Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 37683 articles
Browse latest View live

Татарстан ризыкларын аласызмы? (Cораштыру)

$
0
0
20.12.2013 Җәмгыять
Казан кибетләрендә сатылучы сөт продуктларының 30 процентының ясалма булуы ачыкланган. Шунысы кызык: әлеге продуктларның күпчелеге Татарстанныкы түгел, Самара, Ульяновск, Түбән Новгород кебек күрше төбәкләрдән китерелгән. Ясалма ризыклар сатып алучыларны аеруча арзан булулары белән җәлеп итә.

Татарстанның Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучы хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең бүлек җитәкчесе Розалия Арысланова фикеренчә, арзанлыкның сере – рецептны бозып, консервантлар кушып җитештерүдә. Мәсәлән, Чувашия, Башкортстан, Ульяновск, Мәскәүдә җитештерелгән каймак составында табигый булмаган май барлыгы ачыкланган. Өстәвенә, ерак арадан китерелү аларның бозылуына да сәбәп була. Розалия Арысланова Татарстан халкын үзебездә җитештерелгән продуктларга өстенлек бирергә өнди. “Кыйммәтрәк булса да, үзебезнеке күпкә сыйфатлырак”, – ди ул. Ә сез ризык сайлаганда кайда җитештерелүенә игътибар итәсезме? Татарстанда җитештерелгән ризыкларның сыйфатыннан канәгатьме?

Расыйх ВӘЛИУЛЛИН, хәләл ризык кибете хуҗасы:


– Безнең кибетләрдә Та­тарстанда җитеш­терел­гән сөт продуктлары гына сатыла. “Эдельвейс”, “Про­сто молоко”ныкы... Үзе­без­дә җитештерелгән сөт ризык­ларының сыйфатыннан ка­нә­гать. Ә менә казылыкны Пенза өлкә­сенең Әләзән авылыннан, Самара өлкә­сенең Гали авылыннан, Похвстнево шәһә­реннән кайтартабыз. Татарстаннан бары бер генә оешмадан – “Чаллы-Брой­лер”­дан гына тавык ите һәм хәләл казылык сатып алабыз. Бу продуктлар әле­гә респуб­ли­када җи­тәр­­лек кү­ләмдә җитеш­те­релми. Хә­ләл казылык җи­теш­терүче бер-ике ге­нә ке­черәк оешма бар. Әмма алар үз продуктларын әлегә Казанда сатмый. Ат итеннән казылык ясаучылар да бар, ләкин аны һәр катлау вәкилләре дә сатып ала алмый. Бәясе югары. Әлә­зән һәм Гали­дән китер­телгән казылык­лар­ның сый­фатыннан без ка­нә­­гать, аларны мөсел­ман­­нар эшли. Мөселман­нар җи­тештергән товар һәр­вакыт сыйфатлы була.

Зилә СӨНГАТУЛЛИНА, Россиянең һәм Татарстан­ның халык артисты:

– Сатып алганда, һәр­вакыт кайда җитештере­лүенә игътибар итәм. Татарстан ризыкларына өс­тен­лек бирәм. Чит ил ризыкларын яратмыйм. Үзебез­дә җи­те­ш­терелгән сөт продуктла­рының сыйфатыннан мин канәгать. Мәсәлән, Яшел Үзән сөт комбинатының сө­те дә, эремчеге тә сыйфатлы. Теләчедә бик яхшы май җитештерәләр.

Эльза ГАЗИЗОВА, журналист:


– Ризыкны бик җен­текләп сайлыйм. Чит ил продуктларына шикләнеп карыйм. Үзебездә җитеш­те­релгәннәре ышанычлырак. Сөт продуктларыннан Наласада, Яшел Үзәндә җи­теш­­­терелгәнен алырга тырышам. Казылык, итне хә­ләлне сайлыйм. Яшелчә­ләр алганда да Татарстаннан булу-булмавын беле­шәм. Чөнки ген инженериясе белән үстерелгән­нәреннән куркам. Кибет киштәлә­рендә бер тузан бөртеге дә кунмаган суганнар, бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаш яшелчәләр көннән-көн кү­бәя. Ничек шулай итеп үс­тереп була икән аны? Болар табигыймы икән дигән шик туа.

Илнур КАДЫЙРОВ, студент:


– Мин иң беренче бәя­сенә игътибар итәм. Кайсы арзанрак – шунысын алам. Май, кефир, казылык, сыр алам инде гадәттә. Минем кебек талымсыз сатып алучылар бигрәк тә студентлар арасында күптер ул. Хәер, студентлар арасында гына да түгел. Бездә күп­челекнең хезмәт хаклары зур түгел бит инде. Шуңа күрә җен­текләп сайланып торучылар күптер дип уйламыйм. Халык арзанрагын сайлый. Аннары кайдан чыга икән беркайчан күрел­мәгән авырулар, дип аптырап йөри башлыйбыз...  




в„–217 | 20.12.2013

“Әлифба”ны язучының туган авылында

$
0
0
20.12.2013 Җәмгыять
Күптән түгел генә сезнең Камышлыда булдым. Бик яхшы кабул иттеләр. Анда “Әлифба” китабын язучы татарның бөек тел галимнәре Сәләй ага Вагыйзов һәм Рәмзия апа Вәлитовгаа багышланган кичәдә катнаштым. Сәләй ага - миңа җизни тиешле кеше һәм сезнең Камышлы районының Татар Байтуганы авылында туган бит. Байтуганда чакта аларга багышланган яңа шигырь туды.

Мин аны, моннан бер-ике ел элек язылган шигырьләр гөләндәмемә утыртып, сезгә җибәрәм. “Бердәмлек” бик матур чыга. Иҗади уңышларыгыз белән дә, Яңа ел белән дә котлыйм. Сәләй җизни белән Рәмзия апага багышлаган шигыремне “Бердәмлек”кә куйсагыз, мин бик тә рәхмәтле булыр идем.

КУШНАРАТ


Татарның бөек телчеләре Сәләй ВАГЫЙЗОВ һәм Рәмзия ВӘЛИТОВА истәлегенә

Юл буенда бер кушнарат
тора.
Иңнәрен лапастай кар
сарган.
Берсе шәлдә, икенчесе исә
Плащ-палаткасында сау
калган.

Солдат ирен каршылаган
хатын
Кулы кулга сачтәй
бәйләнгән.
Икесе ике өтөрмәдән чыгып,
Шушы кушнаратка
әйләнгән...

Килә алар, килә юл
буйлатып;
Солдат, «азат» булгач
плиннән,
Ун ел Печорада утырып
чыккан
Кабат плин төшкәч
иленнән.
Килә алар «Әлифба»
күтәреп
Концлагерь дигән дәрестән.
Утыз сигез сабый башын
төрткән
Утыз сигез милли
хәрефтән!..

Татар өчен нәрсә ул Әлифба?
Караш салсаң әгәр үткәннән,
Ул муеныңнан кан чәптерү
икән,
Башың очкан чакта бүкәннән.

Килә алар, ял да итми килә
Юл читенә утырып куярдан:
Милләт күтәрелә
ак карлардан!..
Ватан исе килә кыярдан!..

Теге матур, ә бу ямьсез
түгел,
Бары тигез килми язмышлар.
Мәхәббәтне тик күтәреп
була,
Мәхәббәттә булмый
ялгышлар.

(5 декабрь 2013. Татар Байтуганы, Самара өлкәсе).

 


Айдар ХӘЛИМ

в„–52 | 21.12.2013

Ирек Баһманов. Әлмәндәр улы: хатирә-истәлекләр, әңгәмәләр

$
0
0
20.12.2013 ЯҢА КИТАПЛАР
Китапта Татарстанның халык артисты Ирек Баһмановның гомер мизгелләрен, иҗат сәхифәләрен чагылдырган язмалар урын алган; дусларының, хезмәттәшләренең соклану-горурлану хисләре белән сугарылган истәлекләре, журналистларның әңгәмәләре тупланган.

Ирек Баһманов. Әлмәндәр улы: хатирә-истәлекләр, әңгәмәләр / Төз. Л.Хәбибуллина. – Казан: Заман, 2013. – 128 б.: рәс. б-н. Татар телендә

 


---

в„–--- | 20.12.2013

Р.Миңнеханов: “Сезне мине ничек атап йөртүләре бик борчыймы? Борчылмагыз"

$
0
0
20.12.2013 Сәясәт
Президент урынына кем булыр? “Сезне мине ничек атап йөртүләре бик борчыймы? Борчылмагыз: закон кабул ителде, 2015 елда исем алыштырылачак. Депутатлар хәл итәр”, – диде Рөстәм Миңнеханов быелгы ел йомгакларына багышлаган журналистлар очрашуында.

Соңгы елларда республикада татар телен өйрәнү проблемасы күтәрелә. Татар теле дәрәҗәле булсын өчен нишләргә? Казанда татар кинотеатры да юк.

– Татар телен өйрәнү алымы катлаулы, нәтиҗәле түгел, әмма бездә аны хәл итүче программалар бар. Чит телне белгәндә начармы? Люксембургта – өч, Швейцариядә дүрт тел беләләр. Нигә кирәк дип әйтү – юләрлек. Чит телләрне тиешенчә өйрәтмәү – безнең кимчелегебез. Татарстанда яшәп, татарча көч-хәл белән сөйләшсәң, сиңа мөнәсәбәт тә башка булачак. Әгәр бер сыйныфка – татар укучыларын, икенчесенә русларны бүлә башласак, нәрсә булачак? Башта сыйныфны бүләрбез, аннан бизнесны, башканы... Интернетта татарча өйрәтә башладык. Яшьләрне җәлеп итү өчен нинди дә булса музыкаль фестивальләр уздырырга кирәк. Бу юнәлештә эшләп җит­кермибез әле. Кинотеатрлар да булырга тиеш, – диде Рөстәм Нургалиевич.

Универсиада гына түгел бу


Президент белдергәнчә, быел Казанда узган Универсиада шә­һәр­не үзгәртү, спорт объектлары төзү мөмкинлеген бирде. Бу чарага бирелгән бәя планна­рыбызның тулысынча тормышка ашуын күрсәтә. Ә менә югары тизлекле “Мәскәү – Казан” магистрален төзесәк, республика тормышы бөтенләй үзгәрә­чәк. Президент аны әһәмияте ягыннан Универсиададан да зуррак, ягъни “гасыр проекты” дип атады. “Казанга югары тизлекле юл килә, күз алдына китерәсезме? Өч сәгать ярым эчендә Мәскәүдән бернинди проблемасыз, елның теләсә кайсы вакытында Казанга кайтып булачак. Түбән Новгородка – 1,5 сәгать, Чабаксарга 30 минут эчендә. Бу уен түгел! Ул бит минем өемә илтә торган юл түгел. Кешеләр моны ничек аңламый?” – диде аңа каршы чыгучыларга аптырап. Казандагы транспорт проблемасына да тукталып үтте. “Бернинди юллар да, яңа юл чишелешләре дә шәһәрне бө­ке­ләрдән коткармаячак. Безгә заманча, уңайлы җәмәгать транспорты, һәр кешенең акчасы җитәрдәй такси хезмәте булдырырга кирәк”, – диде.

“Республиканы хур итәләр”


Президент “Рубин” футболчылары уеныннан да канәгать түгел. Аларның оттыруын республика өчен хурлык дип атады. “Вакытында яхшы хезмәт хакы алгач, начар уйнау оят. Акча алгач, уйнарга кирәк. Килешү бар. Безнең артык акча юк: иганә­челәр “Ру­бин”ны безнең үтенеч буенча тота, – ди, ризасызлык белдереп. – Беркемгә дә яхшы бәя бирә алмыйм. Болай уйнауларын дәвам итсәләр, чынлап әйтәм, барысын да куам. Корбан Бәрдыевка да, башкаларга да уйланырга вакыт. Бернинди ташлама булмаячак, әлегә аларга вакыт кына тими”.

Гомумән алганда, Татарстанда вәзгыять тотрыклы, дип бәяләде. Ә булган хәлләргә уңай карарга кушты. “Чиркәүләргә ут төртүчеләр табылды. Берәү дә мондый хәлнең кабатлануын теләми. Миграция сәясәтендә дә кимчелекләр бар, моны төзәтергә кирәк. Торак-коммуналь хуҗалыкны да... Безгә ниндидер абый килеп, бернәрсәне дә үзгәртмәячәк. Без бөтенесен дә үзебез эшләячәкбез. Ел начар узмады, әмма минем өчен бик авыр булды”, – диде очрашуны йом­гаклап. 


Сәрия САДРИСЛАМОВА

в„–217 | 20.12.2013

Сафлык күпме тора?

$
0
0
20.12.2013 Җәмгыять
Җайлы хәзер яшьләрнең, интернет аша танышалар, аралашалар, очрашалар, кавышалар. Танышым да егетләр белән күбрәк социаль челтәрдә таныша. Шулай бер егет белән шактый гына аралашканнан соң очрашырга булды болар. Тик интернетта аралашканда акыллы, җитди тоелган егет дустымның өметләрен акламады. Очрашкан, кафеда утырган алар. Егет үзенең мәхәббәт тарихын сөйләгән.

Биш-алты еллап бер кыз белән «гражданский брак»та яшәгән булганнар, сөйгән кызы берничә атна элек үлгән, хәзер егет алмаш эзли. Бу сүзләргә ышануы авыррак булса да (чынлап яраткан кеше хатынының кырыгын да уздырмыйча, икенчесен эзли башлар идеме икән?), танышым егетне кызганган, хәленә кергән. Шуннан кыюланып киткән егет, танышыма бергә яшәргә тәкъдим иткән. Имеш, чын ярату ул, җан белән генә түгел, тән белән дә булырга тиеш. Танышым, беренче күрешүдән үк бу турыда сөйләшү урынлы түгел, дип әйтеп караса да, егетнең үз туксаны туксан. Янәсе, риза булмагач, ник соң алайса очрашуга килдең? Ә танышымның саф икәнен дә белгәч, егет бөтенләй мыскылларга тотынган. Имеш, 23 яшьтә кыз булып йөрү ул юләрлек, башка сыймаслык хәл, егетләргә бу кирәк тә түгел хәзер… Танышым, үземне бердәнберем өчен саклаячакмын, моны бәяләүче табылыр әле, дип, кафедан горур гына чыгып киткән. Менә сиңа мә! Мөселманнарда сафлык, инсафлык кияүгә чыкмаган кызларның иң зур байлыгы булып санала килде, ә бүгенге заман егетләре өчен бу мөһим түгелме икәнни?! Әлеге дә баягы шул социаль челтәрләрнең берсендә сораштыру уздырганнар, хәзерге көндә кызларның сафлыгын бәялиләрме, дигән сорауга 500дән артык кешенең бары 176сы гына «әйе» дип җавап биргән.

Казанда пластик операцияләр ясаучы бер табиб әңгәмәсендә соңгы елларда кызлык пәрдәсен кайтару буенча операцияләр популярлашып китте, бигрәк тә мөселманнар арасында бу еш очрый, дип җавап биргән иде. Димәк, барлык ир-атлар да сафлыкка төкереп бирми. Интернетта казына торгач, тагын да кызыклырак мәгълүматка тап булдым әле. Сафлыкларын сатучылар бар икән бит! «В контакте» сайтында «зур кыз» булырга теләүчеләрнең игъланнары буа буарлык. «Исемем Алинә, миңа 18 яшь, саф кызмын, беренче тапкыр кызлыгымны ышанычлы, тәҗрибәле, бай ир белән югалтасым килә, бәясе – 20 000 доллар» яки тагын берсе: «Исемем Марина, 19 яшь, сафлыгымны 100 000 сумга сатам, очрашу барышында бәяне кабат килешергә була. Студентлар һәм начар ниятле егетләрнең, борчымавын үтенәм»... Җитмәсә, фотоларын да урнаштырганнар, карап торышка тыйнак гына гади кызлар. Сатучы булгач, сатып алучылары да бар. Тик күбесе сафлыкны кызлар тәкъдим иткән хактан түбәнрәк бәяли. «50 меңгә саф кыз сатып алам, алга таба да акчалата ярдәм итү мөмкинлеге бар», «бер төн өчен саф кыз эзлим, кыйммәт түләячәкмен, бу өлкәдә тәҗрибәм җитәрлек» кебек игъланнар аз түгел.

Сафлык белән сатулашу, мөгаен, безгә америкалылардан күчкәндер. Шактый еллар элек, Массачусетс штатындагы «алсу» кызлар, интернетта сафлыкларын тәкъдим итеп, халыкка мөрәҗәгать иткәннәр, аукцион да уздырганнар. Тора-бара, бу идея россиялеләргә дә күчеп, үзенә күрә бер бизнеска әйләнгән. Дөрес, безнең кызлар аукционнар уздырып тормыйлар икән, үз бәяләрен төгәл беләләр, билгеле бер сумма тәкъдим итәләр дә берәр калын кесәле олигарх килгәнне көтеп утыралар. Белдерүләрнең 60 проценты – мәктәп укучыларыныкы. «Аларның күбесе, кызлыкны барыбер кайчан да булса югалтасы була, моның белән акча эшләп калырга кирәк дигән уй белән бу адымга баралар», – ди психологлар.

Бу бизнес ни дәрәҗәдә алга барганын төгәл генә әйтә алмыйм, тик менә игъланнар арасында татар кызларының да булуы күңелне тырнап тора. Татар кызлары элек-электән тыйнаклыклары, сафлыклары белән дан тотканнар. Үзен бердәнбере өчен саклаган туташка кияве дә хөрмәт белән караган, мәһәрне дә кызганмаган. Хәзер хәл башкачарак. Әллә сафлыкны бәяләүче егетләр булмаганга, кызлар төп байлыкларын акчага сатарга тели, әллә кызлар гомумән әдәпнең нәрсә икәнен оныттылар. Ничек кенә булмасын, татар кызлары ислам диненә тугры калып, гореф-гадәтләрне сакласыннар иде. 


Эльвира МОЗАФФАР

в„– |

«Бәкер» шифаханәсенә 80 ел (Тарихи ФОТОлар)

$
0
0
21.12.2013 Тарих
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы биргән мәгълүматларга караганда, бүген республикабызда 1065 шәхси һәм корпоратив музей (дәүләт карамагындагылары – 128) бар. Нигездә, бу музейлар бер оешмага карый һәм шул оешманың тарихын өйрәнү, саклау, пропагандалау белән шөгыльләнә.

Бәкер китте саз буена,
шунда алачык корды...
Ханның яралы атларын
ләм сылап савыктырды...
           «Бәкер сазы» (Р.Харис)*.

Шундый күркәм мәдәният учакларының берсе – «Бәкер» шифаханәсе музее. 2008 елда «Бәкер» шифаханәсенең 75 еллыгы уңаеннан ачылган әлеге музей үзе дә тарихи бинага – курортның 1950 елларда төзелгән беренче конторасына урнашкан. Без бу музейның мөдире Гөлсия ханым Саримова белән әлеге музей, музейда шифаханә тарихын өйрәнү тәҗрибәсе, гомумән, «Бәкер»нең бай үткәне турында сөйләшергә булдык.

– Хөрмәтле Гөлсия ханым, дәвалау учреждениеләренең үз музейлары булу бик сирәк күренеш. Шифаханәдә шундый бай, эчтәлекле музей оештырып җибәрү идеясе кайчан туды? Музей оештыруда кемнәр зур роль уйнады?


– Музей ачу уе Фаяз Ибраһим улы тарафыннан 2000 елларда ук күтәрелгән иде. Тик әле ул вакытларда бүгенге музей бинасы торак йорт ролен үти иде, шуңа бу мәсьәлә, яңа торак йортны җиткереп, хезмәткәрләрне шунда күчергәч, яңадан кузгатылды. Музей өчен 3-4 фоторәсем, приказлар китабы һәм кемнәрдер тарафыннан язып калдырылган ике-өч язма гына бар иде. Җитмәсә ветераннарыбызның да күбесе мәрхүмнәр. Ничек курыкмыйча ышанып эш башлаганбыздыр... Бүген үзем дә гаҗәпләнәм. Җитәкчебез Фаяз Ибраһим улының ышанычы һәм бигрәк тә һәр тәкъдимне күтәреп ала белүе, рухи һәм матди яктан һәрчак ярдәм кулын сузуы кыска гына вакыт эчендә зур эшләр башкарып чыгарга мөмкинлек бирде. Чын-чынлап изге эшкә алынганбыз ахрысы, эш искитмәле күтәренке рухта һәм бик нәтиҗәле дәвам итте. 2008 елның февраль азагында беренче тапкыр музей булачак йортның ишеген ачып кергәнемә әле һаман да ышанып бетә алмыйм... Ә инде 2008 елның 5 сентябренә музей үзенең беренче кунакларын кабул итте. Бу эштә төп ярдәмчеләрем булган авылдашларыбызга, бик күп еллар дәвамында Бәкер җиреннән сихәт алучы кунакларыбызга, шифаханәнең ветераннарына, музейны бизәүдә һәм экспонатларны урнаштыруда искиткеч зур ярдәм иткән Чирмешән егетләре – бертуганнар – рәссам Фәйзелхакка, агач эшләре остасы Җәлилгә, макетлар ясаучы оста Муса Вилдановларга олы рәхмәтемне һәм хөрмәтемне белдерәм. Мине әлеге изге эшне башкарып чыгарга ышанып чакырган һәм онытылмас ачышларга, яңалыкларга бай булган музейны оештыру, анда эшләү елларын бүләк иткән Фаяз Ибраһим улы Ибраһимовка аеруча рәхмәтлемен.

– Республикабызның күп кенә музейлары төбәкнең борынгы тарихыннан яки шул районның хәзерге җитәкчесенә дан җырлаудан башланып китә. Ә Сезнең музейга керүгә, ат арбасы һәм атны җигү әсбаплары үзенә җәлеп итә. Моның сере нидә?


– Нәкъ менә ат арбасы – безнең үткәнебез, «Бәкер» шифаханәсенең беренче трамплины. Беренчедән, 1933 елдан алып 1963 елга кадәр Бәкер сазын ат һәм арба белән күтәргәннәр, икенчедән, 1956 елга кадәр «Бәкер» хезмәткәрләре үзенең кунакларын, дәваланырга килүчеләрне Шынтала һәм Бөгелмә станцияләреннән ат һәм арба белән алып килгән. Өченчедән, шифаханә оешкан көннән үз ярдәмче хуҗалыгы булган. Нәтиҗәдә, 1984 елга кадәр дәваланучыларны тукландыруга кирәкле барлык төр азык-төлек белән дә «Бәкер» үз-үзен тәэмин иткән. Биредә шул чордагы татар авыллары өчен гадәти булмаган яшелчә, җиләк-җимеш бакчалары гаҗәеп күренеш саналган һәм бу эшкә 1935 елларда монда килгән «сәяси яктан ышанычсыз кешеләр» ярдәм иткән. Баштарак җиләк-җимешне бакчаларда үстерсәләр, соңрак зур күләмле парник-теплицалар да төзеп куйганнар. Ярдәмче хуҗалык эшендә дә иң төп көч, транспорт – ул ат һәм арба. Дүртенчедән, 1960 елларга кадәр «Бәкер»нең төп ягулыгы утын булган, ә утынны урманнан шифаханәгә китерү эшен, әлбәттә, ат һәм арба башкарган. Менә шуның өчен без ат һәм арбаны беренче трамплиныбыз дип саныйбыз. Гомумән, безнең төбәкнең дөньяга даны таралу да аттан башланган (Болгар ханының авыру атлары Озын күл буенда савыгуын искә төшерик. – Ред.), ат һәм арба белән Европа дәрәҗәсендәге шифаханәгә килеп җиттек. Бүген дә безнең биредә хезмәт күрсәтүче атыбыз бар. Шушы ук экспозициядә бәкерлеләрнең ләм чыгару эшендә беренче кулланган әйберләре – тастымаллар, эскәтер, фонарь, агач көрәк һәм чиләк кебек предметлар да урын алган. Гади генә фонарь дә күп тарихи вакыйгаларның шаһиты. Беренче елларда биредә 60 кеше берьюлы дәваланган, ә хезмәт күрсәтүчеләрнең саны бер дистә чамасы гына булган. Дәваланучылар күп булу сәбәпле, ләмне, казып алып, аларга җиткерер өчен, эшне иртәнге сәгать икедә башларга туры килгән. Ләмне бары тик агач көрәкләр ярдәмендә казыганнар һәм бер урыннан икенчесенә дә агач чиләкләр белән күчереп йөрткәннәр. Бер ат арбасына 20 чиләк ләм сыйган – моны биредә эшләгән өлкән буын вәкилләре әле дә хәтерли. Бәкер ләмен авыруларга тәкъдим итү алдыннан турыдан-туры утка куеп җылыту ярамый, чөнки табигый матдәнең сыйфаты бозыла, дәвалау куәте кими. Шифаханә янында шушы ләмне җылыту системасы булган: табигый ташлардан зур чан ясаганнар, аның эченә 20 чиләк ләмне тезеп куйганнар. Чанга ике яклап кайнап утырган зур казаннардан пар кергән, ике метрлы агачларны яндырып җылытыла торган шул казаннарда көне-төне су кайнаган. Чан авыр имән капкачлар белән капланган. Пар тагын да авырайткан имән капкачларны берничә мәртәбә ачып ябу зур физик көч таләп иткән. (Сугыштан соң гына күмер белән җылытыла торган пар казанлы котельная төзелә һәм ләм торбаларда җылытыла башлый.) Ләмне сазлыктан чыгару, пар белән җылыту кебек авыр эшләрне хатын-кызлар башкарган. Эш катлаулы булса да, «Бәкер» шифаханәсендә бер генә кешене дә дәваламыйча калдырмаганнар.

– Бу тирәдә күлләрнең, аеруча андагы ләмнең тәнгә сихәте безнең борынгы төрки бабаларыбызга берничә гасыр элек үк мәгълүм булган. Әмма моннан 80 ел элек шифаханә оешып китү һәм «Бәкер»нең үсеше кемнәр белән тыгыз бәйләнгән?


– Мин, музей хезмәткәре буларак, тирә-як авыллар тарихын һәм шифаханәдә хезмәт иткән, биредә лаек­лы эз калдырган һәр кешенең тормыш юлын өйрәнеп чыгарга тырыштым. Гомумән, дәвалау эшендә әлеге төбәктә яшәүче һәрбер кешенең дә өлеше зур булган. Бәкер һәм аның тирә-як авылларындагы кешеләр – алар искиткеч шәфкатьле бәндәләр. Бу җирләргә сихәт эзләп, елап-сыктап, ярымгарип килгән сәламәтләнүчеләрне үз итеп, якын күреп кабул итү, йортыңа кертү, сазлыкка алып килеп, күрсәтмәләр биреп дәвалау җирле халыкның аңына кергән.

80 ел эчендә шифаханәдә 24 өлкән табиб хезмәт куйган (1945 елга кадәр алар директорлар, ә аннан соң баш табиблар дип аталганнар). Шуларның өчесе хәрби табиб булган. Ә музей эчендәге аллеяга баш табибларның унысының гына рәсеме куелды. Чөнки нәкъ менә алар 3 елдан күбрәк хезмәт иткән һәм һәрберсе дә эш-гамәлләре белән «Бәкер» тарихында тирән эз калдырган. Иң беренчесе – «Бәкер»не шифаханә буларак дөньяга таныткан кеше –Максим Игнатьевич Игнатьев.

Төбәктә трахома, тиф, холера авырулары котырган бер дәвер – 1928 елда Максим Игнатьевич Иске Куак хастаханәсенә эшкә кайта. Беренче көннәрдән үк ул Бәкер ләме, суларының шифасы турында ишетә. Анда үзе барып, җирле халыктан ләм белән дәвалану ысулларын өйрәнеп, туплаган мәгълүматлар турында Татарстан Сәламәтлек саклау халык комиссариатына мөрәҗәгать итә. Әмма тиешле җавап килми. Шуннан табиб «Бәкер»нең беренче хезмәткәрләре – Хаҗип һәм Фатих Фәсхетдиновларны эшкә ала, аларга Иске Куак хастаханәсенә Бәкер ләмен һәм суын ташу вазифасын йөкли, үзе авыруларны дәвалый башлый. Максим Игнатьевич 1930 елда Бәкернең ләмен һәм суын Сочи каласындагы махсус лабораториягә алып бара. Аннан кайткач, яхшы дип бәяләнгән анализ һәм үзенең тикшерү нәтиҗәләре белән Казанга юнәлә. Шул ук елның 19 июнендә ТАССР Халык комиссарлар советының утырышында курорт төзү хакында указ чыгарыла һәм Максим Игнатье­вич аның беренче директоры итеп раслана. Шул карардан соң «Бәкер» курортының төзелеш планы эшләнә. Беренче су һәм ләм белән дәвалау корпусы кулак дип саналган дүрт кешенең йортларыннан җыела. Хәзер сез бу йортларның фрагментларын ачык музейда күрә аласыз. 1933 елның 25 августында шифаханә үзенең беренче авыруларын кабул иткән, ә 1934 елда курорт хезмәткәрләре дәва­ланырга килүчеләрне үзенең ярдәмче хуҗалыгын аякка бастырып каршылый. Истәлекләргә караганда, бирегә килгән һәр кешене беренче өч көн бик шәпләп, себеркеләп мунча керткәннәр, шуннан соң табиб кабул иткән, анализлар тапшырткан. Бары тик дүртенче көнне генә «Бәкер» кунаклары аның дәва чыганаклары белән очрашкан. Дәвалану вакыты 25 көн булган. Шифаханәдә 3 табиб, 4 шәфкать туташы эшләгән. Бөгелмә, Казан, Чистай, Самара, Алабуга шәһәрләреннән җәйге ял вакытларында бирегә акча эшләргә килгән белгечләр бик еш алмашынып торган. Аларны җирле халык фатирга керткән. Шунысын да әйтергә кирәк: җирле халык беренче елларда курортта бик эшләмәгән. Бу мөселманнарга чит кешенең шәрә тәненә карарга тыелу белән аңлатыла. Шунлыктан хезмәткәр ләр Иске Куак, Федотовка, Кузьминовка авылларыннан килгән. Бары тик сугыш елларында гына Бәкер авылының 14-15 яшьлек татар кызлары биредә эшләргә мәҗбүр ителгән.

1941 елның 22 июнендә сугыш башлану сәбәпле, 28 июньдә «Бәкер» шифаханәсе ябыла, дәвалау бүлеге эшчеләре дә хезмәттән азат ителә, әмма ярдәмче хуҗалыкта эш туктамый. Сакланып калган приказ кенәгәләрендәге документларга караганда, бу елның җәендә эшчеләргә маллар өчен печән, кыш ягарга утын әзерләү максат итеп куела. Август аенда почта, клуб, китапханә хезмәткәрләрен, кастеляншаларны эштән кыскарталар. Шул ук документларда 8 хезмәткәрнең Ватан азатлыгы өчен сугышка китүе билгеле. Ярдәмче хуҗалыктагы дуңгызларны, мөгезле эре терлекне сарыкларга алмаштырып, «Шушма» күмәк хуҗалыгына тапшыралар. Җитмәсә иң яхшы дүрт атны фронтка алалар. Авырлыкларга да карамастан, шифаханәнең ярдәмче хуҗалыгы 1942 елның маена 73 баш сарык, 4 баш ат, дистәдән артык тавык, чәчүлек бәрәңге саклап кала, хәтта сугышка кадәр әзерләнгән чәчәк орлыкларын да утырталар.

Шул ук елның май аенда шифаханә нигезендә 49-14 нче номерлы эвакогоспиталь оеша. Җәй айларында самолётларда иң авыр хәлдәге яралыларны – нигездә, умыртка баганасы, янбаш һәм сөяк-буын яралары белән «Бәкер»гә алып килә башлыйлар. 1942 елның 1 июненнән октябренә кадәр дәвалану вакыты 24 көн, ә авыр җәрәхәтлеләргә 48 көнгә кадәр булганлыгы билге. Шуның өстенә кышын фронт өчен бәрәңге киптереп озатканнар, шикәр ясаганнар. Бу елларда биредә фронт сызыгыннан тылга озатылган кешеләр дә хезмәт куйган. Алар арасында безнең төбәк өчен ят фамилиялеләр – Н.П.Шрейберей, З.Швейкина, М.Дейкова, О.С.Лаврова, Аборбонел, Нахимчук – эшләве, хәтта танылган татар язучысы Гадел Кутуйның хатыны А.С.Кутуеваның аз гына булса да өлкән табибә вазифасын башкаруы билгеле. Ә гади хезмәткәрләрне, нигездә, 50 яшьтән узган хатыннар һәм 14-15 яшьлек кызлар тәшкил иткән, чөнки урта буын авыл хуҗалыгы, нефть тармагыннан китә алмаган, ә ирләр сугышта булган. Мин еш кына бу дәвердә эшләгән кешеләрдән: «Иң авыры нәрсә булды?» – дип сорыйм. Алар: «Иң авыры «Бәкер» җиренә, аның дәвасына ышандыру иде», – диләр. Чөнки «Бәкер» ләме белән дәвалану өчен, үзеңне психологик яктан да, рухи яктан да бик нык әзерләргә кирәк. Бөек Ватан сугышы елларында шифаханә ике мең ярымнан артык яралы солдатка җан өрә. «Бәкер»нең суы, ләме һәм хезмәткәрләренең җылы мөгамәләсе аларга зур сихәт биргән, егетләрне бик тиз аякка бастырып, фронтка озаткан. Врач-хирург Земляницын һәм аның белән эшләүче шәфкать туташлары В.Юртаева белән Ф.Нерухның гына да сезон саен 60тан артык авыр тән җәрәхәте алган хәрбиләргә ярдәм күрсәтүләре ачыкланды.

«Бәкер»нең сугыш елларындагы тагын бер казанышы – биредә 1943 елга кадәр сөяк-буын авыруларын гына дәвалаган булсалар, 1944 елда, «Бәкер» курортында эшләгән атаклы шәхесләрнең хезмәт нәтиҗәсендә, гинекологик һәм бала таба алмау чирләреннән савыктыру программалары да өстәлә. Алар бүген дә иң уңышлылардан санала. Тагын шунысын да билгеләп китәргә кирәк: гос­питаль көндез яралыларны дәваласа, төнге сәгать икедән иртәнге сигезгә кадәр һәм кичен сихәт эзләп килгән җирле халыкка (күбрәк хатын-кызлар булган) ярдәм күрсәткән. Музейны оештырып эшли башлаган елда, әнисе «Бәкер»дә дәвалану нәтиҗәсендә туган беренче баланы эзләп табарга дип бурыч куйган идек. 1940 елларда дөньяга килгән баланы таба алмасак та, 1950 елда туучының кем икәнен белү насыйп булды.

Сугыш тәмамланганнан соң, биредә эшләүчеләр арасында фрон­товикларның саны арта, гимнастёркалы ир-егетләр күренә башлый. Райком ярдәмендә шундый егетләрдән төзелеш бригадасы оешып, киң колач белән ремонт-төзелеш эшләре җайга салына. Тиздән физик дәвалау өчен дүрт бүлмәле бина, җиләк-җимешне сакларга подвал булдырыла, кышкы корпус төзелә башлый. Сугышка киткән атларның кире кайтуы приказ кенәгәләрендә аларның кушаматлары теркәлүдән мәгълүм. Шифаханә тормышы акрынлап җайлаша. 1945 елның сезоны азагында биредә хезмәт итүчеләргә хәтта йөзәр сум премия дә бирәләр. Сугыштан соң малларның саны арттырыла, яшелчә мәйданнары киңәя. Дәваланучылар туйганчы ит һәм бәрәңге ашый башлый. Алай гына да түгел, биредә эшләүчеләрнең дә тамак ягы кайгыртыла. Бу елларда да шифаханәгә эшкә иң көчле травматолог­лар, ортопедлар, гинеколог­лар килә. Алар арасында профессор Шәрәф, профессор Камай Терегулов, гинеколог Мөршидә Монасыйпова, Лидия Константиновна Дуг кебек республикабызда танылган табиблар бар. Максим Игнатьевичның фронттан кайтып эшкә керешүе шифаханәгә яңа сулыш өрә.

Җитәрлек дәрәҗәдә азык белән тәэмин ителү сәбәпле, тирә-яктагы татар авыллары халкы да биредә эшләргә омтылган. 1948 елда шифаханә эвакогоспиталь статусыннан үзенең элеккеге дәрәҗәсенә – «санаторно-курортное грязь-бальнеологическое лечебное учреждение» исеменә кайта. Сугыштан соңгы тернәкләнеп китү эшләрен оештыру башында врач-хирург, фронтовик Фәридә Фәйзелгаян кызы Кильматова тора. Ул 1945 елда табибә буларак «Бәкер»гә җибәрелә һәм икенче сезонда баш табиб итеп тә тәгаенләнә. Соңгы елларда, шифаханәнең тарихын өйрәнгәндә без бу шәхеснең исән-сау булуын, аның Казанда яшәвен белдек. Ике дә уйлап тормыйча, 90 яшьлек Фәридә ханым янына Казан каласына юл тоттык. Ул музей фондына шул чорларга нисбәтле фоторәсемнәр, документлар, язмалар тапшырды, үзенең хатирәләре белән дә уртаклашты. Сугыштан соңгы елларда Фәридә апа үзе дә «Бәкер»дә дәвалана һәм 1950 елда кызын – Галияне алып кайта. Фәридә апаны без 2009 елда «Бәкер суы» бәйрәменә чакырдык, ул бездә 10 көн ял итеп, дәваланып китте, кызганыч, шул елның декабрендә вафат булды. Бу шәхес белән күрешеп, аралашып калу тарихтагы күп кенә ак тапларны бетерергә ярдәм итте.

ХХ гасырның икенче яртысында шифаханәне гөрләп үсә, дип әйтергә була. Татарстан Республикасында эре сәнәгать оешмалары барлыкка килә, алар каршында профсоюзлар оеша, ә алар үз хезмәткәрләрен ял итәргә шифаханәләргә җибәрә башлый. 1951 елда биредә койка-урыннарның саны 100гә, 1959 елда 150гә кадәр җитә, 50-60 нчы еллар чигендә шул ук сандагы урыннарга исәпләнгән ашханә һәм клуб, 14әр урынга исәпләгән 3 җәйге йорт төзелә, «Сихәт» чишмәсенең суы өчен беренче такта павильон ачыла, клуб каршына фонтан да ясала, ап-ак мәгърур сыннар барлыкка килә. 1966 елда хуҗалык корылмалары, су һәм ләм белән дәвалау бинасы төзелә, дәваланучыларны кабул итү мөмкинлеге 230га кадәр арттырыла, биредә ел әйләнәсендә дәвалау оештырыла. Ә 1969-1979 елларда яңа йокы корпуслары, эшчеләр өчен торак йортлар, 300 урынга исәпләнгән, бию залы булган клуб, 50 урынлы балалар бакчасы төзелә, су асты массажы, су астында умыртка баганасын тарттыру кебек яңа дәва төрләре гамәлгә керә. 80 нче еллар азагында да үсеш дәвам итә: 3 нче корпус төзелә, «Бәкер»нең данлыклы «Утлы суы» дәвалау программасына кертелә. 1991 елда ике скважинадан составында натрий, магний, кальций, сульфат ионнары булган «мацеста» тибындагы су чыгарыла һәм дәвалау процессында файдаланыла башлый. Бу эшләрне оештырган табибларның (баш табиблар – Фәридә Янгуразова, Фәүзия Камалетдинова, Фәрит Әюпов, Тамара Федотова, Фазыл Әхмәров, Виктор Одушкин, Николай Андрияшин, Фердинанд Әхмәтҗанов, Рәшит Абашев, Наил Хәйретдинов) һәм хезмәткәрләрнең тормыш юллары, кыскача биографияләре, эшчән­лекләре музей стендларында һәм экспозицияләрдә фотодокументлар, шәхси предметлар, истәлек-хатирәләр ярдәмендә җентекле яктыртылган.

– Киләсе елга «Бәкер» шифаханәсенә баш табиб Фаяз Ибраһим улы Ибраһимовның килүенә 20 ел була. Бу бер кеше гомере өчен аз вакыт түгел. Шифаханә 90 нчы елларда базар икътисадына ничек ярак­лашты? Гомумән, соңгы 20 елда тарих сәхифәләренә кереп калырлык нинди зур вакыйгалар булды һәм бу чордагы казанышларны музейда ничек күрсәтәсез?


– Безнең «Бәкер» шифаханәсе 1967 елдан профсоюзларга кертелә. Шифаханәгә барлык юлламаларны да профсоюзлар тарата. Ә 90 нчы еллар башында, Советлар Союзындагы барлык шифаханәләр кебек үк, безнеке дә бик авыр хәлдә калды, чөнки профсоюзларның эш­чәнлек­ләре сүлпәнәйде. Менә шул вакытта «Бәкер»гә дә юлламаларны таратучылар булмады. Шулай итеп, 1994 елда Фаяз Ибраһим улы Ибраһимов, җайга салынган эшләрен ташлап, әлеге җимерелеп барган оешманы үз канаты астына алды һәм бик кыска арада аякка да бастырды. 1990 елларда безнең «Бәкер»не эре сәнәгать оешмаларына бирү турында сүз кузгатылды. Шифаханәне эре ширкәтләр дә, шәхси эшкуарлар да сатып алырга теләде, аеруча моның белән нефтьчеләр кызыксынды. Фаяз Ибраһим улы исә, проф­союзларны җәлеп итеп, шифаханәне саклап калды. Чөнки шифаханә профсоюзларныкы булганда гына, анда һәркем дәваланырга мөмкин. Ул юлламаларны үзебездә ясатып, бөтен Союз буенча җитештерүне дәвам иткән хуҗалыкларны эзләп тапты, алар җитештергән товарны шифаханә юлламаларына алмаштырып бирү нәтиҗәсендә, дәваланырга килүчеләрнең саны арттырылды. Соңгы 20 елдагы казанышларны күрсәтер өчен, без кунакларга шифаханә буенча экскурсияләр үткәрәбез. Ә үсеш-үзгәрешләр күзгә бәрелеп тора: кыска гына вакыт эчендә дәвалау, яшәү, админстратив-хуҗалык корпуслары, сәламәтләндерү үзәге аякка бастырылды, җылы переходлар, кечкенә зоопарк, дендробакча, заманча кунак йортлары һәм спорт мәйданчыклары, Каенсар күле, сероводородлы су бассейны, SPA салон төзелде, тау шуу комплексы, хоккей мәйданчыгы, машиналар кую өчен урыннар, терренкурлар (җәяүлеләр өчен махсус сукмак) булдырылды һәм барлык яшәү корпусларында, заманча реконструкция үткәрелеп, капиталь ремонт ясалды. Бик күп яңа дәвалау программалары кертелде. «Бәкер»нең ләме, борынгы бабаларыбыз дәваланганча, авыруларга су белән кушылып бирелә башлады, минераль сулы чишмә – «Бәкер суы» һәм зәңгәр балчык дәвалау программасына кертелде. «1», «2», «3 спальный корпус» дигән язулар урынына «Аккош», «Тургай», «Сандугач» исемнәре, ә яңасының «Карлыгач» атамасы белән барлыкка килүе баш табибыбызның ни дәрәҗәдә милли җанлы шәхес икәнлеген күрсәтә. Безнең үз музеебыз оештырылды, тарихны җентекләп өйрәнү эше башланып китте. Шифаханәнең 1930 елларда төзелгән агач биналары, концервацияләнеп, аерым түбә астына алынды, шуның нәтиҗәсендә үткән белән хәзергене чагыштырып карар өчен менә дигән мөмкинлек тудырылды. Иске агач биналарны музей объекты буларак саклау – Татарстанда гына түгел, ә Россия Федерациясендә бик сирәк күренеш. Гадәттә бина искерә икән, аны сүтеп ташлау ягын гына карыйлар... «Бәкер» шифаханәсенә нигез салучы Игнатьев Максим Игнатье­вичка, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, бу елларда «Бәкер»нең эвакогоспиталь булуын искәрткән истәлек ташлары һәм такталары куелу үткәннәргә, биредә эшләп киткән өлкән буын вәкилләренә чиксез хөрмәт булуы турында сөйли. Әгәр дә әлеге шифаханә берәр кешенең яки сәнәгать оешмасының шәхси милкенә әйләнгән булса, биредә музейлар оештыру, тарихны өйрәнү, мәдәниятне үстерү, монда эшләп киткән шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү турында хәтта сүз дә кузгату мөмкин булмас иде. Соңгы егерме елда «Бәкер» Татарстан Республикасында гына түгел, ә Россия Федерациясе, хәтта дөньякүләм уникаль шифаханә булып танылды. Фаяз Ибраһим улы – «Бәкер» шифаханәсенә беренче нигез салган Максим Игнатьевның дәвамчысы, аның уй-хыялларын заманча югарылыкта тормышка ашыручы мөхтәрәм шәхесләребезнең берсе. Танылган драматургыбыз Туфан ага Миңнуллин аның турында: «Фаяз Ибраһим улы – кешеләргә бик игътибарлы, мәгънәле җитәкче. Шуның нәтиҗәсе буларак, шифаханә бүген иң популяр ял итү һәм дәвалану үзәге. Киләчәк менә шундый җитәкчеләр кулында булса гына, уңышларга ирешәчәкбез!» – дип язган иде. Җитәкчебез һәм хезмәткәрләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә, «Бәкер» шифаханәсе 80 яшен 30лап алтын медаль һәм ярты дистә көмеш медаль кавалеры буларак каршылый.

– Еш кына «Бәкер» турында сөйләгәндә, аны «Җиде могҗиза иле», диләр. Монда нинди могҗизалар турында сүз бара? Бәкер җиренең сере нидә?


– Мәгълүм ки, безнең музей – дәвалау учреждениесе музее. Шунлыктан, биредәге һәрбер бина сырхауларга савыгырга ярдәм иткән кебек, безнең музей да кешеләрне дәвалау процессыннан читтә кала алмый. Бирегә килгән бер кешенең дә музейны читләтеп үткәне юк. Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән, авырып китсәләр, төрле таблеткалар белән түгел, ә табигатьтә үскән үләннәр ярдәмендә дәваланырга омтылганнар, табигатьтән җан тынычлыгы тапканнар. Ә адәм баласының җаны сау-сәламәт булганда, тәне дә сәламәт. Табигать гомер буе кеше организмын чистартып, аңа яңа көч, омтылыш биреп торган. Хәзерге заман кешесе табигать ярдәмендә үз организмын чистарта аламы? Биредә табигый чыганакларны кулланып сихәт алу өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. «Бәкер» җирендә без кешеләрне табигатькә якынаерга һәм аңа икенче күз белән карарга өйрәтәбез.

Дөньякүләм мәгълүм ФЕМТЕК (Всемирная федерация водолечения и климатолечения) оешмасы бар. Алар Җир шары буенча дәваланырга ярдәм итә торган тере һәм үле табигый факторларны эзлиләр һәм өйрәнәләр. Соңгы 5-6 елда аларны бары тик тере факторлар гына кызыксындыра. Бу оешма 2-3 елга бер тапкыр үз сессиясен уздыра, бирегә дөньяның иң данлыклы курорт җитәкчеләре һәм шул тармак буенча белгечләр җыела. 2009 елда безнең өлкән табибыбыз Фаяз Ибраһим улы да Япониягә чакырылды һәм анда «Бәкер»гә дөнья күләмендә беренче сертификат тапшырылды. Сертификатта «Бәкер» – дөньяның иң бай шифаханәсе» дип язылган. Әлбәттә, биредә табигый байлыклар күз алдында тотыла. 2010 елда Парижда һәм Туниста янәдән шундый ук сертификатка лаек булдык. 2011 елда Словениядә дә әлеге таныклык бирелде. Дөньяда мондый мәртәбәле сертификатны берничә мәртәбә алган шифаханә әлегә юк. Без бу оешманың протоколлары белән дә таныштык. Анда: «Бүген «Бәкер»нең дәвалау программасы буенча кулланыла торган сапропель ләменә һәм утлы суына дөньяда тиңнәр юк», – дип язылган. Борынгы риваятьләр буенча, ханның үләргә дип хөкем ителгән атлары Озын күлдә савыгуының һәм «Мәхәббәт тавы»ннан челтерәп аккан чишмә суы эчеп, кыпчак егетенең тиз арада сәламәтләнүенең сәбәбе дә менә шунда инде. «Бәкер» шифаханәсенә бирелгән мактау кәгазьләре, сертификатлар, төрле бүләкләр аерым экспозициядә урнаштырылды.

Музейга килгән кешеләргә дә «Бәкер»нең иң зур сере биредәге җиде төрле табигый байлыкта, дип аңлатам. Алар – ләм, утлы су, Сихәт чишмәсе, «Нафтуся» тибындагы Бәкер суы, зәңгәр балчык, һавасы һәм Бәкер суы (шешәләргә тутырыла торганы). Әйтергә кирәк, бу чыганакларның барысы да тере, шул сәбәпле алар тиз арада кеше организмына нәтиҗәле сихәт бирә. Табигый чыганаклар, кешене дәвалаганнан соң, төрле чистарту корылмаларына җибәрелмичә, турыдан-туры җиргә тапшырыла һәм, Җир-ана тарафыннан чистартылып, 5-6 айдан яңа сихәт көченә ия була. Ә иң әһәмиятлесе – Бәкер ягы кешеләренең көләч йөзе, самимилеге, алтын куллары һәм биредәге табигать белән кеше арасында гына булырга тиешле гармония. Бәкердә кешене табигать дәвалый. Безнең хезмәткәрләрне бу эштә 80 ел буе табигатьнең иң оста булышчылары, дип әйтергә тулы нигез бар.

– Гөлсия ханым! Редакция исеменнән Сезне һәм хезмәттәшләрегезне бәй­рәм­нәрегез белән котлыйбыз. Татар хал­кының борынгыдан килгән табигый дәвалау традицияләрен саклап калып, аны заманча ысуллар белән халкыбызга җиткергәнегез һәм дөнья күләмендә танытканыгыз өчен мең рәхмәт!


– Без әлеге төбәкнең сер пәрдәсен, тарихын ача гына башладык. Алда тагын да зуррак ачышлар һәм шатлыклар көтә безне! Ә Бәкер җире инде сигез гасыр дәвамында кешелеккә сихәт өләшә. Бу эштә ул бик күп яклары белән кабатланмас һәм бердәнбер. Шуңа да аннан дөрес файдалану, бар сихәтенә ия булу серләрен килгән кунакларыбызга җиткерүдә музеебыз зур роль уйный. Ул киләчәктә дә шулай булып калыр, иншаллаһ!

Лениногорск районы, «Бәкер» шифаханәсе,
6 сентябрь, 2013 ел

*Риваять-поэма белән «Чын мирас» журналының 2013 елгы 1 нче санында (82-85 битләр) таныша аласыз.



Музей бинасы

Бәкер шифаханәсенә нигез салучы Максим Игнатьевка куелган һәйкәл

Шифаханәнең Максим Игнатьев төзеткән бинасы



Бөек Ватан сугышы елларында яралыларны дәвалау
 


Ленар ГОБӘЙДУЛЛИН

в„–11 |

"Туган як" + "Без - бергә" = гомергә

$
0
0
21.12.2013 Матбугат
“Туган як” белән айга бер тапкыр чыга торган “Атна вакыйгалары” газетасы яңа елдан “Без – бергә” дип аталыр. Әйе, “Татарстан”, “татар” сүзе белән бу газетага яңа исем уйларга тәкъдим иткәннәр иде безгә казанлылар. Без, үз чиратыбызда, “Татарстан һәм татарлар”, “Татарстан авазы” кебегрәк исемнәрне тәкъдим итеп карадык. Һәм, мә сиңа: 5 декабрь көнне Россия төбәкләрендә чыгып килгән татар басмалары редакторларының Казанда узган еллык киңәшмәсендә (фотода) хуҗалар безгә шул исемне чыгарып салдылар.

Нигезләмәләре, беренче карашка, бик гади – төбәкләрдәге түрәләрне “Татарстан”, “татар” исемле газета белән тикмәгә сәяси сәбәпләр эзләргә этәрмәү. Ә икенчедән, һәм монысы “Без – бергә” газетасының төп максаты – Россия киңлекләрендә сибелеп яшәүче барлык татарларны берләштерү. Димәк, исеме җисеменә туры килә.

“Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте бинасының конференц-залында якынча 20 төбәктән җыелган редакторларны Татарстан республикасының матбугат һәм масса-күләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе И.Җ.Миннәхмәтов җылы сәламләде.

- Хөрмәтле президент Рөстәм Миңнехановның үтенечен канәгатьләндереп, барлык татарларны берләштерә торган газетаны йөз мең данә күләмендә чыгарып һәм таратып, без Россия Федерациясендә менә шушы зур проектны тормышка ашырып киләбез. Ә якын киләчәктә яңа исем белән чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә дә чыгарга исәп бар, - диде Ирек Җәүдәт улы.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров күбрәк татар мәктәпләре, гимназияләре турында сөйләде. “Татар газеталарында эшләүчеләр милләтебезне әйдәп баручылардан. Димәк, сез һәркайсыгыз үз төбәкләрегездә татар халкы өчен бигрәк мөһим һәм җаваплы эш башкарасыз”, - диде ул.

Милләтара мөнәсәбәтләр турында Татарстан халкының Дуслык йорты директоры И.И.Шәрипов эчтәлекле чыгыш ясады.

- Бүген Татарстанда 150дән артык милләт вәкиле яши һәм 80гә якын милли оешма эшләп килә. Алар барысы да үз эшчәнлекләрен Казанның үзәгендә урнашкан биш катлы бинада алып баралар.

Бу матур, иркен бинаны Татарстан халкына Республиканың Президенты бүләк итте. Шул рәвешле Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче милләтләргә үзенең кадер-хөрмәтен тагын бер тапкыр ассызыклап үтте һәм башка төбәкләрдә яшәүче татарларга да урыннарда менә шундый шартлар тудырылсын иде, дип үрнәк күрсәтте.

Хөрмәтле кунакларыбыз, сез җитәкләгән газеталарны да бит милли оешмаларга тиңләргә мөмкин. Чөнки никадәр тиражыгыз бар, димәк, шул кадәр кешене сез берләштерәсез, алар арасында иҗтимагый фикер тудырасыз, бергәләп мөһим проблемаларны хәл итәсез. Әлбәттә, эшегез үтә катлаулы, үтә җаваплы. Шуңа күрә хезмәтегездә уңышлар телим һәм татар милләтен берләштерүгә көчегез булып торсын, алга барырга ният-теләкләрегез бер дә сүнмәсен иде, - дип тәмамлады сүзен Ирек Илдусович.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе Ислам Галиәхмәт улы Әхмәтҗанов чит төбәкләрдә чыгып килгән газеталар һәм аларның редакторлары турында бөтен белешмәләрне бер җыентыкка тупларга кирәк диде. “Ул безнең дуслыкны тагын да ныгыта төшәр һәм татар матбугатының, журналистикасының тагын бер тарихи сәхифәсе язылыр иде. “Татмедиа”ның төбәкләргә чыгып, андагы газеталарның эшләре һәм эшчәнлеге белән якыннан танышу, тәҗрибә уртаклашу планы да бар, “Без – бергә” газетасын айга ике тапкыр чыгарырга да ниятләнәбез. Һәм шундый яшь команда белән без барысын да булдырырбыз, Алла боерса”, - диде тәҗрибәле журналист һәм абруйлы җәмәгать эшлеклесе Ислам абый.

“Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Ф.И.Шагиәхмәтов киләчәктә җирле газеталарның әһәмияте һәм дәрәҗәләре үсүе турында түбәндәгене белдерде:

- Белгәнегезчә, Россиядә цифралы телевидение гамәлгә керә бара. Моның уңай якларыннан тыш, тискәре яклары да шактый. Шуларның иң борчыганы - урыннарда, шул исәптә регион һәм милли республика телетапшыруларына, җирле район телевидениеләренә эфирга чыгу мөмкинлеге ябыла. Ә 2018 елда аналог телетапшырулар бөтенләй туктатылыр һәм без район, өлкә, республика телевидениеләрен караудан мәхрүм ителәчәкбез. Менә шунда җирле газеталарга сорау кискен артачак, чөнки яңалыкларны халыкка бары тик җирле басмалар гына җиткерә алачак. Җирле хакимият белән халык арасындагы мөнәсәбәтләрне урнаштыру да район, өлкә газеталарына йөкләнәчәк, - диде Фәрит Илдус улы.

Әйе, инде бүген телевизорларын “тәлинкә”гә тоташтырган яисә “цифрага” күчергән милләттәшләребез Сергач телевидениесе аша туган көннәргә яңгыраган татарча ял концертларын карый алмый, өлкә телеканалларыннан да хәбәрдар түгелләр. Югарыда әйткәннәрнең бу бер мисалы гына.

Моңа кадәр “Атна вакыйгалары”, ә яңа елдан “Без – бергә” газетасы редакторы М.Г.Мортазин Казанда әзерләнеп Россия төбәкләренә тарала торган газетаның эчтәлеге һәм киләчәге турында сөйләде.

- Бүген Казан “бүләге” 21 төбәктә чыгып килгән газеталарга кушылып дөнья күрә. Башкортостанда атнага биш тапкыр чыккан “Кызыл таң” газетасы безнең “күчтәнәч”не алдыра башлагач, “Без – бергә” газетасының гомуми тиражы йөз меңне узып китәчәк. Даими рәвештә без аның эчтәлеген баету өстендә эшлибез, киң катлам укучыларны истә тотып, тематикасын киңәйтергә тырышабыз. Сезнең теләктәшлекне, Президентыбызның ярдәмен тоеп эшләгәндә без авырлыкларны сизмибез дә,- диде Мансур Газизҗан улы.

Тәҗрибә уртаклашу йөзеннән чыгып, Ульяновск өлкәсе татарларының “Өмет” газетасы редакторы Исхак Хасибулла улы Халимов һәм шул ук өлкәдән “Ленинец” газетасы редакторы Владимир Константинович Кузьмин сүз тоттылар. Аннары К.Октябрь районының “Авылым хәбәрләре”н 15 еллыгы, ә Омск шәһәренең “Татар дөньясы”н 10 еллыгы белән Ирек Миннәхмәтов тәбрикләде һәм бүләкләде. Шуннан соң килешүләр төзедек һәм төшке аштан соң яңарган Казан буйлап экскурсиягә киттек.

Универсиадага махсус төзелгән матур шәһәрчекне карап чыктык. Хәзер анда студентлар яши һәм тәртип саклый. Каюм Насыйри урамы буйлап яңартылган “Иске татар бистәсе”ндәге агач йортларга сокланып йөрдек, антиквар самоварлар кибетендә булдык һәм “Казан Арена” белән таныштык. Шиһабетдин Мәрҗәни йортын һәм мәчетен күрдек, Хайдәр Бигичев яшәгән күп катлы таш йорт янында булдык...

Кыскасы, кичке аш белән “Султанат” ресторанында сыйланып, бер-беребезгә зур уңышлар, иҗади дәрт, яңа күрешүләр теләп таралыштык. 


О.ӘНДӘРҖАНОВ

в„– |

"Татар Җыры" ошадымы?

$
0
0
21.12.2013 Шоу-бизнес
Бүген, 21 декабрь көнне, Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында "Татар Җыры" фестивале узды. Кем барды? Кайсыгыз телевизордан карады? Ошадымы?

 Фикерләрегезне көтеп калабыз.


---

в„–--- | 21.12.2013

Сатлык кызлар

$
0
0
22.12.2013 Җәмгыять
Бүген Европада ел саен ярты миллионга якын хатын-кыз сексуаль коллыкка эләгә икән. Бу күренеш беренче чиратта элеккеге совет республикаларында яшәгәннәргә кагыла. Акча эшләүгә өметләнгән, баю яки бай кияү эләктерү турында хыялланган артык беркатлы, яисә, киресенчә, кирәгеннән артык үз-үзенә ышанган хатын-кызлар, эшкә дип ялланып киткән җирләреннән чит илләрдә төрле фәхешханәләргә сатылып, интим хезмәтләр күрсәтүгә мәҗбүр ителәләр.

Россиядә яшәп, фахишәлекне һөнәргә әверелдергәннәр турында әйтеп тә тормыйбыз. Бу турыда күп язылды. Һәм язылыр да. Чөнки күпме генә кисәтүләргә дә карамастан, хатын-кызлар акча артыннан кууларын дәвам итәләр. «Кем беләндер булган, тик минем белән андый хәл булмас, шәт», – дип уйлый алар. Һәр нәрсә дә без теләгәнчә генә барып чыкмый шул. Моны заман афәте дияргә була. Хәер, заман гынамыни. Шушы ук проблема ХIХ гасыр ахыры-ХХ гасыр башында да булган. Кызганыч ки, татар кызларына да кагылган.

Ярлы гаиләләрдә күпмедер байлык бәрабәренә үзләренең кызларын баерак кешеләргә сату, «кияүгә бирү» гадәте булган. Күп балалы гаиләләрнең: «Бер тамак булса да кимесен», – дип, баласын хәллерәк, баласыз гаиләгә яисә көн үткәрү өчен байга асрауга бирү хакында сүз бармый. Бу очракта нәкъ менә кыз баланың, хәзергечә әйтсәк, «сексуаль тоткынлыкка» эләгүе турында. Галиәсгар Камалның «Кыз сату» дигән мәкаләсендә татарлар арасында кызларны сату-алу күренеше тәфсилле сурәтләнә. Автор 1912 елда «Сәйяр» труппасы тарафыннан куелган «Ачлык кушты» (Я.Вәли әсәре) пьесасындагы вакыйга – фәкыйрь генә бер гаиләнең җиткән кызларын, кияүгә бирәбез дигән сылтау белән, бер төрекмәнгә биреп җибәрүләре турында сөйли. Нәтиҗәдә, мескен кыз бала күпне күреп, кол кыз булып яшәп, вакытыннан алда һәлак була.

Мондый хәлләр тормышта да еш очраган. Хәтта шушы «бизнес» белән махсус шөгыльләнүче кешеләр дә булган. Казан тирәсендәге Сәрдә авылыннан Мәфтуха исемле бер карчык, егерме ел буе татар авылларыннан кызлар җыеп, аларны Төркестанга илтеп саткан. Бу карчыкны ул төбәкләрдә белмәгән кеше юк: кемгә нинди кыз кирәк, аңа заказ бирәләр дә, ул Казаннан сатып алучы теләгән «товарны» алып килеп җиткерә ди. Г.Камал билгеләвенчә, бу төр алыпсатарларның ише ул заманда җитәрлек була. Өйләнер өчен кәләш эзләп Төркестаннан килүчеләр бичара татар кызларын үз илләренә алып киткәннәр. Кызларның аннан соңгы язмышлары беркемгә дә билгеле түгел. Кем белә, бәлки араларында яхшы ниятле «кияүләр» дә очраштыргалагандыр, әмма кызларыбызны сатлык товарга әверелдергәннәре дә, һичшиксез, күп булган.

ХIХ гасыр ахырында ук кызлар белән сату-алу итү яхшы оештырылган, уңышлы сәүдә төрләренең берсенә әверелә. Шул чорларда инде татарлар тарафыннан тотылган фәхешханәләрнең булуы мәгълүм. Проблема татар әдәбиятында да җитәрлек яктыртылган. Г.Исхакыйның «Кәләпүшче кыз»ындагы Зөһрә абыстай, акылсызрак кызларны юлдан яздырып, үзенә акча эшли, «Камәрләрне» фәхешханәләргә (татарлар бу йортларны «җиңгәчи» дип атаганнар) сатып, бәхетсез язмышка дучар итә.

Тәртипле гаиләләрдә үскән татар кызлары арасында да, кайсы ачлык-хәерчелек сәбәпле, кайсы ялгышлык белән, фәхешханәләргә килеп эләккәннәр шактый булган. Язмыш сынавын кичерә алмый фахишәлек юлына баскан бер татар кызының аянычлы тормышы Г.Исхакыйга юлланган хатта тасвирлана. Маһиҗиһан, ире аерып кайтарганнан соң, төшенкелеккә бирелә, кайгысыннан котылу өчен, кемнеңдер киңәше белән (ә андый «киңәшче карчыклар» ул заманда күп булган), азгынлык юлына баса, шул юлда йөреп, балага уза, «сатлык кыз»га әверелеп, ахыр чиктә Уфага китеп бара, шунда бер яһүднең сөяркәсе булып яши. Озак та үтми, әнисе кызының әлеге көнче яһүд тарафыннан буып үтерелүе турындагы хәбәрне ишетә. Бу кайгыны ничек итеп күтәрергә белмәгән бичара ана, язучының әсәре белән танышканнан соң, бик нык тәэсирләнеп, аңа мөрәҗәгать итә: «Менә хәзер үзең уйлап кара инде, минем кызым Маһиҗиһан кызганычмы? Әллә «Кәләпүшче кыз»дагы Камәр кызганычмы?» – дигән сөальне бирә. Бу вакыйга тормыштан алынган, булган хәл. Һәм андый очраклар ул заманда, һәм, иң кызганычы, татарлар арасында еш булган. Г.Исхакый тикмәгә генә 1900 елда «Бөтен дөнья мөселманнары арасында сатлык кызлар тәрбия кылу безнең Казан халкында гына чыкмышдыр вә бу вакытка кадәр дә шул халыкта гынадыр», – дип язмаган. Матбугатта бүген дә кызларыбызның бу «бизнесны» үз итүләре турындагы мәгълүматлар еш очрый. Бер гасырдан артык вакыт узганнан соң да вазгыятьнең үзгәрмәве бик аяныч, әлбәттә. 


Лилия ГАЗИЗОВА

в„– |

“Бердәмлек”нең гомер офыгы тагын да киңәйсен иде!

$
0
0
22.12.2013 Матбугат
Шатлыкка, өлкәбездә озак еллар нәшер ителүче “Бердәмлек” газетасын яратып укучылар бик күп. Аларның һәркайсының бу басмага үз карашы, үз фикере, әйтер сүзләре бар. Шундыйларның берсе - Камышлы муниципаль районы башлыгының Аппарат җитәкчесе Раил Мөхәммәт улы ШӘКҮРОВ. Ул бик теләп бу турыда үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты. Шул әңгәмәбезне “Бердәмлек” газетасы укучыларына да тәкъдим итәргә булдык

- Раил әфәнде, сез “Бердәмлек” газетасын укыйсызмы?

-
Әйе. Мин аны, башка күп авылдашларым кебек, өемә яздырып алып, бик яратып укып барам.

- Газетада ниләр ошый, ниләр ошамый? Ул бүгенге көндә әле кайсы ягы белән ачылып бетмәгән, дип уйлыйсыз?

- Минемчә, анда күбрәк өлкәннәр турында языла. Әгәр яшьләр, балалар, аларның проблемалары турында язылса, тагын да әйбәтрәк булыр иде кебек. Газетаның форматын заманчарак итеп, бераз үзгәртү дә комачауламас иде.

- Тагын нинди үзгәрешләр кертергә теләр идегез?

- Без үзебезнең “Камышлы хәбәрләре” район газетасының сайтын ачып җибәрдек. Анда газетада басылган язмаларга өстәп, күпсанлы төсле фоторәсемнәрне дә теләгән вакытта урнаштырып була, яшьләребез дә рәхәтләнеп, электрон газетабызны укый алалар. Алар өчен бу бик кулай, дип саныйм, “Бердәмлек”кә дә үзенең электрон вариант-версиясен булдырырга тәкъдим итәсем килә.
Сентябрьдә безгә Халыкара Аксаков фестивалендә катнашырга туры килде. Беренче көнне ул Уфа шәһәрендә, икенче көнне Бәләбәйдә, өченче көнне Кырмыскалы районында уздырылды. Катнашучылар арасында шагыйрь, 500дән артык җыр авторы Рамил Чурангулов та бар иде. Сөйләшкәндә ул: “Мин Самара өлкәсен бик яхшы беләм. Биредә төрле милләт вәкилләре яшәсә дә, озак еллардан бирле “Бердәмлек” газетасы дөнья күрә. Аны почта аша алып, мин бик яратып укып барам. Анда бөек татар халкының үткән тарихы да, бүгенге яшәеше дә яхшы чагыла. Ул телебезгә югалу куркынычы янаганда да, заман тискәрелекләренә каршы барып, нәшер ителеп, телебезне, динебезне, милләтебезне саклап калуда зур роль уйный. Татар милләтен саклап калуда зур өлеш кертүегез өчен, зур рәхмәт сезгә”, - дигән иде.

Билгеле, шундый күренекле кешенең безнең “Бердәмлек” газетасына югары бәя бирүе шатлыклы, зур вакыйга, сөенеч булды.

- Раил әфәнде, газетабызда сезгә нинди язмалар ошый, кайсылары юк?


- “Бердәмлек”тә күбрәк уңай язмаларга өстенлек бирелә кебек. Биредә авыллар проблемасы, аларның әкрен генә таркалып барулары, берүк вакытта милләтебезгә куркыныч янавы турында да язмалар күренгәли. Алдагы көннәрдә дә газета битләрендә яшьләребезнең шәһәргә ашкынмыйча, туып-үскән авылларында калып, җирдә хезмәт кылып, үз бәхетләрен бары биредә генә таба алачаклары турында күбрәк язылсын, тамырларын җиргә беркетеп, тормышта үз урыннарын табучылар үрнәк итеп күрсәтелсен иде.

- “Бердәмлек” газетасын укучыларга, андагы хезмәткәрләргә, газетага тагын нинди теләкләрегезне әйтер идегез?


- Мин газета укучыларына аңа язылырга онытмагыз, аның тиражын тагын да арттырыйк, милли газетабызны саклап калуга зур өлешебезне кертик, ә аны дөньяга чыгаручы хезмәткәрләргә зур уңышлар, түземлек телим, дип әйтер идем.

“Бердәмлег”ебезнең гомер офыгы тагын да киңәеп, аның тарихы ерак гасырларга барып җитсен, ул татар халкының горурлыгы булып, бик озак яшәсен иде! 


Нурсинә ХӘКИМОВА

в„–52 | 22.12.2013

Исерекләр урамда аунап ятмаячак (ФОТО)

$
0
0
23.12.2013 Җәмгыять
Яңа ел алдыннан Татарстанда тагын ике айныткыч ишекләрен ачты. Лениногорскида ачылганына “Кайгырту” дигән исем кушсалар, Зәйдә озак уйлап тормыйча яңа учреждениене гади генә итеп “айныткыч” дип атаганнар.

Искәртеп узабыз, 2011 елның апрелендә Россиядә “милиция” айныткычлары ябылгач, исерекләрне аңга китерү эше табибларга йөкләнде. Әмма хастаханәләрдә моның өчен аерым бүлмәләр һәм хезмәткәрләр булмау сәбәпле, бу эш табибларга гына түгел, хастаханәдә дәваланган башка авыруларга да проблемалар гына тудырды. Айныткычларны ябып, хата җибәргәнбез икән бит. Нәтиҗәдә, аларны яңадан ачарга керештеләр.

Татарстанның Әлмәт шәһәрендә ачылган айныткыч – “Визит” детоксикация медицина үзәге бу өлкәдә тәүге карлыгач булды. Ул 2011 елда иске айныткычлар ябылу белән үк үз ишекләрен ачкан иде. Әлмәт айныткычының тәҗрибәсен уңышлы дип табып, узган елның декабрендә республика җитәкчелеге тагын шундый 9 учреждение ачу бурычын куйды, бу максатларда бюджеттан якынча 30 миллион сум акча бүлеп бирелде.

Быелның июль аенда Азнакайда яңа типтагы “Приют” айныткычы, августта Чистайда “Савыктыру” дип аталган үзәк үз ишекләрен ачты. Аларның һәркайсы казнага 2,8 миллион сумга төште. Ноябрь аенда Зәйдә һәм Лениногорскида тагын ике айныткыч эшли башлады. Икесе дә 10 кешегә исәпләнгән.

- Без исем табу җәһәтеннән артык хыялга бирелмәдек, - ди Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова. - Әлбәттә, “Савыктыру” - матур яңгырый, әмма дөреслеккә туры килеп бетми. Айныткычларның әле беркемне дә савыктырганы юк! Беренче айда без айныткычта 50гә якын кешене кабул иттек, аларның күпчелеге даими “клиентлар”га әйләнде. Айныткыч хезмәте бушлай күрсәтелә, чөнки, беренчедән, бу - бюджет учреждениесе, икенчедән, без клиент заказ бирмәгән хезмәтләр өчен акча таләп итә алмыйбыз.

Чыннан да, бәлки кешенең җылыда айныйсы килмидер, чыршы төбендә өшергә телидер? Ә аны урамнан табып алып, җылы урынга алып кергәннәр, өстәвенә бер нәрсәсенә дә тимәгәннәр!

Хәер, Зәй айныткычы директоры, үз вакытында милиция айныткычын җитәкләгән Мөнәвир Миңнебаев сүзләренчә, монда эләккән исерекләрнең күпчелеге уңайлы шартларда бушлай айнырга мөмкинлек бирелгәне өчен рәхмәт әйтә. Кайберәүләргә бу шулкадәр ошап китә ки, алар биредә көн саен кунарга да риза. Мисал өчен, күптән түгел Зәй айныткычына бер авыл кешесен китергәннәр, ул шәһәргә кемгәдер кунакка килгән булган икән. Айныткычта айнып, хушлашып чыгып киткән, ә икенче көнне полицейскийлар аны янә бирегә алып килгән, бу юлы аяк киемен каядыр “онытып” калдырган. Мескенне җылытып, яраклы аяк киеме табып, “иреккә” чыгарганнар. Өченче көнне - тагын биредә! Дөрес, ир-атка өч көн җитәрлек булган - аны айныткычта бүтән күрмәгәннәр.

Лениногорскиның 10 урынга исәпләнгән “Кайгырту” үзәгендә исә бер айда нибары 17 кешене айнытканнар, аларның 4се – хатын-кызлар.

- Безнең шәһәр өчен бу алай ук аз түгел, - дип саный үзәкнең директоры Илнар Нуретдинов, ул да элеккеге айныткычны җитәкләгән булган. - Гадәттә исерекләрне кичке якта китерәләр, кичә ял көне иде, шуңа күрә көндезге сәгать өчтә үк бер клиентны кабул иттек. Көн бик суык иде бит. Монда китермәсәләр, өшеп үлгән дә булыр иде.

“Кайгырту” үзәгендә дә исерекләргә бушлай хезмәт күрсәтәләр. Директор фикеренчә, бу дөрес тә. Сәрхушләрдән нәрсә алып була соң?!

- Мин иске айныткычта эшләгәндә, безгә акчалы клиентларны да китерәләр иде, - дип искә ала Илнар Нуретдинов. - Бәлки ул чакта андыйларны махсус сайлаганнардыр, ә сукбай һәм эчкечеләрне урамда калдырганнардыр. Хәзер барысын да алып киләләр.

Дөрес, “Кайгырту” үзәгендә клиентлар беренче өч сәгатьтә айнырга өлгермәсә, биредә төн куну һәм чиста урын-җир өчен акча түләтү хәстәрен күргәннәр.

2014 ел башында Казан, Чаллы, Бөгелмә һәм Алабугада айныткычлар ачу күздә тотыла. Татарстан башкаласында алар икәү булачак. Айныткычлар өчен Голубятников һәм бертуган Касыймовлар урамнарында биналар бирелгән инде. Аларны ремонтлап һәм җиһазлап, хезмәткәрләр белән тәэмин итәсе генә калган. 

1

2

3

4


Елена МЕЛЬНИК

в„– | 21.12.2013

Фәнзилә Җәүһәрова: "Татарстанга рухи мирасны саклау кануны һичшиксез кирәк"

$
0
0
23.12.2013 Мәдәният
Татарстан халыкларының электән үк сакланып калган гореф-гадәтләрен, үзгә бәйрәмнәрен, йолаларын саклау кануны кабул ителмәсә, иртәгә соң булырга мөмкин.

Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова сүзләренчә, Русиядә бары тик якутлар гына үзләренең гореф-гадәтләрен, халык бәйрәмнәрен һәм йолаларын саклап калу эшенә ныклап керешкән, чөнки аларның кануннары бар.

Татарстан да мондый канун кабул итсә, Сабантуйлар һәм башка милли бәйрәмнәрне үткәргәндә түрә сүзе генә түгел, халык фикере дә исәпкә алыначак. Бу документ халык мирасын гомум реестрларга кертергә, аларны саклаучыларны дөньяга танытырга, халыкның фольклор төркемнәрен төрле илләргә җибәрергә, альбомнар бастырырга, антологияләр төзергә, халык иҗатына, этник төркемнәрнең бию сәнгатьләренә, уен коралларына мөнәсәбәтле төрле кафедралар, уен кораллар эшләүче остаханәләр, фабрикалар ачуга һәм башка эшләр башкарырга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан мәдәният министрлыгы бу канун өлгесен әзерләү өчен эшче төркем булдыру карары чыгарган инде.

– Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге халык иҗатын, җырларны, биюләрне, гореф-гадәтләрне барлый, аудио язмалар һәм китаплар чыгара. Традицион мәдәниятне саклауда нинди киртәләр бар?


– Кызганыч, аны саклау бик катлаулы һәм җиңел түгел. Объектив һәм субъектив сәбәпләр булганга, без аны төшенчә буларак кына түгел, ә термин буларак та үзебезнең хокукый кануннарыбызда, теге йә бу гамәлләрне планлаштыруда, дәүләт дәрәҗәсендә кирәкле програмнар кабул иткәндә аңлап бетермибез һәм еш кына аңлауны кирәк дип тә санамыйбыз.

Беренчедән, без традицион, халыкның гореф-гадәтләренә нигезләнгән календарь йолаларны гына түгел, ә идеология кысаларына утыртылган эчке сәясәткә мөнәсәбәтле бәйрәмнәребезне ул халык бәйрәмнәре дип кабул итеп аларны яшь буыныбызның авызына шикәр салып без сезгә хәлвә тәмләттек дип әйтеп утырабыз.

Сабантуйны гына алсак та, без бу бәйрәмне төрләндерә башладык. Авыл Сабантуйлары, шәһәр Сабантуйлары дибез, хәзер язгы бәйрәм булган календарь йоланы хәтта кышкы Сабантуй дип декабрь аенда да үткәрәбез. Бу очракта мин ул үтмәскә тиеш дип әйтә алмыйм. Без хәзер чит илләрдә була торган һәм федераль Сабантуйларны халыкның чын милли бәйрәменнән аермый башладык.

Буран котырганда, кычкырып торган кыш хакимлек иткәндә яз килде инде дип Нәүрүзне үткәреп булмый. 21 мартта Такташ әйтмешли "яз килүнең шарты гына бар". Татарстан җирләрендә ким дигәндә ике атнадан соң гына яз гөрләвекләр булып агып, яланнар ачыла гына башлый.

– Бүген йолаларны югалып бара дип әйтү, бер яктан, гөнаһ кебек. Төрле оешмалар, мәдәни үзәкләр бик күп төрле бәйрәмнәр үткәрә.


– Сүз дә юк, үткәрелә. Халык бәйрәмнәрен консервацияләп, ниндидер бер урыннарда гына сакларга һәм элек ничек булган, шулай гына үткәрергә тиешбез дигән җөмләне әйтергә шулай ук хокукыбыз юк. Адәм баласының көндәлек яшәеше белән бәйрәмнәр дә үзгәрә.

Бүген һәркем үзенең файда китерә торган эшен табарга, үз бизнесын булдырырга тели. Русия башка илләрдә яшәүчеләрне җирле халыкларның тормышы, традицион гореф-гадәтләре, мәдәниятләре, тышкы кыяфәтләре төрле, җырлау-биюләре үзенчәлекләре булу белән дә кызыксындыра. Әз генә кызыксыну булдымы – бу турбизнеска юл ача. Бу хәл исә соңгы вакытларда яңа бизнес структураларның барлыкка килүенә этәрде. Бу, бер яктан, бик уңай күренеш. Теләсә кайсы гына бизнесны алма, ул аз чыгымнар тотып шактый күп керем алуга корылган.

Менә шушы шартларда без халыкның үзенекен ничек саклап калу турында уйланырга тиеш. Бүген хәтта терминнарда һәм төшенчәләрдә дә кемнең ничек атыйсы килә, шулай атау мөмкинлеге бар. Әгәр без боларның барсын да бер тәртипкә, канунга салмыйбыз икән, бик тиз арада буталып бетәчәкбез.

Русиядә яшәүче җирле халыкларның барсының да үзләренең изгеләштерелгән, ниндидер мәгънәгә ия урыннары бар. Татарстанның үзендә генә дә кайбер урыннарда изге чишмәләр ага. Аларның суларының сихәте турында искиткеч күп легендалар язылган. Бу чишмәләрнең беркадәрен үз кул асларына алган бизнес структураларның барлыкка килүен дә беләбез.

Бер яктан карасак, алар чишмәне саклыйлар, нинди дә булса шартлар да тудыралар кебек. Икенче яктан, кайбер очракларда, чишмә янына татарга чит булган инфраструктура төзеп куялар, кунакханәләр салалар. Кунакханә булгач, ризык кирәк, ризык булгач хәмерле эчемлекләр дә сатыла башлый. Сатып алучының акчасын күбрәк чыгару өчен бу халыкка хас булмаган һәдияләр эшләнә, бөтиләр сатуга чыга.

– Халык бәйрәмнәрен, элек-электән килгән гореф-гадәтләрен, изге урыннарын, сынамышларын саный китсәң, исемлекне дәвам итәргә була, ничек бар – шулай саклап калу өчен нинди дә булса канун кабул итәргә мөмкинме?


– Бер генә халыкның да яшәеш традициясен консервацияләп булмый. Ләкин теге йә бу халыкның үзенең менталитетына хас булган, теге йә бу территориядә генә сакланган үзенчәлекне саклау кирәк. Мисал өчен, керәшеннәрнең Япрак бәйрәме дип әйтәбез икән, ул бүген үткәрелми диярлек. Онытыла бара. Аны әлегә торгызу һәм халыкка кире кайтару мөмкинлеге бар. Матди булмаган мираска мөнәсәбәтле саклау объекты була алмый. Без аны киләчәктә торгызылган бәйрәм буларак кына үткәрә алачакбыз.

Шул ук вакытта, мисал өчен, Җөри авылында үткәрелә торган Питрауны алыйк. Ул бик матур тау итәгендә үткәрелә. Ләкин иртәгә, ун-унбиш елдан соң да бу бәйрәм шунда ук үткәрелсен өчен билгеле бер канун нигезендә сакланылырга тиеш. Һәм шушы канун нигезендә бу бәйрәмне нәкъ шунда үткәрү өчен район, республика күләмендә чыгымнар каралып ниндидер эшләр дә алып барылырга тиеш.

Бүген республиканың керәшен оешмасы һәм район җитәкчелеге кызыксынуы белән бу бәйрәм шулкадәр зур һәм матур итеп үткәрелә, әмма билгеле бер вакыттан соң бу тауда чаңгы шуа торган урын ясамаслар дип кем әйтә ала? Кемнеңдер бу тауга күзе төшсә һәм аны үз кулына төшерергә теләсә, канун булган очракта бу тауның бары тик Питрау бәйрәме урыны икәне дәлилләнәчәк, хәтта территориясе һәм ландшафты да сакланырга тиеш булачак.

Татарның күп кенә календарь, ел фасылы белән бәйле йолаларына килгән вакытта, район башлыгы, авыл хакимияте җитәкчесе ничек тели, бары тик аның карары белән генә үткәрелә башлады. Без билгеле бер вакытта гына булырга тиешле бәйрәмнәрне дә канунлаштырырга тиешбез.

Мисал өчен, шул ук Сабантуйны китерергә була. Күп кенә районнарда авылларның элек-электән килгән Сабантуйларын бетерделәр инде. Район җитәкчелеге безнең авылдагы Сабантуйны үткәрмичә, ул мари авылында үтәргә тиеш дигән карар кабул иткән иде. Чөнки "Вамин" комплексы әлеге мари авылына урнашкан, янәсе акча чыгымнарын каплап булачак. Ә хәзер якын тирәдәге 12-13 татар авылы Сабантуй үткәрә алмый инде.

Бәйрәмнәр хакында канун булмагач, авыл халкы үткәрә торган бәйрәм язмышын бер түрә хәл итә дә куя. Безнең халык бәйрәмнәрен болай хәл итү һич кенә дә ярамый. Матди мирасыбыз буларак сакланган һәм һаман да үткәрелеп килә торган йолаларыбыз бар икән, канун кабул ителсә, йоланы ничек үткәрүне халык үзе хәл итәргә тиеш булачак.

Канун булса, ул үтмәлмәгән очракта, аны үтмәүчеләрне җәзага тарту мөмкинлеген күз алдында тотарга тиеш бу документ.

Якутларның Олонхо дигән эпослары бар. Олонхо Русиядән ЮНЕСКОның рухи мирасны саклау презентатив исемлегенә кертелгән. Бу исемлектә Русиядән бары тик ике генә рухи мирас бар. Саха республикасы үзенең рухи мирасны саклау кануны нигезендә Олонхо ЮНЕСКОга кертелү сәбәпле бу эпосны көйләүчеләргә, шушы гадәтне саклаучыларга гомерлек стипендия игълан иткән.

Олонхоны көйләү импровизациягә корылган. Әгәр башкаручы көйләү традицияләрен саклый, аны башкара икән, республика хөкүмәте аңа гомерлек стипендия түләп тора. Бүген бу стипендия 32 мең сум. Алар беркайда да эшләмиләр, төрле бәйгеләрдә катнашалар, яшь буынга тапшыру эшләре белән мәшгульләр. Әгәр мин үземнең якут халкына гына хас традицияләрне сакласам, мине бәяләячәкләр дигән милли хис яшьләр күңелендә дә барлыкка килә.

Бу, бер яктан, Олонхоны дөньяга таныту, бу традицияне саклап калу булса, икенчедән, якут халкын, үзенә генә хас традицияләре булган төрки халыкның яшәешен, мәдәниятен бөтен дөньяга таныту дигән сүз дә.

– Татарстанның мондый канун эшләү мөмкинлеге бармы?


– Мин үзем бу канунны һичшиксез эшләргә кирәк дип исәплим. Татарстанда бүген алты җирле халык яши. Татарстанда яшәгән этник төркемнәрнең үзләренә генә хас һәм сакларга кирәк байлыклары бар. Ул – Татарстан байлыгы. Һәм без аларны саклауны оештыру мөмкинлекләребез дә бар. Бу рухи мирасыбызның 100% да районнарда. Чөнки җирле халык башлыча авылларда яши. Әгәр канун булса, районнарның бу канунга мөнәсәбәтле програмнары кабул ителергә, аның кысасында ниндидер эшләр башкарырга кирәк булачак.

Шулай ук республика күләмендә рухи мирасның исемлеген булдыру, аларны саклау юлларын эшләү һәм реестрга кергәннәрне генә туристлар өчен тәкъдим итү, турбизнестагылар белән эшләү юлларын бары тик шушы канун кысаларында гына оештыра алачакбыз.

Иң әһәмиятлесе – бу канун белән җирле халыкларның телләрен саклауның да механизмнары булдырылачак. Теләсә кайсы җыр-бию, гореф-гадәт, ышану - алар бары тик җирле халык үз телендә сөйләшкәндә генә сакланып калачак.

– Бу канун турында берәр рәсми җыелышта сүз булганы бармы?


– 2012 елның апрелендә Татарстанның традицион мәдәниятне саклау үзәге халыкара семинар үткәргән иде. Бу чарага күрше төбәкләрдән һәм чит илләрдә дә галимнәр килде. Анда рухи мирасны саклауга мөнәсәбәтле мәдәният министрлыгында утырыш оештырырга дигән фикер дә әйтелде. Быел октябрь ахырында мәдәният министрлыгында бу темага багышланган махсус коллегия булды. Бу коллегиядә әлеге канун өлгесен әзерләүче төркем булдыру карары кабул ителде. Хәзер мәдәният министрлыгы каршында бу төркемне булдыру эшләре башланды.

Мәдәният елында бу канунның өлгесен эшләп бетереп хөкүмәткә һәм дәүләт шурасына җиткерә алсак бу эшебезне җитди башлап җибәрдек дип исәпли алыр идек.

– Русия төбәкләрендә мондый канун бармы?


– Русиянең үзендә федераль канун юк. Бу канун булу-булмау мәсьләсенә нокта куелмаган. Мин үзем бу канун кабул ителә калса, Русиядәге башка кануннар белән каршылыкка килергә мөмкин булганга эш тукталган дип уйлыйм. 2011 елда Русиядә мәдәнияткә караган яңа канун кабул ителергә тиеш иде. Киң җәмәгатьчелектә тикшерүләр узса да, Русия думасына тәкъдим ителмичә калды. Бу канунда бер зур маддә матди булмаган рухи мирасны саклауга багышланган иде.

Рухи мирасны саклауда Русиянең күп кенә төбәкләре үзләренең документларын булдырды инде. Шул ук Алтай республикасының үзенең кануны бар. Алар аның кысасында әһәмияткә ия програмнар булдырып эшлиләр. Аланың казанышлары игътибарга лаек. Белгород, Волгоград, Воронеж, Оренбур, саный китсәк 46 өлкәдә канун булмаса да, рухи мирасны саклау карарлары бар. Алар шуның кысасында эшлиләр.

Без мондый карарлары булган өлкәләр белән тыгыз элемтәдә. Алар һәрберсе карар гына җитми, канун кирәк дип әйтә, чөнки бик күп мәсьәләләр канун кысасында гына хәл ителә ала. Белүемчә, күп кенә өлкәләр шулай ук үз кануннарын эшли башлаган.

– Европа, дөнья күләмендә карасак, рухи мираска мөнәсәбәт ничек анда?


– 2003 елда ЮНЕСКОның Париж конвенциясе асылына Болгарстанның эш тәҗрибәсе алынган. Моно милләтле, моно халыклы болгарларга эш итү җайлырак, чөнки дәүләт үз халкының үз йөзен һәм үз төсен дөньяга танытырга омтыла.

Бу өлкәдә шулай ук Азәрбайҗан дәүләте бик җитез адымнар белән эшли. Алар бәйсезлекккә ирешүгә үк Советлар берлеге вакытында булдырылган клублар системын рухи мирасны саклау инфраструктурасына әйләндерә башлады. Аларның тәҗрибәсе Татарстанга күпкә кызыклырак.

Төркиядә Ататөрк 1930 елларда ук бу мирасны саклауның әһмияте зур икәнне аңлап фондлар булдыра. Илнең 60 төбәгендә яшәүче төрекләрнең һәрберсенә хас булган үзенчәлекле мәдәни мирасын саклау максатындагы програмнар кабул итәләр. Бүген Төркиянең мәдәният министрлыгында 100 кешедән торган матди булмаган мирасны саклау бүлеге эшли. 100 кешенең 60-ы турыдан-туры төбәкләрдә эшчәнлек алып бара. Һәр төбәктә үзләренең кануннары нигезендә җитди эшләр эшләнә.

– 2003 елгы Париж конвенциясен Русия ратификацияләнгәнме?

– Юк, ул ратификацияләнмәгән. Безнең татарлар еш кына Сабантуй ЮНЕСКОның рухи мирас исемлегенә кертелгән дип хаталана. Русиядән әлегә кадәр бер генә рухи мирас та, Париж конвенциясе ратификацияләнмәгәнгә, ЮНЕСКО исемлегенә кертелә алмый. Якутларның Олонхолары ЮНЕСКОның шедеврлар исемлегендә түгел. Алар өстәмә (репрезентатив) исемлектә.

Русия бу конвенцияне беркайчан да ратификацияләмәс дип әйтеп булмый. Тарихи һәм мәдәни объектларны саклау конвенциясе кабул ителеп 18 ел үткәч кенә Русия аны ратификацияләде.

– Ни генә булмасын, вакыт уза тора һәм халыкның рухи мирасы да югала тора. Шуңа күрә аларны югалтмас өчен Татарстанның үз кануны булырга тиеш дип саныйсыз инде.

– Дөп-дөрес әйтәсез. Әгәр Татарстанның үз кануны була икән, ул вакытта Татарстан конституциясе нигезендә Русиянең башка төбәкләрендә яшәүче Әстерхан, Себер, Оренбур, Урал һәм башка җирле татарларның да рухи мирасларын да сакларга мөмкинлек бирәчәк.

Бу канун бик күп юнәлешләрдә эшчәнлек башлап җибәрергә юл ача. Ниндидер програмнар кысасында халык мирасын гомум реестрларга кертү, бу мирасны саклаучыларны дөньяга таныту, халыкның фольклор төркемнәрен төрле илләргә җибәрү, альбомнар бастыру, антологияләр төзү, халык иҗатын, этник төркемнәрнең бию сәнгатьләренә, уен коралларына мөнәсәбәтле төрле кафедралар, музыка кораллары эшләүче остаханәләр, фабрикалар ачуга мөмкинлек бирер иде. Алар берсе-берсе белән мәрҗән төймәләре кебек үрелеп бара. Ә моның асылында татар милләтен саклап калу ята.  


Наил АЛАН

в„– | 22.12.2013

Ана сөтеннән аермасын...

$
0
0
23.12.2013 Җәмгыять
«Без кешегә ата-анасына шәфкатьле булырга васыять иттек. Анасы баланы карынында авырлык өстенә авырлык белән күтәрә, ике ел буена күкрәк сөтен имезеп үстерә. Миңа, аннан соң ата-анаңа шөкер ит. Ахырда барыбер Миңа кайтасыз», – диелә Коръәндә («Локман» сүрәсе, 14 нче аять). Баласын ике ел буе имезүче аналар күпме бүген? Гомумән, сабыйларны имезү модадамы соң? Телевизор рекламаларында макталган «сөт», ай-һай, тәмле күренә бит...

Күршебезгә яшь гаилә күченеп килде. Күкрәк баласы булган әни кешегә 18 яшь кенә икән әле. Баласы өчен үлеп тора. Тик тупырдап торган 5 айлык нәниенең башы чирдән чыкмый. Әни кеше көне-төне нарасыен «дарулап» мәш килә. Бичаракай, шешә белән генә ясалма тукландыралар үзен. Кибеткә чыкканда миңа да калдыргалап тора Оленьканы. Мес-мес күкрәк сөтен имәсе урынга резина суырып яткан балакайны кызганам. «Зато әниеңнең фигурасы матур булыр, бәбкәчем», – дим. Чөнки күршемнең баласын шешәдән аеруның сәбәбе – матур күкрәк.

Мине әнием 2 яшьтән артык имезгән, аңа карап кителеп киткән җирен күрмим. Ана сөтенең файдалы булуын әйтеп нотык укырга кирәк түгел бүген. Һәр табиб моны дәлилли ала. Алар хәтта балаларны 3 яшькә (!) кадәр имезүне тәкъдим итәләр, чөнки бала организмы «ят» ясалма ризыкларны авыр үзләштерә. Кибет тулы «заменитель» белән бала үстерү – чирне акчага сатып алу белән бер бит инде. Әй, эчертәләр витамин, тегесен бетерүгә, икенчесе – кыйммәтлерәге кирәк. Ә ул витаминның борын астында булуын белсә иде икән бу әниләр. Ана сөте имеп үскән бала, төрле чирләрдән сакланып, сау-сәламәт булып үсә бит.

Ана сөте – Аллаһы Тәгаләнең бер могҗизасы, аны башка бернәрсә дә алыштыра алмый. Без – әниләр, мода чире белән авырыйбыз, ахрысы. Үзебез турында гына уйлап, балаларыбызның киләчәген буабыз. Хәзер әнә бәбине дә табигый юл белән тапмаска тырышалар. Тулгак белән тапсаң, бала тагын да кадерлерәк булыр иде дә бит. Бала белән ананы бәйләгән җепләрне шулай ансат кына югалта барабыз. Балага, туйганчы ана куенында йоклыйсы урынга, резин шешә кабып, күрше бүлмәдә, аерым җәймәдә йоклавы файдалырак икән лә! Тик бу үткән заман фәлсәфәсе генә, хәзерге фән исә киресен дәлилли. Бала имезгән хатыннарның күкрәгендә яман шеш сирәк очравын ишеткәнегез бардыр инде (гәрчә ул замана чиренә әйләнсә дә). Мастопатия булган хатын-кызларга бала табып, имезеп үстерергә тәкъдим ителүе дә мәгълүм. Динебез дә бала имезүне хуплый гына. «Бәкара» сүрәсенең 233 нче аятендә: «Бала тапкан аналар балаларын тулы ике ел имезерләр, монысы имезүне тулы итәргә теләүчеләр өчен. Бала тудырган кеше, хәленнән килгәнчә, балаларын яхшылык белән ашатырга һәм киендерергә тиешле. Беркемгә дә хәленнән килмәгән эш йөкләнмәс», – диелә. Ислам баланы ике ел имезүне мәҗбүри итеп куймый. Ләкин «бала тудырган кеше хәленнән килгәнчә балаларын яхшылык белән ашатырга тиеш». Яңа туган сабый өчен иң яхшы азык нәрсә соң? Ана сөте.

Кешеләр генә түгел, хайваннар арасында да бар имезмәүчеләр. Бер танабыз бозавын имезергә теләмәде. Әтием тегеләй дә итте, болай да китереп карады. Ахырда, сөтне чиләктән эчертте. Бозауга ике айдан ясалма сөт бирә башладылар. Кырыенда имеп үскән бозауларга караганда, монысы зәгыйфьрәк тә, моңсурак та булып үсте. Ий кызгана идек үзен!

Ә ана күкрәгеннән мәхрүм калган сабыйны шушы бозау кебек зәгыйфь үсмәс дип кем әйтә ала?! Безнең төз буй-сыныбыз да, калкып торган гүзәл күкрәгебез дә вакытлы гына. Тәнебез картаер, матурлыгыбыз әкрен генә үз кыяфәтен югалтыр, ә нәселебез дәвам итә – яшәрә-яшәрә дәвам итә. Ә нәселнең сәламәт булу-булмавы күп очракта ана кешенең җаваплылыгыннан тора. «Үзләре артыннан зәгыйфь буын калдырганнар алар өчен курыксыннар», – дип кисәтә безне Аллаһы Тәгалә («Ниса» сүрәсе, 9 нчы аять).

Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керми, дигән гыйбарә бар безнең халыкта. Ана сөте аша балага мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек һәм тагын әллә никадәр күркәм сыйфатлар күчә. Баланы нигә бушка килгән шушы чын мәгънәсендәге кыйммәтле «бүләк»тән аерырга?!. 


Зәйнәп САФИУЛЛИНА

в„– |

"Татар җыры"ннан ФОТОрепортаж

$
0
0
23.12.2013 Шоу-бизнес
XIV халыкара эстрада фестивале “Татар Җыры 2013” нәтиҗәләр ясады. “Пирамида” күңел ачу үзәгендә концерт һәм “Алтын Барс” премиясе белән бүләкләү тантанасы узды. Фестиваль, гадәттәгечә, сәхнәдә иң популяр артистларны, ә залда татар эстрадасына гашыйк булган иң мәртәбәле тамашачыны җыйды.

Фестивальне быел Г. Камал театрының танылган артисты Искәндәр Хәйруллин, “Tatar Radiosi” радиостанция четәрләре ди-джейлары Гөлназ Сафарова һәм Айваз алып барды.

ФестивальКазан аэропортында булган фаҗиганы искә алудан башланды.

Күптән түгел әбәпле, фестивальне кайгы белән уртаклашу сүзләренән башлап җибәрделәр. Татарстанның халык артисты Айдар Галимов “Кадерле җан” җырын башкарып, “Боинг” самолетында якыннарын югалткан кешеләрнең кайгыларын уртаклашты. Әлеге мизгелдә тамашачы фаҗигане үз йөрәге аша үткәреп, күбесенең күзләре яшьләнде.

Шуннан соң лауреатларны “Алтын Барс” премиясе белән бүләкләү тантансы башланды.

Беренче премияләр “Ел ачышы”, “2013 елның музыкаль ташкыны”, “Иң яхшы танцеваль проект”, “2013 елның романтик җыры”, “Иң яхшы альбом”, “Яшьләр проекты”, “Хит-парадлар лидеры”, “Иң яхшы автор башкаручы” номинацияләренә бирелде.

“Татар радиосының махсус бүләге” номинациясендә “Алтын Барс” премиясенә Илназ Баһ лаек булды, ә “TMTV каналының махсус бүләге” номинациясен Айдар Галимов яулады.

“Татар Җыры легендасы” номинациясендә Хәмдүнә Тимергалиева лауреат булды. Әмма үзенең бөтен гомерен татар җыры, татар эстрадасына багышлаган Татарстанның халык артисты Хәмдүнә апа өчен бу соңгы сюрприз булмады. Эстрадабызның “иң кызу” җырчысы Мөнир Рахмаев белән башкарган җырлары өчен “Иң яхшы дуэт” номинациясендә тагын бер “Алтын Барс” алды. Быел фестивальдә ике “Алтын Барслы” булу бәхете Хәмдүнә Тимергалиевага гына эләкте.

“Татар Җыры” фестивален эстрадабызның мэтрларыннан башка күз алдына китереп булмый. Салават Фатхетдинов, Хәния Фәрхи, Зәйнәп Фәрхетдинова,

Нәфкать Нигъматуллин, Рәсим Низамов иҗади сандыкларын тагын бер “Алтын Барс” белән тулыландырды.

Алар янәшәсендә ел саен тамашачы мәхәббәтен яулап өлгергән татар эстрадасының яшь җырчылары Гүзәл Уразова, Раяз Фасихов, Ландыш Нигмәтҗанова, Фирдүс Тямаев, Эльмира Сөләйманова, Илдар Әхмәтов, Алинә Сафиуллиналарның лауреат исеме алуы да күңелле вакыйга.

Икенче ел рәттән күп санлы тамашачыларның соравы буенча фестиваль заманча татар музыкаль “TMTV” телеканалы туры эфирында күрсәтелде. Фестивальгә килә алмаучылар “TMTV” телеканалыннан лауреатларны бүләкләү тантанасын, сәхнә артында калган иң кызыклы хәлләрне күрә алды. Дөнья буйлап туры трансляциядә фестивальне 901 000 кеше карады!

“Татар Җыры 2013” фестиваленең кадерле кунаклары Татарстан Республикасының мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, Казан шәһәренең мэры Илсур Метшин, Президент аппаратының җитәкчесе Әсхәт Сафаров һ.б. килде. 

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Фото # 10

Фото # 11

Фото # 12

Фото # 13

Фото # 14

Фото # 15

Фото # 16

Фото # 17

Фото # 18

Фото # 19

Фото # 20

Фото # 21

Фото # 22

Фото # 23

Фото # 24


---

в„–--- | 23.12.2013

Идеаль ир нинди була? (Сораштыру)

$
0
0
23.12.2013 Җәмгыять
Татарстан хатын-кызлары өчен идеаль ир кешенең нинди булуын ачыклаганнар. Бу хактагы сораштыруны “Head­Hunter” порталы уздырган. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, рес­публикада яшәүче гүзәл затлар идеаль ир кеше җи­тәкче яки директор, эшмәкәр, дәүләт хезмәткәре, юрист, программист, табиб, баш инженер, йөртүче яки энергетик вазыйфаларын башкарырга тиеш, дип саный икән.

Алай гына да түгел, хатын-кызларның 21 проценты фике­ренчә, ул аена 50 мең сумнан да ким булмаган күләмдә акча да эшләргә тиеш. Гүзәл затларның 28 проценты 24 меңнән 32 меңгә кадәр акча эшләүче ирләрне дә идеаль дип саный. Өч проценты исә идеаль булу өчен ир кеше аена 100 мең сумнан артыграк акча эшләргә тиеш, дип белдергән. Ә сез ничек уйлыйсыз, идеаль ир-ат нинди була?

Гүзәл УРАЗОВА, җырчы:


– Идеаль ир кеше, берен­чедән, хатын-кызны яратырга, аңа, гаиләсенә, балаларына карата игътибарлы булырга тиеш. Икенчедән, тормышка карашы төпле булып, гаи­ләсен тәэмин итә алуы мөһим. Тәртипле, уңган-булган кеше акча эшләү ягын карый инде ул. Күләменә килгәндә, ул һәр гаилә өчен төрлечә. Акча күп булса да бетә, аз булса да җитә. Кайбер кешеләр күп булуына карамастан, канәгать түгел. Кайбер кешеләр 50 мең сумга да рәхәтләнеп, шатланып, бәхетле булып яши. Өченчедән, ир кешенең яраткан эше булсын. Бөтен кеше җитәкче булып бетә алмый. Кемдер заводта да эшләргә тиеш. Иң мөһиме – ул эш ир-егетне ир итеп күрсәтергә тиеш. Минем өчен идеаль көчле зат ул – минем ирем. Илдар – безнең театрның директоры да, минем махсус җитәкчем дә, продюсерым да. Без һәр­вакыт бер-беребезнең күз алдында.

Лилия КАДЫЙРОВА, “Татаркино” оешмасының матбугат хезмәте җитәкчесе:


– Минем өчен булачак иремнең иҗади кеше булмавы, төпле белемле булып, җирдә нык басып торуы мө­һим иде. Шуңа күрә танышканда аның һөнәренә игътибар иттем: ул төзелеш институтын тәмамлаган. Үзем кебек үк иҗади булган, һавада очып йөргән кеше белән тормыш кора алмас идем. Ә хез­мәт хакына гомумән дә игътибар итмәдем. Хәзер дә күпме хезмәт хакы алганын төгәл белмим. Ул акчасын тиененә кадәр гаилә өчен тота. Күпме булса, мин шуңа риза. Ир ке­шенең яхшы эш хакы алуы, әлбәттә, гаилә өчен дә, хатын-кыз өчен дә әйбәт инде. Әмма 50 меңнән ким ала икән, аның белән тормыйм, дип әйтмәс идем. Мине лаеклы яшәтер­лек шартлар тудырса, шул җит­кән. Минемчә, кеше зур хез­мәт хакы алып, җитәкче урында эшләсә дә, яратма­саң, аның белән яшәп булмыйдыр. Һәрвакыт минем һәм балабызны аның өчен беренче урында булуын бе­ләм. Шунысы – иң мөһиме.

Нәфисә ХӘЙРУЛЛИНА, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты:


– Ир кешенең күпме акча эшләве мине гомумән кызыксындырмый. Иң мө­һиме – ул интеллектауль яктан югары үсештә булырга, бу сыйфаты буенча миннән югарырак дә­рәҗәдә торырга тиеш. Аның ныклы терәк була алуы мө­һим. Янәшәмдә һәрвакыт ышанычлы җилкә барлыгын тоярга телим. Акчага килгән­дә, миңа әллә ни күп кирәкми. Бу тормышта лаеклы итеп яшәвемне тәэ­мин итәрлек булса, шул җиткән.

Сәвия ГАЛЛӘМОВА, шәхси эшмәкәр:


– Булачак иремнең үзем­нән күбрәк акча эшләвен һәм үзе чын-чынлап яраткан эшне башкаруын телим. Танышканда моны махсус белешәчәк­мен. Ир кешенең гаилә өчен җаваплылыкны үз өстенә алуы мөһим минем өчен. Хә­зер хатын-кызлар машина да йөртә, җитәкче вазыйфалар да башкара, хәтта гаилә башлыгы вазыйфасын да үз кулларына ала. Хатыны иреннән күбрәк акча эшләп, ире – хатын, хатыны ир урынында торган гаиләләрне беләм. Бу – шулкадәр ямьсез күренеш. Мин хатыннарның үзе телә­гән эш белән шөгыльләнүенә, шәхси эш алып баруларына да, машина йөртүләренә дә каршы түгел. Әмма үзләренең хатын-кыз булуларын оныталар кайчак. Моңа юл куюлары белән ирләр дә гаепле. Шуңа күрә минем өчен идеаль ир ул – ир булып тора белгән, үзенең дә, хатын-кызның да бәясен белә торган, миңа ир-ат вазыйфаларына якын да килергә рөхсәт итми торган, мине яратучы, тырыш, гадел кеше. 




в„–218 | 21.12.2013

Чәнечкеле тимерчыбык артында... ак мәктәп (ФОТО)

$
0
0
23.12.2013 Җәмгыять
Бинаны уратып алган чәнечкеле тимерчыбык тирбәлеше, җан күзәнәкләренә кадалгандай, тәнне чемердәтеп ала. Суд карары белән җинаятьче дип табылган, ирегеннән мәхрүм ителгән 14-18 яшьлек алтмышлап малай бикләнгәнлектән, аның калын ишекләре дә шыгырдап кына ачыла.

Иминлекне кайгыртучы тимер эзләгеч гәүдәне капшап-тикшереп чыккач, белгән догаларны укый-укый, шомлы киртәләр аша дүрт тапкыр узарга туры килә. Төрмәнең ишегалды да, азатлыкның чикләнүен искәртеп, рәшәткәләр-каймалар белән уратылган. Татарстанның төрле районнарыннан сак астында китерелгән яшүсмерләрнең өсләрендәге сырма бишмәтләре, бүрекләре, чалбарлары да нәкъ моңарчы киноларда күргән тоткыннар киеме кебек. Күлмәкләренең түшләренә исем-фамилияләре язылу да хак. Бу – күпләр: “Дуска түгел дошманга да монда эләгергә язмасын!” – дигән теләктә торган колония.

Хәзер рәттән утыртмыйлар

Казанның тәрбия колониясе, эшкә беренчеләрдән булып Башкортстаннан гаиләсе белән килүче педагог Флюра Белова әйтүенчә, 1972 елда ачыла. Пермь, Коми, Ульяновск өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан 800ләп(!) тоткынны кабул итә. Алар 7 отрядка берләшә. Мондагы мәктәптә белем алалар.

Җинаятьчеләр арасында, шул чорның йөрәк тибешен чагылдырып, явыз башкисәрләр белән бергә, вак-төяк өчен гаепләнүчеләр дә була. Араларында спекулянтлык өчен дә, колхоз кырыннан бер капчык бәрәңге урлаганы өчен дә, хәтта күрше базыннан тозланган кыяр банкасы эләктерүчеләр дә каты җәзага тартылып, чәнечкеле тимерчыбык артына озатыла.

Фермадан өч алюминий фляга чәлдерүче Марат әнә тоткынлыкта “Сыер савучы” дип йөртелгән...

XXI гасыр башында исә тәрбия колонияләре, төрмәләр яшьлек шаярулары тайгак юлга керткән егетләр белән шыплап тулгач, ил җитәкчелеге уйга калган. Закон иҗат итүче депутатлар да җәзаны җинаять катылыгына карап бирү турында мәсьәлә күтәргән. Нәтиҗәдә Җинаять кодексындагы маддәләр йомшара төшкән.

Колониянең тәрбия бүлеге башлыгы Андрей Никонов белдергәнчә, хәзер малайларны вак-төяк өчен хөкем итмиләр. Балаларның тәрбиясезлеге өчен әти-әниләр дә җавап тота. Шул рәвешле тәртип бозучыларга төзәлергә мөмкинлек бирелә. Нәтиҗәдә тәрбия колонияләре малайлар белән шыплап тутырылмый. Казанда, мәсәлән, чәнечкеле тимерчыбык артында 14-18 яшьлек 60лап укучы тәрбияләнә.

Алар арасында Яшел Үзәннән Рәшит тә бар. Ул, әтисе “хакын хаклап”, 3 ай да 11 көнгә читлеккә эләгә. Малай гаилә башлыгының эш урыныннан тиешле акча алмавына бик борчыла. Оешма җитәкчесе, юк-бар сәбәп табып, аны берничә тапкыр борып чыгара бит. Вәгъдә сүзен дә бирми. Аптырагач, әти белән ул рәнҗетүче янына икәүләп бара. Үсмер, алдакчыны акылга утыртырга теләп, документларга кул суза. Ахыр чиктә чит кешенең милкен урлауда гаепләнә.

Казаннан 15 яшьлек Мохтар төркем йогынтысына эләгә. Кечкенә, ябык, тешсез, тотлыгучы, әмма тирә-юньдәгеләрне куркытып торучы бер “башкисәрнең” аракы белән сыйлавыннан соң акылын югалта. “Көтүлек хисе”нә бирелеп, өенә кайтып килүче бер гаепсез агайга ябырыла. Нәтиҗәдә аңа аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә зыян китерүдә гаеп белдерелә.

Беркатлылар, акчага кызыгып, наркотикны законсыз саклау һәм таратуга тартыла. Югыйсә, Андрейның мондый мохтаҗлыгы да юк. Тамагы тук, өсте бөтен. Әмма азгын күңелгә бу гына җитми. Ә нәфесләнүнең ахыры, читлеккә ябылган кош сыман, тәрбия колониясенә китерелү белән төгәлләнә...

Билгеле, моңарчы авыл, яки шәһәр мәктәбендә укып йөрүче малай кулга алынуны, судта хөкем ителүне, җинаятьче дип танылуны, гаиләсеннән аерылуны җиңел генә кичерми. Шомлы аулакта тынып-уйчанланып кала. Өч айга бер тапкыр бирелүче күрешү көнен, якыннары янәшәсенә сыенырга теләп, зарыгып көтә.

1986 елдан директор булып Флюра Белова искәрткәнчә, мондый халәт, малай никадәр генә сер бирмәскә тырышса да, барыбер сизелә.

Арада эчкечелеккә башы-аягы белән чумган, сукбайга әйләнгән әти-әни малайлары да бар. Тик шулай да алар үзләрен дөньяга китерүче якыннарының яманатын сатуны өнәмиләр. Кемдер болай да төзәлмәүче җан ярасына кагылса, аңа үпкәлиләр. Ә үзләре вакыт-вакыт тынып та калалар. Кычкырып әйтмичә генә: “Моннан чыккач кая барырмын икән?” – дип уфтаналар. Ярый ла шундый чакта итагатьле, нык ихтыярлы, гүзәл холыклы кыз белән танышсалар. Казаннан Мәгъсүм Зиннуровның әнә бу яктан бәхете булган. Бухгалтер Нурфия белән гаилә коргач, күк капусы ачылган. Фатирлары бар. Шәхси автомобильдә җилдерәләр. Малай белән кызлары кояш кебек балкып тора. Мәгъсүм, гаилә бөтенлеген кайгыртып, вахта ысулы белән еракка барып эшли. Күз генә тимәсен, аларның тормышлары түгәрәк. Их, хаталанган малайларны упкыннан йолкып алырга Нурфия кебек кызлар күбрәк булса икән?!

Парта артында җинаятьче түгел, укучы утыра


Монда утыз елдан артык эшләүче, дәресләрне башка мәктәпләрдәге кебек гомуми программалар белән алып баручы ун укытучы 7-12 класста белем алучы малайларга җинаять тарихын искә төшерүнең мәгънәсезлек икәненә дә яхшы төшенгән. Үткәндәге караңгылык онытылырга тиеш. Чөнки парта артында, кеше үтерүе мәгълүм булса да, җинаятьче түгел, укучы утыра. Кемдер беренче мәртәбә аракы эчкәч “батырайган” икән, төркемнең язылмаган канунына буйсынып явызланган икән, ниндидер бәдбәхетнең мәкер тозагына эләккән икән, аңа моннан котылырга ярдәм итәргә кирәк. Әле барысы да югалмаган.

Колониядә фәкать шушы югарылыкка күтәрелеп фикер йөртергә сәләтле мөгаллим генә эшли ала. Ул, шулай ук, курку хисен дә җиңәрлек булсын. Әгәр күңелендә: “Каршыдагы җинаятьчеләр белән нишләп бетәрмен икән?” – дигән хәвефле уй яралса, өстәмә хезмәт хакына кызыгып кына чәнечкеле тимерчыбык артындагы мәктәпкә килмәве хәерле. Моны үзенчәлекле укучы бик тиз тоя, үзен тиң күрмәүче бик тиз “чыгырыннан чыгара”.

Колония укучысы хөрмәткә төрелгән таләпчәнлекне үз итә. Кычкырып, мәсхәрәләп кенә аны җиңеп булмый. Ул кирәк чакта бергә-бер калып ачыктан-ачык сөйләшүгә мохтаҗ. Әгәр дулкынлануны, усаллыкны, кирелекне, киеренкелекне болай гына җиңеп булмаса, ул чакта психологка мөрәҗәгать итәсең инде. Шуннан ул холыкны тиешле эзгә төшерү эшенә кушыла.

Колония мәктәбе белән танышканда, укытучылар белән сөйләшкәндә, классларда малайлар белән очрашканда, барысы да әйбәт кебек. Белем йорты иркен, якты, җылы. Китаплар, күргәзмә әсбаплар җитәрлек. Өстәмә әдәбият белән кызыксынучылар өчен китапханә дә эшли.

Төшкә кадәр җитештерү училищесы ишекләре дә ачык. Осталар, кемнең нинди шөгыльне үз итүен өйрәнеп, малайларны столярлык һәм автослесарьлык, электрон-хисаплау машиналары операторы һөнәренә өйрәтәләр.

Ашханәдә дә ризыкны бик тәмле пешерәләр. Иртән, төш вакытта һәм кичен, теләкне истә тотып, сайлап алу мөмкинлеге биреп, икешәр төрле аш-су тәкъдим итәләр.

Колонияне тәрбия үзәгенә әйләндерүне максат итеп, Европа тәҗрибәсен гамәлгә кертеп, тулай торакта яшәүчеләрне дә 2-4шәр кешеле бүлмәләргә күчерергә җыеналар.

 Болай карап торышка барысы да әйбәт кебек. Әмма, өйдәге шикелле, монда:

“Тагын биш кенә минут ятып торыйм инде?” – дип наянлана алмыйсың. Урамга да теләсә кайсы вакытта чыгарга рөхсәт юк. Кызың белән култыклашып кинога бару да хыялда гына кала. Саф һавада йөргәндә дә, янәшәдәге урманга юл ялгый алмагач, ирекнең кысылуы сизелә. Иң якын кешеңнең дөньядан китүе билгеле булса да, моннан туган йортыңа аны соңгы юлга озатырга кайта алмыйсың. Кулларга, тәннең башка өлешләренә бетмәслек итеп төшерелгән рәсемнәр дә, хаталанган чакның шәүләсе сыман, гел үзең белән йөри. Директорның укыту эшләре буенча урынбасары Илсөя Зиннәтуллина ихлас күңелдән әйткәнчә, тәрбияләү колониясенең ялтыравыклы диварларына бал ягылмаган шул. Туган җирле, газиз өйле, әти-әниле ирекле тормыш өзелеп сагындыра.

Тәрбияне ничек оештырырга?

Виталий Минин, тәрбия колониясе башлыгы, эчке хезмәт полковнигы:


 - Өч бала әтисе буларак, хаталанып колониягә эләккән 14-18 яшьлек малайларга, егетләргә тормышта үз урыннарын табарга булышасы килә. Моны күздә тотып, Европа илләрендәге кебек, эшчәнлегебезне өй шартларына охшаш тәрбия үзәкләре тәртибендә оештырабыз. Төрмә тупаслыгыннан ерагаеп, тәрбия үзәгендәге дустанә аңлашуга өстенлек бирәбез. Хәрәкәтләнүдә генә чикләү бар. Көн тәртибендә катгыйлык саклана. Әмма бездән иреккә чыккан егетләрнең элекке мохиткә кайтып төшүләре, күзәтүләр күрсәткәнчә, хәлне кабат катлауландыра. 18 яшь тулган малайларның, җәзаны үтәп бетерү өчен, бездән өлкәннәр янына, гомуми тәртиптәге төрмәләргә күчерелүләре дә файдага түгел. Берничә дистә ел ирекләреннән мәхрүм ителүчеләр яшьләрнең башларыннан сыйпап кына тормыйлар. Нәтиҗәдә яңа төр җинаятьләр баш калкыта.

Татьяна Арзамацева, махсус психолог:

- Колониядә тәрбияләнүчеләр килүчеләрне елмаеп-көлеп каршылый белсәләр дә, матур гына саубуллашып калсалар да, күңелләрдә “бураннар уйнаган” чаклар да була. Хөкем ителүчеләрне яңа шартларга күнектерүдә кичектергесез ярдәм күрсәтү сорала. Аларга, тәрбиячеләр, укытучылар, хезмәткәрләр белән бергәләп, низагсыз яшәү үзенчәлекләре өйрәтелә. Усаллыкны, хисчәнлекне киметү юллары күрсәтелә. Киеренке хәлләр килеп чыкканда, үз-үзеңне кулда тоту ысуллары эшкә җигелә. Моңа ирешү өчен шәхси әңгәмәләр, әти-әниләр белән очрашулар, аерым очракларга кагылышлы эшлекле уеннар, күмәк рәвештәге аралашулар оештырыла.

Казанның “Ышаныч” үзәге белән дә элемтәбез нык.

Флюра Белова, мәктәп директоры:


- Иреккә чыккач, малайларны-егетләрне эшкә кабул итәрләрме? Бу турыда ныклап уйланырга кирәк. Әти-әниләрнең иртәдән кичкә кадәр эштә булып, балаларын көн буе күрмәүләре дә юньлегә илтми. Аерылышып: “Яртышар-яртышар калдык без нишләргә?” – диюче гаиләләрдә дә тотрыклылык югала. Җәмгыятьтәге тигезсезлек тә байлар белән ярлылар арасында каршылык китереп чыгара. Болар – ил күләмендә хәл ителергә тиешле мәсьәләләр.

1

2

3

4

5

6

Сабина ВАХИТОВА фотолары
 


Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ

в„–12 |

Татарстан Республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамбле – Суданда!

$
0
0
24.12.2013 Мәдәният
13-19 декабрь көннәрендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Судан Республикасында концертлар куйды. Ансамбль ерак сәфәргә Судан Мәдәният һәм мәгълүмат министрылыгының махсус чакыруы буенча барды.

Безнең артистлар Судан Республикасы башкаласы Хартумда II Бөтендөнья рус теле фестивале кысаларында рус телен өйрәнүче студентлар өчен уздырылган Рус теле бәйрәмендә чыгыш ясады. “Студентлар алдында без бер сәгатьлек тамаша күрсәттек. Яшьләр безнең чыгышны бик җылы кабул иттеләр. Популярлыгыбыз сере зур кызыксыну белән дә бәйле – соңгы кырык елда Суданга Россиядән килгән беренче коллектив идек без. Ана телебездә – татар телендә чыгыш ясасак та, гарәпләр безне ифрат шатланып, сокланып карады”, – дип сөйләде ансамбльнең җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов.

Ансамбльнең ике министр: Россиянең табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской һәм Суданның минераль ресурслар министры Камал Абделлатыйф сөйләшүе вакытында чыгыш ясавы исә рәсми очрашуны җанландырып, бизәп җибәрүче матур тере бизәк булды.

Шул көннәрдә куелган биш концерт арасында ансамбль үзенә иң ошаганнары итеп Суданның Оборона министрлыгы һәм музыка көллияте студентлары алдында күрсәтелгән чыгышларын саный.

Һәр концерт ахырында татар артистлары Судан халкының туган җирләренә мәдхия булып яңгыраган гимнын гарәп телендә җырлап, җирле халыкның кайнар мәхәббәтен яулады. Аны башкарганда залга җыелган кайнар канлы гарәпләр хисләре тәэсирендә сәхнәгә сикереп менеп, ансамбльгә кушылдылар. Алар ансамбльнең бу чыгышын үзләренә карата күрсәтелгән зур хөрмәт билгесе итеп кабул иттеләр.

Россия, Татарстан данын чит илләрдә һәрдаим таратучы, татар милләтен Африка континенты халкына да таныткан мәшһүр ансамбль концертлары, һәрвакыттагыча, зур сәнгати югарылыкта узды. Кунакларны колач җәеп каршы алган, аларның чыгышларын ләззәтләнеп караган суданлылар күңелендә татар мәдәнияте белән якыннан танышу якты бер хатирә, онытылмас минутлар булып уелып калыр.
 




в„– |

Камал теарындагы «Банкрот» спектакленең премьерасы турында

$
0
0
24.12.2013 Мәдәният
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында тарих һәм бүгенге көнебезне, психологик реализм һәм театраль шартлылыкны, мавыктыргыч тамаша һәм тирән, көн кадагына суккан эчтәлекне берләштергән «Банкрот» спектакленең премьерасы узды.

Галиәсгар Камал татар драматургиясенә нигез салучы талантлы һәм шөһрәтле язучыларның берсе булып санала. Бу хак фикер. Инде йөз елдан артык аның әсәрләре сәхнәдән төшми. Һәр буын ул әсәрләрнең үз заманына якын һәм аңлаешлы якларын ача. Бик күп театр эшлеклеләре Камал пьесаларына мөрәҗәгать итә. Шунысы кызыклы: вакыт узу, тарихи вазгыять алышыну сәбәпле режиссёрларның драматург мирасына карата мөнәсәбәтләре үзгәрә, һәр режиссёр әсәрнең әдәби нигезен яңа идеяләр, яңа төсләр, интонацияләр белән тулыландыра.

Классик әсәрләренең барысын да Г.Камал инкыйлабка кадәр иҗат итә. Алар зур популярлык яулый ала, чөнки һәрберсе тормышчан, милли тамашачыга аңлаешлы һәм якын булалар. Соңрак совет галимнәре бу пьесаларны байлар-эксплуататорларга каршы үткен социаль сатира дип билгели. Ләкин чынлыкта алар көнкүреш сатирасына күбрәк туры киләләр. Драматург, күңелле итеп, артык төпченмичә генә, үзенә бик тә таныш булган сәүдәгәрләр дөньясын тасвирлый, кешеләргә хас булган саранлык, наданлык, мәкерлектән көлә. Асылда, Камал пьесалары – үзенчәлекле шәһәр анекдотлары ул. Аларның геройларында һәр тамашачы танышын, күршесен, туган-тумачасын таный алган. Театрдан курыккан надан сантыйлар, саллы бирнәгә кызыгып ясалган туйлар, «Шәрыкъ клубы» һәм «Мөселман хәйрия җәмгыяте»ндәге гадәтләр турындагы хикәяләр ул чактагы тамашачы өчен ялганны чистага чыгаручы сатира итеп түгел, Казан татарларының көндәлек тормышын комедия рәвешендә тәкъдим итү итеп күзаллангандыр. Үз вакытында шактый файда белән өйләнгән, Шәрыкъ клубының җитәкчесе булган Камал бу тәэсирләрне үз тормышыннан ала.

Камал комедияләренең инкыйлабка кадәрле куелышлары реаль нигезгә аеруча якынайтылган. Күп кенә галимнәр билгеләп үткәнчә, аларга натурализм элементлары хас. Әсәр геройларының тормыштагы прототиплары булуга да дәлилләр сакланган. «Беренче театр»да – Г.Камалның җәмәгатенең әтисе «катнаша», «Безнең шәһәрнең серләре»ндә – Мөхәммәтҗан Хафиз һ.б. Автор белән якыннан аралашкан Габдулла Кариев Камал әсәрләренең шушы үзенчәлеген күз уңында тота. Сәхнә образларын иҗат иткәндә Г.Камал тышкы охшашлыкка, аерым бер шәхеснең хәрәкәт һәм интонацияләрен, үз-үзен тотышын кабатлауга зур игътибар бирә. Шуның өстенә ул күптөрле көлдерү алымнарыннан да файдалана, еш кына алар үтә дә гади: сәхнәгә чыкканда ук егылып сузылып яту дисеңме, башка түбәтәй урынына чүмеч киеп куюмы һ.б. Г.Камал әсәрен беренче булып куючы режиссёр, драматургның замандашы Кариев үз алдына ике максат куя: булдыра алганча төгәлрәк итеп чын тормышны күрсәтү һәм тамашачыны рәхәтләндереп көлдерү. Бу тамашачы үзен сәхнәдән күреп, көчсез, җитешсез якларын танып, үзеннән көлү белән беррәттән акыллырак, әдәплерәк, яхшырак булырга тырышсын өчен эшләнелә.

Совет заманында Камал әсәрләренә бәя бирү берникадәр үзгәрә. Аларга карата ул заман сәнгатендә төпләнгән алым – классларга бүлеп бәяләү кулланыла. Беренче планга геройларның шәхси сыйфатлары түгел, ә аларның чыгышлары һәм нинди социаль төркемнән булулары чыга. Кибетчеләрне, приказчикларны, крестьян арасыннан чыккан сәүдәгәрләрне – барысын да, артык вакланып тормыйча, «капиталист-эксплуататор» итеп билгелиләр. Шул исәптән спектакльләрдә дә идеологик бурычлар һәм ачы сатира өстенлек итә башлый. Бу Хөсәен Уразиков куйган 1944 елгы «Банкрот»та ачык күренә. М.Арсланов билгеләп үткәнчә, «Спектакль ялган һәм золым, гаделсезлек һәм карунлык чәчәк аткан җәмгыятьнең сәхнәдәге карикатурасына әверелгән. Мондый җәмгыятьтә кешеләр акча дигәндә теләсә-нәрсәгә – акылдан язган булып кыланырга да, бер-берсен алдаларга да сәләтле». Режиссёр күзаллавына туры китерелеп пьеса эчтәлегенә дә төзәтмәләр кертелә. Бу сәхнә бизәлешендә дә, мизансценаларда да, актёрлар эшендә дә чагылыш таба.

1979 елда «Банкрот» комедиясенә режиссёр Празат Исәнбәт мөрәҗәгать итә. Аның куелышындагы спектакль моңарчы куелганнардан нигездә аерылып тора. Ул тарихи дәверне шартлы коммунистик идеология чоры дип атарга булыр иде. Җәмгыять әле һаман да социализмга ышана, ләкин инкыйлаби идеаллар инде күбесенчә югалган. Торгынлык чоры өметсезлек, канәгатьсезлек, уңай идеалның билгеле булмавы белән аерылып тора. Сәнгатьтә һаман да «социаль катламнарга бүлеп карау» турында сүз әйтелә, ләкин чынлыкта сатира көннән-көн гомуми характер ала, ягъни ул конкрет бер социаль катламга түгел, ә, гомумән, кеше табигатенең җитешсез якларына юнәлтелә. Рус театрында бу классиканың яңа укылышында күренә. Шул ук Островский әсәрләрендәге ришвәтчелек, дәүләт мөлкәтен үзләштерү сәхнәдән Россия тарихындагы ямьсез бер факт буларак түгел, ә замананың иң актуаль проблемасы итеп җиткерелә. Ә сәяси яктан «ышанычсыз» булган куелышны режиссёрлар тагын да ачыграк, театральрәк була барган яңа формалар эзләү белән аклый.

Болар барысы да П.Исәнбәт куелышында чагылыш таба. Беренчедән, әсәрнең жанры үзгәрә. Әгәр элек «Банкрот»ны көнкүреш яки социаль сатира буларак куйсалар, Празат Исәнбәт аны «водевильгә якын музыкаль комедия» итеп сәхнәләштерә. Заманча эстрада ритмнарына нигезләнгән музыка Ф.Әбүбәкеров тарафыннан спектакль өчен махсус языла. Шартлы сценография, җыр-биюләр, пантомима кебек сәнгати сурәтләү алымнары мул кулланыла. Ләкин иң мөһиме – үзгәрешләр эчтәлекнең үзенә дә кагыла. Моңарчы асылда сәүдәгәр Сираҗетдин Туктагаевның кыланышларын көлкегә чыгарсалар, хәзер исә ачы көлүнең объекты булып икейөзле, рухи идеалларын оныткан җәмгыять тора. Спектакльнең көн үзәгенә туры килүе бер дә гаҗәп түгел. Ул бөтенләй дә капиталистик җәмгыятьнең гөнаһларына каршы юнәлтелмәгән. Хатын-кызларның җилбәзәклеге, оятсызлыгы, хезмәтчеләрнең икейөзлелеге, карьеристлыгы, сүздә генә үтәлгән әхлакый кануннар, һәркемнең акчага сатылганлыгы – болар барысы да Г.Камал яшәгән чорга караганда, «алга киткән социализм» дәверен күбрәк хәтерләтә.

«Банкрот» комедиясенең Г.Камал тууына 135 ел тулуга багышланган яңа сәхнә версиясе шулай ук заманча укылышы һәм үзенчәлекле куелышы белән аерылып тора. Режиссёр Фәрит Бикчәнтәев үз алдына яңа, революцион, моңарчы булганнардан бөтенләй үзгә әсәр уйлап табу бурычын куймаган. Ул пьесаның текстын, андагы идеяләрне (сүз уңаеннан, алар гаҗәеп рәвештә бүгенге тормышка аваздаш), сәнгати үзенчәлекләрне этәргеч итеп ала. Шул ук вакытта режиссёр үзен алдан ук билгеләгән схемалар, төпләнгән стереотиплар белән чикләми, вакыйгаларга карата үз фикерен белдереп, әдәби материалны ирекле куллана, импровизациягә урын бирә. Шунлыктан спектакль бик тә җанлы килеп чыга. Ә Камал театрының яңа техник мөмкинлекләре, сыйфатлы, чын мәгънәсендә талантлы актёр эшләре, режиссёрның танып алырлык иҗади почеркы спектакльгә табигый рәвештә яңалык һәм оригинальлек өсти.

Сценографиягә аеруча игътибар бирергә кирәк: Сергей Скоморохов декорацияләре күпсүзле түгел, әмма күпне аңлатырлык. Әледән-әле әйләнеп торучы төрле зурлыктагы тәгәрмәчләрдән ясалган дәү конструкция һәм бер үк вакытта инкыйлабка кадәрле Казан хроникасын күрсәтүче экран вазыйфасын үтәгән келтерәп тәгәрәп йөрүче ап-ак трамвай ХХ гасырның тынычсыз, ыгы-зыгылы атмосферасын җиткерә. Сәүдәгәр йортының җиһазлары түшəмгə элеп куелган, алар милли һəм тарихи колорит тудыра һəм шул ук вакытта сəхнə киңлеген дə чиклəми. Сəхнəдə бары тик зур тəгəрмəч формасындагы өстəл һəм Ф.Бикчəнтəев тарафыннан һəрчак яратып «уйнатылган» урындыклар – хəрəкəт барышы өчен кирəк булган минимум. Сценографиянең мондый чишелеше беренче планга актёрларны чыгара. Бу, үз чиратында, мəйдан театры кануннарына туры килə. Гомумəн, спектакльнең ясалышы да – төгəл билгелəнгəн тышкы рəсем, зал белəн аралашу, кием алыштырып уйнау, əйберлəрне көтелмəгəнчə куллану, пантомима һəм импровизация – безне театр сəнгатенең элеккеге, халык театры формаларына кайтара. Һəм бу да ХХ гасыр башының кабатланмас мохитен булдыруга үз өлешен кертə: беренче татар артистлары да шундый ук эчкерсезлек белəн, җаны-тəне белəн театрга бирелеп уйнаганнар. Гəрчə ул вакытта актёрларның профессиональлек дəрəҗəсе икенче булса да.

Актёр эше турында сүз алып барганда беренче чиратта Лəйсəн Рəхимованы искə алырга кирəк. Аның Гөлҗиһаны – табигый, шул ук вакытта шактый көтелмəгəн образ. Нəзəкатьле, ягымлы, эчкерсез Гөлҗиһанны бик тиз яратып өлгерəсең. Башка хатын-кыз образлары спектакльдə көлкеле, характерлы рухта бирелсə, Гөлҗиһан тере, күпкырлы, ышандыручан һəм сөйкемле. Ул кайгыртучан, самими, талантлы. Чып-чын хатын-кыз. Һəм һəр чын хатын-кыз кебек үк ул да актриса. Ире янəшəсендə тырыш хуҗабикə, сыйпап-сырпаланып кына торучы хатын ролен уйный, ə ире юкта бай иҗади холкына ирек бирə: өйлəрендəге үзешчəн ансамбльдə гармунда уйный, җырлый, француз стилендə табыннар җыя.

Спектакль авторларына тарихи дөреслектəн читлəшəлəр, инкыйлабка кадəрле чор өчен хас булмаган хатын-кыз персонажын сурəтлилəр дип шелтə дə ясап булыр иде. Лəкин фактлар башка дөреслекне алга сөрə. Моның ныклы дəлиле булып Г.Камалның үз тормышы һəм иҗаты тора: аның əнисе ачык һəм күңелле холкы белəн аерылып торган. Татарлар өчен əлегəчə таныш булмаган театр сəнгате белəн мавыккан малайларын ул һəрчак куəтлəгəн. (Галиəсгарның театр белəн бөтен гаилəсен кызыксындырганы билгеле. Аның энелəре Габдулла (Камал I) белəн Габдрахман (Камал II) актёр һөнəрен сайлап татар театрында данлыклы «Камаллар династиясе»н булдыралар). «Гөнаһлы» балаларын гаеплəп əйтелгəн сүзлəргə каршы əни кеше хафаланмыйча гына: «Балаларыбыз бездəн укымышлырак, ни эшлəгəннəрен алар үзлəре белə», – дип җавап бирə торган булган. Шактый консерватив карашлы иреннəн качып, театрга йөргəн ул. Малайларының уенын карап, аларның уңышларына ихлас күңеленнəн сөенгəн.

Гөлҗиһанның өздереп баянда уйнавын күргəч, мин шул тарихи шəхесне исемə төшердем. Тормышны ярату, ташып торган иҗат дəрте, дөньяны балаларча күзаллау – инде калыплашып өлгергəн Гөлҗиһан образын Лəйсəн Рəхимова əнə шундый яңа төслəргə буяган.

Радик Бариев башкаруындагы Сираҗетдин шулай ук без белгəн татар сəүдəгəре образыннан ерак. Беренчедəн, тəне белəн дə, күңеле белəн дə яшь ул. Актёр Сираҗетдиннең саранлыгыннан, акчага булган мəхəббəтеннəн бигрəк, аның азартлыгын, мавыгып китүчəнлеген, дəртлелеген, шаккаттыргыч нəрсə майтарырга ашкынуын күрсəтə. Хəйлəкəр аферасын ул рəхəтлəнеп башкарып чыга, үзе уйлап тапкан уеннан, ситуацияне үз кулында тотудан чын-чынлап лəззəт ала. Сəүдəгəр акыллы, барысын да алдан уйлап куючан, сизгер, үз-үзенə ышанган. Радик Бариев бу рольдə хəтта артык сөйкемле. Бу мəгънəви басымнарны бераз үзгəртə. Финалда берникадəр аңлашылмаучанлык барлыкка килə: театр тамашачыга җиңел генə байлыкка ирешкəн Сираҗетдиннең хəйлəкəрлеге һəм җəһəтлеге белəн сокланырга, аның җиңүен хупларга тəкъдим итəмени? Бар нəрсə дə нəкъ шуның турында сөйли, лəкин күңел каршы чыга: цинизм һəм ялганга сокланырга бер дə телəми ул.

Хəтергə уелып калырлык тагын бер роль – Искəндəр Хəйруллинның искиткеч башкаруындагы Гарəфи. Чынлыкта, бу хəтта роль дə түгел, эпизод кына, лəкин ул шул дəрəҗəдə көчле итеп, хискə бирелеп башкарыла ки, кабатланмас тəэсир калдыра. Сираҗетдиннең юлдашы пантомима ярдəмендə җинаятьнең ничек булганын аңлатып күрсəтə – ХХ гасыр башының телсез киносын караган төсле буласың. Мондый алым көлкеле генə түгел, бик зəвыклы да.

Калган башкаручыларның уены да көчле, ышандыргыч, Камал театрының традицион манерында. Нəгыймə ролендəге Рузия Мотыйгуллинаны, Туганым ролендəге Илсөя Төхвəтуллинаны, Камалетдин ролендəге Рамил Вəҗиевне аерым билгелəп китү кирəк. Гомумəн, актёрлар ансамбле югары дəрəҗəдə. Спектакль яхшы ритмда бара, җиңел карала.

«Банкрот»ның яңа куелышы татар сəхнəсенең танылган аксакалы Галиəсгар Камалның дəрəҗəсен яңача ачып бирде. Спектакль көчле һəм чын мəгънəсендə заманча килеп чыккан.

Рания Юнысова тәрҗемәсе. 


Айгөл ГАБӘШИ

в„–12 |

Әйткән сүз – аткан ук түгел...

$
0
0
24.12.2013 Авыл
Актаныш районы авылларында өстәгеләр тарафыннан әйтелгән сүзгә, вәгъдәләргә бүген шикләнеп карыйлар. Ни өчен дигәндә, менә икенче ел инде шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт акчасын бир­мичә, аларны төрлечә алдап йөртәләр. Вәгъдәләр саны чутсыз булса да, сөт акчасы әле һаман да каядыр адашып йөри.

Кемнәргәдер берничә мең сум өчен дә төрмәгә утыру куркынычы янаганда, авыл халкының 3 миллион сумнан артык акчасын үзләштерергә теләүчеләрнең кулына сугарга тиешле хакимият җитәк­челәре, хокук саклау органнары әлегә дәшми калуны кулайрак күрә.

Җепнең очын кем чуалта?


Редакциягә Актаныш районы авылларыннан мөрәҗә­гать итүчеләр тәмам аптырашка калган:

–“Вамин” таралгач, ике елга якын вакыт эчендә, үзе­безгә тиешле сөт акчасын сорап, кемгә генә мөрәҗәгать итсәк тә, безгә ярдәм итүче юк. Эт – эткә, эт – койрыкка ди­гәндәй, тик алдап йөртә­ләр. Әйтерсең шәхси хуҗа­лык­лар­дан җыелган сөт район­ның “Киров” авылындагы эш­кәртү предприя­тиесенә тап­шы­рылмаган да, аны эш­кәр­түдән алынган акчадан беркем файдаланмаган”, – ди Иске Айманда яшәүче Айдар Камалов.

Кызганычка, “Вамин” таралганнан соң, шәхси хуҗа­лыклардан җыелган сөт өчен тиешлесен түләмичә калырга тырышу бер Актаныш районында гына да түгел, респуб­ликаның кайбер башка авылларында да очрый. Саба районында сөт җыючылар “Ва­мин”ның шәхси хуҗалык­ларга булган бурычын хәтта үз исемнәренә кредит алып та түләгәннәр. Гәрчә акчаның вакытында бирелмәвендә сөт җыючыларның бер гаепләре булмаса да. Югыйсә сөт акчасы һич кенә дә җилгә очмагандыр. Чынлап тотынганда, җепнең очын табарга мөм­кин­лек тә юк түгелдер. Бары тик теләк кенә кирәк.

“Вамин” банкротлыкка чык­­ты дип, хуҗалыклар үз эшчәнлеген туктатмады бит. Конкурс идарәчесе дә, “Про­сто молоко” идарәче ком­пания­сендә дә җаваплы җи­тәкчеләр үз урынында. “Просто молоко” идарәче компаниясе генераль директоры Марат Моратов әйтүенчә, хезмәт хакы буенча халыкка булган бурычлары инде бетеп бара. Эшләре дә әкренләп җайлана. “Бүген безнең ху­җа­­лыклар сөтне узган елның шул чоры белән чагыштырганда 30 тоннага күбрәк савып ала”, – ди Марат Яшәр улы. Кыскасы, Актаныш авылларына булган бурычны әллә кайчан түләргә мөмкин булса да, бүгенгәчә сузып килү сыер асраучыларның киләчәккә булган ышанычларын һич кенә дә ныгытмый шул инде.

Аптыраган үрдәк сыман...


Татарстан авылларында бүген 878 гаилә фермасы эшли. Шуның 409 ы югары җитеш­терүчән техноло­гия­ләр­дән фай­­далана. Бу фермалар рес­публика авылларында өч мең­гә якын кешене эшле иткән. Тагын 231 гаилә фермасы тө­зелүен дә исәпкә алганда, эш­ләр ярыйсы гына бара сыман. Кызганычка, бар төбәк­ләрдә дә алай ук түгел әле. Кайбер авылларда һаман да нәрсәдән башларга белми аптырап йөрүче яшьләр шактый.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-тө­лек министры Марат Әхмәтов катнашында Теләче һәм Азнакай районнарында узган ки­ңәш­мәдә дә сүз авыл хал­кының активлыгын күтәрү алымнары турында барды. Авылда яшәүчеләр бүген ни белән генә шөгыльләнмәсен, халык­ның төп керем чыганагы, аның яшәешенең нигезе булып шәхси хуҗалык санала. Нинди генә авыр елларда да авыл кешесен ачлыктан нәкъ менә шәхси хуҗалыкта үсте­релгән бәрәңге, яшелчә, җи­ләк-җимеш, терлек-туар һәм ит-сөт продукцияләре саклап калган бит.

Дөрес, тормыш үзгәрә тора. Авылларда да хәзер шәхси хуҗалыкларында күпләп терлек асраучылар саны кими. Марат Әхмәтов әйтүенчә, соңгы берничә ел дәвамында гына да авылда яшәүчеләр саны 40 меңгә кимегән. Бу бит үзе генә дә ике район халкы кадәр. Эшләр шулай дәвам ит­сә, күпмедер вакыттан соң Татарстан авылларында яшәр­­гә кеше дә калмаячак. Мондый хәлне бары тик авылда заманча техника, техно­логияләр, яңа эш урыннары, уңайлы торак һәм яшәү шартлары барлыкка китереп кенә хәл итеп була. Бу яктан алганда, гаилә фермаларының ки­ләчәге өмет­­ле. Азнакай һәм Теләче районы авылларында да шәх­си хуҗалыклар янә­шәсендә аларның саны арта. Теләче авылларында гаилә ферма­ларының саны бүген 100 гә җиткән. Савым сыерлары, кәҗә-сарык, кош-корт асрау белән бергә, гаилә фермаларында күпләп ат үрче­тергә алынучылар да бар. Район­ның Гыйниятуллиннар гаилә фермасында атларның баш саны йөздән артып китә.

Ташламалы кредитлар һәм башкача дәүләт ярдәме белән районның һәр авылында диярлек югары җи­теш­терүчән фермаларның барлыкка килүе авыл тормышын тамырдан үзгәртергә сәләтле, ди Фәрит Мөхәм­мәтшин. Чыннан да, авыр кул хезмәтеннән арындыручы заманча техно­логияләр, уңайлы эш шартлары, тиешле хезмәт хакы булганда, яшьләр дә авылда күб­рәк калачак.

Кемнән ярдәм аласы?


Кызганыч, кайбер районнарда бүген дә әле авыл халкын эшле итү өчен максатлы эш алып барылмый. Югыйсә халык үз эшен, үз шөгылен булдырырга ашкынып торса да, җир­ле җитәкчеләр кайчагында бу эштән читләшергә тырыша. Питрәч районы Шә­ле авылында бер ел эчендә мөгезле эре терлекнең баш саны 240 ка кимүен башкача ничек аңла­тырга була? Мондый аяныч хәл бер Питрәч районы авылларында гына күзәтелсә, ул кадәр үк борчу да тудырмас иде. Респуб­ликаның шактый авылларында шәхси хуҗалык­лар гына түгел, фермер хуҗалык­лары, бигрәк тә гаилә фермала­рының ярдәм кирәк чагында кемгә барып сүз кушарга белми аптырап йөрүләрен җир­лек җи­тәкчеләренең читтән генә кү­зәтеп яшәүләре – аяныч хәл.

Авылда үз эшеңне башлап җибәрү җиңел түгел. Моның өчен теләк кенә булу бик аз әле. Дәүләт ярдәме дә бик мөһим. Тиешле белемең, тәҗ­рибәң дә булса, тагын да яхшы. Шуларга өстәп, җирлек һәм район җитәкчеләре бе­лән үзара аңлашып эшләү, кирәк була калганда, аларның ярдә­менә таяну мөмкинлеге дә булса, авылларда яшәү­челәр саны һич кенә дә кимемәс иде. 


Камил СӘГЪДӘТШИН

в„–220 | 24.12.2013

Җәлил бүләге өметле яшьләргә бирелде

$
0
0
24.12.2013 Мәдәният
Бүген Татарстанның Хөкүмәт йортында 2012-2013 елларда Муса Җәлил премиясенә лаек булганнарны тәбрикләделәр. Әлеге олуг исем быел 4 кешегә һәм бер оешмага бирелде.

М.Җәлил исемендәге премия ике елга бер тапкыр Татарстанның сәләтле яшьләренә тапшырыла. Ул сәнгать, фән, мәгарифне үстерүгә зур өлеш керткән һәм яшьләр эшмәкәрлеге, яшьләр программаларын гамәлгә ашыру өлкәсендә югары казанышларга ирешкән өчен бирелә. Әдәбият, музыка, концерт-башкару эшчәнлеге, сынлы сәнгать, театр сәнгате өлкәсендә үзенчәлекле алымнар кулланып эш итүчеләр дә бу бүләккә дәгъва кыла ала. Дәүләт бүләге шулай ук телевидение өлкәсендә, цирк, кино, фән һәм педагогик эшчәнлектә абруй казанган кешеләргә тәгаенләнә.

Татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән, Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты” спектаклендә - Корбанов һәм Туфан Миңнуллинның “Мулла” спектаклендә Әсфәндияр образлары өчен Г.Камал театры артисты Эмиль Талипов, “Сөембикә канаты” арт-операсын, “Изге ядкәр” ораториясен, “Зәйтүнәкәй” музыкаль драмасын тудырганы, үз иҗаты белән республиканың милли-мәдәни сәнгатен пропагандалаганы өчен композитор Эльмира Галимова, татар мультфильмнары коллекциясе өчен “Татармультфильм” берләшмәсе, татар әдәбиятын үстерүгә өлеш керткәне һәм “Дүртенче кат... Бишенче кат...”, “Җылытасы килә дөньяны” шигырь җыентыклары өчен шагыйрь Ленар Шәех, “Каралама” шигырьләр китабы өчен шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин һәм фәнгә зур өлеш керткәне өчен Казан илкүләм технология тикшеренү университеты профессоры Николай Улитин Муса Җәлил премиясенә лаек булдылар.

“Башкарган эшемне күреп бәяләгәннәре өчен бик шатландым. М.Җәлил премиясе яшьләр арасында бик популяр. Быел 70ләп кандидат каралган булган. Һәрбер кандидатура тимер иләк аша уздырылды. Жюри бик озак уйлады, фикер алышты. Өметләрне җуйгач кына, сиңа М.Җәлил премиясе тапшырылды, дигән хәбәр килде. Чиксез шатлану хисе кичердем. Шунысы да мөһим: бу мәртәбәле исемне алга таба да акларга кирәк бит. Киләчәктә дә исән-имин эшләргә язсын. Монда, әлбәттә, өч әсәрне генә күздә тотмаганнардыр”, - дип шатлыгы белән уртаклашты яшь һәм өметле композитор Эльмира Галимова.

Эльмира яшь иҗатчы булуына да карамастан, 38дән артык төрле конкурс, фестивальләрдә катнашкан, дипломнары бар. Талантлы, тырыш яшьләргә генә эләгә торган премияне композитор кызның 20 еллык иҗат җимеше дип кабул итәргә кирәктер. Бик күп халыкара конкурслар лауреаты, үз әсәрләрендә миллилекне алга сөрүче көйязар белән әңгәмәне газетабызның алдагы саннарында укый аласыз. 


Мөршидә КЫЯМОВА

в„– | 24.12.2013
Viewing all 37683 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>