Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38225 articles
Browse latest View live

Бәйрәм булып истә калачак

$
0
0
06.12.2019 Спорт
Самараның “Металлург” спорт комплексында грек-рим көрәше буенча Россиянең атказанган спорт мастеры, РСФСРның һәм СССРның атказанган тренеры, Похвистнево районының Мактаулы гражданины Наил Мөхәммәтгәрәй улы Гәрәев истәлегенә яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча XX төбәкара турнир узды.
Егерме елга якын бу чара Наил әфәнде туган Похвистнево районында үткәрелеп килгән иде. Быел Наил Мөхәммәтгәрәй улының гаиләсе, өлкә спорт министрлыгы һәм өлкә спорт көрәше Федерациясе, юбилейлы бәйгене зурлап, Самарада уздырдылар. Турнирда Тольятти, Сызрань, Октябрьск шәһәрләреннән, Оренбург өлкәсеннән, Башкортостаннан килгән көрәшчеләр, Похвистнево районы спортчылары – барлыгы 120 кеше катнашты. Мөхтәрәм кунаклар арасында Наил әфәнденең кызлары Эльмира Сатдинова һәм Нәфисә Ибраһимова, кияве Наил Сатдинов, оныгы Айгөл һәм аның тормыш иптәше Пьер Марко Росси Мэрли, Наил Мөхәммәтгәрәй улының бертуган энеләре Хәйдәр, Ядкарь һәм Марат Гәрәевлар, Гали авылы җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев, ярышларның төп хөкемдары - спорт мастерына кандидат Владимир Девяткин бар иде.   Көрәш мәйданчыгында яшь спортчыларны, бәйгене оештыручыларны, җанатарларны өлкә спорт көрәше Федерациясе вице-президенты Александр Сидоров сәламләде.   - Наил Мөхәммәтгәрәй улы истәлегенә оештырылып килүче турнирлар Похвистнево районында да бу спорт төрен популярлаштыруга һәм үстерүгә этәргеч булды. 20 ел дәверендә районда спорт мастеры исеменә 10 кандидат әзерләнде, тәрбияләнүчеләр күп тапкыр өлкә һәм Бөтенроссия ярышлары призерлары һәм чемпионнары исемнәренә лаек булдылар. Бүгенге чара көрәшчеләргә тагын да камилләшергә ярдәм итәр һәм яңа казанышларга рухландырыр, дип ышанабыз, - дип Александр Денисович спортчыларга уңышлар теләде. Ул турнирны оештыруга һәм уздыруга өлеш керткән иганәчеләр - “Самара подшипнигы” оешмасының генераль директоры Александр Рехсонга, “Роском” сәүдә йорты директоры Александр Дубинкинга, “Экология Сервис” оешмасы директоры Рамил Мостафинга һәм “Татнефть” сәүдә йортының тәэмин итү буенча директор урынбасары Наил Сатдиновка, чараның мөхтәрәм кунаклары Мөсифулла Сәяровка, Халит Йосыповка, Равил Гыйззәтуллинга, Радик Сафиуллинга, Дмитрий Савинга һәм Похвистнево районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең өлкән тренеры Хәйдәр Гәрәевка Рәхмәт хатлары тапшырды.   Башта унөч авырлык категориясендә ярыш лидерлары билгеләнде. Финал өлеше ярышлары аеруча кызу узды. Тренерлар да үз-ләре тәрбияләгән спортчыларга аталарча киңәш биреп, һәр хәрәкәтләрен күзәтеп тордылар. Җанатарлар да сынатмады, көрәшчеләргә көч биреп, түземсезлек белән ярыш нәтиҗәләрен көттеләр. Ниһаять, турнир ахырына якынлашты. Хөкемдарлар җиңүчеләрнең исемнәрен атадылар. Денис Соколов (Самара, “ЦСКА” спорт клубы), Андрей Гальцев (Оренбург өлкәсе), Сергей Куличков, Илья Осипов (Сызран), Евгений Дементьев, Дмитрий Ручкин (Самара, 3 санлы Олимпия резервы спорт мәктәбе), Әхмәт Газиханов, Никита Ремизов (Тольятти, 5 санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе), Муса Исмәгыйлев (Самара, 6 санлы Олимпия резервы спорт мәктәбе), Тимур Табиев һәм Артем Понимасов (Похвистнево районы) үз категорияләрендә (бәйге 26 килограммнан 75 килограммга кадәр авырлыкта барды) беренче урыннарга лаеклы булдылар. Алар һәм икенче-өченче урыннарны алучы спортчылар Наил Гәрәев гаиләсе һәм өлкә спорт көрәше Федерациясе тарафыннан медальләр, кубоклар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр. Чарада катнашкан башка көрәшчеләр дә бүләксез калмады.   - Юбилейлы ХХ турнирны нәкъ Самарада уздырырга теләгән идек. Бу турыда өлкә спорт көрәше Федерациясе вице-президенты Александр Сидоровка белдергәч, ул да бу фикерне хуплады һәм кулыннан килгәнчә ярдәм итте. Ул бәйге барганда да бик актив булып, аны җанландырды, спортчыларга көч-куәт өстәде. Әтиебез хөрмәтенә бу чараны шулай зурлап уздырырга ярдәм иткәне өчен Александр Денисовичка гаиләбез исеменнән зур рәхмәт белдерәбез! Әтиебез башлап җибәргән эш дәвамлы булуына без, кызлары-кияүләре, туганнары, бик шатбыз. Ул Гали авылында яшьләр һәм яшүсмерләр өчен көрәш секциясе оештырып җибәргән иде. Башта бәйгеләр авыл Мәдәният йортында үткәрелгән булса, көрәшчеләр саны күбәеп киткәч, ярышларны Подбельскига күчерергә туры килде. Егерме ел элек шул секцияләргә йөргән малайлар үсеп җитеп, бүген үзләре балаларны грек-рим көрәше нечкәлекләренә өйрәтәләр. Мәсәлән, Равил Карабанов, Рифкать Әһлиуллин нәкъ шундыйлардан. Аларның уңышларын күреп бүген чын күңелебездән куанабыз.   Әтиебез һәр бәйге алдыннан яшь көрәшчеләргә: “Бу турнир олимпия медальләренә беренче адымыгыз булсын” - дип тели иде. Без дә шул теләктә калабыз, аларга һәм Самара өлкәсендә әлеге спорт төрен үстерү белән актив шөгыльләнүчеләргә бүген рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, - дип сөйләде Наил әфәнденең кызы Эльмира.   Бүген Гали авылында көрәш секциясен Хәйдәр Гәрәев җитәкли. Ул өлкәбездә, хәтта Татарстан районнарында узган Сабан туйларына, ярышларга татар көрәше буенча хөкемдар буларак чакырыла.   - Похвистнево районы көрәшчеләре Сабан туйларында да, өлкә, район ярышларында да, “Надежды России” Бөтенроссия турнирында да катнашып, лаеклы урыннар алып торалар. Бүгенге ярышларда да егетләр сынатмады. 75 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренчелекне яулаган Артем Понимасов – безнең көрәшче. Рәфис Газизуллин - 26 килограммга кадәр, ә Әнәс Латыйпов 38 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче урыннарны, 32 килограммга кадәр авырлыкта Талип Хаматов икенче урынны яуладылар, - дип горурланып сөйләде Хәйдәр әфәнде.   20 ел уздырылып килгән көрәш бәйгесендә катнашучылар бер-берсе белән яхшы таныш. Әнә, җиңелүчеләр дә бернинди үпкәсез, чын күңелдән көндәшләрен җиңү белән котлашалар, тәҗрибә уртаклашалар, бүләкләре белән мактанышалар. Димәк, бу көн аларның күңелендә җиңелү ачысы булып түгел, ә бәйрәм булып истә калачак.    
Хәмзә МОРТАЗИН

--- | 06.12.2019

"Яңа гына дөньяга аваз салган кызчыкның әти-әнисенең юл-транспорт һәлакәтендә гомере өзелгән"

$
0
0
06.12.2019 Язмыш
Күптән түгел Илдар белән Лилиянең уллары туган дигән хәбәрне ишетеп шатлыклы гаҗәпләнү кичердем. Табиблар бит аларга балагыз булмаячак дигән иде... Дөресрәге Илдарның баласы булмаячак... Германиягә кадәр дәваланырга бардылар, әмма андагы табиблар да шул ук сүзне әйткән.
Лилияне күпләр аерылышыр да, башкага кияүгә чыгар дип уйлаган иде. Шуңа аларның балалар йортыннан яңа туган бәби алып кайтулары күпләр өчен көтелмәгәнрәк хәл булды. Лилия үзен бала табу бәхетеннән мәхрүм иткән, дип тел шартлаттылар. Илдар белән Лилия беркем сүзенә карамый, ятим сабыйга әти-әни булган. Яңа гына дөньяга аваз салган кызчыкның әти-әнисенең юл-транспорт  һәлакәтендә гомере өзелгән. Йөкле әнисен хастаханәгә илтеп җиткергәннәр. Табиблар баланы коткарган, әмма әнисен коткара алмаганнар. Илдар белән Лилия шушы баланы бер күрүдә үк яраттык, диделәр. Кызчыкка Сания дип исем куштылар. Сабый янына Илдар эшеннән өенә атлыгып, йөгереп кайта иде. Үсә-үсә кызчыкта ДЦП диагнозы булуы аңлашылды. Илдар белән Лилиядән бер генә тапкыр да үкенү сүзе ишетмәдем, баладан баш тарту аларның уйларына да кереп карамады. Илдар эшкуарлык белән шөгыльләнде, Лилия көне-төне баланы кулына күтәреп әле бер табибка, әле икенчесенә йөрде. Тагын Германиягә барып кайттылар. Сынауларны кичеп, балаларын сәламәтләндерү өчен акчасын да, вакытын да кызганмадылар. Хастаханәләрдә дәвалау курслары үткәч, Кара диңгез буендагы курортка да алып бардылар.   Таныш-белешләремнән алар турында сораштырып тордым. Илдар Саниягә “кызым” гына дип тора, дип сөйләделәр.   Былтыр Саниягә 10 яшь тулганда Лилия белән Илдарның уллары туган. Шул хәбәрне ишеткәч күзләремә яшьләр тулды. Сөбханалла, Аллаһы Тәгалә аларны сабырлыклары өчен бәби белән бүләкләгән. Сабырлык ул – Аллаһы Тәгалә биргән зур нигъмәт. Санияне тәрбияләүләре нәтиҗәсендә Илдарның эшкуарлыгы да бернинди кризисларга карамый алга таба, юлында гел мәрхәмәтле кешеләр генә очрап тора. “Аллаһы Тәгалә безгә аны фәрештә итеп җибәрде, бугай”, -ди ул. Автор : Әсәдуллина Эльвира Фото: пиксабай
---

--- | 06.12.2019

Булачак укытучының һөнәри үсешендә иҗат

$
0
0
06.12.2019 Мәгариф
Кичә Казан (Идел буе) федераль университетында Казан университетының 215 еллыгына багышланган «Лобачевский и XXI век» иң яхшы студентлар эшенә VI Конкурс-конференция узды. Конкурсның төп максаты-математика фәненә, шулай ук үз тормышларында математика укыту методикасына аеруча зур кызыксыну белдерүче талантлы студентларны, иҗади шәхесләрне ачыклау.

Конкурста катнашу өчен Россия, якын һәм ерак чит ил югары уку йортларының математика һәм педагогика белгечлекләре студентлары чакырылган иде. 

Конкурс берничә номинация буенча үткәрелде: «Иң яхшы фәнни-тикшеренү эше», «Иң яхшы эзләнү-тикшеренү эше», «Иң яхшы эссе», «иң яхшы методик эшләнмә», «Иң яхшы гамәли эш». Проектларда студентларның мөстәкыйль фәнни, эзләнү, тикшеренү эшчәнлеге нәтиҗәләре чагылдырылды. Һәр катнашучыга үз тикшеренүләренең нәтиҗәләрен күрсәтү мөмкинлеге бирелде.   

Быел анда катнашкан Сыктывкар дәүләт университетыннан А.С. Зимина җитәкчелегендәге «Иң яхшы методик эшләнмә» секциясе аеруча зур кызыксыну уятты. «Иң яхшы гамәли эш» секциясе дә кызыклы булды, анда өчүлчәмле графика белән эшләр тәкъдим ителде.

КФУның II курс магистранты Мангутова Д., өстәмә чынбарлык технологияләрен кулланып, Лобачевский геометриясе модельләрен күрсәтте. Студент кыз үз чыгышында хәзерге вакытта күп кенә укытучыларның 3D-модельләрен һәм визуальләштерү чарасы буларак өстәмә чынбарлыкны куллануларын билгеләп үтте.     

     

Билгеле булганча, иҗади шәхес һәрвакыт эзләнүдә, әзер карарларга таяна алмый, булган белемнәрен яңа ситуациягә яраклаштыра. Конкурс-конференциядә катнашучыларның барысы өчен дә диярлек фәнни тикшеренүләр проблемасы математика дәресләрендә кулланыла торган дидактик материалларның күрсәтмәлелеген көчәйтүдә, укучыларга дөньяны шәхси тәҗрибә аша танып белү өчен яңа мөмкинлекләр ачу өчен мәгълүмати-белем бирү тирәлекләрен эзләү булды.   

Жюрига бәя бирү өчен тәкъдим ителгән методик эшләнмәләрнең күбесен якын киләчәктә Россия гомумбелем бирү мәктәпләрендә педагогик практикалар кысаларында интеграцияләнгән математика дәресләрендә сынап карау планлаштырыла.   

Һичшиксез, бу очракта укыту инде мәгълүматны трансляцияләү характерында түгел, ә укучыларның танып-белү һәм иҗат эшчәнлеген активлаштыру характерында булачак. 

 Ольга РАЗУМОВА, Елена САДЫЙКОВА

Тулырак: https://www.tatpressa.ru/news/346670.html


---

--- | 06.12.2019

Көнләшә, димәк, ярата?

$
0
0
06.12.2019 Ир белән хатын
Элегрәк ирем көнләшеп үзәккә үтә иде. Кыска итәк кияргә, артык каты бизәнергә ярамый. Телефоннан берәрсе белән озаграк сөйләшсәң дә, бетте баш – кара тавыш чыгара. Соңгы арада аны алмаштырып куйдылар, диярсең. Миңа бөтенләй исе китми. Махсус көнләштерергә тырышуымның да файдасы булмады. Иремнең сукырларча көнләшкән чагын сагынам хәзер. Әллә мине яратмый башладымы икән? (Венера Х. Казан)
Көнчелек  һич кенә дә ярату билгесе була алмый! Көнчелек – чир ул! Әлеге хатны укып чыгуга, психолог Марина Руфанова сүзен әнә шулай дип башлады. “Дөрес, гаиләдә ир белән хатын арасында бераз көнчелек булырга тиеш. Ул аларның бер-берсенә битараф булмавын күрсәтә. Кайчак ул мөнәсәбәтләргә яңа сулыш та өрергә мөмкин. Әмма көнләшүнең дә чамасы булырга тиеш. Юкса, ул гаиләне таркатып кына калмыйча, кеше гомерләрен дә өзәргә мөмкин”, – ди ул.   Белгеч көнчелекне тудырган өч сәбәпне атый. Шуларның беренчесе – курку хисе. Еш кына көнчелек яраткан кешеңне югалтудан курку аркасында пәйда була. “Үз-үзенә ышанмаган кеше өчен дә хас халәт бу. Андыйлар яраткан кешесе үзеннән күпкә яхшыракка күз салыр дип куркып яши. Тормыш иптәшенә үз милке итеп карап, аның иреген тулысынча чикләргә маташучылар да көнчелектән интегә”, – ди белгеч. Көнчелек дигән афәт корбаны булмас өчен нишләргә? Аны ничек җиңәргә? Тәҗрибәле психолог түбәндәге киңәшләргә колак салырга киңәш итә:   Көнчелек белән мәхәббәт арасындагы чикне билгеләгез. Көнчелек “өянәге” вакытында кеше гадәттә сөйгәненең телефонын тикшерә башлый, киемнәрендә ят хушбуй исе юкмы дип кызыксына, биш минут саен шалтыратып, аның кайдалыгын белешеп тора. Үзен ниндидер зур проблеманы чишү белән мәшгуль итеп хис итә ул. Арага хыянәт кермәсен, бер-береңә ышаныч бетмәсен дип тырыша бит, янәсе! Чынлыкта исә андыйлар әлеге гамәлләре белән мөнәсәбәтләрне нинди упкынга этәрүен күз алдына да китерми. Ялганнан, алданудан куркып, үзегез үк ике арага шик, бер-береңә ышанмау кебек ямьсез күренешләр кертәсез түгелме? Икенче юлы ирегез яки хатыныгызның кесә телефонын актарырга җыенганда үзегезгә түбәндәге сорауларны бирегез: бу гамәлегез аркасында мөнәсәбәтләрдә уңай үзгәреш булырмы? Шул рәвешле мәхәббәтегезнең тамырына балта чапмыйсызмы? Бу сорауларга бары тискәре җаваплар гына алсагыз, андый гамәлләрдән вакытында тыелып калыгыз!   Көнләшүегезне таныгыз. Үзеңнең көнче булуыңны тану – зур батырлык. Үз-үзегездән качмагыз. Теләсә кайсы начар сыйфаттан арыну аны танудан башлана. Көнчелек очрагында да шул ук хәл.   Көнләшкәндә нинди хисләр кичерәсез? Хис-тойгыларыгызга анализ ясарга өйрәнегез. Көнләшкәндә курку, ачу, үпкә яки күралмау хисе барлыкка киләме? Бу хис-тойгыларның барысын да кәгазьдә рәсем рәвешендә ясап барыгыз. Әлеге психологик алым ярдәмендә үз-үзегезне кулда тоту җиңелрәк бирелә башлар.   Ни сәбәпле көнләшүегезне төгәл ачыкларга тырышыгыз. Яраткан кешегезне югалтудан куркасызмы? Үзегезне аңа лаек түгел дип саныйсызмы? Әллә инде сезгә игътибар үзәгендә булу ошыймы?   Үз–үзегезгә ышаныч, үз–үзеңне бәяләү дәрәҗәсен арттырыгыз. Әйләнә-тирәдәгеләр иң элек сезнең үз-үзегезгә булган мөнәсәбәтегезне өйрәнә. Ул тиешле дәрәҗәдә булса, сезгә хөрмәт белән карарлар. Тормыш иптәшегез белән мөнәсәбәтләрдә генә түгел, әти-әни, балаларыгыз, бөтенләй чит-ят кешеләр белән аралашканда да эшли торган канун бу. Үз-үзеңне яратырга, холкыңның көчле якларын белергә кирәк. Яңа прическа, киенү стилен, мавыгуларны үзгәртү, начар гадәтләрдән арыну… Болар бар да үзегезгә башка күзлектән карарга ярдәм итәчәк. Күптән ахырына җиткерелмәгән эшегез бармы? Аны тәмамлау өчен менә дигән вакыт! Спортзалга йөри башласагыз, йә булмаса, чит тел өйрәнергә тотынсагыз да  үз-үзегезгә булган хөрмәтегез тагын да артыр.   Якыннарыгызга уңай хис–тойгылар гына өләшегез! Аз гына көнчелек хисе “кытыклый” башладымы, позитивлык “төймә”гезгә басыгыз. Андый кешегә сөйгән яры гына түгел, әйләнә-тирәдәгеләр дә тартылыр.   Һәрчак эш белән мәшгуль булыгыз. Теләсә кайсы шөгыль начар уй-фикер, авыр хис-тойгылардан арындыра. Кешелекнең бөтен бәласе – эшсезлектән, диючеләр хаклы. Яраткан эшегез, хобби йә булмаса, көндәлек мәшәкатьләр белән әвәрә килү аркасында көнчелектән котылып кына калмыйча, тырышлыгыгызның нәтиҗәләрен күреп тә сөенеп туя алмассыз.   Сөйгәнегез белән ачыктан–ачык сөйләшүдән курыкмагыз. Борчуларыгыз белән уртаклашыгыз. Болай эшләгәндә, ике арада килеп туган киеренкелекнең сәбәпләрен ачыклау җиңелрәк булачак. “Син өйгә вакытында кайтырга тиеш!” ише шелтәле җөмләне: “Син эштә тоткарланганда, борчыла башлыйм” кебек сүзләргә алмаштырыгыз.   Якын кешегезгә ышанырга өйрәнегез. Үткәндәге ачы тәҗрибәләрне онытыгыз. Бүгенге көн белән яшәүдән дә яхшысы юк! Төгәл дәлилләр булмаса, көнләшү өчен юк-бар сәбәпләр эзләмәгез. Гадәттә үзеңә ышанган кешене генә хөрмәт итәсе килә бит, әйеме? Сөйгәнегезнең иреген чикләмәгез. Шәхси вакытын үзе планлаштырсын. Дуслары белән очрашуларны да тыймавыгыз хәерле. Болай эшләгәндә якын кешеңне югалтудан курку хисе дә кимер, тормыш иптәшегезнең сезгә карата игътибарлырак була башлавын да сизәрсез.   Якын кешегезнең көн дәвамында ниләр белән шөгыльләнүен беләсегез килсә, сорауны оста итеп бирергә өйрәнегез. Ишектән керә-керешкә: “Кая йөрдең?” – дип кычкырасы урынга: “Көнең ничек үтте соң?” – дип ягымлы гына сорап куйсаң, уңай җавап алуың ихтимал.   Сөйгәнегезнең мавыгулары белән кызыксынып торыгыз. Теге яки бу шөгыле сезгә бөтенләй ят һәм кызыксыз тоелса да, хоббие турында сөйләшергә вакыт табыгыз. Аның сөйләвен кызыксыну тулы күзләр белән тыңлагыз, сораулар бирегез. Ышаныгыз, ул сезгә һичшиксез икенче күзлектән карар.   Бергә ял итәргә вакыт табыгыз. Ялларда шәһәр читенә чыгасызмы, әллә инде ресторанда романтик төшке аш ашыйсызмы – мөһим түгел! Сез бергә! Шул җиткән! Шул арада яңа уртак мавыгуларыгыз, кызыксынуларыгыз да пәйда булырга мөмкин. Мондый чакта ике арада көнчелеккә һичбер урын юк, билгеле.
---

--- | 28.11.2019

Ильяс Камалны котлыйбыз

$
0
0
06.12.2019 Мәдәният
Бүген Татарстан Композиторлар берлегенең чираттагы Корылтае узды. Корылтай берлек рәисе итеп кабат Рәшит Кәлимуллинны сайлады.

Берлекнең яңа сайланган Идарәсе составында композитор, дирижер, музыкант, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солист-инструменталисты Ильяс Камал да бар.

Корылтайда Ильяс Камалга мәдәният һәм сәнгатьне үстерүгә керткән хезмәте өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Котлыйбыз!
---

--- | 06.12.2019

Иске Ярмәк театры Казанда

$
0
0
07.12.2019 Мәдәният
Камышлы районының Иске Ярмәк авылы Мәдәният йорты каршында эшләп килгән театр труппасы Казанда спектакль куйды. Татарстанда Россия регионнары һәм Татарстан өчен иҗади бәйгеләр шактый күп үткәрелә. Алар халыкның рухын баетырга, иҗат канатларын ныгытырга ярдәм итә. Шундыйларның берсе – «Идел-йорт» дип аталган халык театры коллективлары конкурсы.

1992 елда башланып китә бу бәйге. Башта анда Татарстан үзешчән театр коллективлары гына катнаша. 1998 елдан башлап конкурс «Идел-йорт» дип атала һәм төбәкара статус ала. 2018 елда әлеге конкурска Галиәсгар Камал театрының директоры булып эшләгән Шамил Закиров исеме бирелә.

  «Идел-йорт» төбәкара үзешчән театр коллективлары бәйгесе быел да үткәрелде. Беренче турда төбәкләрдә сайлап алу этаплары уздырылды. Татарстан һәм Россия регионнары сәхнәләрендә 250ләп театр коллективы үзенең осталыгын һәм талантын күрсәтте. Шулар арасыннан 40 коллектив икенче турга узды.   Камышлы районы Иске Ярмәк авылының Халикъ Садри исемендәге мәдәният йорты каршында эшләп килүче һәвәскәр театр һәм Камышлы авылының Әнвәр Давыдов исемендәге Мәдәният йорты каршында эшләп килгән халык театры да бу бәйгедә катнашып, икенче турга уздылар һәм конкурска әзерләнгән спектакльләрен Казан халкына да күрсәтә алдылар.   Иске Ярмәк авылы труппасы конкурска шушы авылда яшәүче Илшат Галимов язган пьеса буенча куелган «Өмет» драмасын тәкъдим итте. Спектакль алдыннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров чыгыш ясады һәм театр труппасына Конгресс бүләкләрен тапшырды.   Эш көне булуга карамастан, бәйге узачак зал халык белән көндезен дә, кичен дә тулы иде. “Үзешчән театр артистларыбыз рольләрен оста башкарып, тамашачыны елатты да, көлдерде дә, ә мәртәбәле жюри аларга зур бәя бирде, - дип хәбәр итә Камышлы районы администрациясенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Резеда Төхбәтшина. - Инде XIX тапкыр үткәрелгән әлеге конкурска иҗат коллективларының мөнәсәбәте елдан-ел яхшыра бара. Алар бәйгегә тәкъдим ителәчәк әсәрне ел дәвамында әзерлиләр”.   2008 елдан башлап «иң-иң» дип табылган театр коллективларына грантлар да бирелә башлаган. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җиңүчеләргә гастроль юлларын да ачкан. Быел да финалга чыккан 12 коллектив бу мәртәбәле исемгә һәм 1 миллион сум акчага дәгъва кыла.   «Идел-йорт» бәйгесенең җиңүчеләре бу елның 9 декабрендә Галиәсгар Камал театры сәхнәсеннән игълан ителәчәк. Конкурс Гран-прига ия булган коллективның спектаклен күрсәтү белән тәмамланачак. “Һәвәскәр театрларга сәхнә бирү - безнең өчен зур дәрәҗә. Татар театрын халык тудырган. Татар театры императорлар сүзеннән түгел, халыктан чыккан театр. Бүгенге көндә дә кешеләрнең эштән соң театр уйнап йөрүләре - гаҗәеп күренеш. Моны хупламыйча ярамый. Без барып җитә алмаган урыннарда спектакльләрне халык үзе уйный”, - ди Камал театры директоры Илфир Якупов.    
Венера ГАЛИМОВА

--- | 07.12.2019

”Тормышта Ходай үземә күрсәтмәсен”, дип телисең

$
0
0
07.12.2019 Мәдәният
Әгәр спектакльдән соң, тамашачы көчле алкышларга күмә икән, артист өчен аннан да зур шатлык юктыр ул. Әле шушы көннәрдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында режиссер Илгиз Зәйни тарафыннан куелган “Өч аршын җир” (Аяз Гыйләҗев әсәре буенча) спектаклендә Мирвәли ролендә уйнаган Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов та әнә шундый күңелле мизгелләр кичергәндер.

Әлеге образда гына түгел, башка спектакльләрдә дә Ирекнең уены үзенең табигыйлыгы белән аерылып тора. Аның рольләре арасында ир затларыбызга өлге булырдай намуслы, ихлас күңеллеләре дә нәфрәт уятырдай кырыс холыклылары да бар. Кайсы гына образда булмасын, ул аларга җан җылысын салып, үз йөрәге аша үткәреп гәүдәләндерә.

  − Ирек, курсташларыгыз белән бергә театрга 20 елдан артык хезмәт итсәгез дә, мактаулы исемне берничә ел элек кенә алдыгыз. Сез күптән инде халык мәхәббәтен яуларга өлгердегез. Бигрәк тә фильмнар аша танылдыгыз, дисәм дә ялгыш булмас. Кайсы фильм тамашачыга танытты, дип уйлыйсыз?   − Мин Рабит Батулла әсәре буенча Фәрит Дәүләтшин төшергән “Бичаракай” фильмы аша танылдым, дип уйлыйм. (Аңа кадәр “Язмышлардан узмыш юк” фильмында катнашкан идем). Артистны күбрәк телевидение аша таныйлар. Нинди генә рольләр башкарсаң да, театрда ул кадәр танылып булмый.   − Сәхнәдә Сез никадәр кеше язмышларын уйныйсыз. Арада сокландырганнары да, куркытканнары да бардыр.   − Һәр рольгә алынганда башта куркып алынасың. Һәр тудырган образ безгә якын, чөнки аны үз күңелең аша үткәреп уйныйсың. Әгәр син аны үз йөрәгең аша үткәреп уйнамыйсың икән, аны берничек тә халыкка җиткереп булмый. Халык ничек уйнаганны күрә. Рольләрнең һәркайсы якын. Театрга килгәч тә, Хәй Вахитның Туй алдыннан” спектаклендә Наил ролен биргәннәр иде. Аннары шул ук спектакльдә Рафаэль ролендә әлегә кадәр уйныйм. Тискәре булганга, аны тамашачы бик яратып бетерми.“Кураж ана һәм аның балаларында кеше үтереп йөрүче офицерны уйнадым. Исерек кеше язмышларын да уйнарга туры килә. Тискәре рольне уйнар алдыннан:”Тормышта Ходай үземә күрсәтмәсен”, дип телисең. Андый гыйбрәтле язмышлар кабатланмасын иде, дип күрсәтеп торырга кирәк.   − Тамашачы яратып карый торган “Мәхәббәт чишмәсе”(Исламия Мәхмүтова) спектаклендә дә озак еллар яшь егетләрне уйнадыгыз. Тагын шундый үзегез уйнаган озын гомерле спектакльләрегез булдымы?   − Без аны гаилә корып, улыбыз туган елларда уйный башлаган идек. Аннары яшебез дә 50 гә таба бара,андагы рольләргә туры килмибез, дип анда уйнамаска булдык. Театрга килгәч тә, “Али баба һәм кырык карак”та Али бабаны уйный башлаган идем. 22 ел буе репертуардан төшми. Никадәр бала шушы спектакльне карап үсте?!   − Тора-бара рольләрегезгә карата мөнәсәбәтегез үзгәрәме?   − Сүз дә юк, аларны кабат караганда:”Их, бу урынны башкачарак эшлисе калган икән. Күреп бетермәгәнмен,” – дип борчылып аласың. Артист беркайчан да үз эшеннән канәгать булмый.   − Бүгенге көндә театрыгызда кайсы авторның классик әсәре куелуын теләр идегез һәм анда үзегезне кайсы рольдә күрәсегез килә?   − Аяз Гыйләҗевның “Өч аршын җир” әсәре буенча спектакль безнең сәхнәдә куелса иде, дигән теләк чынга ашты. Роле дә үзем теләгәне булып чыкты. Мин анда өлкән Мирвәли роленә бик теләп алындым..   − Хатының Гөлчәчәк белән бергә уйнавыгызны тамашачы яратып кабул итте. Моңа кадәр аның белән партнерлар булып уйнарга туры килдеме?   − Моңа кадәр бергә уйнарга туры килмәсә дә, быел Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Нәзер” спектаклендә бергә уйныйбыз. Әлеге “Өч аршин җир”дә ул − хатыным Шәмсегаян ролендә.     − Тамашачы Ирек Хафизовны тагын нинди фильмнарда күрә алачак?   − Без быел җәй көне Татарстан белән Үзбәкстан проектлары нигезендә, “Сөмбел” дигән фильм төшердек. Мин анда күмәк күренешләрдә уйныйм һәм продюссер буларак та катнашам. Тиздән Илдар Ягъфәров Мансур Гыйләҗев әсәре буенча “Исәнме сез!” фильмын төшерергә җыена. Аңа да чакырдылар. Без бит әле “Шаян ТВ” каналында балалар өчен мультфильмнар да тавышландырабыз.
− Соңгы вакытта үзегезне алып баручы буларак та күрәбез.   − Әйе, тәкъдим булганда анысына да алынам. Вакыт табып, барысына да өлгерергә тырышам, әмма кайвакыт кире каккан чаклар да була.   − Ирек, хыялланып та алыйк әле. Әгәр дә Сезгә дан-шөһрәт яисә акча тәкъдим итсәләр, кайсын сайлар идегез?   − Бүгенге көндә дан-шөһрәт белән генә әллә кая китеп булмый. Кесәңдә акча булу кирәк, дип уйлыйм.   − Сез гаиләдә өч улыгызга үрнәк әти дә бит әле. Алар кайларда белем ала? Нинди киңәшләр бирәсез үзләренә?   − Олы улыбыз Ранис КФУның финанс – икътисад факультетын тәмамлады. Уртанчыбыз Ислам да шунда укый. Сәйдәш 5нче сыйныфта белем ала. Аларга һәрвакыт тырыш, төүфыйклы булырга кушам. Иң мөһиме: яхшы кеше булсыннар.  
Люция ХӘБИБУЛЛИНА

--- | 07.12.2019

Тәкъдимнәрегезне көтеп калабыз

$
0
0
07.12.2019 Җәмгыять
Газетабызның үткән санында “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгы уңаеннан үткән җыелышның пленар утырышы турында язып чыккан идек. Ул айсбергның өске өлеше генә иде әле. Татар матбугатын, телебезне, тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне саклап калу буенча төп сөйләшүләр, фикер алышулар секцияләрдә булды. Бүген сезнең игътибарыгызга “Милли матбугат” секциясендә яңгыраган чыгышларның өземтәләрен тәкъдим итәбез.

Бу секциядә өлкә үзәгендә чыгып килүче милли газеталар һәм журналларда эшләүче матбугат хезмәткәрләре, авыллардан, район үзәкләреннән килгән хәбәрчеләр һәм Татарстан Республикасы делегатлары катнаштылар.

Беренче сүз Самара татарлары тарихчысы Шамил Галимовка бирелде. Ул кыскача гына Самара өлкәсендә революциягә кадәр чыгып килгән Мөхәммәтфатыйх Мортазинның “Икътисад” журналы, 1928 елдан башлап нәшер ителгән “Урта Идел”, “Колхозчы” өлкә газеталары, 1931 -1962 елларда татарлар күмәкләшеп яшәгән Камышлы районы буенча таралган “Югары уңыш өчен” газетасы, ә татар районы Кләүле белән берләштерелгәч, безнең беренче редакторыбыз Рәфгать Әһлиуллин каләм шомарткан “Ватан байрагы” газеталары турында сөйләп үтте.

Үзгәртеп кору җилләре искән 1990 елда Куйбышевта “Бердәмлек” өлкә татар газетасы оеша. Ул башта өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте органы булып тора, аннары, төрле сәбәпләр аркасында, “Туган тел”дән аерылып чыга һәм үз юлын ярып бара башлый. Шулай да газета татар гореф-гадәтләре, милли мәгариф, мәдәният һәм сәнгать темаларыннан аерылмый, өлкәдә барлыкка килгән күпсанлы милли оешмалар эшчәнлеге, алар үткәргән чаралар турында да даими рәвештә язып тора.

“Бердәмлек” газетасының бүгенге проблемаларын аның баш мөхәррире Эльмира Шәвәлиева-Варфоломеева яңгыратты. Төп проблема, әлбәттә, газетага язылучылар саны кими баруда. “Хәзерге яшьләр татар телендә укый-яза белмиләр диярлек. Моны Россия милли мәгарифе системасының камил булмавы белән аңлатырга була. Үткән гасырның 90нчы елларында Куйбышев педагогия институтында, педучилищеда татар теле факультетлары бар иде. Шунда укып чыккан кызлар бүгенге көндә дә өлкә мәктәпләрендә татар теле укыталар, газета-журналларда эшлиләр. Ул факультетлар ябылганнан бирле җирле матбугат чаралары һәм мәктәпләр милли кадрларга кытлык кичерә. Нәтиҗәдә, татар балалары татарча укый-яза белмиләр, газетага язылучылар саны кими, бу редакциянең матди хәле начарлануга китерә һәм аның хезмәткәрләренә башка эш эзләргә туры килә. Ә татар газетасы ябылса, татарлар тагын да таркаурак булачак, тагын да руслашачагы турында уйлаучылар бармы?” - дип ачынып сөйләде баш мөхәррир. Ул, авыллардагы хәлләр белән кызыксынып, Гали авылы вәкиле, газетаның штаттан тыш хәбәрчесе Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВАга мөрәҗәгать итте.

- Элек безнең авылда тел проблемасы юк иде. Балаларны күрше Рысайкино авылындагы балалар бакчасына йөртү генә руслашуга зур йогынты ясагандыр. Бакчада рус телендә сөйләшкән балалар хәзер өйдә дә, мәктәптә дә русча аралашалар. Бәхетебезгә, 18 декабрьдә Гали авылында яңа балалар бакчасы ачылырга тора. Без инде аны үзебезчә, чын татарча итеп оештырырга ниятлибез.

Шуны да билгеләп үтәсем килә: соңгы вакытларда мәктәптә татар теле дәресләре укытуга каршы булган ата-аналар бөтенләй юк. Киресенчә, проблеманы аңлап, өйдә татар телендә сөйләшергә тырышалар, ана теле дәресләрен кирәксенәләр.

Модератор:

- Бик әйбәт. Ә менә Камышлы районының Иске Ярмәк авылында балалар бакчасы күптән бар. Тик анда да тәрбиячеләр балалар белән никтер рус телендә сөйләшәләр. Иске Ярмәк социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА шул турыда ни әйтер икән?

- Безнең авылда тәрбиягә алынган рус балалары күп. Шунысы гаҗәп, рус балалары тиз арада оста итеп татарча сөйләшергә өйрәнәләр, ә тәрбиячеләр алар аркасында рус телендә сөйләшеп, татар балаларын ана теленнән мәхрүм итәләр.

Модератор:

- Татар авылларында хәлләр әле чыдарлык. Ә менә өлкә шәһәрләрендә татар балаларының үз телендә укырга-язарга өйрәнү мөм-кинлеге бармы? Зөлфия ханым ГАЛИХАНОВА, Тольяттида элек татар мәктәбе бар иде бит. Хәзер анда хәлләр ничегрәк?

- Россиянең бөтен шәһәрләрендәге кебек. Заманында Тольяттида бер балалар бакчасында һәм 81 санлы мәктәптә факультатив рәвешендә татар теле дәресләре укытыла иде. Аларны мәчеткә күчергәч, ул татар теле һәм гарәп графикасы дәресләренә әверелде һәм анда, башлыча, олы яшьтәге кешеләр йөри.

Ә менә Тольятти милли-мәдәни автономиясе бинасында Алия Мусина җитәкчелегендәге түгәрәкләргә балалар бик теләп йөриләр. Башта алар рус телендә аралаша, әлбәттә. Ияләшә төшкәч, акрынлап татарчага күчәләр. Ата-аналар да бала белән татарча сөйләшергә кирәк булуын аңлый башлыйлар. Без шундый өч чыгарылыш ясадык инде. Шулай ук Тольяттиның мәдәният һәм сәнгать йортында "Идел" татар ансамбле дә эшләп килә. Тик бу, Тольятти кебек зур шәһәр өчен, бик аз, дип саныйм.

Модератор:

- Данияр СӘЙФИЕВ – “Самар татарлары” журналының баш мөхәррире. Ул безгә журналдагы проблемалар турында сөйләп бирер.

- Журналыбыз 2012 елдан бирле чыгып килә. “Ипозембанк” булганда хәлләр әле ярыйсы гына иде. Ә хәзер акча мәсьәләсе бик кискен тора. Ә шулай да журналның сыйфатын төшерергә минем дә, хуҗасы Ильяс Гомәр улының да кулы бармый.

Журналистларыбыз да һаман шул “Бердәмлек”, “Сәләм” газетасы хезмәткәрләре. Кадрлар җитешми. Журналны укучыларга җиткерү мәсьәләсе дә зур кыенлыклар тудыра: халык калын һәм кыйммәтле басмага язылырга теләми, аны күп вакытта бушлай таратырга туры килә. Бәлки, Казан кунаклары журналны саклап калуның берәр юлын күрсәтерләр?

“Самар татарлары” исемендәге сайтыбыз да бар. Анда керүчеләр саны көненә 700 кеше. Кызыграк вакыйгалар булганда 2000гә дә җитә. Бәлки, кәгазьдә басылган газета-журналлар көнкүрештән чыгып бардыр?

Модератор:

- Казан кунаклары бу турыда ни уйлый? Политолог Руслан АЙСИН, рәхим итегез.

- Бу гомуми проблема. Олы буын кешеләренең институтлары да, газеталары да, язучылары һәм укучылары да вакыты белән тормыштан артта кала. Бу табигый хәл һәм аны туктатып булмый. Яңа тормышка яраклашырга теләсәк, интернетка чыгарга туры киләчәк.

Интернет кешегә күп мөмкинлекләр бирә, тик анда белмичә кереп китсәң, югалырга да мөмкинсең. Сораштыруларга караганда, татарлар интернетта бик актив халык. Без милли сәясәт, милләт, мәгариф, үзоешу темалары белән кызыксынучылар өчен “Татполит” дигән сайт оештырып җибәрдек. Аңарга язылучылар күп һәм аларның фикер алышулары күп проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә, идеяләр белән баета. Аралашу икеяклы булуы белән алдыра интернет.

Ә газетаны саклап калу өчен эстоннарның тәҗрибәсен тәкъдим итәр идем. Хөкүмәт эстон телендәге газеталарга акчаны 100000 язылучысы булса гына бирә башлагач, һәр гаилә газетаны 2 - 3 данә яздырып алып, тиражны тиешле дәрәҗәдә тотканнар. Әлегә шул юл белән барып карарга да була.

Модератор:

Сүз тарихчы, демограф, “Туган җир” журналы баш мөхәррире Дамир ИСХАКОВка бирелә.

- ...Кайбер ата-аналар бик кызып китеп баланы рус телендә генә укытсалар, дөньялары түгәрәкләнә, дип уйлаганнар иде. Юк икән, карасалар, оныклары инде урыслар. Шуңа күрә бу темага фикер алышырга гына түгел, юлларын да юлларга кирәк. Иң зур проблема – Бөтендөнья татар конгрессы каршында экспертлар советы булмау. Татар дөньясында баш мие яхшы эшләгән кешеләр күп, ләкин алар конгресс тирәсендә тупланмаган.

Дөрес аңларсыз, дип уйлыйм: Россиядә дәүләткә буйсынмаган ике шәхси яһүд университеты эшләп тора. Анда бик зур дәрәҗәле яһүд галимнәре тупланган. Югары икътисад мәктәпләрен дә нәкъ алар алып бара. Яһүдләрнең миләре бергә тупланган, ә безнеке таралып ята. Болай булса, җиңүгә ирешеп булмаячак. Интеллектуаль ягыбыз, халыкның аңын үстерү ягыбыз әлегә бик зәгыйфь. Шуңа татарның милли аңы тиешле дәрәҗәдә үсмәгән.

Газета-журналларның сыйфаты да югары дәрәҗәдә түгел. Миңа, мәсәлән, галим буларак, башка чыганакларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Һәм минем кебекләр бик күп. Шул турыда да уйларга кирәк.

Модератор:

- “Бердәмлек” газетасын Татарстан хәбәрләре белән баетучы, “Без - бергә” кушымтасын туплап, Россия киңлекләренә таратучы “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире Радик САБИРОВка сүз бирелә.

- Менә сез монда елына ничә милли җанлы кешенең бакыйлыкка күчкәнен язылучылар саны кимүгә карап беләбез, дигән идегез. Бездә дә шул хәл. Йөз мең тираж белән чыга башлаган “Без – бергә” кушымтасы быел 78 меңгә генә калды. Без дә “Без – бергә” кушымтасының тиражы төшүгә карап, милли матбугат проблемасы никадәр тирәнәя баруын күрәбез.

Басма газеталарның тиражы төшкәнгә карап кына утырып булмый, заман белән бергә атларга, интернетка чыгарга кирәк, әлбәттә. Мәсәлән, безнең “Шәһри Казан” газетасы сайтына, “Интертат”тан кала, көненә 5500 кеше керә. Керүчеләр саны күбрәк булган саен, реклама өчен күбрәк акча да төшә. Шулай ук Татарстан, Федераль грантларына да дәгъва итәргә кирәк. Хәзер Татарстанның район газеталары, Республика газета-журналлары грантларга гариза язалар һәм күп очракта оталар. Куркып тормагыз, шул юл белән барып карагыз.

Модератор:

- Секция эше бик эчтәлекле булды һәм милли матбугатның бөтен кырларын яктыртты, дип уйлыйм. Хәзер без резюме язарга тиешбез. Кемнең нинди тәкъдимнәре бар?

Ирек НУРИЕВ:

- Милли үзаңны күтәрү юнәлешендә эшләргә кирәк. Шул чакта гына милли мәгариф, әдәбият, сәнгать, матбугат проблемалары да чишелеш табар.

Шамил ГАЛИМОВ:

- Газеталарның интернет-сайтларын булдыру һәм өлкә басмалары белән хезмәттәшлек итү.

Рәшит ШАКИРОВ:

- Татар мәктәпләрендә “Яшь журналистлар клубы” булдыру, газета-журналларда “Минем беренче мәкаләм”, “Тәүге шигъри юллар”, “Әгәр мин редактор булсам” дигән рубрикалар ачу;

- Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына, “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең 50 еллыгына язылган мәкаләләр конкурсы игълан итү;

- авылларда һәм шәһәрләрдә “Татар матбугаты көннәре” уздыру;

- газетада “Татарча ликбез” колонкасы ачып җибәрү;

- Мактаулы гражданнар турында язмалар әзерләп бастыру...

Менә шундый конструктив тәкъдимнәр белән тәмамланды милли матбугат секциясе эше. Хөрмәтле газета укучылары да милли матбугатны үстерү буенча тәкъдимнәрен редакциягә язып җибәрә алалар. Хатларыгызны көтеп калабыз.

 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

--- | 07.12.2019

Учалыдагы тетрәндергеч канкоешта исән калган Зариф флешмобта катнашкан

$
0
0
07.12.2019 Җәмгыять
Бөтен Башкортстанны тетрәндергән Учалыдагы канкоешта исән калган Зариф Хилаҗев "Башкорт биюе" флешмобында катнашты. Ул вакыт бер исерек бәндә мылтыктан үзенең һәм Зарифның хатынын, аннары үз-үзен атып үтергән иде. Зариф каты яралана, әмма исән кала. Һәм менә ул матур чарада катнашкан.
Зариф автомобиле салонында "Сыңрай курай" җырын башкарды, ә Учалыда Өрген күле буенда башкорт биюен биеде.   "Мин алты яшьтән биим. Хәзер миңа 33 яшь. Дөньяның бөтен биюләрен яратам. Балаларга да биюгә сөю тәрбияләдем, аларга биюләр өйрәттем", - ди ул. Кызыл таң Автор: Резеда Галикәева
---

--- | 07.12.2019

Ришат Төхвәтуллинның тавыш режиссеры кая китеп югалуы билгеле. "Минем белән сөйләшмәде" ди җырчы

$
0
0
07.12.2019 Шоу-бизнес
Танылган татар җырчысы Ришат Төхвәтуллин Башкортстандагы гастрольләр вакытында тавыш режиссеры югалуы турында хәбәр иткән иде. "Матбугат.ру" моңарчы язганча, шушы көннәрдә концерт алдыннан гына юк булган Артур Гобузов флешка артыннан китеп, әйләнеп кайтмаган иде.

"Бөтен район эзли — тапмадык", - дип хәбәр итте Ришат Төхвәтуллин.   

Гобузов ике көннән соң үзе элемтәгә чыккан. Ул Петербургка кадәр барып җиткән булган.

"Минем белән сөйләшмәде, биюче егет белән сөйләшкән, киемнәрне җибәрегез дигән. Егетләр яза: мондый хәл аның белән беренче тапкыр гына булмаган. Аңлавыбызча, ул пультның настройкаларын юкка чыгарган да, нишләргә белмичә кайтып киткән. Иң мөһиме: исән-сау, борчыган өчен гафу итегез!" - дип уртаклаша җырчы.


---

--- | 07.12.2019

Андрей Кузьмин урынына «Татмедиа» АҖ генераль директоры вазифасына Шамил Садыйковны тәкъдим иттеләр

$
0
0
07.12.2019 Матбугат
«Татмедиа» АҖ генераль директоры булып «Татар-информ» МАның хәзерге директоры Шамил Садыйков билгеләнәчәк. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган иртәнге киңәшмәдә аны тәкъдим иттеләр.
Моңа кадәр "Бизнес Онлайн" чыганаклары Андрей Кузьминның "Татмедиа" АҖ генераль директоры постыннан китәчәген белдергән иде. Ул бу вазифаны 2015 елның декабреннән били. Аның урынына әлеге вазифага кандидатларның берсе дип  Шамил Садыйковны атыйлар.   Шамил Садыйков  «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын 2016 елның апреленнән җитәкли иде.   
---

--- | 07.12.2019

“Талаш-ызгышларыгыздан арыдык. Аерылыгыз!"

$
0
0
07.12.2019 Язмыш
Гаиләдә ир яки хатынның аракы сазлыгына чумуы, бертуктаусыз тиргәшүе, балаларның шул аркада интегүе – зур проблема инде ул. Мин дә үзебезнең гаиләдәге хәлләрне язарга уйладым. Бәлки, кайберәүләр укып, үзләренә сабак алыр.
Безнең дә әтиебез нык эчте. Ул елаулар, ул кайгырулар... Барысын да сөйләп бетерерлек түгел. Әниебезгә, әйдә, йорттан чыгып китик, дип тә карадык. Сезне әтисез калдырасым килми, түзгән тиклем түзик, диде. Эчкән, балаларыма җәфа китергән әти кирәкме соң дип уйлап та карамады.   Без, алты баласы, үсә төшкәч, әтинең эчүенә каршы төшә башлагач, бераз басылды кебек. Тик үсеп җитеп, үз дөньяларыбызны коргач, тагын башланды бит мәшхәр. Беребез әтине, беребез әнине үз яныбызга алып, аерым яшәтеп тә карадык, тик төрле сәбәпләр табып кире туган йортка кайтып яши башлыйлар да, тагын – талаш, тиргәш, ызгыш... Тыныша алмыйлар гына бит! Әтиең шулай, әниең болай дип безгә шалтыратып эләкләшүләренә, эй, үртәлә идек. Шулар аркасында хәтта без, алты бала да, үзара тиргәшә башладык.   Шулай яши торгач, әти белән әни 70кә җиттеләр. 46 ел бергә гомер иттеләр. Әти эчүен ташлап ук бетмәсә дә, хәзер элекке кебек аяк тибеп эчәргә саулыгы җитми. Ләкин эчмәгән килеш тә, элекке кебек, бер-берсен безгә эләкләшеп торуларын белделәр.    Бу хәлдән барыбыз да арыдык. Көннәрдән бер көнне без, балалар, җыелышып киңәшләштек тә әти-әнигә катгый итеп әйттек: “Без сезнең талаш-ызгышларыгыздан арыдык. Бергә яши алмасагыз, аерылыгыз. Аерылышмыйсыз икән, безгә бер-берегезне эләкләшеп шалтыратмагыз! Сез безгә икегез дә кадерле!”   Аллага шөкер, соңгы өч елда бик шаулашмый гына яшиләр. Мал тоталар, бакча үстерәләр. Без килеп киткән арада матур гына каршылыйлар, кунак итәләр, елмаеп озатып калалар. 17 оныклары белән барыбызны да коръән ашларына чакыралар.   Менә бит, 45 ел гомерне әрәм-шәрәм итеп нигә  талаш-ызгышка батып яшәгәннәрдер. Бер-берегезгә терәк булып, гөрләшеп яшәгез сез дә. Автор : Таҗиева Руфина Фото: пиксабай
---

--- | 07.12.2019

«Зәңгәр кит»ка алмашка – АУЕ?

$
0
0
08.12.2019 Криминал
Татарстанда яшүсмерләр җинаятьчелеге киң колач җәя бара. Бу юлы проблемага игътибарны беренче булып өстәгеләр үзләре җәлеп итте: башта Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков «яшүсмерләр җинаятьчелеге арта» дип хисап тотты, аннары бер-бер артлы Тикшерү комитеты, ФСБ… Узган атнада исә бу мәсьәләне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси контроленә алуы мәгълүм булды.
Моннан ике ел элек нәкъ шушы вакытта без интернеттагы «үлем төркемнәре» – балалар утырырга ярата торган «Зәңгәр кит», «Кызыл ябалак» һәм башкалар турында язган идек. Ул вакытта бу теманы матбугат та бик яктыртмады (дөрес, берничә басма безнең язманы урлап дигәндәй, күчереп бастырды), җитәкчеләр дә проблема барлыгын танымады. Ә проблема бар иде. Социаль челтәрдәге «үлем төркеме»ндә утыручы балаларның үз-үзләренә кул салуы хакында хәбәрләр әледән-әле ишетелеп торды, берзаман алар шактый күбәеп китте. Шуннан Роскомнадзор ул төркемнәрне яба, ата-аналар үзләре дә андый куркыныч төркемнәр турында җиткерә башлады. Дәүләт матбугат чараларында бер-бер артлы «фәлән үлем төркеме ябылды» дигән хисаплар китте. Кыскасы, проблемага җәмәгатьчелек тә, матбугат та, җитәкчелек тә игътибар итте.   Бу юлы исә проблема турында өстәгеләр үзләре матбугатка җиткерде. «Чир»не яшереп калдырырга тырышмадылар – сөйләделәр. Бу, әлбәттә игътибардан читтә кала алмый.   Прокурор хисабында мондый саннар бар: 2019нчы елның сентябренә яшүсмерләр катнашында 681 хокук бозу очрагы теркәлгән. Узган елның шул вакытында 587 очрак булган. Яшүсмерләрнең авыр һәм бик авыр җинаять кылуы, шулай ук төркем белән хокук бозу очраклары да. Балигъ булмаганнарның җинаять кылуы бигрәк тә Казан, Әгерҗе, Әлмәт, Арча, Баулы, Буа, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Тәтеш, Тукай һәм Чистайда еш күзәтелә икән. Бу исемлектә Чаллы юк, гәрчә соңгы вакытта бу шәһәрдән дә куркыныч хәбәрләр күп килә.   Хокук сакчыларының игътибарын аерым гына эш итүче яшь хулиганнардан бигрәк, төркем-төркем булып йөрүче яшүсмерләр җәлеп иткән. АУЕ хәрәкәтенең яңа дулкыны турында сөйлиләр. АУЕ («арестантский уклад един») – балигъ булмаганнар арасында караклылыкны пропагандалый, криминаль гамәлләргә җәлеп итә, төрмә тормышы белән кызыксындыра торган формаль булмаган берләшмә. Хокук сакчылары аңлатуынча, бу хәрәкәткә эләккән яшүсмерләр талау, караклык белән шөгыльләнә, ә җыелган акчаның бер өлешен төрмәдә утыручы «лидерлар»ына җибәреп бара. АУЕ хәрәкәтендәгеләр кешеләрне җәберләүләрен, кыйнауларын видеога төшереп, социаль челтәрләргә куярга ярата. АУЕның билгеле бер идеологиясе, үзләренең шигарьләре бар, алар үз гамәлләрен курыкмыйча, күрсәтеп эшли, хәтта төрмәдән дә курыкмыйлар. Ә кемдер бу төркемнәрне «группировкалар»ның кире кайтуы дип атый.   Тикшерүчеләр Чаллыда 5 шактый зур җинаятьчел төркемнең булуы турында белдерә: «Белята», «Маслята», «Тумановские», «Тихие» («25нче комплекс»), «48нче комплекс». Болары – исемнәре телдә булганнары гына әле. «Белята» дигәнендә 70ләп үсмер исәпләнергә мөмкин, ди. Аларның үз «общагы» бар, төркемнең һәр әгъзасы анда ай саен 1000 сум кертеп барырга тиеш икән. Акча кертергә теләмәсәң, кыйнап аталар. Кыйнаганны видеога төшереп, интернетка эләләр. Үсмерләр җыйган акчасын Түбән Камадагы 4нче колониягә Ленчик исемле берәүгә җибәреп барган, дип хисап тотты тикшерүчеләр. Бу язманы әзерләгәндә «Белята»ның «ВКонтакте» төркемен тапмадык: әллә япканнар, әллә адресын алыштырганнар. Соңгы мәгълүматлар буенча, анда 1700дән күбрәк үсмер торган.   Түбән Камада да шушы тема буенча түгәрәк өстәл уздырдылар, аны шәһәр мэры Айдар Метшин үзе алып барды. Шәһәрдә яшүсмерләр тарафыннан хокук бозу очраклары бер ел эчендә 70 процентка арткан икән. Метшинның бер сүзе аеруча игътибарны җәлеп итте: мәгариф хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп: «Әйдәгез, килешик. Сез яшүсмерләрнең ниндидер төркемнәре турында белсәгез, безгә хәбәр итәсез. Ә без моны мәктәпнең күрсәткечләренә, рейтингына кертмәбез. Моннан куркырга, моны яшерергә кирәкми. Киресенчә, әгәр андый төркемнәрне белеп тә дәшмәсәгез – моны тискәре кабул итәчәкбез», – диде ул. Гомумән, Чаллы тикшерүчеләренең дә, хисап тоткан башка хокук сакчыларының да тел төбендә «укытучылар җинаятьчел төркемнәр турында белә – безгә әйтми» дигән гаепләү ята кебек тоелды. Билгеле, әйтмиләр: уку йортының рейтингын төшерәсе килми бит. Укытучылардан тәрбияче роле тартып алынды, хәзер алар документ тутыру, БДИны яхшы бирдертү һәм уку йортының күрсәткечләрен яхшырту функциясен башкара. Әле тагын сайлаулар вакытында өстән кушылган планны үтиләр. Яшь хулиганнарны йә күрмиләр, йә күрмәмешкә салышалар…   Яшүсмерләр берләшкән төркемнәр «группировка»мы, АУЕмы – анысын хокук сакчылары үзләре дә төгәл генә әйтеп бирә алмый. Ләкин көн кебек ачык булганы шул: үсмерләрдән торган җинаятьчел төркемнәр ишәя һәм бу проблеманы хәл итү юлларын эзләргә кирәк. Бу тема ата-аналарны, укытучыларны гаепләү белән генә йомылмасын иде инде.   Фәнзилә МОСТАФИНА, Безнең гәҗит
---

--- | 07.12.2019

“Кызганганны яратмыйм”

$
0
0
08.12.2019 Язмыш
Казанда яшәүче Лилия Гайнуллина әнә шулай ди. Физик мөмкинлеге чикле булса да, аны бик күпләргә үрнәк итеп куярга була. Күңел төшенкелегенә бирешмичә, дөньяны яратып яшәвенә дә сокланырлык. Лилияне бәхетсезлек очрагы арбага утырта.
– Күп еллар элек, армиядән кайткан туганнан-туган абыем мине бакчадан килеп ала. Ул чакта миңа өч яшь була. Кайтканда, юл фаҗигасенә эләккәнбез. Абыем шундук үлә, минем дә хәлем авыр була, – дип искә ала Лилия. Шуннан соң кызга берничә операция ясала. Тик никадәр генә тырышсалар да, баланы аякка бастыра алмыйлар. Әнисе Наилә апа бар тормышын сабыена багышлап, сабыр итеп яши башлый.   Лилия үзе дә бик үҗәт, куйган максатларына ирешә торган бала булып үсә. Музыка мәктәбенең фортепиано классына йөри. Мәктәпне тәмамлагач, машина йөртергә укый.   – Әнием тик утыртмады мине. Гел эш кушты. Табак-савыт та юдым, өйләр дә җыештырдым. Башка балалар укыган мәктәптә белем алдым. Кызганып тормыйча, мине башка балалар төсле итеп үстереп, әнием холкымны ныгытты. Тора-бара үҗәтлекнең миңа кирәге чыкты, – ди Лилия. – Әтием йөрәк авыруыннан иртәрәк китеп барды. Әнине югалтканга да 3 ел инде. Апамны да иртә җирләдек. 39 яшендә инсульт булды. Шөкер, аның балалары килеп хәлемне белә. Янәшәмдә терәк булырлык ирем бар. Ул да юл фаҗигасенә эләккән, аяклары начар йөри. Бер-беребезне тапкач, тормышның мәгънәсе, яшәүнең яме артты. Җәен бакчабызда мәш киләбез, кышын фатирыбызда матур гөлләр үстереп яшибез.   Лилияне өйдә бик тотып та булмый. Ул моннан 20 ел элек кул көрәше белән кызыксына башлый. Очраклы гына рәвештә бер ярышка чакыралар аны. Шуннан соң Лилиядә спортка тартылу теләге уяна. Ул чакта кызны читтән генә бер тренер да күзәткән икән. Ярыш беткәч, Равил Галиуллин Лилияне әлеге спорт төренә чакыра. Аның яулаган медальләрен санап бетерерлек түгел. Үзе әйткәнчә, иң истә калган җиңүе Американың Лас-Вегас шәһәрендә булган икән.   – Анда 42 илдән килгән спортчы катнашты. Мин ике кулым белән дә көрәшеп, алтын медальгә лаек булып, абсолют чемпион исемен алдым. Армрестлинг буенча 3 тапкыр дөнья чемпионы, ил, Европа күләмендә күп тапкырлар җиңү яуларга насыйп булды. Мин боларның барысы өчен дә тренерыма рәхмәтлемен. Көрәш  миңа яшәргә көч бирде. Тормышта югалып калмаска, үз юлымны табарга ярдәм итте.   Лилияне якыннары уңган хуҗабикә буларак белә. Кайчан килеп кермә, ризыгы пешкән, йөзе ачык, ди алар. Иренең әнисенә дә игелекле килен, диләр аны.   – Мин тормышны шулкадәр яратам. Үземнең мөмкинлегемне чикләнгән дип уйламыйм. Бар да үзеңнән тора. Сау-сәламәт булып та, үзеңә чик куярга мөмкинсең, – ди Лилия. – Иң мөһиме – тырышлык кирәк. Әгәр елап утырсам, мин мондый характерлы булмас идем. Көрәштә ике куллап җиңгән кебек, язмышның да якасына ике куллап тотынам мин. Бер дә ычкындырасы килми. Зур уңышларга ирешеп, якыннарымны сөендереп яшисем килә.
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 07.12.2019

Шәмәрдән бистәсендә ике кешенең җанын кем кыйганы әлегә билгесез

$
0
0
08.12.2019 Криминал
Менделеевскида – коточкыч фаҗига. 41 яшьлек ир-ат элек бергә яшәгән хатынын, үги һәм үз улларын пычак белән кадап үтергән. 12 яшьлек тагын бер үги малае исә тәрәзәдән сикереп качкан. Фаҗига турында Татарстан Президентына да җиткергәннәр. Ул әлеге җинаять очрагын катгый контрольгә алырга кушкан.
Саба районының Шәмәрдән бистәсендә яшәүчеләрнең дә күңеле тыныч түгел. Узган атна ахырында биредә ирле-хатынлы Рита һәм Илдар Шириевларның мәете табылды. Үтерүчене әле дә эзлиләр.   Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәренә караганда, Менделеевскидагы куркыныч фаҗига көнчелек аркасында килеп чыккан. 41 яшьлек Айнур Харисов, 3 декабрь төнендә ике яшьлек улын күрергә дип, элеккеге хатыны һәм балалары яшәгән йортка килә. Ике арада тавыш чыга, моңа кадәр урлашканы һәм кешегә кул күтәргәне өч мәртәбә хөкем ителгән ир заты кулына пычак ала. Башта хатынына, аннары әнисен якламакчы булган 19 яшьлек үги улына кадый. 12 яшьлек малай исә, өстенә дә кимәгән килеш, беренче каттагы тәрәзәдән сикерә. Үги әтисе аны да яралап өлгерә. Канга баткан малай урамда күргән кешеләрдән ярдәм сорый. Вакыйга урынына килгән полиция вәкилләре ике кешенең мәетен таба. Иң куркынычы: үтерүче хәтта ике яшьлек улын да кызганмаган. Сабый хастаханәгә алып барганда җан бирә.   Айнур Харисовны күрше Алабугада эзләп табалар. “ВТ”ның полициядәге чыганагы сүзләренә караганда, ул бер йортның подвалында качып яткан. Баштарак хәтта нәрсә эшләгәнен дә аңлата алмаган. Аның наркология табибларында исәптә торганы турында да мәгълүмат бар.   Тикшерү комитеты бу вакыйга буенча җинаять эше кузгатты. Үги әтисеннән качып котылган малай хәзер хастаханәдә, аның белән психологлар эшли. “Әгәр балалар тормышы турында сүз бара икән, Рөстәм Миңнеханов һәрвакытта да әлеге мәсьәләне катгый контрольгә алу турында күрсәтмә бирә, – дигән Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дә бу юнәлештә эшли, аерым алганда, җирле органнардан әлеге гаиләнең имин булмаганнар реестрына кертелгәнме-юкмы икәнлеген ачыклый. Моннан тыш, омбудсмен үги әтисеннән качып котылган бала белән дә аралаша. Вәкаләтле вәкил компетенциясе нигезендә аңа тиешле ярдәм күрсәтеләчәк”.   Саба районындагы Шәмәрдән бистәсендә ике кешенең җанын кем кыйганы әлегә билгесез. Куркыныч вакыйга 29 ноябрь төнендә булган. 62 яшьлек Рита һәм 66 яшьлек Илдар ул көнне гадәттәгечә һава суларга чыгып китә. Озак кайтмый торгач, якыннары аларны эзләргә чыга. Пенсионерларның мәетләрен авыл зираты янындагы агачлыкта табалар. Аларга да пычак белән кадаганнар. Полиция вәкилләре бу очрак турында ачылып китеп сөйләми. Эзләү һәм тикшерү эше дәвам итә.   Тик вакыт узган саен, билгесезлек аркасында, имеш-имешләр һәм куркыныч сүзләр дә күбрәк тарала. 6,5 мең халкы булган Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев Шириевләрне урта хәлле, тыныч гаилә дип искә ала.   – Аларны якыннан беләм, чөнки безнең кодалар иде. Тыныч гаилә, өч кыз, бер ул үстерделәр. Ни өчен үтергәннәр? Нәрсә дип уйларга да белмибез. Халык арасында төрле имеш-мимешләр йөри. Әллә берәр нәрсә күреп калганнар да, шуның өчен әрәм иттеләр микән, дигән сүзләр дә бар, – ди ул. – Бездә бөтен кеше диярлек бер-берсен белә. Аралашып яшиләр. Күчеп килүчеләр дә бар. Төрле кеше очрый инде. Һәркемне үтәли күреп булмый бит. Бу вакыйга безне борчуга салды. Халык аптырашта. Әмма әлегә берни әйтә алмыйбыз. Бистәдә иминлекне көчәйтү, әйтик, видеокамералар урнаштыру нияте бар.   – Без Рита белән мех комбинатында бергә эшләдек. Әнисе Нина апа да шушында ук, баш бухгалтер булып хезмәт итте. Рита белән Илдар бик яхшы, шундый ипле, тыныч кешеләр иде. Беркемгә начарлыклары тигәнен белмим. Барыбыз да шок хәлендә, – диде безгә Шәмәрдәндә яшәүче Фәридә Закирҗанова. – Бездә кеше үтерү очраклары булганы бар инде инде. Ләкин соңгы елларда барысы да тыныч булды. Монда бит бер генә дә кеше түгел. Тулы бер гаиләнең канын койганнар.   Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү бүлеге идарәсе җитәкчесе булып эшләгән Александр Аввакумов җинаятьләрнең сәбәбен җәмгыятьтәге тигезсезлек белән аңлата.   – Үзегез күреп торасыз: җәмгыять байлар һәм ярлыларга бүленә. Канәгатьсезлек аркасында көнкүреш җинаятьләре арта, – ди ул. – Камералар гына ярдәм итми. Кинәт кенә җинаять эшлисе кеше бернигә дә игътибар итми ул.   Отставкадагы генерал Рафил Ногманов та шул фикердә.   – Үтерү очракларының барысы да диярлек фаш ителә, җинаятьчеләр табыла. Әмма барыбер кешеләр әнә шундый куркыныч адымга бара, – ди ул. – Һәр очракны аерым карарга кирәк. Гомумән алганда исә бу вакыйгалар җәмгыятьтәге деградация аркасында килеп чыга. Тормыш алга барса да, эчүчелек, наркомания кебек күренешләр беркая да китмәде бит. Аннары полиция хезмәткәрләре саны кимүне дә телгә алмый мөмкин түгел. Элек җәмәгать тәртибен күпме кеше саклый иде дә, хәзер күпме?  
Илнар ХӨСНУЛЛИН

--- | 07.12.2019

“Минем иманым бар, Аллаһыга шөкер!” (Ислам динендә байлык һәм хәерчелек турында)

$
0
0
09.12.2019 Дин
Узган Җомгада Казанның “Ярдәм” мәчетендә үзенчәлекле вәгазь укылды. Ни өчен кайбер мөселманнар бай яши, ә кайберләре очны-очка ялгап? Ислам динендә булсак та, ни өчен барыбыз да бертигез түгел? Мәчетнең имамы Хәбир хәзрәт Ханов байлык та, хәерчелек тә ул Аллаһы Тәгалә нигъмәте һәм Аллаһы Тәгалә сынавы дип аңлатты. Һәм мисал итеп шушы кыйссаны китерде. “Матбугат.ру” укучыларына да тәкъдим итәбез.
Бервакыт Гайсә пәйгамбәр янына бер бай килеп мондый сорау биргән “Син Аллаһының илчесе бит, зур гыйлем әһеле, миңа тормыш мәгънәсен аңлат әле. Менә ничә ел яшим, бар нәрсәм дә бар һәм мул, әмма яшәвемнең тәме юк” дип әйтә ул.   Гайсә исә аңа “булганына шөкереңне кылып яшә” дип әйтә һәм кулыннан тотып аны шәһәрнең читендә урнашкан чүплеккә алып бара. Алар анда аламаларга төренгән бер фәкыйрьне табалар. Бу кеше үзенә чүпләр арасында ашарга яраклы берәр ризыкъ эзләгән була.   Моны бай күреп бераз җирәнеп ала һәм шул ук вакытта бик яхшы вә төпле иттереп үзенең нинди яхшы хәлдә яшәгәнен аңлый. Гайсә пәйгамбәр аны катгый факт каршына куя һәм бу күренеш үзе бер вәгазь була. Бай Аллаһының илчесенә карап “зур рәхмәт, хатамны аңладым, булганына шөкер итүем кирәк” дип әйтеп борылып китә.   Боларны күргән фәкыйрь Гайсә янына барып ниһаять үзе шикәят итә башлый: “Нигә мине Аллаһ шундый түбән хәлгә төшерде? Киергә киемем, ашарга бер телем ипием, тыныч итеп йокларга бер почмагым юк”.   Гайсә исә аңа “булганына шөкереңне кылып яшә” дип әйтә һәм кулыннан тотып аны шәһәрнең ташландык гарип кешеләр тора торган урынга алып бара. Монда алар аяксыз, бер кулы гына булган бәндәне күрәләр. Ул үткән кешеләрдән хәер-сәдака сорап яткан була.    Фәкыйрь моны күреп бераз куркып ала һәм шул ук вакытта бик яхшы вә төпле иттереп үзенең нинди күркәм хәлдә яшәгәнен аңлый. Гайсә пәйгамбәр аны катгый факт каршында куя һәм бу күренеш аңа үзе бер вәгазь була. Фәкыйрь үзенең гәүдәсе исән, сәламәтлеге яхшы икәнен тиз аңлый һәм шунда ук Аллаһының илчесенә карап “зур рәхмәт, хатамны аңладым, булганыма Аллаһка мең шөкер, мең рәхмәт” дип әйтә һәм борылып китә.   Боларны күргән гарип Гайсәне үзенең янына чакырып ала һәм ниһаять аңа авыр тормышы турында шикәят итә башлый: “Ни сәбәпле мине Аллаһ шундый чирле, гарип хәлдә булдырды? Әллә берәр хата кылдыммы мин?”.   Гайсә исә аңа “бу Аллаһының сиңа булган сынавы, сабыр бул һәм Раббың биргәнеңә шөкереңне кылып яшә” дип әйтә. Гарип аңардан тагын сорый “ә нәрсәгә мин шөкер итим соң? Минем бер әйберем дә юк, мин бит әнә синең белән килгән фәкыйрьдән дә хәерчерәк!”.    Шул вакыт Гайсә аны кулына күтәреп алып шәһәрнең үзәгендә булган мөшрикләр (язычниклар) гыйбадәтханәсенә алып бара. Аның кырыенда урнашкан таш потларга кешеләр корбаннарын чалып, аларга үзенчәлекле намазларын кылып, елый-елый дога сорыйлар, башлары белән ташларга сугылалар. Гайсә гарипкә бу хәлне күрсәткәч теге күргәненнән аптырап кала вә җирәнеп куя. Гайсә пәйгамбәр аны катгый факт каршында куя һәм бу күренеш үзе бер вәгазь була. “Сиңа нигә шөкер кылырга дисеңме?” дип сорый аннан Аллаһының илчесе. “Минем иманым бар, Аллаһыга шөкер!” дип тәмамлап куя теге гарип кеше.    Иң зур бүләк безгә Аллаһы тарафыннан ул иман вә тәүфик булып тора. Аны кибеттә сатып алып яисә базарда башка кешедән алыштырып һич ала алмыйсың. Иман хәтта мирас кебек күчми ул. Ул Аллаһыдан үзенең иң сөекле колларына бирелә генә. Кемнең күңелен бу иң зур байлык өчен Раббыбыз ачып җибәрә – ул иң бәхетле кеше, әмма кемнең күңелен Аллаһы Үзенең нуры өчен каплады – бу бәндәне берсе дә коткара алмас.    Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә болай әйтә: “Дөнья малының күплеге байлык түгелдер, чын байлык – ул күңел байлыгы”. (Мөслим риваяте)   Шул сәбәптән әйтәсем килә, гыйбадәтнең асылы ул сиңа Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләр өчен шөкер итеп, киләчәгең өчен бәракәт сораудыр. Раббыбызга рәхмәт әйтүдән туктамыйк!
---

--- | 09.12.2019

Ике генә көн хезмәт итәргә өлгергән, «турникта атынып үлгән» - Рамил Шәмсетдиновны яклаган адвокат Руслан Нәгыев тагын бер сәер үлем турында сөйләде

$
0
0
09.12.2019 Фаҗига
Армиядә хезмәт иткәндә 8 хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов темасы матбугат битләрендә зур шау-шу тудырды. Аны яклаучылар да, гаеп итүчеләр дә күп булды. Егеткә юридик ярдәм күрсәтүче адвокат Руслан Нәгыев тагын бер сәер очрак турында бәян итте.

Кеше хокукларын яклау өлкәсендә эшләүче юрист язуынча, Белгородта икенче көнен генә армиядә хезмәт иткән егет үлгән. Моңарчы ул үзенә карата мыскыл итүләр турында да хәбәр иткән булган. Егет үлгәч, аның әти-әнисенә часть командиры шалтыраткан. Хәрби җитәкче әйтүенчә, егет турникта атынганнан соң берничә адым ясаган да егылган һәм үлгән. Бу хәлгә ышанырга буламы?

  “Егетләр, турникта атынмагыз, сез әле әниләрегезгә бик кирәк” – дип төртмәле фикер калдырган Руслан Нәгыев үзенең инстаграмдагы битендә.               Посмотреть эту публикацию в Instagram                  

Бу атнага йолдызнамә

$
0
0
09.12.2019 Киңәш-табыш
9-15 декабрь көннәренә йолдызнамә. Кучкар, Үгезбозау, Игезәкләр, Кысла, Арыслан, Кыз, Үлчәү, Чаян, Укчы, Кәҗәмөгез, Сукояр, Балыклар. Берсен дә онытмадыкмы?

Кучкар (21.03 – 20.04)
Туганнарыгыз белән аңлашылмаучанлык килеп чыгарга мөмкин. Тынычрак булырга тырышыгыз: хаклык алар ягында кебек.

  Үгезбозау (21.04 – 20.05)
Кеше белән уртак тел таба, аның хәленә керә белү, шулай ук эчке сиземләү керемле эшләрдә катнашу мөмкинлеге бирер. Тик бер киңәш: фикерегезне кызып-кызып яклаудан баш тартыгыз.   Игезәкләр (21.05 – 21.06)
Рухи яктан үсү, нәрсәләргәдер өйрәнү өчен, сәяхәткә чыгу өчен шәп чор. Тик үзегезгә “җирдән аерылуга” комачаулаучылар табылмагае…   Кысла (22.06 – 22.07)
Җитәкчегез дә, хезмәттәшләрегез дә, сезнең булдыклылыкны күреп, телсез калыр. Шул ук вакытта дәрәҗәле кәнәфидә утыручы яклаучыгыз да барлыкка килер әле.   Арыслан (23.07 – 23.08)
Алтын таулар вәгъдә итүчеләргә ышанып, харап була күрмәгез! Күктәге торнага карап, кулдагы чыпчыкны ычкындырмагыз, дип киңәш итә йолдызлар.   Кыз (24.08 – 22.09)
Һәр почмактан бәхет елмаерга гына торачак. Гомумән, сезнең өчен елның иң кызыклы, иң уңайлы чоры. Мөлаем, энергияле, талантлы, өстәвенә әле акчалы да булып куячаксыз.   Үлчәү (23.09 – 23.10)
Кесә ягын калынайтасы килә, әмма мөмкинлек чамалы. Шулайракмы? Бераз гына көтик инде. Акча ишелеп үк төшмәсә дә, йолдызларның вәгъдә итүенә караганда, шактый булыр ул, шактый…   Чаян (24.10 – 22.11)
Көч-куәтнең ташып торуы эштә кеше көнләштерерлек уңышларга һәм берәүгә үлеп гашыйк булуга китерер. Әмма хисләр белән саграк! Гаиләлеләр өчен генә дә әйтелгән сүз түгел бу…   Укчы (23.11 – 21.12)
Кайберәүләргә карьера баскычлары биегәергә тора: офыкта яңа вазифа, яңа коллектив шәйләнә. Мәхәббәт мәсьәләсендә дә күңелгә ятышлы хәлләр, матур сюрпризлар көтелә.   Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01)
Акча ягын кайгырту өчен бик-бик уңышлы чор. Уйламаганда-көтмәгәндә генә файдалы элемтәләр барлыкка килеп, алдыгызда шәп кенә мөмкинлекләр ачылыр. Өстәвенә әле сөеклегез дә куандырыр.   Сукояр (21.01 – 19.02)
Тырышлык һәм сүзгә осталык кайбер кемсәләрнең борыннарына чиертү белән төгәлләнер. Әмма шуны белеп торыгыз: артык шикләнүчән булуыгыз, ышанмаучанлык гадәтегез, юлыгызга аркылы төшеп, искитмәле мөмкинлектән коры калдырырга мөмкин.   Балыклар (20.02 – 20.03)
Тормышыгызда берсеннән-берсе матур хәлләр көтелә. Эштә дә әйбәт! Җитәкчегез, хезмәтегезне бик шәп бәяләп, үзегезне күкләргә чөеп мактаячак.
---

--- | 09.12.2019

Салават белән Элвин Грейның беренче күрешүе ничек узган

$
0
0
09.12.2019 Шоу-бизнес
Стадионнар җыючы җырчы Элвин Грей белән Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов арасында моннан берничә ел элек кара мәче йөгереп узган иде. Өлкән мэтр һәм яшm мэтр матбугат битләре аша, социаль челтәрләр аша бер-берсенә төрле ямьсез сүзләр атыштыргалаштырды.

Менә, ниһаять, Элвин Грейның инстаграм битендә дуслашу фотосы пәйда булды. "Матбугат.ру" бу фотоны бик җентекләп карады. Сурәттән күренгәнчә, Салават белән Элвин кул кысышалар. Бер-берсенә карашлары бер дә дошманнарча түгел. Фото астында Грей русча болай дип язган (башкорт егете татарча язмас бит инде): "Первая встреч, первое рукопожатие, первый разговор". Чынлыкта бу ике җырчы инде кайбер "солянка" концертларда, фестивальләрдә бергә катнашты. Әмма сәхнә артында күрешмәгәннәр, күрәсең. Яки администраторлары күрештермәс өчен бар көчләрен куйган. Менә бу юлы күрешкәннәр. Дус булганнар. Ярар, котлыйбыз. Ә ни өчен Салават та инстаграмына Элвин Грей белән фотосын куймаган? Әллә дус түгелме?)

Фото: instagram.com/elvin_grey_music


---

--- | 09.12.2019

“Татар Җыры”- Уфа: 8000 тамашачы, 29 артист һәм 38 җыр! (ФОТОРЕПОРТАЖ)

$
0
0
09.12.2019 Шоу-бизнес
Өч төп шәһәрдә – өч концерт! Халыкара “Татар Җыры” эстрада фестиваленең 20 еллыгы уңаеннан оештырылган масштаблы концертларның беренчесе ноябрь азагында Мәскәүнең Кремль сараенда узган булса, икенчесе - 7 декабрь көнне Башкортостан башкаласында урнашкан “Уфа-Арена” сараенда гөрләп узды.
Сигез мең тамашачыны сыйдырган залда чып-чын бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Салават, Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Гүзәл Уразова, Элвин Грей, Филүс Каһиров, Хәмдүнә Тимергалиева, Нәфкать Нигъматуллин, Әнвәр Нургалиев һәм татар эстрадасының тагын бик күп популяр артистлары соңгы елларда халык тарафыннан яратылып өлгергән иң шәп хитларын башкарды. Һәр образ уйланылган, һәр чыгыш үзенчәлекле, һәркайсы үзе бер шоу! Җырларга кушылып җырлап, рәхәтләнеп биеп, һәрбер җырчыны көчле алкышларга күмде тамашачы. Бәйрәмнең тантаналы мизгелләренең берсе – артистларны бүләкләү булды. Башкортостанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинга Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының почетлы грамотасы тапшырылды. ТР атказанган артистлары Гөлназ Сәфәрова һәм Эльмира Сөләйманованы Татарстан һәм Башкортостан Вәкиллегеннән рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.   “Татар Җыры” меңләгән кешене бер дулкынга көйләп, 3 сәгатьлек җырлы сәяхәткә дәште.Искиткеч җылы, урыны белән хәтта кызу узган бу очрашу уфалар өчен дә, җырчылар өчен дә онытылмаслык бер матур хатирә булып сакланыр! Алда – Казан һәм йомгаклау тантанасы!   21 декабрь “Пирамида” концертлар залында 20 елның иң шәп хитлары яңгыраячак!   Уфада узган "Татар җыры"ннан фотолар:                                              
---

--- | 09.12.2019
Viewing all 38225 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>