Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38676 articles
Browse latest View live

“Кем кемне биетә әле”! Ирле-хатынлы солянка җырчы парларны фаш итте

$
0
0
17.11.2019 Шоу-бизнес
Узган шимбә Казанда өр-яңа проект - “1+1” ирле-хатынлы солянка гөрләп узды! Ирле-хатынлы солянка булганга күрәсең, тамашачылар парлашып килгән. Залда ир-атлар күп иде.
Башка концертлардан аермалы буларак, җырчы гаиләләр тамашаны үзләре үк алып барды. Яңа пар чыккан саен алып баручылар составы алышынып торды. Сәхнәдәге җырлар төрлелеге дә куандырды: эстрада җырлары белән беррәттән халык җырлары, хәтта итальян композициясе дә яңгырады.   Рамазановларны, концерт саен кеше үбештереп йөри, дип сөйлиләр. Менә шул үбештергән парларның берсе бу кичтә беренче рәттә утыра иде. Иии, аларны күреп Рамазановларның шатланулары! Ризат хәтта иелә-иелә кочаклаша ук башлады. Хатын-кыз күңелен күрә белә инде, духиегыз тәмле дип, комплимент әйтергә дә өлгерде.   "Казан егетләре"нең беренче составын барыбыз да белә. Төркем таркалганнан соң, ике солист беренче тапкыр концертта очрашты. Сүз Марат белән Вәли турында. Күрешүләре никадәр җылы вә ялкынлы булгандыр, шаһит булырга өлгермәдем. Ә менә икесен дә хатыннарының исеме Гөлназ икәненә күпләр игътибар итте. Вәли берничә ел Гөлназы белән “Мәхәббәт дуэты” булып йөрсә, Марат Галимов белән Гөлназ Батталованың сәхнәдә дебюты булды. Гөлназ сәхнәдә бик бәхетле күренде. Марат “үзем генә җырлыйсым килә, һаман барып чыкмый” дип, әллә шаярды, әллә чынын әйтте.   Концертның тагын бер пары - Чәчкә белән Ирек җырлаганда экранда очкыннар уйнады. Кинәт бу очкын артистларның араларыннан узды.. Ирек Чәчкәнең күлмәгенә аягы белән китереп басмасынмы! Чәчкә иренә борылып әкәмәт куркыныч караш ташлады! Валлаһи, талашалар дип торам! Чәчкә нидер бутады, онытты ахры. Була икән хәлләр дигән уй йөгереп узды! Юк, икән, алдадылар безне. Бик оста ир белән хатын миниатюрасын күрсәтүләре икән.   Эстрадада бер тренд күзәтелә: күпчелек җырчы сикереп бии башлады. Бии беләме, белмиме, маташтыралар. Бу концертта шулай ук җырчыларның хореография мөмкинлекләрен күзәттек. Рөстәм Закиров белән Люция ханым да өздерерләр дип көткән идем. Биемәделәр. Рөстәм әфәнде "мин бик сикереп биимим инде, болай да чәч коела"дип шаярып, хәлгә ачыклык кертте.   Сәхнә артына юл тоттым. Күзәтеп торам. Матур ясанган-бизәнгән җырчылар, янәшәдә балалары йөгереп йөри. Почти балалы солянка!   Тагын бер пар игътибарны җәлеп итте. Руслан Кираметдинов белән Ильмира Нәгыймованы әйтүем. Алар янына туктаусыз күрешеп, хәл-әхвәл сорашырга килеп тордылар. Сәбәбе - Казанда сирәк чыгыш ясаулары икән. Руслан Кираметдиновка туган як һавасы килешкән. Чаллыдан ябыгып, җыелып килгән. Ильмира, һәрвакыттагыча ачуны китерерлек чибәр инде.   Бу пар турында “Ильмира командир, ирен үч төбендә биетә”, дигән сүзләр йөри. Гайбәт булмасын дип, үзеннән сорадым әле. Ильмира бер мәлгә сүзсез калды. Кинәт: “Абаау!!! Беркайчан өйдә боерык биреп утырганым булмады! Кем кемне биетәдер әле!?” дип, имеш-мимешләргә нокта куйды.   Рәзил Камалов белән Рәфинә Ганиуллинаның дуэтын тыңлап “ах” иттем. Каршыда очрауга “Рәзил, ник син дә җырламыйсың? Була бит, дим!”. Башта рәхәтләнеп көлде. “Җырчылар күп бит. Мин үземне, беренче чиратта баянчы итеп күрәм. Баянчы-җырчы, через дефис мин”, ди. Көлгән булып торса да, сольно да, Рәфинә белән дә җырлар яздырып ята икән әле.   Коридордан яшен тизлегендә Алинә белән Азат Кәримовлар узып баралар. Пар икенче бүлекне ачып җибәрә икән. Туктатып, бер сулышта “өйдә кайсыгыз командир” дип, соравымны ярып салдым. Алинә шундук иренә төртеп, “Азат”, дияргә ашыкты. Бөтен җаваплылык ире җилкәсендә икән. Ә башка парлардан кайсы ягыгыз белән яхшырак дигәнгә, җавап таба алмадылар. Уйладылар, вариантлар барладылар. Нәтиҗәдә, тамашачы үзе билгеләсен диделәр. Ә тамашачы аларның чыгышын бик югары бәяләде. Пар итальян телендә "Феличита" композициясен башкарды.   Концертта бер әйбер аеруча куандырды. Безнең эстрада иң җете төстәге тукымаларны сайлаудан баш тарта башлады. Тамашада да чуар, чәчәкле-чуклы, пайеткалы киемнәр кигәннәр юк дәрәҗәсендә аз иде. Күпчелек җырчы элегант кара төскә өстенлек биргән. Күзгә дә, колакларга дә рәхәт булды! Кич буе көчле җырчылар составы, репертуар төрлелеге һәм мәхәббәт тарихлары куандырды. Кайбер парлар төртмәле сүзләр аша бер-берсенә хисләрен белдерсә, икенчеләрне җырлары аша чагылдырды! Чын җылы гаилә концерты булды!
---

--- | 17.11.2019

Айгөл Хәйруллина: “Ты меня бесишь” диючеләр дә бар...”

$
0
0
16.11.2019 Шоу-бизнес
“Болгар радиосы” алып баручысы Айгөл Хәйруллина белән әңгәмә алдыннан ук шәхси темаларга сөйләшмәскә килештек. “Әйтеп куям, шәхси сорау­ларга җавап бирмим”, – диде. Дөресен әйткәндә, үземнең дә максатым гаилә тормышында, үткәнендә казыну түгел иде. Бүген аны көчле алып баручы буларак күзәтәм, сокланам, кайбер сыйфатларын үземә үрнәк итеп алам.
– Айгөл, соңгы елларда бөре­сен­нән ачылган чәчәк кебек син. “Чәк­чәк шоу” тапшыруыннан соң булды кебек ул. Янып, ут чәчеп торасың. Әллә элек тә шундый идеңме, мин генә игътибар итмәгәнменме?..   – Бәлки. Яшәгән саен багаж ту­ла, эчтәлек арта, кеше үзгәрә. Күп­медер дәрәҗәдә килешәм дә синең белән. Мине “Чәкчәк шоу” проекты тулаем ачты. Әмма мин элек тә чая идем. Кечкенәдән актив идем, авыл, район күләмендәге чараларда гел катнаштым. Институтта укыганда да кечкенә генә булса да роль бирделәр. Икенче курс студенты өчен Камал театры сәхнәсендә уйнау күрсәткечтер дип уйлыйм....   – Инстаграм битеңдә тәнкыйть белдерүчеләр күпме?   – “Инстаграм – зло”, дим еш кына. Әйе, кемдер акча эшли, кемдер популярлыгын арттыра. Миңа да фикерләрен язалар, төрлесе бар. Блокка да җибәрәм.  “Ты меня бесишь”, – дигәннәре дә шактый.   ***   Автор Нәзилә Хуҗина. Әңгәмәне “Акчарлак” газетасының яңа 45 нче саныннан укый аласыз.
---

--- | 16.11.2019

“Мин үлмимме?” - Айгөл гел бер сорауга җавап таптырган

$
0
0
17.11.2019 Язмыш
Җомга иртәсендә яман шешнең соңгы стадиясе белән 5 ел буе көрәшүче 31 яшьлек Айгөл Фазыйлова китеп барды… Соңгы арада Казан хосписы психологларыннан Айгөл гел бер сорауга җавап таптырган. “Мин үлмимме?” – дип сорый торган булган.
Без аның белән 2014 елдан бирле хәбәрләшеп тордык. Ул вакытта әле чиренең яңа гына башланган чагы иде. Быел Мәскәү телевидениесендә бер тапшыруда катнашкач, Айгөлне бөтен республика белде. Шуннан соң  үзенә генә авыр тоелган проблемалар хәл ителде, Татарстан җитәкчелеге вакытлыча яшәү урыны өчен акча түләп торды. Улы Әмирне мәктәпкә урнаштыруда ярдәм иттеләр.   Үлемнең киләсен белеп яшәде Айгөл. Әле соңгы күрешкәндә дә, аның нәрсәсе бар инде, күзне йомасың да үләсең, дип әйткән иде. Шуңа да һәркөнне  үзе теләгәнчә яшәргә тырышты. Соңгы көннәрдә хәле авыр булса да,  яшәү өметен югалтмаган  ул. Әле моннан биш көн элек интернетка туган көне уңаеннан әнисенең фотоларын да куйган иде.   Ике көн элек маникюр ясаткан. Интернет кибеттән ике матур костюм кайтарткан. Кызганыч,  пәнҗешәмбе көндез кинәт каты авырый башлаган.   – Без аның белән Малаховның “Пусть говорят” тапшыруыннан соң таныштык. Мин аны үзем эзләп таптым, – ди күрше йортта гына яшәүче Резеда Кәримова. – Бик тә ярдәм итәсем килде. Әти-әнисез, ярдәм итәрлек туганнары булмаган бичара кызны кызгандым. Дуслашып киттек. Бер-беребезгә кунакка йөри башладык. Мин аны бик яраттым. Үз баламдай күрдем. Әни назы бирергә тырыштым. Гел янында булдым. Айгөл бик тә туганнарын, дусларын көтте. Кызганыч, алар сирәк килделәр.  Рәхилә апасыннан башка туганнары никтер күренмәде. Чәчен алдыргач, дус кызлары да килми башлады. Пәнҗешәмбе көнне мин янында идем. Палатага  туганнан туган сеңлесе килеп керде. Ире белән иде. Без озакка түгел, өч кенә минутка дигән иде. Хәленең начар булганын күргәч, калды ул. Аннан соң  әнисен чакыртып китерде.   Ул көнне Айгөл бик нык авырый. Хоспис табиблары гомере озак калмаган ди. Шуннан соң улы Әмирне алып киләләр. Сабые  белән сөйләшә алмаса да, Айгөл барын да аңлап ята. Улының: “Әнием, мин килдем”, – диюенә, башын селкетә. Кечкенә булса да, урамга чыккач, сабый бик озак елый. Әлегә әнисенең вафат булганын әйтми торачаклар. Аңа опекун булган Рәхилә апа исә, аяклары авыртканга,  әлегә Чабаксарда  дәвалана. Әмирне тәрбияләргә теләүчеләр дә бар.   Туганнан туганы Фәридә Садретдинова, без баланы ташламаячакбыз, ди.   – Айгөлнең туганнары күп. Әнисе ягыннан сигезәү. Без – аларның балалары. Нигәдер, Айгөлнең безне борчыйсы килмәгәнме, якын кешеләрем юк, дигән. Әллә хосписта тотмаслар дип уйлады микән? – ди ул.   Хосписның баш табибы Галия Хисамова сүзләренә караганда, биредә яту өчен туганнарның барлыгы мөһим түгел.   – Айгөл безгә 2017 елның көзендә керде. Ике ел яшәр дигән идек. Шулай булды да. Айгөл бик сабыр, түзем булды. Авыртуын бераз булса да киметер өчен барысын да эшләргә тырыштык, – ди ул.   Айгөл белән соңгы очрашуны искә төшерәм. “Мин бик тазарып киттем әле. Никтер эчем кабара. Ашказаны асты бизем эшләми. Әйдә, фотога да төшми торыйк әле”, – дигән иде. Без ул чакта Әмир турында сөйләштек. “Декабрьдә Рәхилә апамның опекунлык вакыты чыга. Чаллыда әниемнең энесе Тәлгать абый яши. Алар Әмирне тәрбияләргә риза”, – дигән сүзләр дә әйтте.   Айгөлне соңгы юлга озатканда Тәлгать абый белән аның хатыны Раушания апа да бар иде.   – Туганнарыбыз күп. Әмирне үзебез үстерергә ниятлибез. Дүрт балабыз үсеп буй җитте инде. Әлегә ул монда калып тора. Соңрак алып  китәрбез, – диде Раушания апа.   Айгөл соңгы көнгә әзерләнгән.  “Үзен җирләгәндә кирәк булыр дип 100 мең сум акчасын җыеп,  паспортына тыгып куйган.  Җомга үлгән кешедән фәрештәләр сорау да алмас, ди. Урыны оҗмахта булсын. Ә мин исә бу баланы гомерем буе онытмам, үзем исән чакта әтисе Тәлгатьне дә, әнисе Гүзәлияне дә, үзен дә догадан калдырмам”, – ди Резеда апа.   Айгөлне әнисе кабере янәшәсендә, Әлки районы Иске Камка авыл зиратында җирләделәр.
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 17.11.2019

Миләүшә Сафина никах укыткан (ФОТО)

$
0
0
17.11.2019 Шоу-бизнес
Ничә еллар бар көчен кызын аякка бастыруга куючы популяр җырлар авторы Миләүшә Сафина шатлыгы белән уртаклаша. Җырчы кияүгә чыга. Кичә, 16нчы ноябрь көнне, бәхетле пар никах укыткан.

"Матбугат.ру" моңа кадәр язганча, Миләүшә Сафина: "Бәхет тынлыкны ярата, ләкин бу бәхетем белән бүлешми мөмкин түгел", дип уртаклашкан иде.


---

--- | 17.11.2019

Бәдрәфкә кергәндә һәм бәдрәфтән чыкканда укыла торган дога

$
0
0
17.11.2019 Догалар
Тормышыбызда һәрбер гамәлгә, эш-адымга билгеле бер дога бар. Иртән торганда нинди дога укыйсын язган идек. Эшкә киткәндә, укырга барганда һ.б. Бу юлы "Матбугат.ру" бәдрәфкә кергәндә һәм бәдрәфтән чыкканда нинди догалар укыйсын бирә.

Бәдрәфкә кергәндә укыла торган дога: 

“Аллаһүмә инни әгузү бикә минәль хубси хабаис”.   Мәгънәсе: И Аллаһ, мондагы җен ирләрдән вә җен хатыннардан Сиңа сыенам   Бәдрәфтән чыккач укыла торган дога:   “Әл-хамдү лилләһилләзи  әзһәбә ганни ма йүэзини  вә әмсәкә галәййә ма  йәнфә-гуни сөбхәнакә  гуфранәкә раббәнә  вә иләйкәлмәсыйр”.
Мәгънәсе: Миңа җәфа биргән  нәрсәне алып, файдалы  булганнарын калдырган  Аллаһка мактау булсын.  Аллаһым! Сине тәсбих  итеп, мәгъфирәтеңә  сыенам. Әй, Раббыбыз!  Кайтуыбыз Сиңадыр.    
---

--- | 17.11.2019

Каз чистартучылар: “Сезонга 40–50 мең сум акча эшлибез”

$
0
0
18.11.2019 Җәмгыять
Авылда һәр чорның үз мәшәкате, үз бәрәкәте, үз муллыгы. Инде менә хәзерге вакытта татар халкының иң матур йолаларының берсе – каз өмәләре гөрли. Без дә Буа районының Ташкичү авылына барып, каз өмәсендә катнашып кайттык.

 “Сезонга 40–50 мең сум акча эшлибез”

Ташкичүнең даны күпләп каз асраучылар авылы буларак еракларга таралган. Биредә яшәүчеләр, ким дигәндә, йөз кош тәрбияләп үстерә. 700–800, хәтта 1 мең кош тотучылар да бар. Кайчандыр 2 меңгә кадәр асраучылар да булган.

– Барысы да энем Илһамнан башланды. Ул унөч ел элек беренче булып күп итеп каз сатып алып үстерде. Шуннан соң башкалар да аның үрнәгендә тәвәккәлләделәр. Авылның русча атамасы – Каменный Брод. Безне хәзер күрше-тирә авыллар Каз Брод дип кенә йөртә, – дип елмаеп каршы алды безне Миләүшә Вәлиева.

Без барган көнне өмә нәкъ менә шуларда – Миләүшә һәм Радик Вәлиевләр гаиләсендә булды. Гадәттә, күпчелек авылларда каз өмәләре кар төшкәч, җирләр туңдыргач кына үткәрелә. Ә монда өмәләр ноябрь башыннан ук гөрли икән инде. Кар яуганны көтеп ятмый халык. Алучы булганда, тизрәк сату җаен карый. Тиз арада сатылып бетмәгән очракта да, көн җылы, дип куркасы юк, зур-зур суыткычларга тутырып куялар.

Без килеп җиткәндә эш тулы куәтенә гөрли иде инде. Авыл халкы һәр эшне дә иртүк башларга күнеккән бит ул. Бу көнне өмәчеләр 90 каз чистартты. Аңа кадәр Вәлиевләр 70не суеп эшкәрткән булган инде. Быел барлыгы 200дән артык каз үстергән.

Ләкин башка авылларда уза торган өмәләрдән аермалы буларак, эшне авыл апалары түгел, ә күрше Чуашстан республикасыннан килгән хатын-кызлар белән башкаралар.

– Казларыбыз күп булгач, авыл халкы гына эшләп бетерә алмый. Аннан соң, алар да каз асрый бит, үзләрендә дә эш бик күп, – ди хуҗабикә.

Чуашстанның Батыр районындагы Кызыл Чишмә авылыннан килеп эшләүче апалар чөкердәшеп, рәхәтләнеп көлешеп, җырлашып эшләделәр. Алар арасында иң өлкәне 64 яшьлек Маруза Җамалетдинова булып чыкты.

– Үзебездә эш булмагач, өмә вакытларын зур түземсезлек белән көтеп алабыз. Сезон 1,5 айга сузыла. Бу вакыт эчендә, гадәттә, 40–45 кешегә ярдәм итәбез. Көн саен йөрсәң, якынча 40–50 мең сум акча эшләп була, ләкин бу бик авыр. Кул бармаклары, бил сызлап авырта башлый. Шулай да күмәкләшеп, сөйләшеп, җырлашып эшләгәндә күңелле. Хуҗалар якты йөз белән каршы алалар, тәмле ашаталар, эшне оештыралар, – ди Маруза апа.

Алар әйтүенчә, бер каз йолкыган өчен 120 сум акча бирәләр. Гадәттә, бер өмәдә бер кеше ун каз йолкый. Килешү шулай. Нәфесләнеп, кеше өлешенә керү килешми. Өмәгә барасы кешеләр саны да бер атна алдан билгеле була икән. Ишетми-белми калсаң, эшсез дә калуың бар.

– Шулай да бөтен кешегә дә теләп бармыйбыз. Авыр холыклы кешеләрдә эш бармый. Әле бер, әле икенче мәшәкать килеп чыгып тора андыйларда. Йә казлары артык пешеп китә, йә үтүкләре эшләми, – ди алар.

Апалар сүзенә караганда, бер казны тулысынча чистарту өчен бер кешегә бер сәгатькә якын вакыт кирәк. Аларның хезмәтләрен хуҗалар да бәяли.

– Алар булганда кош асрап була әле. Каз чистарту – мәшәкатьле, җаваплы эш бит. Ә бу апалар эшнең җаен белә, осталыклары зур. Аңлатырга да кирәкми. Барысын да үзләре белеп эшли, – ди үзе дә күпләп казлар асраучы Салих Әхмәдуллин.

Ике йөз каз биш үгезгә тиң

Мәшәкате күп булып, табышы бер дә күренмәсә, шулкадәр каз асрап азапланмаслар да иде. Авыл халкы әйтүенчә, сату белән дә проблемалар юк. Казның түшкәсен дә, эч-башларын да, йонын да бик теләп алалар икән. Каклап, ыслап та саталар.

Миләүшә Вәлиева әйтүенчә, өмә булганның икенче көнендә үк казларны Казанның зур кибетләр челтәренә алып китәләр. Анда аларны каклап та, ыслап та саталар.

– Бездән килограммын 400 сумнан алып китәләр дә, Казанда килосын 2100 сумнан саталар. Ләкин вакыты чыкса, алар да алмый башлый. Шуңа күрә тизрәк эшкәртеп, сатып бетерү ягын карыйбыз. Зур кибетләрдә кечкенәрәк кошларга ихтыяҗ зур, чөнки эре казлар 5000–7000 сумга чыга. Андый бәягә бөтен кеше дә алырга риза түгел шул. Безнекеләр арасында 6 килограммга кадәр җиткәннәре дә бар, – ди Миләүшә апа.

Салих Әхмәдуллин әйтүенчә, күпләп каз асрау – бик табышлы. Быел алар гаиләсе дә 110 каз үстергән.

– Бездә өмә алданрак булды. Казларны алып китеп бетерделәр инде. Сату белән бервакытта да проблемалар булганы юк. Керем дә яхшы. Кергән акчасы буенча да, үстерү буенча да 200 каз биш үгезне каплый. Ул типми, сөзми, үстерергә дә биш ай вакыт җитә. Тагын бер мөһим ягы: балалар эшкә өйрәнеп үсә. Башкалар эшсезлектән интегеп утырганда, безнекеләр җәй буе бәбкә саклый, – ди Салих Әхмәдуллин.

Ташкичүдә казның килосын 350–400 сумга саталар.

– 4200–4400 граммлы казларны 1800–2000 сумга алдылар. Эч-башларның бер комплектын 250 сумнан җибәрәбез. Каклаган каз өчен 2500 сум куябыз. Бу кошларны алганга биш ай да юк әле, – ди хуҗабикә.

Ә кошларны алар Питрәч районының Богородское авылыннан барып алганнар. Шунысы мөһим: йөз каз алган очракта, хөкүмәт 10 мең сумны субсидия итеп кайтара. Халыкка әнә шул ярдәм дә бик нык булышкан. Аны авылның 40 кешесе алган.

Казны кайнар суда түгел, ә үтүкләп пешекләүнең дә үз хикмәте бар икән. Моның өчен каз өстенә сулы чүпрәк куялар да берничә минут үтүк бастырып тоталар.

– Беренчедән, кайнар суда пешекләү ысулы безгә туры килми, чөнки каз күп. Икенчедән, алай йолкынган йонның сыйфаты начаррак була. Ә без йонны сатабыз. Чегәннәр килограммын 850–900 сумнан килеп ала. Узган юлы эшкәрткән 70 каздан 19 килограмм йон чыкты. Шул ук көнне килеп алып киттеләр, – ди Миләүшә апа.

Авыл халкы әйтүенчә, бер каздан 300 грамм йон чыга. Димәк, 100 казның йоны гына да аларны сатып алу бәясен каплый дигән сүз.

– Табышны махсус утырып санаган юк анысы. Ләкин начар түгел. Кереме булса да, булмаса да, каз асрау безнең авыл халкының канына сеңгән инде. Көз көне: “Киләсе елга алмыйбыз инде. Мәшәкате күп”, – дигән кешеләр язын барыбер алып кайта, – ди Радик Вәлиев.

Әлеге авылны эстрада артистлары да үз итә. Салават Фәтхетдинов, Илназ Минвәлиев, Данир Сабиров, Рифат Зарипов кебек популяр җырчыларны тәмле казлар белән сыйлаучы авыл да әле бу.

– Салават гадәттә Яңа ел алдыннан каклаган каз сорый. Күчтәнәчкә дип 40–50шәр каз алып китә ул авылдан. Башкаларга Казанга илтеп бирәбез, – ди Салих абый.

Авылда быел иң күп казны Салават Нигъмәтуллин алган. 600 каз үстергән. Узган ел абыйсы белән бергә 1500 каз саткан булганнар.

– Узган ел иртәрәк, сентябрьдә үк суеп сата башлаган идек. Шуңа күрә урнаштыру белән бернинди дә проблемалар булмады. Чаллыга, Казанның “Бәхетле” кибетләренә, агросәнәгать паркына илттем. Быел ничек буласын әйтә алмыйм. Терлек асрауга караганда, отышлырак, әлбәттә, – ди ул.

Табышын санадык та, укучыларыбызда мәшәкате бер дә юк икән дигән хис калмасын тагын. Ансыз булмый, әлбәттә. Кошларга ризык юнәтәсе, авырсалар, дәвалыйсы бар.

– Кошлар да авырмый тормый инде. Шунда ук антибиотик бирергә, вакытында дәвалап өлгерергә кирәк. Бераз гына соңга калсаң да, эшләр харап, – диде Салих абый.

Казанда – каз өмәсе

Шушы көннәрдә Иске Татар бистәсендә дә шаулап-гөрләп каз өмәсе узды. Әлеге чараны “Татар утары” ресторанының генераль директоры Венера Шаһиәхмәтова оештырды.

– Бервакыт дусларымның авылына кайттым. Шунда каз өмәсенә эләктем. Башыма бер уй килде. Туктале, мин әйтәм, моны бит Казанда да үткәреп була, дим. Халыкка бик ошый. Милли гореф-гадәтләребезне башкаларга да күрсәтәсе килә бит. Киләчәктә дә бу традицияне дәвам итәрбез дип уйлыйбыз, – ди ул. Шәһәр халкының мондый бәйрәмгә сусаганы күренеп тора. Хәтта “Каз өмәсе”нең театральләштергән өлешен күрсәтүче артистлар да, мондый чара яшьлеккә кайтара, ди.

– Үзебез дә авылда үсеп, каз йолкыган кызлар без. Каз өмәсенең Казанда оештырылуын белгәч, бик сөендек. Монда ике ел рәттән киләбез инде. Алдан әзерләнәбез. Быел да Илфат Камалиев пычакларын кайрап килде. Ул иң җаваплы эшне башкара: казларны суя, – ди Габдулла Кариев исемендәге театр артисты Энҗе Камалиева.

– Заманында каз да суйдык, мамыгын да сибеп йөри идек. Бу күренеш безне авылга, балачакка кайтара. Алия каз йолкыячак, – дип сүзгә кушыла шул ук театр артисты Фәнис Кәлимуллин.

Халыкка әлеге йоланы дүрт артист күрсәтте – Камалиевлар һәм Кәлимуллиннар гаиләсе.

– Бик оста эшлиләр. Яшьлекккә кайткандай булдык. Узган ел да килгән идек. Бик ошатып кайттык, – ди 69 яшьлек Гөлфия Шакирова.

Зилә Кәримова җәен Питрәчтә торса, кышка Казанга күченә икән.

– Без – биш хатын-кыз. Казанда узган милли бер генә чараны да калдырмыйбыз. Гореф-гадәтләрне, йолаларны, телебезне саклаган урын дип “Татар утары”н саныйбыз. Халыкның күңелен күреп, коймак, чәй белән сыйлап җибәрәләр. Оештыручыларга рәхмәт, – ди ул.

“Каз өмәсе”н карарга килүчеләр арасында яшьләр дә күп. Казанда белем алучы студентлар икән.

– Мин – рус кызы. Телне белмим, аңламыйм. Әмма бүген рәхәтләнеп биеп тордым. Бу бәйрәмнең нәрсә икәнен яхшы аңладым. Бик ошады. Киләчәктә татар телен өйрәнергә кирәк дигән фикергә килдем, – ди КФУның 2 курс студенты Светлана Пономарева.

Ә менә Нәкыя ханым Казанга кунакка килгән. Финляндиядә яши икән.

– “Каз өмәсе”нә эләгермен дип уйламаган идем. Бик ошаттым, күреп шаккаттым, – ди ул.

Чынлап та, гармун тавышы бирегә узып баручыларны да чакырып алды булса кирәк. Беркем оялып тормый, рәхәтләнеп күңел ача. Ә артистлар халыкны уята белә. Илфат Камалиевның “усал ата каз”га әйләнүе бөтен кешене урыннан кузгатты. Биемәгән кеше калмады. “Капкалы”, “Йөзек салыш”ны да уйнадылар.

– “Каз өмәсе”н “Татар утары” өченче ел үткәрә инде. Шәһәрдә яшәсәк тә, авылга кайтып килгәндәй булабыз, – ди Иске Татар бистәсен үстерү һәм Кабан күле ярларын төзекләндерү фонды, Татарстанның ресторан һәм кунакханә җитәкчеләре берләшмәсе җитәкчесе Зөфәр Гаязов. – Элек бу йола вакытында егетләр уңган-булган кызларны үзләренә сайлап ала торган булган. Кем нинди эшкә оста, барысы да каз эшкәрткәндә күренгән. Безнең халык каздан ни генә пешерми, – ди ул.

Биредә каз итеннән пешерелгәннәреннән тыш, тагын бик күп тәмле ризыклар белән сыйланып була. Өмәдәге коймакны гына алыйк. Пешекчеләр тәлинкәгә куеп тора, ул минут эчендә юкка чыга.

– Без ризыкларны элеккечә пешерәбез, мичтә утын ягып әзерлибез. Аның тәме дә безнең бала чактагы кебек,– ди Венера Шаһиәхмәтова.

Миләүшә Вәлиевадан җәй көне ашар өчен каз каклау рецепты

Чистарткан көнне үк казның эчен-тышын яхшылап тозлыйбыз, бер көн тозда батырып тотабыз. Шуннан соң муенын яхшылап тарттырып, канатларын кыстырып, чормага элеп куябыз. Шул килеш язга кадәр тора. Шуннан соң мартта алып, артык тозларын сөрткәләп, казның эченә тозлы арпа тутырып, сары кәгазьгә төреп, җиләс урынга куябыз.


Зөһрә САДЫЙКОВА

--- | 17.11.2019

Кабакны кая куярга белми аптырау­чылар өчен менә дигән ширбәт ЫСУЛЫ

$
0
0
18.11.2019 Киңәш-табыш
Кабакның эчен-тышын чистартып, кәстрүлгә саласың да, яртылаш күмелерлек итеп, су өстәп пешерергә куясың. Йомшарганчы пешерәсең. Блендер ярдәмендә изәсең.

Бик куе булса, кайнаган су өстисең. Лимон кислотасы саласың (10 литрга 50 гр җитә). Күбеге беткәнче кайнатып, стериль банкаларга тутырып ябып, юрганга томалап суытасың. Ширбәтне кыш буе эчәсең. Әфлисун согы белән кушып эчсәң бик тәмле була.


Рәдифә НОГМАНОВА

--- | 17.11.2019

“Барыр җире булмаса, нишләсен, үтергәнче түзә…”

$
0
0
18.11.2019 Ир белән хатын
Минем өчен өйдә җәберләнүгә һәйкәл кебек кабул ителгән йорт бар. Балачактан хәтергә шулай сеңеп калган ул. Ире кыйнап, хастаханәгә эләккән хатынны күпер башындагы шушы йорт каршында төшереп калдырганнан бирле аны күзәтәм. Әллә ни күп вакыт та узмаган юкса, ул йорт күптән таралды инде. Гауга булган нигез озак яши алмый, дип әйтүләр хак икән.

Ә бит хатыннарның күбесе түзә, бигрәк тә авылда… Соңгы чиккә җиткәнче…Соңгы чиккә җитүне без аянычлы вакыйгалардан соң гына беләбез. Чаллыда бер баласын җәрәхәтләгән, икенчесен чәнчеп үтергән хатын соңгы чиккә җиткән дими, ни дисең?! Шул ук вакытта Саратовта ике баласы белән балконнан сикергән ир дә – соңгы чик корбаны. Бездә гаилә белән эшләү системасы әнә шул чикне узганнан соң гына хәрәкәткә килә. Алай булгач, бәлки иҗтимагый хәрәкәт барлыкка китерү кирәктер? Андый фондлар да бар, тик мантып кына китә алмыйлар. Алар гадәттә хәйрия хисабына яши. Бездә исә хәйрия күбрәк авыру балаларга ярдәм юнәлешендә эшли. Хатын авыр хәлдә калса, димәк, үзе гаепле, дип санау нормага әйләнгән. Шундый фондларның берсе – “Благие дела” җитәкчесе Алия Байназарова да шул фикердә:

– Хәйрия фонды оештыру идеясе 19 яшемдә беренче баламны тапканда ук туган иде. Бала тудыру йортында без бер палатада алты хатын яттык. Бер-беребез белән аралашып, ярдәмләшеп, чыгу көннәрен якынайтырга тырыша идек. Ләкин бер хатын беркем белән дә аралашмады, сүз катсаң, борылып ята иде. Әниләрнең иң көтеп алган табибы – педиатр. Ул палатага кердеме, бер-бер артлы сораулар яудырабыз. Ә теге хатын берни сорамый. Беркөн түзмәдем, табибтан бу хатынның баласы турында ник берни әйтмисез, дип сорадым. Ул аңа таба борылды да, калдырасыңмы, диде. Тегесе килешеп баш каккач, гариза язарга кушты да чыгып китте. Без, әлбәттә инде, акыл өйрәтергә тотындык. Син үзеңне беркайчан гафу итмәячәксең, дип куркытырга да тырыштык. Бичара хатынны шушы көннәрдә ире ташлап киткән икән. Бәхетсезлегенә, әнисе дә вафат булган. Миңа ул бала кирәкми, иремә ачуым зур, ди бу. Кичен түзмәдем, бу хатынның баласын имезергә сорап алдым. Сабыйны палатага алып килдем дә караватына куйдым. Имез, дим. Ул арты белән борылып утыра. Шуннан изүен ачып, балага күкрәген каптырдым. Әйе, көч кулландым. Ләкин бу очракта ул үз эшен эшләде. Бераздан кулын алып, бала өстенә куйдым, икенчесен башына терәдем. Ул елап җибәрде. Ананың күңеле эреде. Бу мисал берничә проблеманы күрсәтә. Беренчедән, ана баладан баш тартам, дип әйткән, табиблар күнгән. Ана белән беркем дә эшләмәгән. Әгәр алар башта ук белгечләр кулына эләксә, балалар йортларында ул кадәр ятим бала булмас иде, аңлыйсызмы? Хәйрия фонды оештыру турында уйлашкач та, гаилә белән эшләү юнәлешен сайладык. Тиран ирләр белән дә, корбан хатыннар белән дә эзлекле эш алып барырга кирәк. Юкса, балалар харап булачак. Моңа мисаллар тормышыбызда җитәрлек.

Кыямәт көнендәге мәхшәрне күреп, яшь баланың да чәче агарыр 

Корбан хатыннар, тиран ирләр

Рәсми статистикага карасак, Татарстанда балаларның 2 проценты авыр хәлдә яши. Рәсми булмаган сан дистәләрчә тапкыр зуррак. “Ике процент ул – 16 меңнән артык бала, авыр шартларда яшиләр, хәтта җан асрыйлар”, – ди Алия Байназарова.

Җәмгыять тә проблемалы гаиләгә арты белән борылучан. Без аларны битәрләргә, гаепләргә мөмкинбез. Ярдәм итәргә омтылучылар бармак белән генә санарлык. Алия Байназарова фонд оештырганчы башка төбәкләрдә алып барылган эш тәҗрибәсен өйрәнә һәм дусты белән проект язып, кирәкме мондый юнәлештә эшләргә дигән сорауга җавап табу өчен төрле бусагаларны таптый башлый. Хезмәт, социаль яклау һәм эш белән тәэмин итү министрлыгында да, Бала хокукын яклау идарәсе, Казан шәһәре башкарма комитетында да идеяне күтәреп алалар. 2015 елда “Благие дела” оеша. Без күрешкән көнне Алия бала тудыру йортыннан ялгыз калган бер хатынны каршы алды һәм аны “Әни йорты”на урнаштырганнан соң, балалар йортында калдырган өлкән баласын алырга китте. Алар биредә психолог ярдәме алачак һәм тормышка яңадан кайтырга, яшәргә өйрәнәчәк.

Дүрт ел эчендә фонд 400 гаиләгә ярдәм иткән. Фонд каршындагы “Әни йорты” 14 гаиләне үз канаты астына алган. Шулардан алты әни балалары белән кире ирләренә кайткан, калганнары тормышта үз урыннарын тапкан.

– Гаиләдә кул күтәрү очрагы була икән, бу ир – тиран дигән сүз генә түгел. Еш кына хатын да үзе теләп корбан ролен ала. Бу – үзенә күрә уен. Ә корбаннар еш кына балалар… Психолог, социаль хезмәткәр вакытында эшкә керешсә, кул күтәрүләрне туктатып була. Моның өчен беренче чиратта хатынның үз-үзенә мөнәсәбәтен үзгәртергә, аны корбан халәтеннән чыгарырга кирәк. Баланың әтисе дә, әнисе дә булырга тиеш. Гаиләне саклап калып булмый икән, бу әле – ир белән хатын әти-әни булудан туктады дигән сүз түгел, – ди Алия Байназарова.

Хатын-кыз ни өчен корбан ролен сайлый соң? Алия Байназарова Россиядә тәрбия шуңа корылган дип саный:

– Кызларны син көчсез, нәзберек дип үстерәләр, малайларга син көчле, җебек булма, син якларга тиеш дигәнне сеңдерәләр. Яклау дигәнең, төрлечә аңлашыла булса кирәк. Нәтиҗәдә, яшь гаиләләрдә кызлар буйсынучан, ярдәмгә мохтаҗ, көчсез ролен ала. Шул ук вакытта, бер-бер артлы бала тапкан хатын-кызлар, нинди көчле булсалар да, яклауга, ярдәмгә мохтаҗ. Аның тәртибе үзгәрә, үз-үзенә бәясе төшә, ул арый, ә беркайдан да ярдәм юк. Әгәр әнисе оныклар карашуда ярдәмгә килсә, бер хәл әле. Берничә бала белән ялгыз калса, гаиләдә хәлләр хөртиләнә. Шул ук вакытта ир дә бу хәлдә нишләргә белми аптырап кала. Ул да арый, аның әле тормышны алып барасы да бар. Агрессия күп очракта шулай туа.

Гаугалы гаиләләрнең барлыкка килүендә үткәннәр дә зур роль уйный. Бала әтисенең әнисен кыйнаганын күреп үссә, кечкенәдән мондый мөнәсәбәтләрне норма буларак кабул итә башлый. Хатын буйсынырга, ир көчен күрсәтергә тиеш.

“ВТ” хәбәрчесе гадәти булмаган тормыш рәвеше алып баручы кешеләр янында булып кайтты

 Җәберләнү. Кимүгә барамы, артамы?

Кызганыч, гаиләдә җәберләнү кимеми. “Благие дела” җитәкчесе сүзләренә караганда, ХХI гасырда яшәсәк тә, хатын-кызның гаиләдә җәберләнүе кимеми.

– Хатын-кыз бөтен батырлыгын җыеп полиция чакырса да, кайбер очракларда алар бернинди ярдәм күрсәтми. Протокол тутырып китү бернәрсәне дә үзгәртми бит. Шуңа күрә ирләрнең кулы гел уйнаклап тора. “Әни йорты”нда торган бер хатынга хәтта, үтерсә, эш ачабыз, дип әйтеп киткәннәр. Имгәткәнне, үтергәнне көтәргәме? Ир үзенең җәзасыз калганын күрә, хатынның үзенә ышанычы тагын да төшә. Чөнки күп нәрсә хатынның үз-үзенә ышанычыннан тора. Әгәр барыр җире булмаса, яклаучы булмаячагын тойса, нишләсен, үтергәнче түзә. Россиядә көн саен җәзалаучы кулыннан биш хатын гүр иясе була. Урамда да түгел, гаиләдәге җәбердән дөнья куялар. Бу бик зур сан һәм ул кимеми. Чөнки кимергә сәбәп юк. Миңа калса, административ җәза кертү дә дөрес түгел. Әйе, дәүләт штраф түләтә. Моннан ана кешегә ни файда? Аны кем яклый? Шуннан хатын башка полициягә бармаячак инде.

Психолог Люция Закирҗанова гаиләдә җәберләнү проблемасы җәмгыятьтә бик сирәк күтәрелә, анда да, берәр фаҗига чыкса гына дигән фикердә:

– Беренче тапкыр кул күтәргәч, ир кеше гафу үтенә. Хатын-кыз, күңеле нечкәреп китеп башка алай эшләмәс, дип уйлый. Бу – бик зур хата. Гомумән, безнең җәмгыять шуңа корылган. Юкса бу темага шулкадәр күп мәкаль-әйтемнәр тумас иде. Кыйный икән, димәк ярата. Авызың-борының кан булса да, ил алдында төкермә. Өйдәге чүп-чарны тышка чыгарырга ярамый, мәсәлән. Хатын-кыз, кеше нәрсә әйтер икән, дип курка. Тиран ирләр, гадәттә тормышта үз урыннарын таба алмаган, көчсез, куркак була. Ул үз-үзен яклый алмаган кешеләргә, баласына, хатынына гына кул күтәрә ала. Полиция бернәрсәне дә үзгәртми дигән фикер белән килешмәс идем. Аларны үзләреннән көчлерәк затлар, мәсәлән, полиция урынына утырта ала. Әгәр хатын-кыз үзе каршы тора алса, тиран ир шулай ук артка чигенә. Чөнки ул хатынның үзе өчен көрәшә алганын аңлый.

Психолог әйтүенчә, кагыйдә буларак, мондый ирләр гаиләдә хатынга кул күтәрү, җәберләүне күреп үсә. Бездә хәтта өйдә тиргәшү, кычкырышу нормага әйләнеп бара, ди ул. Чит илдә агрессия корбаннарын яклау буенча тулы бер хәрәкәт бар. Бездә ул юк. Җәберләнүгә дучар булган хатын-кызга, беренче чиратта, ышаныч телефонына шалтыратырга кирәк. Ул аноним, түләүсез һәм тәүлек буе эшли. Бу хатынга якыннарының, туганнарының ярдәм итүе, яшереп тотарга да кирәк булуы мөмкин.

Люция Закирҗанова мондый гаиләләрдә барысы да җәфалана, шуңа күрә алар белән комплекслы эшләргә кирәк дип саный:

– Чаллыдагы фаҗигагә килгәндә, безгә килеп җиткән мәгълүматны анализласак, аны соңгы чиккә җиткән корбан дип атарга була. Бу хатынга вакытында ярдәм күрсәтелмәгән. Стресс хәлендә яши-яши гап-гади адым яки сүз дә соңгы тамчы булырга мөмкин. Ул үз-үзен белештермәс хәлгә җитә һәм менә шундый фаҗига килеп чыга. Беркем дә үзенең нинди дәрәҗәгә җитә алуын белми. Афект хәле яман куркыныч. Без сезнең белән кул күтәрү очракларын гына барладык, әле бит психологик басым һәм җәберләү бар. Монысы тагын да куркынычрак.

Җырчы Айгөл Зәйнуллина әйтүенчә, хатын-кыз проблема белән берьялгызы кала:

– Кызганыч, ул бернәрсәне дә үзгәртә алмый. Үзгәртү өчен законнарны үзгәртергә кирәк. Минем ирем балаларымны урлады һәм моның өчен бернинди җәзасын алмады. Ярый, бу очракта Президентка ярдәм сорап мөрәҗәгать итүем, халык арасында танылган кеше булуым, артистларның мине яклавы ярдәм итте. Мин балаларымны кире кайтара алдым. Ә гади хатын-кызны ишетмиләр дә, күрмиләр дә. Миңа хәзер шундый хәлдә калган хатыннар мөрәҗәгать итә. Араларында журналист та бар. Ул да бернәрсә үзгәртә алмый. Хатын-кызны балаларыннан аерып урамга куып чыгару берни тормый. Бу – үч алу. Монда бала турында, кеше гомере турында уйлау юк. Шуңа күрә системалы эш кирәк. Ә ул юк. Бездә органнар хатын яки бала үлем чигенә җиткерелсә генә селкенә башлый. Мәскәүдә “Хатын-кыз хокуклары” проекты авторлары Алена Попова белән Оксана Пушкина мәсьәләне дәүләт дәрәҗәсендә күтәрә. Әмма уңай якка үзгәрешләр күренми әле.

Гаиләдә җәберләнгән очракта кая мөрәҗәгать итәргә?

Тәүлек буе эшли торган ышаныч телефоны: 8 (800) 100-49-94

“Сердәш 129” медицина психологик хезмәте: (843) 279-55-80

“Зеркало” үзәге: (843) 236-45-56

“Благие дела” фонды (843) 246-20-55

“Фатыйма” ышаныч телефоны: (843) 292-97-25

Балалар һәм яшьләр өчен:

“Доверие” балалар һәм яшьләр үзәге: (843) 212-43-80

Казан шәһәре Студент поликлиникасы (КХТИ) каршында кризис үзәге: (843) 272-40-80


Гөлинә ГЫЙМАДОВА

--- | 18.11.2019

Татарстанда кар һәм буран көтелә (ҺАВА ТОРЫШЫ)

$
0
0
18.11.2019 Җәмгыять
Сишәмбе, 19 ноябрьдә, төнлә һаваның минималь температурасы һәм көндез максималь температура +2…- 3 градус булачак. Республиканың көнчыгышында -2..-7 градус. Яңгыр, юеш кар һәм кар явуы көтелә, урыны белән буран.

Җил төньяк-көнчыгыштан, урыны белән секундына 17 метрга кадәр.

20 ноябрьдә төнлә термометр баганалары -10…-15кә кадәр төшәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы -7…-12 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык көтелә.

Җил төньяк-көнчыгыштан, төнлә урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге.


---

--- | 18.11.2019

Иреңне ничек кабат үзеңә гашыйк итәргә?

$
0
0
18.11.2019 Җәмгыять
Кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре, игътибар, наз… Гаилә корып, еллар үткән саен, бу сүзләр никтер үткәндә калган төшенчәләргә әверелә дә куя. Күп кенә хатыннар ирләренең үзләренә карата суынуыннан зарлана. Иреңне ничек кабат үзеңә гашыйк итәргә?

Психолог Светлана Брагина түбәндәге киңәшләргә колак салырга чакыра:

1. Ирегезне мактагыз! Рәхмәт әйтергә өйрәнегез. “Бигрәк булган инде син!”, “Мин синең белән горурланам” ише сүзләр теләсә кемнең йөрәген эретергә сәләтле. Ирегезне башкалар белән чагыштырмагыз! Ул үзенең дөньядагы иң яхшы ир-ат икәнен, сезнең аны сайлавыгызга сөенеп туя алмавыгызны сизеп яшәсен. Ирен мактый белгән хатын, җавап йөзеннән, үзе дә шундый ук сүзләр ишетәчәк. Игътибар, наз, чәчәк бәйләмнәре турында хыяллансагыз, ирегезгә күбрәк игътибар бирегез. Барысы да хатын-кыздан тора.

2. Үткәнне искә алыгыз. Һәрбер парның “безнең” сүзен кулланып искә төшерә торган уртак хатирәләре була. Мөнәсәбәтләрдә салкынлык сизелсә, әнә шул якты истәлекләрне яңарту да комачауламас. Сигез сәгать буе аш бүлмәсенә обой сайлавыгызны искә алыгыз димим. Үткәндәге самими, мөнәсәбәтләрегез яңа гына бөреләнә башлаган чакларны искә төшерегез. Әйтик, сез танышкан тукталыш яныннан үтеп барганда ирегезгә: “Ә хәтерлисеңме…” – дип сүз катсагыз, ул ирексездән шул чактагы рәхәт вакытларны искә төшерәчәк. Үткәндәге андый хатирәләр еш кына хәзерге тормыштагы китекләрне ялгарга сәләтле.

3. Үз-үзегезгә игътибарлырак булыгыз. Яшерен-батырын түгел, ир-ат күзләр белән ярата. Шуңа күрә хатын-кыз өйдә дә матур булырга тиеш. Ни кызганыч, көндәлек тормышта бар да башкача килеп чыга. Күп кенә ханымнар: “Өйдә ярамаган тагын”, – дип сузылган футболка, уңган халат киеп йөрергә дә күп сорамый. Араларында хәтта чәч тарарга иренүчеләре дә очрый. Аннары берәр кая барырга туры килсә, ярты көн кием сайлый, бизәнә-ясана башлыйлар. Бу – бик зур хата. Моны күреп торган ирегез: “Минем янда нинди кыяфәттә йөри дә башкалар өчен әнә ничек тырыша”, – дип нәтиҗә ясаячак. Шуңа күрә хатын-кыз өйдә торганда да пөхтә итеп киенгән, чәчләрен юып, матур итеп җыйган булырга тиеш. Ирегезгә боларның барысын да нәкъ менә аңа охшар өчен эшләвегезне сиздереп торыгыз.

4. Икәү генә ял итәргә вакыт табыгыз. Балалар, туганнар белән әвәрә килгәндә хатынга кабаттан гашыйк булу кыен. Шуңа күрә ара-тирә икәүдән-икәү генә ял итәргә җай табыгыз. Көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, икегез өчен генә кызык булган темаларга сөйләшерлек булсын. Шул ук вакытта бер-береңнән дә ял итә белергә кирәк. “Ярты сәгать тынлык” дигән төшенчәне ишеткәнегез бармы? Эштән арып кайткан ирегезнең сөйләшәсе килмәсә, аны борчырга кирәкми. Борчуы булганда ирләр – дәшмәүне, хатын-кыз исә барысын да түкми-чәчми сөйләүне өстен күрә. Шуңа күрә андый чакта ирегезне тынычлыкта калдырып, үз эшләрегез белән шөгыльләнегез.

5. Вакытлыча аерым торыгыз. Берәр атна ялгызы гына яшәгән ир сезне сагына башларга, бергә булганда тормышның күпкә кызыклырак булуын аңларга мөмкин. Ләкин бу киңәшкә бик сак карарга кирәк. Аерылышу чигенә җиткән парларга вакытлыча аерым тору зыян гына салачак. Хатынының, футбол карама, иптәшләрең белән еш күрешәсең, кебек зарларыннан туйган ир шул вакыт эчендә үзенә генә ничек рәхәт булуын аңлап алачак. Мөнәсәбәтләрне саклап калу да, ай-һай, авыр булачак.

6. Яңалык эзләгез. Сез ун ел буе иртәнге ашны өйдә генә ашарга күнеккәнме? Бу гадәтне бераз үзгәртергә кирәк. Атнага ике-өч мәртәбә иртәнге ашны башка урында, әйтик, кафеда, табигатьтә ашап карагыз әле. Баштарак бу тәкъдимгә сәерсенеп караган ирегез соңрак сезнең арттан иярүен сизми дә калачак. Яңалык эзләп, күзләре ут янып торган хатын-кызга кабат-кабат гашыйк буласы гына килеп тора!


---

--- | 18.11.2019

Агафьяның шатлыгы эченә сыймый - туганы табылган!

$
0
0
18.11.2019 Язмыш
Пермь краенда яшәүче Антон Лыков туганы Агафья Карповна янында булып кайткан.

 - 13-14 яшьләрдә Себер урманнарында беркем белән аралашмыйча яшәгән гаилә турында ишетелә башлагач, әти аларның безгә туган булуын әйтте, - ди ул. - Әти-әнием укымышлы, заманы өчен алдынгы карашлы кешеләр буларак, старовер дине турында сүз дә кузгатмадылар, билгеле. Мин яхшы мәктәптә укыдым, белем алып, эшли башладым.

Гаиләдә фаҗига булды - улыбыз үлде. Шуннан соң мине аякларым үзләре ата-бабам тоткан диндәге чиркәүгә алып килде. Әмма андагы атакай мине шунда ук чукындырмады әле, бер-ике ел йөрдем чиркәүгә. Ниһаять, мин - старовер динендә.

Апасы белән очрашуга озак әзерләнә Антон. Агафья яшәгән урынга тик вертолет белән генә барып була. Ә бу бик кыйммәт. Шуна күрә Антон апасыныкы кебек телефон сатып ала, бераздан алар элемтәгә керә. Кемерево өлкәсе губернаторы Агафьяга кирәкле әйберләр белән вертолет җибәрәчәге билгеле булгач, Антон да юлга чыга.

- Гадәттә, ул вертолет янына килми икән, ә мине каршыларга үзе килде, - дигән Антон "Комсомольская правда" хәбәрчесенә. - Без аның белән җылы итеп күрештек. Агафья бик ачык күңелле, балаларча самими кеше, әмма сирәк елмая. Әтисе кабере янына алып барды, бик борынгы Библияне күрсәтте, тәрәзә төбендә үстергән помидорлар, уха белән сыйлады. Мин аның аша Лыковлар нәселенең көчен алгандай булдым. Яз җиткәч, тагын барырга булдым, хуҗалык эшләрендә ярдәм итәсем килә.

Туган белән туган арасы шулай якын булсын иде. Хәтта ул арада кеше аягы басмаган тайга, кеше күзеннән яшереп саклаган тарих булса да, дип яза "Кызыл таң" газетасы.


---

--- | 18.11.2019

«Россия 1» каналының «О самом главном» тапшыруында төшкән Норлат авылы әбиләре ниләр майтарып ята?

$
0
0
18.11.2019 Мәдәният
Яшел Үзән районының Норлат авылы әбиләрен хәзер Татарстанда гына түгел, Россиядә дә беләләр. Сәламәт яшәү рәвеше алып барган пенсионерларны быел Мәскәүгә, «Россия 1» каналында бара торган «О самом главном» тапшыруына да чакырганнар иде.

Пенсионерлар җәй көне Санкт-Петербургка сәяхәт иттеләр. Күптән түгел Казандагы күңел ачу үзәкләренең берсендә боулинг уйнап кайттылар. Үзләрен «Яшь йөрәкләр» дип йөртәләр. Чынлап та, йөрәкләре яшь әле аларның, яшәү дәртләре ташып тора.

Бер генә дә тик торганнары юк үзләренең, пенсиягә чыккач та тормыш туктап калмаган алар өчен. «Яшь йөрәкләр» төркеменең үзләренең хорлары бар, еш кына репетицияләргә җыелалар, һәр җомга спорт залында фитнес белән шөгыльләнәләр, бассейнда йөзәргә, скандинавия таяклары белән йөрергә, концерт, театрларга барыр­га, сәяхәт итәргә дә вакыт табалар. Моннан тыш, яраткан әни, дәү әни дә әле алар.

Норлатта «Яшь йөрәкләр» төркеме оешканга биш ел тирәсе. Шушы вакыт эчендә Президенттан 500 мең сумлык грант та отты алар. Бу акчага 15 велосипед, чаңгылар, скандинавия таяклары, флешкалар, музыка уйнатыр өчен колонка, скакалка, боҗралар, башка кирәк-яраклар алганнар, хор өчен сәхнә күлмәкләре тектергәннәр. Хәзер төрле бәйгеләрдә катнашалар. Авылда узган бәйрәмнәрдә алар – кадерле кунак.

Төркемнең җитәкчесе Ләлә Хаҗипова – авылының киләчәге өчен борчылып шәһәрне ташлап, авылга кайткан бизнесмен хатын. «Авыл дигәч, кайбер кешеләрнең күз алдына иске йортлар, тездән пычрак килеп баса. Әмма безнең авылда яшәр өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Хәтта шөгыльләнер өчен спорт залларына кадәр бар. Диван белән телевизор – кешенең төп дошманы. Гел хәрәкәттә булу кирәк. Әбиләрнең күбесе аралашыр, серләрен уртаклашыр өчен дә бергә җыела, пенсиягә чыккан кешеләрне берләштерүче төркемнәр һәр районда булсын иде», – ди Ләлә апа.


Эльвира МОЗАФФАРОВА

--- | 15.11.2019

Әмир Айгөл Фазыйлова үзе сайлаган гаиләгә тәрбиягә тапшырылачак

$
0
0
18.11.2019 Язмыш
Яман шештән вафат булган Айгөл Фазыйлованың улы Әмирне Татарстанда яшәүче туганнары уллыкка ала. “Әмир Айгөл Фазыйлова үзе сайлаган гаиләгә тәрбиягә тапшырылачак. Бу Айгөлне борчыган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе иде.

Шуңа күрә опека органнары тарафыннан әнинең бу гаиләне билгеләвендә, аның ихтыярын рәсмиләштерү буенча юридик формальлекләр вакытында ярдәм күрсәтелде”, – дип бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина “Татар-Информ” МАгына хәбәр иткән.

Удачина малай өчен гаиләне Айгөл туганнары арасыннан сайлавын аныклады.

“Опека органнарында гаилә тиешле тикшерүләр узды – ул федераль закон буенча барлык критерийларга тулысынча туры килә. Шуңа күрә якын арада Әмир бу гаиләгә тәрбиягә тапшырылачак”, – дип сөйли Гүзәл Удачина.


---

--- | 18.11.2019

Казанда автомобиль тәрәзәсенә аткан машина йөртүчесе үзе полициягә килгән

$
0
0
18.11.2019 Җәмгыять
Узган пәнҗешәмбедә Тэц урамында юлда низаг килеп чыккан. Социаль челтәрләрдә басылган видео кадрларында «Шкода» шоферының үз машинасыннан күрше машинага атуы һәм китеп баруы күренә.

Бер тәүлектән соң атучының шәхесен ачыклыйлар. 36 яшьлек биредә яшәүче ир полициягә үзе килгән. «Хулиганлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер ир шәһәрдән чыгып китмәү турындагы гаризага кул куйган», - дип яза "Татар-Информ" МА.


---

--- | 18.11.2019

Казанда берничә теле-радиоканал вакытлыча эшләмиячәк

$
0
0
19.11.2019 Мәдәният
21 ноябрьдә Казанда кайбер каналларның теле һәм радиотапшырулары вакытлыча туктатылачак. Бу Югары Ослан авылында «Телецентр» антеннасы терәгендә планнан тыш ремонт эшләре белән бәйле.

 Тапшыру җиһазлары түбәндәге каналларда 7.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр сүндереләчәк: «Радио такси FM», «Болгар радиосы», «Радио дача», «Русское радио», «Искатель Казань», «Радио «Комсомольская правда», «Радио мир», «Новое радио», «Радио рекорд», «Волга /Радио шансон», «Радио пассажир M/Ди FM» (DFM), «Казань-FM/Релаксэфем – спокойная волна», «Эхо Москвы», «Милицейская волна», «Радио 107,8 Казань/РАДИО любовь», «23 ТВК» (цифрлы телевидение), «26 ТВК» (цифрлы телевидение), дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.


---

--- | 19.11.2019

Аяк бармаклары белән рәсем ясаган

$
0
0
19.11.2019 Язмыш
“Замана татарларының образларын тарихта калдырасым килә. Бүген фотоларның гомере кыска. Сыйфатлы карандаш, кәгазь исә портретларны озак сакларга мөмкинлек бирә”. Узган ел 95 яшендә бакыйлыкка күчкән танылган рәссам Хәйдәр Сайбаталовның теләге бу.

Мәрхүмнең хатыны Ифира ханым иренең һәм башка танылган рәссамнарның иҗатларын мәңгеләштерү өчен Президент Рөстәм Миңнехановка республикада пинакотека булдыру тәкъдимен җиткерергә җыена.

Хәйдәр абый Казахстанның Кустанай шәһәрендә туган, Ифира апа тумышы белән – Ташкенттан. Алар Ленинградта танышканнар. Дистә елдан артык Финляндиядә яшәгән гаилә моннан сигез ел элек Татарстанга күченеп кайта. Хәйдәр абый татар авылында яшәргә хыялланган. Кечкенә чактан ук “торна” кушаматы тагылган Ифира очраклы рәвештә ире белән Биектау районының Торнаяз авылына килеп төпләнә. Хәер, авылда торналар төшкәнен күргәне булмаса да, һавада очкан әлеге кошларны җылы якка ел саен кул болгап озатып кала ул. Капкаларына да, хәтта иренең кабер ташына да торна рәсемнәрен махсус ясатканнар. Авыл кешеләре әлеге гаиләне бик җылы кабул иткән. Монда авыл халкы гына түгел, иҗат итәр өчен табигать тә менә дигән.

Аяк бармаклары белән дә ясаган

Кечкенә Хәйдәр 3 нче сыйныфта укыганда стена газеталары чыгарган. Сыйныфташларның образларын кәгазьгә төшергән. Хезмәте өчен икмәк биргәннәр. Гаиләдә – 7 бала. Хәйдәр үзе ач булуына карамастан, әлеге телемнәрне әнисенә алып кайтып биргән. Шул вакытта мәктәпкә килгән мәгариф бүлеге комиссиясе әгъзасы, бу укучыдан даһи рәссам чыгачак, ди. Шуны ишетеп кала малай. Ул инде сугышка кадәр рәссам булып танылган, остаханәсе булган.

Хәйдәр абый 1944 елда сугышта яраланып, Ленинградта яшәргә калган. Ярчык эләккән уң кулы бөгелмәсә дә, I төркем инвалид иҗат итүдән туктамый. Госпитальдә рәсемнәрне хәтта аяк бармаклары белән ясый. Аның беренче портретлары – сугышта яраланган солдатлар. Осталыгын күреп, аерым бүлмә бирәләр, ярты елда 50ләп портрет эшләгән. Ләкин бу портретларның кайда икәнлеген белмиләр.

1954 елда читтән торып Мәскәү полиграфия институтын тәмамлый. Шуннан соң Ленинградтагы Пушкин йортына рәссам булып эшкә урнаша. Иске рәсемнәрне кабат яңартып, яшь буынга җиткерә. Санкт-Петербургта татар җәмгыятьләренә багышлап альбомнар иҗат итә рәссам. Сәясәтче, галимнәр, язучылар гына түгел, тышкы кыяфәте үзенчәлекле булган кешеләргә дә битараф калмаган ул.

“Сагынудан елый идек”

Финляндиягә Миккели шәһәре губернаторы Уки Воутилайнен чакырган аны. Баерга дип китмиләр, иҗат итәргә шартлар булганга 13 ел яшиләр анда. Сурәтләрен ясатырга теләүчеләр чиратка языла торган булган. Анда галерея, күргәзмәләр оештыралар, фин портретларыннан торган альбом төзи. Шушы хезмәтләре өчен алтын билгесе белән бүләкләнә. Финляндиянең 11 Президенты һәм аларның гаиләсенең портретларын ясауны да рәссам Хәйдәр агага ышанып тапшырганнар. Ифира апа тәржемәче, үзе дә рәсемнәр ясый, иренең эшендә һәрвакыт ярдәм итә. Инглиз, фин телләрен бик җиңел өйрәнгән.

Финляндиядә яшәгәндә, татар җырчыларының кассеталарын тыңлап, елый идек, ди Ифира ханым. Күңелләре Татарстанга тартыла. Беренче тапкыр Сайбаталовлар Казанга 2003 елда килгәннәр. Шул вакытта тарихчы Әнвәр Хәйри Хәйдәр Сайбаталовка татар зыялыларының фотосурәтләрен биреп җибәрә. Бер елдан соң әлеге гаилә җәй көне кабат башкалабызда яшәп, иҗат итеп китә. Милләттәшебез Казанның меңьеллыгы уңаеннан Карл Маркс урамындагы Сәнгать музеена 110 портрет бүләк итә. 2007 елда Хәйдәр абый ТГПУ тулай торагында яшәп, тугыз ай буе вуз галимнәренең портретларын ясый. Аны Япониягә дә чакыралар, әмма ул Татарстанны сайлый.

Туристларны авылга чакырып була

Ифира ханым әйтүенчә, Татарстан 80 елдан артык гомерен рәсем сәнгатенә багышлаган милләттәше Хәйдәр Сайбаталов белән горурланырга тиеш.

– Кайчак иремә, карандаш, кәгазьдән башка яши алмыйсың, – дип әйткән чакларым да булды. Ул исә: “Чынлап та яши алмыйм, кул эшсез тормаска, көн саен нидер ясарга тиеш”, – ди иде. Иремнең 3 мең портреты бар. Бу – халкыбызның гына түгел, дөньяның да байлыгы. Аның хезмәтләреннән альбом эшләүләрен, мирасын цифрлаштыруларын телим. Рәссамнарның шәхси әйберләрен, хезмәтләрен саклау өчен фонд булдыру мөһим. Германиядә пинакотеканың искесе һәм яңасы бар. Бездә андый нәрсә юк. Аны Татарстанда да булдырырга кирәк. Әгәр оештырылса, Хәйдәрнең иҗат җимешләрен шунда тапшырыр идем, – ди 80 яшьлек Ифира ханым. Әлегә ул аларны өендәге махсус бүлмәдә саклый.

2003 елдан 2017 елга кадәр Хәйдәр абый 300ләп татар кешесенең портретын ясаган. Хезмәтләре арасында 500 портрет – финнарныкы. Ифира апа ире хөрмәтенә өендә музей да оештырмакчы була. Татар авылын саклап калу өчен, мәдәниятне үстерергә кирәк, дип саный ул. Музей оештырылса, анда укучыларны, булачак рәссамнарны, хәтта фин туристларны да җәлеп итеп булыр иде, ди. Рәссамның тарих белән бәйле ядкәрләре дә бар. Пушкинның портретларын төшерүче (копировальщик) буларак танылган Хәйдәр абыйга шагыйрьнең йөзегенә охшатып эшләнгән балдак бүләк иткәннәр, язучы Михаил Шолохов исә алтын каләм тапшырган. Авылны яндырган фашистларны хөкем иткәндә шаһит булган Хәйдәр абыйга җибәрелгән судка чакыру кәгазе дә саклана.

 


Сәрия МИФТАХОВА

--- | 19.11.2019

Газинур Моратның 60 яшьлек юбилееннан берничә ФОТО

$
0
0
19.11.2019 Әдәбият
Кичә Язучылар берлегенең Тукай клубында шагыйрь, Тукай премиясе лауреаты Газинур Моратның 60 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды. Залда алма төшәрлек урын да юк иде . Юбилей кичәсе, Газинур Морат үзе теләгәнчә, җырлашып, биешеп, мәзәк хәлләр сөйләшеп, шигырьләр укып кич утыру форматында булды. Кичәдән мизгелләр….

 

 

 

 

 

 

 

 


---

--- | 19.11.2019

Әллә кыш килә инде?

$
0
0
19.11.2019 Җәмгыять
Татарстан башкаласында бу ай өчен гайре табигый җылылыкны шундый ук гайре табигый суык алыштыра. Казан дәүләт университеты профессоры, метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев шулай дип фаразлый.

 – Казанда, чәршәмбедән башлап, суыта. Карск диңгезе тарафларыннан арктик антициклон үтеп керәчәк. Шуңа күрә һава температурасы кинәт кенә төшәчәк. Кичә тәүлеклек уртача температура 4 градус тәшкил итте, ә нормада минус дүрт булырга тиеш. Ягъни без аномаль җылылыктан кинәт кенә аномаль суыклыкка күчәбез, – дигән ул “Татар-информ” агентлыгына.

Россия Гидрометеорология фаразына караганда, иртәгә Казанда –9 градус, төнге сәгатьләрдә –12 градус булу көтелә. Республика буенча исә бераз җылырак: +2дән –3, республика көнчыгышында –7гә кадәр. Переведенцев әйтүенчә, төнлә термометрның терекөмеш баганасы –15кә кадәр төшәргә мөмкин. Шул рәвешле тәүлеклек уртача температура нормадан 8–10 градуска түбәнрәк булачак. Суык бер атна дәвам итәчәк. Ә инде кар мәсьәләсенә килсәк, университет профессоры сүзләренә караганда, бер атнадан соң бераз җылытып, кар төшәргә мөмкин.

P.S. Узган ял көннәрендә, республикада беренчеләрдән булып, Әлмәтнең Нефтьчеләр мәйданчыгында ясалма түшәмәле шугалак эшли башлаган. Тиңдәшсез шугалак бозны ясалма суыту системасы белән тәэмин ителгәнлектән, хәтта җылы көннәрдә дә тимераякта шуу мөмкинлеге бирә.


---

--- | 19.11.2019

31 декабрьдә ял итәрбезме?

$
0
0
19.11.2019 Җәмгыять
Быел 31 декабрь эш көненә туры килә. Ә менә Томскта аны ял көне, дип игълан иткәннәр. 31 декабрь урынына 28е – шимбә көн эшләячәкләр.

Томск губернаторы моңа бары хатын-кызлар үтенече буенча гына ризалашканын белдергән. Гадәттә, Яңа ел табынын әзерләү өчен хатын-кызларга шактый вакыт кирәк. Бездә исә 31ен ял көне итү турында үтенечләр әлегә кабул ителмәгән.


---

--- | 19.11.2019

Ветеран әби 97 яшендә блогер булган

$
0
0
19.11.2019 Язмыш
Екатеринбургта яшәүче 97 яшьлек Алефтина Груздкова “Инстаграм” социаль челтәрендә шәхси бит ачкан. Биредә ул күбрәк видеоязмалар урнаштыра. Шигырьләр укый һәм сугыш турында төрле истәлекләре белән уртаклаша.

Алефтина Груздкова шул кадәр танылып китә – аның янына кадәр чит илдән кунаклар да килә, аның битенә язылучылар саны көннән көн арта. Бүген инде аның шәхси битен 14 меңнән артык кеше күзәтеп бара.


---

--- | 19.11.2019
Viewing all 38676 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>