Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live

"Могҗизалар булу мөмкин..."

$
0
0
22.09.2019 Җәмгыять
Игътибар итәсездер, соңгы вакыт күп балалы гаиләләр саны арта. Өч кызга – бер энекәш, малайларга сеңелкәш булсын дип, бала алып кайтучылар ешайды. Шул ук вакытта бала алып кайта алмаган яшьләр дә аз түгел. Күңелсез сан: Россиядә яшәүче һәр тугызынчы гаилә бала тудыруга сәләтсез икән. Аларның бала сөяргә өметләре бармы? Әнә шул сорау белән акушер-гинеколог Лиана Рәмзил кызы Юнысовага мөрәҗәгать иттек.
– Әгәр бала алып кайтырдай яшьтә булып та, контрацептив чаралар кулланмыйча, бер ел дәвамында даими рәвештә җенси тормыш белән яшәгән хатын-кыз балага уза алмый икән, әлеге гаилә бала тудыруга сәләтсез дип санала. Моның сәбәпләре ир-ат һәм хатын-кызның үрчү әгъзалары системасының бозылуына бәйле. 45 процент очракта бу – хатын-кызга, 40 процент очракта – ир-атка, ә 15 процент очракта икесенә дә бәйле күренеш.   – Хатын-кызның балага уза алмавының сәбәпләре нинди?   – Иң беренче сәбәбе – хатын-кызның җенес күзәнәге булган күкәй күзәнәгенең өлгермәве, һәм ул 39 процент очракта күзәтелә. Икенче сәбәбе – күкәй күзәнәге юлының кимчелекле – зарарланган яки тыгылган булуы. Монысы эчке органнарга ясалган операцияләр, аборт яки аналыктан тыш булган йөклелек, күкәй күзәнәкләре юлларында һәм аналыкта ялкынсыну аркасында килеп чыгарга мөмкин. Аналык муентыгы белән булган проблемалар да балага узарга комачау итәргә мөмкин. Миома, фиброма, фибромиома, полип һәм киста кебек аналыкны җәрәхәтләүче төрле шешләр баласызлыкка китерә ала. 40–50 процент очракта балага уза алмау эндометриозга бәйле. Җенси өлкәгә кагылмаган авырулар да баласыз калдырырга мөмкин. Әйтик, матдәләр алмашы бозылуы, калкансыман биз авырулары, бөер өсте бизе авырулары, шикәр авыруы һәм башкалар.   – Куркыныч диагноз дөрес булмаска мөмкинме? Әлеге авыруның сихәте бармы?   – Медицина белгече буларак, шуны әйтә алам: консерватив һәм хирургия юлы белән дәвалану мөмкин. Дәвалау чаралары авыруның төрләренә бәйле.   Мөселман хатын-кызы буларак, шуны да өстәр идем: Аллаһы Тәгалә һәр авыруга үз шифасын биргән. Хәзерге вакытта киң кулланган чаралардан – оператив эндоскопия (куышлыкларны һәм каналларны эндоскоп аша турыдан-туры күреп тикшерү ысулы), овуляция индукциясе һәм өстәмә репродуктив технологияләр.   – Бала алып кайтырга теләгән күп кенә гаиләләр хыялларын тормышка ашыру өчен даими эзләнүдә яши. Белгечләргә дә йөриләр, мулла-абыстайларга да баралар, им-томчыларны да урап узмыйлар. Өметне ничек югалтмаска?   – Мин ислам медицинасына зур ихтирам белән карыйм. Үз тәҗрибәмдә сөннәт гамәлләрдән саналган дәвалану чараларының нәтиҗәле булуын күреп инандым. Коръән сүрәләре белән өшкерелгән тмин маен куллану, зәм-зәм суын эчү һәм башка чаралар, шулай ук хиджама куллану балага узуга этәргеч бирде. Ислам дине кешеләргә яшәргә ярдәм итә һәм тормышларын җиңеләйтә. Моны аңларга һәм кабул итәргә кирәк. Әйе, балага уза алмау проблемасының чишелешен Аллаһы Тәгаләгә тапшыру, хәерлесен сорап дога уку, тәүбәгә килү, сәдака бирүнең мөһимлеген белгәндә могҗизалар булу мөмкин. Шунысын да искәртәм: үзеңне һәм тиң ярыңны яратырга кирәк. Нәтиҗәсе нинди булуына карамастан, сез бер-берегезне яратасыз һәм бер гаилә булып яшисез. Ә бала – сезнең мәхәббәтегезнең дәвамы гына…   – Ир һәм хатын бала алып кайтырга тели. Әмма хатын балага уза алмый. Бу очракта гаилә нишләргә тиеш? Кая мөрәҗәгать итәргә? Нинди анализлар тапшырырга?   – Иң беренче итеп ир-атка тикшерү узарга кирәк. Аның бар анализлары тәртиптә булса, хатын-кызны тикшерергә алынырга була. Беренче этапта хатын-кыз шифаханәдә тикшерү уза. Репродуктолог белгеченә керә, УЗИда карала, гормоннарга анализлар бирә, йогышлы чирләргә тикшеренә һәм башка өстәмә тикшерүләр уза. Шушы беренче этапта ук, гинекологик авырулар һәм овуляциядә төрле кимчелекләр булуын күреп алып, тиешле дәвалау чараларын куллану үзенең уңай нәтиҗәсен бирә.   Икенче этапта махсус тикшеренүләр (эндоскопия, гормоннарга тикшерү), консерватив һәм хирургия чаралары һәм башка ярдәмче репродуктив технологияләр ярдәмендә ачыкланган нәтиҗәләр буенча дәвалау курсы билгеләнә. Ясалма рәвештә орлыкландыру һәм төрлечә үткәрелә торган экстракорпораль аталандыру (ЭКО) ярдәмче репродуктив технологияләргә (ЯРТ) карый. Гинекологик бүлекләре булган күппрофильле хастаханәләрдә, Фән һәм тикшеренү институтында һәм кафедраларның клиник базаларында, шулай ук эндохирургия чаралары, ЯРТ кулланып эшләүче дәүләтнеке булган һәм шәхси үзәкләрдә дә дәваланырга мөмкин.
– Тормышта шундый очраклар була: хатын-кыз бала алып кайту өчен барысын эшли. Ирләре исә битараф кала. Тикшеренергә кирәклеген аларга ничек аңлатырга?   – Элек “бала тудыруга сәләтсез” дигәндә, гадәттә, хатын-кызны күздә тота иделәр. Бүген әлеге фикер үзгәрде, ирләр факторы хатын-кызларныкы белән беррәттән йөри. Ирләр авыруларын дәвалау хатын-кызларныкына караганда җиңел уза һәм дәвалау курсының бәясе дә арзанрак. Инде ирегез һич кенә дә тикшеренергә теләми икән, сабыр булыгыз. Вакытында тикшеренгән очракта, күп авыруларны кисәтеп, кичектереп булуын аңлатыгыз. Авыруларның, вакыт узу белән, аза торган гадәтләре бар. Ул чакта инде соң булырга мөмкин.   Кайчак ирләрне саранлыкта гаепләү дә отышлы. Әгәр хәзер тикшеренмәсәң, киләчәктә ЭКО ясатырга кирәк булуы ихтимал, дип әйтү ярый. Ә ЭКОның бик кыйммәтле чара булуы билгеле. Анализлар тапшыру озак вакыт алмый, нәтиҗәсе дә тиз ачыклана. Аларга бары тик венадан кан бирү, сидек юлының ягымын (мазок) һәм орлык сыекчасын тапшыру да җитә. Боларны исә клиникага бер баруда биреп була.
---

--- | 22.09.2019

«Мәңгелек юлында ...»

$
0
0
22.09.2019 Әдәбият
Казанның Актерлар йортында “Татарстан – минем республикам” дип аталган кичә узды. Бөек татар композиторы, Татарстанның атказанган һәм халык артисты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Сара Садыйкова әсәрләреннән торган чараны аның кызы Әлфия Айдарская оештырган иде.
Кичәдә Әлфия ханымның «Мәңгелек юлында...» дигән яңа китабы да тәкъдим ителде. Анда Сара Садыйкова турында газета-журналларда басылган мәкаләләр, истәлекләр, фото-материаллар тупланган. Китапка талантлы журналист, 28 ел «Бердәмлек» газетасының баш мөхәррире булып эшләгән Рәфгать Әһлиуллинның басмасы да кергән. Чарага журналистның тормыш иптәше Фатыйма ханым Әһлиуллина да чакырылган иде.   - Тамаша искиткеч матур узды. Сара Садыйкованың җырлары, дистәләрчә еллар үтүгә карамастан, татлы тылсымнарын җуймаган. Тамашачылар аларны Зөһрә Сәхабиева, Рөстәм Асаев, Искәндәр Биктаһиров кебек асыл җырчылар башкаруында тыңлап, чын ләззәт алдылар. Концертмейстерлар Илдар Арсланов һәм Айгөл Зәйнуллина, Г.Камал исемендәге академия театры оркестры артистлары Динә Закирова һәм Кәрим Әхмәтов, Г.Тукай исемендәге дәүләт филармония артисты Ильяс Камалов төрле музыка уен коралларында композиторның әсәрләрен башкарып, сихри музыка дөньясына алып киткәндәй булдылар.   Чараны бик матур итеп Әлфия Айдарская үзе алып барды. Сәхнәдә күбәләк кебек җиңел хәрәкәтләнүен карап, сокланып туя алмадым. Аңа 94 яшь, дип әйтмәссең дә!   Икенче көнне Әлфия ханым белән Казан буйлап йөрдек. Ул Рәфгатьнең соңгы көннәре, “Бердәмлек” газетасы турында сорашты. 2016 елда Самарада, редакциядә кунакта булуын, җирле милли хәрәкәт активистлары белән очрашуын да ул бик җылы сүзләр белән искә алды. Безне онытмыйча, мине бу чарага чакырганы өчен мин Әлфия ханыма рәхмәтемне җиткердем, - дип чарадан алган тәэсирләре белән уртаклашты Фатыйма ханым.   Тәнзилә ӘҺЛИУЛЛИНА
---

--- | 22.09.2019

Башкортстанда кар яуган

$
0
0
22.09.2019 Җәмгыять
Башкортстанның Әбҗәлил районында кар яуган. Бу хакта үзенең социаль челтәрдәге битендә республика Башлыгы Радий Хәбиров уртаклашкан.
"Акрынлап кыш якынлаша", - ди ул.   Синоптиклар киләсе атнада һава торышының салкынаюын вәгъдә итә. Урыны белән кар явачак. Фото: соцчелтәрләрдән
---

--- | 22.09.2019

Бу йола турында сөйләсәм, әнием ачуланыр инде

$
0
0
22.09.2019 Мәдәният
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Саный китсәң, хатын-кызларның кулыннан килергә тиешле эш исемлеге дә бер дистә белән генә чикләнмәс. Ашарга пешерү, тегү-чигү дисеңме, бии-җырлый белүме – барысына да оста булырга тиеш алар. 12нче сентябрь көнне Казанның Филармония концертлар залында узган «Республикакүләм татар кызы-2019» бәйгесендә нәкъ шундый уңганны эзләделәр дә.
«ЧЫГЫМНАРНЫ ДӘҮЛӘТ КАПЛЫЙ»   «Татар кызы» бәйгесен күпләр матурлык бәйгесенә тиңли. Алай дип әйтергә хакыбыз бар да, чөнки урамда берәр кеше белән очрашканда иң беренче аның йөзенә, киемнәренә карыйбыз бит. Монда да шулай. Кызлар, иң беренче чиратта, сәхнәдә чыгыш ясаучылар. Өйдә киеп йөри торган киемнәрне киеп, тузгып беткән чәч белән халык алдына чыгам димә. Шуңа «Татар кызы-2019» бәйгесенең республика этабына килгән 12 кыз да яхшы әзерләнгәннәр – бизәнгәннәр, чәч ясатканнар, күлмәкләр алганнар. Кесәләрен юкартканнар инде, кыскасы. Хәер, үз кесәләре түгел, дәүләтнеке икән. Алай булгач, бераз юкартырга да мөмкин.   – «Татар кызы»н матурлык бәйгесе дип әйтергә яраталар. Әлбәттә, ул шулай. Ләкин тышкы һәм эчке матурлык бәйгесе ул. Рухи кыйммәтләрне, татар халкының гореф-гадәтләрен гүзәл затларыбыз аша күрсәтү – безнең бурыч, – дип сөйләде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров. – Бәйге республика Президенты Рөстәм Миңнехановның хәер-фатихасы белән үткәрелә, бәйгене уздыруда ярдәм итүчеләр бар. Шуңа күрә кызлардан бернинди чыгымнар да таләп ителми, аларны дәүләт каплый.   Моңа да карамастан, кызларның күбесе үз күлмәкләрен алып килгән һәм аларны киеп чыгыш ясады. Мөгаен, татар кызларына хас әдәплелек белән, дәүләттән артыгын алмаганнар… Үзләре исә моны «үзебезнең күлмәкләр бәхет китерә» дип кенә аңлаттылар.   УН КАТ ИЛӘК АША УЗГАННАР   Бәйгенең финал этабы 12нче сентябрьдә халыкның күз алдында үткәрелсә дә, кызлар өч көн дәвамында төрле сынаулар аша үтәргә өлгергәннәр иде. Ун кат иләк аша узганнар дисәк, һич ялгышмабыз. Финалга кадәр алар аш-су, тегү һәм чигү осталыгына өйрәнгәннәр. Бу көннәрдә дә жюри әгъзалары аларга баллар куеп барган. Өйрәтүчеләр алдында гына үз белгәннәреңне күрсәтү бер, ә зал тутырып килгән тамашачы алдында чыгыш ясау бөтенләй икенче нәрсә шул. Ә халык, чыннан да, күп иде. Һәр катнашучы өчен дулкынландыргыч көнне терәк була алырдай кеше кирәк. Бу очракта бер кызны да аерып әйтә торган түгел: барысы да үзенең җанатарларын алып килгән.   «Татар кызы» бәйгесе татар халкының милли йолаларына, гореф-гадәтләренә бәйле булып, оештыручылар моны күрсәтүне максат итеп куйган булсалар да, финалда миллилектән бары тик чулпы, калфак һәм милли бизәкле күлмәкләрне генә күрдек. Сөлге чигү кебек сынауларны ике минут эчендә зур экранда гына күрсәтеп алдылар, анысы. Жюри әгъзалары шунда булып, аларга бәя биргәч, шул җиткән дип ышанып калыйк.   Сәхнәдә кызлар ике минут эчендә үзләре белән таныштырырга тиешләр иде. Сер юк, 12 кыз да саф татар телендә сәнгатьле итеп аңлатты, шигырь дә сөйләде. Тик нигәдер сәхнә артында гына кызлардан күбрәк урыс сүзләре ишетелде.   Алга таба катнашучылар биергә оста икәннәрен дәлилләде. Кызлар татар халык биюен дә, башкортныкын да, чегән биюен дә, заманча биюне дә башкарды. Җиде төрле бию күрсәтелде. Ләкин тамашачы арасында бию өлкәсендә эшләүчеләр генә утырмый шул, бию алышынган саен «бусы нинди халыкныкы?», «монысы чукча биюеме?» дигән сораулар ишетергә туры килде. Монысы кызлар гаебе түгел, оештыручыларныкы. Кызлар биегендә, нинди бию башкарганнары турында бер-ике генә сүз җитми калды.   Җыр өлкәсендә дә сынатмады кызлар. Берсеннән берсе матур җырлыйлар, бер-берсен уздырып моңланалар. Ләкин барысы да фонограммага башкарылган икән. Җыр өлкәсендә эксперт булмагач, моңа халык төшенмәс тә иде. Музыканың узып китеп, кайбер кызларның авыз селкенүе артта калуына да күз йомар иде ул. Ләкин чара ахырында зур экраннарда кыска гына видеоязма күрсәтелде. Анда һәр кызның да тавыш яздыру студиясендә җыр яздыруы ачык күренеп тора. Мондый конкурсларда да ялган бар икән лә. Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгәтуллина бу вакыйгага карашын «Интертат»ка болай дип белдерә: «Кызганыч, фонограммага җырладылар. Икенче елга бу күренеш булмасын иде. Кызларны тыңлаганда, кайсысының җырлый белүен, кайсысының җырлый белмәвен ачыклап булды. Шулай да, минемчә, җырлый белмәгәннәрне җырлатмаска кирәктер».   Кирәкми, монысын үзгәртербез, тегесен көйләрбез дип сүзләр сөйләнсә дә, бер үзгәреш тә сизелми. Узган елны «Татар кызы» бәйгесенең халыкара этабында да кызлар фонограмма белән эшләгән. Оештыручылар анда ук, бу хәл бүтән кабатланмаячак, дип ышандырган булган. Кызганыч, әле дә кабатланып килә.   «Дөнья матуры» бәйгеләрендә катнашучы кызларның иң яратмаган туры – интеллектуаль сораулар. Күпләр нәкъ шушы турда үзенең чын йөзен дә ачарга сәләтле. Ә «Татар кызы»нда барысы да шома барды. Һәрбер кыз кечкенә тартмачыктан бер сорау алды һәм шуңа җавап бирде. Арасында «Хәзер бөек манара исемен йөрткән журнал элек ничек аталган?» дигән тарихи сораулар да, «Чәче – озын, акылы – кыска, кем ул?» дигән күңелле сораулар да, «Синең хыялыңдагы йортың…» дигән җайлылары да бар иде. Кызлар барысы да үз фикерләрен белдерде. Кайберләре көлдерергә дә өлгерде. Әйтик, Актаныш районыннан килгән катнашучы Регина Габдрахмановага үз гаиләсенә генә хас йола турында сөйләргә кирәк иде. Ул озак уйлап тормый гына Габдрахмановлар гаиләсенең йоласын ачып салды:   – Бу йола турында сөйләсәм, әнием ачуланыр инде, – дип көлеп башлады ул сүзен. – Әнием кечкенәдән үк еракка кияүгә чыга күрмә дип әйтә килде. Әле дә шул сүзләрне еш кабатлый. Үзенең туган ягы ерак булгач, елга берничә тапкыр гына кайтыла шул якка. Әгәр дә ирең белән талашсаң, киемнәреңне җыеп кайтып киткәнче, дуслашырга да өлгерәсең, ди ул гел. Белмим инде, ничек булыр.   Гомумән, катнашучы кызлар сүзгә оста, һәр сорауга җавап та табалар. Аннары, биюгә дә осталар. Бәйгенең тискәре якларын исәпкә алмаганда, менә дигән кызлар. Берсен генә сайлап алу, аерып әйтү кыен. Бәлки, шуңа күрә бар яктан да булган 12 катнашучы арасыннан жюри әгъзалары да бары тик бер генә кызны сайлап ала алмады. «Татар кызы-2019» бәйгесенең республика этабында гран-прига Чаллы шәһәре кызы Азилә Әюпова лаек булса, «Казан гүзәле» титулы Казан шәһәре кызы Алия Әхмәтовага бирелде. Бу кызлар 13-16нчы сентябрь көннәрендә «Халыкара татар кызы-2019» бәйгесенең ярымфиналында катнашты. Алия Әхмәтова алдагы турга үтте. Аңа зурдан-зур уңышлар телик.   Татар кызлары сәхнәдә генә түгел, гадәти тормышта да бар эшкә дә булган, бар нәрсәгә дә оста булырга тиештер. Үзләренә хас сыйфатларны сәхнәдән төшкәч, яки халык алдыннан киткәч, югалтмасыннар иде.   Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА. Безнең гәҗит
---

--- | 22.09.2019

Самара Җәясе, «Җайлы йорт» һәм... (Бөтендөнья туризм көне уңаеннан туган уй-фикерләр)

$
0
0
22.09.2019 Авыл
Дөньяда бәйрәмнәр күп. Күпчелеге Бөтендөнья бәйрәме статусын йөртә һәм аларны бөтен Җир шары бәйрәм итә. 27 сентябрьдә уздырылачак Бөтендөнья туризм көне дә шундыйлардан. Аны гамәлгә керткәнгә дә инде 40 ел гомер узган һәм ул Бөтендөнья туризм оешмасы тарафыннан даими рәвештә уздырылып килә.
Берничә дистә ел элек «туризм» сүзен ишетү белән, аркаларына рюкзак асып, Җир шары буйлап атлаучы кешеләр күз алдына килеп баса иде. Шәһәр ыгы-зыгысыннан табигать кочагына кереп сыену, күкрәк тутырып саф һава сулап, урман-кырлар исеннән исереп, кошлар җырына моңланып кайткан кеше атна буе үзен бәхетле итеп хис итә. Ә кышын чаңгы, чана шуу шундый ук уңай тәэсир калдыра иде.   Дөрес, андый туризм бүген дә бар. Ә шулай да тормышыбызда башка туризм урын алды. Туксанынчы елларда, Россия чикләре ачылып киткәч, халык чит илләргә йөри башлады. Халыкара туризм төрләре бихисап: кемдер дәва эзләп китә, кемдер экзотиканы кулай күрә, кемдер кызынырга, зәңгәр диңгездә коенырга ярата, ә дингә бирелүчеләр изгеләр яшәгән урыннарга хаҗ кылалар.   Шунысы кызык, сәяхәткә чыккан кешенең милли үзенчәлекләре күзгә бәрелеп тора икән. Мәсәлән, тикшеренүчеләр фикеренчә, татарларны регионның истәлекле урыннары гына түгел, кешеләр тормышы да кызыксындыра икән. Алар чит илләрдә дә үз телләрендә сөйләшәләр. Мәсәлән, бу юллар авторы Парижның Эйфель манарасы янында да татар телендә сөйләшүче кешеләрне очратты.   Туризм яңа эш урыннары булдыру белән дә кызыклы. Чит илләрдән килүчеләрне җәлеп итү өчен инфраструктураны яхшырталар, сервис дәрәҗәсен югары тотарга тырышалар. Кайбер регионнарда туризм иң керемле һәм бердәнбер бизнес булырга да мөмкин. Әйтик, Маврикий утравында яшәүчеләр шикәр камышы һәм туризм, ә Индонезиянең Бали утравында яшәүчеләрнең туксан проценты тик туристларга хезмәт күрсәтеп көн күрәләр.   Ә дөньядагы иң зур илебез Россия - бай табигате, чиксез ресурслары һәм күпмилләтле халкы белән башкалардан аерылып тора. Бездә туризм белән генә яшәп булмый, авыл хуҗалыгы да, сәнәгате дә булырга тиеш, озын чикләребезне сакларга армия дә кирәк. Димәк, биредә туризм башка тармакларның мөһим бер кушылдыгы гына була ала.   Россиядә туризмның бер төре этник туризм дип атала. Ул туристларны төрле милләт халыкларының тормышы, көнкүреше, аш-суы, фольклоры, милли бәйрәмнәре, кәсепләре һәм тарихы белән таныштыра.   Гомумән, бөтен илләрдә дә этник туризм күтәрелеп китте, дияргә була. Кайбер кунакханәләр традицион милли йорт итеп төзелә, анда эшләүчеләр милли костюм киеп йөри. Мәсәлән, Норвегия, кызыклы урыннары булмавына карамастан, кырыс Себер матурлыгы белән алдыра. Мин Норвегия башкаласы Ослода традицион норвег костюмы, кәсепче инструментлары сатуларын күреп хәйран калдым. Ә бер фольклор бәйрәмнәрендә милли кием кигән аналар һәм нәни балалар гына катнашуы гаҗәпләндерде.   Россиядә дә кайбер урыннарда традицион костюм киеп йөрүчеләрне күрергә була. Мәсәлән, Сабан туена татарларның күпчелеге милли күлмәк киеп чыгарга тырыша. Моның өчен махсус тегү һәм чигү остаханәләре тоталар. Авыллардагы милли бизәкле өйләр яныннан да китәсе килми - оста куллы хуҗалар өй кыекларын, тәрәзә капкачларын шундый матур итеп челтәрлиләр ки, күз явын алырлык! Моңа өстәп әле тагын борынгы йорт кирәк-яраклары, арба, кул тегермәне кебек нәрсәләр булса, өй чиккән сөлгеләр һәм суккан паласлар белән бизәлгән булса, йортта сыер белән тавык-әтәчләр дә йөрсә, иртән биредә туктаган туристка әле генә сауган сөт белән ике йомырка пешереп бирсәң, ул ашаган арада ата-бабаларың белән булган маҗараларны да сөйләп җибәрсәң, шул җитә инде. Бер-ике айдан "сарафан" радиосы буенча бу өйдән туристлар өзелмәячәк.   Көнбатыш илләрдән килгән туристларны мәми авыз дип уйлый күрмәгез. Алар ачык күңелле, кызыксынучан кешеләр. Мин, мәсәлән, Мәскәүдә Иркутскига поезд белән баручы олы яшьтәге Бельгия туристлары белән таныштым. Аннан алар Монголиягә дә барып җитәргә җыеналар иде.   Ә безнең өлкәдә этник туризмны җәелдерү өчен нишләргә соң? Минем уемча, туристик фирмаларның һәм милли-мәдәни оешмаларның көчен берләштереп, төрле милләт кешеләре яшәүче авыллар буйлап сәяхәт оештырырга була. Этнографларны да бу эш-кә җигәргә, милли гореф-гадәтләрне өйрәнсеннәр, кая акчалырак, шунда эшләп йөрмәсеннәр, регион үсеше өчен дә бераз эшләсеннәр иде. Монда бер генә юл - дәүләт һәм муниципаль органнар белән бергә туризмны үстерү юнәлешендә бертуктаусыз эшләргә кирәк. Похвистнево районында андый тәҗрибә бар - Гали авылының «Җайлы йорт» туристик комплексы татар милләтен лаеклы рәвештә тәкъдим итә. Шулай ук биредә авыл музее да, ялт итеп торган мәктәп тә, күпсанлы фермер хуҗалыклары да бар. Ташландык авыллар фонында Гали авылы бу яктан да беренче була алды.   Хәзер инде шундый ук туристик маршрутлар башка районнарда да булдырылса, реклама ясатып, туристик маршрутка да кертә алсак, безнең өлкәбезнең матур авыллары, Жигули таулары, Самара Җәясе кебек искиткеч урыннарыбызны күреп, бөтен дөнья хәйран калыр иде, ә өлкә бюджеты бераз калынаер иде.    
Михаил КРЖИЖЕВСКИЙ

--- | 22.09.2019

"Ирем белән аерылышуда минем дә гаебем бардыр" - Миләүшә Сафина кабат кияүгә чыга (ФОТО)

$
0
0
23.09.2019 Шоу-бизнес
Ничә еллар инде бар көчен кызын аякка бастыруга куючы популяр җырлар авторы Миләүшә Сафина шатлыгы белән уртаклаша. Җырчы кияүгә чыга.
"Бәхет тынлыкны ярата, ләкин бу бәхетем белән бүлешми мөмкин түгел", - ди Миләүшә.   "Матбугат.ру" моңа кадәр язганча, Миләүшә Сафина 2011 елда әни булды. Әмма тормыш яшь гаиләгә сөенечләр белән бергә сынаулар да китерә. Туганда баш мие һәм умыртка сөяге җәрәхәтләнгән Мәрьямгә Синдром Веста дигән диагнозы куялар. Кызчыкны дәвалау һәм аякка бастыру өчен көрәш бүген дә дәвам итә. Җырчы моның өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли.   Моңа кадәр ул журналистларга: "Мәрьямнең әтисе турында бер начар сүз дә әйтә алмыйм", дип белдергән иде.   - Аны безне ташлауда да гаепли алмыйм. Без бары тик төрле кешеләр генә. Минемчә, ул җитди гаилә тормышына әзер түгел иде. Ирем белән аерылышуда бәлки минем дә гаебем бардыр, чөнки минем бар күргәнем Мәрьям генә иде. Мин элекке иремне хәзер бернәрсәдә дә гаепләмим. Киресенчә, мин аңа рәхмәтле. Өч ел бергә яшәдек. Аерылышуыбыз икебезнең дә теләге иде. Алга таба тормыш алып барырдай кеше түгел икәнен аңладым. Ләкин ассызыклап әйтәм: ул безне үзенчә яраткандыр. Бары тик аның тормышка карата карашы минекеләре белән тәңгәл килми иде, - дип сөйләде җырчы.      

 

 


---

--- | 23.09.2019

Дамир Йосыпов экипажына зур бүләк ясаганнар

$
0
0
23.09.2019 Җәмгыять
Дамир Йосыпов һәм аның экипаж әгъзаларына фатирлар биргәннәр. Әлеге бүләкне аларга Свердлау өлкәсе губернаторы ясаган. Мәскәү-Симферополь рейсы буенча очарга тиеш булып та, двигательләренә кошлар эләгеп, кукуруз басуына килеп төшкән экипаж әгъзаларына фатирлардан ачкычлар бүләк ителгән.
Свердлау өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев белдергәнчә, әлеге бүләкне аларга җирле эшмәкәрләр ясаган. Агентлык хәбәренә караганда, экипаж әгъзаларының күпчелеге өчен әлеге фатирлар беренче үз тораклары булачак икән.   Яңа фатирлардан ачкычларга пилотлар Дамир Йосыпов белән Георгий Мурзин, бортхезмәткәрләр Надежда Вершинина, Дмитрий Гончаренко, Дмитрий Ивлицкий, Алия Слякаева һәм Яна Ягодина ия булган.
---

--- | 21.09.2019

«Сәйлән» проектының икенче этабы башланды

$
0
0
23.09.2019 Җәмгыять
«ШАЯН ТВ» каналында «Сәйлән» телевизион музыкаль проект дәвам итә. Хәзерге вакытта ярымфинал тапшырулары төшерелә. «Сәйлән» – балалар телевизион җыр фестивале. Аның максаты – татар халык җырларын, шулай ук классик, эстрада җырларын популярлаштыру, сәләтле балаларга иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру.
Фестивальгә 6-15 яшьлек балалардан 1000гә якын гариза кабул ителде. Шулар арасыннан мәртәбәле жюри 30 катнашучыны чираттагы этапка сайлап алды. Әлеге катнашучылар өчен 2 ай дәвамында «ШАЯН ТВ» каналы сайтында тамашачылар тавыш бирде. Иң күп тавыш җыйган 16 бала ярымфиналга узды.   Фестивальдә катнашучылар өчен вокал, актерлык осталыгы, сәхнәдә үз-үзеңне тоту буенча мастер-класслар каралган. Бу проект яшь йолдызларга тагын да яктырак балкырга, гомумән, татар халкының матур җырларын танытырга ярдәм итәчәк.   «Сәйлән» проектын 6 октябрьдән һәр якшәмбе «ШАЯН ТВ» каналында карый аласыз. Гомумән, проект турында да, каналыбызга бәйле иң соңгы яңалыклар белән дә интернет челтәрдәге безнең сәхифәләрдән аша танышып барырга мөмкин. Shayantv.ru сайтына, вконтактедагы, инстаграмдагы cәхифәләренә рәхим итегез.
---

--- | 23.09.2019

"Фыщть итеп узып киткәне сизелмәде дә" - Зинира һәм Ризат Рамазановлар кызыклы вакыйганы искә ала

$
0
0
23.09.2019 Шоу-бизнес
22 сентябрьдә Зинира белән Ризат Рамазановларның туй көне булган. Җырчылар инстаграм битләрендә җиде ел элек төшкән туй фотоларын урнаштырган. "7 ел фыщть итеп узып киткәне сизелмәде дә. Зинира, рәхмәт сиңа барысы өчен дә, кызыбызны исән-сау үстереп, тагын бер иптәш алып кайтып, чөкердәшеп кенә яшәргә язсын!" - дип язган Ризат үз битендә.
Яшьләрнең бергә тора башлаулары да кызык кына килеп чыккан.   - Мин урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр факультетына укырга кердем. Ләкин бер ел укыганнан соң, кызыксынуым бетте һәм Шәмси абый Закиров ярдәме белән Салават Зәкиевичның группасына күчтем. Зинира белән танышуыбыз да шунда булды. Баштагы елларда төркемдәш буларак кына сөйләшә идек, ә инде соңгы курсның май аенда ешрак аралаша башладык. Ул чагында миңа әти-әни Казанда 17 квадрат метр мәйданлы бүлмә алып биргәннәр иде. Бер ай гына аралашып йөргәннән соң Зинирага: "Әйдә, әллә язылышмый гына торыйп карыйбызмы?" - дип тәкъдим иттем. Чөнки тиздән уку бетәчәк һәм Зинира да Башкортстанына кайтып китәргә тиеш иде. Шуннан соң мин аны авылга, әти-әни белән таныштырырга алып кайттым. Ләкин ул вакытта да әле күңелдә мәхәббәт хисләре бөреләнмәгән, җитди уйлар, планнар да юк иде. Әти-әни аны бер күрүдә үк ошатты... Ә авылга кайтып килгәннән соң үземнең күңелдә дә нәрсәдер үзгәрде. Зинира Башкортстанга кайтып китсә, үкенечкә калмасмы, дип тә уйлый башладым. Безгә диплом тапшырганда аның әти-әнисе дә килде. Алар барысы белән бергә кайтып китәргә җыенганда, саубуллашканда тамакка төеп тыгылды да, Зинирага: "Мин сине кайтып алырмын, мөгаен", - дидем. Бабай исә: "Яшәргә уйлыйсыз икән, бары тик никах укытып кына", - дип, икеле-микеле уйларга урын калдырмады. Шуннан соң беркөнне әнигә кайттым да: "Әни, нишлим икән соң?" - дидем. Ул: "Никах укытыйк", - дигәч, Зинирага шалтыратып: "Ярар, алайса, кулыңны сорарга барабыз", - дидем. 35 яшьләрдә генә өйләнермен, дип йөргән җиремнән планнарым менә шулай 180 градуска борылды да куйды. Егет-кыз булып аралашуыбыз да нибары ике ай гына булды бит. Ярату, мәхәббәт хисләре дә кабынырга өлгерми калды. Никах көнендә дә әле миңа: "Минем кешеме икән соң бу?" - дигән уйлар тынгылык бирмәде, - дип искә ала мәхәббәт тарихларын Ризат.   
---

--- | 23.09.2019

«Яңа татар пьесасы-2019» бәйгесе старт ала

$
0
0
23.09.2019 Мәдәният
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы-2019» премиясенә конкурс игълан итәләр.
Авторлар конкурска сәхнәдә куелмаган, матбугатта бастырылмаган пьесалар тәкъдим итә алалар; узган “Яңа татар пьесасы” конкурсларында катнашкан әсәрләр кабул ителми.                Конкурс ябык; псевдоним белән имзаланган әсәрләр (текстларның компьютерда басылуы һәм электрон варианты булу шарт) 2 экземплярда кабул ителә; автор турында белешмәләр (фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, адресы һәм телефоны, кыскача иҗат биографиясе) ябыштырылган аерым конвертта тапшырыла.      Конкурс шартлары үтәлмәгән очракларда, ягъни әсәрнең авторы күрсәтелмәсә, яки автор турындагы мәгълүматлар дөреслеккә туры килмәсә, пьеса жюри тарафыннан бәяләнгәннән соң да конкурстан чыгарылырга мөмкин.   Конкурска җибәрелгән пьесалар кире кайтарылмый һәм рецензияләнми.         Пьесалар конкурска 2019 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә. Текстларны почта буенча түбәндәге адреска җибәрүегез сорала: 420021, Казан шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, «Яңа татар пьесасы-2019» конкурсы.   Җиңүче авторлар акчалата беренче, икенче һәм өченче премияләр белән бүләкләнә.   Моннан тыш Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус премия билгеләнә.   Конкурска кабул ителгән әсәрләрнең сыйфатына карап жюри беренче, яки башка бер премияне бирмәскә, хәтта конкурсның үтәлмәве турында карар да чыгарырга мөмкин.   Конкурс турында өстәмә мәгълүматларны конкурсның координаторы Гөлнур Гиматовадан 8 (843) 293-52-50 телефоны буенча яки kamalteatr@mail.ru электрон почтасы аша алырга мөмкин.   Конкурс 2 этапта уздырыла:   - 1 этапта (2019 елның 10 декабренә кадәр) жюри әгъзалары конкурска килгән барлык пьесаларны укыйлар һәм 2 этапка узган 10-15 пьесадан торган шорт-бит төзиләр. Бу шорт-бит массакүләм мәгълүмат чараларында һәм www.kamalteatr.ru интернет сайтында урнаштырыла.   - 2 этапта жюри җиңүче әсәрләрне билгели.      Конкурста җиңеп чыгучы авторларның исемнәре 2019 елның 22 декабрендә игълан ителәчәк.   «Яңа татар пьесасы-2019» конкурсына җибәрелгән пьесаларны бәялиләр: жюри рәисе – Рәзил Вәлиев, жюри әгъзалары – Гали Арсланов, Фәрит Бикчәнтәев, Зөлфия Вәлиева, Айгөл Габәши, Өлфәт Закирҗанов, Илнур Закиров, Нурания Җамали, Нияз Игъламов, Олег Кинҗәгулов, Гөлшат Фәттахова, Илдар Хәйруллин, Гөлназ Хәсәнова.   Конкурста җиңеп чыгучы пьесалар кулъязма хокукында махсус җыентыкта бастырыла, шулай ук театрларга сәхнәләштерү өчен тәкъдим ителә.
---

--- | 23.09.2019

Фәридә-Алсу: "Төркем таркалачак..."

$
0
0
23.09.2019 Шоу-бизнес
Сары чәчлесе - Фәридә, Башкортстанның Бакалы кызы, кара чәчлесе - Алсу, Татарстаннан. Туксанынчы еллардан бирле сәхнәдә алар. Әмма соңгы арада экранда, сәхнәләрдә сирәк күренәләр. Әллә...
- Дуэтларның барысы да диярлек таркалып бара. Башка дуэтларда бер-береңә юл куя белү юк. Әлбәттә, талашып, нәрсәдер бүлеп эшләсәң, төркем таркалачак. Әйткәнемчә, без талашырга яратмыйбыз. Кем беләндер бәхәсләшү, конфликтка керү - иң җайлысы. Ә син дәшми калып кара, мөнәсәбәтләрне яхшы итеп төзе! Дуэтлар эшчәнлегендә дә шулай ук. Без үзебезнең 25 ел дус булуыбызга шаккатабыз. Әйтерсең лә безнең танышуыбыз, бергә эшләвебез күктән иңдерелгән, - ди гүзәл ханымнар.   Соклангыч дуэт, матур ханымнар, имин гаиләләрдә тәүфыйклы балалар үстерә, җыр белән халыкка хезмәт итәләр. "Кызыл таң"ның җырлы кичләре проектында Бакалы районыннан чыгыш ясап, безнең дә дуслар сафына басты алар. Иҗади уңышлар телик үзләренә, дип яза басма. Фото: соцчелтәрләрдән
---

--- | 23.09.2019

Теге дөньяның ишекләрен ачканда...

$
0
0
23.09.2019 Дин
Бу язма эш компьютерымда инде берничә еллар саклана. Мин аны Рамил хәзрәт Юныс вәгазьләреннән алган идем. Инде кайчаннан бирле “Өмет”не укучыларга да тәкъдим итим микән дип уйланып йөрим. Менә бүген сәгате сукты. Укып чыккач, сез минем ни өчен еллар буе базнат итә алмавымны үзегез дә аңларсыз дип уйлыйм. Әйдәгез, Рәмил хәзрәт Юнысов ярдәме белән теге дөньяның ишекләрен ачып карыйк әле. Анда ниләр бар икән...
Адәм баласы, ничек кенә бәхетле, сау-сәламәт, матур гомер итмәсен, бу яшәүнең азагы бар. Һәр эшнең, һәр гамәлнең азагы булган кебек, адәм балаларының да гомер ахыры бар һәм ул үлем дип атала. Фәкать Аллаһ Үзе мәңгелек! Шуңа күрә бу дөньяда Аның кануны белән яшибез һәм бакыйлыкка да Аллаһның әмере илә күчәбез.Фани дөньяга кеше үзенең нинди кыяфәттә булачагыннан һәм нинди гамәлләр кылачагыннан хәбәрдар булып килми, кайда кайчан үләчәгебез турында да бездә бернинди мәгълүмат юк, барысы да Аллаһ әмере вә теләге белән башкарыла. Әмма һәрберебезгә кайчан да булса бу дөньядан китәчәгебез мәгълүм. Үлгәннән соң безне ни көтә? Үлдек тә бетте, Аллаһ каршында да җавап бирәсебез юк дип уйлаучылар ни дәрәҗәдә ялгыша?   Гомумән, нәрсә ул үлем? Адәм баласы гомеренең кайсы да булса бер мизгелендә мәетне соңгы юлга озату мәшәкатьләрендә катнашмый калмый. Кемдер кадерле әти-әнисен югалта, газиз баласын җирли, якын туганнары, дуслары белән мәңгегә хушлаша. Мәрхүмне салкын ләхеткә куеп, өстенә туфрак сибеп, караңгы кабергә иңдерү аеруча куркыныч кебек тоела шул! Үлемне ниндидер бер югалту, бетү дип кабул итәбез, билгесезлектән куркабыз. Чөнки хакыйкый гыйлем юк.Тормышларыбыз бигрәк тә бай, җитеш булганда беребезнең дә үлем турында искә төшерәсе килми, дөнья ләззәтеннән аерылырга теләмибез.   Үлгәннән соңгы тормыш хакында һәр заманда зур-зур галимнәр, фәлсәфәчеләр гел уйлана килделәр: кабердә, Ахирәттә ни көтә адәм баласын? Аллаһтан килгән изге китапларда бу турыда мәгълүмат бар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил, Коръән). Шушы китапларга таянып, үз фаразларын корып, илаһият белгечләре могҗизаи сүзләр әйттеләр. Әгәр адәм баласы, Аллаһның барлыгын вә берлеген танып, расүлебез (с.г.в.) хәдисләреннән йөз чөерми иманлы тормыш белән яшәсә, үлемнән куркуы азаер һәм үлемнең фәкать тән өчен булуын аңлар, ә җаныбыз исә — мәңгелек! Бер мәртәбә Аллаһның чиксез рәхмәтләре аша шушы җаныбыз аналарыбыз карынына иңдерелде, җан кергәнче әле без мәет идек. Аннан соң якты дөньяга чыктык, ягъни тудык. Икенче төрле әйткәндә, башта мәет булдык, аннан соң терелдек, фани дөньядан бакыйлыкка күчкәндә исә янә мәет булачакбыз. Безнең бу дөньядагы үлемебез - Ахирәт өчен туу ул. Ягъни Кыямәт көнендә барчабыз терелеп, җыелып Аллаһы янына кайтачакбыз. Үлем белән тереклек җан һәм тәннең берләшүенә яки аерылышуына бәйле. Шуңа күрә галимнәр адәм баласы ике үлем, ике тереклек кичерә дип әйтәләр. Соңгы тереклек — мәңгелек, Раббысы янында кеше мәңгегә калачак.   … Адәм баласының тәне, билгеле бер сәбәпләр аркасында җанны тотып тора алмый торган хәлгә җитеп зәгыйфьләнгәч, бу тәннән җан аерыла. Үлем сәгате якынлашкач, һәр кеше күз күреме ерак­лыгында үлем фәрештәсен күрер. Әгәр кеше иманлы, гомерен изге гамәлләр кылып үткәргән булса, аңа фәрештә ак йөзле булып күренер, үзеннән хуш исләр килер. Үлем фәрештәсе артында берничә фәрештә ак кәфенлек тотып торырлар. Адәмнең җаны чыга башлауга, аяклары суынганда, үлем фәрештәсе дә аңа якынаер. Иң авыры — җан бугазга килеп терәлгәндә. Үлем фәрештәсе инсанның янына ук килеп утырыр һәм иманлы бу бәндәгә: чык, Аллаһның рәхмәтенә, дияр. Мондый кешенең җаны, суга тыгып алган инәдән су тамчылары аккан кебек, тәннән җиңел аерылыр. Тик шулай да җан чыгу авыр һәм аның тәннән аерылу мизгелен җиңеләйтүче чара динебездә бар, ул — Ясин сүрәсен уку. Хәдистә килә: Ясин укыгыз, ул җан чыгуны җиңеләйтер диелә… Җан чыкканнан соң аны ак кәфенлеккә төрәләр һәм үлем фәрештәсе бу җанны җиде кат күкләргә — Аллаһ тарафына күтәрә.   Күкнең һәр катында бу җан өчен ишекләр ачык булыр. Җиденче катына менеп җиткәч, Аллаһ Раббыбыз җанның кемнеке булуын сорар. Фәрештәләрдән тулы җавап ишеткәч, моның исемен изге китапка языгыз, дияр. Шуннан соң җан чыккан җиренә кире кайтарылыр һәм күмгәнчегә кадәр тәне өстендә торыр. Үзе белән хушлашырга килгән якыннарын, туганнарын, дусларын ул күрә, хәтта юатмакчы да була, әмма аның тавышын ишетмиләр. Җан авазын фәкать кошлар, җәнлекләр, хайваннар ишетә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтә: әгәр җан тавышын ишетсәләр, кешеләр шунда ук иманга килерләр иде ди… Әмма ишетмибез…   Аллаһка иман китермичә яшәгән кешенең үлем сәгате сукканда аның да күзенә үлем фәрештәсе күренер. Ләкин инде башка шәкелдә — куркыныч кара йөзле, ямьсез кыяфәттә килеп басар ул аның янына. Артындагы фәрештәләр дә ак түгел, ә бәлки кара кәфенлек тотып торырлар. Җаны бугазына килеп терәлгәч, үлем фәрештәсе моның да аяк очына килеп утырыр һәм: чык, Аллаһның газабына дип дәшәр. Сарык йонына буталып эләккән кармакны азаплана-азаплана алган кебек, бу кешенең дә җаны тәненнән тиз генә аерылмас. Хәтта Ясин уку да булыша алмас, чөнки Коръән иман китергән бәндәләргә генә ярдәмче вә таяныч. Кара кәфенлек белән бу җанны күккә күтәрерләр, әмма беренче катында ук ишекләр бикле булыр, ачылмас… Аллаһның әмере илә җан хәерсезләр исемлегенә язып куелгач, беренче кат күкнең ишеге төбеннән үк кире борылыр һәм җәсәде ләхеткә иңдерелгәнче тәне өстендә көтеп торыр. Тизрәк кабергә салыгыз дип кычкырыр, чөнки белә — әле аны кабердә дә зур сынаулар көтә.   Гомумән, мәетне күмүне ашыктырырга кирәк, тән өчен иң хәерлесе шушы булыр. Кайбер диннәрнең тәгълиматы буенча, мәсәлән, индуслар үлгән кешенең тәнен утта яндырып, көлен елга өстенә сибәләр. Болай эшләү зур гөнаһ. Аллаһтан башка беркемнең дә башка берәүнең тәнен утта яндырырга хакы юк!   Әлбәттә, ничә еллар җир йөзендә тән эчендә яшәгән җан үзенең яңа халәтенә тиз генә ияләнә алмый. Ул үзенең бар икәнен сизә, тәнен күрә, тотмакчы була — кулы юк, басмакчы була — аягы юк… Гакылыбызга сыймаслык яңа хәл! Дөньяга яңа туган сабый да бик авырлык белән ияләшә бит: көн- төн елый, сәбәбе дә юк кебек, ә үзе көйсезләнә. Аннан акрын-акрын гына тәпи йөреп китә, сөйләшә башлый. Шуның кебек җан да икенче дөньяны танырга өйрәнә. Димәк, үлем — яңа бер киңлеккә, яңа тормышка күчү. Монда инде фани дөнья белән Ахирәтне аерып торучы башка тормыш — барзах башлана. Шуңа күрә галимнәр адәм баласы дүрт гомер кичерә дип әйтә: анасы карыны, фани дөнья, барзахи тормыш, Ахирәт. Бу дөньядан тәнебезне калдырып китү аның киләсе тормышта кирәк булма­вын аңлата.   Ана карынында баланың яшәешен плацента тәэмин итеп тора, ул булмаса, бала бер ге­нә минут та яши алмый. Анадан тугач исә аның кирәге калмый. “Балам плацентадан башка ничек яшәр” дип ана кеше еламый бит, шуның кебек, мәетнең гәүдәсе өстендә дә “нишләр икән ул сал­кын кабергә кереп яткач” дип өзгәләнү дөрес күре­неш түгел. Безнең татар халкы элек -электән җеназа үткәргәндә зур түземлек, сабырлык саклаган, үзен тыйнак-тыенкы тоткан. Мәрхүмнәр өстендә тавышланып елау безнең халыкка хас гадәт түгел, мөмкин кадәр бабайларыбыздан үрнәк алу тиеш.   Дәвамы бар.  Автор : Рамил хәзрәт ЮНЫС Чыганак: igelek.ru Фото: zen.yandex.com
---

--- | 23.09.2019

Казанда Тбилиси дәүләт академия рус драма театры гастрольләре уза

$
0
0
23.09.2019 Мәдәният
18-19 октябрьдә Тинчурин театры сәхнәсендә А.С. Грибоедов исемендәге Тбилиси дәүләт академия рус драма театры гастрольләре узачак.
18 октябрь — «Холстомер» (Л.Н. Толстой повесте мотивларына нигезләнгән трагик тәүбә) 19 октябрь — «Шинель» (Н.В. Гоголь, 1 пәрдәлек феерия)   Касса: 8 (843) 238-56-17 Электрон билет алу: https://tickets.tinchurinteatr.ru/
---

--- | 23.09.2019

Казанда өеннән тапочка һәм футболка гына киеп чыгып киткән баланы эзлиләр (ФОТО)

$
0
0
23.09.2019 Хәвеф-хәтәр
Казанда өеннән тапочка һәм футболка гына киеп чыгып киткән 14 яшьлек кызны эзлиләр, дип хәбәр итте кызның әнисе Анна Игнарина. "Маша өйдән 17 сентябрь көнне китте. Ул көнне без уку буенча бераз сүзгә кереп алдык. Баланың якын арада ОГЭ имтиханын биреп карау көне булырга тиеш иде, ул нык дулкынланды, мәктәпкә бармыйм дип белдерде", - дип сөйләде "Татар-информ"га әнисе.
"Мин артыннан йөгердем, ләкин куып тота алмадым", - дип елап сөйли хатын-кыз.   Бер атна эчендә Анна Игнарина баласының дусларын һәм танышларын йөреп чыккан, барлык оешмаларга һәм волонтер җыеннарына шалтыраткан, ләкин Машаны таба алмаган.   "Мин полициягә һәм эзләү хезмәтләренә мөрәҗәгать иттем. Ләкин эзләү әлегә нәтиҗә бирмәде", - ди ул.   Полициядә баланың югалуын расладылар.   "Гариза "Гвардейский" полиция бүлегенә 18 сентябрьдә килгән, эзләү эшләре бара", - диде "татар-информ"га Россия эчке эшләр бүлегенең Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Мария Кыяметдинова.   Бала турында мәгълүматы булган кешеләргә 8-962-575-63-00 яки 02 телефоннарына шалтыратуларын үтенәләр.     
---

--- | 23.09.2019

Җәмди кая югалды?

$
0
0
23.09.2019 Матбугат
Танылган журналист, татар милли хәрәкәте активисты һәм бераз гына җәмәгать эшлеклесе Рафис Җәмдиханны күпләр югалткандыр. Берничә ел элек ул Казаннан үзенең туган ягы Чувашия республикасы Батыр районы Шыгырдан авылына яшәргә күчте. "Матбугат.ру" хәбәрчесе Чувашиядәге татар авыллары белән танышу экскурсиясе вакытында Җәмдине очратты.
Рафис Шыгырдан авылында яшәүче бик күп авылдашлары сыман мал белән шөгыльләнә, шуның белән көн күрә. Казанга, татарлар яшәгән башка төбәкләргә дә килеп чыккалый.    Интернетта да актив ул. Әмма социаль челтәрләрнең кайберләрендә генә. Әйтик, инстаграмда үзенең бите әле дә юк, селфилар төшми. Ә фейсбукта утыра, фикер алышуда катнаша, шәхси хәбәрләргә җавап бирә.    Шулай ук Рафис Җәмдихан Чувашиядә дә җәмәгать эшеннән читтә түгел. Мондагы милли, дини тормышта актив катнаша. Әйтик, шушы көннәрдә татар газета-журналлары баш мөхәррирләре белән очрашуда да катнашты, үз авылы буйлап экскурсия үткәрде. Җәмди әйтүенчә, күптән түгел Шыгырданда Төрек телевидениесе журналистлары булып киткән. Алар дөнья буйлап иске авыллар турында тапшырулар эшләп йөриләр икән. Шыгырданда иске йортлар табу авыр. Шулай да тапканнар. "Мин аларга күбрәк матур йортларны төшерттем, ә алар иске йортларны төшереп сюжет ясаганнар", - дип сыкрана Җәмди.
---

--- | 23.09.2019

Татарстанда беренче кар яуды (ВИДЕО)

$
0
0
23.09.2019 Экология
Ял көннәрендә Татарстанның Түбән Кама районында термометр баганалары бу көздә беренче тапкыр ноль градустан түбәнрәк төште. Кама Аланы халкы беренче кар видеолары белән уртаклашты.
Татар-инфрм язуынча, явым-төшемнәр аз һәм кыска булган, әмма хәтта мондый кар яву да сентябрь урталары өчен аномалия булып тора.   Якын арада, синоптиклар фаразларына караганда, Түбән Кама районында салкын һәм яңгырлы һава торышы сакланачак. Сишәмбегә каршы төндә янә бераз кар явуы көтелә, минуслы температура булырга мөмкин. Фото: пиксабай  
---

--- | 23.09.2019

Гөлназ Асаевага якын кешесе хыянәт иткән. Алинә Сафиуллина аңа җавап бирә

$
0
0
23.09.2019 Шоу-бизнес
Гөлназ Асаева: "Сезгә хыянәт иткәннәре бармы? Машинада утырам, яңгыр ява, музыка тыңлыйм, ә эчемдә - бушлык. Берни дә кирәк түгел. Җаным авырта", - дип язган. Алинә Сафиуллина аңа болай дип җавап биргән:
"Хыянәт иттеләр... һәм итәчәкләр дә. Шул рәвешчә көчлерәк, ныграк буласың. Көчсез чагыңда сатсалар, авыррак. Синең әле яшь, көчле, чибәр чагың, яндырып яшә!", - дип язган һәм "Алар барысы да бөтенесе бертөрле", - дип өстәгән.    "Сезне Тинчурин театрында яшь кенә егет белән күргән идем. Гадәти егет кебек дип карадым. Борчылма, уза ул!" - дип язган тагын бер инстачы.    "И, тапкансың нәрсә белән башыңны ватарга". "Минем дә шундый чагым. Хыянәт иттеләр. Бик авыр. Берни дә кирәкми. Барысы да тынычлан, көчлерәк буласың, бу тормыш диләр, әмма үзем белән берни дә эшли алмыйм". "Минемчз, Инстаграм мондый халәтне уртаклаша торган урын түгел. Хыянәтне үзең генә кичерергә кирәк, читләрнең фикерләреннән һәм ялган кайгы уртаклашуларыннан башка". "Әйе, без бөтенебез дә ирләр аркасында газап чигәбез. Безнең мәхәббәтебезгә бәя бирмиләр. Аларны алмаштырганнар кебек. Син әле яшь. Ул газап кичерсен, син түгел", дип язалар башкалар да.  
---

--- | 23.09.2019

Илфак Шиһаповның кызы: “Әти яңадан туган кебек булды”

$
0
0
24.09.2019 Шоу-бизнес
Зәринәнең кулында – “Кеше эзлим” дигән китап. Үзе елмая, үзе ашыга-ашына нидер сөйли – дулкынлануы йөзенә чыккан. “Бу китап белән әти яңадан туган кебек булды”, – ди. Төс-кыяфәте, холкы, хәтта сөйләү манеры белән дә әтисенә тартым кыздан мондый сүзләр ишетү әллә нишләтә икән. Син ушыңны җыярга да өлгермисең, ул инде сине Илфак Шиһапов дулкынына ялгап өлгергән була. Гап-гади бер истәлек, бер мизгел һәм синең күз алдында вакыйгалар җанлана
– Өй җыештырганда әле дә әтине искә алам, дисең…   – “Бер урында утырып торып та, ардым” дип әйтә алуы гына да ни тора бит аның… Бер көнне шулай фатир җыештырырга керештек. Аш бүлмәсе, коридор, фәлән бүлмәләрне мин җыям, әти үз биләмәсен тәртипкә китерә. Биләмә дигәне – эш урыны инде аның: өстәле, компьютеры һәм бөтен дөньяны тутырган кәгазьләр, папкалар, төпләмәләр. Өч сәгатьләп вакыт үткәннән соң, мин үз өлешемне җыештырып бетерәм һәм әтине чәй эчәргә чакырырга киләм. Ә анда һәрвакыт бер күренеш: әти урындыкка яисә идәнгә утырган, кулында нинди дә булса кәгазьләр. Аптырап: “Нишләп монда бернәрсә дә үзгәрмәгән, әти, өч сәгать дәвамында син нишләдең соң”, – дип сорыйм. Ул башын күтәрә дә, монда өч ел буе эзләгән документ табылды, дип җавап бирә. Ахыр чиктә, бөтен әйбер тәртиптә,  кирәк әйберне табып була, дип йомгак ясый. Мин үз дигәнемдә нык торам: “Болай булмый, әти, җыештырырга кирәк. Әйдә, мин сиңа ярдәм итәм”, – дим. Бергә җыештыра башлыйбыз. Бу инде шул кәгазьләрне бер урыннан икенчесенә күчерүгә кайтып кала. Әти үзен Плюшкин дип йөртә иде. Чөнки бөтен әйберне җыя, аның бер документын, бер генә кәгазен дә ташларга ярамый. Мин исә һич югы чекларны ташларга ярыйдыр дип, аларны аера башлыйм. Берзаман әти, сбербанкның бәләкәй генә талоны ята иде шушында, күрмәдеңме, дип сорап куя. Мин ташларга дигән кәгазьләр арасыннан табып алам, аңа сузам. Ташларга җыенган идеңмени, ди әти, чын күңеленнән гаҗәпләнеп. Аның артында фәлән фәләнечның телефон номеры язылган бит, юк, синең белән булмый, миңа ярдәм кирәкми дип, мине куып җибәрә.Ахыр чиктә бар да тәртип дип, аш бүлмәсенә чыга. Әлбәттә инде, эш өстәлендә берни дә үзгәрми. Чәй эчкәндә, арытты, дим. Ул да, әйе шул, җиңел эш түгел ул, җыештыру, ди.  Ничек искә алмыйсың да, ничек елмаймыйсың инде моңа…  
– Әтиеңнән алган иң зур тормыш сабагы нинди булды?   – Бүгенге көн белән яшәргә өйрәтте. Иртәгә нәрсә буласын ул да белмәгән, без дә белмибез. Шуңа күрә кешене рәнҗетмәскә, үпкәләтмәскә тырышырга кирәк. Әти шулай иртә китәсен белгән булса, күп нәрсәне башкача эшләгән булыр иде дип уйлыйм.   – Газета укучылар Илфак Шиһаповның тормыш кыйпылчыклары белән танышты. Алар арасында үзебезчә, татарча ярату дигәне дә бар иде. Анда сүз исән кешенең кадерен белмәү, ул дөньядан киткәч кенә ярата башлау турында бара. Без, чыннан да, шундый халыкмы? Әтине хәзер генә искә ала башладылар дип үпкәләмисеңме?   – Әти фикере генә түгел ул, гомер-гомергә шулай булган. Гомумән, адәм баласы югалткач кына, елый, үкенә, сагына башлый. Мөгаен, якын кешең яныңда булгач, аңа күнегәсеңдер. Беркайчан да китмәс кебек тоела башлыйдыр. Ул кеше бер көнне синең тормышыңнан юкка чыга. Шуннан соң гына аның нинди кадерле, нинди якын булганын бөтен күзәнәгең белән аңлый башлыйсың. Әтинең дусларына,  аның тирәсендәге кешеләргә – берсенә дә үпкәм юк. Барысын да белә, аралаша идем. Берсе турында да, ул әтигә ярдәм итмәде, дип әйтә алмыйм.     –  Вакыт дәвалыймы?   – Безгә әле бик авыр. Вакыт дәвалый дип әйтә алмыйм. Ике ел үтте, минем өчен бу бик аз. Аны уйламаган, искә алмаган көн юк. Искә төшкән саен елыйбыз. Безгә авыр, чөнки әтине кинәт югалттык. Әйтәләр бит, якын кешең авырып ятса, син аның җибәрергә әзерләнеп бетәсең дип. Безнең андый мөмкинлек булмады. Шулай да, вакыт мине үзгәртте, ныгытты, башкача фикерләргә өйрәтте. Мин хәзер күп нәрсәгә башкача  карыйм. Бәлкем әле вакыт дәвалый дип әйтерлек вакытка килеп җитмәгәнбездер без…
– Әтиеңнең беренче китабы дөнья күрде. Аны ничек кабул иттең?   – Без бу китапны бик көтеп алдык. Китап чыгаруны үз өстенә алган, берәмтекләп туплаган, барлаган Гөлнара Сабирова, китап чыкты, дип шалтыратып әйткәч,  шатлыктан күзгә яшьләр килде. Үземне кулга алып нәшрияткә йөгердем. Кулыма шул китапны тоттыргач, әти белән күрешкәндәй булдым. Анда бар булган әсәрләре – шигырьләре, уйланулары тупланган. Барысын да яңадан укып чыктым да, озак кына китапны кочаклап утырдым. Әти, янында Гөлнара кебек дусты булуы белән бәхетле булган икән. Һәрберебезгә дә якын дуслары булуын телим.   Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова     
---

--- | 23.09.2019

Кариев театры яңа сезонны ача

$
0
0
24.09.2019 Мәдәният
3 октябрь көнне Кариев театры яңа 32нче сезонын ача. Тамашачыларны “Кәҗүл читек” спектакле алдыннан сюрпризлар көтә.
Сезнең өчен стаханә һәм күргәзмәләр; интерактив программа; фотозона; "Туган авылым"нан тәмле күчтәнәч һәм башкалар оештырылачак.   18:00 сәгатьтә бәйрәм чарасына рәхим итегез! Фото: Татар-информ
---

--- | 24.09.2019

Татарстан китап нәшрияты Абдулла Алишның әкиятләр китабын сатуга чыгарды

$
0
0
24.09.2019 Әдәбият
Күптән көтелгән китап сатуга чыкты. Татарстан китап нәшрияты Абдулла Алишның әкиятләр китабын тәкъдим итә.

Барлык китапларны нәшриятның фирма кибетләреннән дә, Татар әдәбияты үзәгеннән дә алырга мөмкин.


---

--- | 24.09.2019
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>