авылда бернәрсәне дә яшерә алмыйсың, үзең белмәгәнне дә белә ул. Әниләре Фәхернисаттә балаларын, ирен ташлап чыгып китеп йөргән дә, еллар үткәчме, айлармы, аннан тагын әйләнеп кайткан. Кайсы авылныкы булган ул, кайда йөргән? Гайнулла абзый аны яңадан нигә кат-кат кабул иткән? Алары безгә караңгы инде. Ә менә Рәхимулланың әниледән әнисез үткән балачагы йөрәгендә кара кан булып укмашкан да, үсә-үсә, нәфрәткә әйләнгән. Ул әнисен күрәлмас хәлгә килгән. Улының башына зыян килгәннән соң, әнисе өйдә торырга да курка башлаган. Һәм менә финал. Лапаста үзенә дип күтәрелгән утын тукмагын күреп, Фәхернисаттә читкә тайпылган. Авыр тукмак аның артыннан кереп килгән Гайнулла абзыйның башына төшкән. Әле генә ике ир-атлы гаиләдә ике хатын-кыз торып калган. Фәхернисаттә белән кызы Мөнәвәрбикә. Гайнулла абзый – кабердә, Рәхимулла – психбольницада.   Баштагы елларда авылдашлар, Казанга барганда, кереп хәлен белеп чыккалаганнар инде. Авылдашларның һәркайсын таныган ул һәм һәркайсыннан: «Әти ни эш кырып ята анда?» – дип, хәлен сорашкан. Үзенең ни эш кылганын аңламаган инде, бичара.   Казанга баргач, әттә белән абый да кереп чыкканнар, хәл белеп, күчтәнәчләр алып. Бер урамда үскән егетләр, кордашлар бит. Шунда әттә шәфкать туташына, авылда бер гармунчы егет иде инде, дигән. «Ни арада гармун таптылар, ни арада Рәхимулланың кулына китереп тоттырдылар», – дип сөйләгән иде әттә. Ә Рәхимулланың сыздырып «Сарман» көен уйнап җибәрүенә бөтен хастаханә персоналы җыелган. Кемдер хәйран калып тыңлаган, кемдер, күз яшен сөртеп, читкәрәк киткән.   Язмыш. Кеше язмышы. Нинди генә борылышлар, нинди генә авырлыклар көтми сине, адәм баласы, гомер юлларыңда. Без бу җирдә кунак кына дигән булабыз тагын...   Рәйсә Галимуллина, Кукмара районы, Мәмәшир авылы
---

--- | 10.04.2019

ЮХИДИ штраф салуда җитди үзгәрешләр тәкъдим итә

$
0
0
11.04.2019 Җәмгыять
Россиядә рөхсәт ителгән тизлекне 20дән 40 километрга кадәр арттырган өчен штрафны берьюлы алты тапкыр арттырырга мөмкиннәр. Шул рәвешле хәзерге 500 сум урынына санкция өч мең сум тәшкил итәчәк.
Дәүләт Думасында юл хәрәкәте иминлегенә багышланган Җәмәгать тыңлауларында шундый тәкъдим белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе башлыгы урынбасары Олег Понарьин чыгыш ясады. Шул рәвешле хокук сакчылары юл-транспорт һәлакәтләренең артуын туктатырга тели, дип яза Татар-информ.   Тизлек режимын җитди бозган өчен штрафларны арттыру турында әлегә хәбәр ителми. Искәртеп узабыз, хәзер тизлекне сәгатенә 40тан 60 километрга кадәр арттырган өчен 1-1,5 мең сум штраф салына.   Машина йөртүче тизлекне сәгатенә 60-80 километрга арттырса, 2-2,5 мең түләячәк яки дүрт айдан алты айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм калырга мөмкин. Хокук бозучылар өчен биш мең сумлык санкция яки ярты елга хокуктан мәхрүм итү каралган.   Шулай ук ЮХИДИ тизлекне системалы рәвештә бозган машина йөртүчеләрне 20 көн дәвамында штраф түләү өчен каралган 50 процентлы ташламадан мәхрүм итәргә тәкъдим итә.  
---

--- | 11.04.2019

Айдар Галимов күршеләрендә янгын чыгарган

$
0
0
11.04.2019 Шоу-бизнес
“ТМТВ” телеканалында чыгып килүче “Сер булып калсын” тапшыруында җырчы Айдар Галимов журналист Зоя Солошина сорауларына җавап биргәндә тормышында бүгенге көндә дә бик оялган бер вакыйга турында сөйләгән.
Балачакта җәйге эсседә Айдар Галимов күрше малае белән аларның абзарларына кереп, шырпы сызган. Каралты-кура көлгә әйләнгән. 6-7 яшьлек ике баланы хәтта район үзәгенә допроска алып барганнар. Аннары “Кызың таң” газетасына Галимов Айдар белән Тимербулатов Рәдиф ут белән уйнап, янгын чыгардылар дип язып чыкканнар.    "Дан китте. Ә иң кыены әнинең “И, улым, шулкадәр йөземә кызыллык китердең бит” дип әйтүе булды. Гомер буе әнидән шул сүзне янә ишетмәс өчен тырышып яшәдем", дип искә ала популяр җырчы.   


---

--- | 11.04.2019

Элвин Грей сәхнә арты тормышы турында сөйләгән (ВИДЕО)

$
0
0
11.04.2019 Шоу-бизнес
10 елданартык сәхнәдә чыгыш ясаучы популяр җырчы, Татарстанның атказанган артисты Элвин Грей журналистларга үзенең сәхнә арты тормышы хакында сөйләгән. Халык тулы заллар, көчле музыка, берничә көн рәттән өчәр сәгать сәхнәдә чыгыш ясау - болар барысы да артистка җиңел һәм рәхәт кенә бирелми.

"Чаллы-ТВ" хәбәр итүенчә, артист сүзләренә караганда, чыгыш ясаганнан соң аның өчен иң мөһиме бер сәгать булса да ятып тору.

"Беркем дә борчымасын һәм беркемне дә ишетмәс өчен, аякларны өскә күтәреп, сузылып ятып торырга гына. Концертлар вакытында аяклар бик нык арый һәм авырта», - дип уртаклашкан җырчы. 

 


---

--- | 11.04.2019

Ана теле: Басым канунын беләсезме? Сөйләмегездә үтәләме?

$
0
0
11.04.2019 Ана теле
Телебезнең асыл үзенчәлекләрен билгеләүче закон дәрәҗәсендәге факторлары рәтендә Гыйбадулла Алпаров “5. Басым” үзенчәлеген дә аерып күрсәтә.
Яңа канунга керешер алдыннан, сөйләмдә төп кануннарны куллану турында башлангыч (кереш) язмага кире кайтып, янә бераз уйланып алыйк әле. Хәтерлим:    беренче канунга керешкәнче үк әле интернетчыларыбыздан да, болай аралашучылардан да кызыксыну, сораулар ишетелгән иде. Үземә дә тел фәнендә моңарчы ул кануннар турында ни сөйләнелгән, бәян ителгән өстәмә кызыксынырга туры килде. Менә мондый фикер-тезиска юлыктык. Лотфи Яфаров: “Тел гыйлеме буенча ирекле дискуссиягә (егерменче гасырның илленче еллары – Н.И.) кадәр тюркологиядә төрки телләрнең барысына, шул исәптән татар теленә хас булган тик бер генә закон, сингармонизм законы, турында гына сөйләнелә иде. Телдәге башка бик күп күренешләр объектив закон булып исәпләнеп йөртелмәделәр һәм тел үсешенең закончалыгы күзлегеннән каралып тикшерелмәделәр. Ә бу хәл практикада ялгыш нәтиҗәләр ясауга, тел фактларына каршы куелган кагыйдәләр төзүгә китереп чыгара иде.   ...Совет тел белемендә нәкъ шушы мәсьәлә буенча, җәмәгатьчелекнең киң һәм актив катнашуы белән, фикер алышулар үткәрелде. Шуның нәтиҗәсендә телдә бер-берсенә диалектик тыгыз бәйләнештәге гомуми һәм хосусый эчке законнарның хәрәкәт итеп торулары ачыкланды.  Телнең гомумән күп гасырлар буена сакланган үзенчәлеге, аның сүзлек составы, төп сүзлек фонды һәм грамматик төзелешләрнең тотрыклылык һәм үзгәрүчәнлек дәрәҗәләрендәге төрлелекләр гомуми эчке закон булып саналалар. Иске сыйфат элементларының әкренләп бетә баруы, яңа сыйфат элементларының тууы, милли үзьяшәешлеген саклау сәләте кебек күренешләр дә тел үсешенең гомуми эчке законнарына керәләр. Чөнки болар барлык телләр өчен дә гомуми. Димәк, алар һәрбер телдә төрлечә гәүдәләнә, хосусый законнар белән бик тыгыз бәйләнештә яшиләр. Хосусый яки, академик В.В.Виноградов сүзләре белән әйткәндә, милли-индивидуаль эчке законнарга һәрбер аерым телнең яки семья һәм ыруг телләре группаларының конкрет үз эчендәге үсеш үзенчәлекләре, үсеш тенденцияләре керә.   Б.А.Серебренников болай ди (“Тел үсеше эчке законнарының асылын ачыклауга карата” (Доклады и сообщения. Институт языкознания,1953): “Тел – иң катлаулы күренеш. Ул – кеше фикерләвенең практик гәүдәләнеше генә түгел, бәлки шул ук вакытта бу гәүдәләнешнең бик төрле характердагы закончалыклар хәрәкәт иткән материаль средстволар системасы да”. Лотфи Яфаров дәвам итә: –  Телдәге теге яки бу дәвамлы, тотрыклы күренешләр, үзгәреш тенденцияләре – һәммәсе дә эчке законнар хәрәкәтенә буйсынган булалар.. Менә шушы законнар белән исәпләшеп бетмәү нәтиҗәсендә, тел өчен чит булган ясалма һәм көчләп  тагылган очраклы кагыйдәләрнең теге я бу телдә табылуы мөмкин, әлбәттә. Ләкин телдәге мондый очраклы һәм тел законнарына каршы килә торган хәлләргә тел озак түзеп тора алмый. Ул аларны үзләштерә алмый, шуңа күрә алардан арынырга тырыша. (ындыр, ыңгырчак, ычкын, ызгыш, энҗе сүзләренең ндыр дип язылу мисалы);   Яшәп һәм хәрәкәт итеп тора торган тел законнары, табигать законнары кебек, үзләреннән-үзләре генә, кешеләрдән бәйсез рәвештә генә тумаганнар, бәлки телнең иҗатчысы, иясе булган теге яки бу халыкның практик эшчәнлекләре уңаенда туганнар”.     Сүз уңаеннан телләрнең төп кануннарын белүнең әһәмиятен янә бер искә төшереп үтү артык булмас дим. Атаклы лингвист Лев Успенскийның  бер гыйбарәсе истә тора: “Тел материалыннан, табигый тел матдәсеннән азат, шәрә фикер була алмый. Шуңа күрә дә кеше ничек уйлый, фикерли икәнен, аның уйлавы нинди законнар белән башкарыла икәнен беләсебез килсә (шуннан  да мөһимрәк тагын нинди ният була алыр?), эшне тел законнарын өйрәнүдән башларга кирәк”.     Янә бер фикерне дә искә төшерик әле. Газетка даими язучы хөрмәтле укучыбыз  Зәрия Хәбипованың ана телебезне кайгыртып язган җитди язмасыннан бер өзек: “Без телебезнең камиллеген, гади, төгәл грамматикалы булуын, кыска сүзләрнең  күп булып, уйлаган фикерне шулай ук төгәл, тиз җиткерү мөмкинлегенә ия икәнен онытабыз. Ә бу фикерләүдә, язуда, китап бастыруда экономия барлыкка китерә, эшне тизрәк башкарырга мөмкинлек бирә бит. Ник галимнәр халыкка татар теленең өстенлекле яклары турында сөйләми? Гаепләрләр дип куркалармы? Бу бит чынбарлык, исбатланган әйберләр”. (Татарстан яшьләре, 2019, 4 апр.). Килешегез, ана телебезнең төп кануннары турында хәбәрдәр булганда гына шушындый гамәли әһәмиятле нәтиҗәләргә ирешергә мөмкиндер.   Хәзер төп темабызга кайтып, басым төшенчәсен искә төшереп, аңа берникадәр нәзәри яктан күзәтү ясап алыйк. Тел тарихы белән төпле кызыксынган әдибебез Нурихан Фәттах болай уйланган: “Вакыт үтү белән кешелек җәмгыяте дә үзгәргән: адәм баласының дөньяга карашлары киңәйгән, тирәнәйгән. Шул ук вакытта аның иҗекләр ярдәмендә үзенең фикерләрен, хис-тойгыларын чагылдыру мөмкинлеге дә артканнан-арта барган. Ләкин а һәм у төрендәге аерым сузыклардан яисә тулы иҗекләрдән торган сүзләр генә куллану кешенең ихтыяҗларына тулы җавап бирми башлаган. Тартык-сузык төрендәге иҗекләр ярдәмендә яңарак һәм катлаулырак төшенчәләрне белдерү өчен бөтенләй яңа чаралар кирәк булган: Шул рәвешчә, тел үсешендә яңа чор башланган.     Бу яңа чорның кайчан, кайда башлануын без, әлбәттә. берничек тә белә алмыйбыз. Ләкин дөнья телләренең бүгенге төрлелегенә нигезләнеп фикер йөрткәндә, тел үсешендәге мондый яңалыкның, хәтта сикерешнең булуы шиксез. Тартык-сузык авазлардан торган иҗекләр ярдәмендә яңа төшенчәләр белдерү тел үсешендә ике төрле юнәлештә барган.     Беренче юнәлеш. Яңа мәгънә белдерү өчен бер иҗеккә икенче иҗек ялганып әйтелгән һәм шул нигездә ике иҗекле сүзләр барлыкка килгән. Ике иҗекле сүзләрдән соң өч, дүрт иҗекле сүзләр формалашкан.     Икенче юнәлеш. Яңа мәгънә белдерү зарурлыгы тугач, бер иҗеккә икенче иҗек ялганмаган, иҗекнең бары әйтелү рәвеше генә үзгәртелгән. Кытай теле һәм Кытай теленә охшаган башка телләр  башлыча шушы юнәлештә үскәннәр. Бүгенге кытай теледә, мәсәлән, ма иҗеге биш төрле рәвештә (тонда) әйтелә һәм биш төрле мәгънә белдерә ала... Ләкин бу телләрдә дә кайчандыр бик ерак заманнарда иҗекләрнең әйтелү рәвешен (тонын) үзгәртеп яңа мәгънә ясау ысулы булган. Грамматика китапларында “басым” дип атала торган күренешнең сакланып калуы шул турыда сөйли дә инде. Мәсәлән, татар телендә кара  сүзе ике төрле басым белән әйтелә һәм өч  төрле мәгънә белдерә ала. Шул ук вакытта яңа мәгънәле сүзләр ясауда “ басым” методы куллана торган кытай, вьетнам, лаос һ.б. телләрдә икешәр, хәтта өчәр иҗекле сүзләр дә очрый. (Н.Фәттах. Шәҗәрә,47–48 б.);     Басым категориясенә, аны сөйләм гамәлиятендә куллану үзенчәлегенә  карата да тел фәнебездә шактый мул мәгьлүмат тупланган. Иң әүвәле Г.Алпаровны искә төшерик: “...Бер үк авазлар, бер үк гармония белән әйтелгән сүзләр күп вакыт бездә үзләренең басымнары (ударение) белән аерылалар. Басым сүзнең мәгълүм урыннарындагы сузык бер авазын көчлерәк чыгарып әйтүдән гыйбарәт ...” (Алпаров Гыйбад. Күрсәт. хезмәт, 31 бит).     Бу язмасында галим татар теленең үзенчәлеген тәгаенли торган басым факторы барлыгын икърар итә, моны дәлилләүче мисаллар китерә (мәсәлән, басым ярдәмендә фигыльне исемнән аерып булу мөмкинлеген билгели), тик законның нидән гыйбарәт икәнен тәфсилләми.     Аның башка хезмәтләреннән, татар телен тикшергән бүтән галимнәр (В.Богородицкий, М.Зәкиев һ.б.) фикереннән аңлашылганча, басым законы болай билгеләнә: татарның һәр тамыр сүзендә басым соңгы иҗеккә төшә. Сүзгә ничә генә кушымча ялганса да басым азаккы иҗеккә күчә бара. Казан сүзендәге ике а, язуда ике бертөрле хәреф белән язылса да, әйтүдә ике төрле а белән әйтелә; зан иҗеге беренче иҗек кадан көчлерәк әйтелә. Казанда – Казандагы – Казандагылар – Казандагыларга. Соңгы иҗеккә төшкән басым көче белән беренче иҗеккә төшкәнен чагыштырсак, беренчесе инде бетү-ишетелмәү хәленә җиткән булыр.     Бу канунны сөйләмдә үтәү әлләни кыен бурыч түгел кебек, дөресен әйткәндә, һәр татарга ул ана сөте белән керергә тиеш. Әмма әйтелешне әнисе авызыннан ук бозык хәлдә кабул иткән балалар артканнан-арта бара – басым канунын бүген шәһәр татарларының, аеруча яшьләренең, күпчелеге боза да боза инде, бозык басым хәтта мәктәпне авылда саф татарча укып тәмамлаган балаларның сөйләмендә дә ешайды. Кулына микрофон алган җитәкчеләрнең, белгечләрнең, хәтта радио, телевидение журналистларының, дикторларының, ди-джейларының саф татарча әйтмәү очраклары хатага саналмый башлады.     Шул ук вакытта бу факторга гамәли әһәмият бирү очраклары безгә өлге була алыр иде. Бер генә мисал: Россия радиосы продолҗить диде дә продолжать дип төзәтте (20 авг. 2018); Аңлашылса кирәк, дөрес басым – дөрес мәгънә ул. Басым бозылуның мәгънә бозылуга китерүе бар. Бер радиобызда диктор арттыру урынына арт-тору диде, басым “арт”ка төшкәч, икенче өлештә мөстәкыйль басым барлыкка килә дә ул тору дип әйтелә, ягъни арт-тору. Мәгънәгә нинди хилафлык килүен аңлатуның  кирәге калмыйдыр. Тик төзәтеп әйтү дә, гафу үтенү дә булмады.     Җырда басым бозылу әлләни зарарлы түгел кебек; ялгышмыйк, басым шулай тиеш дип балалар, бүтән милләттәгеләр кагыйдәгә санаулары ихтимал. Җырда басым бозыла әле. Анда тавыш басымы гына түгел, көй басымы: тау астына төшеп, дию белән тауастына басымы аерыла, аһәң көчлерәк бит. Печән өсте җитсә. Дөресе: печәнөсте; Башларым әйләнеп китте...; Сине күргәчтә, дөресе: сине күргәч тә... Үкенечкә калмасын...;  Ландыш, дөресе ландышны.     Без инде басымның нәзәри өлкәсеннән аны гамәлдә-сөйләмдә куллану ягына күчеп барабыз. Үзенә аерым язма сорала. Сезнең дә фикер, тәкъдимнәрегез булмый калмас.                                                Илдар Низамов,                     филология фәннәре докторы.
Илдар НИЗАМОВ

--- | 11.04.2019

Георгий Ибушев куанычлы хәбәр белән уртаклаша (ФОТО)

$
0
0
11.04.2019 Мәдәният
Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевтан куанычлы хәбәр – җырчының тагын бер китабы чыкты. Беренче – «Рәхмәт сиңа, җыр» дип аталган шигырьләр китабы 2007 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан иде. «Балачакны сагынып...» дип аталган яңа китапны Казанның «Ак бүре» нәшрияты чыгарган.

Китапка Георгий Ибушевның соңгы елларда иҗат иткән шигырьләре, балачак хатирәләренә нигезләнгән хикәяләре тупланган. Кереш сүзне шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илсөяр Иксанова язган.

Күренекле җырчыны яңа китабы чыгу белән ихлас котлыйбыз!

 


---

--- | 11.04.2019

Фаҗига: авариядә машина урталайга өзелгән

$
0
0
11.04.2019 Фаҗига
Башкортстанның Нуриман районында Уфа-Иглин-Красная горка-Павловка (Байгилде авылы янында) юлының 34-нче километрында коточкыч юл һәлакәте була.
Беренчел мәгълүматлар буенча, "Renault Logan"  белән идарә итүче 31 яшьлек водитель ВАЗ-2199 машинасы  (рульдә 41 яшьлек ир була) белән бәрелешә.    Авария нәтиҗәләре күңелсез: ике водитель дә фаҗига  урынында һәлак була.  4 пассажир дәваханәгә озатылган.    Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.  Автор: Ә. Шакирҗанова. Чыганак: sterlegrad.ru Фото: УГИБДД МВД по РБ
---

--- | 07.04.2019

Кариев театры "Tamga" I режиссерлар лабораториясенә чакыра

$
0
0
11.04.2019 Мәдәният
Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрына 13 апрельдә узачак "Tamga" I режиссерлар лабораториясенә чакыра. Чара 16:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.
Программа:   1. 16.00-16.45     “Этнең якын дусты”. Режиссер - Александра Ловянникова (6+)   Спектакль герое балачактан эт турында хыяллана. Алар бәлки тормышка ашар, ә бәлки – юк.   16.45-17.15 Фикер алышу   2. 17.15-18.00     “Акыллыбаш”. Режиссер -  Екатерина Корабельник  (12+)   Клеберга – унҗиде яшь, аның өлкән абыйсы Акыллыбашка – егерме ике, ләкин акылы өч яшьлек баланыкы. Әниләре үлгәч, әтисе Акыллыбашны интернатка озата, Клебер исә аны ала. Шуннан соң иң кызыгы башлана да инде   18.00-18.30 Фикер алышу, кофе брейк   3. 18.30-20.00    “Минем әти – Питер Пен”. Режиссер - Тимур Фәйрүзов (6+)   Тылсымлы персонажның реаль дөньядагы тормышын күзаллау кыен.  Ә бик үк әкияти булмаган вакыйга героена исә икеләтә кыенрак. Әтисе тылсымчы булып чыккан малай өметләр һәм икеләнүләр арасында бәргәләнә...   20.00-20.30 Фикер алышу   4. 20.00-21.30     “Сүзсез уен”. Режиссер - Илшат Мөхетдинов (16+)   Сүзсез уен – ул балалар уены. Мәзәкнең исеме “дәшмәскә” сүзеннән алынган. Уен кагыйдәләре буенча, махсус шигырь укыгач, иң соңыннан сөйләшә башлаган бала җиңүче була.  Ә менә спектакль геройлары нинди сүзсез уен уйныйлар икән?..   21.30-22.00 Фикер алышу   Аккредитацияне 13 апрельгә кадәр үтүегезне сорыйбыз.   Аккредитация һәм элемтә: Кариев театры пресс-секретаре Гөлүсә Шиһапова   +7(952)039-19-94
---

--- | 11.04.2019

"Ростелеком"беренче урында

$
0
0
11.04.2019 Җәмгыять
"Ростелеком" виртуаль АТС клиентлары саны буенча 2018 ел нәтиҗәләре буенча ТМТ консалтинг рейтингында беренче урынны алган. "ТМТ Консалтинг" бәяләвенчә, 2018 елда Россиядә виртуаль АТС базары күләме 2017 ел белән чагыштырганда 35% ка арткан.
Агентлык фикеренчә, югары күрсәткечләргә ирешүне "Ростелеком" компаниясе тарафыннан 2017 ел ахырында «Плюста булу» пакетлы тәкъдимнәр кертү, шулай ук төбәкләрдә ВАТС сервисларын 50% ташлама белән алу мөмкинлеге биргән. Партнерлар яңалыгы
---

--- | 11.04.2019

«Авылны чүп баса. Ярдәм итегез!»

$
0
0
11.04.2019 Авыл
Чүптән дә күп нәрсә юк хәзер. Шәһәрләр генә түгел, авыллар өчен дә актуаль проблема бу. Дөрес, яңа елдан чүп мәсьәләсен яңача хәл итә башлаганнан соң, сораулар тумаска тиеш кебек иде дә бит, әмма...
Нәрсәсе бар инде, авыл халкы атналар буе җыелган чүпләрен капчыкларга тутырып, капка төпләренә чыгарып куя да махсус тракторлар аларны районның төп полигонына алып китә. Авыл халкы аның өчен акчаны ай саен махсус тариф буенча түләп бара. Гади һәм аңлаешлы. Әмма бу кәгазь битендә генә шулай шул.   Чистай районы Татар Баганалысы авылыннан борчулы хат килде: «Авыл эченә чүп-чар җыеп йөрүче машина керә алмый, халык чүпне түгә алмыйча, ишегалдына өеп бара, ә түләү квитанцияләрен вакытында җибәреп торалар. Булышыгыз!» – диелгән ул хәбәрдә. Шунда ук шәһәрдән килгән машина авыл эченә керә алмыйча борылып киткән видео, түләү квитанция­ләре дә беркетелгән.   Хат яз кояшы әле үз җылысын бирергә ашыкмаган, ләйсән яңгырлары яумаган әлҗе-мелҗе бер чорда язылган иде. Шуңа да видеода авыл урамнары карга баткан, чистартылмаган. Әлеге язмадан күренгәнчә, биредә машина түгел, җәяүле дә үтәрлек түгел. Без хат авторы – Татар Баганалысы авылында яшәүче бер әбинең оныгы Фәридә Яруллина белән элемтәгә кердек. «Гыйнвар аеннан бирле шундый күренеш: чүп җыю машинасы авыл кырыена килеп туктый да, керә алмыйча борылып китә. Мин район хакимиятенә һәм прокуратурага мөрәҗәгать иттем. Район хакимияте вәкиле, үзидарә башлыгы безгә телефоннан авыл урамнары чистартылган, барысы да тәртиптә, дип белдерде, дигән җавап кайтарды. Шуннан мин аңа чүп машинасы керә алмыйча борылып киткән видеомны җибәрдем. Вәкил аптырашта. Әлегә кар комачаулый, аннан соң авылга саз аркасында кереп булмаячак. Машиналар тагын безнең авылны урап кына узачак. Ә авыл халкы беркем белән бернинди килешүләр төземәсә дә, түләүләр килеп тора. Законлымы бу?» – дип ачынып сөйләде Фәридә ханым.   Без Чистай районы хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш, транспорт, энергетика, элемтә һәм юл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Рамил Шәмсетдиновка шалтыраттык. Хәлне аңлаткач, ул бүлмәсендә күрешеп сөйләшергә һәм бергәләшеп әлеге мәсьәләне чишү юлын табарга тәкъдим итте. Әлеге сөйләшүгә Татар Баганалысы авылы җирле үзидарә башлыгы Рәфис Җәббаровны да чакырды. Гадәттә, түрәләр гади халык мөрәҗәгатьләренә формаль карыйлар, кайберәүләрнең журналистлар белән дә аралашуы тупасрак. Ә безнең бик җитди һәм нәтиҗәле сөйләшү булды.   Түрә кеше белән очрашканчы, әлеге авылда чүп чыгару буенча оператор булган «Гринта» ширкәтенең Чистай районындагы вәкиле Эдуард Сергеев белән очрашып сөйләштем. Ул әлеге проблемадан хәбәрдар икән. «Атна саен машина җибәрәбез. Машина бара, ягулык яна. Авылга машина керә алмаганга без гаепле түгел ич. Барлык дәгъвалар үзидарә башлыгына. Без зыян күрсәк тә, хезмәт күрсәтә алмаган чор өчен квитанция­ләрне яңадан санап, төзәтмәләр кертеп җибәрәчәкбез. Үзидарә башлыгы моның турында авыл халкына җиткерергә тиеш иде, – дип аңлатты ул. – Ә язгы баткаклыкта хезмәт күрсәтә алмасагыз, шулай ук яңадан исәп-хисап ясаячаксызмы? – дигән соравыма, Сергеев: «Алдагысын күз күрер», – дип җавап бирде. Бер проблема хәл ителде.   Рамил Шәмсетдинов бүлмәсендә булган сөйләшүгә килгәндә, җирле хакимият авыл җирлекләренә булдырганча ярдәм кулы сузарга әзер. Шуңа да Татар Баганалысы башлыгы Рәфис Җәббаровның күз буяп, хакимият органнарына барысы да тәртиптә дип хисап биреп ятуы аңлашылмый. Әлеге сорауны аның үзенә юлладым, әмма анык җавап алмадым. Чүп җыю машинасы авыл урамнарына керә алмау бер хәл, янгын чыкса, кемгә булса да ашыгыч ярдәм кирәк булса? Аллам сакласын! Бу очракта «икеле» алган мәктәп баласы кебек: «Башка кабатланмая­чак», – дип башны аска иеп, акланып утырырга гына кала инде. Язгы баткаклык вакытында туачак проблема турында да сорамыйча булдыра алмадым. Авыл башлыгы тагын аңлаеш­лы җавап кайтармады. Бәлки, үзара салым мөмкинлекләрен файдаланып, җыелган акчага таш җәеп булса да, юлларны бераз тәртипкә салыргадыр? «Үзара салым акчасының урыны мең җирдә, ул акча барыбер җитмәячәк», – дип җавап кайтарды авыл түрәсе.   Сөйләшә торгач, юлсыз урамнар чатында чүп җыю контейнерлары мәйданчык­ларын булдырырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килделәр. «Хәзер үк тиешле документларны әзерләгез, кар эреп, урнаштыру мөмкинлеге булуга, проблеманы хәл итегез», – диде район хакимиятенең бүлек җитәкчесе. «Бездән нинди ярдәм кирәк, сорагыз, булдыра алганча булышырбыз», – дип тә өстәде.   Айрат Ганиев, адвокат:   – Илебездә каты көнкүреш калдыкларына кагылышлы схема 2017 елдан бирле үзгәрешләр кичерә. Хәзер бу эш белән төбәк операторлары шөгыльләнә һәм калдык­ларны чыгарган өчен нормативлар буенча түләү кертелде. Шәхси йорт хуҗаларына, бу хезмәттән файдаланган өчен, аерым килешүләр төзергә туры киләчәк. Торак йорт милек хуҗаларына да килешү төзү мәҗбүри. Каты көнкүреш калдыкларын бары тик махсус урыннарда гына тупларга ярый һәм ул тирә-якны саклау, санитария таләпләренә җавап бирергә тиеш. Яндырганда бүленеп чыккан зарарлы матдәләрне чистарту җиһазы булмаганда, калдыкларны яндырырга да ярамый, бу биг­рәк тә I-IV класслы куркыныч калдыкларга кагыла. Әлеге кагыйдәләрне бозган йорт яки җир милке хуҗаларына штраф яный. Шуңа күрә төбәк операторы белән килешү төзү кулайрак булыр. Монда тагын бер мөһим момент бар: санкцияләнмәгән урында 1 кубометрдан артык калдык өеме күренсә, әлеге җир хуҗасына аны юк итүне таләп итеп, хәбәр җибәрелә. Әгәр дә 30 көн дәвамында аны юк итеп, төбәк операторы белән килешү төземи икән, бу эшне төбәк операторы башкара һәм суд аркылы җир хуҗасыннан чыгымнарын каплаттыра.   «Мин беркем белән дә килешү төземәдем, ә миңа квитанция килә. Бу законлымы?» –  дип сорыйлар. Әйе, законлы дип җавап бирәм. Баш тартырга ярамый. Чүп чыгару хезмәте күрсәтү буенча проблемалар туа икән, аларны, һичшиксез, документаль рәвештә җирле хакимияткә һәм чүп чыгаручы операторга белгертергә кирәк. Дәгьва теркәлеп, бернинди чара күрелми һәм дәгьвалар берничә тапкыр кабатлана икән, хезмәт күрсәтүче оператор үз вазифасыннан азат ителергә һәм аның эше башка операторга йөкләнергә мөмкин. Әгәр дә операторның туры гаебе ачыкланса, әлбәттә.   Инсаф Гайнуллин   Дамир Бәдриев фотосы   Ә сездә чүп җыялармы?
Илүзә Исхакова, Биектау райо­ны:   – Мин үзем шәһәрдә торам, авылда бакча йортым гына бар. Җәй көне шунда кайтабыз. Шулай да ай саен чүп өчен түләп барам. Авылдан чүпне шимбә, якшәмбе көннәрендә килеп алып китәләр. Халык чүп җыя торган машина килүен иртә таңнан көтә башлый инде. Машина килүгә яхшылап капчыкка тутырылган чүпләрен тапшыралар. Ике кеше – берсе шофер, берсе чүп төяүче аларны кабул итеп ала. Элек авыл читендә зур чүплек бар иде. Хәзер аны бетерделәр, чүпләрен ягып, тигезләп куйдылар. Бик матур булып калды. Шулай да ара-тирә кайберәүләр кичләрен качып шунда чүп ташлый. Бу кешенең ваемсызлыгы инде. Ничек итеп үз яшәгән җиреңне шулай пычратырга кирәк?! Шулай да Авыл советы рәисе бу мәсьәләдә каты тора. Бер тапкыр хәтта ыргытылган чүпнең кемнеке икәнен ачыклап, штраф сугып китте. Мин чүп җыя торган машина килмәсә, калдыкларны шәһәргә алып китеп ташлыйм. Күңелем тыныч, табигать тә чистарак.
Сания Тимершина, Яшел Үзән районы, Мамадыш-Әкил авылы:   – Безнең авылга контейнерлар куйдылар. Чүпләребезне шунда алып барып ташлыйбыз. Машина җомга көнне килеп алып китә. Элек калдыкларны авыл янәшәсендәге бер чокырга түгә идек. Хәзер дә агач, тиресне шунда илтәбез. Авыл кешесе аларны кая куйсын ди?! Контейнерга бары тик көнкүреш калдыклары гына бара. Элек чүп өчен кеше башына 34 сум акча түли идек, хәзер 78 сум. Түләү артты инде. Берәүнең дә артыгын түлисе килми. Шулай да авыл чиста булгач, рәхәт.
Резидә Сабирова, Балык Бис­тәсе районы, Кече Укмас авылы:   – Атна буе чүпне капчыкка җыеп барабыз. Аннан машина килеп алып китә. Без чүп җыйган өчен 156 сум түлибез, башкалар ничектер, белмим. Бу яңалык безгә әле көз көне генә керде, карлар эрегәч, уңай якка үзгәреш булганмы-юкмы икәне күренер инде. Авылыбыз болай да һәрвакыт чиста, яшел чирәм эченә күмелеп тора иде, урам уртасында чүпләр аунап ятканы булмады. Зират кырыендагы чүплек кенә күңелне кырып торды. Хәзер анда чүп ыргытмыйлар инде. Машина атна саен килә, эшләре белән бик канәгать. Ләкин узган атнада гына юллар бозылып китте, машина керә алмады. Алып китәргә дип җыелган чүпне этләр актарып бетергән. Ләкин бу чүп җыючыларның гаебе түгел, юл булмагач, очып килә алмый бит инде алар.  
Алисә ШӘРӘФИЕВА

--- | 10.04.2019

“Әллә аерылып китимме икән?” (ЯЗМЫШ)

$
0
0
11.04.2019 Ир белән хатын
“Шифалы су — Ижминводы” шифаханәсендә күп еллардан бирле сакланып килгән бер күркәм гадәт бар. Дәвалау процедуралары тәмамланып, кичке аш белән сыйлангач, хатын-кызлар икенче каттагы, уңайлы кәнәфиләр тезеп куелган аулак мәйданчыкка җыелып, үз башларыннан кичкән гыйбрәтле вакыйгаларны, четрекле мәсьә­ләләрне уртага салып сөйләшәләр. Гадәттә, биредә ихласлык хөкем сөрә. Кайвакытта кызу бәхәсләр дә куерып ала.
Беркөнне, кош балалары кебек тезелешеп утырырга өлгермәдек, Түбән Камадан килгән Мөнирәнең (исемнәр үзгәртелде — авт.) ире, әле­дән-әле чылтыратып, аның бу минутта кайда, кем белән булуын, нәрсә эшләвен тикшереп, аптыратырга кереште. Яше алтмышка якынлашкан сөйкемле ханым, бездән уңайсызланыптыр инде, кызарынып-бүртенеп чыкты. Ягымлы, тыныч тавыш белән ирен тынычландырырлык җаваплар биреп, акланып маташты.   — Ярата ул мине, кызлар, шуңа күрә югалтудан курка, һәр адымымны тикшереп тормаса, күңеле булмый, — дип аңлатты, ире белән сөйләшеп бетергәч. — Эшемә дә көнгә илле тапкыр чылтырата. Офистагы хезмәттәш­лә­рем: “Мөнирә апа, телефоның тагын зеңгелди, тизрәк ал инде! Ак сакаллы карт сандугачың сайрап мәхәббәтен аңлатадыр”, — дип шаярталар. Гомерем шул көнче кү­бә­ләк белән үтте инде. Урамнан янәшә барганда, ялгыш берәрсе безнең якка күз ташласа, кайнап чыга: “Ул сиңа ник карады? Сөяркәңме? Очрашуга җай эзләп йөридер әле”, — дип, теңкәмне корыта. Берәрсе танып сә­лам бирсә, тәмам чыгырыннан чыга. Яшьрәк чагымда яңа күлмәк сатып алсам, бизәнеп, яңа прическа ясатсам: “Кем өчен бизәндең? Кая барырга җыенасың?” — дип көнләшеп, өйдә “Сафура бураннары” уйната иде. Балаларым ятимлектә үсмәсен, әтиледән-әтисез калып, кеше арасында кимсенмәсен дип, иремнең кыланмышларына, мине гаепсездән гаепле калдырып, җанымны талкуына түздем. Ул хаксызга авыр сүзләр әйтеп кыерсытканда, тавыш зурга китеп, балаларыбызның психикасы какшамасын дип, күп чакта телемне тешләп калдым.   Ял итәргә Мөнирә бе­лән бер оешмадан килгән хезмәттәше, кызу канлы Рита:   — Түзгән, имеш, ишкәнсең ишәк чумарын! Неврозың белән диабетың, ашказанындагы җә­рәхәтең каян килеп чыккан дип беләсең? — дип ярсыды. — Бөтенесен эче­ңә җыеп, тәрбиясез иреңә ләббәйкә дип торганга! Ярата дип, көнче ахмакны аклап утырмасана! Ярат­кан кеше утыз өч ел бергә гомер иткән тугры хатынының, буй җиткән өч баласының әниләре җанын талкымый, күрәләтә кыерсытмый ул! Синең ирең — вампир, энергияң белән туклана! ә син, мәми авыз, үзеңне түбәнсетә-түбәнсетә, ир көен көйли торгач, әнә, тәмам чиргә сабышкансың! Чынлап торып урынга егылсаң, карамаячак ул сине. өстеңә яшь хатын алып кайтырга да күп сорамас!   Бу сүзләрне ишеткәч, Мөнирәнең күзләре яшьләнде, җыйнаулашып аны тынычландырырга мәҗ­бүр булдык. Ир белән хатын арасындагы ышану, ярату, тугрылык, хыянәт, бурычлар турында әңгә­мәбез кызганнан-кыза барды. Тирән кәнәфигә чумып, сүзгә кушылмыйча, моңарчы шым гына уйланып утырган, Киров өлкәсеннән килгән Гөлдания тынлыкны бозды:   — Апалар, миңа берәр акыллы киңәш бирегез әле. Айдар белән сигез ел торабыз, ул көнләшүнең ни икәнен дә белми. өйгә өч көн кайтмасам да сүз әйтмәячәк, чылтыратып хәлемне сорамаячак, — дип шаккатырды. — Аңа, эштән арып кайткан төшенә, пешереп суыткычка куелган итле кәбестә ашы белән бер чәки аракы, йомшак диван, йоклап киткәнче карарга футбол белән хоккей матчы булса, шул җиткән. Төнлә торып, өстенә юрган ябып киләм.   — Әллә ирең чирлеме, нишләп аерым йоклыйсыз? — диде Чаллыдан килгән Регина.   — Юк ла, ара-тирә биш-алты минутка минем йокы бүлмәсенә кереп чыккалый ул. әйтерсең, әтәч тавык өстенә менеп төшә. Өйләнешкәннән бирле аерым түшәкләрдә йоклыйбыз. Иркәләү-наз дигәннең нәрсә икәнлеген белми ул, миннән дә кабул итми. Үбә, чәчләреннән сыйпый, сырпалана башласам: “Фу, телячьи нежности, отстань от меня!” — дип торып китә. Кайвакытта әллә аерылып китим микән дип уйлап куям. Хатын-кыз бәхетенең нәрсә икәнлеген белмичә яшәүдән ни мәгънә? Гомер бер генә бит, яшьлек тиз уза. Бик күңелсез миңа битараф ирем янында.   — Әллә кияүгә ярат­мыйча чыккан идеңме? Ихтыяри-мәҗбүри өйләнешмәгәнсездер бит? — дип сорадым мин.   — Шулай дисәм дә була. Әни үлгәндә, миңа унбиш яшь кенә иде. Әти озак тормыйча, бер усал-чая, мул тормышлы тол хатынга йортка керде. Мине үзләре янына сыйдырмадылар. Абыйларым училищега укырга китеп барды. Бер тиен акчасыз, ярдәмчесез, иске өебездә япа-ялгыз калдым. Күрше Пелагея түти мине кызганып ашарга кертә иде. Аңа вак-төяк эшләрендә булыштым. Ул мине үз янына бозаулар карарга эшкә урнаштырды. Шунда утыз ике яшьлек Айдар белән таныштым. Ул фермада малларга ат белән азык ташый иде. әти-әнисе эчеп үлгән, шуңа үз көнен үзе күрергә бик иртә өйрәнгән. Эштәгеләр димләде дә, без тиз арада кавышып куйдык. Ике кыз таптым, икесе дә үле туды. Эчкечеләр нәселе черек булгандыр, мөгаен. Айдарның алты туганы үле туган булган. әти төп йортыбызны сатмаган булса, шунда гына кайтып торыр идем дә! ә болай барыр җирем юк. Безнең хуҗалыкта тере акчаны бик аз бирәләр, эш хакын күбесенчә фураж, печән, салам белән түлиләр. Шунлыктан мал асрап иза чигәбез. Былтыр көз көне мине бозаулар утарына бәреп кергән нәсел үгезе сөзде. Тернәкләнә алмыйча озак тилмердем. Хәлемә кереп, фермер шушы шифаханәгә юллама сатып алып бирде...   Гөлданияне кызганып, күңелебез тулды. Аңа төрле яктан киңәш яудырдык: “Аерыл син ул ирең­нән! Бердәнбер гомерне шулай суга салырга ярыймы соң?”, “Син әле яшь, чибәр, эшчән, читкә китеп урнаш! үз тиңең табылмый калмас!”, “Мәхәб­бәтсез яшәүдән мәгънә юк! үз бәхетеңне үзең эзләп тап, бирешмә, Гөлдания!” — дидек. Нәрсә хәл итәр инде...  
Хәмидә ГАРИПОВА, Казан

--- | 11.04.2019

Зиннәтулла Билалетдинов "Ак Барс"клубының баш тренеры вазифасыннан китә

$
0
0
12.04.2019 Спорт
Казанның "Ак Барс" хоккей клубының баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов вазифасыннан китә. Бу хакта "Ак Барс" хоккей клубының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Сайтта Зиннәтулла Билалетдиновның мөрәҗәгате урнаштырылган.    "Бу 14 ел дәвамында минем белән эшләгән һәркемгә, һәр уенчыга, трибунага килгән һәр җанатарга рәхмәтлемен. Бу команда мәңгегә минем йөрәгемдә калачак. "Ак Барс"ны яхшы киләчәк көтә. Мин моңа шикләнмим!", ди тренер.   Билалетдинов чорында "Ак Барс"лар өч тапкыр Гагарин кубогын отты. 2009, 2010, 2018 елларда Гагарин кубогы Казанга кайтты. Шулай ук клуб 2006 елда суперлига чемпионы булды.  
---

--- | 12.04.2019

Тинчуринлылар мөмкинлекләре чикле балалар белән очрашты (ФОТО)

$
0
0
12.04.2019 Мәдәният
"Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Е. Г. Ласточкина исемендәге Казан мәктәп-интернаты" укучылары К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында кунакта.

11 нче апрель, мәктәп укучыларына театрыбыз буйлап сәяхәт оештырылды. Таныштыру күргәзмәләр залында башланды.

Алинә Фәттахова театрның бай һәм кызыклы тарихы турында сөйләде. Реквизит бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Самат Вәлитов реквизитлар белән таныштырып узды, ә бутафор бүлеге мөдире Вәлеева Әлфия аларның ничек ясалулары турында сөйләде.

Костюмнар бүлеге мөдире Выборнова Юлия спектакльләр өчен тегелгән костюмнарның кайда һәм ничек саклануын сөйләде.Шулай ук укучыларга гримм салу серләре турында да уртаклаштылар. Кызыклы сәяхәттән балалар канәгать калды, театр тормышы белән таныштырулары өчен зур рәхмәтләрен җиткерделәр. 


---

--- | 12.04.2019

"Атказанмаган" бәхәс тудырды, Данир Сабиров Илсөя Бәдретдиновага дуэт тәкъдим итә

$
0
0
12.04.2019 Шоу-бизнес
Шушы көннәрдә Илсөя Бәдретдинова кызыклы җыр яздырган дип хәбәр иткән идек. "Дан казанган Илсөя атказанмаган булып йөри! Вакыт бит инде! Килешәсезме?" дип шаярта ул. "Атказанмаган" дип аталучы яңа җырның сүзләрен шагыйрь Ренат Галиәскәров, көен Илназ Гарипов язган.
Җыр интернетта зур бәхәс тудырды. Комментарийлар да бик кызыклы. Кермдер җырчыны атказанган исемен сорап йөрүдә гаепли. Ә Данир Сабиров бу җырны дуэт белән башкарырга тәкъдим итә. "Икәу җырларга кирәк бу җырны" дип яза артист, күрәсең, үзенең дә әле мактаулы исем алмаганлыгына ишарәләп.   Ә менә Рәшит Ваһапов фонды рәисе, продюсер Рифат Фәттахов Илсөягә, һичшиксез, бу исемне бирергә кирәк дип саный: «Үзенең репертуары, үз җыры, ярылып яткан индивидуаль башкару осталыгы, үз тамашачысы булган, 16 ел иҗаты булган җырчы, һичшиксез, рәсми танылуга да лаек. Ваһапов фонды бу эштә рәсми катнашырга әзер», дип яза продюсер.               Посмотреть эту публикацию в Instagram                  

Казан Кремле Билалетдиновның ни сәбәпле "Ак Барс"тан китүен аңлатты

$
0
0
12.04.2019 Спорт
Зиннәтулла Билалетдиновның "Ак Барс" клубының баш тренеры вазифасыннан китүе турындагы карар генераль спонсор белән ике якның да килешү буенча кабул ителгән. Бу турыда "Татар-информ"га Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
Лилия Галимова сүзләренчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кадрлар буенча мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрне клубның генераль спонсорына тапшырган.   "Сезон төгәлләнгәннән соң, Рөстәм Миңнеханов кадрлар буенча мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрне тулысынча генераль спонсорга тапшырды. Генераль спонсор Зиннәтулла Билалетдинов белән киңәшкәннән соң, ике як та риза булган карар кабул ителде. Ул әлегә карьерасын туктатып торырга планлаштыра", - диде Галимова.   "Зиннәтулла Хәйдәровичны бик хөрмәт итәбез. Аның зирәк җитәкчелегендә "Ак Барс" командасы күп тапкырлар төрле җиңүләр яулады", - дип әйтте Казан Кремле вәкиле.    Зиннәтулла Билалетдинов тренер булганда "Ак Барс" хоккейчылары өч тапкыр Гагарин кубогын отты. 2009, 2010, 2018 елларда "Ак Барс" Гагарин кубогын Казанга алып кайтты. Шулай ук клуб 2006 елда суперлига чемпионы булды.  
---

--- | 12.04.2019

Казан полициясе мәктәп укучысының кыйналып үлүе хакындагы хәбәрне кире кага

$
0
0
12.04.2019 Криминал
Казан Эчке эшләр идарәсе башкалада мәктәп укучысының кыйналып үлүе хакындагы хәбәрне кире кага. Бу хакта идарәнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Кичә социаль челтәрләрдә видео таратылды. Анда Казанның 171 нче мәктәбе янында үсмерләр сугышуы, кыйналганының соңрак хастахнәдә үлүе турында хәбәр ителә.
Ваһапов урамында үсмерләрнең сугышуы турында хокук сакчыларына да хәбәр иткәннәр. 17 яшьлек егетнең кыйналуы, аның баш мие селкенү турындагы мәгълүматны хастаханәдән дә җиткергәннәр.   Полиция хезмәткәрләре урынга барып тикшерү уздырган, әлеге вакыйганы төшергән камералардан язманы алган. Тикшерү барышында сугышкан үсмерләрнең кем булуын ачыклаган. 15-16 яшьлек егетләрне вакыйга сәбәпләрен ачыклау өчен полиция бүлегенә алып барганнар. Алар әйткәннәргә ышансаң, араларында зыян күргән егет белән бәхәс килеп чыккан. Шуннан соң аңа күп тапкыр сукканнар.    Бу вакыйга буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү эше дәвам итә. Зыян күргән үсмер исә хастаханәдән чыккан, аның тормышына һзм сәламәтлегенә берни дә янамый.  
---

--- | 12.04.2019
Viewing all 38251 articles
Browse latest View live