Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 37683 articles
Browse latest View live

Ихтыяр көче

$
0
0
24.12.2013 Җәмгыять
Китап укырга яратам, дип бер язган идем бугай инде. Әдәби әсәрдән соң фәнни китап укырга тырышам. Бер-бер артлы, алмаш-тилмәш...

Грибоедовның «Горе от ума» сын тиз генә укып чыктым да, күңелемә якын булган фәнни китап эзли башладым. Өйдә, ярый әле, китаплар күп, фатир хуҗасының китапханәсе кызыклы, шуңа күрә, озак эзләргә туры килмәде. Келли Макгоникалның «Ихтыяр көче» («Сила воли») дигән китабын сайлап алдым. Һәм ялгышмаганмын икән. Китап, чыннан да, мавыктыргыч.

Һәр кеше үзендә ихтыяр көче җитмәвен сизгәлидер. Йә биргән сүзеңдә тора алмыйсың, йә, эчәргә ярамаса да, барыбер шәраб эчәсең яисә диабетка якынлашып баруыңны белә торып, тагын бер кисәк тортны сыптырып ташлыйсың. Бу ихтыяр көченең зәгыйфь булуын аңлата, әлбәттә.
Әлеге китабында автор бу хәлдән чыгу юлын күрсәтә. Мең рәхмәт, Келли!

Беренчедән, ихтыяр көчен көн дә тәрбияләргә кирәк икән. Бик үк әһәмиятле булмаган нәрсәләрдән дә башларга була. Бары тик үзеңне «читтән» күзәтеп кенә яшә. Кайвакытта кулың кәнфит алыр өчен сузыла, кайчагында, бүген эшләнергә тиеш эшләреңне ташлап, телевизор карарга утырасың. Бер игътибар итә башласаң, ялгышларыңны күрү әллә ни авыр түгел.

Икенчедән, үз-үзеңә дөрес максатлар куярга кирәк икән. Һәр максат өч этаптан тора. Мәсәлән, син ябыгырга телисең ди:

1. Мин спортзалга йөри башлыйм.
2. Мин, кичке алтыдан соң, майлы ризыклар ашамыйм.
3. Минем сәламәт буласым килә.

Теләгең бик көчле булырга тиеш. Ул, якты йолдыз булып, күңелеңне җилкендереп торсын. Югыйсә, торт, кәнфит, өчпочмаклар тирә-яктан сиңа һәрвакыт «сәламнәр җибәрәчәк»... Мизгеллек ләззәткә алданмас, шулай ук үз сәламәтлегеңне онытмас өчен, өченче максат аеруча мөһим булырга тиеш. Ә менә начар гадәтләрең күп булса, алар белән бер-бер артлы көрәшергә кирәк, чөнки ихтыяр көче, мускул кебек, арырга мөмкин. Бәлки шуңа күрә дә күп кеше, диета тотудан туеп, яңадан ашый башлыйдыр, ди автор...

...Элек Рабит Батулла телевизордан ниндидер тапшыру алып бара иде. Мин ул чакта кечкенә, бөтенесен дә аңлап бетермим, шулай да аның акыллы сүзләр сөйләвен чамалый идем. Тапшыру дигәннән... Ирина Хакамада лекцияләрен, Олег Торсунов семинарларын кешеләр интернеттан табып карый, тик болар бит барысы да русча... Татар телендә шундыйрак тапшырулар оештырып булмыймы икәнни?! Авыр минутларда, тормышың дөрес юлдан китмәвен сизгәндә, акыллы кешенең киңәшен ишетү үзе бер бәхет бит. Китапмы ул, телевизион тапшырумы – барыбер. Нәтиҗәсе генә булсын! 


Ләйлә БАЙГЫШ

в„– |

Зифа Кадырова: “Кешедә начарлык күрә белмим”

$
0
0
25.12.2013 Мәдәният
Кыска гына вакыт аралыгында “Сагынырсың — мин булмам”, “Язмыш сынавы”, “Көтеп узган гомер”, “Бәхеткә юл кайдан?” китаплары аша укучылар мәхәббәтен яулаган Зифа КАДЫРОВА әдәби мохиткә язгы ташкын кебек килеп керде. Һәркемгә таныш хис-тойгыларны үзәкләрне өзәрлек итеп тасвирлап, бик күпләрне үзенә әсир итте ул.

“ӘНИЕМНЕҢ КУЛЫННАН КИЛМӘГӘН ЭШ ЮК”

— Зифа апа, сүзебезне Кадыйр Сибгатуллинның: “Җырчы да, шагыйрь дә булма ди, монда ту, монда үс, яшә дә!” дигән шигъри юлларыннан башлыйк әле. Башкортостанның күз явын алырлык табигате — чылтырап аккан тау чишмәләре, сер-тылсым тулы куе урманнары уртасында яшә дә, язучы булма ди…

— Әй, безнең авылның матурлыгын күрсәң! Кечкенә, егерме өйлек кенә, үзенең исеме дә юк. Үзәк булып торган зур Ахун авылының бер “филиалы” сыманрак иде ул, “ферма” дип йөрттек без аны. Тау битендә генә каенлык, җәй көне иртән торуга чәй эчәргә шуннан каен җиләге җыеп төшәбез. Ул урманы, буасы… Печәнлегебез дә гел чиялектән, җиләклектән тора. Хәтерлим әле, печән чапканда әнием җирдән сәнәк белән генә чокып, кәрәзле бал — шөпшә балы ала иде. Үземне белгәннән бирле иртә яздан чыгып китә, ничәмә-ничә тау бар, барысын да барлап кайта идем. Кайда умырзая чыккан, кайда кар суы җыелып ята — берсе дә калмый. Кич белән әнием “кайта беләсеңме син, юкмы” дип чыбык күтәреп эзләп килә иде…

— Син һәрвакыт “әнием, әнием” дип кенә торасың. Фәһемия апаны беләм, өлкән яшьтә булуына карамастан, тик утырмый, “өченче буын университеты”нда да укый, курчаклар тегәргә дә йөри. Аның ярдәмчеллеге, киң күңеллелеге турында әйтеп тә торасы юк!


— Әниемнең кулыннан килмәгән бер генә эш тә юк. Сыер да, бия дә сауды, кибеттә эшләргә дә өлгерде. Мин үскәндә йортыбыз курчак өе кебек иде — барлы-юклы чүпрәкләрдән дә әнием әллә ниләр ясап, өйне бизәп куя. Ризык әзерләгәндә дә әллә ничек итеп матурлап бетерә. Стаканда булса да һәрчак берәр кыр чәчәге торыр… Хәзер дә шулай, безгә килгәндә дә урамнан берәр нәрсә алып керми калмый: чәчәк дисеңме, миләш тәлгәшеме, берәр матур яфракмы… Андагы фантазия!

Миңа җиде яшь чакта алар әти белән аерылыштылар. Ике өй аша гына бер урамда тордык. Әти Гадения исемле яңа хатын алып кайткач та гел аралашып яшәдек. Ул вафат инде, Гадения апа белән әле дә йөрешәбез, хәзер дә әнием янына кунакка килә. Болар хакында автобиографик әйбер язармын дип торам әле…

“МИН ОНКОЛОГИЯ ҮТКӘН КЕШЕ”

— Үз эченә генә бикләнеп утырган кеше күңел кылын тибрәтерлек әсәр яза алмый. Баштан үткән яки бүтәннәр тормышыннан алынган гыйбрәтле хәлләрнең тәэсир итү көче дә үзгә. Берәүләрнең тормышы тигез юлдан келтерәп кенә бара, икенчеләргә кыя-таулар, упкыннар аша үтәргә туры килә. Сиңа да язмыш гел көләч йөзен генә күрсәтеп тормый, авырлыкларны җитәрлек татыта. Еласаң ела, көлсәң көл дигәндәй, шул авыр мәлләрнең дә бер маҗарасы, сәерлеге булмый калмый. Исемдә әле, бер мәлне хастаханәдә дәваланып чыктың. Берникадәр вакыт үткәч, авариягә очрап, янә шул хастаханәгә эләктең. Сине аңсыз хәлдә шул ук палатага, шул ук койкага китереп салганнар. Мондый хәлләр әсәрләреңдә чагылыш тапмый калмыйдыр, мөгаен…


— Беләсеңме, беренче әсәремне — “Сагынырсың — мин булмам”ны мин ничек яздым? Башым проблемалар белән тулган бик авыр чагым иде. Төнлә торып утырдым да, яздым да яздым. Иртән сәгать җидедә генә аңладым үземнең ни язганымны. Әсәрнең утызга якын бите шул рәвешле бер утыруда туды. Элек тә иремә гел, эх, язасым килә, ди торган идем. Ни язарга теләгәнемне ачык белмәсәм дә, яшерен бер хыялым бар иде. Сәгате сукканны көткәнмендер инде. Вакытында укымадым шул. Юкса, унынчы классны бетергәч, укытучым Учалыга музыка училищесына да керткән иде. Бер елын көчкә түздем дә, аны ташлап, балалар бакчасына эшкә кердем. Кызларның кайсы кая таралыша башлагач, мин дә комсомол юлламасы белән Чаллыга китеп бардым. Маляр булып та эшләдем, диспетчер булып та утырдым. Хосусыйлаштыру заманы башлангач, безне куып тараттылар да, эшсез калдым. Өч ел буе үз көнемне үзем күрдем дисәм дә була. Аннан биш еллап автобуста кондуктор булып йөрдем.

Мин онкология үткән кеше, янәшәмдә әллә кемнәрне күрдем. Хастаханәдә бер хатын белән яттык. Ул “КамАЗ”да эшләгәндә чалбар эченә запчастьлар салып алып чыга торгач, эчәгеләренә салкын тидергән булган. Үләрмен дип уйламады, бичара. Янына ире килә иде, төшке, кичке ашны ашый, аннан соң гына кайтып китә, шуның өчен генә килеп йөрде. Өйдә өч бала, аларны уйлау юк… Кече кызлары фахишәлек юлына басты. Ир-ат шулкадәр көчсез булыр икән! Бу хәлләрне “Көтеп узган гомер” повестена да керттем. Әсәрнең башта икенче бүлеге язылды, аннан соң, Рушаниянең үткәне дә булырга тиеш бит дип, беренче бүлеген яздым.

“МАРСЕЛЬНЕ ЮГАЛТКАННАН СОҢ, КУЛЫМА КАЛӘМ АЛГАНЫМ ЮК”

— Быел гаиләгез ишеген олы кайгы шакыды — ирең Марсель абый мәңгелеккә китеп барды...

— Марсельне югалтканнан соң, кулыма каләм алганым юк әле. Ул минем терәгем, әсәрләремнең иң беренче укучысы, тәнкыйтьчесе иде. Хәзер бөтен җаваплылыкны үз өсләренә алып, янәшәмдә әнием, туганнарым, балаларым калды... Марсель белән Чаллыда танышкан идек. Безнең тулай торакка дискотекага килгән иде ул. Бөтен кыз ак күлмәктән иде, “инкубатор чебиләре” дип көлеп торганын ишетеп калдым. Шуннан китте инде… Өйләнештек, улыбыз Руслан, кызыбыз Регина туды. Бик тату булып үсте балаларым, кечкенәдән бер-берсе өчен калкан булып торырлар иде... Руслан — шофер, ерак юлларга йөри. Регина ТИСБИда менеджер булып эшли. Әле дә бер-берсенә ярдәм итешеп, проблемаларын бергәләп чишеп яшиләр, абый-сеңел була беләләр. Шуларның кечкенә чагын, кич бергәләп өстәл янына җыелуларны сагынам хәзер. Көндәлек хәлләрне сөйләшеп, гөжләп утыра идек. Иң рәхәте — бергә пилмән ясау, бергәләп ашау булган. Тансык кына булып калды шул. Элек берәр гамәл кылсалар “әтиегезгә әйтәм” ди торган идем. “Әтиегез” дип үстердем. Марсель командировкадан кайтасы көнне: “Бүген әтиегез кайта, беркая да чыкмагыз”, — ди идем. И, ул көнне… Үзем дә матур күлмәк киеп, матур алъяпкыч тагып, чәчләремне ясап, бизәнеп-төзәнеп, тәрәзәдән башымны алмыйм… Ишек төбенә чыксам, “Зифа, кунак көтәсең мәллә?” — ди күршеләр. “Бүген Марсель кайта”, — дим. Үзе дә күчтәнәчләр, бүләкләр күтәреп кайтып керер иде… Аның юклыгына әле һаман да ышанып бетә алмыйм. Йөрәге тотты шул. Быел 5 сентябрьдә аңа, 7 октябрьдә миңа 55 яшь тулып, юбилейлар үткәрәбез дип йөргән идек...

— Җирдән киткәннәрнең урыны җәннәттә булсын, калганнарга Ходай сабырлык бирсен, дибез, чөнки тормыш дәвам итә... Күптән түгел Чаллы татар дәүләт драма театры бинасында сине юбилеең белән котларга зал тутырып тамашачы җыелды...

— Әйе шул, зур бәйрәм булды. Театр җитәкчесе Рашат Фәйзерахмановка рәхмәт, кичәмне биредә зурлап уздырды. Тамашачыны куып китермәдек, билетлар алдан ук сатылып бетте...

“ТИСКӘРЕ ГЕРОЙНЫҢ ДА БЕР ЯХШЫ ЯГЫ БУЛЫРГА ТИЕШ”

— Бүгенге укучы Зифа Кадырова китапларын эзләп-эзләп укый… Үзең исә башкаларныкын укырга вакыт табасыңмы?


— Яшермим, татар әдәбиятын күбрәк ирем аша белә идем. Ул бик күп укый, һәр укыганын бик тәфсилләп миңа сөйли, аңлата иде. Хәзер үзем яза башлагач, язучыларны күзәтеп барырга тырышам. Фоат Садриев, Нәбирә Гыйматдинова, Шәмсия Җиһангирова әсәрләрен яратып укыдым. Бер кичәдә кемдер миннән ирония белән: “Син шушы язучыны, моны беләсеңме?” — дип сорый. Аптырап калмадым: “Ә син кабель сала беләсеңме?” — дидем. Төзелештә эшлим бит, бригадада үземнән кала хатын-кыз заты юк. Җир казыйбыз, кабель салабыз… Мин көнләшмим, кызыга гына беләм. Үз кулы белән эшләгәннәргә, чүлмәкчегә кызыгам. …Үзалдыма ялгыз йөри торган кешемен, берәүгә дә тимим, миңа да тимәсеннәр. Теләмәгән кеше китабымны укымасын. Казанда китап кибетендә йөрдем әле, китап та, язучы да шулкадәр күп. Халык нишләп китапларымны көтеп алып, ябырылып укыды — сәбәбен әйтә алмыйм. Бәлки, гади, тормышчан булуы белән җәлеп иткәндер.

— Сүз уңаеннан, хәзер китапларыңны “Татарстан почтасы” аша да яздырып алып була икән?


— Әйе, авылларда, районнарда китап кибете юк бит, шул рәвешле булса да укучыларга барып ирешсен, дидек.

— Син мөхәрриргә дә, рәссамга да бик таләпчән. Шул ук вакытта әсәрне бергәләп эшләгәндә үзең бер генә героеңнан да, бер генә вакыйгадан да баш тартырга ашыкмыйсың, аларның кирәклеген раслыйсың, бер генә җөмләне дә “кистермисең”. Бу кирелегеңме, әллә инде әсәрне язганда сызасын сызып, ертасын ертып ташлыйсыңмы?


— Бер генә битне дә ертып ташлаганым юк. Башка килгәнне тизрәк кәгазьгә төшереп өлгерергә ашыгам. Бер уйламаган геройлар да килеп керә кайчак, аларны “сугып төшерә” дә алмыйм. Үзем тудырган геройлар булгач, алар өчен “көрәшәм”, билгеле. Әсәрдә бик вак, кирәксез тоелган урыннар да үзенә күрә бер бәйләүче чара: тормыш гел тетрәнүләрдән генә тормый бит, арада вак-төяге дә булгалый. Үзем кешедә начарлык күрә белмим, тискәре геройның да бер яхшы ягы булырга тиеш дип уйлыйм. Шуңа андыйларны да колакларыннан яктылыкка өстерим… 


Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА

в„– |

Аерылганнар – аюга, ә таркалганнар – кемгә?

$
0
0
25.12.2013 Авыл
Татарстанның агросәнәгать хезмәтчәннәре профсоюзы җитәкчесе Фәридә Гарифуллина әйтүенчә, 2013 елда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек тармагында эшләүче­ләрнең хезмәт хакы тулаем алганда 13 процентка артса да, республика буенча уртача эш хакыннан ике тапкыр ким булып кала. Кызганычка, соңгы вакытларда анысын да вакытында бирә алмаучылар­ның саны арта. Хезмәт хакы буенча бурыч ел ахырына 13 миллион 104 мең сум тәшкил итә.

Хезмәт куркынычсызлыгына тиешле игътибар булмау нәтиҗәсендә быел да эш урынында йөзләгән кеше тән җәрәхәте алган, 13 кешенең гомере өзелгән. Авыл хуҗалы­гының иң төшемле тармагы – терлекчелектә эшләүчеләрнең айлык хезмәт хакы күп вакыт 7-8 меңнән артмавы белән дә килешеп булмый, – ди Фәридә Галимҗан кызы.

Кемне сайлаудан тора

Чыннан да, зур өмет-хы­яллар белән хуҗалыкка эшкә кайткан югары белемле бел­геч өчен иртә таңнан кичке караңгыга кадәр сузылган, кем әйтмешли, алсыз-ялсыз хезмә­тенә Бөгелмә районы “Возрождение” хуҗалыгындагы кебек аена 8-9 мең сум хезмәт хакы бик аз шул инде. Нурлат районы Ахунов исемендәге, Буа районы “Алан” һәм республи­ка­ның баш­ка кайбер хуҗалык­ла­рын­да баш белгечләрнең дә айлык хезмәт хакы шуннан арт­мый. Алай гына да түгел, респуб­ликаның кайбер хуҗа­лык­ла­рында эшләүчеләрнең айлык эш хакы хезмәткә түләүнең минималь күләмен­нән дә ким­рәк килеп чыга.

Ә бит хезмәт коллективы сайлап куйган тәҗрибәле, үз сүзен өздереп әйтә алган проф­союз рәисе, профком әгъза­лары киләчәкне кайгырта бел­гән хуҗалык җитәкче­лә­ренең ярдәмчеләре була ала. Шул ук хезмәт куркынычсызлыгы, эш­ләү­челәрнең тормыш-көнкү­решен кайгырту һәм баш­ка бик күп мәсьәләләр бүген кайбер хезмәт коллективларында инде онытылып та бара. Әйтик, хуҗалыкларда хез­мәт хакын вакытында түләмәү кайберәү­ләр, бигрәк тә инвестор канаты астында эшләүче агрофирмалар өчен гадәти хәлгә әйләнеп бара. Пенсия фондына иң зур әҗәт тә аларда. “Вамин-Мәр­җани”, “Вамин-Теләче” агрофирмалары, Түбән Камада “Хими­кам-агро”, Кукмарада “Әсәнбаш”, Яңа Чишмәдә “Татарстан”, Алексеевскида “Ясная Поляна” хуҗалыкларының һәркайсы пенсия фондына 8-22 миллион сум бурычлы икән, монда эшләүчеләрнең киләчәге турында кем кайгыртыр?

Ике якка да файдалы


Үзгәртеп кору заманнары килеп, колхоз-совхозлар белән бергә республиканың байтак хуҗалыкларында һөнәр бер­лек­ләре башлангыч оешмалары да тарихта гына калды. Эш бирүче белән хезмәт иясе арасында ниндидер аңлашылмау­чанлык килеп чыкканда, га­дәттә закон буларак кабул ителгән “Күмәк килешү” яр­дәмгә килә. Шуңа да профсоюз оешмасы сакланып калган ху­җа­лыкларда хезмәт кешесе турында кайгырту бермә-бер күб­рәк. Фәридә Галимҗан кызы әйтүенчә, мондый күмәк килешүләр иң элек башлангыч профсоюз оешмаларында тө­зелә. Анда хезмәткә түләү, эш шартларын яхшырту, хезмәт куркынычсызлыгы, эшләүче­нең сәламәтлеген кайгырту – кыскасы, тормышта кирәк булган мөһим мәсьәләләр карала. Документ ике як тарафыннан да раслангач, закон төсе ала.

Балтач районы “Якты юл” хуҗалыгы профсоюз оешмасы рәисе Лилия Габдрахманова әйтүенчә, хуҗалык җитәкчесе белән хезмәт коллективы арасында төзелгән “Күмәк ки­лешү” һәр ике якка да файдалы. Саба районы “Юлбат” хуҗалыгы проф­союз оешмасыннан Гөл­си­нә Кәримова, Зәй шикәр заводы профсоюзы җитәкчесе Рөстәм Хуҗин, Актаныштан Мөдәррис Ханов та ике яклы килешүгә таянып эшләүне хуплый.

Килешү кемгә кирәк?

Башлангыч оешмалардан алынган тәкъдим-фикерләр нигезендә агросәнәгать тармагы буенча һөнәр берлеге, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, рес­публика Крестьян-фер­мер ху­җалыклары ассоциациясе, инвестор хуҗалыклары – кыскасы, барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм эш бирү­челәрнең мәнфәгатен чагылдырган “Күмәк килешү” тө­зелә. Аның үтәлеше исә һәр як тарафыннан даими кон­трольдә тотылса да, Фәридә Гарифуллина әйтүенчә, хәл итәсе проблемалар шактый икән шул әле. Тармак профсоюзы җитәкчесен иң беренче чиратта республика хуҗа­лыкларында хезмәтне саклау мәсьәләсе борчый. Кайбер хуҗалыклар көндәлек мә­шә­катьләргә баштанаяк чумып, кайсы табыш артыннан куып, хезмәт куркынычсызлыгы турында онытып җибәрә.

Моның нәтиҗәсе дә күз алдында: республика хуҗа­лык­ларында әледән-әле эш урынында төрле тән җәрә­хәтләре алу, фаҗигаләр кабатланып тора. Мондый хәлдән чыгуның иң нәтиҗәле юлы – башлангыч оешмаларда хез­мәт куркыныч­сызлыгы буенча җаваплы ке­шеләр сайлап кую, ди респуб­лика һөнәр берлеге рәисе Фәридә Гарифуллина.  


Камил СӘГЪДӘТШИН

в„–221 | 25.12.2013

Казан метросындагы сенсорлы терминалларда татар телендәге мәгълүмат, дөресләп, яңадан эленде

$
0
0
25.12.2013 Милләт
Төп текстлар татар әдәби теленә матур итеп тәрҗемә ителгән. Әмма шулай да өслектә күзгә күренеп торган кайбер хаталар калган

Бу көннәрдә Казан метросындагы сенсорлы терминалларда татар телендәге мәгълүмат, дөресләп, яңадан эленде. Төп текстлар татар әдәби теленә матур итеп тәрҗемә ителгән. Әмма шулай да өслектә күзгә күренеп торган кайбер хаталар калган. “Татарчага тәрҗемә иту”, “Җинү проспекты”, “мин кая?”, “дежурная часть”, “уку заведенияләре”, “муниципаль объектлары”, “хастәханә”, “Декабристов урамы” кебек сүзтезмәләр күзгә чалына.

Казан шәһәре Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге белгече Гөлназ Исмәгыйлева бүген сөйләшү вакытында моны сенсорлы терминаллардагы бөтен материалның аларга килештерү өчен бирелмәгәнлеге белән аңлатты. Эш шунда: башкарма комитетның тәрҗемәчеләр бүлеге телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге белән берлектә Универсиада алдыннан Казан метросы станцияләрендә урнаштырылган сенсорлы терминаллардагы хаталы татар текстларын төзәтеп чыккан иде. Терминалларда хаталар күренү сәбәпле, “Метроэлектротранс” оешмасы белән кабат элемтәгә кереп, терминаллардагы бөтен текстлар башкарма комитетның тәрҗемәчеләр бүлегенә соратып алыначак һәм камилләштереләчәк.

Билгеле булганча, июль аенда “Татар-информ” сайтының татар бүлегендә Казан метросы станцияләрендә ел башында ук урнаштырылган сенсорлы мәгълүмат терминалларындагы мәгълүматның татар телендә хаталы итеп бирелүе турында язма чыккан иде. Аңарчы без сенсорлы экраннарны урнаштыру, аларны рус, татар һәм инглиз телләрендәге мәгълүмат белән тәэмин итү өчен җаваплы “Метроэлектротранс”ның кадрлар бүлеге җитәкчесе Наталья Витушкина белән сөйләштек. Ул безгә хаталарның Казан башкарма комитетында инде төзәтелүен хәбәр итте. Бу 19 июль көне иде.

Август башында без метродагы сенсорлы экраннардагы татар теле битен кабат ачып карадык һәм берни дә үзгәрмәгәнлеген күрдек. Шуннан соң бу мәсьәлә буенча ТР Президентының Твиттердагы битенә хәбәр җибәрергә туры килде.

Аннан бик тиз арада - берәр сәгать эчендә - безгә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан шылтыраттылар. Президентка хәбәр юлланганнан соң, ТР Премьер-министры Илдар Халиковның Г-12537-ИХ йөкләмәсе буенча, мәсьәләгә ачыклык күрсәтүне сораган документлар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына, Казан шәһәре Башкарма комитетына юлланган иде.

Көн дәвамында сөйләшүләр алып бару нәтиҗәсендә, метродагы терминалларда татар бите ябып куелды. Теге яки бу объект турында татарча мәгълүмат алырга теләгән очракта, экранда “Татарский язык временно не доступен” дигән язу чыкты.

Бу мәсьәлә белән шөгыльләнгәндә, миңа ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан ике җавап хаты килде. Алар сенсорлы терминаллардагы татар телендәге мәгълүмат битенең ябылып куелуы һәм татар теленең текстның, килештерү өчен, Казан шәһәре Башкарма комитетына юллануы турында хәбәр иттеләр. Татар теленә дөрес тәрҗемәне килештерү буенча эш тәмамлангач, мәгълүматның Казан метрополитенындагы сенсорлы терминалларда урнаштырырга вәгъдә иткәннәр иде. Хәзер инде текстлар нигездә төзәтелде, системаны камилләштерәсе генә калды.  


Римма ГАТИНА

в„– | 24.12.2013

Рәссам Абрек Абзгильдин вафат

$
0
0
25.12.2013 Мәдәният
Кичә 77 нче яшендә Татарстан Республикасының халык рәссамы, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Абрек Абзгильдин вафат булды.

Абрек Әмир улы белән хушлашу 26 декабрь көнне 9 сәгать 30 минутта Пушкин урамы 86 йорт адресы буенча урнашкан "Казан" милли-мәдәният үзәгендә булачак.

Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.


---

в„–--- | 25.12.2013

Татарча телефильм төшерерлек сценарий бармы?

$
0
0
25.12.2013 Мәдәният
Татарстанда татарча телефильм сценарийлары бәйгесенә йомгак ясалды. Беренче урын беркемгә дә бирелмәде.

Бу бәйгегә 12 автор 23 эшен тәкъдим иткән иде. Бәйге комиссиясе җитәкчесе, "Татмедиа" республика агентлыгы башлыгы урынбасары Нүрия Беломоина сүзләренчә, әлеге бәйгедә алдынгы урын алган сценарийларны Казан мәдәният һәм сәнгать университетында кино сәнгатен өйрәнүчеләр курс һәм диплом эшләрендә куллана алачак.

– Бу бәйге яхшы телефильмнар тудырырга омтылышны күрсәтәме?


– Сценарий бик үзенчәлекле жанр, татар телендә генә түгел, ә рус телендә язучылар да сирәк булыр. Күпләр әдәби әсәрләр язарга тырыша. Сценарий язарга өйрәтүче бернинди уку йорты да юк.

Икенчедән, татар телендә язучыларыбыз үткәнне сагыну (настольгия) белән яшиләр. Алар элекке тормышны сагыналар, аны идеаллаштыралар, бүгенге буталчык заманны бик яратып бетермәү сизелә.

Мисал өчен, яхшы әсәрләр арасыннан "Риза" 1945-50 еллардагы вакыйгаларны тасвирлый. 80-90 елларны тасвирлаучы әсәрләр дә шактый. Яшьләр тормышы, картлар тормышы, эшләп йөрүче кеше булсын - нәкъ бүгенге көнне чагылдырган әсәрләр бар микән?

– Сез әйткәннәргә күрә, комиссия беренче урынны беркемгә дә бирмәү карары чыгардымы?


– Әлбәттә. Бу бәйге безгә мирас буларак калды. Алдагы өч бәйгене "Яңа гасыр" телеканалы үткәргән иде. Татарстанның милли сәясәтен тормышка ашыру програмы кабул ителде һәм бу бәйге быел һәм тагын алдагы өч елда шушы програм кысаларында үткәреләчәк. Програмга ул кыска метражлы иң яхшы фильмнарга бәйге дип кереп калды. Ә асылда фильмнар кыска һәм нәфис фильм да булырга мөмкин.

Татарстанда телефильмнарны бары тик "Яңа гасыр" гына төшерә. Бүтән каналларның төшерергә матди мөмкинлекләре дә, күрсәтү мөмкинлекләре дә юк.

– Бәйге шартларына күрә, алдынгы урыннарны алучыларның әсәрләре төшереләчәкме соң? Алар минем әсәрем төшереләчәк дип өметләнә аламы?


– Юк, алай дип әйтмәс идем. Бу бәйгене үткәрү инициативасы башта "Татмедиа"ныкы түгел иде. Шуңа күрәдерме, бу ягы каралмаган. Бу иҗади бәйге генә итеп күзалланган.

Бу бәйгедә катнашкан сценарий язучылар да: "Сценарий язучылар кимер. Без бу әсәрем буенча кайчан да булса фильм төшерелер микән дип сценарий язабыз", дип әйтте.

Безнең бу бәйгенең максаты, беренче чиратта, ул татар телен үстерү, телнең куллану даирәсен киңәйтү һәм авторларның профессиональ сәләтләрен үстерү.

Узган өч бәйге нәтиҗәләре нигезендә бүген ике фильм төшерелгән. Өч бәйгегә өч фильм булса да, әле ул начар булмас иде.

Бәйгегә йомгак ясалганда җиңгән әсәрләрне мәдәният һәм сәнгать институтында кино сәнгатен өйрәнүчеләргә, режиссер факультетында укучы студентларга курс эше, диплом эше буларак тәкъдим итәргә дип белдерелде. Алар бит барыбер ниндидер әсәрне алып фильм төшерәләр. Матур гына килеп чыкса, аларны күрсәтеп тә булачак. Минемчә, бу эш дәвамлы булырга, сценарийның бәяләнүе белән генә тукталып калмаска тиеш.

– Татар җәмәгате, татар телле халык бүген нинди фильмга мохтаҗ соң? Алар нәрсә күрергә тели?


– Татар җәмәгате рус һәм башка милләт кебек үк бик чуар. Максатчан төркемнең көткәннәре тормышка бик үк туры да килеп бетмәскә мөмкин. Безнең халык бик үзенчәлекле. Аның генетик хәтере дә бар, бу ягы сценарийларда да чагыла. Күпчелек әсәрләр кызганыч, күз яшьләрен чыгара торган, моңсуландыра торган. Бәлки, аудитория дә шуны көтәдер.

Миңа калса, әсәр вакытына да, елына да, вазгыятенә дә карамыйча мәңгелек кыйммәтләргә тәңгәл килә торган булырга тиеш. Ул кайсы дәвердә яшәсә дә, кеше күңелендә туа торган сорауларга җавап бирсен.

Яшьләр өчен һәм балалар өчен аларның тормыш шартларына якын, алар аңлый торган гыйбарәләрдән торган сценарийлар язылырга тиеш дип уйлыйм. Үз сорауларына җавап тапса гына алар да татар телендәге фильмнарны кызыксынып караячак.

Мин, бәлки, авторларны бераз кимсеткәнмендер дә... Гел уфтанып, хатирәләр белән генә яшәү яшьләргә туры килми. Алар белән бер телдә сөйләшеп, алар дөньясын аларга җиткереп игътибарларын җәлеп иткәннән соң гына хатирәләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Алар алдында дәрәҗә казангач кына үзеңнең тәҗрибәңне аларга тәкъдим итәргә була.

– Татарстан хөкүмәте төшерелә торган телефильмнарга, киноларга үз өлешен кертми түгел, кертә. Мисал өчен, "Кабан күле серләре" төшерелгәндә дә республикадагы шәхесләр катнашты, президент акча да бирде. Әмма фильмны начар дип бәяләүчеләр дә булды.


– Бу бәйгедә катнашучылар арасында танылган язучы Аяз Гыйләҗевнең улы Мансур Гыйләҗев бар иде. Ул үзенең "Кукуруз басуы" дигән әсәрен тәкъдим итте. Ул: "Һолливуд булса да, төшергән әсәрләренең 70%-ы бер көнлек, күбәләк шикелле генә. 20%-ы бер дәвер яши әле, шедеврлар 100 фильм арасыннан бер, иң күп булса биш булыр", дип әйтте.

Татарча сценарий язучыларның каләмнәре шомарсын өчен фильмнар төшерү, ул иҗаттан куркып тормау кирәк. Замана, вакыт сынавына чыдаганнар, барыбер, яшәп калачак.

– Акчаның исраф булу дигән ягын да онытырга ярамый.


– Ансы дөрес. Биредә бюджет, дәүләт акчасына төшерү турында сүз бармый. Фильмга алыну ул гомумән сынау. Тәҗрибәнең нәтиҗәсе уңай яисә тискәре дә булырга мөмкин. Бәйге тиккә генә кыска метражлы дип алынмаган. Бик кечкенә бюджетлы, артык декорацияләр корылмыйча, актерларга акча түләмичә, төшерүче һәм авторның гонорарларын гына күз алдында тоткан фильм тәкъдим ителергә тиеш.

Фильм төшереп карарга теләүчеләр дә бар. Студентлар, яшь режиссерлар арасында да үзләрен сынап карарга теләүчеләр булырга мөмкин. Әзергә генә иҗат итү җайлы кебек, әмма язучы әсәрен гонорар турында уйлап түгел, ә күңелендә булганын дөньяга чыгару өчен яза. Кино сәнгате дә шулай ук булырга тиеш.

– Быел Казан мөселман киносы фестивалендә бәйгедән тыш күрсәтелгән "Хайтарма" фильмы халык арасында зур шау-шу тудырды, яратып карадылар. Татарга да шундый тарихи фильм төшерергә кирәк дигән сүзләр әйтелде. Ничек уйлыйсыз, тарихи фильмнарны кем төшерергә тиеш?


– Безнең халык дәүләттән көтә, беләсезме, ә "Хайтарма" фильмын кырым татарлары бергә җыелып төшергән. Татар халкы үзен күрсәтәсе килә икән, язмышын, асылын күрсәтә торган сценарий була икән, татар халкы моның өчен акча җыярмы? Минемчә, юк. Ул дәүләт төшерергә, теге-бу акча бирергә тиеш дип әйтәчәк. Иҗатны алга этәрүчеләр булырга тиеш, гел дәүләттән һәм хөкүмәттән генә көтеп утыру кирәкми.

– Кайбер режиссерлар, мисал өчен Рамил Төхвәтуллин, бүген Русиядәге сәяси вазгыятьнең катлаулы булуын, "Зөләйха" кебек халык язмышына багышланган әсәрләрне төшерү мөмкин булмаячак дип белдерде. Акча җыелып фильм төшерелә башласа, сәяси каршылык та килеп туарга мөмкин.


– Бәлки шулайдыр да. Әмма минем әйтәсем килә, "Кукуруз басуы", "Зәңгәр күлмәк", "Абый" кебек бу бәйгедә катнашкан әсәрләр безнең халыкның әхлагын, аның кыйммәтләрен күрсәтә торган сценарийлар. Аларда бернинди сәясәт тә юк. Мондый әсәрләргә, минемчә, бернинди сәяси каршылык та булмаячак. Гел сәяси якны гына түгел, ә рухи һәм мәгънәви якка да игътибар кирәк, минемчә.

– Дөрес, алары да аз, әмма тарихны аннан соңга калдыру ярый мени?


– Тарихка кагылган бер генә сценарий да бу бәйгегә тәкъдим ителмәгән. "Риза" дигән әсәр генә 70 ел элек булган вакыйгаларны тасвирлый. Аннан кала бүтән әсәр булмады.

– Сценарий язучылар тарихи темаларга тотынырга курка дип әйтергә буламы?


– Андый нәтиҗә ясамас идем. Без нәрсә бар – шуларны бәяләдек. Кешеләр өчен мәңге актуаль темалар ул – "Бәхет сере", "Әти дә, әни дә бер генә", "Язмышым сагышы", "Йөрәк ярам", "Таяныр кешем бар". Мин монда бәйгегә килгән сценарийларны атадым. Минемчә кеше үзенең һәм якыннарының тормышы белән күбрәк кызыксына. Кешеләр өчен актуаль темалар бар һәм аларның тәрбияви мәгънәләре тормыш өчен әһәмияткә иядер, бәлки.  


Наил АЛАН

в„– | 25.12.2013

Спорт күгендә яңа йолдыз

$
0
0
25.12.2013 Спорт
15 декабрьдә Даниянең Хернинг шәһәрендә кыска дистанцияләрдә суда йөзү буенча Европа чемпионаты тәмамланды. Нәтиҗәләр буенча, Россия җыелма командасы беренче урынны яулады. Аның составында тамырлары белән Түбән Новгород өлкәсе Пильна районы Сафаҗай авылыннан булган 16 яшьлек Розалия Насретдинова да бар иде.

Аның турында тулырак информацияне безгә Сафаҗай мәктәбе директоры Рамил Мусин бирде: 

– Розалиянең әтисе Хайдәр Насретдинов Сафаҗай мәктәбен тәмамлап, Мәскәүгә китеп урнашты, Бозлау кызы Галия белән гаилә корды. Хайдәр үзе яшь вакытта спорт белән актив шөгыльләнде, волейбол белән мавыкты. Спортны яратканга күрә ул кызын “Локомотив” спорт мәктәбенең йөзү секциясенә бирә. Без, сафаҗайлылар, Даниядән трансляцияләрне карап, Розалия өчен җан аттык һәм ул безнең өметләрне аклады, - дип сөйләде Рамил әфәнде.

Ә без сезнең игътибарга “Локомотив” спорт мәктәбе сайтыннан алынган мәгълүматны да тәкъдим итәбез: Розалия 1997 елның 10 февралендә Мәскәүдә туа, бала чактан йөзү белән мавыга, аның дистанцияләре - 50, 100, 200 метр. Ул инде Халыкара спорт мастеры исеменә ия. 2011-12 елларда Розалия төрле дистанцияләрдә Россия чемпионы исемен яулый, ә үткән елны яшүсмерләр арасында узган Европа чемпионатында зур җиңүләргә ирешә.

Даниядә үткән ярышларда яшь йолдызчыгыбыз катнаш эстафеталарда ике алтын медаль яулады. Ә бит аңа әле 17 яшь тә юк. Без Розалиягә киләчәктә тагын да югарырак үрләрне яулап, милләтебезнең, туган авылының данын дөнья йөзенә танытуын телибез.  


И. САДЕКОВ

в„– |

Сәхнә матурлыкны ярата!

$
0
0
26.12.2013 Мәдәният
Матур кеше ул Айдар абый Хафизов. Юбилей афишасына карап сокланып киттем әле. Чит иллəргə делегациялəр җибəргəндə аның кебек ир-егетлəребезне юлларга кирəктер. Күрсеннəр, татарлар шундый халык: мəһабəт гəүдəле, үзе кырыс кебек, тавышы гөрелдəп чыга, лəкин елмаеп куйса – үтə сөйкемле, яраттыра торган.

Өстəвенə, əле артист. Гармунда, баянда уйный, матур итеп сөйли. Сəхнəгə чыгарып бастырып куйсаң да күркəм. Ə ул яхшы артист. Шулай шул, артист кешенең сəлəте янына тышкы кыяфəте дə күркəм булса, ул аеруча истə кала.

Баштан ук шунысын да искəртəсем килə: һəр талант иясе кебек, Айдар Хафизов дөньяда йөрəк белəн яши, шуңа күрəдер дə аның тормыш һəм иҗат юлын сикəлтəсез һəм кискен борылышларсыз – тип-тигез дип атап булмый. Лəкин ул көчле шəхес, төрле катлаулы тормыш шартларына тап булганда да, аларны узып, җиңеп чыга алган кеше.

Күчмə, бүген Кəрим Тинчурин исемен йөртүче театрда «Алай түгел, болай ул» спектакленə репетициялəр чоры бик истə калган. Театр җитəкчелеге пьеса авторы Туфан Миңнуллинга үз əсəрен сəхнəлəштереп карарга тəкъдим итте. Əтинең озак икелəнгəне истə калган. Режиссёр эшен читтəн карау, тəнкыйть итү – һəркем булдыра торган эш. Ə үзеңə моңа алыну бөтенлəй икенче нəрсə. Шулай да əти, тəвəккəллəп, үз пьесасын сəхнəлəштерүгə кереште. Өйдə һəр кич яңалыклар сөйлəнə, артистларның эшенə анализ ясала. Шул вакыттагы сөйлəнгəн сүзлəрдəн Айдар Хафизовка бəйлесе ныклап истə калган. Шəп артист, аңа Камал театрына кайтырга кирəк...

Айдар Хафизовны артист буларак бəялəгəндə, беренче чиратта, аның Марсель Сəлимҗанов укучысы булуын ассызыклап үтəсем килə. Артистлар арасында Марсель абый укучылары – аерым бер «каста». Аларны сүз белəн аңлатып бирə алмаслык бер уртаклык берлəштерə. Ул уртаклык – укытучылары шəхесендə. Һəм аларның һəрберсенə бөек режиссёрыбызның үз карашы бар иде. Марсель Хəкимович иң яраткан, фикерли белүче егет укучыларын, алар үзлəре дə сизмəстəн, режиссура белəн шөгыльлəнүгə тарта иде. Фəрит Бикчəнтəев, Илдар Хəйруллин һəм Айдар Хафизов – шуның ачык мисалы. Лəкин яраткан укучыларына талəплəре дə катгый иде. Сəбəбе телəсə нинди булсын, театрны ташлап чыгып киткəннəргə бик рəнҗи иде. Кире кайтырга ниятлəгəннəргə җиңел булмагандыр дип белəм. Шуңа күрə Камал театрына əйлəнеп кайтуын Айдар Хафизовның җиңүе дип бəялим.

Өзеп əйтə алмыйм, Марсель абый шул «Алай түгел, болай ул»дагы үзен бераз мəзəгрəк тотучы гармунчы егетне карап ошатканнан соң Айдар Хафизов укытучысы янына Татар академия театрына кайтты кебек.

Артист буларак хисле, йөрəк белəн уйлаучан кеше булса да, Айдар Хафизов – яңа мəгълүмат, белем тупларга омтылган, фикерлəүче шəхес. Аның белəн җитди əңгəмə кору форсаты чыкканы юк əле, шулай да уртак танышларыбыздан аның бик күп нəрсəдəн хəбəрдар булуын, һəр вакыйгага үз мөнəсəбəте, фикере булуын, матбугат, фəнни китапларга кадəр йотылып укуын ишетеп белəм. Шуңа күрə башкарган рольлəре, нəни генə булсын, уйланылган, эчке мантыйклы бер тезмəгə салынган кебек тоела.

«Шулай булды шул» (Туфан Миңнуллин) спектаклендəге Айдар Хафизов – Нургали искə төшə. Ниндидер үзем дə аңлап бетермəгəн эчке протест белəн карый башладым спектакльне. Артист буларак күңелемə бик тə якын Ринат абый Таҗетдиновтан соң бу рольдə башка кешене кабул итеп булмас сыман иде хəтта. Лəкин Айдар абыйның уены мавыктырып алып китте. Тыштан кырыс булып, балаларына булган эчендəге йомшаклыгын, яратуын сиздермəскə тырышуы шулкадəр аңлашылды, җəлеп итте, якын иттерде, ниндидер дəрəҗəдə Айдар Хафизов бу ролендə əтинең үзенə охшап калды кебек.

Шушы бер роль берлəштергəн Хафизов-Таҗетдинов дуэты турында язгач, тагын бер щепкинчы Əзһəр Шакиров белəн əңгəмəдə туган тема искə төште. Ул анда икенче составта уйнаган артист өлешенə төшкəн авырлыклар турында сөйлəгəн иде. Режиссёр беренче составтагы артистка игътибарны күбрəк юнəлтə, аның белəн эшли. Мəдəни нəчəлство да беренче состав уйнаган премьера спектакленə килə. Тəнкыйтьче-журналист халкы да шундыйрак, төрле форматтагы «йолдыз»лар һəм түрəлəр булган кичлəрне сайлап алырга тырыша. Икенче составта уйнаганнарны коллегалары күбрəк карап баралар. Ə артистка тəнкыйтьчелəр фикере дə мөһим, түрəлəр күзенə дə күренəсе килə. Һəрберебез адəм баласы бит. Əйтəсе сүзем шул, Айдар Хафизов икенче состав авырлыгын да җиңеп чыгып, үз йөзен саклый алган артист.

Мин, əлбəттə, Айдар Хафизовның күбрəк əти əсəрлəрендə уйнаган рольлəрен яхшырак белəм. Əтинең үзенə күрə бер кагыйдəсе бар иде. Ничə состав артист уйнамасын, ул барысын да карый, артистларны мактый, ниндидер җитешсез тоелган якларын əйтə. Миңа да аның белəн бергə бер үк спектакльне төрле артистлар белəн карарга туры килгəлəде. Айдар Хафизовның «Илгизəр + Вера», «Без китəбез, сез каласыз»дагы рольлəре җентеклəп эшлəнгəне белəн аерылып тора иде.

Татар баемы, урманда яшеренеп яткан татар качкынымы, əллə итальян абзыемы ул – ятышлы образ килə дə чыга...

Итальян дигəннəн, «Моңлы бер җыр»да Ланфредини һəм «Гаугалы гаилə»дə Пеппино искə төшə, аларга татар киносы темасы иярə. Нигəме?

Гөлсем апа Исəнгулова турында язганда, тулы канлы татар киносы булмаганына эчем пошканын əйткəн идем инде. Хəзер менə Айдар Хафизов турында язып утырганда да шушы ук уй-фикерлəр тынгылык бирми.

Кайбер тарихчылар борынгы бабаларыбыз Италия киңлеклəренə барып йөреп, яшəп ятканнар дилəр. Шуңа да имеш, татарлар һəм итальяннар арасында уртаклык күп. Йөзлəр охшаш, җырлап-биеп, кəмит күрсəтү – каныбызда, токмач яратабыз...

Голливудка барып кергəн булса, Айдар Хафизов аны «басып алган» итальяннардан ким булмас иде, əле узып та китəр иде. Буй-сыны, матур, чын ирлəр тавышы белəн бу артист чын-чынлап төрле жанрдагы кинотасманы бизи ала. Мин Айдар Хафизовны кайбер рольлəрендə Роберт Де Нирога, кайвакыт Аль Пачиного охшатам.

Айдар абыйның гаилəсе турында да берничə сүз əйтəсем килə. Аның бəхетенə Ходай Тəгалə тормыш юлдашы итеп аңа гаҗəеп сабыр һəм зирəк хатын – Фəридə апаны биргəн. Көндəлек тормышларын сөйлəмим – белмим, бүген алар кеше арасында бик матур һəм күркəм пар булып йөрилəр. Ике кыз үстерделəр. Журналист һөнəрен сайлаган кече кызлары Айсылуны бик яхшы белəм. Төпле акыллы һəм үз фикерле кыз.

Шушы язмамны инде язып бетерəм дигəндə кулыма Луара Шакирҗанованың Айдар Хафизов юбилеена багышлап язган мəкалəсе килеп керде. Шуның ахырында шаккаткыч бер факт укып гаҗəплəндем.

«Быел җəйге ял вакытында...абыйларының улларын ияртеп, Смоленск якларына китте. Нияте – унтугыз яшендə сугыш кырында гомере өзелгəн, əти-əнисенең мəңгелек йөрəк ярасына əйлəнгəн иң олы абыйлары Нуретдин яткан җирне, каберен табу... Йөзлəгəн, хəтта меңлəгəн исемнəр язылган күпме туганнар каберлеген карап йөри торгач, табалар алар «Хафизов Нуретдин» дигəн язуны...»

 Менə бу да Айдар Хафизов. Буыннар чылбырын барлап торучы татар зыялысы, талантлы артист, матур кеше! 


Әлфия ЮНЫСОВА

в„–12 |

Мигрантлар йөк тә ташый, чир дә...

$
0
0
26.12.2013 Җәмгыять
Татарстанга эшкә урнашу максатыннан ел саен 125-135 мең чит ил гражданы килә. Болар күбрәк Үзбәкстан, Таҗикстан, Әзәрбайҗан илләре халкы. Миграция хезмәте федераль учреждениесе мәгълүматлары буенча, быел 10 ай эчендә респуб­ликада 13 мең 417 кешегә эшләргә рөхсәт бирелгән.

Ә теркәлмичә генә эшләп, яшәп ятучылар күпмедер? Бер үзбәкнең үзе янына тагын 20 кешене сыендыруы сер түгел. Мигрантлар белән җайл­ы, алар бер генә хез­мәттән дә чирканып тормыйлар, җирле халык якын да бармаган аз керемле эшләрне дә башкаралар. Акчаны банк­лар аша гаи­ләләренә озаталар. Үзбәк, та­җик халкы йөк ташый, урам себерә, җәмәгать транспорты йөртә, йорт төзи, юл сала, сәүдә белән шө­гыльләнә... Хезмәт шартлары авыр булса да, тү­зәләр, зарланмыйлар, күп акчага дәгъва кылмыйлар, зур таләпләр куй­мыйлар. Кыскасы, эш би­рүче өчен бик кулай вариант. Тик таякның икенче ягына да күз салырга кирәк: мигрантлар арасында да кем­нәрне генә очратмыйсың – җина­ятьчеләр дә, тәртипсез тормыш алып баручылар да, авырулар да бар.

Республикага килеп төш­кәч, һәркайсы иң әүвәл медицина тикшерүе узарга тиеш. 2007 елдан 2012 елга кадәр Татарстан сәламәтлек саклау оешмаларында 121 мең чит ил гражданы тикшеренү уз­ган. Проблемалар шунда башлана: 70 процентының медицина полисы юк, шуңа күрә нинди чирләр белән авыруы мәгълүм түгел. Ә тикшерә башлагач, 94 кешедә – ВИЧ-инфекция, 355 кешедә – туберкулез, 2374 кешедә җен­си юл белән таралучы башка йогышлы чирләр табылган. Республика тире-ве­нерик авы­рулар клиник диспансеры баш табиб урынбасары Гүзәл Вафина җиткергән мәгъ­лүматлар буенча, быел­ның 11 аенда 11 мең 429 миг­рант тикшеренгән. Шулар­ның 750сенең – җенси юл бе­лән таралучы йогышлы чир­ләр, 7сенең – ВИЧ-инфекция, 24енең – сифилис, 40ының тубер­кулез белән авыруы ачыкланган.

Мигрантларның сәламәт­ле­ген тикшерү бушлай үт­­кәре­лә. Ә чир табылган су­рәттә түләп дәваланалар. Янчыкларында акчалары булса, әлбәттә. ВИЧ-инфекция, туберкулез кебек дәвага авыр бирешүче диагнозлар ачык­ланса, мигрантлар үз ил­лә­ренә озатыла. Элек тикше­ренү узу өчен берничә оешмага барып, анализлар тапшырып, белгечләргә күре­неп йөрергә кирәк булса, һәм нәтиҗәсен яртышар ай көт­сәләр, хәзер барлык белгеч­ләр тире-венерик авырулар клиник диспансеры полик­линикасы базасында кабул итә. Медицина тикшерүе нәти­җә­ләре 2-3 сәгать эчендә мигрантның кулында була. Әлеге оешмада көн саен йөзгә якын кеше тикшеренә. Табиб-дерматовенеролог Тимур Фәизов соңгы араларда корчаңгы чире белән авыручы мигрантларның күп бу­луын әйтә. Чит ил халкының фатирларда 15шәр, 20шәр кеше бергә торуын исәпкә алсаң, аларның барысына да әлеге йогышлы чирдән дәва­ланырга туры килә.

“Яңа гасыр” коммерциячел булмаган оешма директоры Лилия Таишева мәсьә­ләнең бүтән ягына тукталды. “Мигрантларның байтагы үз­ләренең бурычларын аңлап бетермәгән кебек, хокукларын да белми”, – ди ул. Авыр хәлдә калганда кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Әлеге оешма мигрантлар өчен төр­ле семинарлар үткәрә башлаган. Анда ни өчен кул юып йөрергә, тешне ничек чистартырга икәнлеген төшен­де­рүдән башлап, ничек йогышлы авырулар ияртмәскә икән­леген дә аңлаталар. Бигрәк беркатлы киңәшләр дип аптырыйсы юк. Үз илләрендә тәртипле тормыш алып барып, монда килгәч, “бәйдән ычкыну” мисаллары да җи­тәрлек. Акча эшләргә дип чыгып киткән ир яңа җирдә яңа хатын таба, балаларын, гаи­ләсен “оныта”. Мөселман икән, аерылу җәһәтеннән, туган ягына кайтып аңлашып килүне дә кирәксенми, телефоннан өч тапкыр “талак” дигән смс хәбәр язып, хәлә­лен аера да җибәрә. Болай аерылышу хәзер шулкадәр модада икән... Тик ул очраклы танышулар да һәрчак бәхет китерми. Йогышлы чирләр эләктереп, эшсез, акчасыз калып кире туган якларына кайтып китәргә мәҗбүр булучылар да аз түгел. Авыру мигрант мондагы хатынга да, эш бирүчегә дә кирәкми. 


Фәния АРСЛАНОВА

в„–221 | 25.12.2013

Авызың пешсә, өреп кабасың ("Сердәш" почтасыннан)

$
0
0
26.12.2013 Ир белән хатын
Ноябрь бәйрәмнәрендә авылга, әти-әни янына кайтып килдем. Авылны, туганнарны күреп килгәч, күңелләр тынычланып кала. Менә шунда кайткач, рәхәтләнеп сезнең газетаны да укып килдем әле. Өйдәгеләр гомер буе яздырып, яратып укыйлар “Татарстан яшьләре”н. Нинди генә язмышлы кешеләрне очратмыйсың газета битләрендә! Авылдан килгәч, уйланып-уйланып утырдым да, туктале, үземнең үткәннәремне язып җибәреп, мин дә эчемне бушатыйм әле дидем.

Мин илле ягына чыккан ир кеше. Яшь вакытта авылда яшәдем, аннан, эш ягы авырайгач, башкалар кебек, мин дә шәһәргә чыгып киттем. Әлбәттә, анда кочак җәеп каршы алучы булмады. Шулай да югалып калмадым, эшен дә таптым, торырга урынын да. Эшләгән урынның тулай торагыннан бер бүлмә бирделәр. Менә шунда яшәгәндә бер хатын-кыз башымны әйләндерде генә бит! Юк кына эшне дә сәбәп итеп яныма кереп җитә иде. Башта дуслар гына булырбыз дип уйладым. Тик мин уйлаганча килеп чыкмады, дуслык дигәнебез ике араны тоташтырды да куйды. Үземнең дә холкым йомшак, бәлки шуңа күрә кушылып яшәүгә каршы килә алмаганмындыр дип уйлыйм. Югыйсә, очрашып йөргән вакытта ике баласы барын да белдем, “ярыйсы” гына үткен икәнлеген дә ачыкладым. Тик... Кушылып, бергә яши башлагач, күпме теләсәм дә, уртак балабыз булмады. Ике тапкыр авырга узган иде, икесе дә “төште”.

Хәзерге акылым белән уйлыйм да, бәлки миңа гына шулай алдагандыр дип куям. Чөнки, ике баласы булгач, аңа өченчесе кирәкмәгәндер дә. Көн артыннан көн, ел артыннан ел дигәндәй, яши-яши балаларны да аякка бастырдык. Машина йөртү курсларында укытып, хатын дигәнемә машина да алып бирдем. Ә аңа һаман нидер җитмәде. Күпме генә алып кайтып бирсәң дә, акчаны да азсынды. Бер дә юкка көн дә тавыш чыгара иде. Безнең тормышны күреп, күрше -тирә дә аның бу кыланышларына шакката иде. Кыскасы, мине бөтенләй ир-атка санамады, эш аты итеп кенә тотты. Әлбәттә, мондый төссез, соры тормыш мине туйдыра башлады. Алга таба тормышка карашымны үзгәртеп, бераз үземчә яшәргә уйладым.

Болай яшәү хатынга ошамады. Өйдә тавыш көчәйде генә. Иң соңгысы – кредит мәсьәләсендә чыкты тавышның. Хатын зур күләмдә кредит алырга үгетли башлады. Имеш, шәһәрдән читтә йорт алабыз. Әле машина кредиты да минем өстә, ул да түләнеп бетмәгән. Мин ризалашмадым. “Кирәк икән, акчаны үз исемеңә ал”, – дидем. Әлеге сүз ярамады, өйдә янә кара тавыш купты. Мин инде аның ызгышуларыннан күптән гарык идем. Бу юлы: “Яратып өйләнгән хатыным түгел, артымнан “әти” дип елап калырлык балам юк”, – дип уйладым да, теләсә нишлә дип, чыгып киттем. Шул китүдән кире кайтмадым. Башта туганнарда яшәдем, аннан фатирга чыктым. Хәзер, үткәннәрне уйлыйм да, үкенеп тә куям. Чөнки инде яшьлек артта калды, ә минем ныклы үз тормышым, “әти” дип эндәшерлек балаларым да юк. Бүгенге көндә ялгыз яшәп ятам. Бер абынгач, икенче юлы аяк астыңа карап йөрисең икән ул. Очрашып йөрергә хатын-кызлар бар,ә кавышып, кабат үз тормышымны корып яшәргә инде куркыта.  


ФӘРИТ

в„– |

Матур гадәт буенча Яңа ел төнендә иң тугры “матбугат”чыны билгелибез

$
0
0
26.12.2013 Бәйрәм
Кем дә кем бәйрәмне безнең белән каршылый, шул 2014 елның беренче сәгатьләрендә, минутларында, ә бәлки секундларындадыр да шушы язма астында комментарий язып куярга тиеш була. Кем беренче – шул җиңүче! Шул кешенең кәрәзле телефонына “көтмәгәндә” 300 сум килеп төшәчәк! Уенның шартлары белән танышыгыз:


1. Уендa һәркем катнаша ала.

2. Комментарий Кагыйдәләргә туры килергә тиеш.

3. Комментарий язганда Е-mail дигән җиргә чын электрон адресыгызны кую мәҗбүри. Сезнең белән шул адрес буенча хәбәрләшәчәкбез. Электронкаларын күрсәтмәгән яки ялгышып язган кешеләр уеннан төшеп кала.

4. Әгәр җиңүчеләр берничә булса һәм язган комментлары секундына кадәр туры килсә, бүләк алар арасында бүленәчәк (кулланучыларга комментарийның сәгате һәм минуты гына күренә, секундларын админ панельдән карап беләчәкбез). 

5. Сайтның шапкасындагы сәгать - эталон. Комментарийның минут һәм секундлары шул сәгать буенча эленә. Җиңүчене хәл итү дә шул сәгать буенча башкарылачак.

6. Җиңүчене гыйнварның беренче көннәрендә игълан итәчәкбез һәм, үзе каршы килмәсә, аның турында язма эләчәкбез.

P.S. Бу бәйге “Матбугат.ру”ның традициясенә әйләнде. Аны 2011, 2012, 2013 елларны каршылаганда да үткәргән идек. Комментарийларның саны күрсәткәнчә, Яңа ел төнен “Матбугат.ру” белән бик күп кеше каршылаган. Быел да бергә булыйк!


---

в„–--- | 26.12.2013

«Гыйлемгә мәхәббәтле кеше тапмадым...»

$
0
0
26.12.2013 Тарих
Үзенең гомерен сайлаган һөнәренә багышлап, тормышның башка якларын игътибардан читтә калдырган кешеләр һәр заманда да очрый. Эш белән беррәттән гаилә коруны бер үк югарылыкка куйган, үзеннән соң нәсел калдыруга зур игътибар биргән татар халкында да андыйлар, күп булмаса да, очрый.

Бөтен энергиясен, көчен тулаем һөнәри эшчәнлеккә сарыф иткән, гомерен эшкә багышлаган кешеләр арасында галимнәр аеруча күп. Моның сәбәбе фән дигән мавыктыргыч дөньяга башка берәүне кертергә теләмәүдәме, гаилә кору, балалар үстерү төп эшчәнлегенә зыян сала дип караудамы яисә үзен йотып алган эшчәнлекнең башка өлкәләргә вакыт та, урын да калдырмавындамы, һәр очракта үзенчәдер.

Сүзебез шундый ялгызакларның берсе – энциклопедик галим Каюм Насыйри турында.

Педагог, этнограф, лингвист һәм фольклорчы буларак танылган К.Насыйрины белмәүчеләр юктыр. Ләкин аны күбрәк башкарган эше буенча беләләр. Тормыш юлына багышланган хезмәтләрдә дә нигездә К.Насыйриның фәнни-педагогик эшчәнлеге турында сөйләнә, ә шәхси тормышы күләгәдә кала. Каюм Насыйри белән якын аралашып яшәгән татар зыялылары язып калдырган истәлекләрдә галимнең бик авыр тормышта яшәве турында әйтелә. Гаяз Исхакый хәтта: «Ул чын мәгънәсендә бәхетсез тормыш кичергән», – дип тә язып калдырган. Бу бәхетсезлеге, беренче чиратта, аның, гаилә җылысын күрмичә, ялгызлыкта яшәве белән бәйледер. Чөнки һөнәри эшчәнлектә аны бәхетсез дип әйтергә һич кенә дә тел бармый.

Г.Исхакый язуынча, Каюм 1865 елда фәкыйрь генә бер ятим кызга – Казанның ямщик Мәсәгыйть кызы Зөһрәгә өйләнгән була. Гаилә тормышы бик уңышлы чыккан, хатыны тиз арада яхшы хуҗабикәгә әверелгән. Әмма бу гаиләле, бәхетле тормыш озакка сузылмый, бер елдан соң, бала тапканда, хатыны үлеп китә. Каюмның шуннан соңгы гомере ялгызлыкта уза. Галим Мөхәммәт Гайнуллин, истәлекләргә таянып, Насыйриның хатынын бик яратуы, бер генә ел булса да бәхетле яшәп калуы турында яза. Язмышның бу ачысы Габделкаюмга бик нык тәэсир иткән – ул, Исхакый сүзләре белән әйткәндә, «кая барырга белмәенчә, тиле кеби калган вә бик күп еллар хатынының үлүе, ялгыз калуы уе берлә килешә алмаган». Хатынына булган мәхәббәтен, хөрмәтен ятим калган балдызын тәрбияләүгә, аны укытуга сарыф иткән. Г.Исхакый шулай итеп ул бу кызны үзенә хатынлыкка әзерләгән дип саный. Бик матур, акыллы булып үсеп җиткән кыз, көннәрдән бер көнне, икенче берәүгә ябышып чыгып, өйдән качкан. Шушы вакыйгадан соң, Каюм абзый өйләнү уеннан бөтенләй ваз кичеп, буйдак тормышы к
ичергән. Аның бөтен байлыгын да, гаиләсен дә газиз баласыдай якын булган китаплары алыштырган.

Буйдак кешеләрнең күбесе кебек, К.Насыйриның да тормыш-көнкүреше бик үк җайга салынмаган була. Җитмәсә, күршеләрендә ут чыгып, галимнең бөтен яшәешен бер мизгелдә юк итә – китапханәсе, җиһазлары янып юкка чыга, ул, бер күлмәк-ыштаннан килеш, ут зәхмәтеннән чак кына качып котыла. Бигрәк тә китаплары, әле басылырга өлгермәгән кулъязмалары юкка чыгу аның рухын сындыра. Үзенә карата мөнәсәбәтнең төрлечә булуы (аның сәерлегеннән көлеп йөрүчеләр дә очраган), алып торган китапларын кире китереп бирмәүләре кешеләргә булган ышанычын югалта. Кайбер истәлекләрдә Насыйриның үзенә килгән кешеләргә бик сак, берәр китап-мазарымны урламагайлары дип каравы турында язалар. Бервакытны ул хәтта шәкерте Гөлнар ханым (Ольга Лебедева) белән Төркиядән килгән «Икъдам» газетасының мөхәррире Җәүдәт бәккә, үзенең өстәлендәге пәкесе белән уйнап утырганын күреп: «Пәкене куй, шулай уйнап утыралар да пәкемне урлап китәләр», – дип кисәтү дә ясый.

Каюм Насыйри янына татар зыялылары күп йөри торган була. Кемдер аннан киңәш, кемдер китап сорап торырга килә. Бигрәк тә медицина буенча мәгълүмат сорап килүчеләр күп була. Ул аларның һәрберсенә теге яки бу авыруны ничек дәваларга икәнен өйрәтеп җибәргән. Кайберәүләр, бигрәк тә шәкертләр, Каюм бабадан әҗәткә дип акча да алып торганнар. Әмма күп очракта алар аны кире кайтарып бирмәгәннәр.

К.Насыйри янына еш килеп йөрүчеләр арасында тумышы белән хәзерге Биектау районының Мәмдәл авылыннан булган, Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң озак еллар Киров өлкәсенең Смәел авылында мулла булып торган Мөхәммәтзыя Бәхтияров та була. Ул әле Мәмдәлдә яшәгән чорда ук математика, астрономия дәреслекләре һәм мәңгелек календарь төзеп бастыра. Шул вакытларны киңәш сорап остазы Каюм агага килеп йөри. Бәхтияров язуынча, Насыйри баба бик гади яши, бөтен фатиры китап һәм кулъязмалар белән тулган була. Яшь мулланың хәтерендә иң уелып калганы – Каюм ага утырган тәбәнәк кенә өстәл янындагы стенага зур хәрефләр белән язып куелган «38 ел эшләдем, ләкин гыйлемгә мәхәббәтле кеше тапмадым» дигән сүзләр була. Гомере буе алны-ялны белми эшләп тә, ахыргы көннәрендә төшенкелеккә бирелгәнме галим? Бәлки гыйлем алуның чиксезлеген күрсәтергә теләгәндер ул.

Ни кызганыч, кешеләргә хезмәт итүгә багышланган гомер ялгызлыкта тәмамлана. 


Лилия ГАЗИЗОВА

в„– |

Зәйнәп Фәрхетдинова: Меня не Зоя, а Зайнап зовут (ФОТО)

$
0
0
26.12.2013 Җәмгыять

– Зәйнәп ханым, бервакыт “Зөфәр белән Зәйнәп бергә тормыйлар икән”, дип сүз чыгардылар. Монда хаклык бармы?

– Юк билгеле, ул сүз каян чыккандыр... Зөфәр шаян бит ул. Берәр нәрсә әйткәндер, кеше аңлап бетермәгәндер. Аннан “хәлләр ничек”, дип сорасалар да, “бер көе, хатын куып чыгармый, минем дә китәсе килми”, дип җавап бирә. Шундый үткен, түгәрәк-түгәрәк сүзләре бар аның. Ачуланышмый тормыйбыз анысы, сер түгел. Икебез дә хисле кешеләр. Әмма кеше алдында талашкан юк, сәхнә артында да тавыш куптармыйбыз, тфү-тфү...

– Бергә гомер итүегезгә ничә ел?


– 25 ел элек Зөфәрләрнең авылында туй гөрләткән идек. Авыл клубында язылыштык, өйдә табын кордык. Зөфәр – төпчек бала, ул башлы-күзле булгач, әти-әниләре тыныч сулап куйды. Миннән соң ахирәтләрем бер-бер артлы кияүгә чыга башлады.

– Тормыш гөлләрегез ничек соң? Ялгышмасам, ике ул үстерәсез.


– Әйе, Булат белән Фоат. Өлкәненә – 20, кечкенәсенә 13 яшь. Икесе дә сәхнәдә күренделәр. “Артист баласы” дип исемләнгән программа бар, тәүге тапкыр шунда чыгыш ясадылар. Әлбәттә, әни кеше буларак, балаларымның популяр җырчы булуларын телим.

– Үзегездә берәр җитешсезлек күрәсезме? Мәсәлән, тышкы кыяфәтегезгә килгәндә...


– Үзендә “минус”лар тапмаган кеше бар микән ул? Бер уйласаң, бу җирне дә үстерәсе килә, бу төшнең дә купшырак булуын телисең. Ул бит 13-14 яшьтән үк башлана: көзгегә карыйсың да, үзеңә ямьсез булып тоеласың.

– Ә холкыгызга килгәндә?


– Туры сүзлелек миңа хас түгел. Үземне ашасам ашыйм, әмма беркемгә турысын бәреп әйтмим. Шул сыйфатым аркасында еш кына гаепле дә булып калам.

– Күзәткәнем бар, сезнең күлмәкләрегез бик матур, үзегезгә килешле.


– Үз эшенең осталары белән эшләргә яратам, аларның һәр киңәшенә колак салам. Бер күлмәгем уртача 10 мең сумга төшә: 5-6 мең тукымага һәм 4-5 мең тегүчегә. Әлбәттә, бик катлаулы итеп тегелгән кыйммәтле күлмәкләрем дә бар. Мәсәлән, Арча чигүләре белән эшләнгән күлмәгем 36 меңгә төшкән иде. Күннән тегелгән кыйммәтле күлмәгем дә бар.

– Чәч төсегез бик үзгәрми, башка төсләргә буятканыгыз булдымы?


– Әлбәттә! Бертөрлелекне яратмыйм, күңелем үсми. Бервакыт бакыр төсенә мандым да, Азнакайда концерттан соң килеп: “Зинһар, кайтар чәч төсеңне, бөтенләй килешми сиңа”, – дип бераз тәнкыйтьләделәр.

– Ә бизәнүгә килгәндә...


– Бары тик сәхнәгә чыкканда гына бизәнәм. Көндез бизәнеп йөри торган гадәтем юк. Моның начар икәнен дә беләм, чөнки хатын-кыз һәрвакыт матур булып, күз явын алып торырга тиеш. Мәктәптә укып йөргән туганнарымны күзәтәм: 9-10 сыйныфта гына булсалар да, иртә таңнан торып, матур итеп күзләрен буяп куялар. Аларга кызыгам. Мин дә яшьтән үк шулай өйрәнсәм, бизәнә торган гадәтем булыр иде. Бизәнүне, бизәнә белүне әйбәт сыйфат дип саныйм.

– Аш-суга остамы сез?


– Әллә инде... Үз-үземне бәяли алмыйм, әмма пешергәнне чыгарып ташлаган юк, ашыйбыз. Камыр ашлары да пешергәлим. Мин пешергән ризыкны Зөфәр яратып ашый, балаларга да ошый.

– Ерак юлга чыкканда нәрсә белән шөгыльләнәсез?


– Ике күзем дә юлда. Юлны карап барырга, бар нәрсәне дә контрольдә тотарга яратам. Автобус белән гастрольгә чыгып китәбез икән, беренче рәттә – администратор, ә аның артында – Зөфәр белән мин. 18-20 кеше төркемебездә, аларның һәркайсысы өчен кем җавап бирә?! Әлбәттә, без! Зөфәр белән йөргәндә дә шулай, мин – штурман.

– Гөлнара-Айгөлләр сәхнәдә күп, ә менә Зәйнәп – берәү генә. Исемне сезгә кем сайлаган?


– Әти “Сиринә” дип куштырмакчы булган, тик менә укымышлы абыем аңа каршы төшеп: “Балага агач исемен бирмәгез”, дип, Пәйгамбәрнең бер хатынының исемен тәкъдим иткән. Исемем бик ошый. Мәгънәсе дә бик матур: тулы гәүдәле, моңлы кәккүк. Студент елларында рус кызлары “Зоя” дип эндәшмәкче иде, ә мин аларга: “Меня не Зоя, а Зайнап зовут”, – дип, исләренә төшереп тордым.

– Зәйнәп ханым, вакытыгызны бүлеп, сорауларга җавап биргәнегез өчен зур рәхмәт. Киләчәктә дә алкышлардан, халык мәхәббәтеннән, кочак-кочак чәчәкләрдән аермаса иде сезне Ходай, чөнки сез моңа лаек. 

1

2

3


Зәйнәп СОЛОШИНА

в„– |

Бүләккә бүләк мәҗбүриме?

$
0
0
27.12.2013 Дин
Бүләк бирешү – диндә сөннәт гамәл санала. Әмма аннан файда күрү, бүләккә каршы бүләк бирәсе була, дигән уйлар туа икән, бу гамәлеңнең ихласлылыгы шик уята.

«Кызым 3нче сыйныфта укыганда башка мәктәпкә күчте. Биредә туган көн үткәрү гадәте бар икән. Сыйныфташлары бер-бер артлы туган көннәренә чакыра башлады. Үзебез дә чакырдык. Берничә сыйныфташы зур бүләкләр белән килгәч, аптырап калдым. Әйе, әти-әниләре акчалы кешеләр икәнен беләм, әмма миңа да, баламны аларның туган көннәренә җибәргәндә, шундый бүләкләр аласы була бит, дип уйладым һәм шулай эшләдем дә. Инде 4-5 ел шулай дәвам итә. Тик күңелемә һич тә ошамый бу хәл”, - дип мөрәҗәгать итә безгә журнал укучыбыз һәм бу хәлдән ничек чыгарга икән дип сорау да куя.

Динебез бүләк бирешүне хуплый, ул сөннәт гамәл санала. Пәйгамбәребез (с.г.в): “Бер-берегезгә бүләк бирешегез, ул сезнең араларыгызны якынайтыр”, - дигән. Икенче бер хәдисендә: “Бүләк бирсәләр, алыгыз, кунакка чакырсалар, барыгыз”, – ди. Кайчан, кемгә нинди бүләк бирергә икәнен һәркем үзе хәл итә. Проблемалар килеп чыкмасын өчен иң мөһиме – ниятеңне дөресләү яки бу эшне ихлас күңелдән, риясыз башкару. Ә инде бүләгеңә каршы бүләк яки башка файда килүен өмет итәсең икән, монда инде ихласлык була алмый. Исламда бүләк бирешү – ул кул алмаш гамәл түгел. Бүләккә каршы бүләк бирү хуплана, әлбәттә, әмма мөмкинлегең булса гына. Әгәр юк икән, бүләк алучы гына булып каласың, чөнки дин кардәшең нидер өмет итми, ул бары тик сине шатландырып Аллаһы Тәгалә каршында әҗер-савапка ирешергә тели.

Безнең көндәлек тормышыбыз бүләк мәсьәләсендә үзгәрәк шул. Берәр якын кешебез нәрсә дә булса бүләк итсә, үзебезне аның алдында бурычлы итеп саный башлыйбыз. Мин дә моңа берәр нәрсә бирергә тиеш бит инде хәзер дигән уй туа. Кайчак бүләк алу шатлыгын да күмеп китә бу уйлар. Хәтта бүләк биргән кешене дә авыр хәлдә калдырырга мөмкинбез.

ГМ белешмәсе


Исламда бүләк бирешү – ике якны да сөендерә торган гамәл. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Әгәр бер кеше сиңа яхшылык эшләсә, аңа да шуның белән җавап бир. Булдыра алмасаң, дога кыл. Дога кылуыңны “мин бу кешегә тиешле яхшылыкны эшләдем” дип уйлый башлаганчы дәвам ит”, - дигән.

Шулай ук акчага сатып алып булмый торган бүләкләр дә бар. Якын кешеләребез өчен аның кыйммәте бәһаләп бетергесез. Әлеге бүләкләр ислам динендә иң яхшылардан санала. Хатыныгыз өчен – кайгырту, кадер-хөрмәт күрсәтү, ирегез өчен – аны тыңлау, аңа буйсыну, әти-әниегез өчен – игътибар, балаларыгыз өчен – яхшы тәрбия, дусларыгыз, кардәшләрегез өчен догагыз иң зур бүләк.

Мөселман бүләк бирергә теләсә, бәйрәм җиткәнен, сәбәп чыкканын көтеп тормый, чын күңеленнән кардәшен сөендерергә, игелекле гамәл кылып, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алырга омтыла. Бүләк биреп, башка мөселманнарның калебләрендәге шик-шөһбә, вәсвәсәне юк итә, сөю, кардәшлек хисләрен ныгытуга, үзара яхшы мөгамәлә урнашуга сәбәпче була.
 


Нурия ӘЛМИЕВА

в„–12 |

Яңа елга нинди бүләк көтәсез?

$
0
0
27.12.2013 Җәмгыять
Россиякүләм халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) белгечләре үткәргән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Россия халкының күпчелеге (85 процент) Яңа елга смартфон яки планшет бүләк итүләрен тели. Респондентларның 15 проценты яңа ноутбук йә булмаса фотоаппарат турында хыяллана.

Шул ук вакытта Россия халкының бәйрәмнәрдә якынча 8 мең 113 сум акча сарыф итәргә җыенулары да ачыкланган. Узган ел бу сумма 7 мең 428 сумны тәшкил иткән. Әлеге акча, нигездә, бүләкләр алуга (2 мең 853 сум), бәйрәм табыны әзерләүгә (2 мең 824 сум) тотылачак. Россия халкының 30 проценты җитәкчесеннән дә бүләк (премия) өмет итә икән. Сораштыруда катнашучыларның өчтән бере (35 процент) җитәкчеләреннән премияне үзләре сорап алмакчы. Ә сез Яңа елга нинди бүләк көтәсез?

Алисә Җамалиева, “Татар радиосы” ди-джее:

– Аллага шөкер, бар әйберем дә бар. Алай, бу кирәк, теге кирәк, дип сайланып йөрмим. Нәрсә бүләк итсәләр дә ризамын. Тик үз-үземә бүләк ясарга өлгер­дем инде. Машинаның штатный сигнализациясе генә бар иде, ә автозапуск куйдырырга башта кирәк дип тапмадым, аннары җае чыкмады. Ниһаять, шушы көн­нәрдә,тәвәккәләп, шушы бик уңайлы әйберне ясаттым. Бүләк бирү – ул бик күркәм күренеш. Кайчакта кечкенә генә әйбер бирсә­ләр дә, сөенәсең бит. Шуңа күрә, бәйрәм төсмере кертү өчен, бүләк бирүне дә, бү­ләк алуны да хуплыйм. Яңа елда акча санаганым юк. Чама белән генә тотарга тырышам. Без дә премия көтәбез инде. Ә менә “премия” ди­гән бүләк бармы-юкмы икә­нен без гыйнвар аенда гына белербез, мөгаен. Премияне үзем сорап алмас идем.

Ләйсән Әсхәтова, КФУның “Идарә һәм территориаль үсеш” институтының фәннәр кандидаты, укытучы:


– Яңа елда бүләк бирүгә уңай карыйм. Аеруча чын күңелдән һәм кешенең те­ләген үти алырлык бүләкләр тапшырырга яратам. Шәх­сән үзем Яңа елда бөтен те­ләкләремнең тормышка ашу­ын һәм өр-яңа матур машина бүләк итүлә­рен телим. Бәйрәмнәрдә якын­ча 10-15 мең сум акча тотарга исәп­лим. Бу айда премия алдым. Ләкин, бирмәсәләр, премияне үзе сорап ала торганнардан түгелмен.

Зилә Гыймазова, Татарстанның студентлар хезмәт отрядлары үзәгендә яшьләр эшләре буенча белгеч:


– Яңа елда бүләк алгач, күңелләр күтәрелеп китә. Бү­ләк алышу бәйрәм рухы өсти. Яңа елда күңел могҗи­залар көтә. Шуңа күрә бүләк тә оригиналь булырга тиеш. Эш бәясендә түгел бит. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк. Бүләк сайлаганда акча санарга яратмыйм. Күңелемә охшаганын, кешенең рухына, хол­кына туры килә торган бүләкләр сайларга тырышам. Гадәттә, Яңа елга еллык премия бирелә. Аның күлә­ме җитәкчедән тора. Премия бирелмәгән икән инде, димәк, эшләвең дә шулайрак булган. Шәхсән үзем әлегә хезмәт хакы алмадым. Азрак премиясе дә булыр дип өметләнәбез.

Роберт Шәймәрданов, шагыйрь, автор башкаручы:


– Иҗатка, шигърияткә мөкиббән кеше буларак, Яңа елга яңа чыгасы китабым дөнья күрсә – миңа иң зур бүләк инде. Бәйрәмдә бүләк бирүгә уңай карыйм. Дистә еллар буе килгән балачак куанычы белән чыршы астыннан Кыш бабайдан бүләккә уенчык, тәм-том алу халыкта олыгайгач та югалмады. Бәйрәмнәрдә акчаны күпме кирәк, шуның кадәр тотарга уйлап торам. Пре­миягә килгәндә, көткән кеше көтсен. Миңа алай аерым бүләк бирүче булмады. Андый гадәт юк бит инде ул. Профсоюз оешмасыннан ба­лаларга биргән кебек уенчык йомшак ат белән кәнфитле пакет бирделәр. Шунысына да рәхмәт инде. Сабыйларча күңелне күрә беләләр.

Әлфия Сафина, тәрҗемәче:


– Яңа елда бүләк бирүне кирәк санамыйм. Яңа ел, гомумән, мөселманнар өчен ят бәйрәм. Шуңа күрә аңа әллә ни игътибар бирмим. Акча туздыруны әйт­кән дә юк. Ә менә премиягә килгәндә, аны бәйрәм алдыннан ел саен бирәләр. Быел да, алдык. Бирмичә калсалар да, сорап йөрмәс идем.  




в„–223 | 27.12.2013

Татарстанлылар ялган аракыга күчә

$
0
0
27.12.2013 Җәмгыять
Аракының минималь бәясе 170 сум дәрәҗәсендә билгеләнгәнүе белән халык контрафакт алкоголь эчемлекләргә өстенлек бирә башлаган. Моның нәтиҗәсе үзен озак көттермәгән – быел агулану очраклары шактый арткан. Башкалабыз Казанда яшәүчеләр бу күрсәткеч буенча “алдынгы” рәтләрдә.

Моңа кадәр 6 ел дәвамында алкоголь эчемлекләр кулланып хастаханәләргә эләгүчеләр исәбенең кимү тенденциясе күзәтелгән. Быелгы вәзгыять исә Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләрен борчуга салган. Узган елның 11 аенда 1071 агуланучы булса, быел инде андыйлар саны 1468гә җиткән.

Башкалабызда яшәүчеләр спиртлы эчемлекләрне районнарга-авылларга караганда күбрәк, чамасын белми эчкәнгәме, әллә ялган алкоголь киңрәк таралыш алгангамы, биредә агулану очраклары өчләтә диярлек үсеш алган. Алда торган Яңа ел бәйрәмнәрен дә исәпкә алсаң, бу статистика тагын да кискен сыйфат алуы ихтимал.

Казахстан аракысы өстәл түренә менде


Аракының бәясе күтәрелү белән контрафакт алкогольнең артачагы алдан ук фаразланган иде. Шулай булып чыкты да: Казахстаннан Башкортстан, Оренбур, Самар аша республикабыз территориясенә яшерен рәвештә үтеп кергән спиртлы эчемлекләр зур таралыш алды. Быел полиция хезмәткәрләре тарафыннан 10 шундый канал ябылган, законсыз эшчәнлек алып баручыларга карата җинаять эшләре кузгатылган.

Халыкта исә Казахстан алкоголе зур ихтыяҗга ия. Биш литрлы шешәләргә тутырылган аракы һәм коньяк азгын тормыш рәвеше алып баручыларда гына түгел, урта керемле, хәтта хәлле кешеләрдә дә популярлык казанды. Нигездә, аны арзан бәясенә кызыгып алалар. Шул эчемлекләрне туйлар, банкетлар үткәргәндә дә өстәл түренә куялар.

50 сумга чын аракы була алмый


Госалкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге башлыгы Татьяна Хәбибуллина исә шикле сыйфатлы бу эчемлекләрдән баш тартырга киңәш итә. Ведомство тарафыннан үткәрелгән экспертизалар күрсәткәнчә, законсыз рәвештә сатыла торган алкоголь билгеләнгән таләпләргә бөтенләй туры килми. Хәтта матур шешәләргә тутырылган Казахстан коньягы да буяу һәм ароматизаторлар өстәлгән сулы-спиртлы эчемлек булып чыккан. Нәтиҗәдә, акчаны янга калдырам дип, ялган алкоголь кулланучылар үз сәламәтлегенә зыян сала.

- Шешәсе 50-70 сумлык аракыны тикшереп тә торасы юк. Бәясе генә дә аның яшерен юл белән Татарстанга китерелгән контрафакт булуы турында сөйли. Андый алкогольне азкүләмле партияләр белән кечкенәрәк машиналарда ташыйлар. Элегрәк моның белән, нигездә, Казахстанда яшәүчеләр шөгыльләнсә, хәзер республика халкы шул рәвешле акча эшли, - дип сөйләде Татьяна Хәбибуллина.

Мондый арзанлы алкоголь кечкенә сәүдә үзәкләре, таксистлар аша сатыла, шулай ук капкалап алу оешмалары күбрәк акча эшләү максаты белән мондый эчемлекләр белән сәүдә итә. Зур кибет-гипермаркетларда исә ялган аракы сатылган очраклар ачыкланмаган.

Яңа елга - ялган шәмпан шәрәбе

Мәгълүм булганча, Татарстан территориясендә алкоголь эчемлекләрнең төп җитештерүчесе булып “Тартспиртпром” тора. Шуңа да, гадәттә, аның продукциясе фальсификацияләнә икән. Бигрәк тә халыкта популяр булган “Граф Ледофф”, “Старая Казань”, “Усадская хлебная” кебек аракы төрләрен алдап ясыйлар.

Яңа ел алдыннан республикабызга ялган шәмпан шәрабе дә кайтарыла башлаган. “Совет шәмпан шәрабы” этикеткасы ябыштырылган берничә партия шундый эчемлек әйләнештән алынган.

Республикабызда алкогольнең чынмы-ялганмы икәнен тикшерү хезмәтләре эшли. Моның өчен шешә капкачында яки этикеткасында урнаштырылган теркәү номерын 5-114-115 телефон номеры буенча хәбәр итеп, тикшертергә була. Шулай ук бу эшне Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша да башкарып була. 


---

в„– | 26.12.2013

Шәмаилле өйдә үскән егет

$
0
0
27.12.2013 Мәдәният
Равил Заһидуллинның исеме сынлы сәнгать сөючеләргә яхшы таныш. 1990 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы. 1982 елдан бирле республика, төбәк, Бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләрдә актив катнашып килә.

Рәссам Равил Габделбәшир улы Заһидуллин янына кайчан керсәң дә аны остаханәсендә очратырга була. Чөнки ул үзен торымнан-торымга түгел, ә даими эшләргә күндергән рәссамнарның берсе. Халкыбызның X-XVI гасырга караган тарихын, көнкүрешен җентекле, эзлекле тасвирлаучы рәссам буларак, киштәләрдә рәт-рәт булып тезелеп киткән эшләрнең һәммәсендә дә диярлек әнә шул үткәннәрнең кайтавазын ишеткәндәй буласың. Барысы да майлы буяулар белән киндергә язылган. Үз халкыма дип атап эшләсә дә, язганнары, үзебездә генә калмыйча, чит кыйтгаларга киткән очраклары да юк түгел. Әйтик, 50 эшен берьюлы АКШка алып китүләрен дә, кайберләренең Англия, Франция, Германия, Төркия, Мисыр, Япония, Австралиядә шәхси тупланмаларда саклануын дә беләбез. Равил әфәнде үзе: «Читтә кем күрә дә, кем бәяли инде аны», – дигән фикердә булса да, аларны нәкъ менә милли теманың, милли колоритның бәһасен белүчеләр ала да инде. Нигездә, тарихи романтизм жанрында майлы буяулар белән киндердә иҗат итүче рәссамның соңгы вакытта пыялага эшләнгән милли бизәкләр сериясен күрмәмешкә салышу шулай ук дөрес булмас иде. Җете төсләр һәм арткы яктан ялтыравыклы кургаш ябыштырып эшли аларны рәссам. Бусы электән килгән шәмаил техникасы.

Дөрес, бизәк төшерү, шәмаил ясау рәссамны хәзер генә җәлеп иткән нәрсә түгел. Казанда туып үссә дә, кечкенәдән авылдан сукмагы өзелмәгән аның. Арча районының Шекә авылында яшәүче әби-бабасы һәм әтисе белән бертуган Маһинур апасы янында, түр башында шәмаил эленеп торган нурлы өйдә узган булачак рәссамның балачагы. Җитмәсә, бу бит әле аларда гына түгел, ә һәр авыл өенең шәмаилле чагы.

Шәмаилләрдәге гарәби язуга килсәк, анысын да белеп, аңлап эшли рәссам. Бирим дигән колына чыгарып куяр юлына, дип юкка гына әйтмиләр. Равил Заһидуллинга да җае чыгып кына тора. Казан сынлы сәнгать училищесында укыганда аның кулына гарәп хәрефләре белән язылган китап килеп эләгә. Шуннан карап хәреф танырга, язарга өйрәнә. Аннан үзләре белән бер йортта яшәгән Хәким ага Сәлимҗановтан гарәп хәрефләре белән язылган бер пьеса алып укып чыга. 1980 елларда ук шәмаил ясарга омтылып карый. Бер-бер артлы ике эш башкара. Әмма эш булачак шәмаилгә язылачак текстка килеп терәлгәч, икеләнеп кала: «Нәрсә сайларга соң?» Баксаң, шәмаилгә текст сайлау ашык-пошык кына хәл ителә торган нәрсә түгел икән. Һәм шәмаил дип тотынган эш ахыр чиктә бизәк кенә булып кала. «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә дә, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда да күрсәтелә ул эшләр. Ә инде 1986 елда ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее рәссамның беренче шәмаилен сатып алгач, күңеле үсеп китеп, кызыксынуы тагын да арта төшә. Казанда гарәп илләреннән килгән мөселман сәнгате күргәзмәсе узу да үзенекен итә. Равил, дәртләнеп, Бакый ага Урманчедан дәресләр (1988 елларда) алып йөри. Моннан 8 еллар элек, белгәннәрен ныгытырга тагын җай чыга: кыш буе К.Насыйри музеена гарәп теле дәресләренә йөри. Бу шәмаилгә әйләнеп кайтырга тагын бер сәбәп була. Казанның 1000 еллыгына игълан ителгән эмблемалар бәйгесендә гарәби язулы эше 2 нче урынга лаек була. Һәм менә моннан 2 ел элек, ул янә, ныклап торып, шәмаил техникасындагы әлеге бизәкләргә тотына. Бара торгач, пыялага башкарылган ике дистәгә кадәр эш җыела, әле бүген дә остаханәсендә төгәлләп бетерәсе 15ләп эше бар. Ачык җете төсләр белән буяганнан соң, артына кургаш та куеп җибәргәч, алар тагын да купшыланып китә. Ә ут яктысы аны затлылыкның иң югары ноктасына җиткерә.

– Мондый бизәкләрне мәктәптә укыганда ук ясый идем. Дәфтәрнең исән җире калмый торган иде. Әле дә кулга кечкенә генә кәгазь кисәге эләкте исә, тик утырганда да бизәк төшерәм, – ди рәссам.

Шул бизәкле эшләренә исем куюын күр тагын: «Болгар кызы», «Чишмә янында»...

Рәссам пыяла белән эш итүнең тәмам тәмен табып өлгергән булса кирәк. Табышлары да җитәрлек. Әйтик, 3Д, 4Д дигән сүзләр ныклап торып кулланышка кергәнче үк, Равил Заһидуллин бу төшенчәләрне үзе аңлаганча, 4әр катлы пыялалардан торган шәмаилләр аша күрсәткән иде. 1991-92 нче елларда «кызык өчен генә» дип тотынган бер эше чыннан да көткәннән дә кызыграк булып чыга. 4 катлы пыялада эшләнгән күләмле шәмаил чыннан да моңа кадәр күренгән нәрсә түгел (рәсемдә). Җитмәсә, бер табак пыялага интеккән кытлык заманда тотына ул бу эшкә. Шәмаилдәге алгы план, арткы план, ерактагы план — шул катлы-катлы пыялаларда чиратлашып бара. Гаҗәеп кызыклы эш! Әле тагын рәссамны 4 катлы пыялада төгәллисе кошчыгы «көтеп тора». Агачка кунган кошчык кызыл түшле булырмы, әллә җете сарымы – анысын әлегә әйтүе кыен. Болар һәммәсе рәссам ихтыярында.

Ә инде милли бизәкләргә килсәк, алар чыннан да күз явын алырлык.

– Ни гаҗәп, күпчелек очракта, рус милләтеннән булган кешеләр килеп алып китә бу бизәкләрне. Ә безнең татарда сәүдәгәрлек көчле: кайчагында шулай итеп сатулашалар ки, хәтта алар өчен үзем уңайсызлана башлыйм, – ди Равил әфәнде.

Ни генә булмасын, остаханәсенә эзне суытмыйлар. Чөнки чын «татарча» итеп башкарылган эшләрне кайда һәм кемнән табып буласын белеп киләләр. 


Расиха ФӘИЗОВА

в„– |

“Безне ишетәсезме?”

$
0
0
27.12.2013 Милләт
Казаннан Истанбул аэропортына килеп төшүгә үк ыгы-зыгы башланды. Дөресрәге, тел белмәү мәрәкәсе. Чуашстаннан килгән хезмәттәшләребезнең билетларына исемнәрен дөрес язмаганнар икән. Татарстан, Башкортстан, Чуашстаннан килгән ике дистә журналист арасында төрекчә белгән ике-өч кеше генә бар. “Ә Искешәһәрдә көтеп торган ике йөздән артык төрки илләрдән, өлкәләрдән килгән журналистлар белән ничек аралашырлар инде”, – ди юлдашым Райнур Шакиров.

Төркиләр Интернетка чыга

Чыннан да, төрки халыклар яшәгән 26 ил һәм төбәктән килгән 200дән артык журналист арасында төрекчә белү мәҗбүри иде. Өч көн буе узган медиа-форумда төрки телле халыкның уртага салып сөйләшерлек сүз­ләре, фи­керләре җитәрлек җыел­ган. Дө­рес, өстәл янында узган тантаналы чаралар вакытында, даими чыгышлар булганда, колакчыннар белән тәрҗемә итү мөм­кинлеге бар иде анысы. Әм­ма дөнья буйлап сибелгән төрки халыкның ничек яшәгәнен, ничек сулаганын белү, үзеңнең та­тарлыгыңны, Татарстан хакында азмы-күпме аңлатып китү, күз-күзгә карашып сөйләшеп утыру өчен төрекчә аралашу зарур.

Медиа-форум өченче тапкыр үткәрелә икән инде. Беренчесе – Әнкарада, икенчесе Бакуда уз­ган. Бу юлы әлеге чараның Иске­шәһәрдә үткәрелүенең сере – ка­ланың төрки дөнья мәдәни башкала булып билгеләнүендә. Бире­гә килгән халыкларның уртага салып сөйләшерлек сүзләре бик җитди иде. Әйтик, быел җыелу­ның сәбәбе – уртак Интернет проекты булдырып, төрле кыйтгаларда яшәүче төрки халыклар­ның хәбәрләрен тапшырып, төр­ки дөньяны ныгыту. Әлбәттә, бу – бик зур һәм кирәкле эш. Һәр илдән, төбәктән җаваплы бер кеше хәбәрләрне сайлап алып, Интернет блокка җи­бә­рәчәк. Дөньяга таралачак әлеге сәхифә бер ел дәвамында каралачак, тикшереләчәк. Бу проект нинди телләрдә халыкка таралачак, ди­гән сорау иң шау-шу кузгатканы булгандыр, мөгаен. Хәбәрләрне төрекчә генә түгел, кемдер фарсыча, кемдер гарәпчә булырга тиеш дигән тәкъдимнәр кертте. Һәрбер төрки халык үз ана телен кертә башласа, бу сәхифә эт – баш, сыер – аякка әйләнәчәк иде. Татарча хәбәрләр бирелеп баруын без дә телибез, әлбәттә. Кыс­касы, ыгы-зыгыга нокта куеп, билгеле бер карарга киленде: Интернет сәхифә өч телдә дөнья кү­рәчәк – төрекчә, инглизчә һәм урысча. Нигә урысча дигәндә, элек СССРдан аерылып чыккан төрки илләрнең һәрберсе дә урысча белә. Шуңа күрә бу телне дә кертергә дигән тәкъдим булды.

Сездә ничек, бездә шулай...

Беренче танышым – Гер­ма­ниядәге тележурналист Сәран Саргур иде. Бу медиа-форумга безнең кебек үк беренче ки­лү­ләре икән. Минем татар булуымны белгәч, тиз генә операторны җилтерәтеп алып килде дә, камерага сөйләтә башлады. “Татарлар аерым дәүләт кебек яшә­мәсәләр дә, Кырымда яшәүче татарларга караганда баерак яши­ләрдер, – ди Сәран. – Чөнки сездә нефть бар. Ә Татарстанда яшәүче халык белән киләсе елга танышырмын дип уйлыйм. Ка­занның төрки дөнья башкаласы булып билге­ләнүен беләбез, ди­мәк, киләсе елга сәяхәтебез сезгә булачак”.

Сәран Германиядә төрек те­лендәге бердәнбер теле­ви­де­ниедә эшли. “Европа тө­рекләрен берләштерүче башка канал юк”, – дип тә өстәп куйды. Телевидение хәбәрләр, сериаллар, күңел ачу һәм балалар тапшыруларын үз эченә ала икән.

– Германиядә бик күп төрек яши. Әмма тулы канлы халык булып яшәү, эшләү өчен җирле халыкның яхшы мөнәсәбәте дә кирәк. Алманнарның сезгә булган карашы ничек? – дип кызыксынам Сәраннан.

– Элеккеге кара эшчеләргә караган кебек карыйлар дип әйтә алмыйм, әмма икенче сортлы милләт итеп кабул итү бар, – ди ул. – Германиянең тулы гражданины булып, алманча бик яхшы сөйләшсәк тә, без алар өчен барыбер чит булып калабыз. Әмма милли йөзеңне югалтмас өчен үзең булып калырга, тирә-юньдәге вәзгыятькә, кырын караучыларга игътибар итмәскә өйрәнергә кирәк.

Төрекләр дөньяның кайсы гына читендә яшәсә дә, телен, гореф-гадәтләрен онытмый, анысы. Ватанпәрвәрлек, милли хисләр туган җирдән ераграк булган саен көчлерәк була шул ул. Әллә ни ерак барасы юк, дөнья буйлап сибелгән кытай, фин татарларын гына искә алу да җитә. Кырымнан килгән “Кырым авазы” журналисты Гаяна Юксил өчен Төркия икенче туган җире кебек икән. Алар төрек халкының үзләренә булган ярдәмен һәр­даим тоеп, сизеп торалар. Төрле чараларда катнашалар, медиа-форумга да өченче тапкыр килү­ләре. Әле Бишкәк, Ризә шәһәр­ләрендә узган журналистлар оч­рашуына да барып кайтканнар. “Безгә аралашу, уртак проектлар төзү бик тә зарур, – ди ул. – Әгәр шундый чаралар үткәрелмәсә, төрки телләрдә сөйләшүче аз сан­лы халыклар эреп юкка чыгачак.

Гаяна ханым университетта мөгаллим булып та эшли икән. Журналистика бүлегендә ана те­лендә язучы журналистлар тәр­биялиләр. Бу бүлек махсус төзел­гән. “Газета-журналларда, теле­видениедә эшләү, матбугат чараларын тагын дә җәелдерү өчен безгә мондый белгечләр бик кирәк”, – ди ул. Кырым татарлары, үз телләрен саклап калу өчен, университетта махсус бүлекләр булдыралар. Кайчандыр үз туган җирләреннән куылган бу халык­ның үҗәтлегенә, үзсүзлегенә исем-акылым китә минем, күп вакыт үзебез өчен оялып куям. “Безнең уку йортларында, кире­сенчә, татар бүлек­ләрен ябалар”, – дип әйтергә телем әйләнмәде. Бердәм дәүләт имтиханын урыс телендә бирәсе бар, дип сөрән салмыйча гына урысчасын да, инглизчәсен дә өйрәнә, шул ук вакытта ана телен саклап калу, яшәтү өчен җан тырмаша кырым татарлары.

– Казан татарлары белән элемтәләрне тагын да ныгытасы иде, – ди Гаяна. – Дөрес, безнең сезнең белән уртак проектларыбыз бар. Инде ничә еллар танылган татар җырчысы Гөлзада Сафиуллина белән берлектә “Сөем­бикә варислары” исемле фестиваль үткәреп киләбез. Сабантуйлар уза. Ләкин уртак тарихы, теле, дине булган тугандаш халык­лар өчен бу гына аз.

“Гайшә“ “Анна“га үзгәрде


Мондый медиа-форумнар­ның үткәрелүе яхшы, әлбәттә. Мөн­бәрдәге “отчет биргән” чыгышлар алар бер колактан кереп, икенчесеннән чыгып та китте. Әмма дәүләтчелеге булмыйча, кемнәрнеңдер басымы астында яшәгән аз санлы халыкларның гозерен ишетү, аһ-зарларын тыңлау да кирәк булгандыр. Чөн­ки аларның уртага салып сөйлә­шерлек проблемалары чиктән ашкан, ә боларны хәл итү өчен аларга ярдәм кулы сузучы, яклаучы кирәк. Бүген әнә күп­санлы халык арасында югалмыйча, көч-хәл белән җан асраучы, үз кыйбласына тугры калган бу төрки­ләр илендәге вәзгыять­не аңлый­быз кебек.

7 миллионнан артык халкы булган Болгариядә 500 мең тө­рек яши. Шул җирлектә туып үскән Айдын Осман үз халкының тормышы, яшәеше турында махсус Интернет сәхифә булдырган. Дәүләт телевидениесендә Бол­гариядәге төрекләр өчен атнасына ун минутлык тапшыру бар икән. Радиодан бер сәгать музыкаль тапшыру җиткерәләр. Газеталары да чыга. “Әмма газе­та­ларның саны бер мең белән генә исәпләнә. Бу – иң күп тираж, – ди Айдын. – Инде ничә еллар матбугат чараларын, телевидениене берләштерүче бер рәсми оешма төзисе иде. Болай без “ирекле үзешчәннәр”не хәтерлә­тәбез”.

Илдә туган вәзгыять барыннан да бигрәк җирле халыкның мө­нәсәбәтеннән килә. “Безгә Госманлы империясенең вәхши, явыз халкы итеп караучылар күп, – ди Айдын. – Татарларга да мө­нәсәбәт шулайрак. Китаплардан укып, Интернет челтәрендәге чы­ганакларга таянып шуны әйтә­се килә: сезгә Алтын Урдадагы явыз монголларга караган кебек карыйлар. Бу очракта безнең язмыш сезнекенә охшашрак та”.

90нчы елларда Болгариядәге төрекләрнең өйләренә кереп, паспортларын алып чыгып ки­тәләр һәм исемнәрен үзгәр­тәләр. Айдын әйтүенчә, халык саны кимүнең сәбәбе шуңа да бәйле икән. Әйтик, “Гайшә”не “Анна”га үзгәртеп язган очраклар шактый. Өйләргә кереп, качып намаз укучыларны, төрек телендә сөй­ләшүчеләрне барлап йөргәннәр.

Бу вакыйгаларга шактый гына еллар узса да, шуннан калган тис­кәре мөнәсәбәт, кырын күз белән карау һаман да хөкем сөрә икән.

Молдавиядән килгән гагаузлар да үзләренең зарларын җиткереп алды. Инде ничә гасырлар яшәгән бу халыкның да тулы хокуклы милләт булып көн күрәсе килә торгандыр. Дөрес, молдаваннарның 60 проценты яшәгән дәүләттә җан асрау җи­ңел дип әйтеп булмый. Молда­виядә 90 милләт вәкиле яшәсә, әнә шуның 4 процентын гагаузлар тәшкил итә. “Аена гагауз те­лендә ике тапшыруы чыга, ә элек күбрәк иде, – ди “Гагауз иле” тап­шыруы редакторы Мария Корниенко. – Аннан соң милләт­ләр күп булу сәбәпле, без гагаузлардан киммени дип, башкалар да баш калкыта башлады. Һәм айга бер тапкыр күп милләтле халыкны берләштергән тапшыру пәйда булды”.

Гадәттә, без мондый чараларга килгәч, шаулашып, глобаль проблемаларны чишәргә тотынабыз да, асылда, бу четерекле мәсь­ә­лә һавадагы торна ха­ләтендә кала бирә. Журналистлар белән очрашудан да әнә шундый икеле-микеле хисләр белән таралыштык. Бер караганда, боз кузгалды кебек, инде киләсе елдан җиң сызганып, әлеге проект­ны тормышка ашырырга кирәк булачак дигән шигарь сүзләр дә яңгырады. Бирсен Ходай, дип бит сыпырырга гына кала. Әлеге күрешү-сөйләшү – дөнья мәй­данына чыгу, дәүләт­ләрендә тулы, мөстәкыйль халык яшәүдән мәхрүм калган аз санлы халыкларны күтәрү, аларны яшәтү өчен кирәк. Шул исемлеккә без дә керәбез.

Фотода: Германиядә яшәүче төрек журналисты (уңда) белән  


Алсу ХӘСӘНОВА

в„–223 | 27.12.2013

Олимпиада утын каршы аласызмы?

$
0
0
28.12.2013 Спорт
30-31 декабрь көннәрендә Татарстанда Олимпия уты эс­тафетасы узачак. Ут республикага махсус поезд белән ки­тереләчәк. Тантаналы каршы алудан соң ул Болгарга, соң­рак Свияжскига юл алачак. Ике шәһәрчектә дә бу уңайдан бәйрәм чаралары уздыру көтелә. 30 декабрьдә кич ут кабат Казанга кайтачак, студентлар шәһәрчеге янындагы кыска гына эстафетадан соң аны төнгә Универсиада музеенда калдырачаклар.

31 декабрьдә эстафета Казанда Универсиада авылы, “Әкият” курчак театры, Иске Татар бистәсе, Казан Кремле һәм берничә Универсиада объекты аша узачак. Йөреш “Казан-Арена” стадионы янында тәмамлана. Биредә Олимпия утының шәһәрдәге касәсе кабыначак. Сүз уңаеннан, эстафетада катнашкан һәр­кем үз маршрутында тотып йөгергән факелны сатып ала алачак. Илсур Метшин шул рәвешле факелны истәлеккә үзендә калдырырга җыенуын белдерде инде. Казанда Олимпия уты эстафетасы уздыруның төгәл күпмегә төшә­чәге хәбәр ителми. Башкортстанда моның өчен чыгым­нарның 13 миллион 767 мең сумга җиткәнлеге билгеле. Ә сез Олимпия уты эстафетасында катнашырга җыенасызмы?

Ирек ЗИННУРОВ, ватерполчы, Афинада һәм Сиднейда узган Олимпиадалар призеры, Россиянең атказанган спорт остасы:


– Олимпия уты эстафетасында катнашучылар исемле­гендә үз фамилиямне күрмә­дем. Универсиада уты эстафетасында катнашкан идем. Ул вакыттагы кичерешләремә килгәндә, җаваплылык тойдым, горурлык хисе акылдан шашарлык дәрәҗәдә көчле иде. Олимпиада – спортчылар өчен иң мөһим ярыш. Казанда узган Универсиада аңа әзерләнү булды. Россиянең мондый глобаль чараларны уздыра алуы уңай күренеш, алар илнең дә, респуб­лика­ның да үсеше өчен әһәмиятле. Олимпия уты эстафетасының 30-31 декабрьгә туры килүе бераз кыенлыклар тудыра. Чөнки Яңа ел – гаилә бәйрәме. Күпләр бу көнне өйдә, гаиләсе янәшәсендә булырга тели. Шулай да мин эстафетаны барып карап кайтырга киңәш итәр идем.

Данил СӘФӘРОВ, “Яшь­ләр Online” тапшыруы алып баручысы:


– Олимпия факелын каршы алуда катнашырга җыен­мыйм. Универсиада уты дип тә әллә ни һушым китмәде. Го­мумән, зур, халык күп катнаша торган чаралардан ерак торырга тырышам. Олимпия утын күтәреп чап, түлибез дисәләр дә, ризалашмас идем. Патриот булмаудан түгел, мәшакате күп: төрле тикшерүләр узу, машиналар “бөке“сендә утыру, салкында чират көтү. Әле берәр явызрак йөзле сакчы сиңа мыс­кыллы карарга мөмкин. Шулай да, Олимпия факелын болай зурлау кирәк. Күпләр ки­лешмәс, әмма аның Байкалга төшүен дә, космоска менүен дә хуплыйм. Әлбәттә, болар бар да PR, ләкин файдалы. Моңа күпме акча сарыф ителгәнен белмим. Бездә бит ничек: 3 тиенлек эшне дә 3 миллион итеп “списать” итә­ләр. Бу ягы безгә караңгы.

Гөлинә СӘЛИМОВА, өч бала анасы, укытучы:

– Универсиада утын Казанда каршылаганда да гаилә белән бу чарада катнаштык. Бик күңелле бәйрәм булып истә калды, балалар әле дә сөйли, шуңа күрә алар өчен Олимпиада утын каршылау да күңелле бәйрәм булыр дип ниятләп торабыз. Дөрес, ул көнне хатын-кызның мә­шә­кате күп, ләкин табын әзер­ләүне бергә башкарачакбыз. Аннары бу чара көндез була бит, бәйрәм көнне шәһәрне әйләнеп кайту бернинди дә авырлык тудырмас. Ирем дә, балаларым да спорт белән кызыксына, алар Олимпиаданы да күзәтәчәк.

Нияз АКСАНОВ, танылган блоггер:


– Мине бу чарага чакырдылар, ләкин чакырмаган оч­ракта да Казанда шундый бәйрәм була торып, өйдә утырып калмас идем. Фотога тө­шереп, бәйгедә катнашырга телим, җиңгән очракта Олимпиадага чакыру минеке булачак. Ничек кенә булмасын, Сочига барыбер барачакмын! Мин инде Барнаулда факел­ның йөрешендә катнаштым. Минем кулда да, башкаларга тапшыргач та, ул сүнмәде, го­мумән, ничек сүнә алганын аңламыйм. Башта факелны әллә сатып алыйммы икән дигән уй да килгән иде, ләкин киштәдә тузан җыеп яткан әйбергә караганда күңелдә уңай хисләр саклануы мө­һимрәк. 




в„–224 | 28.12.2013

Артка карамыйча, алга барып булмый (ФОТО)

$
0
0
28.12.2013 Мәдәният
Губернабызда «Россия йөрәгендә туганнар» үзешчән сәнгать коллективлары фестивале үткән елның 28 октябрендә тантаналы рәвештә ачылган иде. Бу күләмле чарада өлкәнең 37 районы да катнашып, үзешчән коллективлар берсеннән-берсе матуррак программалар күрсәттеләр. Декабрь ахырында график буенча куелган отчет концертлары тәмамланды, ә иң яхшы номерлар 14 февральдә үтәчәк гала-концертка сайлап алынды.

Россия йөрәгендә яшәүче күпмилләтле халкыбызның иҗат җимешләре рус, мордва, чуваш, татар телләрендә яңгырады, һәм аларның барысын да патриотизм хисе берләштерде.

Самараның Филармония залында ачылган фестивальне өлкә Мәдәният министры Ольга Рыбакова котлап, тамашачыларга һәм үзешчәннәргә өлкә губернаторы Николай Меркушкинның сәлам хатын җиткерде. Фестивальне уздыру идеясен дә губернатор нәкъ үзе тәкъдим иткән иде бит.

Ике ай чамасы дәвам иткән бу чарага Самараның иң яхшы сәхнәләре - Опера һәм балет театры, Филармония һәм Академия драма театры заллары бирелүе бу күләмле чараның әһәмиятлелеген күрсәтеп тора иде. Без, ниһаять, өлкәбезнең күпмилләтле халкы талантларын барлау вакыты җиткәнгә куанып, руслар, татарлар, чувашлар, мордвалар күпләп яшәгән Похвистнево, Камышлы, Кошки, Елховка, Шенталы, Кләүле, Большая Глушица, Большая Черниговка районнары үзешчәннәренең чыгышларын көттек.

Әйе, «үзешчән халык иҗаты» төшенчәсе күпкырлы. Ул Мәдәният йортларында чәчәк атучы үзешчән сәнгатьне дә, традицион халык авыз иҗатын да үз эченә ала. Һәр авылның үз талант ияләре бар, һәм аларның җырлары сәхнәдә генә түгел, эштә дә, кич утырулар вакытында да яңгырап, халык иҗаты статусына ия була бара.

Советлар заманында Самара өлкәсендә «Композитор һәм фольклор», «Фольклор һәм яшьләр» бөтенсоюз фестивальләре уздырылып, илебездәге бөтен фольклорны өйрәнүче галимнәрне бирегә җыя иде. Безнең ансамбльләр Мәскәүдә дә, көтеп алынган кунак буларак, Үзәк телевидениедә дә, Музыка йортында да еш кына чыгыш ясап торалар иде.

Хәзер «фольклор» сүзе үткән заман культурасына ишарә буларак яңгырый. Без аңа сыйфатлы, тик үсештән туктаган материалга караган кебек карыйбыз. Кыскасы, борынгы, онытылып баручы культура, дибез. Ә ул бит әле дә исән! Ул безнең үткәнебез генә түгел, бүгенгебез дә, киләчәгебез дә! Заман яшьләре иҗатында берәм-сәрәм генә күренгәли башлаган фольклор элементлары борынгылыкның яңа әйләнешкә чыгып килүе турында сөйли.

Әйе, милли гореф-гадәтләребез гасырлар дәвамында формалашкан. Иҗат җимешләренең иң матурлары, иң халыкчаннары гына сакланып, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Күп вакыт: «Фольклор модадан чыгып бара», дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Модадан, бәлки, чыгар да, әмма тамырларыбызга мөрәҗәгать итү ихтыяҗы халыкта гел бар һәм булачак та. Артка карамыйча, алга барып булмый бит.

Без биредә 37 районның да үзешчәннәре чыгышлары турында, бик теләсәк тә, язып бетерә алмыйбыз. Безнең “Бердәмлег”ебез, татар газетасы буларак, күбрәк татар коллективлары чыгышына һәм чагыштыру өчен генә татарлар һәм башкортлар күмәкләшеп яшәгән районнарда эшләүче башка милләт коллективлары иҗатына туктап үтүне кулай күрә.

График буенча Большая Черниговка һәм Большая Глушица районнары башкортлары алдарак чыгыш ясады. Алардан башлыйбыз да. Анда татарлар бик аз яши, ә менә башкортлар күбрәк, һәм алар бик дус һәм иҗат җанлы халык булып танылдылар. Таллы (Кочкиновка) авылында күп еллар Фатыйма Шагаева җитәкчелегендәге «Туган моңнар» коллективы эшләп килә, һәм аны еш кына татарларның Сабан туе бәйрәмнәрендә дә күрергә була. Алар бу фестивальгә үзләренең «Шәл бәйләдем» җырын алып килгәннәр иде.

Елховка районының балалар коллективлары блогы да бик уңышлы күренде. Тупли һәм Мулла авылларының «Чишмә» татар балалары ансамбле (җитәкчесе М.Хасимова) һәм «Дети солнца» рус төркеменең (җитәкчесе Т.Кравченко) уртак биюләре жюрига да, тамашачыларга да бик ошады. “Чишмә”леләр татар фольклорына да мөрәҗәгать итсәләр, бик яхшы булган булыр иде.

Ә Кошки районының Иске Фәйзулла авылын, һәрвакыттагыча, оста гармунчылары Мидхәт Әминов һәм Равил Минебаев башкаруында татар милли көйләре тәкъдим ителде.

Похвистнево үзешчәннәре фестивальдә «Чәчәк ат һәм җырлап яшә, туган ягым» девизы астында чыгыш ясадылар. Аларның концерт программасы дүрт милли бүлеккә бүленеп, һәркайсының үзенчә бай һәм матур итеп әзерләнгәне күренеп торды.

Рус бүлеген Стюхино авылының «Лагвица» балалар хореографик ансамбле (җитәкчесе Д. Гусарова) чыгышы ачып җибәрде. «Раздолье» халык җыры ансамбле (җитәкчесе Г.Гусарова) бөтен рус халкы яратып җырлаган «Во субботу день ненастный» җырының Иске Әмәнәк авылы варианты белән таныштырды. Бу инде, җирле фольклор җимеше буларак, игътибарга лаек чыгыш иде. Артистларның костюмнары милли традицияләрдә эшләнгән булып, фольклорчыларның, халык авыз иҗатын үстерү белән бергә, кием традицияләрен дә саклаулары шатландырды. Программаның беренче өлеше Малый Толкай авылы кызы Саша Тупяносованың «Как у наших у ворот» җыры белән тәмамланды. Нәни кызчыкның үзе агач кашыкларда уйнап, баянга кушылып җырлаган җыры бик дәртле, бик күңелле яңгырады. Аның артыннан чыккан «Денница» балалар халык ансамбленең «Ой, вера, вер, вер, вера» җыры да тамашачы күңеленә хуш килде.

Чувашларның ике коллективы - Рысайкино авылының «Терегель» җыр һәм бию ансамбле (җитәкчесе В. Имангулов) һәм «Лагвица» вокаль коллективы бергәләшеп хор белән «Любимая Родина» җырын башкардылар, ә ахырда чуваш милли традицияләрендәге «Кызлар биюе»н күрсәттеләр. Чын аккошлар диярсең инде менә!

Ә Мәчәләй авылы үзешчәне Шакир Абдрахмановның кубызда уйнавы ни тора! Димәк, губернабызда халык инструментларында уйнау традицияләре да әле югалмаган икән! Бу фестивальнең максаты да шул бит - яшьләребезгә матур милли көйләребезне сеңдереп калдыру, милли уен коралларының яңгырашын ишеттерү. Шулай милләттәшебез ата-бабаларыбыз мирасын буыннан-буынга күчереп баруга үзенең өлешен кертә.

Сәхнәгә балалар чыкканда тамашачы беркайчан да битараф калмый. Бигрәк тә малайлар җырлаганда булачак ир-егетнең йөрәгендә моң яшәвенә шатланып, аның беркайчан да каты бәгырьле кешегә әверелмәячәгенә инанасың. Похвистнево районы Гали авылының яшүсмер егете Ислам Кәлимуллинның моң тулы тавышы залны тутырып, күңелләргә үтеп керде сыман. Ә шул ук авылның «Чишмә» бию төркеме (җитәкчесе Г. Карипова) башкарган «Балачак» биюе Ислам җырлаган җырның дәвамы булды дисәң дә, дөрес булыр.

Подбельск балалары концертның мордва бүлеген ачып җибәрделәр. «Сяткине» бию төркемен (хореограф Т. Долматова) мордва халык җыры ансамбле алыштырды. Алар башкаруындагы «Ялгат» җырын шушы коллективның җитәкчесе А. Яковлев язган. Ансамбль аны үз стилендә җырлаганда ул бик матур яңгырады. Әмма музыка белгечләре бу җырга халыкчанлык җитми, мордва халкының традицион күптавышлы җырлавы күпкә отышлырак, диештеләр. Ә Похвистнево районында андый җырларны башкаручылар байтак.

Менә тагын шул ук темага кайтырга туры килә: «Калинушка» рус халык җырлары ансамбле дә биредә Белгород өлкәсендә туган җырны башкардылар. Похвистнево районында үзләренең борынгы җырлары да югалып бетмәгән бит әле, тырышыбрак эзләсәң, аларны табып та, чын халыкчан итеп башкарып та булыр иде.

Камышлы районының «Сабантуй дусларын җыя» программасы «Безнең халык дуслыгы белән бердәм һәм бөек» шигаре астында үтте. Режиссер фикерләвенчә, программа ике өлештән - милли бәйрәмебезгә сөлге җыю һәм Сабан туе бәйгеләреннән, җыр һәм биюләреннән тора иде.

Театрлаштырылган рус, татар, чуваш җырлары һәм биюләре арасыннан «Аккорд» вокаль студиясе солисткасы Әзилә Заһретдинованың үзе язган «Туган як» һәм татар җыры студиясе җырчысы Наилә Хәкимованың акапелла башкарган Габдулла Тукайның «Туган тел» җырларын билгеләп үтәсем килә. Искиткеч нечкә хис, профессиональ тавыш, моң белән җырладылар кызлар.

«Журавушка» рус фольклор ансамбле (җитәкчесе Ф. Шәфигуллина) башкаруындагы Степановка авылында язып алынган «Гусли-мысли» борынгы рус җыры да барыбызга да бик ошады. Менә шундый эзләнүчеләр булганда халык җырларына яңа сулыш керә дә бит инде. Никиткино авылының «Шевле» чуваш халык фольклоры ансамбленең чыгышы да истә калырлык матур иде.

Татар районы акцентны, әлбәттә, татар коллективларына ясаган иде. Камышлы, Иске Ярмәк, Яңа Усман коллективлары бу бурычны бик оста итеп үтәделәр. Бигрәк тә Иске Ярмәкнең «Ак каен» фольклор ансамбленең костюмнарына да, татар халкының борынгы гореф-гадәтләрен сәхнәгә кайтаруларына да сокланмый мөмкин түгел.

Ә Кләүле районы үзешчәннәренең чыгышларын режиссернең уңышлы табылдыгы бизәде. Һәр номер алдыннан әнисе кызына өй тынычлыгын, гаилә сәламәтлеген саклый торган курчаклар турында сөйләп торды. Бу районда яшәүче төрле милләт халыклары - руслар, мордвалар, чувашлар һәм керәшен татарлары ниндидер самимилык белән дә алдырдылар.

Рус бүлеге патриотизм темасына багышланган иде. Бу темага мөрәҗәгать итү бик отышлы булды. Ләкин җырчылар Владимир Высоцкийның «Купола» җырын бик үк уңышлы башкара алмадылар. Моның өстендә аларга тагын бераз эшләргә кирәк әле.

Назаровка керәшеннәренең «Натукай» ансамбле (җитәкчесе Д. Савельева) чыгышы «Буран авылы әбиләре»нең популяр җырына шарж итеп кабул ителде. Алар Виктор Дробыш һәм Тимофей Леонтьев музыкасына татар телендә сүзләр язганнар. Ә җырның соңгы куплеты инглиз телендә яңгырады. Кызык, әлбәттә, әмма керәшен татарларының борынгы җырларын да ишетәсе килгән иде. Керәшеннәр - борынгылыкны саклаучылар буларак танылган халык бит.

Иске Маклаушның «Оймине» мордва ансамбле дә, юморга бай икәнлеген күрсәтергә теләптер инде, борынгы мордва туен көлкегә чыгарды. Гореф-гадәтләргә карата саграк булырга кирәктер, мөгаен. Бәлки, милли туйларның нәрсәсеннәндер көләргә дә ярыйдыр. Тик шулай да ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән кагылырга кирәк.

Ә менә Иске Рязапкинода эшләп килүче «Чекес» чуваш балалар ансамбле һәм «Шурампус» чуваш халык ансамбле (җитәкчесе В. Мельников») «Уңыш зурлау» композициясе белән шаккатырдылар. Ахырда Кләүле районының Җирлекара мәдәният үзәге, яшьләр сәясәте һәм спорт ансамбле «Туган Кләүле» җыры белән чыгышларын югары нотада тәмамладылар.

Самара өлкәсенең утыз җиде районы да төрледән-төрле программалары белән чыгыш ясады. Фестивальнең максаты борынгы җырларны, гореф-гадәтләрне эзләү булса да, күп эстрада җырлары да яңгырады, заманча биюләр дә куелды. Нишләтәсең, күп, бик күп вакыт борынгы милли мәдәният сәхнә күләгәсендә калып килде. Бу фестиваль, беренче карлыгач буларак, авыл үзешчәннәрен эзләнергә, әби-бабаларыбызның җырларын, күмәк уеннарын, биюләрен кайтарырга ярдәм итәр, дип ышанабыз. Әнә бит, Татарстанда туган “Түгәрәк уен” фестивале нинди катламнарны күтәреп, нинди матур йолаларыбызны кайтара алды. Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылында 40 елдан артык эшләп килүче “Ак каен” ансамбле дә шул фестивальдә якты йолдыз булып ялтырады.

Ә “Россия үзәгендә туганнар” фестивале нәтиҗәләренә килгәндә, февральне көтәргә кала. Фольклор белгечләре үзешчән коллективларның татар халык иҗатын башкаруын ничек бәяләр икән?



"Натукай" керәшен фольклор ансамбле. 



"Ак каен" татар фольклор ансамбле. 


Инна КАСЫЙМОВА

в„–1-2 |
Viewing all 37683 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>