Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38685 articles
Browse latest View live

"Бу темага сөйләшәсем килми иде" - Дилә Нигъмәтуллина Марат Мухинның өйләнүенә карата комментарий бирде

$
0
0
13.11.2019 Шоу-бизнес
Танылган композитор, аранжировкалар остасы Марат Мухинның сөйгәне Гөлия Вәлиәхмәтова белән никах укытуларына инде берничә көн үтсә дә, әлеге вакыйга тирәсендә шау-шу һаман да тынмый.
"Матбугат.ру"да бәхетле парның истәлекле көннән матур фотолары белән дә уртаклашып, "туй үпкәсез булмый" дип хәбәр иткән идек.   Әлеге дә баягы барысы да тамашачыларның Маратны Дилә Нигъмәтуллинаны һәм кызын ташлап китүдә гаепләүләренә кайтып калды.   Үзенә негатив комментарийлар язучыларга Марат Мухин җавап та язды. "Дилә белән без күптәннән бергә түгел. Аның - үз тормышы, миндә - үземнеке. Ул инде күптәннән икенчегә кияүгә чыкты. Аның бар да яхшы. Балабыз өчен дә сезгә борчыласы түгел. Бу гайбәтләрне яратканыма һәм аның туганнарына ишетү бер дә рәхәт түгел. Кеше булып калыгыз!", - диде ул.   Инде Дилә Нигъмәтуллина да әлегә хәлләргә карата үз комментариен бирде.   «Мин бу постны инде өченче көн язам. Язам, аннары бетерәм… Әлбәттә, бу темага сөйләшәсем килми иде. Әйе, без Марат белән күптән аерылыштык. Без яхшы дустанә мөнәсәбәтләрне саклап кала алдык. Марат — искиткеч әти, ул безнең баланы тәрбияләүдә актив катнаша. Мин Марат өчен чын күңелдән шат һәм аңа бәхетле гаилә тормышы телим. Миннән корбан ясарга кирәкми. Мин күптән кияүдә. Ә шәхси тормышыма килгәндә, якын арада аның турында сөйләргә җыенмыйм. Һәм моңа тулы хокукым бар. Минем очракта «бәхет тынлыкны ярата», — дип аңлата җырчы.           Посмотреть эту публикацию в Instagram                  


Казанда күренекле шәхесләр турында биографик фильмнар күрсәтеләчәк

$
0
0
13.11.2019 Мәдәният
18 һәм 19 ноябрьдә "Мир" кинотеатрында Казанның һәм Татарстанның күренекле шәхесләре турында документаль биографик фильмнар күрсәтеләчәк. Чара «Аярис» мәдәни үзәге белән берлектә үткәрелә.
18 ноябрь 12:00 - Марат Таҗетдинов һәм Салих Япеев турында биографик фильмнар,   19 ноябрь, 10:00 - Нәҗип Җиһанов һәм Салих Япеев турында фильмнар күрсәтеләчәк.   Керү ирекле     Марат Таҗетдинов - татар дәүләт филармониясенең легендар директоры, аннан башка 70-80 елларда Казанның мәдәни тормышы мәгънәсез иде...     Нәҗип Җиһанов - күренекле татар совет композиторы, Казан консерваториясенә нигез салучы, бөтен дөньяга татар музыкасын ачучы...     Салих Япеев - Татарстан Эчке эшләр министры, уникаль көч һәм интеллигент, фронтовик, Эчке эшләр министрлыгы өчен югары белем бирү системасын булдыручы. «Безнең генерал», - хәзер дә аның хезмәттәшләре шулай дип искә ала…
---

--- | 13.11.2019

Ноябрьдә кыш җитәрме?

$
0
0
13.11.2019 Җәмгыять
Синоптиклар атна азагына кадәр республикада җылы һава саклана, дип вәгъдә итә. Чәршәмбе көнне, 13 ноябрьдә, Татарстан аша салкын атмосфера фронты узачак. Ул җепшек кар һәм яңгыр алып килә. Һава температурасы төнлә -1дән +4 градуска кадәр, көндез – 2дән 6 градуска кадәр җылы булачак.
Иртәгә – 14 ноябрьдә, төбәк көнбатыштан килгән антициклон йогынтысында була. Нигездә, явым-төшем ихтималы аз. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -4 тән +1 градуска кадәр, көндез 0дән +5 градуска кадәр тәшкил итәчәк.   Татарстан синоптиклары мәгълүматы буенча, бу атна ахырына кадәр антициклон йогынтысы сакланачак һәм, нәтиҗәдә, явым-төшемсез аз болытлы һава торышы көтелә. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -1 градуска кадәр 0дән түбән төшәчәк, көндез һава 1-6 градуска кадәр җылыначак. Фото: пиксабай
---

--- | 13.11.2019

Тау башында альпинистның 30 ел элек кызына язган хаты табылган

$
0
0
13.11.2019 Язмыш
Муус Хайя тау башында 30 ел элек язылган хат табылган. Билгеле булуынча, альпинист бу хат белән үзенең кечкенә кызын туган көне белән котламакчы булган. Бу вакытта ир экспедициядә булган.
2959 метр биеклектәге бу тау башындагы хат Анна Цветковага адресланган. 8 яшьлек кызына әтисе сәламәтлек, бәхет тели һәм бу тауга менүен аңа багышлавын яза.   Юрий 10 ел элек вафат булган. Бүген инде Анна да мөстәкыль тормыш белән яшәүче хатын. Алдагы елда бу хатны аңа альпинистлар таудан алып төшеп бирергә вәгъдә иткән, дип яза Кызыл таң.  
---

--- | 13.11.2019

Дамир Йосыпов: "Тормыш иптәшем кыстыбый пешерергә өйрәнде әле менә"

$
0
0
13.11.2019 Җәмгыять
Татарлар арасында узып баручы елның иң танылган кешесен эзләп азапланасы юк. Бу исемгә кем лаек буласы әле җәй көне үк ачыкланды. Август аенда Мәскәү өлкәсендә “Урал авиалинияләре” ширкәтенең Airbus A321 экипажы командиры Дамир Йосыпов двигательләре эштән чыккан очкычны кукуруз басуына утырта алды. Шул рәвешле, 233 кеше исән калды.
Россия Герое исеменә лаек булган милләттәшебез узган атна ахырында “Мәскәү – Татарстан күпере” форумында катнашты һәм “ВТ”га эксклюзив интервью бирде.
– Дамир, бөтен дөньяга билгеле әлеге вакыйгадан соң төгәл өч ай узды. Шушы вакыт эчендә тормышыгыз ни дәрәҗәдә үзгәрде?   –  Мин бер дә герой булырга җыенмаган идем. Бөтен илгә билгеле кеше булу теләге дә юк иде. Дөресен әйтим, көтмәгәндә бу кадәр танылу җиңел дә түгел. Беләсез бит инде, спортчылар яки билгеле башка кешеләр уңышка һәм танылуга таба үзләре белеп бара. Шуның өчен еллар буе тырышалар. Безнең белән исә көтелмәгән хәл килеп чыкты һәм аның яхшы тәмамлануы аркасында гына, халык мине белә башлады. Танылган кеше булу – бик зур сынау икән. Гади кеше үзенең гадәти тормышы белән яши. Аның гаиләсенә, балаларына, эшенә вакыты бар. Ә безне таный башладылар, фотога төшәләр, чараларга чакыралар, журналистлар кызыксына. Үзем булып калырга тырышсам да, әйе, тормышым үзгәрде. Әнә шул сынуны узарга тырышам. Якыннарым да ярдәм итә.   – Һөнәрегез гади түгел. Мондый хәл килеп чыгар дип уйлый идегезме?   – Күз алдына да китергәнем юк иде.   – Бу вакыйгадан соң кабат штурвалга утыру авыр булмадымы?   – Бер ай диярлек очмый тордым. Менә шул вакытта дулкынлану булды. Эшләгән вакытта кеше үзен профессионал итеп тоя. Ияләшкән эшеңне башкарасың. Ә эштән читләшкәч, ничектер ышаныч кими. Уңышлы тәмамланса да, күңелле вакыйга түгел иде бит. Әнә шул вакытта баштан кичкәннәр турында уйландым. Яңадан штурвалга утыргач кына тынычлана төштем. Кабат үз урыныма кайттым, тормыш үз агымына керә башлады.
– Үзегезнең каһарманлыгыгызны аңладыгызмы?   – Мин үземне әле дә герой дип санамыйм. Герой ул, белә торып, үзен корбан итеп, батырлык кыла. Минем исә хәтта сайлап алу мөмкинлеге дә юк. Үзем нәрсә тиеш – шуны гына эшләдем.   – Ничек кенә булмасын, бүген яшьләргә геройлар, үрнәк алырлык кешеләр кирәк. Сезнең хакта исә фильм төшерәчәкләр дигән хәбәр дә булды. Әлеге фикергә ничек карыйсыз?   – Нәфис һәм документаль фильмнар төшереләчәген беләм. Үземне кинода күрү уңайсыз булса да, мондый фикергә каршы килә алмыйм. Мине кем уйнарга тиешме? Бу хакта бер сораганнар иде инде. Ул вакытта Егор Бероевны телгә алдым. Әле дә шул фикердә калам. Үзем исә тарихи, кешенең психологиясе турындагы фильмнарны яратам. Карагач, уйланып йөрерлек булсын. Бүген күреп, иртәгә онытыла торганнары ошамый.   – Оныту димәктән, беренче мәртәбә штурвалга утырганыгыз да истән чыкмыйдыр?   – Юк, әлбәттә. Әтием Ми-8 вертолеты командиры иде. Әни – фельдшер. Бөтен балачагым аэропортка бәйле булды. Еш кына әти белән вертолетта йөрдем, тайганың матурлыгын карап хозурландым. Вертолетта балыкка, гөмбәгә, җиләккә йөрдек. Кечкенә чакта минем өчен бер генә максат бар иде: пилот булу. Әмма очучылар училищесына керә алмадым. Күзем начарланды. Бик авыр булды. Аннары армиягә киттем, укырга кереп, юрист һөнәре алдым. Тик барыбер күккә күтәрелү турында хыялландым. Шуңа күрә тагын бер омтылыш ясап карарга булдым. Олыгая төшкәч, хыялымны тормышка ашырырга тырышмаганым өчен үкенерлек булмасын дидем. Килеп чыкмый икән, язмыштыр инде, дидем. Гаҗәп, монысында җиңел генә укырга кердем. Беренче тапкыр штурвалга утыргач, бу эшнең минеке икәнен аңладым.
– Ә хәзер сез – Россиянең иң танылган очучысы. Тагын да биеккәрәк күтәрелергә – космонавт булырга тәкъдим итсәләр, ризалык бирер идегезме?    – Яшем чыкты инде (көлә). Космонавт булу кызык, ә менә һөнәре тагын да авыррак, андый сынауны уза алмас идем.
– Аның каравы, сезне чит илгә эшкә чакырулары турында күп яздылар. Имеш, бик күп акча тәкъдим иткәннәр.   – Дөрес түгел, андый тәкъдимнәр булмады.   – Ел ахырында “Ел кешесе”н билгеләү гадәткә керде. Сезне инде хәзердән үк “Ел татары” дип игълан итүчеләр бар. Мондый сүзләр горурлык өстиме?   – Татар халкының улы булуым белән чын күңелдән горурланам. Мин Красноярск краендагы Игарка каласында туып үстем. Туксанынчы елларда әти-әниемнең туган якларына – Самарада өлкәсенең Сызрань каласына күченеп кайттык. Кызганыч, татар телен белмим. Әмма үземне һәрвакыт татар кешесе, мөселман кешесе дип санадым. Сызраньда милли хисләр тагын да артты. Милли-мәдәни автономия эшендә актив катнашырга тырыштым. Сабан туйлары оештырдык, концертлар уздырдык. Үзебезчә татар милләтен танытырга тырыштык. Милләттәшләремнең минем белән кызыксынуын тоеп яшим. Татар оешмалары төрле чараларга чакыра, татар журналистлары элемтәгә керә. Хәтта чит илләрдәге татар кешеләре дә кунакка чакыра. Бик сөнечле хәлләр. Кызганыч, барысына да җавап биреп өлгерә алмыйм. Әмма татар халкы тормышында кечкенә генә эз калдырганым, милләтемә ниндидер файда китерә алганым белән үзем дә горурланам.
– Көтелмәгән бер сорау бирик әле. Габдулла Тукайның кем икәнен беләсезме?   – Әлбәттә, татарның иң бөек шагыйре.   – Ә Казан аэропортына аның исеме бирелгәнен?   – Менә анысын белми идем. Казанга күптән очкан юк инде. Кунакка исә еш килгәләдек. Гаиләбез белән дә сәяхәт калдык.
– Мәскәүдә узган футбол очрашуында беренче булып тупка сез типтегез. Шул рәвешле Екатеринбургта да хөрмәтләделәр. Казанга килеп, “Ак барс” очрашуында кайчан бозга алка атасыз инде?   – Дөресен әйткәндә, андый тәкъдим ясаучы булмады. Әмма Казанга килеп, “Ак барс” уеннарын карар идем.   – Гаилә димәктән, алар хакында еш сөйләмисез кебек.   – Хәзер инде барысын да язып бетерделәр бугай. Беренче никахтан ике улым үсә. Хәзерге хатыным Наталья белән бер кыз һәм бер ул үстерәбез. Тормыш иптәшем кыстыбый пешерергә өйрәнде әле менә. Чәкчәк, өчпочмак яратам. Сабан туйларын, дини бәйрәмнәрне калдырмаска тырышабыз.   – Бу кадәр тыйнаклык каян килә сезгә? Тәрбия нәтиҗәсеме, әллә эш белән бәйлеме?   – Татарлыкка бәйледер. Динебез дә тыйнык булырга өнди бит. Тәкәббер булмаска, тыныч яшәргә куша.   – Әтиегез – очучы, сез дә – күктә, димәк, улларыгызның булачак һөнәре билгеле?   – Һич югы берсе очучы булса, бик сөнер идем. Затлы һәм хөрмәт уята торган һөнәр бит. Нинди генә һөнәр булса да, бирешмәскә кирәк. Нинди эш булса да, иҗат итәргә кирәк. Шул вакытта уңышка ирешергә, кешеләргә файда китерергә була.  
Ләйсән ХӨСНУЛЛИНА

--- | 13.11.2019

6 яшьлек “исерек” малайны таптаткан хатынны иреккә чыгарганнар

$
0
0
13.11.2019 Криминал
Мәскәү янындагы Балашиха шәһәрендә 6 яшьлек малайны бәрдергән Ольга Алисова иреккә чыккан. Малайның каны составында 2,7 промилле алкоголь булуы ачыкланган иде. Хатынны 11 ноябрь көнне чыгарганнар, әле ул туган Саратов өлкәсе Балашов шәһәрендә, ди.
Алисова срогын тулысынча утырып чыкты (бу срокка тикшерү изоляторында  үткәргән вакыт та керә). Мәгълүматны Ольга Алисова җәза вакытын үткәргән 11 санлы колония-поселениедә дә расладылар.   Суд карары буенча хатын мәрхүм малайның гаиләсенә 2,5 миллион сум акча  түләргә тиеш. Әмма Алисова иреккә чыккан моментка малайның гаиләсе  нибары 40 мең сум акча алган, дип яза RT.   “Исерек” малай белән булган юл һәлакәте 2017 елда зур шау-шу тудырган иде. Ольга Алисова 6 яшьлек малайны йорт ихатасында таптаткан иде. Суд-медицина экспертизасының малайның үлеме хакындагы заключениесендә аның канында этанол булуы ачыкланган иде. Хокук саклау органнарында экспертиза нәтиҗәләре ялгандыр дигән шик тә туган иде. 2017 елның 15 ноябрендә Алисованы җәза вакытын колония-поселениедә  үтү шарты белән өч елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр иде.   Гомере өзелгән малайның канында алкоголь булуын ялгыш ачыклаган Мәскәү өлкәсенең суд-медицина экспертиза бюросы табибы  Михаил Клейменов исә 10 ай төзәтү эшләренә хөкем ителгән иде. Автор : Альфия Шакирьянова Чыганак: Lenta.ru Фото: amsrus.ru
---

--- | 13.11.2019

Рафинә Ганиуллинаның ире караңгыда галстук бәйләргә өйрәтә (ВИДЕО)

$
0
0
13.11.2019 Шоу-бизнес
Галстук бәйләүнең төрле алымнары бар. "Ир-атлар өчен бу үзенчәлекле ритуал", дип белдерә баянчы Рәзил Камалов. "Матбугат.ру" ачыклаганча Рафинә Ганиуллинаның ире үзе көндәлек тормышта "Виндзор төенен" куллана икән.
Моңа кадәр тамашачыларын иртә таңда торып сыер савуы белән таң калдырган Рәзил гаҗәпләндерүен дәвам итә. Бу юлы ул караңгыда галстук бәйләргә өйрәтә.   "Ир-атларның барысы да диярлек галстук бәйли белүләре аңлашыла.  Ә менә минем хатын-кызларга соравым бар: галстук бәйли беләсезме? Мин, мәсәлән, хатыным белсә дә, гел үзем бәйләр идем. Барысы да минемчә булуын яратам", - дип уртаклаша Рәзил Камалов.         Посмотреть эту публикацию в Instagram                  

Ләйсән Мәхмүтовага ашыгыч операция ясаганнар (ФОТО)

$
0
0
13.11.2019 Шоу-бизнес
Ләйсән Мәхмүтова хастаханәгә эләккән. Аңа ашыгыч операция ясаганнар. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, җырчының аппендицитын кисеп алганнар.

"Больницада ятуымны белгәч, шулпалар, ризыклар, апельсиннар, шаурма алып килергә дә теләучеләр булды. Авыр хәл булса, булышучылар күп икән алланың рәхмәте, була гына күрмэсен инде берүк андый хәлләр. Иң якын кешеләрем апам, ирем янымда иде, рәхмәт аларга!" - дип уртаклаша Ләйсән Мәхмүтова.

"Матбугат.ру" ачыклаганча, җырчы эч авыртуларын түзеп булса да, һаман эшләп йөргән. Ул алдагы көнне узачак "Зәңгәр шәл" музыкаль хореографик спектакле премьерасына әзерләнгән. Якыннары кичекмәстән табибка барырга киңәш иткәч, РКБга күренергә генә дип килгән җиреннән аны ашыгыч рәвештә операция өстәленә салалар.

"Хәзер рәткә генә керәсе калды, озак-озак ятмыйча. Сез дә үзегезне саклагыз!" - ди Ләйсән Мәхмүтова, хастаханәдә төшкән фотосы белән бүлешеп.

 
---

--- | 13.11.2019

Тикшерү комитеты Альберт Разинның үз-үзен яндыруында гаепле затлар ачыкламаган

$
0
0
13.11.2019 Фаҗига
Тикшерү комитетының Удмуртия идарәсе удмурт галиме Альберт Разинның үз-үзенә ут төртеп корбан итүе белән бәйле җинаять эше нигезендә гаепле затлар ачыкламаган. Хокук саклау оешмалары әлеге хәлнең килеп чыгуында гаеплеләр юк дигән нәтиҗәгә килгән. Бу хакта галимнең хатыны Юлия Разина хәбәр итте.
"Тикшерүче миңа "бу аның үз карары булган" диде. Мондый сүзләр белән килешмим. Бүген үк республиканың соңгы ике башлыгын, Русия Думасы әгъзаларын, җирле парламентны мәхкәмәгә бирер идем, ләкин бу тигез көрәш булмаячак, мәгънәсе юк", дигән Разина Idel.Реалиига.   Тикшерүчеләр берничә версия караган. Альберт Разинның сәламәтлегенә бәйле проблемнар, гаиләдә ызгышлар булу-булмавы тикшерелгән. Әмма болар расланмаган.   10 сентябрьдә атказанган фән эшлеклесе, философ, удмурт теле өчен көрәшүче Альберт Разин Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы каршында үз-үзенә ут төртеп корбан иткәннән соң, тикшерү комитеты "үз-үзен үтерү хәленә җиткерү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачты. Зыян күрүче итеп Юлия Разина билгеләнде.   Җәмәгатьчелек, төрле милләтләр активистлары Альберт Разин хакимиятнең халыктан аерылган булуы, милли зыялыларнең төбәктәге хәлләргә тәэсир итү мөмкинлеге калмавы сәбәпле, чарасызлыктан үз-үзенә ут төртергә мәҗбүр булган дигән фикерләр белдерде. Фото: Азатлык
---

--- | 13.11.2019

Пенсионер әби Медведев алдында тезләнгән (ВИДЕО)

$
0
0
13.11.2019 Сәясәт
Бу хәл Алтай краенда Санниково авылында булган. Пенсионер РФ премьер-министры Дмитрий Медведев каршында тезләнеп, ил Хөкүмәте Рәисеннән кайнар су проблемасын хәл итүне сораган. Әлеге очрак видеога эләккән.

Язмада пенсионер ханымның тезләнүе һәм Медведевка мөрәҗәгать итүе күренеп тора. Ләкин хатын-кызны тиз генә күтәрәләр.

"Матбугат.ру"га билгеле булганча, ул яши торган 140 фатирлы йортта 2016 елдан бирле кайнар су юк, ә янәшәдә генә яңа газ котельные тора икән.. Хатын шулай ук губернаторга кабул итүгә эләгә алмавына зарлана. Медведев киңәшмәдән соң Алтай крае губернаторы Виктор Томенко аның янына шәхсән киләчәк, дип вәгъдә итә.   Иң кызыгы, бу хәлгә берничә минут кала хакимият башлыгы Владимир Малофеев премьерга Санниково авылында бернинди проблемалар да юк, дип белдерә. Фото: ТАСС


---

--- | 13.11.2019

"Калеб""Карурман"эпик тамашасына әзерләнә

$
0
0
13.11.2019 Мәдәният
Бу көннәрдә "Калеб" яңа буын җыены кысаларында Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова авторлыгындагы "Карурман" эпик тамашасына әзерлек бара. Сезне шул вакыйгага багышланган матбугат конференциясенә чакырабыз.
Конференция 21 ноябрь 13:00 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының 12нче каттагы залында узачак.   Адресы: Декабристлар урамы, 2нче йорт, 12 кат.   КАРУРМАН: ЯЗЫЛМАГАН ДАСТАН   Кем син? Кем мин? Кемнәр алар?   Ике дөнья чигендә калсаң, нишләргә? Үзең һәм якыннарың, дәүләтең өчен җаваплылыкны менә хәзер, шушында кулыңа алырга туры килсә, син моңа әзерме? Асылыңнан, тамырларыңнан баш тартып, яңа дөнья төзи аласыңмы? Әллә үз чытырманнарың эченә генә кереп адашасыңмы? Ул урман эчендә – котылумы, үлемме?   «Карурман» пьеса эскизы без балачактан белгән каһарманнар һәм мифларны яңача «укырга», заманча лиро-эпика һәм фэнтези өслүбендәге вакыйгаларга башка күзлектән карарга чакыра.   Бу – язылмаган дастан. Шуның белән ул серле дә. Куркыныч та.   Пьеса авторлары: Луиза Янсуар, Резеда Гарипова Режиссер: Резеда Гарипова Дизайн: Альбина Хөсәенова Рәссам: Әлфия Вәлиева Актерлар: Зөлфәт Закиров, Булат Гатауллин, Гүзәл Галиуллина, Артем Пискунов, Гүзәл Нәүмәтова, Илнур Байназаров, Булат Зиннәтуллин, Салават Хәбибуллин, Казан театр училищесы студентлары Музыка: JUNA төркеме, Зарина Вильданова
---

--- | 13.11.2019

Гөлнара Тимерҗанова: «Чак исән калдым...»

$
0
0
14.11.2019 Шоу-бизнес
Моннан 20 еллар элек комлыкта кызыл күлмәктән «Үтмәгән, үтмәгән мәхәббәт давылы...» дип җырлап йөргән җырчыны күпләрегез белә һәм хәтерлидер. Телевидение һәм радиода соңгы араларда сирәк күренсә дә, Гөлнара Тимерҗанова хәзер дә үсештә, иҗатта. Гомумән, иҗат кешесе аңардан башка яши алмыйдыр ул.
Җавапсыз мәхәббәт   Гөлнара Тимерҗанова татар эстрадасы сәхнәсенә күпчелеген Фәнис Яруллин иҗат иткән җырлар белән килеп керде.   ...Гөлнара ханым – Башкортстан кызы. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Казанга укырга керә һәм бик нык гашыйк була. Әмма егет аңардан өлкәнрәк, шуңа да яшь кызга җавап та бирми.   – Син яшь әле, бала-чага гына. Җырчы буласың бар, диде. Шул чагында мин аңа, сиңа багышлап җыр язачакмын, дип вәгъдә бирдем. Берсендә трамвайда кайтып барганда, бер апаның кулындагы журналга күзем төште. Ә анда Фәнис Яруллин хакында язылган. Шуннан соң мин Язучылар берлегенә Фәнис абыйның телефонын сорап бардым. Бирделәр. Мине Яруллиннар бик җылы каршы алды. Фәнис абыйга нәрсәгә килгәнемне әйттем һәм ул бик тиз генә шигырь язып бирде. Ул җыр «Мин синеке, бары синеке» дип атала. Көйне аңа Фасил Әхмәтов иҗат итте. Минем ул җырны җырлаганым да булды, – дип искә ала җырчы.   Ул аларда еш кунак була,  Яруллиннар яшь җырчы Гөлнараны үз итә. Ашлар, бәлешләр, кыстыбыйлар да пешереп сыйлый.   Фәнис Яруллин кебек язучы шагыйрьләрне хәзер дә табарга була, ди Гөлнара Тимерҗанова. Әмма андыйларның сирәк булуын да искәртә. – Хәзер һәркем – шигырь, һәркем көй яза. Бу – кешенең хоббие. Ә була сәләтле кешеләр. Мисал өчен, Илзирә Вәлиуллина бар. Шигырь язу өчен татар телен бик яхшы белү кирәк. Үзем дә язып карадым. Мин аны булдыра да алам шикелле. Әмма минем язуым кешегә барып җитми. Талантым җитеп бетми чөнки. Ә көйләр иҗат итәм, – ди җырчы.   Ул җырларны Гөлнара ханым үзе генә җырлап калмыйча, яшь башкаручыларга да бирә. – Җырны сатып бирү дәрәҗәсенә җиткәнем юк әле. Әгәр миннән сорап җырлыйлар икән, җырласыннар. Беркайчан да, миңа акча бирегез, дип сораганым юк. Алар барыбер 30-40 мең бирә алмый, ә 2-3 мең белән хәзер нәрсә эшләп була инде?! Җырласыннар рәхәтләнеп! Хәзер кешеләр бик нык үзгәрде. Минем яшьтәге кешеләр дә үзгәреп беттеләр. Ә мин һаман үзгәрә алмыйм. Үзгәрү ул нәрсә? Сиңа кеше ничек җавап бирә, син дә шундый булырга тиешсең. Ә җавапны ул, гадәттә, кырыс итеп, мәгънәсез итеп бирә хәзер. Ә мин башкача тәрбия­ләнгән, алай булдыра алмыйм. Бүген синең янда сине мактап утырып, яныңнан китүгә, яманлаучылар була. Кеше минем белән матур итеп сөйләшә икән, мин шундыйлар белән генә аралашырга тырышам. Ниндидер чараларда берәр зур түрә яисә акчалы кеше катнашса, бар әле янына,клип төшерергә акча бирер, диләр. Мин акча кирәк дип кенә аның белән дуслашып йөри алмыйм. Аралашудан ниндидер ләззәт, яхшылык алырга тиешмен. Ә бар шундый җырчылар: андый кешеләрнең бер алдына, бер артына төшә. Эшләгән эшләрен кире кагып, юк, мин алай итмәдем, дигән җырчылар да бар. Бу — икейөзлелек, күп артистларга ихласлык җитми.   «Чак исән калдым...»   Берничә ел гастроль тормышын туктатып торганнан соң, Гөлнара Тимерҗанова кабат гастрольләргә чыгып киткән. Быел ул Башкортстанның 54 районында чыгыш ясарга планлаштыра. Бер ай инде ут күршеләребездәге тамашачы белән элемтәне ныгыта. – Рухи яктан да, физик яктан да арыдым. Үзем рульдә йөрдем. Берсендә төнлә кайтып барганда, машина өстенә поши менде. Ярый әле беребезгә дә зыян килмәде. Поши да исән-сау. Машинамны гына ремонтка бирәсе була инде, – ди җырчы. Гастрольләр вакытында тамашачысы белән аралашырга да вакыт таба.   – Артистлар Татарстаннан читтә күп чыгыш ясый. Тамашачылар исә, күбесенә ихласлык җитми, ди. Халык фикере бар бит. Кеше күп йөргәч, без дә барган идек, бер ял итеп булмады. Кайчан кычкырыр икән тагын дип утырдык, дигән фикерләр дә ишеткәләдем. Шуның концертыннан рәхәтләнеп ял итеп кайттык, әмма кеше азрак иде, диючеләр дә очрый. Хәзер төрле лампочкалар белән сәхнә бизиләр. Мин дә шундый бизәлешкә заказ биргән идем, кешенеке төсле булсын дигән идем. Әмма миңа алдан ук әйтеп куйдылар: зинһар, күзне елата торган андый әйберләр куймагыз әле, без бит концерт тыңларга киләбез, диләр.   Гөлнара Тимерҗанова фикеренчә, тамашачы хәзер ике төрлегә бүленеп бара. Яшьләр ике көнлек җырлар ярата, ди ул. – Ана телендә җырлаган җиңел җырлар белән беррәттән, үзебезнең «Кара урман»нарыбыз да кирәк бу тәрбияви чарага. Татар теле бетү дәрәҗәсендә. Авылларга килеп керәсең, ә анда авыл баласы русча сөйләшә. Кызым балалар бакчасына йөри. Аның белән татарча сөйләшәм, әмма ул юк. Татарча сөйләшәсем килми, ди. Халыкка моң җитми. Әмма ул бит шприц белән кертә торган әйбер түгел, моның өчен тәрбия кирәк. Сәнгатьнең дәрәҗәсе, кызганыч, кими, дигән фикердә Гөлнара Тимерҗанова.   Җырчы шулай ук радиостанция­ләрнең артуын, әмма анда җырларны бирү өчен акча түләргә кирәклеге белән дә килешә алмый. – Радиода җырны бер тапкыр тыңлаттыру өчен 700 сум түләргә кирәк. Бу алай булырга тиеш түгел. Үзем турында гына әйтмим, башка артистлар да шулай зарлана. БСТга (Башкортстан спутник телевидениесе. –Л.Л.) без татарлар гомумән дә эләгә алмый. Мине, якташлары булып, популяр вакытта да кертмәделәр.   «Бозымнарга ышанам»   Җырчылар да фәрештә түгел. Аларның да тормышы гел ак юлдан гына бармый, караңгы көннәр дә була. Авырлыкларны җиңү өчен күбрәк Ходайдан сорыйм, догалар укыйм, ди Гөлнара Тимерҗанова.   – Берара эшләрем алга китми башлады. Эшлим, тырышам, җырларым да матур, әмма эшем бармый. Халык та әйтә, бөтен җирең килешкән, кайда син, ник җырламыйсың, диләр. Әйтерсең лә мине пәрдә белән каплаганнар да, күрүчеләр юк. Минем инде әйткәнем дә бар – бозымнарга ышанам, андый әйберләр бар. Чөнки беренче ирем белән яшәгәндә, безнең өйгә кем генә килмәде, мин гастрольләргә чыгып китә идем. Шул вакыттан башланды да инде барысы да. Ул чагында андый әйберләргә игътибар да итми идем. Хәзер исә догаларны күп укыйм. Намазга да басу кирәктер бәлки. Миңа, намазга бас, диләр. Әмма аны кешегә сөйләп йөрү кирәкми. Әгәр дә намаз укып, кешегә сөйләп йөрисең икән, минемчә, ул дөрес түгел. Бу – Аллаһы белән синең эшең. Чын мөселман булу бик авыр. Яулык бәйләп, биш вакыт намазны укып, балалар тәрбияләп, өйдә генә утырырга тиешсең. Ә бит тагын дөнья көтәсе дә бар, – дигән фикердә җырчы. Гөлнара Тимерҗанова ул һәм кыз тәрбияли. Беренче никахыннан туган улы Идел инде зур – эшли, укый. Ә кызы Айзифага – 5 яшь. Шуңа да бала берәр айга аерылышып торуларны авыррак кичерә, сагына икән.   – Болай озакка китмә инде, әнием. Сагындым, ди. Үзем дә, айлар буе гастрольләрдә йөрү кирәкми, дигән фикергә килдем. Ул гаиләгә дә әйбәт тәэсир итми. Моңа кадәр минем иптәшем дә өч ел командировкаларга йөри торган эштә эшләде. Кайчагында өчәр ай кайта алмый иде. Минем бер айга гына барып кайтуым аның өчен кыенлыклар тудырмаска тиеш. Күңел ачып йөрмим бит. Әгәр дә ул миңа үпкәли икән, бу дөрес әйбер түгел. Биш яшьлек баланың әллә нәрсәсен карыйсы юк. Иртән бакчага илтәсең, кич барып аласың. Иң мөһиме, бала авыр­масын. Ә мин өчәр ай балаларны үзем генә дә карадым, – ди Гөлнара Тимерҗанова.
Ул үзен бәхетле ана, бәхетле хатын-кыз дип саный   – Бәхетлемен, чөнки ике балам бар. Аларның килеп кочаклавы, әнием, дип әйтүләре аеруча да зур бәхет. Ир кеше кочакласа, яратса да зур бәхет. Әмма ир бүген бар, иртәгә юк. Ә балалар синең йөрәгеңдә, күңелеңдә. Хатын-кызның бәхете балалардадыр дип уйлыйм мин. Ә ир кешенең психологиясе башка, аны гел башыннан сыйпап кына торырга кирәк, – ди Гөлнара Тимерҗанова.   Һәр ана да баласына дөрес тәрбия бирергә, аның өчен яхшы әни булырга тырыша. Гөлнара ханым да шундыйлардан. – Үземне начар әни димәс идем. Чөнки аерылышкач та, эшемне читкә куеп, Идел үскәндә, мәктәпләргә үзем йөрттем. Ул алты ел музыка мәктәбендә белем алды. Анда ул ашап өлгерә алмый иде. Шуңа да, ач йөрмәсен дип термоска ашарга тутырып, музыка мәктәбенә барганда юлда булса да ашатырга тырыша идем. Үземә җитмәсә дә, Иделгә җиткерергә, үземә булмаса да, аңа кирәкле әйберне алып бирергә тырыштым. Әмма балаларымның беркайчан да кибеткә кереп тавышланганнары юк. Бәләкәенә бигрәк тә акчаның кадерен белергә өйрәтергә тырышам. Ул берәр нәрсә сораса, менә без әтиең белән акча эшлибез дә аннан килеп алабыз, дим. Хәзер син сорагач кына аны алып булмый, дим. Тәрбиянең асылы булырга тиеш. Баланы башыңа менгереп утыртырга ярамый, – ди Гөлнара Тимерҗанова.   Артист тормышы аркасында балаларга бәлки бөтен нәрсәне бирә алмыйча да калганбыздыр, ди ул. Иң мөһиме: балаларга бәхет теләргә, догалар өйрәтергә киңәш итә җырчы.   Киләсе елга Гөлнара Тимерҗанова тамашачыларына кызыклы программа тәкъдим итәргә ниятли. Димәк, аны Казан сәхнәләрендә дә күрә алачакбыз әле.  
Лилия ЛОКМАНОВА

--- | 14.11.2019

"Хуҗа Насретдин"спектакле соңгы тапкыр уйнала

$
0
0
14.11.2019 Мәдәният
4 декабрьдә 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Н.Исәнбәт һәм С.Ваннус әсәрләре буенча Ф.Бикчәнтәев сәхнәләштергән "Хуҗа Насретдин" спектакле соңгы тапкыр уйнала.
Баш рольдә - Фәнис Җиһанша.   БИЛЕТ АЛЫРГА КАССА: (843) 293-03-74  
---

--- | 14.11.2019

Казанда "Игелекле эшләр эшләргә ашыгыгыз"акциясе уза

$
0
0
14.11.2019 Җәмгыять
Декабрь башында бөтен дөнья Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтә. Бу көннәрдә инвалидлыгы булган кешеләр, аларның гаиләләре, дуслары һәм барлык теләүчеләр өчен чаралар уза.
Декабрь башында Татарстан Республикасы Милли музее Инвалидлар ункөнлеге үткәрә.   Декаданың барлык чаралары да инвалидларның проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә, аларның хокукларын яклауга, мәгълүмати үтемлелекне һәм көнкүреш иминлеген арттыруга юнәлдерелгән.   Акциянең максаты-кеше хокукларын тулысынча һәм тигез үтәү һәм инвалидларның җәмгыять тормышында катнашуы.   Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның структур бүлекчәләрендә ел дәвамында сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә бушлай хезмәт күрсәтелә, әмма декабрь башында аларга аерым игътибар бирелә. Музей хезмәткәрләре әлеге категориягә туры килүчеләрнең теләкләрен исәпкә алырга тырышалар.   2019 елның 1-10 декабрендә Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның филиалларында инвалидлар декадасы кысаларында музейларга күзәтү экскурсияләре, музей дәресләре, Татарстан тарихы буенча лекцияләр, иҗади кичәләр һәм очрашулар уздырылачак. Белешмәләр өчен Телефон: +7 (843) 292-89-84 Фото: пиксабай
---

--- | 14.11.2019

Тәлгат Галиуллинның "Китек көзге" исемле китабы дөнья күрде

$
0
0
14.11.2019 Әдәбият
Күренекле тәнкыйтьче, әдәбият галиме, язучы, җәмәгать эшлеклесе Тәлгат Галиуллинның "Китек көзге" исемле китабы дөнья күрде. Әлеге китабында ул укучыларга бәяннарын һәм хикәяләрен тәкъдим итә.

Моңа кадәр мәҗмугаларына кертелмәгән «Китек көзге», «Итле пәрәмәч», «И карак» бәяннарында кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, яшь буынны тәрбияләү, әдәп-әхлак мәсьәләләрен калкытып куйса, «Кияү», «Мәкер» әсәрләрендә, күпсанлы җитди һәм шаян хикәяләрендә, кеше, туган халкын, телен хөрмәт итсә, мәхәббәттә пакь һәм ихлас булса гына, тулы бәхеткә ирешә ала, дип раслый.

Реаль шәхесләрне сурәтләгән «Гомер тәлгәшләре»ндә ул туганнары, авылдашлары белән таныштыра, үзе әйткәнчә, «истәлекләр урамы»на сәяхәткә чакыра.

Китапны нәшриятның фирма кибетләреннән дә, Татар әдәбияты үзәгеннән дә алырга мөмкин www.tatkniga.ru.   Казандагы фирма кибетләребез: Декабристлар ур., 2. Бауман ур., 19 Баумана ур, 51 (ГУМ сәүдә үзәге, 3 кат)  
---

--- | 14.11.2019

Янә балалар бакчасына һөҗүм: 50дән артык бала зыян күргән

$
0
0
14.11.2019 Фаҗига
Көньяк Кытайнда Юньнань провинциясенең Кайюань шәһәрендә балалар бакчасына һөҗүм итү нәтиҗәсендә 51 бала һәм өч олы кеше зыян күргән. Бу хакта Интерфакс яза.
Хәбәрдән билгеле булганча, билгесез кеше, балалар учреждениесе коймасын кисеп, аның территориясенә үтеп кергән, бинага кергән һәм каустик сода эретмәсен балаларга һәм өч тәрбиячегә сипкән.   Нәтиҗәдә, 51 бала һәм 3 тәрбияче җитди зыян күргән. Шул ук вакытта, зыян күрүчеләрнең тормышы куркыныч астында түгел, дип билгеләп үтелә.   Полиция тиз арада җинаятьченең шәхесен ачыклый һәм шикләнелүчене тоткарлый. 23 яшьлек ир үзенең бу гамәлнең бала чакта әнисе ягыннан аңа карата игътибар булмау, хәзерге авыр хәлен һәм эштә тәртипсезлекләр аркасында барлыкка килгән җәмгыятькә карата нәфрәтне атый.   Боларның барысы да аны кешеләргә "үч алырга" этәргән.   Моңа кадәр "Матбугат.ру" да Ненец автономияле округының Нарьян-Мар шәһәрендә балалар бакчасында алты яшьлек малайның үтерелүе турында яздык. Әлеге фаҗигадән соң илдәге барлык бакчаларындагы куркынычсызлыкны тикшерә башладылар. Фото: скриншот
---

--- | 14.11.2019

Ана теле: Җөмлә кисәкләренең тәртибен саклау – тел кануны. Аны үтәгәндә генә сөйләмең камил була

$
0
0
14.11.2019 Ана теле
Бу юлы да җөмләдә тел берәмлеләренең тәртип белән оештырылу таләбенең мәгънә төгәллеге максатында булуын истә тотыйк. Бу таләпне җөмләнең барлык кисәкләренә дә бер карата да тигез куелганда һәм үтәгәндә генә максатка ирешеп була. Әйтик, грамматика тиңдәш кисәкләргә махсус таләпләр куя.
Аларны да мәгънәгә хилафлык китермичә үтәргә тиешбез. Менә бу җөмләне ничек аңларга: “Ул Татарстан радиосын тыңлый, телевидениесен карый алмый”. Бактың исә, зарланучы автор радионы да тыңлый алмый, телевидениене дә карый алмый икән.   Тәртип законы, әлбәттә, сүзтезмә һәм җөмлә белән генә чикләнми, ул сөйләм төзелешенең барлык тел чараларына да кагыла (микротекст – синтаксик бөтен, макротекст һәм текст тулаем). Тик, кызганыч ки, бүгенге тел фәне әле, соңгы елларда текст синтаксисы өлкәсендә кыю-кыю адымнар ясалса да (Ф.Сафиуллина, В.Гарифуллин, И.Низамов һ.б,) синтаксис материалының сөйләм таләп иткән эчтәлеге өйрәнелеп беткәне юк, булган нәтиҗәләр дә укытуга җәлеп ителеп бетми, кыскасы, тәртип законын бозмас өчен оештыручыларга фәнни нәтиҗәләргә таянып кабул ителгән кагыйдәләрне катгый үтәгәндә тәртип законы сакланачак, сөйләмебез аңлаешлы, үтемле, тәэсирле булачак. Менә бу тезиска, ягъни җөмлә кисәкләренең тәртибенә караган инде фәндә мәгълүм,  кайбер нәзәри нәтиҗәләр.“Җөмләнең кисәкләре телнең үз эчке законнары сыйдырган тәртипләрдә урнаштырылса гына, җөмлә аңлашу таләпләренә төгәл җавап бирә ала... Шуның белән бергә, сөйләмнең төрле стильләрендә шул гадәти тәртипкә туры килеп җитми торган күп кенә төрлелекләре дә бар. Мәсәлән, шигъри сөйләм, диалогик сөйләм, диалекталь сөйләм кебек стильләрдә гадәти сүз тәртибенә туры килми торган фактлар еш очрый. Мондый тәртип кире тәртип яки инверсион тәртип дип йөртелә.    – поэтик сөйләмнәрдә исә гадәти тәртип шактый кими. Бу бик аңлашыла, чөнки монда ритм, рифма таләбе һәм эмоциональ таләп белән яки, гомумән, стилистик сорау буенча инверсион тәртипкә зур урын бирелә” (Зәкиев, 447 б.).     Сүзләрнең тәгаен урынына сүзтезмә составында ук игътибарлы булу сорала. Мәгънә мөнәсәбәте – хәбәрлеклеме, әллә төгәлләүле мөнәсәбәтме икәне сүзтезмәдә үк хәл ителә. Флаг –кызыл (хәбәрлекле), ә кызыл флаг – төгәлләүле.   Сүз тәртибен грамматик категория итеп карарга күнекмәгәнбез әле. Көчле, үзенчәлекле грамматик чара. Кушымчалар белән, интонация белән чагыштырып, аларга алыштырырлык чараларның берсе. Ана бала ярата. Бала ярата тезмәсендә бала белән ярата арасындагы объектлык мөнәсәбәте янәшәлек юлы белән белдерелә. Әгәр сүзнең урынын алыштырсаң, мәсәлән, бала ана ярата дисәк, бала белән ярата арасында объективлык мөнәсәбәте югалып, хәбәрлекле мөнәсәбәт барлыкка килә. Яисә икенче мисал: Кичә булган студентлар җыелышы, әгәр янәшә сүзләрнең урынын үзгәртергә кирәк булса, аңа объектлык мөнәсәбәтен калдырырга кирәк булса, аларны иялек килеше кушымчасы белән бәйләргә тиеш булабыз: Студентларның кичә булган җыелышы. “Сүз тәртибенең стилистик роле бик зур”, ди М.Зәкиев. Ул тойгының бармы-юкмы икәнен, микъдарен белдерергә сәләтле. Тойгыга артык бай булмаган сөйләмдә җөмләне тәмамлап куючы буларак хәбәр килә, ә сүзләр арасында уңай тәртип була. Димәк, төрле сөйләм төрендә сүз тәртибе төрлечә булу ихтималы бар икән. Бу чыннан да шулай, шигърияттә, юморда, сөйләүдә сүз тәртибе үзенчәлерәк. Ләкин бу теләсә кайда, теләсә кайчан сүзләрне теләсә кая куеп язарга дигән нәтиҗә ясарга нигез бирми. Телдә, гомумән, уңай тәртип канунлашкан, ә сөйләм максатыннан, ихтыяҗ туганда гына бу тәртипне бозарга, ягъни инверсиягә юл куярга була.   Уңай тәртип нинди була?    – тыныч хикәяләү. Матбугатта хәбәр жанрлары тоны;   – хәбәрлекле мөнәсәбәттә ияртүчесе иярүчедән алда килә;   – төгәлләүле мөнәсәбәттә, киресенчә, иярүче – алда, ияртүче соңыннан;   – аныклагыч аныкланмыштан соң куела. Бу урынга узган ел Гайфи – Әхәтнең бабасы укучылар көче белән бакча утырткан. Урыннарын алыштырсак, өч төрле вариант барлыкка килә. Һәр очракта туры тәртип кала. Чөнки әлеге шартлар саклана.   Сүзләрнең туры урыны төрлечә. Катып калган дияргә ярамый. Мәгънәне дөрес, төгәл бирү өчен туры тәртипне саклап та эзләп табарга була икән. Фикерне актуаль кисәкләргә дөрес бүләргә кирәк. Монда ике кагыйдә мөһим: – әгәр дә җөмләнең сөйләм предметын (тема) белдерүче өлешенә хәбәр кермәсә, сөйләм предметын белдерүче өлеш беренче урында килә. Ә яңалык (рема) – азактан. Бүген нәрсә эшләдегез? Без бүген мастерскойда урындыклар ясадык. Без бүген – предмет; мастерскойда урындыклар ясадык – яңалык. Бу өлеш җөмлә ахырында килә;   – әгәр дә җөмләнең сөйләм предметын белдерүче өлешенә хәбәр дә керсә – сөйләм предметын белдерүче сүзләрдән хәбәрдән башкалары җөмләнең башында, ә хәбәр җөмләнең ахырында урнаша. Бу тракторны колхозчылар кайдан алды? Бу тракторны колхозчылар МТСтан алдылар. Урысча белән чагыштыр: рема гел артта; Татарча рема үзгәрсә дә хәбәр гел артта. Димәк, татарча ике очрак: тема – рема, тема – рема – тема (хәбәр).   Туры тәртипнең тагын бер үзенчәлеге: гадәти сөйләмдә хәбәр группасына караган кисәкләр арасына керә алмый. Ә хәбәр группасына ия группасы бик җиңел керә. Хәбәр группасына караган бер кисәк, сөйләм предметын белдереп, беренче урынга куелганда ия группасы шул кисәк белән хәбәр арасында кала: Икмәк үстерү эшенә быел гына шәһәрдән кайткан бик күп кеше кушылды. Быел гына шәһәрдән кайткан бик күп кеше – ия төркеме хәбәр төркеменә кереп, уңай тәртип бозылмаган.   Уңай тәртиптә һәр җөмлә кисәгенең (ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл һ.б.) үз урыны бар. Сөйләм оештырганда шуны хәтергә төшерергә кирәк (Зәкиев, 114–117).   Кирәк, дию җиңел дә бит, ә гамәлгә ашыра башласаң... Әллә күпме каршылык килеп чыгып кына тора. Менә шуларның берсе инверсия.   Туктале, татар телендә җөмләләр сүзләрнең, җөмлә кисәкләренең урыны, урыс телендәге кебек, ирекле түгел, ә катгый кагыйдәләштерелгән, мәктәптә грамматика ничек өйрәтсә, шуны үзләштер дә тайпылышсыз үтә, тагын нинди өстәмә аңлатулар, чыгармалар кирәк, диючеләр дә булыр.   Тулаем дөрес фикер, килешәбез. Шул ук вакытта сөйләм ул шундый тирән, колачлы күренеш ки, ул тел законнары һәм стандартлары кысаларына гына сыеп бетә алмый, дидек.   Фикереңне әңгәмәдәшеңә, укучыңа тиз аңлаешлы, үтемле итеп җиткерү өчен сүзләрнең төп-төгәлен табу гына җитми, аларны әле ана теле кагыйдәләренә туры китереп, сөйләм-җөмләдә тач үз урынына бәйли белергә, урнаштырырга да кирәк. Атаклы язучы, мәшһүр тел остасы Фатыйх Хөсни заманында: “Урыннарыгыздамы сез, сүзләр-солдатлар!” дигән таләпне үз әсәрләренә дә, башка каләмдәшләренекенә дә куеп, берничә буын язучыларны һәм китап укучыларны да сүзнең фикер агышында нәкъ үз урыны булырга тиешлеген кисәтеп, шуны үтәүне таләп итеп, шуңа үз иҗаты мисалында күнектереп, изге бер эш эшләп калдырган иде.   Бик күп уңай гадәтләребез какшый төшкән бу заманда әдәби телебезнең әлеге таләбенә дә игътибар нык кимеде. Югыйсә, фикер агышында, ягъни сөйләм төзелешендә сүзләрнең үз тәртибе белән урнашуы ул татар теленең төп кануннарыннан берсе. Хәтта ике генә сүзле тезмәдә дә аларның урыннарын бутарга ярамый – мәгънә төгәллеге, яисә хис төсмере үзгәрәчәк: уңган килен белән килен – уңган арасында аерма зур лабаса. Инде берничә төрле кисәкләрдән укмаша торган җөмләдә шул кисәкләрнең алдан тәгаенләнгән, мең еллар буе күнегелгән һәм канунлашкан тәртибе булмый каламы!? Бар, әлбәттә.   Әйтик, татарда ия һәрчак хәбәрдән алда килә. Җөмлә кисәкләре аергыч, хәл, тәмамлыкларның да үз урыннары бар. Мәктәптә моны бик тәфсилләп өйрәтәләр. Тик еш кына бездә тел закончалыклары сөйләмдә гамәли куллану күнекмәләре белән табигый үзләштерелеп бармаганга, бу тәртипне сөйләмдә куллану ятланмый да, көндәлек кулланылмый да. Уйлый калсаң, җөмләнең төп вазыйфасы хәбәр итү булганга, бу вазыйфа башлыча хәбәргә төшкәнге җөмләнең башка кисәкләренең урыны менә шул хәбәр итү вазыйфасының төрле яклап ачуга кайтып кала: хәбәрне кем әйтүе, кемгә, нинди нияттән кайчан, кайда әйтелүенең әһәмиятенә карап җөмләдә аларның урыны да тәгаенләнә. Менә шушындый тәртипнең бозылуы (гадәттә ул инверсия дип атала) сөйләмнең төгәл аңлаешлылыгына, аһәңле яңгырашына зарар китерә, андый сөйләм гайре татарча, хаталы санала.   Бу, беренче чиратта, язма сөйләмгә кагыла. Әйтмә сөйләмгә исә ташламалар ясалырга мөмкин – ул бит уйлау барышында ук, алдан әзерләнмичә, оештырыла. Хәер, мондый кимчелек,– аны кимчелек дип атау да дөресме икән әле,– аңлашу-аралашуга зур зыян китерми, чөнки ул тавышның мәгънәле һәм тойгылы тибрәнеше (интонация, мантыйкый басым) исәбенә, җөмлә төзелешен, кире кайтып тиз генә үзгәртә алу исәбенә, әңгәмәдәшеңнең сөйләмне бүлдерә алуы, үзе үк төзәтә алуы яисә сорау бирүе исәбенә шундук бетерелә, тагын да төгәлрәк әйткәндә, инверсия ул әйтмә сөйләмгә хас табигый күренеш, ул аны язма сөйләмнән аера торган билгеләреннән берсе, шуңа күрә ул әйтмә сөйләмдә җитди кимчелек дип, сөйләм нормасын бозу дип саналмый да.   Ә менә язма сөйләмдә хәл бөтенләй башкача. Монда сөйләмең язылып, ташка басылдымы яисә радио, телевизор аша халыкка бәян ителдеме. аны шундук төзәтү мөмкин түгел. Телгә сизгер теләсә кем фикернең кытыршы белдерелүен, мәрҗән кебек тезелеп тормавын тоя, аның моңа кәефе кырыла. Шундый кечкенә генә төерләрдән дә күңелендә ризасызлык җыела. Мәсәлән, нигә инде язманың баш исемендә үк “Теләкләре изге” диясе урында “Теләкләре изге аларның” диелгән икән?   Менә авылга кайтып, кичәле-бүгенле генә чыккан район газетын укыйм: 13 проценты гына сәламәт быел беренче сыйныфка барган 188 баланың; 18 пар язылышкан, 2 пар аерылышкан август аенда; 9 бала район күген яңа авазлар белән баетса, 12 кешене югалтканбыз шул ук августта  (район газетыннан) Нәрсә бу? Хәзер авыл әбиләре дә сөйләмне болай бозмый.   Ярый әле мондый керәле-чыгалы тезмәнең “кытыршылыгы” гына җанны кыя ди, ә бит инверсия аркасында төртелеп калган, аңламый аптыраган очраклар да, хәтта хата аңлауга китергән хәлләр дә чыгып тора. Мәсәлән: Барыбызның да түземсезлек белән ул алып кайткан хәбәрләрне беләсе килде (район газетыннан). Аңлашылмый бит!   Хәер, язма сөйләмдә дә инверсияне аклый торган сәбәпләр бар. Беренче нәүбәттә, җөмлә тәртибе мәгънәгә яисә хискә өстәмә төсмер бирер өчен юри, үзенә бер максат белән, фәнчә әйтсәк, стиль максатында “бозыла”. Гадәттә бу шигърияттә һәм көлке-сатира әсәрләрендә үзен аклый. Һәрхәлдә кулына каләм алган һәм татар кагыйдәсен бозып, киреле-башлы җөмлә язган кеше моның ни өчен, нинди максатта шулай эшләгәнен аңлатып бирә алырга тиеш.   Кая ул хәзер аңлата белүләр дә, аңлатып торулар! Урынсыз инверсия чын-чыннан диверсиягә, телебезнең сафлыгына карата чын корткычлыкка әверелеп бара. Теләсә кайсы газет–журналда көн саен “чыктым аркылы күпер”ләргә юлыкмый калмыйсың. Тукаебыз бу гыйбарәне сүзгә-сүз, сукырларча тәрҗемәнең иң тоссыз, мәгънәсез “үрнәгенә” мисал итеп уйлап чыгарган булса, бүген мондый “кәлҗемәләр” тәрҗемәләрне генә түгел, барлык сөйләм төрләрен дә, хәтта матур әдәбият әсәрләрен дә басып бара.     Сиздегезме, әле генә без “диверсиянең” сәбәбен дә берникадәр ачыклый төштек шикелле: урынсыз инверсия ул урысча фикерләп, шуны татар теле чаралары белән әйтергә азаплану хикмәте бит. Ягъни урысча калькалар белән фикерләп, сөйләмне дә шулар белән оештыру. Озак вакытлар якыннан аралашып яшәгән телләрдә калька керешүе еш күзәтелә. Бездә урыс калькалары авазлардан алып бөтен бер җөмләләр, хәтта аннан да зуррак синтаксик төзелмәләргә хәтле тәшкил итә.     Сүз һәм сүзтезмә калькалар аеруча бихисап: Мәскәү астындагы Барвино санаторие; Мәскәүгә визит ясау; ассызыклап әйтү; күзлегеннән чыгып карау; күренекле роль туры килә; авторитет белән файдалану; кайнар лозунг ташлау һ.б. Болар фикерне төп-төгәл итеп, мәгънә һәм хис төсмерләрен тулы итеп, бөтен тулылыгы белән нәкъ татарча итеп җиткерергә комачаулый, ризыкка эләккән ком бөртеге кебек тешкә тиеп, йотып җибәрергә бирми. Болар беркайчан да минем ана телемдә, сөйләмемдә үз була алмаслар кебек.     Калька күренеше, әйткәнебезчә, бик кечкенә берәмлекләрдән башлана: аваз, иҗекләрдән. Алары әлләни зарарлы түгел кебек. Әмма бу беренче карашка, уйламыйча караганда гына шулай. Андыйлары аеруча зарарлы, алары телнең җелегенә сиздермичә үтеп кереп, телнең үзәген корта торган иң явыз “кортлар”: Гөлфияләр бишенче катта торалар; Кайдадыр гармунда уйныйлар: Тик этләр өрүе буенча гына авылда икәнеңне беләсең; Кальцийлаштырылган (кальцийлы урынына) сода һ.б. Урынсыз инверсия синтаксик калькалар рәвешендә дә еш күренә башлады.     Фатыйх Хөснидән башлаган фикеребезне аның сүзләре белән үк очлап та куйыйк: “...Ишектән керәсе урында әйтерсең морҗадан, төтен юлларыннан үтеп төшәсең... Кайбер вакытта, сирәк-мирәк кенә, җөмләгә һәм текстка интонацион төрлелек кертү рәвешендә үзен аклый торган инверсия алымы белән үтә нык мавыгып китү тел файдасына да, мәгънә файдасына да түгел. Моны без, ниһаять, төшенергә тиешбез”.   Күрәмсез, бу күренеш фәндә дә,  гамәлияттә дә җитдиерәк карауны, төплерәк анализны сорый шикелле.  Уңай һәм тискәре мисалларны үзегез дә барлап, сөйләшүне дәвам иттерербез.                                                     Илдар Низамов,                                    филология фәннәре докторы.

 


Илдар НИЗАМОВ

--- | 14.11.2019

Тикшерүчеләр Казанда "Боинг"самолеты һәлакәте сәбәбен аңлатты

$
0
0
14.11.2019 Фаҗига
Тикшерү комитеты Казанда «Боинг»ның һәлакәте турындагы эшне тикшерүнең тәмамлануы хакында хәбәр итте. 2013 елда булган фаҗиганең сәбәбе дип судно командиры һәм икенче пилот гамәлләрендә булган хатаны атыйлар.

"Матбугат.ру"га билгеле булганча, очкыч белән судно командиры Рөстәм Салихов һәм икенче пилот Виктор Гуцул идарә иткән. Тикшерүчеләр Салиховның тиешле күнекмәләре булмаган, ә командир сыйфатында очышларга ялган документлар белән кертелгән, дигән нәтиҗәгә килгән.

Документларның чынлыгын тикшерүне Росавиациянең Татарстан һава транспорты төбәкара территориаль идарәсе башлыгы Шәүкәт Умаров – әле 2009 елда ук оештырырга тиеш була. Әмма ваемсызлыгы аркасында ул моны эшләмәгән.

Нәтиҗәдә, Салиховның документы ялган булуы вакытында ачыкланмаган.   

Искә төшерәбез: фаҗига 2013 елның 17 ноябрендә “Казан” халыкара аэропортында булды. “Мәскәү-Казан” маршруты буенча U9-363 рейсын башкаручы  Boeing 737-500 авиалайнеры Казан аэропортына төшеп утырганда һәлакәткә юлыкты. Самолетта булган барлык кешеләрнең дә (44 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасы) гомере өзелде.

Фото: cоцчелтәрләрдән


---

--- | 14.11.2019

Фирдүс Тямаев декабрь аена концертлар ГРАФИГЫН тәкъдим итте

$
0
0
14.11.2019 Шоу-бизнес
Автор-башкаручы, Татарстанның атказан артисты Фирдүс Тямаев Мәскәүдә «Безнең Тямай» зур концерты белән чыгыш ясады. Нибары бер көн - 10 ноябрьдә Мәскәүнең «Космос» концертлар залында җырчы ике концерт куйды, дип хәбәр иткән идек.

Артистның киләсе концертлары Оренбург, Уфа, Бирск һәм башка шәһәрләрдә узачак. Гастрольләрнең тулы графигы белән шушы сылтама аша узып таныша аласыз.

Шулай ук, Фирдүс Тямаев декабрь аена концертлар графигын тәкъдим итте. Җырчы һәм аның төркеме кабатланмас «Безнең Тямай» шоу-тамашасы белән сезнең шәһәргә киләчәкме, белегез:

5.12 - Әгерҗе

6.12 - Ижау

7.12 - Ижау

8.12 - Сарапул

9.12 - Әгерҗе

10.12 - Малмыж

11.12 - Базарлы Матак

12.12 - Базарлы Матак

13.12 - Тольятти

14.12 - Самара

15.12 - Камышлы

16.12 - Камышлы

Яңалыкларыбызны күзәтеп барыгыз!


---

--- | 14.11.2019

Сөяркә-студенткасын тураклаган доцент үзенә нинди җәза бирүләрен сораган?

$
0
0
14.11.2019 Криминал
Санкт-Петербург дәүләт университеты мөгаллиме, тарихчы Олег Соколов 24 яшьлек сөйгәне Анастасия Ещенконы үтерүдә гаепләнеп кулга алынган иде. Олегның адвокаты Александр Почуев хәбәр итүенчә, Конституциядә кеше үзенә каршы күрсәтмәләр бирүдән баш тарта ала дип каралса да, Олег Соколов бу хокуктан баш тартып, тикшерүчеләргә ничек җинаять кылуы турында сөйләп биргән.
Тарихчы әйтүенчә, җинаять шәхси конфликт аркасында килеп чыккан. Үтерелгән Анастасия аның элеккеге никахыннан туган ике балигъ булмаган баласына карата аеруча нәфрәт белдергән. Шул нигездә җәнҗал чыга һәм Олег аны пистолетыннан атып үтерә. Аннан пычкы белән тураклый.   Әлеге вакытта Соколов “Кресты-1” тикшерү изоляторында тотыла. Аңа экспертиза үтәсе бар. Ул үзенә иң каты җәза бирүләрен сораган. Адвокаты әйтүенчә, закон буенча аны 15 елга ирегеннән мәхрүм итү карала.   Шаһитлар сөйләвенчә, Соколов Наполеон киемен яратып кия торган булган. Күршеләре аның яшь сөяркәсе белән мөнәсәбәтләре киеренке булуын әйтә. Соколов аңа кайчакта бик кырыс булган, Настяның үзенә тимәвен үтенеп елаганын еш ишеткәннәр. Автор : Әсәдуллина Эльвира Чыганак: Вести.ру Фото: mk.ru
---

--- | 14.11.2019
Viewing all 38685 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>