Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38264 articles
Browse latest View live

Рөстәм Нәбиев гаиләсе икенчегә кемне көтә: меңләгән кешенең түземсезләнеп көткән соравына җавап билгеле (ВИДЕО)

$
0
0
24.09.2019 Җәмгыять
Рөстәм Нәбиев — армиягә үзе те­ләп, сау-сәламәт килеш китеп, аннан ярты гәүдә бе­лән кайткан һәм тормышка чытырдап ябы­шып, тырышлыгы нәти­җәсендә язмышын үзгәртә алуы бе­лән бөтен илгә танылган шә­хес. Индира белән бер-берсенә терәк булып, ир һәм хатын буларак трмыш юлыннан атлыйлар. Кызлары Сафия үсеп килә. Күптән түгел аларның икенче тапкыр әти-әни булырга әзерләнүе билгеле булды.
"Матбугат.ру"да Рөстәм Нәбиевнең шатлыгы эченә сыймый, бар дөньяга кычкырырга әзер дип язган идек.   Ул вакытта сабыйның кем булачагын үзләре дә белми иде.   Ниһаять, Рөстәм белән Индираның аккаунтларына язылган меңләгән кешенең түземсезләнеп көткән соравына җавап билгеле булды. Рөстәм бу уңайдан видео белән уртаклашан. Аннан аңлашылганча, гаилә икенчегә кыз бала көтә.   - Сабыйның кем булачагын белер алдыннан, без һәм барлык кунаклар белән аңа видеомөрәҗәгать юлладык. Ул бик ихлас һәм дулкынландыргыч килеп чыкты, - ди Рөстәм.         Посмотреть эту публикацию в Instagram                  


Берьюлы 12 машина бәрелешкән

$
0
0
24.09.2019 Хәвеф-хәтәр
Бүген иртән, 24 сентябрь көнне, Уфаның Дим шоссесында берьюлы өч зур авария теркәлде. Яркий микрорайоны янында 12 автомобиль бәрелеште. Юлда шул ук моментта тыгын хасил булды.
БР ЮХХДИнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, һәлак булучылар һәм имгәнүчеләр юк. Аварияләр урынына шунда ук юл-патруль хезмәте экипажлары килгән. Алар юл һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклау белән мәшгуль.    Шаһитләр белдерүенчә, авария бозлавык аркасында булырга мөмкин. Кайсыбер водительләр маневрдан машиналары кисәк кенә борылуын билгели.  Әйткәндәй, узган тәүлек эчендә Башкортстан юлларында 12 авария теркәлгән, анда 13 кеше каза күргән. Автор : Шакирҗанова Әлфия Чыганак: gtrk.tv Фото: Видеодан скрин.
---

--- | 24.09.2019

Рафинә Ганиуллина популяр телевизион тапшыруда катнашкан (ФОТО)

$
0
0
24.09.2019 Шоу-бизнес
Рафинә Ганиуллина "Яңа гасыр" телеканалында бара торган «Җәвит-кәмит» тапшыруында катнашкан. "Җәвит абыйның капка төбендә күңелле булды, хатирәләрне яңартты", дип уртаклаша җырчы.
"Матбугат.ру" ачыклаганча, Рафинә белән бергә тапшыруда ире Рәзил Камалов һәм сеңлесе Резеда Ганиуллина да төшкән.   "Элегрәк капка төпләрендә симәнке чиртеп, авыл хәлләрен сөйләшеп, олысы-кечесе кич утыралар иде, хәзер авыл урамнары тып-тын, эт тә өрми. Бәлки кайбер авылларда саклангандыр бу матур күренеш", ди Рафинә Ганиуллина.   Тапшыруны тиздән «Яңа гасыр» каналында күреп булачак.  
---

--- | 24.09.2019

«Татмедиа» агентлыгына яңа җитәкче билгеләнде

$
0
0
24.09.2019 Матбугат
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының яңа җитәкчесен билгеләде. Моңа кадәр Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының мәгълүмат-аналитика идарәсен җитәкләгән Айдар Сәлимгәрәев ведомствоның яңа башлыгы булды.
Бу хакта Аппарат җитәкчесе Әсгать Сәфәров хәбәр итте, дип яза Татар-информ.   Айдар Сәлимгәрәев 1971 елның 3 августында Мөслим авылында туа, 1994 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый, «Түбән Кама телерадиокомпаниясе» ҖЧҖнең өлкән редакторы, «Түбән Кама телерадиокомпаниясе» коммуналь учреждениесе директоры булып эшли. 2006-2008 елларда массакүләм-мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге башлыгы, «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр буенча Татарстан агентлыгы» оешмасы генераль директоры урынбасары була. 2008-2012 елларда «Татмедиа» ААҖ генераль директоры урынбасары һәм генераль директоры булып эшли. 2015 елда Айдар Сәлимгәрәев Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Департаменты җитәкчесе урынбасары вазифасын били, ә 2018 елның февраленнән Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы булып эшли.  
---

--- | 24.09.2019

Мунчага яки юынырга кергәндә нинди дога укырга кирәк?

$
0
0
24.09.2019 Дин
Мунчага яки юынырга кергәндә укыла торган дога: “Аллаһүммә инни әс-әлүкә минәл-җән-нәти вә нәгыймиһа вә әгузү бикә минән-нәри вә хами-миһа”. "Аллаһым! Синнән җәннәтне һәм аның нигъмәтләрен сорыйм, җәһәннәмнән һәм аның эсселегеннән Сиңа сыенамын" дигәнне аңлата.
Мунчадан чыканда укыла торган дога:   “Әлхамдүлилләһил-ләзи әзһәбә ганнил-әзә вә гафани”. (Миннән җәфаны алып, саулык һәм сәламәтлек биргән Аллаһка мактау булсын).  
---

--- | 24.09.2019

КФУ эксперты Казанда аномаль салкын кайчанга кадәр сакланачагын әйтте

$
0
0
24.09.2019 Җәмгыять
Сентябрьнең икенче яртысында Татарстан башкаласына аномаль салкыннар килде һәм бу хәл ай ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта бүген «Татар-информ»га КФУ метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.
«Хәзер төнге һәм көндезге температура түбән. Бу безнең республика киң циклонның тыл өлешендә булуга бәйле. Циклонның үзәге исә Төньяк Урал районында, Арктика янында урнашкан. Безгә салкын арктик һава килә. Хәзер уртача тәүлеклек температура климат нормасыннан 5-6 градуска түбәнрәк. Якын арада җылыну көтелми әле», – диде әңгәмәдәш.   Юрий Переведенцев өч көн дәвамында Татарстан башкаласында тәүлеклек уртача температура 8 градустан түбән булуын, бу исә җылылык чоры башлану турында сөйләвен әйтте, дип яза агентлык. Сентябрьнең соңгы декадасы аномаль салкын булды, якын көннәрдә тәүлеклек уртача температура нибары 5-6 градус җылы булачак.   «Россия Гидрометеорология һәм әйләнә–тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, дүшәмбе көнне температура климатик нормада булачак. Сентябрь ахырында климатик норма якынча 8 градус тәшкил итә. Алдан фаразлаулар буенча, дүшәмбе көнне көндез температура 14 градус булырга тиеш», – диде КФУ эксперты.   Юрий Переведенцев, айның икенче яртысында явым-төшем аз булачак, дип өстәде. Төнлә һава температурасы шактый түбән булачак һәм 1-3 градус җылылык тәшкил итәчәк. Көндез һава 8 градуска кадәр җылыначак. Фото: соцчелтәрләрдән
---

--- | 24.09.2019

Венера Аитованы бәбиләр тудыру йортыннан каршы алдылар (ФОТО)

$
0
0
24.09.2019 Матбугат
19 октябрь көнне ТНВда "Таяну ноктасы" тапшыруын алып баручы Венера Аитова (Иванова) әни булды дип язган идек. Бәхетле әти-әнинең уллары туды.

"Матбугат.ру"га билгеле булганча, сабыйга Гомәр дип исем кушмакчы булалар.

Бүген Венера һәм улларын бәбиләр тудыру йортыннан чыгарганнар. Аларны каршы алырга ире Динар һәм әти-әниләре, якын дуслары һәм хезмәттәшләре килгән. Бәхетле мизгелләр фотоларда:


---

--- | 24.09.2019

«Илфакның төп фаҗигасе – кеше эзләүдә иде»

$
0
0
25.09.2019 Җәмгыять
24 сентябрьдә "Татар-информ" агентлыгында Илфак Шиһаповның "Кеше эзлим..." дип аталган китабы дөнья күрү уңаеннан матбугат конференциясе булды. Әлеге китапта Илфакның 2004 елдан бирле язылган әсәрләре тупланган.
Китапның авторы, Илфак Шиһаповның соңгы эш урыны булган "Шәһри Казан"ның элеккеге, “Ватаным Татарстан” газетасының хәзерге баш мөхәррире Гөлнара Сабирова:   – Китапны чыгару идеясе, Илфакны җирләгәч, барлыкка килде. Аның исемен мәңгеләштерәсе килде. Илфакның рухы шат булсын”, - диде. Китап социаль әһәмиятле китаплар исемлегенә кертелеп басылган. Аның үз укучысын табачагында шик юк. Китапта тормыштагы төрле мизгелләр турында гади тел белән язылган фәлсәфи язмалары, юмореска, сәхнә әсәрләре һәм шигырьләре  урын алган.     “Татарстан” китап нәшрияте генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, китапның тиражы 2200 данә. 1700 китап Татарстанның милли китапханә системасына кергән китапханәләргә таратыла, 500 китап кибетләргә сатылуга куелган. Шушы 500 китапның сиксәне инде өч көн эчендә сатылган да. Китапның бәясе - 360 сум, ә электрон вариантын 180 сумга алырга мөмкин. Китапнның сатылуга чыга торган тиражы, әлбәттә, күп түгел, шунлыктан аны киләчәктә кабат бастырырга да мөмкиннәр.     Әлбәттә, күпләрдә китапның исеме сорау тудыргандыр. Моңа җавап итеп китап авторы Гөлнара Сабирова:   – Илфакның төп фаҗигасе кеше эзләүдә иде. Аның гомере кеше эзләп үтте. Үз кешесен Илфак түрәләр, җитәкчеләр арасында эзләмәде, аның кешесе гади кешеләр иде”, - диде Гөлнара Сабирова.   Фото: Татар-информ
---

--- | 25.09.2019

"Тагын бер Луиза Хәйруллина": Башкортстанда бер хатын банктан 43 миллион сум чәлдергән

$
0
0
25.09.2019 Криминал
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре Калинин районындагы “Открытие” банкы бүлекчәсеннән зур сумма акчалар урлауны ачыклаган. «Вести-Башкортостан»га хокук саклау органнарындагы чыганагы хәбәр итүенчә, шушы ук банктан җәен Лилия Азнабаева 6,5 миллион сум акча үзләштерү эшен тикшергәндә әлеге факт та билгеле булган. Шулай итеп, финанс оешмасында бер генә хезмәткәр акча үзләштермәгән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, банк белән идарә итүче ханым 2,5 ел дәвамында кассадан акча үзләштереп яткан – урланган акчалар суммасы 43 миллионнан артып киткән.    “2017 ел гыйнварыннан алып 2019 елның июленә кадәр банкның тагы бер хезмәткәре белән касса узелыннан берничә тапкыр акчалар үзләштергән. Җитмәгән акчаларны яшерер өчен офис управляющие һәм аның җинаятьтәше банк клиентларының исәпләрен ябуны рәсмиләштергән. Шулай итеп, 50ләп вкладчикның исәпләре ябылган”, - дигән комментарий бирәләр БР буенча ЭЭМның матбугат хезмәтендә.    “Зур күләмдә акчалар үзләштерү” маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Шушы ук маддә буенча Салават шәһәрендәге “Россельхозбанк” бүлекчәсе кассиры Луиза Хәйруллина әле тикшерү изоляторында утыра.    “Медиакорсеть” хәбәр итүенчә, бу карак – Уфада яшәүче 39 яшьлек Лиана Латыйпова. Ул Первомайская урамында урнашкан “Открытие” банкының офисында эшләгән. Аның әтисе соңгы елларда яман шеш авыруыннан интеккән. Бәлки, акчалар аны дәвалау өчен кирәккәндер дигән фаразлар да бар.  6,5 миллион сум акча урлаган Лилия Азнабаеваны кулга алганда, Лиана Латыйпова әтисен карар өчен отпуск алган булган.    Тикшерү вакытына Лиана Латыйпованы һәм тагы 3 хезмәткәрне, Лилия Азнабаева белән элемтәдә булганга, эштән азат итеп торганнар.  Шулай итеп, Уфадагы “Окрытие” банкы бүлекчәсенең ике хезмәткәре дә банк караклары “галереясын” тагы да тулыландырды. Ә бар да Луиза Хәйруллинадан башланган иде... Автор : Шакирҗанова Әлфия Чыганак: gtrk.tv Фото: directmap.ru/ mkset.ru
---

--- | 25.09.2019

"Йөрәк икегә бүленде. Бер баламны кочаклап алам да икенчесен уйлыйм"

$
0
0
25.09.2019 Хәйрия
Ярдәм сораучылар бик күп. Кемдер якыннары өчен өзгәләнә, туганнарын коткарып калырга тырышучылар күп. Чит кешеләр булышуын көтүче сабыйлар да җитәрлек. Моңа кадәр бер гаиләдә ике игезәк сабыйның да бер үк авыру белән авыруын күргән юк иде әле. Игезәкләр Сабир белән Самир Садыйковларда – ДЦП диагнозы.
Әниләре Айгөл авырга узуга ук, табибларга йөри башлый. Беркем дә кушмый, үзе шулай тели. Янәсе, бар да әйбәт булсын! УЗИда карынында ике сабый ятканын әйткәч, җаваплылык тагын да арта.   – Тапшырмаган анализым калмады. Космонавт булырга җыенаммыни?! Бер җирем дә авыртып борчымады, йөклелекне җиңел күтәрдем. Әмма табиблар миңа декрет ялына башкалар кебек 30 атнадан түгел, алданрак китәргә кушты. Әллә белгәннәр инде? – дип сөйли Айгөл. – 33 атна дигәндә тулгагым башланды. Тизрәк җыенып, бала табу йортына киттем. Табуым да тиз булды.   Малайларны әниләренә күрсәтәләр. Ул чакта исемнәрен белмәсә дә, кайсы алдан туганын, кайсы соңрак икәнен хәтеренә кертеп куя. Табиб икесенең дә 2 кило 800 грамм икәнлекләрен җиткерә. Айгөл сабыйларын күкрәгенә ала. Тик шатлык тулы мизгелләр озакка сузылмый. Балаларны караган табиб, сулыш алуларында кимчелек күреп, нарасыйларны реанимация бүлегенә күчерә.   – Улларымны анда озак тотмаслар, дип өметләндем. Һәр кич, иртән бәлки сабыйларны минем янга күчерерләр, дип көттем. Тик булмады. Хәтта яннарына да кертмәделәр. Балаларның хәлләре яхшырмады, хәтта үзләре сулый да алмаган. Шуннан соң аларны башка хастаханәгә күчерделәр, – дип искә ала Айгөл. – Башта Сабирны өйгә чыгардылар. Йөрәк икегә бүленде. Бер баламны кочаклап алам да икенчесен уйлыйм. Игезәк сабыйлар әнисе булуы җиңел түгел икән. Берсен алып кайткач, икенчесен дә чыгарсалар ярар иде, дип тели башладым. Бер төнне гел дога укып, теләп яттым. Иртәнге унда исә безгә Самирны чыгаруларын әйттеләр.  Төн эчендә сабыйның үзе сулый башлавы могҗизага тиң иде.   Сабыйлар өйгә кайтса да, мәшәкатьләр кимеми. Әниләре аларның үсешендә кимчелекләр күреп ала, әмма җитлекмичә тугач шулай буладыр дип, күңелен тынычландыра. Сабыйларны төрле белгечләр тикшерә. Озак та үтми, ДЦП диагнозы куялар. Әле аның янәшәсендә тагын бер кочак чирләр өстәлә. Үпкәләренең дөрес эшләмәве, күзләренең начар күрүе… Саный китсәң, бармак җитми. Әмма Садыйковлар авыруга бирешергә җыенмый. Әлегә сабыйлар үзләре тотып ашый да белми.   – Табиблар өметне өзми. Тиешле дәвалану алсак, малайлар савыгырга да мөмкин. Үзләре шук та, тик менә ничек тә аякка бастырасы иде. Бик тә йөреп китүләрен  көтәм. Сабир махсус аяк киемнәре кидергәч, бераз тотынып атлый. Шушы көннәрдә ике яшьне тутырдык. Күңелдә гел изге теләк – сәламәт булсыннар! – ди  Айгөл. – Безне Кытай табиблары көтә. Анда дәвалану кыйммәт. Ике балага тернәкләндерү курслары үтәр өчен 792 мең сум акча кирәк. Шуңа да мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорыйм.
Сабир һәм Самир Садыйковларга ярдәм итәр өчен исәп–хисап реквизитлары:   Айгөл Рәзиф кызы Садыйкова исемендәге   Саклык Банкы картасы: 2202200734237413 Мобиль банк: 89997418949 (мегафон)
---

--- | 25.09.2019

"Мине үлгән, дип уйлыйлар"

$
0
0
24.09.2019 Җәмгыять
Приморский краенда яшәүче хатынга үзенең исәнлеген суд аша исбат итәргә туры килгән. Туганнары аны автоавариядә һәлак булды, дип исәпләгән.
Хатын ике ел дәвамында читкә китеп эшләргә мәҗбүр булган һәм туганнары белән бәйләнешкә чыга алмаган.   Шул ук вакытта, 2017 елда Владивосток-Хабаровск трассасында авария була һәм анда бер хатын һәлак була. Якыннары бу үлгән хатынны туганнары дип уйлый, дип яза Кызыл таң.
---

--- | 24.09.2019

Кайбер әти-әниләр тәрбиячегә: “Исәнмесез”, – дип әйтүне түбәнлеккә саный

$
0
0
25.09.2019 Җәмгыять
Мин тәрбияче булып эшлим. Туган көнемнән диярлек, мәктәпкә киткәнче ясле-бакчада үскәнмен: әни мине дүрт айлык чагымда яслегә илткән. Эш урыны ул вакытта да бик кадерле булган, хәзер чыкмасаң, эш урының югала дигәннәр әнигә. Эше ике сменалы, икенче смена төнге 12дә бетә, ә детсад төнгә ябыла. Дөрес, дежур группа булган, әмма ул да тәүлек әйләнәсе эшләми.
Әниемнең азапланганын аңлап, аны жәлләп, яшь тә сигез айдан гына тиеш булса да, бакча мөдире мине яшь ярымнан атналык группага урнаштырган. Шулай атналыкта үстем, Аллага шөкер. Мөстәкыйльлеккә, үземне якларга, үземне-үзем кайгыртырга өйрәндем. Бер җирем дә кителмәде дә, кимемәде дә. Рәхмәт тәрбиячеләремә, няняларыма, бакча мөдиренә – әниемә шәфкатьле булган өчен.   Инде байтак еллар тәрбияче булып эшлим. Кайбер әти-әниләр өчен тәрбияченең кем икәнен хәзер генә аңладым. “Татарстан яшьләре”нең 25 июль санында Башкортстаннан Г.Гыйлемханованың “Бәйрәм итеп кенә яшәрләр иде...” дигән мәкаләсен укыгач язмый кала алмадым. Без, тәрбиячеләр, берни дә эшләмибез, бары әти-әниләрдән бүләк-сертификатлар гына җыеп утырабыз дигән тәэсир калды. Язмада автор әти-әниләрнең тәрбиячеләргә, аларның ярдәмчеләренә кыйммәтле, хәтта алтын алка, чылбыр кебек затлы бүләкләр алуына ризасызлык белдергән иде. Кем сораган икән соң алардан алтын алка, йөзек-чылбыр? Сорасалар, нигә аны тиешле җиргә хәбәр итмәгәннәр? Инде бүләк ителгән икән, нигә аны дөньяга чәчәргә? Әллә кемнәргә әллә ниләр, миллионнар бирәләр, тик бу хакта газетага язалармы?   “Бәйрәм итеп кенә яшәрләр иде...” дип автор бүгенге балалар, яшьләр турында әйтсә дә, мин аны үзебезнең адреска да кабул иттем. Шуңа, безнең тормыш тоташ бәйрәм кебек тоелмасын дип, эшебез белән бераз таныштырып китим әле. Төрле даталарга багышлап утренниклар, кичәләр оештыруны безгә фән һәм мәгариф министрлыгы план төзеп тәкъдим итә. Ул Яңа ел утреннигында тәрбияче кемнәргә генә әверелми: Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы карчык, клоун... Менә кайда ул универсал артистлар! Аннан китә Искечә Яңа ел, Ватанны саклаучылар көне, Тукай бәйрәме, Пушкин көне, 1 Май бәйрәме, Җиңү көне, чыгарылыш кичәсе... Тәрбияче ялга киткәч тә эше “ияреп йөри” – мөдир чылтырата: “Көзге бал”га әзерләнегез”, – ди. Ял бетә, яңа баштан башлыйбыз. Яңа уку елына кергәндә, Белем бәйрәмендә беренче эш итеп тәрбияче-педагоглар көнен “бәйрәм итәбез”, белгән кеше “котлыйм” ди, белмәгәне – белми. Аннан Әниләр көненә әзерләнәбез, аннан Өлкәннәр көненә, ноябрь бәйрәменә, Яңа елга... Әле группаңда 30 бала булса, 30 туган көн үткәрәсе, менә тагын бәйрәм. Баланы ничек сөендермисең? Коллектив белән бергә аралашып яшәргә өйрәтү дә бит әле ул. Ул бәйрәмнәрне үткәрергә күпме көч, чыгым киткәнен тәрбиячеләр белән аларның ярдәмчеләре генә белә. Баланы нәрсәдер ясарга өйрәтәсе, ләкин аның өчен бит материал кирәк. Сәдәф тагарга гына өйрәтәм дисәң дә, чүпрәк тә, энә-җеп тә, сәдәф тә кирәк. Аны бит каяндыр табасы. Әти-әнидән сорасаң, тагын гаепле буласың. Нишлисең, кемнән сорыйсың? Әле монысы чүп кенә.   Әле тагын яңалык килеп иреште. Чаллыдан Җәүдәт Харисов язмаларын яратып укый идем акыллы агай дип, аның да белмәгән нәрсәләре бар икән. Ул балалар бакчасын “чир оясы” дип атаган. “Ата-аналар арасында кайбер тәрбиячеләр балаларның йокы сәгатендә форточкаларны киереп ачып куялар, шулай итеп балаларны чирләтәләр дигән сүзләр йөри”, – дип язган. Дөрес, монысына бик ышанып җитеп булмый дигән. Ышанмагыз шул, Җәүдәт абый, кем шулай эшләсен инде?! Башың белән җавап бирерсең! Тәрәзә ачып чирләтмәсәң дә туганда ук күпме чир белән туа балалар.   Бакчага 3 яшьлек балалар килә, күбесе кашык тотып ашауны белми, горшокны якын да китерми, авызында соски... Бервакыт ике әнинең сөйләшкәнен ишеттем. “Ашый беләме, горшокка утырамы?” – дип сорый берсе. “Юк, – ди икенчесе, – өйрәтмәдем, детсадта өйрәтерләр әле, эшләре шул!” Син өч яшькә кадәр эшләмичә өйдә утырып балаңны горшокка утырырга да өйрәтмә, ә тәрбияче 20-25 баланы өйрәтергә тиеш. Әни кеше генә түгел бит әле, өйдә баланы карарлык-өйрәтерлек кешеләр күп, бер баланы бакчадан алырга биш-алты кеше (төрле көнне төрлесе, билгеле) килә: әти-әни, әби-бабай, апа-абый... Кайбер ата-аналар: “Нигә бу бакчалар шимбә, якшәмбе дә эшләми икән соң?” – диләр микән?..   Әле группадагы баланың әти-әниләре сүзләшсә, бәхәсләре судка-полициягә җитсә, тәрбияче баланы җитәкләп ничә мәртәбә судка бара! Әйтерсең, син аларның тормышын да белергә тиеш, әйтерсең, син гаепле... Кайбер әти-әниләр тәрбиячегә: “Исәнмесез”, – дип әйтүне үзләре өчен түбәнлеккә саный, киткәндә саубуллашмый... Тәрбияче баланың борынын сөртеп, артын сөртеп, әти-әниләрдән бүләк көтеп утыра дип уйлыйлар бугай. Әти-әниләр чын күңелдән чәчәк йә кулъяулык бирә икән, рәхмәт, бирмәсәләр, ник йөрмәдегез дип судлашып йөрмибез бит. Группа өчен бик кирәк булмаганда берни дә сораганыбыз юк. Үзебезнең ярты хезмәт хакы кәгазь, буяу, тагын бик күп нәрсәләр алырга китә. “Эшләмә алай кыен булгач”, – диярләр кайберәүләр. Дөнья болганып, асты-өстенә килмәгән булса, күпләр күптән китәрләр иде инде...   К.ГАЛИМОВА. Кукмара.
---

--- | 25.09.2019

Премьералар һәм юбилейлар: Камаллылар яңа сезонда ниләр әзерли?

$
0
0
25.09.2019 Мәдәният
4 октябрьдә 19.00 сәгатьтә легендар “Зәңгәр шәл” спектакле белән Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры үзенең 114нче сезонын ача. Яңа сезонда тамашачыларны данлыклы театрның Зур һәм Кече сәхнәләрендә берничә премьера көтә.
Сезонның беренче премьерасы - #Сишәмбекөнкичбелән - яңа проект презентациясе. 22 һәм 29 октябрьдә театрның Кече сәхнәсендә 3 спектакль тәкъдим ителә: «Томан» - Гүзәл Сәгыйтова пьесасы, режиссер – Фәрит Бикчәнтәев, “Парковка”, драматург - Сөмбел Гаффарова, режиссер – Олег Кинҗәгулов, “Ишекләр” - Энҗе Гыйззәтова әсәре, режиссер - Рамил Гәрәев. Өч пьеса да “Яңа татар пьесасы” конкурсы һәм лабораториясе җиңүчеләре. Өч авторның икесе татар театры сәхнәсендә беренче мәртәбә куела. Спектакльләр бер-бер артлы уйналачак, антрактта тамашачыларны яшь татар төркемнәре, инсталляцияләр, шагыйрьләр чыгышы, лекцияләр, фикер алышулар һәм башка кызыклы чаралар көтә.    7, 8 һәм 9 ноябрьдә Зур сәхнәдә “Санаулы кичләр” спектакле премьерасы. Режиссер – күптән түгел ГИТИС тәмамлаган яшь, талантлы егет – Айдар Җаббаров. Камал театры афишасында беренче мәртәбә данлыклы драматург Александр Володин исеме пәйда булачак. Ә режиссер Айдар Җаббаров тамашачыларыбызга “Агыла да болыт агыла...” һәм “Тормышмы бу?” (“Алтын битлек” премиясе номинанты) спектакльләре аша таныш.    Баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” һәм Ркаил Зәйдулланың “Игез” пьесаларын сәхнәләштерергә планлаштыра. Фәрит Бикчәнтәевның укучысы - Олег Кинҗәгулов Мансур Гыйләҗев инсценировкасы буенча “Таңбатыр” әкиятен куярга җыена.  114нче сезонда, шулай ук, юбилей чаралары да көтелә: Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакировның, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Илдус Әхмәтҗанов, Рузия Мотыйгуллина, Илдар Хәйруллинның, Татарстанның халык артистлары Фуат Әбүбәкеров, Хәлим Җәләлов, Радик Бариевның, Татарстанның атказанган артисты Хәлимә Искәндәрованың, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Сәлимә Әминова һәм Рифкать Якуповның, Камал театры окрестрының һәм ГИТИС студиясенең 75 еллыгы.    Премьералар һәм юбилейлардан тыш, Камал театры тамашачыларына яңа пректлар әзерли. Алар арасында: спектакльләрне онлайн күрсәтү, зур экраннарда спектакльләрнең видеоязмаларын тәкъдим итү, флешмоблар, талантлар бәйгесе һәм башкалар.    Гастрольләргә килгәндә, Камал театры, Россиядә Театр елы кысаларында үтүче Халыкара театр Олимпиадасында катнаша: 11 һәм 12 октябрьдә Санкт-Петербургта, Александринский театрының Төп сәхнәсендә камаллылар Аяз Гыйләҗев пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән “Әтәч менгән читәнгә” спектаклен тәкъдим итәчәк. Шулай ук, театр беренче мәртәбә Бухарестта (Румыния) Fest(in) ontheBoulevard Халыкара театр фестивалендә катнаша. 15 октябрьдә анда камаллылар Йон Фоссе пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән “Җәйнең бер көнендә” спектаклен күрсәтә. Камал театры әлеге фестивальдә Россия театрлары арасыннан бердән-бер катнашучы.    Ноябрь аенда театр сәнгате өлкәсендәге Марсель Сәлимҗанов исемендәге өченче Республика премиясе тапшырыла. 2019 елның 22 декабрендә “Яңа татар пьесасы – 2019” бәйгесенә йомгак ясала. 2020 елның июнендә VI “Нәүрүз” Халыкара театраль-белем бирү форум-фестивале үткәрелә.         Посмотреть эту публикацию в Instagram                  

Тинчурин театры премьера тәкъдим итә

$
0
0
25.09.2019 Мәдәният
23-24 октябрь Тинчурин театры сәхнәсендә "Хыялый" спектакленең премьерасы була. Режиссер - Илшат Мөхетдинов.
Авыл читендәге өйдә өлкән яшьтәге пар – хыялый Гыйззәт бабай һәм аның хатыны Шәрифә карчык яши. Тормышлары әйбәт, ләкин гомернең алтын көзенә кереп барсалар да, алар әле һаман бер-берсен аңларга өйрәнмәгән. Авылга яңа шәфкать туташы Йолдыз килү белән, бу парның көнитешләре бөтенләй үзгәрә. Өстәвенә, яшь авыл советы рәисе Сәлим Йолдызны Гыйззәт бабай белән Шәрифә карчыкка йортка кертә.  Спектакль тамашачыларны дулкынландыргыч һәм шул ук вакытта көлкеле вакыйгаларның оста бирелеше белән җәлеп итәр. Бу маҗаралар безнең геройларны һәм тамашачыларыбызны да хыял дөньясында йөзәргә, тормышыбызны кадерләргә, ә иң мөһиме, аны сөю хисләреннән үрергә өйрәтәчәк.    Бу матур тарих көтелмәгән финалга китереп чыгарыр һәм беркемне дә битараф калдырмас. Хыял кошына күңелдә һәрчак урын табыла.
---

--- | 25.09.2019

Өйдән чыгып, эшкә киткәндә укыла торган дога

$
0
0
25.09.2019 Дин
Өебездән бисмилла әйтеп чыгарга, гаиләбез һәм балаларыбызга хәерле һәм уңышлы көннәр теләргә тиешбез. Җәяү яки машинада киткәндә юлга укырга мөмкин булган иң яхшы дога - “Аятел Көрси”. Ул өч, биш йә җиде мәртәбә укылыр.
Өйдән чыкканда укыла торган икенче бер дога:   “Бисмилләһи тәвәккәлтү галәллаһ. Вәлә хәүлә,  вәлә куввәтә иллә билләһ”. (Аллаһның исеме белән Аллаһка тапшырылдым, Аңа ышандым. Көч һәм куввәт бары тик Аллаһтандыр), (Әбү Дауд, Әдәб, хәдис 5094)   Өйдән чыкканда: “Аллаһым! Өемне, йортымны һәм гаиләмне Сиңа әманәт итәм. Аларны һәртөрле һәлакәтләрдән һәм бәлаләрдән сакла”, -дип үз телеңдә дә дога кылырга мөмкин.  
---

--- | 25.09.2019

«Юл һәлакәтеннән соң, өченче аен комада ята»

$
0
0
25.09.2019 Фаҗига
Юлга чыгып киткәндә һәркем барасы җиренә исән-имин килеп җитүенә ышана. Ләкин, күрәчәк дигән әйбер бар. Актаныш районының Ахун авылы кызы, 18 яшьлек Гөлгенә Сафина да 30нчы июньдә Чаллыга, укыган колледжына дип киткән чагында юл һәлакәтенә очраган. Шуннан бирле ул аңсыз больницада ята.
«ИМТИХАНГА ӘЗЕРЛӘНЕРГӘ КИТТЕ»   Гөлгенәнең әнисе Ландыш ханым кызы турында сөйләгәндә күз яшьләрен авырлык белән тыя. Гөлгенә һәрвакыт тырышып укыган, әти-әнисенең горурлыгы булган, аларның күз карасыдай үстергән төпчек кызлары.   2016нчы елда Аккүз мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлап, Чаллының медицина колледжына укырга кергән.   – Безнең нәселдә ике яклап та табиблар, биология укытучылары бар. Кызымның да медицинаны сайлавы көтелмәгән хәл булмады. Медицина колледжларында укуы авыр, көне-төне ятлап утыралар, дигәнне ишеткән бар иде. Ләкин бер дә зарланмады, «Әнием, авыр бит», – дигән сүзне дә ишетмәдем мин. Нык яратып укыды. Практикаларга йөри башлагач, бөтенләй, шатланып туя алмады. «Йөгереп кенә йөрим әнием, нык яратып эшлим, системалар куям, миңа ышанып тапшыралар», – дип сөйли иде. Быел өченче курсны тәмамлап килә иде. 6нчы июль көнне соңгы имтиханы булырга тиеш булды. Анысына «автомат» куйганнар. Ә 2нче июль көнне чираттагы имтиханын бирергә тиеш иде. «Әни, өйдә эш күп, имтиханнарга әзерләнеп булмый, мин Чаллыга барып, укый торыйм әле», – дип, 30нчы июнь көнне кичке сәгать алтыда авылдаш егет Фаяз Галләмовка утырып, капка төбеннән кузгалып киттеләр. Мин исә: «Кызым, барып җиткәч хәбәр бирерсең», – дип, озатып калдым, – дип сөйли ана.   Эш белән онытылып китә Ландыш ханым. Авылда кичке алтыдан соң эш бетәмени – көтү кайта, сыер саварга, бакчадагы эшләрне бетерергә кирәк. Бер заман исенә төшеп, сәгать кичке сигезенче яртыларда телефонын кулына ала. Кызы гадәттә аңа гел: «Әни, Актанышны чыктык», «Минзәләне үттек», «Чаллыга җиттек» дигән смслар яза торган булган. Бу юлы бер смс та язмаган.   – Ник язмады икән, дип уйлап, шалтырата башладым – телефонын алмады. Ул арада кызым утырып киткән егетнең әтисе – күрше абый йөгереп керде. «Юл һәлакәтенә очраганнармы?» – дим. «Әйе», – диде. Тиз генә җыенып, елый-елый авария булган урынга чыгып чаптык.   БАШ СӨЯГЕН АЛЫП КУЙГАННАР   Юл һәлакәте 18.45 сәгатьтә Минзәлә районының Аю авылы янында булган. Гөлгенәнең кулындагы сәгате дә нәкъ шушы вакыт күрсәткәндә ватылып, туктап калган.   Һәлакәт турында туганнарына бер авылдашлары хәбәр иткән. Кыз утырып киткәннән соң, алар да артыннан ук юлга кузгалган булганнар. Юлда машиналар бәрелешкәнен күреп, ни булганын карау өчен якынрак килгәч, Фаяз Гәлламовның машинасы булуын танып, егетнең туганнарына хәбәр биргәннәр.   – Ике «Калина» машинасы бәрелешкән монда. Безнекеләр үз юлларыннан барганнар. Безнекеләрнең каршына «обгон» ясап бер «Калина» чыккан. Йөзгә-йөз бәрелешкәннәр. Югыйсә, ул урында юл чите киң, тәбәнәк. Әгәр Фаяз машинасын әзрәк уңга алган булса, читкә генә чыгып баскан булырлар иде, каршысына ыжгырып машина килгәч, реакция ясарга җитешми калгандыр. Рульдә булган 25 яшьлек авылдашыбыз – Фаяз үлде, килеп бәрелгән кеше дә үлгән. Фаяз кырында туганнан туганы Ирис Галләмов дигән егет утырган иде. Анысы 9 көн реанимациядә ятканнан соң, Аллага шөкер, аңына килеп, палатада тагын 20 көн ятып, исән-сау өенә кайтып китте. Ул егет хәзер күз тимәсен, сау-сәламәт. Гөлгенәбез иминлек каешын эләктермәгәндер, дип фаразлыйбыз. Әгәр каешын эләктергән булса, ул кадәр зыян күрмәс иде ул. Үзе 14нче мартта машина йөртү таныклыгы алды. Гел кисәтә иде: «Әнием, машинага утыргач, йөртүче: барыгыз да каешларыгызны эләктерегез, дип әйтергә тиеш, каешыгызны эләктереп йөрегез», – дип. Ә үзе эләктермәгәндер дибез, чөнки тәнендә дә каеш эзе юк иде. Ирис Галләмовныкында тәнендә каеш эзе бар иде. Тартылгач каеш эзе төшә бит, – дип сөйли Ландыш ханым.   Кызны юл һәлакәтеннән соң Чаллының БСМПсына, больницага алып киткәннәр. Ландыш ханым да Чаллыда яшәгән туганнарына алданрак барып, Гөлгенәнең хәлен белешергә кушкан. Тик табиблар кызның реанимациядә булуын гына хәбәр иткәннәр, калганын әнисе белән әтисенә генә әйтәбез, дигәннәр.   – Шундук шикләндем, чөнки хәле әйбәт булса, яки аңында булса, нинди хәлдә булуын әйтерләр иде. Гөлгенәбезнең башы нык бәрелгән, эчәгеләре өзелгән, үпкәләре, диафрагмасы ертылган, берничә кабыргасы сынган. 30нчы июнь көнне реанимациягә алып кереп китеп, 4 операция ясап чыгардылар. 4 сәгать ясадылар ул операцияләрне. Кызым гел аңына килмәде. Башта башына операция ясамыйбыз, дип торганнар иде. 3нче июль көнне баш мие шешә, кысыла, дип, баш сөяген бөтенләй алып куйдылар да, тиресен тектеләр. Хәзер баш сөяге юк инде. «Мондый операцияләр күп булды, аңына килгәч, баш сөяген кире кую проблема түгел», – диде табиблар. Һәлакәт булганнан соң, икенче көнне кызым янына керергә рөхсәт бирделәр, аңсыз иде. Башлар, күзләр бәрелгән булуы күренеп тора. Аның күз чокырлары, борыны да сынган. Бер күзенә зарар килгән. Иң соңыннан кулына операция ясадылар – уң кулы сынган, анысы әле төзәлеп бетә алмый, – дип аңлата әңгәмәдәшем.   ЧИТ ИЛ ТАБИБЛАРЫ ӨМЕТЛӘНДЕРӘ   36 көн буе Чаллыда реанимациядә яткан Гөлгенә. Табиблар: «Көтегез, аңына килү өчен вакыт кирәк», – дигәннәр. Тик кызганыч, аңына килмәгән. Реанимациядән чыгарып, санитар авиация кызны Казанга алып киткән. Ул хәзер РКБның неврология бүлегендә дәвалана. Әгъзаларына барлыгы тугыз операция кичергән. Зонд аша гына туклана, махсус җайланмалар белән сулый. Табиблар кызның эчке әгъзаларында хәл яхшыра баруга да карамастан, гел әнисенең өметен өзеп торалар:   – «Ул беркайчан да аңына килә алмаячак», – дигән сүзләрне ишетүнең ничек авыр булуын әйтеп кенә аңлатырлык түгел. Ә бит айлар буе комада ятып та аңына килгән кешеләр барлыгын беләбез. Кул селтәргә тиешме без? – ди Ландыш ханым.   Безнең табиблар бернинди өмет тә бирмәгәнгә, Сафиннар гаиләсе чит ил табиблары белән элемтәгә чыккан. Төрле клиникаларга авыруның тарихын җибәргәннәр. Беренче булып Грециядән хәбәр килгән. Греция табиблары кызны 6 ай эчендә аякка бастырып булачагын хәбәр иткән. Тик шунысы бар, моннан очып китү чыгымнары – 1 миллион сум тирәсе, беренче ай дәвалануы да – шул кадәр. Ике айга җитәрлек акча тупласак, бүген чыгып китәр идек, дип өзгәләнә хәсрәтле ана. Тик бу ике ай өчен 3 миллион сум акча кирәк шул.   – Мин әлегә 6 ай өчен булачак чыгымнарны уйламыйм, иң мөһиме ике айлык чыгымнарны капларлык акча җыелсын. Кем белгән, бәлки балам бер айда ук аңына килер… Без үзебез дә кредит алачакбыз, ләкин аның белән генә чыгып китеп булмый шул, ни дисәң дә, чит ил бит. Шуңа күрә, мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорыйсыбыз килә. Зинһар безнең Гөлгенәбезне коткарырга ярдәм итегез. Табиблар ни кадәр иртәрәк килсәгез, шул кадәр яхшырак, ди. Кызымның комада булуына инде 3нче ай узып бара, безгә ашыгырга кирәк. Зинһар хәлебезгә керегез, күпме булдыра алсагыз, шулай булышыгыз. Алла сакласын, Ходай бу хәсрәтләрне беркемгә күрсәтмәсен. Бар кешенең дә балалары сәламәт булып, әти-әнисен куандырып яшәсен, – ди Ландыш ханым.   Юлларда күп йөрергә туры килә. Аллаһ һәммәбезне хәвеф-хәтәрдән сакласын. Йөз сум белән генә ярдәм итсәк тә, Гөлгенәнең аңына килүен тизләтер идек. Тамчыдан күл җыела. Ярдәм итик, битараф калмыйк.   Ландыш ханымның телефон номеры: +7960 087 86 81   Ак Барс Банк картасы: 2200 5301 2995 9151   Сбербанк картасы: 4276 8620 2168 2101   Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит
---

--- | 25.09.2019

Татарстанда зур түрәне кулга алдылар

$
0
0
25.09.2019 Криминал
Вазифаи вәкаләтләрне арттырган өчен Росреестрның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары тоткарланды. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре ачыклаганча, 2015 елның июненнән 2017 елның февраленә кадәр берничә кеше сроксыз файдалануга җир кишәрлекләре бирү турында ялган килешүләр әзерләүдә катнашкан. Шулай итеп, алар законсыз рәвештә әлеге җир кишәрлекләренә ия булган.   Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре махинацияләрдә Татарстан буенча Росреестр җитәкчесенең 47 яшьлек урынбасары Ада Зәйдуллина да катнашуын ачыклаган.   «Бу очрак буенча вазифаи вәкаләтләрне арттыру турында җинаять эше кузгатылды», – дип өстәде чыганак.   Зәйдуллина кичә кулга алына. Иртәгә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе тикшерүчеләре судка аңа чик кую чараларын сайлау турында үтенеч белән мөрәҗәгать итәчәк. Процесс Казанның Совет районы судында узачак. Фото: пиксабай  
---

--- | 25.09.2019

Казанда «Бәрәңге җанашым» бәйрәме узачак

$
0
0
25.09.2019 Җәмгыять
2019 елның 28 сентябрендә, 13.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда һәм тарихи Юнысовлар мәйданында беренче тапкыр «Бәрәңге җанашым» бәйрәме яки "бәрәңгефест" уздырыла.

Г. Тукай әдәби музееның 2018 елда ачылган яңа экспозициясендә шагыйрьнең иҗатына, аның әсәрләрендә чагылыш тапкан темаларга, мотивларга һәм образларга игътибар бирелә. Тамашачыларны Габдулла Тукайның әсәрләренә тагын да якынайту, әдәби байлыкны тирәнрәк ачу максатыннан әдәби-музыкаль кичәләр, фәнни түгәрәк өстәлләр, музей дәресләре уздырыла. Музей эшчәнлеге, аерым бер бина кысаларына гына сыймыйча, Тукай йөргән урамнарга, Юнысовлар мәйданына тарала, «Иске шәһәр» префектурасы белән берлектә казанлылар һәм шәһәребез кунаклары өчен төрле бәйрәмнәр оештырыла.

«Бәрәңге җанашым» бәйрәме яки бәрәңгефест» та Габдулла Тукайның әсәрләре нигезендә әзерләнә. Чөнки шагыйрь үзенең иҗатында, авыл баласы буларак, әлбәттә, бәрәңгене читләп уза алмый. Ул үзенең 5 шигырендә һәм 2 проза әсәрендә бәрәңгене телгә ала, аны төрле яклап сурәтли. Бәрәңге Г. Тукай өчен ачлык һәм шул ук вакытта туклык билгесе дә, сатирик образ һәм шул ук вакытта игътибар үзәгендә торган ризык та. Күз алдына «Исемдә калганнар» әсәреннән нәни Габдулланың бәрәңгене капчыкларга тутыруы һәм аягын җәрәхәтләве килеп баса. Тукайның «бәрәңге — җан ашым», «бәрәңге һәм гыйлем», «җырлыйм бәрәңгенең көен» гыйбарәләре халык телендә йөри.   Бәйрәм кысаларында татар әдәбиятында һәм аерым алганда Г. Тукай иҗатында бәрәңге образының чагылышына багышланган интерактив лекцияләр, уеннар, ярышлар оештырылачак, җырлар яңгыраячак. Тамашачылар иң зур бәрәңге ризыгы пешерүдә катнаша һәм соңыннан аның белән сыйлана алачак.
---

--- | 25.09.2019

Юлда 33 яшьлек хатынның өзгәләнгән гәүдәсе табылган

$
0
0
25.09.2019 Фаҗига
Башкортстанның Кырмыскалы районының Олыкүл авылында юлда 33 яшьлек хатынның өзгәләнгән гәүдәсе табылган. Билгеле булуынча, төнлә хатын юлда спиртлы эчемлекләр эчеп утырган.
ВАЗ-2114 машинасындагы водитель хатынны күрмәгән һәм аны бәрдергән. Хатын биш өлешкә бүленгән.   Водитель шулай ук руль артына эчеп утырган булган. Мәрхүмәнең балалары калган, дип яза Кызыл таң.
---

--- | 25.09.2019

Әтисе бозлы суда баткан улын 6 сәгать дәвамында коткарган

$
0
0
25.09.2019 Җәмгыять
Австралиянең Квинсленд штатында бер ир, алар балык тоткан көймә әйләнгәч, 7 яшьлек улына 6 сәгать дәвамында батырга ирек бирмәгән. 39 яшьлек Мэйк Хонен (Maike Hohnen) дусты һәм улы Джулиан белән июнь башында (Көньяк ярымшарда кышның беренче ае) балыкка китә. Кинәт давыл күтәрелә һәм аларның көймәсе әйләнә. Мэйк дусты белән ярдан 15 километр ераклыкта бозлы суда коткару жилетларсыз чиратлап Джулианны батмас өчен тотып тора.
Берничә сәгатьтән соң малай һушын югалта һәм су йота башлый. “Аның хәле начарайганны, вакыт үткән саен азрак сөйләшүен күрү бик кызганыч иде. Ул инде үлгән кебек тоела иде, ләкин мин аның белән сөйләшүдән туктамадым. Аның куллары минем муенымны нык итеп кочкан иде”, - дип сөйли Мэйк.    Коткаручылар аларны 6 сәгатьтән соң табып ала. Дәваханәгә илтер өчен вертолет килә, анда Джулианга йөрәк-үпкә реанимациясе үткәрәләр һәм ясалма комага кертәләр.    Тәүдә табиблар малайның баш мие кайтаргысыз зарарланган дип исәпли, һәм аның исән калуы нибары 5% тәшкил итә дип фаразлый. Ләкин ни могҗиза! Икенче көнне иртән малай һушына килә һәм иң беренче булып әтисеннән тагын кайчан балыкка баруларын сорый.   Яшәүгә булган ихтыяры өчен малайны “Австралия горурлыгы” (Pride of Australia) милли премиясенә тәкъдим итәләр. Малайның бу вакыйгадан соң тулысынча телерүен хәбәр итәләр. Автор : Шакирҗанова Әлфия Чыганак: Lenta.ru Фото: Maike Hohnen
---

--- | 25.09.2019
Viewing all 38264 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>