Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38668 articles
Browse latest View live

Хәмдүнә Тимергалиева: Тукай районы мине таң калдырды

$
0
0
14.11.2019 Мәдәният
Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева үзенең 70 яшен тутырды. Аның сәхнәгә чыгуына 50 ел. Татар сәнгатен үстерүгә, дөньяга танытуга, халык җырларын саклап калып, буыннан-буынга тапшыруда аның өлеше бәяләп бетергесез. Моның өчен, беренче чиратта, чын талант булырга, халык күңеленә ачкыч таба белергә кирәк.
Әлбәттә инде, намуслы булырга, чын тавыш, моңлы тавыш белән халык мәхәббәтен казанып хезмәт итәргә кирәк. Хәмдүнә апа нәкъ шундыйлардан. Аны таныган, яраткан халкына рәхмәтле ул. Соңгы араларда ул безнең редакциягә дә якынайды. Тукай районында без уздырган бәйрәмнәрнең күркәм бизәге булып алды. Без аның тормышы, тормышка карашы турында да байтак нәрсәләр белдек.   Тимергалиева Хәмдүнә Сәетгали кызы сугыштан соң туган бала. Башкортстанның Борай районы Котлыяр исемле кечкенә татар авылында дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, Уфа телефон элемтәсе станциясендә монтажчы булып эшли. Соңрак музыка училищесына укырга керә. 1971 елда Казан татар филармониясенә эшкә килә. 1987 елга кадәр шунда эшли. «Гармун моңнары» дигән беренче җырын ул Эмиль Җәләлетдинов төркемендә эшләгәндә башкара. Моңы һәм көчле тавышы белән тиз арада тамашачы күңелен яулап ала. 1987 елда Татарстанның атказанган, 1992 елда халык артисты исемнәренә лаек була. Аның репертуарында 1000ләп җыр бар. Нигездә, татар халык җырлары.   – Хәмдүнә апа, балачагыгыз ничек үтте? Әти-әниегез нинди кешеләр иде?   – Әти-әни бик тырыш кешеләр иде, гомер буе тырышып дөнья көттеләр. Безгә дә кечкенәдән тырай тибеп йөрергә туры килмәде. Бөтен авыл эшен беләм, печәнен дә чаптык, утынын да ярдык. Уфа телефон элемтәсе станциясендә дә Лилия апам кул астында бик тиз эшкә өйрәндем. Аппаратурага дөрес итеп провод ялгарга, схемаларны дөрес итеп укырга кирәк иде. Бик авыр һәм зур җаваплылык сорый торган эш иде ул.   – Кечкенә чагында җырлый идегезме?   – Жырлаганмын. Нинди жыр ишетсәм шуны көйләп йөргәнмен. Хәтерлим әле, әни авызыңа ни туры килде шуны җырлап утырма дип бер сугып та алган иде. Ә Лилия апам матур җырлыйсың дип мактый иде. Мине музыка училищесына укырга бирүче дә ул.   – Музыка училщесына укырга керүегезне әти-әниегез хупладымы соң?   – Мин гел җырлап йөргәнгә алар күнеккән иде инде. Әти үзе дә бик матур җырлый иде. Фәнәви абыем баянда оста уйный иде. Ләкин ул музыкант булмады, гомер буе урман хуҗалыгында җитәкче булып эшләде.   – Туганнарыгыз кайларда яшиләр? Кайда кайтып йөрисез?   – Аллага шөкер, туганнарым белән аралашып, дус-тату яшибез. Котлыярда төп нигезебез. Анда җәен сеңелем кайтып тора. Әти нигезне бетермәгез, яңартып саклагыз дип васыять әйтеп калдырды. Мин бу эшне үз өстемә алдым, тулысы белән өйне яңарттым.   – Беренче концерт бирүегез истә калганмы? Халык ничек кабул иткән иде?   – 19 яшемдә төркем булдырып, тәүге концертларымны бирә башладым. Беренчесе үзебезнең авылда булды. Концертларым тулы залларда үтте, Казанга филармониягә эшкә килгәндә мин инде популяр идем.   – Заманалар үзгәреп тора. Эстрадада да яңалыклар җитәрлек. Хәзерге тамашачы белән элеккеге тамашачы аерыламы?   – Тамашачы үзгәрми. Аларны алдап та булмый. Җанына рәхәтлек тапса гына килә ул концертка.   – Сез чит ил тамашачысын да үзегезгә караткан кеше. Алар безнекеләрдән ничек аерыла?   – Бик күп илләрдә булдым. Кытайдагы татарлар мине 1983 елдан бирле беләләр. Шул елны анда кассетада минем «Картуф» дигән җырым килеп кергән. Кытайда бик булдыклы, итагатьле татарлар яши. Олысы да, кечесе дә диндә. Халык тату анда. Өчпочмак, бәлешен пешереп, гәпләшеп утырырга яраталар. Өйдә туган телдә аралашалар. Иң шаккатырганы шул булды. Австралия, Италия татарлары да шулай. Алар алдында чыгыш ясау бик жаваплы.   – Хәзер җырчылар хәйран күп. Көн саен арта торалар. Моңа ничек карыйсыз, жырчылар күп булырга тиешме?   – Яшь җырчылар алар элек тә бар иде, хәзер дә. Ләкин элек җырлый белгәннәр сәхнәгә күтәрелде, хәзер җырлый белмәгәннәре күбрәк. Аларга ничек тә булса танылырга кирәк. Мин үземә карата әйтелгән һәр җитешсезлекне төзәтеп барырга тырышам. Яшь җырчыларның күбесе тәнкыйтьне кабул итми, шуңа төшеп кала. Күтәрелеп китеп, тамашачы күңелен яулар өчен бер пот тоз ашарга кирәк. Мин үзем күбрәк опера, классик җырчыларны яратам. Илһам абый белән Әлфия апага тиңнәр юк, аларга хөрмәтем чиксез. Фольклорның бөтен нечкәлекләрен белгән Флера Сөләйманова кебек кеше юк. Рус эстрадасыннан Людмила Зыкина, чит ил эстрадасыннан Майкл Джексон, Уитни Хьюстон җырларын рәхәтләнеп тыңлыйм. Алар һичшиксез талант.   – Сәхнәдән китү теләге туганы булмадымы?   – Китеп алдым. Иҗат дөньясы да катлаулы бит, көнләшүчеләр, аяк чалучылар күп булды. Хәзер дә бар. Менә шуннан гайрәтем чигеп бераз китеп алдым, ләкин язмыш, сизми дә калдым, сәхнәгә кире кайтарды.   – Кешедә нинди сыйфатларны яратмыйсыз?   – Көнчелек, алдашу, ялагайлыкны. Андый кешеләрне тиз күреп алам һәм андыйлардан ерак йөрергә тырышам.   – Хәзер язмышны сайлау мөмкинлеге булса, нәрсәне дә булса үзгәртер идегезме?   – Шулай яшәр идем, болай итәр идем дип әйтеп булмый. Һәр заманның үз таләбе, үз шартлары була.     – Мөнир Рахмаев, Илһам Шәриф белән дуэтларыгыз бар. Яшь артистлар белән эшләү җиңелме?   – Аларның икесен дә аерып әйтә алам. Мөнир белән эшләве бик җиңел, бик рәхәт. Ул миңа Хәмдүнә апа дип кенә тора. Аңардагы энергия! Илһам белән эшләве дә бик рәхәт. Ул минем уң кулым. Мин үзем бер дә сабыр түгел, күңелем гел каядыр ашкына, җилкенә минем. Илһам ул бик сабыр кеше. Аллага шөкер, гаиләсе белән бергәләшеп аралашып яшибез. Моны мин олыгайган көнемдә миңа килгән зур бәхет дип бәялим.
– Исемегезне радио, телевидениедән ишеткәч, үзегезне зәңгәр экраннан күргәч, рәхәт булып китәме?   – Гомер буе күнегә алмадым. Телевизордан күрсәм дә, радиодан тыңласам да, гомер буе үземә критика белән карадым.   – Урамда сезне танып, фотога төшик әле дип еш мөрәҗәгать итәләрме?   – Иң яратмаганым – фотога төшү. Гадәттә концерттан соң артистлар бүлмәсе янында көтеп торалар.   – Пешерергә яратасызмы?   – Олыгаеп барган көнемдә, Аллага шөкер, мич ашлары пешерә башладым. Элек гастрольләрдә күп йөргәч, аңа вакыт булмаган. Кайнар ашлар пешерә идем анысы, ләкин мич ашларына кулым җитмәде.
– Яраткан ризыгыгыз нинди?   – Бәрәңге яратам. Сөт, катык, кайнар пешкән аш яратам. Авыл баласы булгач, күңел күбрәк үзебез ашап үскән ризыкларга тарта.   – Җәй көне гадәттә артистлар ял итә, чит илгә бара. Сез ничек?   – Гомер буе гастрольләрдә йөрдем, бармаган җир калмады. Хәзер беркая да барасым килми. Барган җиремдә өч көннән дә артык тора алмыйм, тизрәк кайтасы килә. Ә җәен үземнең дачада үткәрәм вакытны. Бөтен җиләк-җимешем, яшелчәм бар, туйганчы мунчасын керәм.   – Башка артистларның концертларына йөрисезме?   – Быел менә Ришат Төхвәтуллинга, Илсөя Бәдертдиновага, Радик Юльякшинга бардым. Тагын опера җырчыларының концертларына йөрим.
– Халык җырларын башкара алмаган кеше артист була алмый диләр. Сезнең фикерегез нинди?   – Яхшы җырлар фольклорга нигезләнеп иҗат ителә. Татар сәнгатен белмичә, халык җырчысы булып булмый. Бүген бар, иртәгә юк җыр сайлап сәхнәгә чыккан «йолдызлар» алар тиз сүнә, төшеп кала.
– Сезнең турыда китап та чыгачак икән. Кем яза аны?   – Инде 70 яшемә җиткәндә бер китап чыгарыйм дидем. Аны журналист Гөлназ Шәйхи яза. Анда минем кечкенәдән алып хәзерге көнгә кадәрге бөтен тормышым тасвирлана. Дуслар фикерләре дә булачак.   – 70 яшьтә дә әле Сез сәхнәдә ут уйнатасыз! Күңел көрлеген ничек шулай саклап була ул?   – 70тә булуыма үзем дә ышанмыйм! Күңел бер дә картаймый икән ул. Акыл туплыйсың, яшәгән саен тормыш кыйммәтләрен ныграк аңлый башлыйсың. Табигатьнең матурлыгы, болытларның зәңгәрлеге, дөньяның рәхәтлеге, туганнар-дуслар хакы турында ныграк уйлыйсың.   – Бар хыялларыгыз да тормышка аштымы?   – Юк, кечкенәдән мин очучы булырга хыяллана идем. Очучы кызлар турында фильмнар карыйм да, эх дип куям. Менә дигән очучы булыр идем дим.     – Чаллы шәһәре, Тукай районы тамашачысына карата фикерегез? 26 ноябрьдә Чаллыда КАМАЗ мәдәният сараенда үтәчәк концертыгызга нинди программа әзерлисез?   – Чаллы тамашачысы мине гел яратып каршы алды. Алар минем өчен ачык китап шикелле. Мин алар янына чыккач ни әйтергә икәнен дә беләм, үземне ничек тотарга икәнен дә яхшы аңлыйм. Юбилей концертыма да мин аларны чакырып калам. Үзем генә килмим, иҗатташ дусларымны алып киләм. Илһам Шәриф, Мөнир Рахмаев, Лилия Биктимерова, Фәдис Ганиев, Вадим Захаров, Алсу Әбелханова белән бер сәхнәдә яраткан тамашачым өчен менә дигән концерт бирербез Алла бирса. Тагын бер тапкыр мине таныткан, җырчы иткән халкым белән очрашасым килә.   – Соңгы арада Тукай районы халкы белән дә еш очраштыгыз. «Якты юл» газетасы редакциясе оештырган «Уйна, Тукай гармуны!» һәм «Баллы бәйрәм»не бергә үткәрдек. Моңа кадәр безнең район халкын якыннан күзәткәнегез булмагандыр әле.   – Минем мондый бәйрәмнәрне беренче тапкыр күрүем. Нәкъ менә халыкның күңелен күрү өчен, аларның рухи дөньясын ачу өчен оештырылган күркәм бәйрәмнәр бит болар. Яшерен-батырын түгел, өстән кушу буенча, «ради галочки» оештырылган бәйрәмнәр дә бар. Халык аларда читтә кала. Күреп торам, бәйрәмнәрдә тукайлылар үзләрен бик иркен хис итә. Район башлыгыгыз Фаил Камаевка аерым рәхмәт бедерәсем килә. Мәшһүр жырчыбыз Илһам Шакировка багышланган фестивальне оештыруны ул башлады бит. Җырчыбызның туган авылында башланган хәйран тамаша турында Казанга да кайтып сөйләделәр. Менә булдырдыгыз ичмасам! Рәхмәт! Мәдәниятне аңлый, аны күкләргә чөя торган җитәкче беркайчан да начар була алмый ул. Андыйларга халык та ныграк ышана. Һәм һәртөрле башлангычларда аңа ярдәм итә. Мин тукайлыларга бары тик изгелекләр генә телим.   Әңгәмәдәш – Лилия МӘХМҮТОВА. "Якты юл" газетасыннан
---

--- | 14.11.2019

Казанда бер машина йөртүче икенчесенә аткан. Бу мизгел ВИДЕОга эләккән

$
0
0
14.11.2019 Криминал
Казанда чит илдә эшләнгән машина йөртүчесенең икенче бер йөртүчегә машина тәрәзәсеннән атуын видеога төшергәннәр. Вакыйга урыныннан кадрлар социаль челтәрләргә урнаштырылган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, бу хәл бүген иртәнге тугызынчы яртыларда ТЭЦ һәм Челюскин урамнары киселешендә булган.   «Иртәнге тугызынчы яртылар тирәсендә Казанда яшәүче 29 яшьлек ир-ат полициягә мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренә караганда, «Шкода» шоферы аның ягына пистолетка охшаган әйбердән аткан», – дип сөйләделәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.   Атуның травматик коралдан ясалуы ачыкланды. Шаһитлар сүзләренә караганда, ир-атның яңагы җәрәхәтләнгән.   «Юл-транспорт һәлакәте урынына ашыгыч ярдәм машинасы килде. Зыян күрүчегә ярдәмне урында күрсәттеләр, ул госпитализацияләнүдән баш тартты», – дип хәбәр иттеләр агентлыкка Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.   Хәзерге вакытта хокук саклау органнары атучыны тоткарлау буенча чаралар үткәрә.  


---

--- | 14.11.2019

Римма Бикмөхәммәтова югалган танышын эзләүдә ярдәм сорый (ФОТО)

$
0
0
15.11.2019 Җәмгыять
Журналист Римма Бикмөхәммәтова Башкортстан республикасы Стәрлебаш районыннан булган Илфат Шәяхмәтовны эзли. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, 2019 елның 13 октябрендә ул Уфадан Мәскәүгә эшкә барырга чыга һәм шуннан бирле аның белән элемтә өзелә. Бүгенгәчә аның кайда булуы билгесез.

"Мондыйны язарга туры килер дип уйламаган идем... Әмма танышым югалды һәм ярдәм кирәк. Күптән аралашмасак та, хәтеремдә бүгенгедәй бер эпизод тора: ул милициядә эшли иде, бервакыт төнлә күршеләребезнең мунчасы яна башлады. Нәрсә эшләргә белмичә басып торганда, безнең бакча коймасы аша җитез генә сикереп, ярдәм килеп җиткәнче янгынны сүндерә башлады. Ә бүген аның турында "Кеше югалды, ярдәм итегез!" дигән хәбәрләр генә килә", - дип уртаклаша Римма.

Шәяхмәтов Илфат Мәннәф улы. 47 яшь (1972 елда туган).  ⠀ Буе 165 см, кара чәчле, коңгырт күзле. Нинди киемдә булганлыгы билгесез. ⠀ Бу кеше турында ни дә булса белүчеләрне 8 (800) 700-54-52 яки 112 телефоннарына шалтыратулары сорала.   ⠀ "Укучылар арасында Мәскәүдән, Уфадан, башка шәһәрләрдән кемнәр бар?.. Кем белә, бәлки, бу кешене табарга ярдәм итәрләр. Рәхмәтле булыр идем. Бу аның якыннары һәм туганнары өчен һәм безнең барыбызга да мөһим. Үзем дә юлларда бик күп йөрим. Менә шулай килеп чыгуыннан һәм мине беркем дә таба алмас дип һәрчак куркам. Үземнем кайдалыгымны дусларга гына булса да хәбәр итәргә тырышам", ди Римма Бикмөхәммәтова.
---

--- | 15.11.2019

Лилия Сәләхетдинова: "Бәхет бар ул!"

$
0
0
15.11.2019 Җәмгыять
Үз аякларына басып йөрмәсә дә, иҗаты белән дөньяны колачларга көче булган шагыйрә инде башка фамилиядә, моннан бер ел элек ул кияүгә чыкты һәм Лилия Тимергалиева булды. Әйдәгез, хәлен белешик, ничек яшәп ята яшьләр?
- Бер ел буена без бер-беребезне өйрәнәбез, - ди Лилия. - Бу вакыт бераз киеренке булса да, гаҗәеп якты, шатлыклы һәм тыныч булды.   Шагыйрә - Казандагы «Ярдәм» мәчетендәге проектларның кураторы, «Ярдәм» дәвалау-укыту реабилитация үзәге җитәкчесенең тәрбия буенча урынбасары вазыйфаларын башкара, шигырьләр, җыр тексталары яза, аның китаплары дөнья күрә. Аңа төрле котлаулар, башка чыгыш текстлары сорап та мөрәҗәгать итәләр. Шагыйрәне китап сөючеләр очрашуларга чакырып тора.     "Ничек өлгерә?", - дисәгез, җавабы бер - ул аяклары белән йөрми, ә мәхәббәт канатларында оча гына. Янында хәләле Ришат булганда, бу канатлар һичбер талмас. Без аларга парлы гомерләр телик! Кызыл таң

 


---

--- | 15.11.2019

7 бала әнисенә булмаган яман шешен алдыру өчен түләүле операция ясамакчы булалар

$
0
0
15.11.2019 Җәмгыять
Волгоградта яшәүче җиде бала әнисен булмаган яман шешен алдыру өчен түләүле операция ясатырга өндәгәннәр, дип яза “Лайф”. Табиблар Елена Бадалянда яман шеш тапкан һәм тиз арада операция ясатырга куша. Операциянең бәясе-25 мең сум.
Пациентка шок хәлендә кала.   Декретта утыручы күп балалы ананың андый акчалары булмый. Өстәвенә, хатын медстраховка барысын да каплар дип уйлаган. Ул иминият компаниясенә әлеге мәсьәләне ачыкларга шалтырата. Алар онкоүзәк белән элемтәгә керә, анализларны кабат тикшертә, бернинди яман шеш юк икәнлеге ачыклана. ⠀ Хәзер Елена табибларга шикаять бирергә җыена һәм шул ук вакытта башка хастаханәләрдә дә тикшереләчәк. Фото: пиксабай
---

--- | 15.11.2019

Айгөл Фазыйлова вафат булган

$
0
0
15.11.2019 Җәмгыять
Бүген төнлә яман шешнең соңгы стадиясе белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова вафат булган. Ул хосписта дәвалана иде. Айгөлнең беренче сыйныфта укучы улы Әмир калды.
Әлегә аны Айгөлнең әнисенең апасы тәрбияли. Мәрхүмәне Әлки районы Иске Камка авылы зиратына җирләячәкләр.
---

--- | 15.11.2019

Айгөл Фазылованың улы әнисе белән аның вафаты алдыннан хушлашырга өлгергән

$
0
0
15.11.2019 Җәмгыять
Айгөл Фазылованың улы Әмир аның белән вафаты алдыннан хушлашырга өлгергән. Бу хакта Казан хосписының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Кичә психолог кушуы буенча аңа улы килде. Алар бергә булдылар, саубуллаштылар. Табиблар һәм хоспис хезмәткәрләре янәшәдә булды, Айгөлнең хәлен җиңеләйтү һәм авыртуын басу өчен барысын да эшләделәр», – ди Казан хосписының матбугат секретаре Наталья Лукина.   Бүген Айгөлнең туганнары аны Татарстанның Әлки районына җирләргә алып киткән. Кечкенә Әмир әнисенең апасы белән яшәячәк.   Айгөл Фазылова бүген төнлә хосписта вафат булган. Хатын-кызда яман шешнең 4 нче стадиясе иде.   Айгөл Фазылова ахыргача үз чире белән көрәште. Биш ел эчендә ул дистәләгән операция, химия һәм нур терапияләре узды.   Ходай якыннарына сабырлык бирсен. Ииннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.

 


---

--- | 15.11.2019

Казанда “Фатима Ильскаяның сүнмәс таланты” күргәзмәсе ачыла

$
0
0
15.11.2019 Мәдәният
2019 елның 19 ноябрендә 14.00 сәгатьтә “Фатима Ильскаяның сүнмәс таланты” күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә республикабыз үсешенә зур өлеш керткән бөек ватандашларыбыз тупланмаларын тәкъдим иткән ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган “ТАССР 100 еллыгына 100 исем” музей-белем бирү проекты кысаларында уза.

Хуҗасәетова Фатыйма Салих кызы (Фатыйма Ильcкая) – театр һәм кино актрисасы, РСФСР һәм Татарстан АССР халык артисткасы.

Иҗат эшчәнлеген 1915 елда “Ширкәт” оренбург татар драма труппасы составында башлый. 1916 елда Казанга килә һәм “Сайяр” труппасы составына кушыла. 1921-1923 елларда Ташкентта татар театрында эшли. Гомеренең күп өлешен Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсенә багышлый.   Фатыйма Ильская үзенең иҗаты белән татар театрында милли сәхнә сәнгатенә нигез салучыларның берсе булып санала. Озын иҗат эшчәнлеге дәвамында рус һәм татар спектакльләрендә генә түгел, шулай ук чит ил авторлары әсәрләрендәге рольләрен дә югары осталык белән башкара: Дилбәр (“Җилкәнсезләр”, К. Тинчурин), Зөләйха (“Яшь гомер”, Г. Коләхметов), Фатыйма (“Тормыш җыры”, М. Әмир), Катерина (“Яшен”, Н. Островский), Татьяна, Софья (“Дошманнар”, “Соңгылар”, М. Горький), У. Шекспир трагедияләрендә, Лопе де Вега, П. Бомарше комедияләрендә катнаша. Иҗади эшчәнлеге өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә.   Күргәзмәдә документлар һәм хатлар, актриса шигырьләре язылган дәфтәр, гаилә альбомы һәм спектакльләрдән күренешләр, шәхси әйберләре һәм сәхнә киемнәре урын ала.   Фәнни - экспозиция бүлеге – (843) 292-01-20   ТР ММ пресса хезмәте – (843) 292-32-18
---

--- | 15.11.2019

Бер күрешү өчен килдек без...

$
0
0
15.11.2019 Милләт
Өлкә татарлары өчен бу ел зур чараларга бай булды - апрельдә “Мирас” I Халыкара татар мәдәнияте фестивале гөрләп узды, июньдә Камышлыда Х Бөтенроссия авыл Сабан туе үткәрелде, октябрьдә Бөтендөнья хәләл көне кунакларын каршы алдык, ә 13 ноябрьдә, унынчы Мәүлид ән-Нәби бәйрәме кысаларында, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды.
Чара “Шәҗәрәдә бабаларымның тарихи хәтере” темасына багышланды. «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы ике көнгә исәпләнгән иде. Беренче көнне Татарстаннан һәм Россия регионнарыннан килгән йөзләп хатын-кыз Похвистнево районының Гали авылында булдылар. Анда балалар бакчасы, авыл музее, Гали мәдрәсәсе, 3нче һәм 4нче мәхәллә мәчетләре, “Хәләл” цехы, “Исхаков” крестьян-фермер хужалыгы белән таныштылар.   “Яктылык” мәктәбе   Икенче көнне иртә белән кунаклар Самараның “Яктылык” мәктәбенә килеп җиттеләр. Биредә аларны мәктәп директоры Радик Газизов, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, мәктәпнең беренче директоры Хәридә Дашкина, укытучылар һәм укучылар көтә иде инде.   Яктылыклылар һәм Самараның “Идел” ансамбле җитәкчесе Мидхәт Әминов делегатларны җыр-бию, татар халкының милли ризыгы – бавырсак белән каршы алдылар. Хореограф Алия Сурина җитәкчелегендәге “Йолдыз” бию театры, музыка укытучылары Алинә Шәмсетдинова һәм Вәсимә Фәрдиева ярдәмендә әзерләнгән бик матур бию композициясе күрсәттеләр һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисовага калфак бүләк иттеләр.   Мәктәп, балаларның кул эшләре күргәзмәсе белән танышып чыкканнан соң, секцияләр эшчәнлеге башланды. Хатын-кызлар, төркемнәргә бүленеп, ачык дәресләргә юнәлделәр.   Дәресләр бик кызыклы узды. Башлангыч сыйныф укытучысы Рәхимә Хәйрова технология дәресендә татар халкының чәй пешерү ысулларын күрсәтте. Мәтрүшкә, юкә чәчәге һәм башка файдалы үләннәр салып пешерелгән чәйнең хуш исе бөтен мәктәпкә таралды. Ә өченче сыйныф укучылары өчен башлангыч сыйныф укытучысы Айгөл Хәкимова “Ел фасыллары” темасына дәрес үткәрде.   Дүртенче сыйныфларда ачык дәресләр “Ашханә” (укытучы - Рәмзия Зарипова) һәм “Без театрга барабыз” (Галия Тупасова) темаларына узды.   Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Нурзидә Фәйзуллина 8нче сыйныф укучылары белән “Сак-Сок” бәетендә ана һәм бала фаҗигасе” темасына, ә Фәния Гыйлаҗева “Бишек җырлары” темасына уздырган ачык дәресләр делегатларда зур кызыксыну уятты. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Рәсимә Алюшева, укучылары һәм әти-әниләр белән бергә, “Гаиләм шәҗәрәсе” темасы буенча зур эш башкарганнар. Агач ботаклары, таблицалар сыман ясалган гаилә шәҗәрәләре искитмәле шәп иде.   Кунаклар исә Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премияләре лауреаты, язучы Нәбирә Гыйматдинова белән кызыклы очрашу оештырдылар. Мөхтәрәм кунак мәктәп китапханәсенә “Үзем генә беләм” исемле китабын да бүләк итте.     Делегатлар мәктәп каршында эшләп килгән “Мирас” музеенда экскурсиядә булдылар, милли көрәш ярышын күзәттеләр.   Дәресләрдән соң актлар залында секцияләр утырышына нәтиҗә ясалды. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов мәктәпнең эшчәнлеге, укучыларның һәм укытучыларның уңышлары белән таныштырды. «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова мәктәп эшчәнлегенә югары бәя биреп, Радик Газизовка һәм укытучыларга рәхмәтләрен җиткерде.   Башка делегатлар да уңай тәэсирләре белән уртаклаштылар. “Самарага килүемә бик шатмын. Халыкның гадилеге, кунакчыллыгы, үзләренчә хөрмәт итә белүләре ошады. Биредә үзебезгә рухи азык алдык. Гали авылы халкының тырышлыгы, уңганлыгы хәйран калдырды. Халык, татар милләте бетмәсен, дип тырыша. Кайсы гына йортка кермә, барысы да бик матур, хуҗалары кунакчыл.   Самараның “Яктылык” татар мәктәбе дә, уздырылган чаралар да көчле тәэсир калдырды. Балалар бик матур итеп ана те-лендә сөйләшә, шуңа аеруча сөендек”, - дип сөйләде Казанның 137 санлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укытучы Рәмзия Муллахмәтова. Делегатлар арасында якташыбыз, “Бердәмлек” газетасының күптәнге дусты Зилә Мөдәррисова да бар иде.   - Мин тумышым белән Шенталы районының Денис авылыннан. Бүген Лениногорскида яшим. “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы Самарада узуын белгәч, бик куандым. Якташларымның казанышларын күреп, йөрәгемнән горурлык хисе ташып акты. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, якташларым! Кыйблагызга тугры калыгыз, - дип теләде Зилә ханым.
Мәүлид ән-Нәби   Мәүлид ән-Нәби бәйрәме 11 сәгатьтә башлануга карамастан, “Заря” мәдәният сарае иртән-иртүк шау-гөр килеп тора иде. Самара өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре остасы Гөлнара Насыйрова һәм аның иптәшләре, һәрвакыттагыча, “Осталар шәһәрчеге” оештырып җибәргәннәр. Бер почмакта шашка уйнаучы балалар алларындагы такталарга карап утыралар. Моны шашка буенча дөнья чемпионы Фәхретдин Канюкаев оештырган. Бераздан ул үзе дә килеп чыкты һәм мөфти Талип хәзрәт Яруллинны турнирга чакырды. Бу турнирда дуслык җиңде, әлбәттә.     Чараның рәсми өлешен әлеге мөбарәк бәйрәмнең төп оештыручысы, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура Президиумы әгъзасы, региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев котлау сүзләре белән башлап җибәрде.   - Быел унынчы мәртәбә Мәүлид ән-Нәби бәйрәменә җыелдык. Без аны һәрвакыт региональ Диния нәзарәте һәм “Яктылык” мәктәбе белән берлектә уздырабыз. Талип хәзрәткә дә, Радик Рәфгать улына да олы рәхмәтләремне җиткерәм, - дип, беренче сүзне губернатор Администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Осиповага бирде. Чын мөселманча яшел күлмәк киеп, яулык бәйләп килгән ханым губернатор Дмитрий Азаровның котлауларын һәм бүләкләрен җиткерде.   “Кадерле дуслар, хөрмәтле мөфти, Мәүлид бәйрәме уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгызчы, - диелгән губернатор котлавында. - Соңгы пәйгамбәр бөтен дөнья мөселманнарына дуслык һәм мәрхәмәтлек, гаделлек һәм аңлашучанлык төшенчәләрен мирас итеп калдырган. Региональ Диния нәзарәте халыкны агарту, берләштерү, гореф-гадәтләрегезне торгызу, традицион ислам динен тарату буенча бик зур эш башкара. Бу җәмгыятьтәге күп катлаулы проблемаларны хәл итәргә булыша, милләтләр дуслыгын ныгыта. Чын күңелемнән бәйрәм белән котлап, барыгызга да иминлек телим”.   Надежда Петровна быел җәен Камышлыда үткән Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыруда катнашкан бер төркем милләттәшләребезгә – Винер Нурмөхәмитов, Ленар Сабиров, Эльвира һәм Олег Власкиннар, Рамил Хәлиуллов, Разия Әюпова, Гүзәл Федотова, Таисә һәм Идеал Галәветдиновларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Чара мөфти Талип хәзрәт Яруллинның хәер-фатихасы белән дәвам итте.   - Әлхәмдүлиллаһи, Бөтенроссия Сабан туе, унынчы Мәүлид ән-Нәби бәйрәме кебек күләмле чаралар уздырып торабыз, бердәм халык булып яшибез. Хөкүмәт, дин әһелләре, иҗтимагый оешмалар бергә эшләгәндә генә шундый нәтиҗәләргә ирешеп була, - дип сөйләде Талип хәзрәт.   Шундый кыска гына кереш сүздән соң сәхнәгә алсу күлмәкләргә киенгән фәрештәләр кебек балалар чыкты. Музыкант Әлфия Гыйниятуллина җитәкчелегендәге “Нур” балалар төркеме мәрхүм якташыбыз, Җәмигъ мәчетендәге китапханә мөдире булып эшләгән Марат абый Сафин шигыренә иҗат ителгән мөнәҗәт һәм “Аккошлар” җырын башкарды. Сания Сөләйманова, Галия Галимова, Дамир Әхмәтшин, Алия Хәйруллина, Диләрә Ишкулованың тавышлары да фәрештәләрнеке кебек булып, залда утыручыларның күңелләрен күкләргә күтәрделәр кебек. Шулай ук “Яктылык” татар мәктәбе укучылары Салават Хәлимуллин һәм Камилә Газизовага ияреп җырлаган бер төркем балалар да, трио чыгышы да, Әминә Канюкаеваның җыры да искиткеч матур һәм югары дәрәҗәдә сәнгатьле яңгырады. Безнең бәйрәмгә, һәр елдагыча, Татарстаннан мөнәҗәтләр автор-башкаручысы Ильяс Халиков һәм аның театраль төркеме килгән иде. Аны да халык бик яратып кабул итте, яңа мөнәҗәтләрен дә, инде үз иткәннәрен дә яратып тыңлады.   Бәйрәмнең Мәүлид өлеше тәмамланып, залдан ирләр чыгып киткәч, хатын-кызлар оешмасының пленар утырышы башланды. Кадрия ханым “Ак калфак” оешмасы эшенең яңа юнәлешен “Татар гаиләсе модуле” дип билгеләде. Ул сәхнәгә Фәхретдин һәм Лилия Канюкаевларны һәм аларның балаларын чыгарып, үрнәк итеп күрсәтте.     - Ир – баш, хатын – муен бу гаиләдә. Аз сүзле Фәхретдин Бәдретдин улының сүзе үтемле. Ул – эшкуар, җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче, шашка буенча дөнья чемпионы һәм биш бала атасы. Лилия ханым – гаилә, балалар белән идарә итә, ире тапкан малны сарыф итми, ире алдына чәчрәп чыкмый, сабыр гына, акыл белән балаларын тәрбияли. Балалар да аталары кебек шашка уйныйлар, такта артыннан торып, сәхнәгә чыгалар, мөнәҗәтләр әйтәләр, иҗтимагый чараларда катнашалар. Ә кечкенә Солтан әлегә өй нигезен саклый. Киләчәктә дә шулай булсын иде, - дип татар гаиләсе модулен тәкъдим итте.   Шулай ук “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизовның гаиләсе дә модуль булырлык, диде Кадрия ханым. Ата-ана, дүрт бала - барысы да намазда, җәмәгать эшендә, укуда. Бүген мөнәҗәт җырлаган балалар арасында аларның кызы Камилә дә бар иде. Һәр яшь кеше менә шушы ике гаиләне өлге итеп алып, алдан план корып, тормыш башларга тиеш, дип сөйләде.   Шулай ук Кадрия Рәис кызы якынлашып килүче каз өмәләре йоласын ничек итеп үткәрергә кирәклеге турында, ә Башкортостанда яшәүче Вәсимә Бәширова гаилә шәҗәрәсен төзегәндә туганнарын барлавы турында сөйләделәр.   Утырыш Самараның “Ак калфак” оешмасы хатын-кызларына бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Иң зур бүләк – Бөтендөнья татар конгрессы медале белән Самарада татар концертларын оештыручы Флорида Локманова бүләкләнде. Рәхмәт хатлары “Идел” халык эстрада ансамбле җитәкчесе Мидхәт Әминовка, Самара “Ак калфак” оешмасы әгъзалары Рәфисә Минебаева, Кәүсәр Шәйхетдинова, Галия Әюпова, Эльмира Шәвәлиева, Гөлнара Насыйрова, Миләүшә Завьялова, Илһамия Кәримова, Сания Мингачева, Гөлфия Кәримова, Разия Әюпова, Римма Низамова, Эльвира Власкина, Әминә Ибәтуллина һәм Айсылу Әбдиевага тапшырылды.
Җәмигъ мәчете   Кунаклар өчен кичке аш Самараның Җәмигъ мәчетендә оештырылган иде. “Заря” мәдәният йортыннан мәчеткә барган арада, Татарстан кунаклары белән танышып, Самарадан алган тәэсирләре турында сорашырга мөмкин булды. Апас районының Болын Балыкчы авылы Мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара ханым:   - Бик каты ошады дисәм дә, аз булыр. “Яктылык” мәктәбендә укучы кечкенә генә балаларның табигый сәләтен ачып, шундый моң тартып чыгаручы педагогларга афәрин! Биюләре дә, киемнәре дә бик шәп. Чәчләрен чын татарча үреп, чулпы тагып чыкканнар бит! Гомумән, сездә халык моңлы, иҗат җанлы, чибәр, дип таптык.   Журналист Рәсимә Гарифуллина:   - Мин биредә якташларымны таптым. Гали авылы кешеләренең бер өлеше Балык бистәсе районы, Күгәрчен авылыннан икән. Алар арасында 36 буын ата-бабаларын белүчеләр бар. Күгәрчен кешеләренә охшаган кешеләр күп. Безнең Күгәрчен халкы да шундый җыр-моңга оста, уңган һәм чиста халык. Мин моннан туганлык хисләре алып китәм, татар төп якта ничек яшәгән булса, киткән җирләрдә дә шулай ук яши, татарлыгын онытмый. Шуңа бик шатмын, - дип сөйләде. Бу әле ике кеше белән генә сөйләшүем булды. Автобуста барган бөтен кешеләр белән сөйләшсәң, тагын да күбрәк мәгълүмат алып булыр иде, әлбәттә.   “Ак калфак”ның күчмә утырышы Җәмигъ мәчетендә мәҗлес белән тәмамланды.   Алия АРСЛАНОВА,   Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.  
---

--- | 15.11.2019

Дамир Йосыпов пассажирлардан качып йөри башлаган

$
0
0
15.11.2019 Җәмгыять
Кукуруз басуында Airbus А321 самолетын утыртып, 233 кешене үлемнән саклап калган Русия пилоты Дамир Йосыпов пассажирларга очыш алдыннан исемен әйтми башлаган. Аварияле посадкадан соң Йосыпов очыш алдыннан пассажирларга исемен әйткән. Әмма самолет турбулент зонага эләккәч, бу салонда зур дулкынлану тудырган. “Гадәттән тыш хәлдән соң кешеләр минем исемгә карата артык эмоциональ реакция белдерә”, - ди Йосыпов.
Пилот сүзләре буенча, шушы хәлдән соң ул исемен әйтми башлаган. Чөнки пассажирлар очыш вакытында тынычлык сакларга тиеш, дигән фикердә ул.   Хәтерлисездер, быел августта “Уральские авиалинии” компаниясе самолетында  рейс вакытында аварияле хәл килеп туа. Очып киткәч, самолетның ике двигателенә дә кошлар кереп эләгә һәм янгын чыга. Дамир Йосыпов җитәкчелегендәге экипаж очкычны кукуруз басуына исән-имин утыртуга ирешә.   Барлык пассажирлар һәм экипаж әгъзалары исән кала. Дамир Йосыпов һәм Георгий Мурзинга Русия Герое исеме бирелә, калган экипаж әгъзалары Батырлык ордены белән бүләкләнде. Автор : Альфия Шакирьянова Чыганак: Lenta.ru Фото: cassiopaea.org
---

--- | 15.11.2019

Гөлүсә Шаһбан: «Закир быел Салават җыр­ театрында эшли башлады»

$
0
0
15.11.2019 Шоу-бизнес
Кабатланмас иҗаты, тормышчан һәм күңелгә үтеп керерлек шигырьләре белән күпләрнең күңелен яулады ул. Холкына килгәндә – бик нечкә күңелле, һәр нәрсәдә матурлык күрүче, хыялый, гаиләсе өчен җан атып яшәүче хатын-кыз. «Үземне һәрьяклап бәхетле кеше саныйм. Иң зур бәхетем, әлбәттә, тигезлектә яшәүче әти-әнием, туганнарым, гаиләм һәм кызым», – ди Гөлүсә Шаһбан.
– Гөлүсә ханым, үзегез белән таныштырып китегез әле: кайсы яктан буласыз? – Талантлы кешеләрне күп биргән Аксубай районының Яңа Ибрай авылында туып-үскән мишәр кызы булам. Мишәрлек миңа бераз усал булырга, ягъни максатыма ирешергә һәм үземне, якыннарымны якларга ярдәм итә. Беркайчан да сүз, җавап эзләп күрше кесәсенә керә торган кеше түгелмен. Мин – кечкенәдән уйнап һәм эшләп үскән совет чоры баласы.   – Беренче шигырегезне ничә яшьтә яздыгыз? – Тәүге шигырьләр мәктәптә укыганда ук язылды. Тик беркайчан да җырлар иҗат итәрмен дип уйлаганым булмады. Иҗатка чынлап торып Закирга кияүгә чыккач кына кереп киттем. Ничектер бер-бер артлы җырларым туа торды һәм иң сөенечлесе, аларны халык үз итте.   – Шигърияткә мәхәббәт кемнән килгән дип саныйсыз? – Әйтә алмыйм, безнең гаиләдә шигырь язучы кешеләр юк. Нечкә күңелле булуымнандыр, ә бәлки җиде буын әби-бабайларда андый сәләт булгандыр, алардан килгәндер.   – Бу көнгә сез ничә шигырь һәм җыр авторы? – Хәзерге вакытта минем 400ләп шигырь һәм 25ләп җырым бар. Һәр иҗат җимешем якын, кадерле. Җырларымны җыр иткән җырчыларга һәм көй авторларына бик рәхмәтлемен. Ләкин үземне халыкка шигырь язучы буларак түгел, ә Закир Шаһбанның хатыны буларак кызыктыр дип саныйм...
– Бүген әдәбият өлкәсендә җиңел түгел. Китап чыгарганда, нинди авырлыклар белән очраштыгыз? – Бернинди авырлыклар да тоймадым. Чөнки тормыш иптәшем Закир бар эшне үз өстенә алды һәм тиешенчә башкарып чыкты. Шигърият яратучы тамашачыларым күп. Бу – үзе бер бәхет!   – Белүемчә, китапларыгыз тиз сатылып беткән... Алар тагын чыгачакмы? – Аллага шөкер, «Кабатланмас безнең сөюләр» исемле китабым 2 мең данә тираж белән басылып, хәзерге көндә сатылып бетте. Бик тиздән әлеге һәм шуның белән беррәттән өр-яңа «Күңел эретерлек сүзләр бар» исеме астында икенче китабым дөнья күрәчәк.
– Кайсы җырчылар сезнең белән хезмәттәшлек итә? – Шигырьләремә иҗат ителгән җырларны Илсөя Бәдретдинова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Зинира һәм Ризат Рамазановлар хит ясады. Шулай ук җырларымны Резидә Шәрәфиева, Миләүшә Сафина, Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов, Вадим Захаров, Рифат Зарипов һәм башка артистлар сәхнәдә яңгырата. Моңа бик шатмын, чөнки бер-бер артлы язылган җырларым халык күңелен яулап алып, хит дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде.   – Иҗатта чын дусларыгыз бармы? – Менә бу сорауга тәгаен генә җавап бирә алмас идем. Әлбәттә, дусларым күп. Ләкин гомерлек дус-сердәш дигән нәрсәне аңлап бетермим. Чөнки бүген генә танышкан кешедән дә бик күп яхшылык­лар күрергә, иң якын дуслар да кыен вакытта ташлап китәргә мөмкин. Бер-береңне көндәш итеп күрми, дус булып иҗат итәр өчен бик көчле булырга кирәктер, минемчә. Теләсә кайсы иҗат кешесе белән уртак тел табып, озаклап сөйләшеп-шаярып утыра алам.   – Закир Шаһбан белән ничек таныштыгыз? – Закир белән 17 ел кулга-кул тотынышып гомер итәбез, Аллага шөкер, 16 яшьлек кызыбыз үсеп килә. Аның белән 2002 елда тулай торакта таныштык. Ул үзенең иптәшләре янына кунакка килгән иде, шул танышудан ике атнадан соң никах укытып, яшәп киттек. Менә шушы 17 ел 17 көн кебек үткән дә киткән.   Закир быел Салават җыр­ театрында эшли башлады. Салават абый Закирны бик хөрмәт итә. Бу – Закирга эшләргә, тагын да үсәргә бер стимул булып тора. Үзем язган, Закирның репертуарыннан булган «Син минем иң соңгы сөюем» җырын Салават абый хәзер үзе дә бик яратып башкара. Моңа бик шатмын.
– Сәхнә кешесе, тормыш иптәше буларак, Закир абый нинди кеше? – Без икебез дә иҗат кешеләре бит инде. Хыялыйлар. Ул – бер төрле, мин икенче төрле хыялланам, шулай төрле идеяләр туа. Минем шигърият өлкәсендә танылуымда  Закирның өлеше бик зур. Ул мине кеше арасында гел мактый, бөтен җирдә мине күрсәтергә тырыша. Ә гаиләдә Закир әкрен­рәк, тыныч кеше. Мин исә аның капма-каршысы – кызурак. Тиз-тиз эшләргә, булган идея­ләрне хыялда гына калдырмый, чынга ашырыр­га омтылам. Бер-беребезне тулыландырып иҗат итәбез, яшибез.   – Иҗади планнарыгыз да бардыр?.. – Алла боерса, 17 гыйнварда үземнең туган көнемдә зур, кызыклы, мәгънәле тамаша-концерт үткәрергә җыенабыз. Планнар димәктән, үземне үстерәсе һәм Закирны тагы да күтәрәсе килә. Аның талантын халыкка күрсәтәсем, җырларын танытасым килә... Фото: Татар-информ    
Илүзә ШӘРИПОВА

--- | 15.11.2019

ШАЯН ТВ "Белем җәүһәрләре” бәйгесендә җиңү яулады

$
0
0
15.11.2019 Матбугат
Бүген Идел буе физик культура һәм спорт академиясендә "Белем җәүһәрләре” һәм "Әдәби марафон" IX Дөньякүләм китап укучылар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

ШАЯН ТВ X дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесенең "Мәдәният һәм туризм өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет -проект" һәм "Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта" номинацияләрендә 1 урын алды.


---

--- | 15.11.2019

Казанда Георгий Ибушев кичәсе узачак

$
0
0
15.11.2019 Мәдәният
20 ноябрьдә (14.00) Г.Тукай әдәби музеенда (Казан, Г.Тукай ур., 74 нче йорт) Татар дәүләт филармониясе солисты, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның «Балачакны сагынып» дип аталган китабы чыгу уңаеннан иҗади кичә була.
Кичәдә җырчы башкаруында татар халык җырлары,татар композиторлары әсәрләре һәм үзе иҗат иткән шигырьләре яңгыраячак. Концертмейстер –Татарстанның халык артисты Роман Чуйнов.  
---

--- | 15.11.2019

Киләсе атнада Татарстанда һава торышы нинди булачагы билгеле

$
0
0
15.11.2019 Җәмгыять
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларыннан күренгәнчә, Татарстанда киләсе атна уртасында шактый суыта. Соңгы вакытта республика территориясендә һава торышын антициклон билгеләде. Шуның нәтиҗәсендә төбәктә уртача тәүлеклек температура күпьеллык күрсәткечләрдән 3-5 градуска югарырак булды. Алдагы көннәрдә метеорологик вәзгыять үзгәрмәячәк, дип искәртә синоптиклар.
Шимбә көнне, 16 ноябрьдә һәм якшәмбе көнне, 17 ноябрьдә, антициклон Татарстан территориясендә һава шартларын билгеләвен дәвам итәчәк. Явым-төшем көтелми. Төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы –6 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы 0..+6 градус тәшкил итәчәк.   Дүшәмбе көнне, 18 ноябрьдә, республика буйлап салкын атмосфера фронты узачак. Көндез бераз яңгыр һәм юеш кар явачак. Төнлә –4..+1, көндез 0..+5 градус булачак.   Метеорологлар билгеләп үткәнчә, 19 ноябрьдә «температура түбәнәя башлаячак». Төнлә һәм иртән термометрның терекөмеш баганасы –4, Татарстанның көнчыгышында –7 градуска кадәр төшәчәк, дип яза Татар-информ. Көн дәвамында температураның түбәнәюе көтелә.   Чәршәмбе көнне, 20 ноябрьдә, явым-төшем көтелми. Төнлә температура –8..–13, көндез –4..9 градус тәшкил итәчәк.    
---

--- | 15.11.2019

"Айгөл кулына яраткан уенчыгын тотып җан бирде..." - Айгөл Фазыйлованы соңгы юлга озаттылар (ФОТО)

$
0
0
16.11.2019 Җәмгыять
Яман шешнең 4 нче стадиясендә булган Айгөл Фазылова ахыргача үз чире белән көрәште. Кичә ул Казан хосписында бакыйлыкка күчте. Улы Әмир аның белән вафаты алдыннан хушлашырга өлгергән. Бу хакта Казан хосписының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Психолог кушуы буенча аңа улы килде, бергә булдылар, саубуллаштылар. Табиблар һәм хоспис хезмәткәрләре янәшәдә булды, Айгөлнең хәлен җиңеләйтү һәм авыртуын басу өчен барысын да эшләделәр», – ди Казан хосписының матбугат секретаре Наталья Лукина.      Айгөлнең әнисе дә моннан берничә ел элек онкология авыруыннан үлгән. Гүзәлия ханым Иске Камка авылында туып-үскән булган. Айгөлне дә шушы авылда әнисе янында җирләделәр.   Авыл мулласы Мансур Сафин дога укыды. Мәрхүмә белән хушлашырга барлык авыл халкы, Айгөлнең туганнары килгән иде. Айгөл Фазлыеваның җаны изге җомга көнне күчте. Җәсәден кабергә салганда күктә якты кояш чыкты, ди авыл халкы. Табигать үзе дә кечкенә улы ятим калган яшь ана белән хушлашты кебек.    Авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров зиратка җыелучылар алдында чыгыш ясады һәм Айгөл һәм аның улы Әмиргә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерде. Мәрхүмнең туганнары да авылдашларына, җирлек җитәкчелегенә рәхмәт әйттеләр, дип яза alki-rt.   Айгөл кулына яраткан уенчыгын тотып җан бирде. Аны яраткан уенчыгы белән бергә җирләделәр.            
---

--- | 16.11.2019

Каргышлы тормыш

$
0
0
16.11.2019 Язмыш
Күптән түгел Чаллыда яшәүче элекке танышым Фәнзия (исемнәр үзгәртелде — авт.) белән очраштык. Ул миңа якыннары кичергән, үз күзләре белән күргән гыйб­рәтле вакыйгалар турында ачынып сөйләде.
— Безнең әти белән әни сөешеп кавышмаган, — дип башлады танышым сүзен. — Булачак әтием Сә­лах егерме бер яшендә сугышка кергән. Яралы килеш кар өстендә ыңгырашып ятканда фашистларга әсирлеккә төшүе аркасында, әүвәл концлагерьда яшәү белән үлем арасында газап чиккән, җәһәннәмнән могҗиза белән диярлек качып котылгач, аңа үз илебездә көн күрсәтмәгәннәр. Гаепсездән гаеплегә санап, хәрби трибунал каршына бастырганнар, сәяси яктан ышанычсызга чутлап, Себергә сөргәннәр. Сталин үлгәнче эт типкесендә җан асрап, коточкыч михнәтләр күргән. Иреккә чык­кач туган төбәгенә кай­тып урнашу мөмкинлеге булмаган. Сугыш аны йорт-җирсез, туган-ту­мачасыз калдырган. Дала дүңгәләге сыман ары- бире сугылып, бәхет эзләп йөргән көннәренең берсендә, Бөгелмә вокзалында очраклы рәвештә булачак әнием Әсмабикәне очраткан. Чем кара күзле, керпе чәчле, дөньяның ачысын-төчесен күп күргән кара тутлы егетнең — утыздан узган, ә арыш саламы төсендәге озын толымлы, зур зәңгәр күзле, зифа буйлы, башбирмәс холыклы кызның (әнием — сугыш ятимәсе) яңа гына унсигезе тулган чагы булган. Поезд көткәндә, вокзалда сөйләшеп төн уздырган арада яшьләр бер-берсе белән ничек килешеп киткәннәрдер, анысын белмим. Иң кызыгы шул: егет кызның туган авылына кайтып урнашырга карар кылган.   Үткен-чая Әсмабикә аны күптәннән урын өс­тен­дә ятучы әбисе Нурлыбикәнең салам түбәле, җир идәнле кеп-кечкенә өенә алып кайткан. Никах укытып бергә яшәп киткәннәр. Әти тугыз чакрым ераклыктагы МТСка йөреп эшләгән, әни авыл советында секретарь булган. Бер-бер артлы өч кызлары, ике уллары туган. Игезәк энекәшләрем кызамыктан соң тернәкләнә алмыйча, өзлегеп үлгәч, әтинең күңеле кителгән. “Кызлар — кеше кешесе, үсеп җиткәч, чит ояларга таралышырлар. Эш дип, таңнан төнгәчә силсәвитеңдә матавыкланып ятып, балаларга җитәрлек игътибар бирмәдең, тиешенчә карамадың, бүлнискә алып барып дәвалатмадың. Нәсел дәвамчыларымның гомерен саклап калмадың”, — дип, болай да хәсрәтеннән үзен кая куярга белмичә бәргәләнгән әнине яман битәрләгән. Гаиләнең иминлеген какшатуда мыжгак холыклы, диндар әбекәйнең дә өлеше зур булган: ул кирәксә-кирәкмәсә ир белән хатын арасына тыгылган. Әти эчеп кайта, әнигә кул күтәрә башлаган. Үзе эшләгән авылда кунып калулары ешайган. “Ирең марҗа белән чуала, МТСка барып иманнарын укытып кайт әле шуларның”, — дип, “яхшы атлы” авылдашлар кызган учакка май сипкән. Ызгыш-талашларның ахыры аерылышу белән тәмамланган чакта миңа нибары алты яшь булган.   Әти безне ташлап чы­гып киткәч, тормышыбыз күпкә авырайды, яңа кием турында хыялланасы да юк, ашау ягы такы-токыга әйләнде. Хәсрәтеннән көйгән әнинең холкы кырысланды, безгә рәхим-шәфкать күрсәтмәде. Үскән чакта авыр физик хезмәт белән интегүебез бер хәл, әнидән җылы сүз ишетмәдек, иркәләү-наз күрмәдек. Ул безне: “Зимагур Сәлахның ташландык имгәкләре! Муеныма тагылган таш кебек, сез булмасагыз, яраткан кешемә кияүгә чыгып, кинәнеп парлы тормышта яшәр идем”, — дип битәрләп, кимсетә иде. Сөяркәсен ияртеп казах даласына чыгып шылган әтидән матди ярдәм булмады. Ул безне бар дип тә белмәде. Мәктәпне тәмамлагач, олы апабыз яңа төзелеп килүче Чаллыга китеп урнашты. Тора-бара без дә апа янына елыштык, эш­ле-ашлы, башлы-күзле, фатирлы булдык. Чиратлашып, атна саен авылга кайтып әнигә булыша идек. Бер кайтуыбызда түр башында яше алтмышка якынлашып килүче, сыңар куллы, кысык күзле, төксе кыяфәтле ят ир утыра иде. Салкын карашлы бу зат беренче очрашуда ук ошамады. Кеше сөймәс усал бәндә икәнлеге йөзенә чыккан иде аның. Әнине тол ир Хәйрулла абзый белән Хәйдәр абый (без аңа Тәти абый дип әйтә идек) таныштырган икән. Гаеп итеп булмый, әнинең яшь­ли үзәгенә үткән ялгызлыгыннан котыласы, ирле, арка терәкле булып яшисе килгәндер. Бу ир белән ничек уртак тел тапкандыр, белмим. Ул элек эчкән, исерек килеш гаиләсен дер селкетеп яшәгән, диделәр. Хәйрулла абзый котырынган чакта, хатыны йөрәк өянәгеннән егылып үлгәч, калада яшәүче малайлары җыелышып кайтып, төп йортыннан куып чыгарганнар икән, дип сөйләделәр. Эчүеннән больницада дәваланып котылган, имеш.   Әни белән утыз еллап бергә яшәсәләр дә, үз итмәде ул безне. Бөтен авыр эшләрен кайтып эшләп, булышып торсак та, без аның өчен сөйкемсез сөякләр идек. Елга ике тана суеп, түтәрәм-түтә­рәм ит ашасалар да, әни безгә ире яратмаган эчәк, туң май, үпкә-бавырдан кала берни бирә алмады. Үги әтинең саранлыгы, мәнсезлеге хәттин ашкан иде. Кырык биш сутыйлы бакчага бәрәңгеләрен утыртып, утап, төбенә өеп, казып алып, аралап базга салышсак та, безгә кыш чыгарга берәр капчыктан ары бәрәңге тәтемәде. Җитмәгәнен ярминкәдән сатып алып яшәдек. Әниләрнең үзләреннән артканын шәһәргә алып китеп сатып, акчасын кулларына алып кайтып тоттыра идек.   Бүгенгедәй исемдә: 1 Май бәйрәмендә апаларым белән бергә җыелышып кайтып өйләрен юганнан соң, Чаллыга китәргә җыендык. Әни безгә күчтәнәчкә биреп җибәрергә дип, өчебезгә дә унбишәр йомырка төргән иде. Үги әти шуны күреп алгач, яман гауга чыгарды. “Бу ач бирәннәрнең тамагы туймас, берни бирергә рөхсәтем юк! Ничу монда безне талап ятарга, үзләре эшләп ашасыннар!” — дип, тамак ярып акырды. Аның тавышыннан тәрәзә пыялалары зыңгылдады. Төргәкләрне әни кулыннан тартып алып, мич аралыгына томырды. Ул, аты-юлы белән сүгенеп, күлмәк якасыннан умырып тотып әнине дер селкетергә керешкәч, түзмәдем, арага кердем. Усал карт тагын да котырынып миңа зә­һә­рен чәчте. Көне буе эшләп арыган килеш, төнгә каршы ерак юлга кузгаласы үги балаларына хәерле юл телисе урында: “Монда бүтән кайтып басасы булмагыз! Юлда машинагыз әйләнеп каплансын, муеныгыз аска килсен!” — дип кычкырды. Бу сүзләрне ишеткәч, әни дә җавапсыз калмады. “Синең балаларың белән оныкларың да гел юлда йөри, үз каргышың үзеңә төшсен”, — дип, кычкырып елап җибәрде.   Кешене каргау — бик зур гөнаһ. Әгәр гаепле кешене каргасаң, зыяны уртак була, ә бер гаепсезне рәнҗетсәң, бәласе үз башыңа төшә дигәнне ишеткәнем бар иде. Озак та үтмәде, үги әтинең утыз яшьлек оныгы Җәмил суга батып үлде, ә минем газиз төпчек улымны көпә-көндез машина бәрдереп китте. Үги әти алардан соң озак яшәмәде, ялган аракы эчеп агуланган диделәр. Берсе өстенә берсе өелеп килгән хәсрәтләрдән соң, әнине инсульт бәреп, өч көн эчендә якты дөньядан алып китте.   Борынгылар юкка гына: тели белсәң — теләк, тели белмәсәң — имгәк, димә­гән шул. Тәсбих тартып, намаз укып, Аллага шө­кер итеп, ике яктагы балаларына, оныкларына изге теләк теләп утырасы, чөкердәшеп чәйләр эчеп, кунакка йөрисе урынга, безнең мәнсез картлар, бер-берсенә юл куймыйча, үзара каргыш яудыруны өстен күрде шул. Ахыры хәерле булмавы кызганыч. Оныклары вакытыннан алда кара гүргә керде, кара кайгыдан үзләренең дә гомерләре өзелде...   Әле күптән түгел авылга кайтып килдек. Зират өстен чистартып, якыннарыбызның чардуганнарын буяп чыктык. Рәттән тезелеп торган каберләрдә безнекеләр ята. Дүрт кабер — дүрт сары сагыш. Үзара этле-мәчеле яшәгән әни белән үги әтинең каберләре янәшә, теге дөньяга күчкәч тынычланганнардыр, ызгышмыйлардыр, мөгаен. Ярты ел эчендә бер-бер артлы өзелгән яшь гомерләр аеруча кызганыч. Типсә тимер өзәрлек газиз балаларыбыз, мисез картлар каргышы төшүе аркасында гына һәлакәткә юлык­мадылар микән, дип шом­ланам.   Хәмидә ГАРИПОВА. Казан.
---

--- | 16.11.2019

"Балаларны тезеп утыртып, кулларын өстәлгә куйдыра да, бармакларына пычак белән суга-суга, урларга ярамавын төшендерә"

$
0
0
16.11.2019 Криминал
Ятим балаларны чит гаиләгә тапшыру алар язмышы игелекле кулларда дигәнне белдерми. Еш кына үксезләрнең кыерсыту-кимсетүләр күреп, хәтта рәхимсезлеккә дучар ителеп яшәве дә ачыклана. Ошбу мескеннәрне уллыкка яисә опекага алган затларның явыз гамәлләре җинаять дип табылган очраклар да бар. Бу көннәрдә Буа шәһәр судында шундый җинаять эшләренең берсе карала.
1964нче елгы Лира Кошелева 2006нчы елдан бирле ятимнәрне кабул итүче ана санала. Үзенең өч улы өстенә абыйлы-энеле Егоровларны ала ул. Малайларның олысы Сергей опекада санала, ә акыл ягыннан зәгыйфь булганга инвалидлык бирелгән Виталий рәсми рәвештә уллыкка алына. Кече малай Казандагы коррекцион мәктәпне тәмамлагач, төзелеш колледжына урнаштырыла, ләкин укый алмый. Хәзер Буа районындагы Тутай авылында 2017нче елда вафат булган әбисе, ягъни Л.Кошелеваның әнисе йортында көн күрә. С. Егоров Казанда эшли, ятим бала буларак алган фатирда тора, Лира Әнвәр кызының үз уллары да әйбәт кенә яшиләр.   2014нче елда Лира Кошелева Тутайда йорт сатып алып, уллыкка алу һәм опека үзәгенә кандидат булып языла. Яз көне 8, 9 яшьләрендәге Забур һәм Никита Сергеевларны (балаларның исемнәре үзгәртелә) тәрбиягә бирәләр аңа. Буа ягындагы Кыят авылында туган малайларның әниләре үлгән, әтиләре Рәсим Әзербайҗанга депортацияләнгән һәм башкача күренмәгән.   Лира ханым алар белән генә канәгатьләнми. Җәй көне Чүпрәле районының Үби авылындагы ятимнәр приютында яшәүче 4, 6, 9 яшьләрендәге өч бертуганны алырга була. Шул райондагы Чуаш Биморзасы авылында туган балаларның эчкече әти-әнисе әти-әни хокукларыннан мәхрүм ителгән затлар. Балалар өчесе дә кимчелекле була, кызларның олысы – Наташа Симонова тотлыга, кечесе Динә Ермолаева аксый, уртанчы малай Владислав Ермолаев йөрәк авыруыннан интегә. Л. Кошелованың әйтүенә караганда, Казанда катлаулы операция ясаткач хәле яхшыра төшә аның. Дүрт яшендә аягында чак басып торган Динә, йөрү генә түгел, бик яхшы итеп бии дә башлый.   Ике елдан соң Лира Кошелева биш бала янына Яшел Үзән районындагы Норлат ятимнәр йортыннан 4 яшьлек Света Рыкова белән Казандагы сабыйлар йортыннан аның бер яшьлек энесе Алексейны алып кайта. Бу балаларның әниләре наркотик саткан өчен күп елларга төрмәгә утыртылган, әтиләренең кайда икәне билгесез. 2017нче елның язында йортта сигезенче бала – 2009нчы елда Буада туган Лена Петрова пәйда була.   Ялгыз хатынның бу кадәр бала-чагага тиешле тәрбия бирә алуы шикле, әлбәттә. Дәүләт оешмаларының ерак авылда яшәүче бер апага бу кадәр тиктормасны ышанып тапшыруы да гаҗәп. Хәер, бу өлкәдә чикләүләр юк, тикшерү барышында да чаң кагарлык җитешсезлекләр күренми. Ни дисәң дә, ятим балалар гаиләдә яши бит. Дәүләт оешмаларына шикаятьләр дә килми.   Районкүләм шаукым быел февраль аенда күтәрелә. Л. Кошелева ел башында Тутайдагы йортын сатып, Буага якын урнашкан Иске Суыксуда башка өй ала. Әйтүенчә, балаларны район үзәгендәге мәктәптә укытырга, аларны боз сарае, бассейн кебек урыннарга йөртергә тели. Күченү, урнашу эшләре белән мәшгуль мәшәкатьле чорда балаларны Черки Килдуразга санаторийга җибәреп торалар. Менә шунда чакта балалар Л. Кошелева йортына кайтмыйбыз дип баш күтәрә, иң беренче чиратта 14 яшендәге Наташа Симонова холыксызлана, кире кайтарсагыз яшәмим, үз-үземне үтерәм, дип яный хәтта.   Бу хакта мәгълүм булгач та санаторийга полиция, райбашкарма комитетының опека, мәгариф бүлекләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия хезмәткәрләре, психолог килеп җитә. Әңгәмәләр барышында Н.Симонова гына түгел, кечерәк балалар да үги ананың кыерсытуын, тән җәзасы бирүен, кычыткан белән чабу гына түгел, кул астына эләккән әйберләр белән дә сугуын сөйлиләр.   Балаларның Л. Кошеловадан чынлап та куркуы ул санаторийга килеп кергәч тә күренә. Ул санаторийдагы тәрбиячеләрне балаларны үзенә каршы котыртуда, ришвәтчелектә гаепли, дәлил итеп, тәрбияләнүчеләр белән мәдәни-күңел ачу чаралары үткәрү өчен дигән булып бер мең сум акча сорауларын китерә. Аннан соң балаларны Н. Симонова котырта, ә аны Чуашстанда яшәүче сәрхуш әнисе белән апасы телефон һәм интернет аша өйрәтә, дип кычкыра. Кыскасы, бик зур тавыш күтәрә ул анда.   Әлеге низаг сәбәпләрен күчү чоры дип йөртелүче үзенчәлекле яшьтәге Н. Симонова, агалы-энеле Сергеевларның көйсезләнүе, кечерәкләрнең аларга ияреп сөйләве белән генә аңлатырлык һәм акларлык булмый. Бигрәк тә балаларның тәнендәге инде төзәлгән җәрәхәт эзләре, җөйләр сагайта һәм тәрбияченең гамәлләре Җинаять кодексы кысаларына кермиме дигән шик уята.   Әлеге эш белән тикшерү комитетының Буа районара бүлеге шөгыльләнә. Март аенда юстиция полковнигы Д. М. Әскаров Л. Кошеловага карата «Җәфалау» (Истязание) дигән 117нче маддә буенча бер эш кузгата. Аның тәрбия алымнары балаларга тыелган ысуллар белән җәза бирү, кимсетү, кыерсытуга корылганлыгы ачыклана. Ләкин ахыр чиктә Л. Ә. Кошеловага тугыз җинаятьчел гамәлдә рәсми гаепләү белдерелә. Чөнки соңрак җинаять эшенә балаларны тиешенчә тәрбияләмәү турындагы сигез эпизод өстәлгән була.   Эш зурга киткәч, райбашкарма комитетының әлеге гаиләне даими контрольдә тотарга тиешле хезмәткәрләре дә мөһим күрсәтмәләр бирә. Бактың исә, балаларның боек икәнен дә сизгәннәр, уйнау, йоклау һәм, гомумән, яшәү шартларының уңай булмавын, әйтик, уенчыкларның аз, күбесе ватык икәнен, җәйге чорда йортның янкорылмасындагы диванда дүрт баланың аркылы ятып йоклавын, төнне идәндә уздыручылар булуын да белгәннәр, азык-төлек, иң әүвәл, татлы ризык салынган пакетлар ачылмаган булганга, аларның тикшерүчеләргә күрсәтү өчен генә хәзерләнүен дә чамалаганнар икән. Кайберәүләре тикшерү белән килгәч, хуҗабикәнең эчтән бикле ишекне ачмыйча өйгә кертмәвен дә искә ала. Бусын да ул чакта аның тикшерүчеләргә күрсәтерлек әйберләре булмау белән аңлатырга кирәк. Балалар да өйдә кагылырга ярамаган, ягъни район кешеләре килгәндә генә чыгарыла торган ашамлыклар, уенчыклар булуын сөйли. Яңа ел бәйрәме алдыннан килгән полиция Кыш бабае һәм Кар кызына балаларны урамда котларга туры килә. Шунысын да өстик, өйгә кергәч тә күчтәнәчләр җыеп алына, берникадәр вакыттан пакетлардагы кар кызы рәвешендәге шоколадлар юкка чыгуы беленгәч, хуҗабикә тарафыннан үтемле «тәрбия чарасы» үткәрелә, ягъни балаларны тезеп утыртып, кулларын өстәлгә куйдыра да, бармакларына пычак белән суга-суга, урларга ярамавын төшендерә ул.   Җинаять эшенең нигезен вазыйфаи затларның күрсәтмәләре түгел, мескен балалар елап сөйләгән шушындый кеше ышанмастай искитмәле хәлләр тәшкил итә. Ләкин ышанмыйча да булмый. Җиде томлык җинаять эшендә җәзалау һәм җәфалау очраклары җентекләп дәлилләнгән. Кайчак төрле ата-анадан туган сигез баланы үстереп интеккән авыл хатынының хәленә дә керәсе килеп куя. Әмма аның ике яшьлек сабыйны, елавыннан туктату өчен, салкын су краны астында тотып тынычландыруы, буада рөхсәтсез су коенган малайның башын чиләктәге суга батырып тотуы, ишек алдын начар җыештырган йөрәк авырулы малайның маңгаена чүкеч белән эләктерүе, суыткычтан рөхсәтсез колбаса алган 6 яшьлек кызчыкның бармагын пычак белән җәрәхәтләве һәм каеш, чүкеч, пычак, шланг, такта, тимер чылбыр кебек кул астына эләккән әйберләр белән җәза бирү очраклары искә килә. Ә инде аксый торган кызның гарип аягы табанына бәрәңге бәйләп йөрергә мәҗбүр итү, кайбер авазларны сакау әйтә торган кызның телен «карга борыны» белән боргычлау, тотлыгучы бала теленә пычак белән төртеп алу кебек гамәлләр акылга камил кеше эшенә бөтенләй охшамаган. Ә бит мондый аяныч мисаллар санап бетергесез. Югыйсә, балалар җыя башлаганчы Л. Кошелеваның торак шартлары тикшерелгән, үзе дә энә күзеннән үткәрелгән, махсус курсларда укып та чыккан, шуннан соң гына яшәү урынында уңай бәяләнүче, җинаять җаваплылыгына тартылмаган, ике үксез баланы тәрбияләп үстергән хатын әлеге эш өчен лаек дип табылган. Бактың исә, ул кадәр үк үрнәк тә түгел икән ул. Әлеге эшне тикшерү барышында хезмәт вазыйфаларын башкаручы дәүләт хезмәткәрләренә каршылык күрсәткән өчен административ җәза алган бу хатын белән авыл халкы арасында да аралашмаска тырышучылар күп икән. Тутайда ул уллыкка алган Виталий Егоров бик начар шартларда яши, халык акылга зәгыйфь 20 яшьлек егет янгын яисә башка төрле бәла-каза чыгарыр дип курка икән. Ә әни кеше, дөресрәге, ана булып саналучы хатын-кыз аның тормышы белән бөтенләй кызыксынмый, ди. Гомумән, җинаять эшендә шаһит булып катнашучылардан бары тик Кошелеваның үз улы Булат һәм 2006нчы елда опекунлыкка алынып тәрбияләнгән Сергей Егоров кына аның турында яхшы сөйли.   Л. Кошелева гаебен танымый, димәк, балаларга күрсәткән рәхимсезлекләрен кире кага, аларга тиешле тәрбия бирдем дип бара. Шулай булмый хәле дә юк, Дамир Әскаров әйтмешли, явызлыкларын тәрбия чарасы дип белә ул. Ләкин балалар «яхшы» тәрбияче йортына кайтудан баш тарта, райбашкарма комитеты аның белән берничә ел элек төзелгән килешүләрне гамәлдән чыгара. Димәк, ятим балаларга һәм аларны тәрбияләүче хатын-кызга пособиеләр түләү туктатыла. Әйтергә кирәк, Буада бу ятимнәрне урнаштыру буенча зур эш башкарыла. Нәтиҗәдә, бертуган Сергеевлар мәрхүм әниләренең Тәтеш районында яшәүче сеңлесе гаиләсенә тапшырыла. Буа кызы Ленаны шул ук шәһәрдә яшәүче өлкән кешеләр сыендыра. Үз аналары төрмәдә утыручы 8 һәм 4 яшьләрендәге апалы-энеле Казан балаларын да Буада тәрбиягә алучы табыла. Кызганыч, әлеге шаукымда төп рольне уйнаган Н. Симонова һәм аның энесе белән сеңлесен тәрбиягә алырга теләүчеләр табылмый. Физик кимчелекләре булган бертуганнар Норлат балалар йортында яши хәзер.   Буа шәһәр судында Л. Ә. Кошелева эшен карау 14нче октябрьдә башланды. Бәйрәм ашы – кара-каршы дигәндәй, хәзер инде ошбу ханымның язмышы күптән түгел генә бер түбә астында яшәгән балаларга да бәйле. Хөкем, башлыча, алар күрсәтмәләре буенча чыгарылачак бит.   Наил ВАХИТОВ,   Буа районы, Безнең гәҗит
---

--- | 16.11.2019

"Ходай аны шуңа ярдәменнән ташламаган" - Герой-очучы Дамир Йосыпов Коръән укый (ВИДЕО)

$
0
0
16.11.2019 Җәмгыять
Кукуруз басуында А321 самолетын утыртып, 233 кешене үлемнән саклап калган Россия герое Дамир Йосыповның ашта Коръән укып дога кылу видеосы социаль челтәләрдә таралды. Видеоның авторы Ульяннан Рәмис Сафин исемле кеше диләр.

Моңа кадәр "Матбугат.ру"да милли геройга әйләнгән Дамир Йосыповның Аллаһка ышана торган, дини кеше булуын яздык.

Тәмәке дә тартмый, аракыны да беркайчан эчмәгән, диләр аның турында. 

Видеоны караучылар, пилотка соклану белдереп, матур комментарийлар яза. Күпчелеге: "Сөбханаллаһ! Ходай аны шуңа ярдәменнән ташламаган" дигән фикердә.

        Посмотреть эту публикацию в Instagram                  

Алмаз Мирзаянов: “Илфак Шиһапов исән икән, үлеме чын булмаган”

$
0
0
16.11.2019 Шоу-бизнес
Шигърият белән авыл хуҗалыгын да үстерергә мөмкин. Алып баручы, җырчы Алмаз Мирзаянов шундый фикердә (хәер, ул үзен җырчы дип санамый). Аның концертларына килгән кешеләрнең, бигрәк тә ир-атларның, күңелләрендә туган якка, туган туфракка булган мәхәббәтләре уяна икән. Алмаз Мирзаянов белән шигърият, сәхнәдәге ясалма дуслык, Илфак Шиһапов турында сөйләштек.
– Алмаз, концертларыңда кешеләрнең нинди “авырткан ноктасы”на басам дип уйлыйсың? – Шау-гөр, дөбер-дөбер килеп торган концертлардан соң, бераз ял итә торган тамаша да кирәктер инде. Безнең концертка тамашачы элегрәк караган тамашалардан соң күңелләрендә калган яраларын төзәтер өчен килә. Бездә төтеннәр дә,күзгә бәрә торган утлар да, дөбер-шатыр музыка да юк, кычкырмыйбыз да. Шуңа күрә генә дә без әйбәт дип әйтмим. Бәлки, кешенең күңел сандыгында яшеренгән, рәхәтлек китергән мизгелләрне искә төшерү дә тамашачыны безнең концертка тартып китерәдер. Аннан, кеше шигъриятне сагынган, моңа мин бик сөенәм. Концертларга әбиләр дә, кечкенә балалар да килә. Яшьләр, ир-егетләр дә шигъриятнең асылын аңлап тыңлый. Бигрәк тә туган җир, туган туфрак тематикасына багышланганнарын. Без бит бик уңдырышлы җирдә яшибез. Шул җирләрнең кайберләре кулланылышта түгел. Бәлки, менә шушы егетләр, шушы шигырьләр белән рухланып китеп, әлеге җирләрне кулланышка кертер һәм безнең Татарстаныбыз тагын да чәчәк атар дигән уйда йөрим әле. Ир-атларның концерттан соң килеп? “күңел тулды” дип әйткәннәре бар. Максатым кешене елату түгел, тик син иҗатың белән кешенең күңеленә үтеп керә алгансың икән, бу – иң зур бәянең берсе.
– Концерт программасына шигырьләрне кем сайлый? – Күңел. Шигырьне укыган чакта үземнең дә тамакка төер утыра икән, димәк, мин аны тамашачыга җиткерә алырмын шикелле. Авторына карап кына да сайламыйм. Шунысы куандыра: мин Әнгам Атнабаев шигырьләрен сөйли башлагач, бүтән артистлар да аңа игътибар итте, җитәкчеләр арасында да аның иҗатына тартылучылар бар икән. Теләчегә кайткач, китапханәгә кереп, Атнабаев китабын сораган идем, “җитәкче урынында эшләгән кеше алып чыгып китте әле” диделәр. Атнабаев кына популяр булып китмәсен, иҗатын халыкка күбрәк танытырга кирәк булган башка шагыйрьләребез дә бар әле. Нияз Акмал, РасыйхШамский, Шәмсия Җиһангирова, Хәсән Туфан, Гөлнара һәм Эльмира Җәлиловалар – аларның шигъриятенә дә битараф түгелмен. Яңа концерт программасында Мөхәммәт Мәһдиевнең бик танылган әсәреннән өзек сөйләргә җыенам.   – Эстрадада нинди күренешләр ачуыңны чыгара? – Сәхнәдә артистның сөйләме бик зур роль уйный. Тамашачы аны бит артист булуы өчен генә түгел, кеше буларак та ярата. Ә кеше буларак үзеңне күрсәтү сөйләм аша башкарыла. Мәсәлән, җырчылар: “Бу җырны бүген сезнең өчен махсус алып килдем”, – ди. Әйтерсең ул аны, иртән торып үтүкләгән, җилләтеп алган да, чемоданына тыгып, көчкә күтәреп алып килгән кебек. Артистлар үз фикерен әйтсен, тапталган, кемдер кулланган сүзләр сөйләмәсен иде. Мин акыл өйрәтүче түгел, әмма үземнең фикеремне әйтәм. Сәхнәгә урамда басып торган шикелле сөйләшүләрне алып менүне кызык дип табалармы инде – белмим.Чыктың  – фикереңне әйт, юк икән – китаплар укы. Аннан, сәхнә бизәлеше... Алар хәзер барлык артистта да охшаш, үзләре шуңа шаккатмыймы икән?! Бөтенесендә дә – кыйбатлы утлар, экраннар, һәм менә шул җиһазлар, бернинди режиссурасыз, болай гына кулланыла кебек. Бик сирәк артистларда гына ул кыйммәтле аппаратура үз урынында һәм үз ролен үти. Ут-экраннар кирәк, әлбәттә, әмма аларны дөрес итеп куллана белергә дә кирәк бит әле. Сүз дә юк, бәлки, бу минем эчке көнчелегемдер, чөнки миндә андый утлар, экраннар юк. Әмма, Аллаһка шөкер, булганы белән дә тырышабыз әле.
– Көнләшү димәктән, эстрадада дуслыкка урын бармы? Хәзер бит барлык артистлар да бер-берсенә “брат” та “энекәш” дип кенә тора. Бу ясалмалык түгелме? – Ясалмалык. “Брат” дип йөрүчеләр миңа беркем түгел. Бер өлкәдә эшләгәч, сәхнәгә чыкканчы ул синең “брат”ың була да, чыгып киткәч, бүтәне белән туганлаша. Миңа андыйлар белән дуслык кирәк түгел. Җыелма “солянка”ларда чыгыш ясауны бик ошатмыйм. Тизрәк барып, үзем чыгыш ясаган өлештә генә килеп кереп, җырлап, кире кайтып китәргә мөмкинлегем булса, шулай гына эшләр идем. Моны эреләнү дип кабул итәргә мөмкиннәр, әмма мин элек тә шундый идем. Бүген таяна алырлык, ышанычлы дус дип Рифат Зариповны, Илсөя Бәдретдинованы атый алам. Иң якын дустым – хатыным Зөлфирә Шәйдуллина (көлә).   – Хәзер социаль челтәрләр заманы. Син үзеңне блогер дип саныйсыңмы? Социаль челтәрләраша гына да акча эшләп була бит. – Юк, санамый. Блогерлыкка тәүлекнең 24 сәгатен багышларга кирәк бит. Безгә – артист халкына шул ягы отышлы: бер концерт программасы белән елбуе йөрибез. Ә блогерга көн саен яңа программа төзергә кирәк. Блогер бер көнгә алдарак атлап барырга тиеш. Рекламага килгәндә, соңгы атнада миңа бик күп тәкъдимнәр килде. Моңа кадәр мин аларны җентекләп укып та тормый идем. Мактанып әйтүем түгел, мин менә болайрак эшлим. Миңа,“бу кешене видео аша котла әле”, дип тәкъдимнәр килә. Төшерәм, шул кешегә акча күчерү реквизитларын җибәрәм, видео ошаса, күпме булдыра аласыз, шул кадәр акча җибәрегез, дим. Ә бу реквизитлар минеке түгел. Бүген авыру балалар өчен акча җыю счетлары бик күп бит. Мин шуларның берсен алам да җибәрәм. Рекламаны әнә шундый максат белән дә кулланып була икән.Минем шәхси сәхифәм үзем өчен акча эшләү урыны түгел.   – Синең иҗатың турында сөйләшкәндә газетабызның дусты, мәрхүм Илфак Шиһапов турында да әйтми калу мөмкин түгел. “Түзә йөрәк сагышка” җыры – аның иҗат җимеше. Бу җыр белән танылып киттең дип әйтү дә ялгыш булмас… – Илфак абый дигәч, капылт итеп бер вакыйга искә төште әле. Төш күрдем. Илфак абый “ВКонтакте”да яза, тавыш яздырып җибәргән. Исән икән, үлеме чын булмаган. “Белдем бит мин моны!” – дим, сөенәм, кешегә сөйлисе килә! Каяндыр кызы Зәринә килеп чыкты да, аңа бу хакта сөйләп бирдем. Аннан “ВКонтакте”дагы сәхифәмдә Илфак абыйдан килгән хатларны ачып кына җибәрүем булды, ул яздырып җибәргән хатларын “сөртеп” ташлады. Шуннан уянып киттем... Илфак абый турында мәрхүм дип әйтеп булмый. Ул яши. Аны күзәтеп, тәмәке тартып утыруын гына карап тору да рәхәт иде. Илфак абый бер эшне дә азагына кадәр башкармый иде: һәр яңа әйбергә тотына да, монысын эшләп карый, тегесенә алына. Бәлки, ул гомеренең кыскалыгын алдан сизеп, безгә юл күрсәтеп калдырырга теләгәндер. Аның җырларын башкарырга рөхсәт бирделәр, моның өчен балаларына рәхмәт. Бу сезонда Илфак абыйның язып бетермәгән бер куплетлы җырын башкарырга ният бар. Чулпан Гарифуллина
Чулпан ГАРИФУЛЛИНА

--- | 06.11.2019

«Ваһапов йолдызлары» квартетындагы яңа кыз Зәлилә: «Сәхнәгә башка исем белән чыгуымны әни аңлап бетермәде»

$
0
0
16.11.2019 Мәдәният
Аның кебекләр турында, сәхнәдә ут уйната, диләр. Яшь, чибәр, амбицияләре ташып торган әлеге туташ сәхнәдә күптәннән булса да, тамашачыга әле быел гына таныла башлады. Сүзем – Рәшит Ваһапов фестивале җиңүчесе Зәлилә хакында.
«Әни бераз кыенсынды»   «Ваһапов йолдызлары» квартетыннан Айсылу Габдинова киткәч, аның урынына Сарман кызын чакыралар. Сәхнә исеме дә бик үзен­чәлек­ле. Әти-әнисе биргән исеме исә Рузилә. Ә Зәлилә псевдонимын Рифат Фәттаховның кызы Айбикә тәкъдим итә. Хәтерләсәгез, татар халкында шундый җыр да бар бит. Хәтта берничә вариантта әле!   Кашың кара, кашың кара, Кашыңа күз тимәсен; Кашың кара, буең зифа, Сине кемнәр сөймәсен! Әлләрилә Зәлилә, Гөлләрилә Зәлилә; Зәңгәр чиләкләрен алып, Суга бара Җәмилә. Аклы ситсы күлмәгемнең Итәге оясы бар. Битләреңдә кояш уйный, Ай гына коясы бар.   Рузилә-Зәлилә туташ та нәкъ җыр­дагы образга туры килә кебек тоелды миңа. Хәтта бераз чегән кызларына да охшаган үзе.   – Сәхнәгә башка исем белән чыккач, әни бераз кыенсынды, бөтенләй үк аңлап бетермәде төсле. Ник алай эшләдең, дип тә әйткәләде. Хәзер инде күнекте бугай. Барысы да мине Зәлилә дип йөри, – ди бала чактан ук сәхнәне үз иткән кыз. Алты яшьләр тирәсендә ул хорео­графия белән шөгыльләнә. Үзе исә бу мәктәптә вокал дәресләре бирә торган укытучылар бармы икән дип тә уйланып йөри. Дәресләр башланыр алдыннан да залга алданрак килеп, көзге каршына басып җырлый торган булган. Беркөнне Рузиләнең җырлаганын бию укытучысы күреп ала һәм кызга җырларга киңәш итеп, вокал укытучысы белән таныштыра. Шул көннән алып Зәлилә һәм сәхнә аерылгысызга әверелә.   – Гаиләдә әбием дә, әнием дә бик матур җырлый. Әмма алар үз сәләтләрен бик күрсәтмәгән. Аннан соң икесендә дә оялчанлык бар. Алар үзләре дә минем чаялыгыма шакката. Энем дә чит телләрдә җырлар тыңларга, җырларга ярата. Тик табиб булырга хыяллана, биология фәнен үз итә. Мин – очып йөри торганрак, ә энем – җир кешесе. Аңа хәтта 15 яшь димәссең дә, бик җитди.   Җир кешесе дигәннән... Зәлиләнең бабалары да чын мәгънәсендә җир кешесе булган. Бабасының бабасы Сарман районында күмәк хуҗалык төзи. Бабасы да атказанган механизатор булган. Тик сәнгатьне бик яраткан, сәхнәләрдә чыгыш ясаган. – Әбием гомер буе пешекче булып эшләсә дә, җырларга да, биергә дә яраткан. Ул мине бик сагынып, көтеп ала. Концертлар белән чыгып китсәм, бигрәк тә нык сагына. Үлеп сагындым, тәрәзә яныннан кайчан үтеп китәрсең икән, дип, мине көтеп утыра. Оныкның үзенең дә әбисен яратуы күренеп тора. Гастрольләр, уку белән үрелеп барганга, яшь җырчының туган нигезенә кайтырга вакыты гына тар хәзер.   – Әнием – укытучы, шуңа да күбрәк вакытны әби белән үткәрә идем. Хореографиягә йөргән вакытта, әби мине мәктәптән каршы алыр­га килә иде. Ярты юлда күрешәбез дә, әби китаплар тутырган сумканы өйгә алып кайтып китә, миңа исә ашарга ризык биреп калдыра. Аның тәрбиясендә үсүем белән бик бәхетлемен, чөнки нәкъ менә әби мине ретро җырлар тыңларга, бөек җырчылар концертларын карарга өйрәтте. Ул миңа ышана. Син алай эшләмә, болай итмә дими. Ә менә шәхси тормышта киңәшләрне еш бирә. Егетләргә кагылышлы фикерләрен дә әйтә. Сиңа йөрергә иртәрәк әле ди, кайчагында вакыт инде дип тә куя, – ди Зәлилә.   Егетләр дигәннән, Зәлилә әле шәхси тормышы хакында уйламый. Хәзергә ул баш-аягы белән иҗатка чумган. – Ике әйберне дә бергә алып барып булмыйдыр: йә шәхси тормыш, яки инде – карьера. Кешең туры килүе дә кирәк. Сине аңлаучы булса, мин бик риза, тик андыйлары аз бит аның. Ышану кирәк. Бөтен нәрсә ышанудан тора дип саныйм. Күпләр, артист белән артист яши алмый, ди. Ә миңа калса, киресенчә, янәшәмдә иҗат кешесе булырга тиештер дип уйлыйм, – ди Зәлилә.   Иҗат кешеләре еш гашыйк булучан. Әгәр дә аларда андый хис тумаса, алар иҗат итә алмас та иде сыман. – Соңгы арада гашыйк булганым юк, чөнки эшкә чумдым. Ә моңа кадәр егетләр белән дә йөргәләдем. Егетләрдә мине акыл җәлеп итә. Андый кеше белән көнозын сөйләшеп утыра алам. Ә менә юньсез, теләсә нәрсә сөйли торган кешеләр белән аралаша алмыйм. Үзем китап укырга, шигырьләр сөйләргә яратам. Шигырь укыганда да, аның һәр сүзенең мәгъ­нәсенә төшенергә тырышам. Юньсез шигырьләр сайламыйм. Шигырьдә ниндидер мантыйк булырга тиеш. Узган ел көллияттә безгә сәхнә телен өйрәттеләр, шигырьләр дә ятларга туры килде. Шигырьне укыйм-укыйм, әмма аңламыйм. Укытучым исә, 200-300-400 тапкыр укы, ди. Аннары укыган саен төшенә башладым. Уйлата, тормышта кулланырдай тәҗрибә бирерлек шигырьләрне үз итәм.   Зәлилә Сания Әхмәтҗанова иҗатын бик ярата булып чыкты. Шулай ук рус телендә Ах Астахованы, Лев Толстой, Федор Достоевскийны яратып укый. Иң яратканы – Михаил Булгаков. Аның «Мастер һәм Маргарита» әсәрен генә дә биш-алты тапкыр укыган, фильмын да әллә ничә тапкыр караган.   «Татар эстрадасын тыңламыйм»   Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивалендә катнашканчы, Зәлилә татар эстрадасын гомумән тыңламый торган булган. – Легендар җырчылар Әлфия Авзалова, Илһам Шакировны тыңлый идем. Хәзерге эстрада ошамый һәм аны тыңлаудан мәгънә юк. Ул җырлар барысы да бертөрле бит! Тыңламавың яхшырак. Хәзер шул өлкәдә эшли башлагач, күзәтеп барырга туры килә, билгеле. Үзем джаз тыңларга яратам. Элек татар эстрадасында җырчылар бармак белән генә санарлык булган. Аларны тыңларга да, танырга да, күрергә дә була. Хәзер исә көн саен бер йолдыз туа, – ди яшь җырчы.   Рәшит Ваһапов фестиваленә килгәндә, бу бәйгедә катнашырга аны укытучысы күндерә. Зәлилә бик озак киреләнә, үз-үзенә ышанмый. Анда бит нинди профессиональ җырчылар чыгыш ясый, дип уйлый. Әмма укытучысы катнашып карарга үгетли һәм кыз җиңеп чыга. Бәлки җырчы кызның тавышы башка катнашучыларга караганда «йомшаграк»тыр да. Әмма жюри аның сәхнәдә үз-­үзен тотышын, харизмын, артистлык сәләтен югары бәяли. Чөнки ул тамашачыны авызына карата белә.   ...Язмыштан узмыш юк, ди халык. Кайчандыр Зәлилә иҗаттан качып, 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Әлмәт шәһәрендәге политехник техникумына укырга кереп, хисапчы һөнәрен үзләштерергә ниятли. Әмма гариза бирү вакыты узу сәбәпле, өлгерә алмый кала. Әлеге техникум янында музыка көллияте була. Шулай язмыш аны үзеннән-үзе әлеге көллияткә китерә һәм ул кабат музыка дөньясына чума.   – Үз-үземә карата бик таләпчәнмен. Башкаларга карап, үземне тәрбиялим. Әгәр дә бәйгедә җиңеп, шундый кешеләр белән эшләвемне алдан белгән булсам, башта ук катнашырга теләр идем бәлки. Чөнки башта бик куркып калган идем. Миңа бәхет елмайды, чөнки һәр кешегә дә мондый әйбер тәтеми.   Фестивальдә җиңү Зәлиләнең тормышын бик нык үзгәртә. «Рәшит Ваһапов фонды» белән эшли башлау, Италиягә сәяхәт кылу, андагы тарихи урыннарда булу, чыгыш ясау Сарман кызының төшенә дә кермәгән хыял лабаса.   – Тарихны яратам. Китап тышлыгында гына күргән Колизейның эченә барып карадым. Минем өчен ул тарихи урыннарда булу үзе бер горурлык. Бар да кинодагы кебек. Авыз ачып калдым дисәм дә була. Бу минем өчен коллектив белән беренче сәяхәт иде, – ди Зәлия. Моңа кадәр ваһаповчылар төркемендә Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбасов һәм Айсылу Габдинованы күрергә өйрәнгән халык Зәлиләне башта бик кабул итеп тә бетерә алмады кебек.   – Ә коллектив мине яхшы кабул итте, – ди җырчы. – Без яхшы аралашабыз. Яшь аермасы, тәҗрибә буенча аермалыклар бар, әлбәттә. Миңа бар да яңа. Җырлау дәрәҗәсе буенча да аларга җитеп бетмим әле, чөнки алар – институт тәмамлаган кешеләр. Ә мин әле көллиятне дә тәмамламаган. Аларның багажы зур, бөтен кешене дә беләләр. Алар – миңа, мин аларга ияләшергә тырышам.   Тәнкыйтькә килгәндә Зәлилә, күпчелек очракта аңа көлеп карыйм, ди. Дөрес, «Сарман» клибы халыкка тәкъдим ителгәннән соң, Зәлиләгә тәнкыйть язучылар шактый булган һәм кыз моны авыр кичергән. Хәтта тиешле эш белән шөгыльләнмим, ахры, җырламаскамы әллә дигән уйлар да килгән башына. Әмма продюсеры аны тынычландыра, әгәр дә барлык фикерләрне дә тыңласаң, тормышта бөтенләй бер нәрсә дә эшләмәскә кирәк, дип киңәш бирә.   – Кайчагында нәтиҗәләр дә ясыйм. Бәлки дөрестән дә шулай эшләргәдер дигән уйлар да килә, – ди җырчы кыз. – Әмма интернеттагы сәхифәләрдә язылган сүзләргә игътибар итеп борчылып йөргәнем юк. Ничек бар – шулай инде. Барысына да ошап бетеп булмый. Тормышта ничек – сәхнәдә дә мин шундый. Тамашачымны алдап йөрмим. ...Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале – күп җыр­чыларга канат ярып, зур сәхнәгә менәргә ярдәм иткән «оя». Зәлиләнең дә иҗат юлы дәвамлы булыр дип өметләнәбез. Шулай булсын!

 


Лилия ЛОКМАНОВА

--- | 16.11.2019
Viewing all 38668 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>