Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live

Гагаринның космоска очачагы Коръәндә язылган булган

$
0
0
09.12.2019 Дин
Мөхәммәд пәйгамбәрнең күктәге айны икегә яруы турында ишеткәнегез булдымы икән? Күптән түгел НАСА айның чынлап та уртасында ярыгы булуын ачыклаган. Сәхифәбезнең даими кунагы – «Иске таш» мәчете имамы Рамил хәзрәт ЮНЫСОВ һәр әңгәмәсендә безгә шундый шаккатыргыч кызыклы мәгълүматлар биреп бара. Бу юлы сүзебез Коръән могҗизасы турында.

 – Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә җир йөзенә халыкларга үрнәк булсын, аларны хәерле юлга өндәү өчен пәйгамбәрләр җибәргән. Адәмнән алып Мөхәммәдкә (с.г.с.) кадәр 124 мең пәйгамбәр яшәп киткән. Ул вакытта телефоннар, интернетлар, шәһәрләр арасында элемтә юк. Шуңа да пәйгамбәрләрнең саны күп булган. Мөхәммәд пәйгамбәрдән соң мәгълүмат кырының киңәячәген дә белгән Аллаһы Тәгалә. Безгә бүген бер пәйгамбәр дә җитә, Мөхәммәдне (с.г.с.) белмәгән шәһәр-авыл юк. Пәйгамбәрләр исә могҗиза күрсәтү сәләтенә ия булган. Алар халыкка үзләрен Аллаһ рәсүлләре дип таныштыра. Әмма пәйгамбәр икәнлегеңә ничек ышандырырга? Әйтик, синең яныңа бер кеше килеп, мин очучы ди. Аны ничек белергә? Очучы булуы турында таныклыгын, дипломын, лицензиясен күрсәтүен сорый алабыз. Ә кырык яшенә җиткән бер кеше килеп, мин пәйгамбәр дисә? Аллаһы Тәгаләдән аңа вәхи иңүен, Җәбраил фәрештә белән аралашуын беркем күрми дә, ишетми дә. Шуңа да аларга халык ышанмый, әкиятче, мәҗнүн дип көләләр. Пәйгамбәр булуын расларга кушучылар да табыла. Аллаһ боларның барысын да белә, Муса пәйгамбәргә могҗизалы таяк бирә. Таяк еланга әйләнеп, сихерчеләрнең еланнарын йота, шуннан алар иманга килә. Гайсә галәйһиссәламгә Аллаһ мәетләрне терелтү, сукырларны дәвалау сәләтен бирә. Ә Рәсүлебезгә кавеме аңа, пәйгамбәрлегеңне исбатлыйсың килсә, тулы айны икегә яр, шуның бер ягы бер, икенче ягы икенче тау башында булсын, ди. Шуннан ай икегә ярыла һәм берничә сәгатьтән кабат кушыла. Астронавтлар, айны тикшереп, аңарда кайчандыр аерылган булуын күрсәтеп торган җөй барлыгын чынлап та ачыклады. Бу турыда интернетта мәгълүмат шактый. Мөхәммәд пәйгамбәргә Аллаһ иң зур могҗиза – Коръәнне бирә. Ул кыямәт көненә кадәр дәвам итә торган дәвамлы могҗиза. Аны әле дә аңлап, өйрәнеп бетергән кеше юк – мәгънәсе укыган саен ачылып кына тора. 

  – Бүген күпме аять фәнни яктан расланган санала?   – 6 мең аятьнең 1 меңе генә белгечләр тарафынан ачыкланган һәм расланган. Шуның берсе – “Әл-Хиҗр” сүрәсенең 12-14 аятьләре. Гаднән әш-Шәриф дигән гарәп галиме үзенең “Коръән һәм астрономия” дигән китабында, кешелек тарихындагы беренче космонавт турында шул сүрәдә хәбәр ителгән була, дип яза. “Әл-хиҗр” сүрәсендә: “Бу кавем Аллаһка ышанмый. Әмма элек алар ышанган”, – диелә. Бу аять безнең коммунистлар чоры турында бара. Революциягә кадәр Россия халкы динле иде. Аннан соң дин бетте, Коръәннәрне яндырдылар, мәчетләрнең манараларын кистеләр. “Менә шушы динсез халыкка Мин күккә капканы ачармын. Алар шунда менә башлар”. Бу аятьтә сүз 1960 еллар турында бара. 1961 елда Юрий Гагарин беренче тапкыр космоска очты. Аның укытучысы һәм баш конструктор Сергей Королёв Гагаринга, космоска чыккач, һәр минутның башында бер җөмлә әйтергә куша. Җирдәге аналитиклар, аның җөмлә төзелешенә карап, психологик халәтен тикшерә. Гагарин, космоска чыгуга, иллюминаторга карый һәм “Мин нәрсә күрәм? Төшемдәме, әллә күзләрем сихерләнгәнме?” ди. Бу сүзләрне очышлар белән идарә итү үзәген яздырган була һәм алар саклана. Коръән дә: “Менгәч, нәрсә күрәм, мин төшемдәме, әллә күзләрем сихерләнгәнме, дип әйтерләр”, – ди (“Әл-Хиҗр” сүрәсенең 12-14 аятьләре). Бу могҗизаның могҗизасы бит! Изге китапта җөмләсенә кадәр алдан язылып куелган. Коръән фәнни китап та, фал китабы да түгел, әмма ул безгә үзенең Аллаһ тарафыннан мөкәммәл рәвештә бирелгәнлеген раслый, аны беркем дә үзлегеннән язмаган, төзәтмәгән. Мондый могҗизалар Китапта бик күп.    – Астронавт Нейл Армстронгның космоста азан тавышы ишетеп ислам дине кабул итүе турындагы мәгълүмат та уйдырма түгел, димәк?    – 1969 елны Армстронг «Аполлон-11» космик кораблендә айга төшә. Анда һава юк, димәк, тавыш та тарала алмый. Әмма Армстронг шунда тавышлар ишетеп, җирдәгеләргә, бу ниндидер һинд җырларына охшаган, ди. Кире җиргә кайткач, аны Мисырга фәнни конференциягә чакыралар. Шунда мәчеттән азан әйтелгәнен ишетә. Бу нәрсә, дип соравына, мәчеткә намазга чакыру, диләр. Бу авазны мин айда ишеттем дип, ул ислам динен кабул итә.    – Кешеләр айга киләчәктә тагын менәчәкме?    – Безнең өчен ай программасы ябылды кебек. Андагы Аллаһ мәхлукатлары, бу сезнең өчен түгел, ди. Коръәннең “Бәкара” сүрәсендә Аллаһ, сез адәмнәргә мин җирне халык кылдым, шунда яшәрсез, байлыгыгыз да шунда булыр һәм кыямәткәчә шул җирдә яшәрсез, ди. Димәк, башка планеталар безнең өчен түгел. Безнең илдә дә, Америкада да айга менүдән туктадылар.    – Космоста кемнең тавышы ишетелә икән соң?   – Аллаһка җир йөзендәге бөтен җан иясе зекер итә. Бөтен галәмнең тәсбихе астронавтларга азан булып ишетелгән дигән фараз бар.    – Башка планеталарда да тереклек ияләре бар диләр. Коръәндә аның турында мәгълүмат юкмы?   – Башка планеталарда тереклек барлыгын иң беренче булып Коръәни Кәрим әйтте. Аллаһка җирләрдә һәм күкләрдә булган барча мәхлук, тереклек ияләр, фәрештәләр тәсбих әйтәләр, диелә Китапта. Рәсүлебез (с.г.с.)нең бер хәдисендә, галәмдә тереклек ияләре яши торган бер планета бар, анда бер көннең озынлыгы безнең бер айга тиң, алар гел Аллаһка гыйбадәт кылалар, диелә. Димәк, без галәмдә ялгыз түгел. Коръәндә шулай ук, вакыты җиткәнчегә кадәр Мин сезне бер-берегез белән күрештермим, дигән аять тә бар.    – Кыямәттән соң җир йөзе үзгәрәчәкме?   – Коръәндә җирнең ничек яралуы һәм бетүе турында мәгълүмат бар. 15 млрд ел элек галәмдә бик зур шартлау булып, шуннан безнең галәм яралган, ди галимнәр. Һәм ул һаман да киңәеп бара. Аның хакында Аллаһы Тәгалә, без бу галәмне көч-куәт белән яраттык һәм аны киңәйтәбез, ди. Галәм билгеле бер ноктага җиткәч, киңәюдән туктый һәм кире җыела башлаячак. Кыямәт көнен дә язучы кешенең бөгәрләп ташлаган караламасы итеп күз алдына китерергә була. Җир йомарланган кәгазь кебек булачак. Кыямәт көненнән соң кырык ел үткәч кенә Аллаһ бу галәмне торгыза. Шуннан соң гына кубарылабыз. Ул вакытта инде җир ап-ак диск формасын алачак. Анда таулар да, елга-күлләр дә булмаячак. Бу дөньяны ике пәрдәле спектакль итеп күз алдына китерегә була. Беренче пәрдәсе хәзер бара, икенчесе кыямәттән соң. Җирдә яшәешебез тукталганнан соң, мәңгелек хакыйкый дөньяда яшисебез барлыгын онытмасак иде. Һәр көнне без ахирәткә әзерләнергә тиешбез.
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

--- | 09.12.2019

Әхәт Гаффарның 70 яшьлек юбилееннан ФОТОРЕПОРТАЖ

$
0
0
10.12.2019 Әдәбият
Кичә 9 декабрь көнне Казанның Тукай клубында язучы, драматург, публицист Әхәт Гаффарга 70 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. "Сагындыра узганы" дип аталды ул. Алинә Бикмуллина фотолары:

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


---

--- | 10.12.2019

«20 ел буена иң кечкенә гонорар белән иң рейтинглы тапшыру ясадым» - ТНВда «Адәм белән Һава» тапшыруы ник ябыла?

$
0
0
10.12.2019 Матбугат
ТНВ каналында 20 елга якын чыгып килүче «Адәм белән Һава» тапшыруы ябыла. Бу турыда аның алып баручысы Ләйлә Дәүләтова хәбәр итте. Ябылуның сәбәпләрен Ләйлә белми. Әмма үзе бу хәл белән риза-бәхил түгел. «20 ел буена иң кечкенә гонорар белән иң рейтинглы тапшыру ясадым», - ди ул. Ләйлә Дәүләтованың әрнүле хәбәрен ничек бар, шулай бирәбез. Хәтта хаталарын да төзәтмәдек.

 

  Ләйлә Дәүләтова:   Сезгэ эйтэсе яналыгым менэ шушы иде...Бу хэбэрне беренче тапкыр ишеткэч узем дэ шаккаттым , кайгырдым , куп йокысыз тоннэр уткэрдем дуслар  Берни ишетэсем килми, Килми берни курэсем. Яшэу дэртем булмаса да, Килми кебек улэсем... дип кунелсез пост язып куйган чаклар нэкъ шул вакытлар иде. Лэкин миннэн берни дэ тормый. Тнв нын беренче коннэреннэн бирле мин бу тапшыруны эшлэдем. Узем уйлап чыгарган проект. 20 ел буена ин кечкенэ гонорар белэн ин рейтинглы тапшыру ясадым. Эле бу тапшыруларны тагын 20 ел кабатларга була! Танылган шэхеслэрнен юбилее булганда да , ниндидер истэлекле даталарда да! Хэтта зур шэхеслэр якты доньядан киткэндэ дэ  Хэтерегездэ булса Туфан Миннуллин, Илхам Шакиров , Элфия Афзалова, Хания Фэрхи, Шэфэгать Салихов, Исламия Махмутовалар мэнгелеккэ кучкэн конне дэ нэкъ шушы тапшырулар кабатланды. Чонки Адэм & Хава ны мин ботен йорэгемне биреп , геройны хэръяклап ачып, матур итеп эшли идем. Танылган шэхеслэребез дэ мина ихластан ышанып , чын кунелдэн сойлэде. Мен рэхмэт аларга Мин хэрбер героемнын ин матур якларын гына ачарга тырыштым. 20 ел буе ТНВ да эшлэп, халыкка искиткеч матур тапшырулар курсэтергэ рохсэт биргэне очен Илшат Юныс улы Аминовка бик рэхмэтлемен! Ябылу буенча да миннэн берни дэ тормый. Ничек эйтэлэр -мин шулай эшлим. Сэбэплэрен белмим , шуна курэ барлык сорауларыгызны да И.Аминовнын узенэ юллый аласыз ! Нэкъ мэзэктэге сыман , остэгелэргэ виднее! Тамашачыларым белэн хэзер инде сэхнэдэ очрашырбыз . 9 январьда Филармониядэ АДЭМ & ХАВА йолдызлары концертында котеп калам сезне дусларым! Берничэ атна гына калды, билетлар алып калуыгызны утенэм! Афиша узган постта! Энием эйтмешли, минем сынарга да , сыгылырга да хакым юк. Кулымда балам. Ул мина ышана. Безнен эле яшисебез бар, минем эле яна эш эзлисем бар... Унышлы коннэр Сезгэ Дусларым Юлыгызда яхшы кешелэр генэ очрасын , язмышыгыз Сезгэ бэхетле сюрпризлар гына эзерлэсен   Фото: instagram.com/leyla_davletova
---

--- | 10.12.2019

Инстаграм «үлә»

$
0
0
10.12.2019 Интернет
Инде менә берничә ел Инстаграм үзенең соңгы ноктасына якынлаша. Бу социаль челтәрдә кеше бик күп һәм алар шактый вакытларын аңа сарыф итүгә карамастан, психологлар Инстаграмда утыручыларның игътибары кимү турында сөйли. Хәзер халык биредә күбрәк «скроллинг» (постларны тиз-тиз алыштыру), «серфинг» (бер аккаунттан икенче аккаунтка укымыйча, озакка туктап тормыйча күчеп йөрү) белән шөгыльләнә.
Инстаграм социаль челтәре яңарышларны даими кертүе нәтиҗәсендә, трендлар да үзгәреп тора. Элек иртән торуга блогерлар бер-берсенә хәерле иртә тели иде, ашарга утырсалар, ашамлыклары фотосурәтен Инстаграмга куеп, «Ашларыгыз тәмле булсын», дип яза һәм йокларга ятканда да «Тыныч йокы», дип саубуллаша иде. Хәзер алар (чын блогерлар) моның ишегә вакыт әрәм итми. Иң-иңнәре бер-ике ел элек кимендә ике-өч пост чыгарса, хәзер инде сан артыннан кумыйлар, алар өчен «охват» мөһимрәк.   Инстаграм тасмасы да үзгәрде: постларны хронология буенча күрсәтми башладылар. Шуңа да инде күпчелек блогерлар көненә бер пост кына куя. Алар буш, мәгълүматсыз түгел, ә киресенчә, файдалы материал белән шыплап тулган постлар. Игътибарлы укучы лайк сорау трендын да сизеп алгандыр. Бу тренд нәкъ менә постларны хронология буенча куймаганга барлыкка килде. Лайк, комментарийлары күп булган постлар лентада беренче булып күрсәтелә, шуңа күрә блогерлар һәр лайк өчен сугышырга әзер. Күп укучыларга лайк сораучы блогерлар ошамый, укып барсалар да, алардан күп кызыклы-кирәкле әйберләр белсәләр дә, лайк куймый гына танышалар. Ләкин моның икенче ягы бар: лайк куймасаң, Инстаграм сиңа бу аккаунт кызык түгел икән дип уйлап, бу блогерны сиңа күрсәтми башлавы да ихтимал. Шуңа күрә, телисеңме-теләмисеңме, Инстаграм кагыйдәләрен үтәргә кирәк.   Миннән сиңа киңәш: саран булма, язылгансың икән, укып барасың икән – лайк куй. Бөек кешеләрдән кемдер: «Якыннарыңа лайк куй, алар да сиңа лайкларын жәлләмәс», – дип әйткән бит. Ә бөек кеше юк-бар сөйләп йөрмәс. (Андый сүз әйтүче булмаган, әлбәттә, шулай да...)   Инстаграм башта матур фотосурәтләр белән бүлешү ысулы буларак уйлап табыла. Шуңа күрә элек фотосурәтләр гел бер фильтр белән эшкәртелгән, әкияттәге кебек тылсымлы кадрлар белән тулы иде. Хәзерге тренд тормышчанлыкка таба юл тота, әкияти кадрлар әлегә очраса да, күпчелек блогерлар фотоларын ничек бар, шулай куярга тырышалар. Бу тренд кешеләргә якынрак булу теләге белән аңлатыла. «Миңа охшаган икән, аның йөзендә дә бетчәләр бар», «Бала тапкач, икенче көнне үк эч бетми икән», – дип уйлый, үзе белән чагыштыра блогер укучылары.   Ләкин фотоларда чынлык калкып чыкса да, текстлар «төче» кала, чын хис, шул минутта кичергән уй-хыяллар юк диярлек. Һәр блогер контент-планны (алдан уйлап табылган темаларны) кулланып эш итә. Чөнки, инде әйтеп киткәнемчә, постлар файдалы булырга тиеш, аларны алдан уйлап куймасаң, кирәк вакытта искә төшермәскә мөмкинсең.   Блогерларның үзенчәлеге югала башлады, текстлар гел бер тирәдә: ничек ябыгырга, биш яраткан кином-китабым, лайфхаклар (тормышта җиңел кулланыла торган киңәшләр), кызык-мызык видеолар (идеяләрен бер-берсеннән урлый-урлый төшерәләр), рецептлар һ.б. Ун мең язылучысы булган аккаунтка керсәң, «мин инде моны кайдадыр күргән идем» дигән «дежавю» уйлар килә башлый. Берсе конкурс-бәйге үткәрсә, икенчесе марафон башлап җибәргән. Үзенә генә хас әйбер юк: йөзләр төрле, әмма сүзләре, эчтәлеге «тапталган» тема.   Инстаграмда утыручылар арасында үз битләрендә бер фото да куймыйча, укып-карап кына ятучылар да бик күп. Үз тормышын кешегә күрсәтергә ярамый дип уйлыймы (имеш, «бәхет тынлык ярата»), кешеләргә кызык булмас диме – монысы инде билгесез.   Кемдер бөтенләй фейк – ялган битләр ачып, шпион булып экс-ирләрен, аларның яңа хатын-кызларын социаль челтәрдә табып, дус кызлары белән аларны «чәйнәп», тәм таба. Менә шундый ул Инстаграм: бар мәгълүматны язып, фотосурәтен халыкка үзебез чыгарып салабыз бит. Безнең инстабит аша кайда-ничә сум эшләвебезне, ничек ял итүебез, дус-туганнарыбыз турында бик җиңел генә белеп була.   Оныта язганмын: Инстаграмда секс турында ачыктан-ачык язарга ярамый (анорексия, үз-үзеңә кул салу кебек темаларга бик күптәннән табу инде).   Әлеге мәйданны бизнес кешеләре биләп алу да Инстаграмны яхшы яктан бизәми. Кая карама реклама, һәр тишектән нидер саталар, тәкъдим итәләр. Сез дә туйдыгызмы рекламадан? Кеше, үзе дә сизмәстән, рекламалы постларны тизрәк узып китә, текстларын укып та тормый. Шуны аңлап, маркетологлар «сукыр реклама» («рекламная слепота») дигән термин керттеләр, шуңа күрә хәзер натив рекламага басым ясыйлар. Натив рекламаны ясау күпкә авыррак, чөнки күп көч сарыф итүне сорый. Ләкин тырышмасаң, бу эштә син «лузер» (җиңелгән) кеше буласың.   2019 елның трендлары турында да әйтеп китмичә булмый. IGTV – Инстаграмның яңа телевидениесе киләсе елда чәчәк атачак, шуңа күрә хәзердән үк ун минутлык видеолар төшерә башласагыз була. Тасманың үзендә текстлар кыскарачак, фото-видеолар шулай ук тормышчан булыр, видео исә тасмада ешрак күренер, дигән фараз бар. Файдалы мәгълүматны кыска, кызык, үзенчәлекле итеп бирә алган блогерларның язылучылары саны артачак. Димәк, бүгеннән үк эшкә тотыныгыз: татарча да, русча да хатасыз, кызыклы һәм кыска текстлар язарга өйрәнегез. Туры эфирлар, сторизларны караучылар арту сәбәпле, аларны да контент-план буенча төшерә башлаячаклар, апагыз әйтте, диярсез!      

 


Ләйлә ЛЕРОН

--- | 10.12.2019

Тинчурин театры Чыршы бәйрәменә чакыра

$
0
0
10.12.2019 Бәйрәм
Кәрим Тинчурин театрнында «Яңа ел маҗаралары» интерактив мәйданчыгы узачак. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең нәни дусларын Яңа ел көннәрендә чыршы бәйрәменә чакыра!!! Касса телефоны: 8 (843) 238-56-17

 

  Электрон билет алу: https://tickets.tinchurinteatr.ru/                  

 
---

--- | 10.12.2019

Лужков вафат

$
0
0
10.12.2019 Сәясәт
Бүген 10 декабрь көнне Мәскәүнең элеккеге мэры Юрий Михайлович Лужков якты дөньядан киткән. Бу турыда күп кенә үзәк матбугат чаралары хәбәр итте. Лужковка 83 яшь иде.

---

--- | 10.12.2019

Читкә китә калсак, хыянәт итмәбезме?

$
0
0
10.12.2019 Ир белән хатын
Бу мәгълүм мәзәктәге кебек: тәмугтагы татарлар казаныннан берсе өскә үрмәли башласа, аны астагылары тартып төшерә, шуңа аңа капкач та кирәкми, имеш. Чит илләргә китеп тәҗрибә тупларга, ят җирдә көчен сынап карарга теләүчеләр белән дә шулай: китәргә теләмәгән яки мөмкинлеге булмаганнар аларны төрлечә атап, патриотлык хисләре булмауда оялтырга маташып, хәтта «хыянәтче» дигән ярлык тагарга ашкына.

Бу хәл социологик сораштыру нәтиҗәләре басылып чыкканнан соң булып ала. Кайберәүләр аның нәтиҗәләрен дөрес түгел дип бара, әмма бу теманы өйрәнеп, тикшеренүләр уздыручыларның да нәтиҗәләре шундый, бөтенесе дә килешенеп, алдап утырмыйдыр инде. Социология ул – безнең көзгебез, бу очракта үз-үзеңне гаепләргә кирәк. Чит илгә барып карарга теләгән һәркем – ул әле илен, ватанын саткан хыянәтче түгел. Глобальләшү чорында кешенең үзе өчен дөнья­ны ачарга теләве башкаларда нормаль күренеш булып санала, яшь буын, белем алгач, чит илләрдә көчен сынап карый. Ә безнекеләр алардан киммени? Бөтен бәла – аларның күп булуында. Ләкин алар беркем көтмәгән, беркем бернәрсә вәгъдә итмәгән чит-ят җирләргә китәргә һәм бәхетләрен сынап карарга тели икән, димәк, алар үз көчләренә ышана. Аларны гаепләгәнче, китү сәбәпләрен ачыклау кулайрак булмасмы? Әлеге китүләрне төрле тыюлар, кануннар ярдәмендә киметеп була. Әмма бөтенләй бетереп булмый, элеккеге тимер чаршау яңадан эленмәс шул инде хәзер. Бу юл белән хәл ителми. Җәмгыятьнең бүгенге хәле – хәзерге буынның хезмәте нәтиҗәсе, яшь буын анда үзенә урын тапмый икән, бусы инде безнең җаваплылык.


Фәнис МОТЫЙГУЛЛИН

--- | 10.12.2019

Пенсия фондына барып исән икәнеңне расларга кирәк?

$
0
0
10.12.2019 Җәмгыять
Бер хәбәр килеп иреште: 85 яшьтән узган кешеләрне Пенсия фонды бүлекләренә чакыралар. Алар бүлектә үзләренең исән икәнен раслап кайта. Үлгән туганнары өчен пенсия алып ятучы кешеләр дә очраштыргалый икән. Пенсия фонды шуны фаш итмәкче, янәсе. Чынлыкта хәбәр дөресме? Әби-бабайларга шулай дәррәү кузгалырга кирәкме? Арада кузгала алмаучылар да бар бит.
  – Килү мәҗбүри түгел. Пенсия фонды белгечләре үзләре өйгә йөри. Өлкән кешене өендә очратмасалар гына  почта тартмасында чакырып язу калдыралар, – дип әлеге мәсьәләгә Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге баш идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина ачыклык кертте. – Килгәне килә, килмәгәне юк инде. Безнең актив йөрүче, банкта сакланучы акчасын үзе барып алучы кешеләр дә күп. Барысы да өйдә генә ятмый. Өеннән чыгып йөрмәгәннәр Пенсия фонды бүлегенә телефоннан шалтыратып сөйләшергә мөмкин. Анысын да кире какмыйбыз. Өлкәннәрне барлау – безнең көндәлек эш. Авыл җирендә 80 яшьлек әбиләр сыер сава, бәрәңге ала, моңа беркем дә аптырамый бит. Аннары килә алмаганнарның ышанычлы кешесе була. Әйтик, кызы, оныгы һәм башкалар. Аларны җибәрсә дә, зыян юк. Пенсия фондында чиратлар булыр, озак вакыт үтәр дип тә куркырга кирәкми. Андый хәлнең  булганы юк. Безнең оешмага йомышы төшкәннәрнең байтагы хәзер эшен интернет аша башкара. Пенсия фонды сайтында һәркемнең шәхси кабинеты бар. Анда дәүләт порталы аркылы да кереп була.   Пенсия фондыннан аңлатуларынча, кеше үлгән очракта, аңа пенсия түләү туктала. Әби-бабай киләсе ай өчен пенсия алгач вафат булса, якыннары ул акчаны хөкүмәткә кире кайтармый.
Фәния АРСЛАНОВА

--- | 10.12.2019

"ТЯ"укучысы: Җырчыларны тыңлап үз рейтингымны төзедем

$
0
0
10.12.2019 Шоу-бизнес
Иртән йокыдан торуга кухняда «Болгар» радиосын тоташтырам. Тавышын кысыбрак куеп, берәр сәгать, иртәнге чәемне эчкәнче тыңлыйм. Аннары залга үтеп телевизор кабызам. Монда күбрәк «ТНВ» һәм «Мәйдан» каналларын карыйм. Журнал өстәлемдә һәрчак ручка белән блокнот тора. Телевизорны бик текәлеп карап утырмасам да күз уңыннан ычкындырмыйм, өстәлдәге газеталарны караштырам, барлыйм. Үзем өчен җырчыларның рейтингын төзедем. “Эш югында эш тапкан: ыштаныннан бет баккан” дип әйтер иде әнкәй мондый кешегә. Ә шулай да бу бик мавыктыргыч, кызыклы гамәл.
Ир-ат җырчылардан беренче урында Ришат Төхфәтуллин. Андагы моң, аһәң, өстәвенә Ходай чибәрлекне, буй-сынны да жәлләмичә биргән. Клипта аның шәһәр урамнарында, рестораннарда, су буйларында җырлап йөргәнен күрсәтәләр. Сокланып, дөньяларымны онытып тыңлыйм, карыйм. Ришат белән янәшә торырлык (минем өчен) җырчы – Филүс Каһиров. Әйдә, икесе дә беренче урында булсын.   Икенче, өченче урыннар гел алышынып тора. Исемләп тезмим инде боларны. Исемлегемдә хатын-кызлардан беренче урында күптән инде Эльмира Сөләйманова. Ул буй-сын дисеңме, йөз, чәч – барысы да карап туймаслык. Инде килеп хәзер рейтингымда беренче урынны Илсөя Бәдретдинова яулап алды. Үзәкләрне өзеп, күңелнең әллә кайдагы почмакларына барып җитә аның җырлары. Фани дөньялардан аерылып моң-җыр дәрьясына чумасың. Чибәрлекне, буй-сынны да өеп биргән аңа Ходай. Сәхнә түренә быел гына бөтен татар халкын гашыйк иткән Сарман кызы Зәлилә күтәрелде. Ваһапов фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Ранис Габбазовлар белән фестивальдә җиңү яулаган Зәлилә халыкны “Сарман” җыры белән таң калдырды. Әле моңарчы ул җырга алынган яшьләр юк иде дип беләм. Тик клипта Сарманның йортлары, урамнары бөтенләй төшерелмәгән. Без үскәндәге салам түбәле, ихаталары киртә белән тотылган ярлы Сарман түгел бит ул хәзер.   Үзем дә төрле очрашуларга барганда машина тәрәзәсеннән генә күреп үтәм Сарманымны. Халыкта агач бакчалары да юк, урамнарда хәтта өрәңге агачы гына да үсми торган Сарман хәзер искиткеч матур, төзек.   Яз көне, имтиханнарга әзерләнгәндә Ленин бакчасына бара идек. Агач төбе саен көтү-көтү укучы китап тотып шунда ауный, бераз ял иткәндә җырлап та җибәрәбез. Беренче җыр-көй, әлбәттә инде – “Сарман”. Район үзәгендә бары өч-дүрт хуҗалыкта гына агач бакчасы бар иде, ә урманлы авыллар 8-10 чакрым ераклыкта.   Ир-егет җырчылардан “Сарман”ны Илһам Шакиров җиренә җиткереп башкарды. Без аны Сарман егете, Сарман җырчысы дип йөрдек, шулай булып калды да. Эшсезлектән аптыраган түрәләр Илһам туган Яңа Бүләк авылын әле Чаллыга, әле Сарманга, соңыннан Тукай районына кертеп мәш килделәр. Тик Илһам барыбер безнеке – Сарманныкы ул. Әле безнең тагы “Сарман вальсы” бар бит. Нишләптер аның исемен соңрак “Чыгарсыңмы каршы алырга” дип үзгәрттеләр. Тик безнең өчен ул барыбер “Сарман вальсы” булып калды. Сүзләрен үзебезнең район егете Дамир Гарифуллин язган, ә көен минем белән бер урамда үскән Валерий Әхмәтшин иҗат иткән. Бу җырны белмәгән бер генә татар кешесе дә юктыр. Ә Дамир Гарифуллин “Академик” исеме бирелгән шәхес. Тагын кайсы районның үз академигы бар икән әле?   Дамирның 80 яшьлек юбилеена Җәлилдән, “Җәлил чаткылары” әдәби иҗат берләшмәсеннән берничә шагыйрә чакыру алдык. Сарманның мәдәният йорты халык белән шыгрым тулды. Өч сәгатькә сузылган кичәдә әле кайберләренә котлау өчен чират та җитми калды. Җәлил делегациясен сәхнәгә чакырып менгезделәр. Бик зур чәчәк бәйләмен тапшыру, котлау сүзләрен әйтү миңа йөкләнде. Дамир күп сандагы китап авторы, барлык татар дөньясына танылган шәхес. Элегрәк, бер очрашудан соң әле ул безне фатирына чәй өстәле әзерләп тә чакырган иде. Хатыны Фәһимә вафатыннан соң кабат тормыш та кормады. Аның өендәге тәртип, чисталык! Бер дә хатын-кызсыз тормыш димәссең. Булганнан бар да була дип белеп әйткән борынгылар. Дамир Гарифуллин белән Валерий Әхмәтшин шушы “Сарман вальсы” белән генә дә тарихка кереп калачаклар инде.   Сарманның Илексаз авылына таба басуда өр-яңа коттедж поселогы үсеп чыкты. Мин 13-14 яшьтән шул басу-кырларда комбайнда салам төшерүче, капчык атучы булып эшләп үстем. Бервакыт язу эшләре буенча танышым Клара белән Илсөяр Вәлишиннарга кереп чыгарга туры килгән иде. “Сезнең йорт-бакча урыннарында элек басу иде, анда арыш, бодай, солы үсә иде. Тракторист, комбайнер, аның ярдәмчесе, ике салам төшерүче, ике капчык атучы караңгы төшкәндә генә җәяүләп, аллы-артлы тезелешеп Сарманга кайта идек. Иртән сәгать бишләрдә яңадан эш башлана иде”, – дип, аларга да сөйләгән идем.   Менә Зәлилә “Сарман” җырын башкарганнан соң күңелемдә күпме хатирә кузгалды. Ә Ваһапов фестивале җиңүчеләренә алдагы иҗат юлларында уңышлар, тагын күп төрле мактаулы исемнәр алу насыйп булсын дип телим. Яшә, гөрлә, җырла, Сарманым!   Халисә ШӘЙДУЛЛИНА. Сарман районы, Җәлил поселогы.
---

--- | 10.12.2019

Данлыклы татар баянчысы Фәйзи Садыйковның тууына 100 ел (ТАРИХИ 20 ФОТО)

$
0
0
10.12.2019 Мәдәният
19 декабрьдә халкыбыз арасыннан үсеп чыккан музыкантларның берсе, заманында күренекле җырчы Рәшит Ваһаповның һәм соңрак башка җырчыларның аерылгысыз баянчысы булган Фәйзи (Матросов) Садыйковның тууына 100 ел була. Аның архивында сакланган кайбер фотоларны күзәтик.

 

  

  

 

 

 

 

1. Файзи Садыйков. 1946 ел

2. Сулдан уңга (утырганнар): Фәйзи Биккинин,Рәшит Ваһапов, Җәваһирә Сәлахова, Сәгыйт Алиев; басканнар: Гариф Нигъмәтуллин, Әзәл Яһүдин, Фәйзи Садыйков, Горький шәһәре. 1957 ел

3. Сулдан уңга: Гали Җәмниханов, Әзәл Яһүдин, Фәйзи Садыйков. 60-нчыеллар

4.Фәйзи Садыйков. 60 нчы еллар

5.Фәйзи Садыйков. 1945 ел

6. Фәйзи Садыйков озак еллар буе  мәшһүр җырчы Рәшит Ваһаповның аерылмас баянчысы була.

7. Сулдан уңга, утырганнар: Җәваһирә Сәлахова, Рәшит Ваһапов, Зәйтүнә Ваһапова; басканнар: Гариф Нигъмәтуллин, Фәйзи Садыйков, Әзәл Яһудин.  1957 ел

8.Сулдан уңга: Гали  Җәмниханов, Әзәл Яһүдин, Фәйзи Садыйков

9. Сулдан уңга: Әзәл Яһүдин, Җәваһирә Сәлахова, Рәшит Ваһапов, Алия Фәйзуллина, Фәйзи Биккинин, Сәгыйт Алиев, Фәйзи Садыйков Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә. 1957 ел.

10.Сулдан уңга: Әзәл Яһүдин, Фәйзи Садыйков, Фәйзи Биккинин, Җәваһирә Сәлахова, Рәшит Ваһапов, Гариф Нигъмәтулин. Горький шәһәре. 1957 ел

11. Фәйзи Садыйков. Фоторәсем артына «Урта Азиядә йөргән гастрольләр истәлеге» дип  язылган. 1955 елның 28 декабре

12. Сәхнәдә – Таһир Якупов, баяннарда: Фәйзи Садыйков, Фәрит Хатыйпов.

13. Күренекле җырчы Габдулла Рәхимкулов белән гастрольләр вакытында

14. Җырчы Наҗия Теркулова белән Башкортстан буйлап гастрольләрдә. Уфа. 1956 ел

15. Сулдан уңга: Фәйзи Биккинин, Сәгыйт Алеев, Фәйзи Садыйков, Исмәгыйль Һилалов, Хәмит Бакиров. Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы.Мәскәү. 1957 ел

16. Сулдан уңга: Фәйзи Садыйков, Мостафа Сәләхетдинов, Рәшит Ваһапов.

17. Бертөркем филармония артистлары Татарстан буйлап гастрольләрдә. Фәйзи Садыйков машина арбасында утырган(эшләпәдән).

18. Җырчы Рабига Сибгатуллина, баянчылар: Фәйзи Садыйков, Фәрит Хатыйпов.

19. Уңнан сулга (беренче рәттә): Таһир Якупов, Зәйтүнә Яруллина, Фәйзи Садыйков, Рабига Сибгатуллина, икенче рәттә: Виктор Шәрәфетдинов, Фәрит Хатыйпов, Мөнир Мөхәммәтдинов, ?.

20. Филармония сугыш ветеран артистлары: сулдан уңга (беренче рәттә):  Зәйтүнә Ваһапова, Рәйсә Волкова, Җәваһирә Сәлахова, икенче рәттә: Фәйзи Йосыпов, сәхнә ветераны Әнвәр Хәсәнов, Фәйзи Садыйков, Георгий Астапов, Рәшит Гобәйдуллин, Ильяс Якупов. Филармония бинасы. 1997 ел 

Белешмә:

Садыйков (Матросов) Фәйзи Госман улы1919 елның 19 декабрендә Сембер  өлкәсенең Кәшә авылында туган. Ул – халкыбыз арасыннан үсеп чыккан баянчыларның беренче буын вәкиле. Җиде балалы гаиләдә туып үскән Фәйзи кечкенәдән музыка белән мавыга, гармунда уйнарга һәвәс була. Бу уен коралында кайчан уйнарга өйрәнгәнен дә хәтерләми ул.   1939 елда Фәйзи Садыйковны армиягә алалар. Сугышка кадәрге чорда ул хәрби очучылар мәктәбен тәмамлый. Нәкь менә шушы мәктәптә укыганда кечкенә диапозонлы баянда уйнарга өйрәнә. Шулай ук нота белемен дә үзләштерә башлый, полктагы тынлы оркестр музыкантлары белән еш аралаша. Укудан соң буш вакытын гел баянга багышлый.   Фәйзи ага сугышның азагына кадәр фронтта була. Аңа әле сугыш тәмамлангач та, бер ел буена армиядә хезмәт итәргә туры килә. Менә шундый катлаулы тормыш мәктәбен узып, 1946 елда ул Казанга кайта.   Кайтуга ук, Г. Тукай исемндәге Татар дәүләт филармониясенә бара һәм, бәхетенә, аны җырһәм бию ансамбленә баянчы итеп эшкә алалар.   1951 елның башында филармониядә җырчы Рәшит Ваһапов җитәкчелегендәге концерт бригадасы оеша. Фәйзи аганы да шунда баянчы итеп чакыралар һәм шушы бригадада 1962 елга кадәр, Рәшит Ваһапов вафат булганчыга кадәр эшли.   Филармониядә эшләү елларында Ф. Садыйков,Җ. Сәләхова, Ә. Авзалова, У. Әлмиев, Н. Теркулова, Д. Сираҗетдинова, Г. Рәхимкулов кебек танылган  җырчылар белән бергә эшли.   Фәйзи ага концертларда төрле зурлыктагы концерт гармуннарында да  чыгышлар ясый башлый. Гармунчы Гали Җәмлиханов белән бергәләшеп тә шушындый гармуннарда уйныйлар.Тамашачы аларның бу чыгышларын аеруча җылы кабул итә. С. Сәйдәшевнең «Чалгычылар җыры»н аларга гел «бис»ка, ягъни кабатлап уйнарга туры килә.«Өстәлдә төрле зурлыктагы дистәләгән гармун тезелеп куелган. Иң кечкенәсе шырпы кабы кадәре генә. Ике гармунчы шул уен коралларында ярыша-ярыша уйныйлар. Оста кулларда шул кечкенә генә гармуннардан да гаҗәеп матур көйләр яңгырый. Хәтта Фәйзи Садыйков ике кулында ике гармун белән бер үк көйне дөрес уйный»,–дип яза бер тамашачы 1969 елда Перм өлкәсе Барда районында чыккан«Таң» гәзитендә.   Фәйзи ага турында сөйләгәндә тагын шуны да әйтергә кирәк: аңа һәм аның чордашларына махсус музыка уку йортларында белем алу бәхете тәтеми. Беренчедән, аларның яшь чаклары авыр елларга туры килә. Икенчедән, бик укырга теләсәң дә, 30-40 елларда Казанда музыка училищесында баян классы булмый әле. Ләкин шуңа карамастан, Ф. Садыйков, Г. Халитов, Р. Ибраһимова, М. Әхмәдиев, Р. Сафиуллин кебек беренче татар баянчыларының уйнавы шулкадәр самими, шулкадәр моңга бай ки, без аларны,чын мәгънәсендә, халык җәүһәрләре дип атарга хаклыбыз.   Фәйзи Садыйков филармониядә 34 ел эшләү дәверендә сәнгать осталары белән берлектә җиде меңннән артык концертлар куя. Ул төрле авырлыкларны җиңә-җиңә, 60 яшенә кадәр филармониядә эшләде һәм 1979 елның декабрь аенда лаеклы ялга чыкты.    2000 елның 23 декабрендә Казанда вафат булды.   Татарстанның халык артисты Рамил Курамшинның «Татар баянчылары» китабыннан  
---

--- | 10.12.2019

«14:00 буласы бәйгенең нәтиҗәләре 12:00дә дипломнарга бастырылырга тиеш түгел!» - Эльвира Хамматова татар бәйгесен гаепләп чыкты

$
0
0
10.12.2019 Мәгариф
Популяр татар җырчысы Эльвира Хамматова Казанның Вахитов районында урнашкан 27нче гимназиядә педагог-оештыручы булып эшли. “Татар кызы, татар егете – 2019” бәйгесендә әлеге уку йорты вәкилләре дә катнашкан. Эльвира Хамматова әлеге бәйгенең җиңүчеләре гадел билгеләнмәде дип саный. «14:00 буласы бәйгенең нәтиҗәләре 12:00дә дипломнарга бастырылырга тиеш түгел!» – дип сыкрана педагог.

“Татарлыгым белән горурланып йөри идем... кичәгегә кадәр... болай булгач – тел дә сатылды”, – ди ул.

  Эльвира Хамматованың эмоцияләргә бай язмасын аның “Вконтакте”дагы битенә кереп укый аласыз:    https://vk.com/xammatova  
---

--- | 10.12.2019

Казанда бүген бер урында 7 машина бәрелешкән (ВИДЕО)

$
0
0
11.12.2019 Авто
Бүген төнлә Казанның Җиңү проспектында зур юл һәлакәте булган. Дөресрәге, күп санлы машиналар катнашындагы авария. "Җиңү проспекты" метро станциясеннән ерак түгел бер урында 7 машина бәрелешкән.

Әлеге видео социаль челтәрләрдә таралды.

 

 

 

 

 

        Посмотреть эту публикацию в Instagram                  

Мәчет - аерым, манара - аерым: Түбән Камада төзелүче яңа мәчет шау-шу тудырды

$
0
0
11.12.2019 Дин
Шушы көннәрдә Түбән Камада яңа мәчеткә нигез салынды. Заманча архитектура үрнәгендә төзелә торган мәчет җәмәгатьчелек арасында шау-шу куптарырга да өлгерде. Имеш, ул айсыз һәм манарасыз булачак. Әлеге имеш-мимешкә ачыклык кертү максатыннан без Түбән Кама мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимовка шалтыраттык.
Мәчетнең ае да, манарасы да булачак икән. Әмма без күреп өйрәнгәнчә түгел. Манара аерым торачак һәм ае да түгәрәк шәмаил эчендә булып, манара стенасының үзенә беркетеләчәк. Тагын бер яңалык – азан вакытында ул нур чәчеп, ут яктыртып торачак.   Мәчет 430 кешегә исәпләнгән, ул ике катлы булып, ирләр һәм хатын-кызларныкыннан тыш, балалар өчен дә аерым бүлмә каралган. Мәчет эчендә баскычлар да куелмаячак, мөмкинлекләре чиклеләр өчен шулай ук уңайлы дип табылган. Яңалыклар моның белән генә бетми икән әле. Мәчетнең коймасы һәм рәшәткәләре дә булмаячак. Ул каен агачлары утыртылган парк эчендә урнашачак. Ни өчен нәкъ менә каен агачы дип соравыбызга, хәзрәт,  аның шартлы исеме дә “Ак каен”, дип җавап бирде.   – Бу мәхәлләдә яшәүчеләр намаз укырга фатир эчендәге мәчеткә йөри иде. Мәхәлләнең исеме дә “Ак каен”. Бу урында яңа торак йортлар калкып чыкты. Аларда күбесенчә яшь гаиләләр яши. Мәчетнең булачак эскизын аларга да күрсәтеп, фикерләре белән кызыксындык. Заманча мәчет архитектурасы аларга ошады, аны яклап тавыш бирделәр, – дип сөйләде безгә Салих хәзрәт.   Мондый мәчет төзү күп яктан отышлы икән. Бердән, шәһәрдәге Үзәк мәчет белән “Нур” мәчетләренең манаралары ун һәм алты миллион сумга төшкән. Бу бик чыгымлы эш. Аннары катлаулы конфигурацияле мәчетләрне тоту да күп акча таләп итә. Кар-яңгырлар яву сәбәпле тиз туза, түшәмнән су да аккалый икән. Яңа мәчет исә гади һәм заманча стильдә төзеләчәк.    Манарасы турында кабат сүз чыккач, хәзрәт безгә аның төп вазифасын аңлатты.    – Манара ул мәчет түбәсендә дә, аның янында да була ала. Манараның вазифасы – кешегә ерактан ук мәчетнең кайдалыгын күрсәтү. Мәчет эзләгән кеше шуны иң элек күреп ала. Элек манарага менеп, бабайлар азан әйткән. Хәзер исә микрофон бар, анда менүнең хаҗәте юк. Яңа мәчет манарасы исә азан вакытында нур сибеп торачак. Шуны күреп тә, намаз башланганын белеп булачак, – ди мөхтәсиб.  
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

--- | 11.12.2019

Татарстан синоптиклары буран, юеш кар һәм томан турында кисәтә

$
0
0
11.12.2019 Киңәш-табыш
Бүген 11 декабрьдә Татарстанда җылы һәм юеш һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Көндез һәм кичен яңадан явым – төшем көтелә. Бу юлы юеш кар явачак, шулай ук буран фаразлана. Аерым районнарда буран һәм бозлавык көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Кичен һәм төнлә һава температурасы нульдән -5 градуска кадәр, көндез -2дән +2 градуска кадәр булачак. «Юлларда бозлавык, урыны белән көчле», - дип кисәтә метеорологлар.   «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, декабрьнең беренче декадасы Татарстанда аномаль җылы булды. Кышның беренче аеның икенче декадасында да республикада гадәттәгедән югарырак температуралар көтелә.
---

--- | 11.12.2019

Студентларга транспортка киткән чыгымнарны кире ничек кайтарырга?

$
0
0
11.12.2019 Мәгариф
"Кызым быел университетка укырга керде. Аларга транспортка киткән чыгымнарын кайтарып була торган грант бар дип ишеткән идем. Ул кемнәргә кагыла? Гөлфия. Казан". Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте җавап бирә:
  – Татарстан хөкүмәте “Транспорт гранты” проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Күптән түгел министрлык студентлар өчен транспорт грантын алу өчен конкурс башлануын белдерде. Транспорт чыгымнарын каплау өчен тотылачак субсидияне көндезге уку бүлегендә укучы студентлар ала алачак. Быелдан башлап конкурста яңа категория барлыкка килде. Беренче чиратта грантны гаилә керемнәре 20 меңнән артмаган мохтаҗ студентлар алачак. Бу дәүләтнең социаль ярдәм чарасы буларак карала. Мохтаҗ студентлардан тыш транспорт грантына академик бурычы булмаган, шул исәптән үзләрен фәндә, иҗтимагый тормышта, спортта һәм иҗатта актив күрсәткән чит ил студентлары да исәп тота ала. Транспорт гранты алу өчен студентларга гариза тапшырырга, документлар комплекты һәм белешмәләр җыярга кирәк. Алар 6 декабрьгә кадәр Татарстан вузларында һәм ссузларында кабул ителә. Шунда ук урыннарда комиссияләр формалаштырылачак һәм алар җиңүчеләрне сайлап алачаклар. 2019 елда транспорт грантын 5792 студент алачак. Социаль ярдәмнең гомуми суммасы – 60 млн.
---

--- | 11.12.2019

Акчаны жәлләргә кирәкми торган модалы 7 кием (хатын-кызлар колагына)

$
0
0
11.12.2019 Киңәш-табыш
Дизайнер һәм мода эксперты Мила Марсель гардеробта кышын кайсы киемнәр булырга тиешлеген сөйли.
Пуховик. Классика яратучыга фигураны белдереп торган пәлтә-пуховик туры килә. Быелгы сезонда төсләр бераз “йомшаграк”: карадан һәм куе зәңгәрдән зәйтүн һәм аксыл төскә күчтек. Мондый пуховикны каеш белән кию дә дөрес. Бу аксессуар тагын да модалы һәм заманча образ тудырырга булыша.    Оверсайз, ягъни киң, үз размерыңнан зуррак күренә торган пуховик шулай ук актуаль. Ак, кызыл, лимон төсе, шулай ук «йолдызлы күк» төсе дә модада. Пуховикның бәрхеттән тегелгәнен һәм лаклысын кияргә була. Алар хәзер бик популяр.
Тун. Ясалма туннар, бигрәк тә ачык төстәгеләре актуальлеген югалтмый. Икенче вариант — ике яклы ясалма кайры туннар (дубленка), бер ягы тун, икенче ягы кайры тун булып чыга.   Леопард төсендәге баш киеме. Бу төс бөтен кешегә дә килешә, әмма аның дөрес формасын сайлый һәм кия белергә кирәк.    Мехлы кроссовкалар. Итеккә алмашка шулар килде.    Чалбарларны хәзер спорт белән классиканы бергә кушып тегәләр. Классик модельгә лампас тегәләр. Билбауны шнурлы кулиска (бил өлешен җыеп китереп тегү) алыштырды. Трендта һаман да кыска балаклы чалбарлар.    Элек без чәчәкле шифон күлмәкләрне җәй көне генә кисәк, хәзер кыш та кия алабыз. Аларны калын колготки, “авыр” ботинка, свитер һәм жилет белән киеп була.    Свитерның алгы ягы кыска, арты озын. Аларны әле дә яратып кияләр. Бу модельны пуховикларга да кулланалар.    Фото: pixabay.com  
---

--- | 11.12.2019

Фирдүс Тямаевтан өр-яңа җыр - "Бу язларны мин кичермәм"

$
0
0
11.12.2019 Шоу-бизнес
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев өр-яңа җыр тәкъдим итә. Яңа трек "Бу язларны мин кичермәм" дип атала. Гүзәлия көе, Рауза Хафизова сүзләре. Марат Мухин аранжировкасы. Рәхим итеп тыңлагыз:

 

 

 

 

 

 

 

        Посмотреть эту публикацию в Instagram                  

Ул өй шартларында чәйнек кадәрле лимон үстерә (ФОТО)

$
0
0
11.12.2019 Киңәш-табыш
Мамадыш районының Урта Кирмән авылында Яңа ел кичәләрендә Гөлназ Каюмова үстергән лимонны лотереяга уйнаталар. Күптән түгел аның улы экзотик җимешне тикшертү өчен лабораториягә алып киткән. Беренче җимешләре исә бер килога якын булган.

Бүген өй шартларында лимон үстерүчеләр шактый анысы. Тик Гөлназныкы чәйнек кадәрле булуы белән күзне кызыктыра. Үзендә лимон үсмәгән кеше өчен бик кызык, нинди генә сораулар бирмиләр, ди Гөлназ. Ул үзе дә беренче җимешен сабый баладай зур түземсезлек белән көткән. Өенә кайтса, бүлмәгә одеколон исе таралган. Иремнеке андый түгел иде, кем керде икән, дип бүлмә буенча иснәнеп йөргән. Ахыр чиктә, күзе лимон чәчәкләренә төшкән. Кызганыч, җимешләре чикләвек кадәр булгач, күбесе коелган. Әмма берсен барыбер саклап калганнар. Аны хәтта кибеткә барып үлчәп тә караган: 985 грамм тарткан.

  – Авыл халкына күрсәткәч, кемдер лимонны йормарланган сары май, кемдер грейпфрут дип уйлады. Сере юк аның. Яз чәчәк аткан лимоннар кыш көне өлгерә. “Юбилейный” сорты бу. Әлеге куак су ярата, шуңа күрә чүлмәгемне сулы табакка утыртып куйдым. Элегрәк ашлама сибә идем, хәзер туктадым, экологик яктан чиста булсын, дим. Туфрак – бакчадан. Баштарак аны урманга барып та алып кайткаладым. Балчыкны гел яңартып торам. Иң мөһиме – телә авыруы төшмәсен, ул чакта яфрагы баллана һәм аннан котылу бик авыр. Күптән түгел инжир үстерә башладым, җимешләре эре һәм сусыл аның. Көйсез түгел, аерым игътибар сорамый. Шунысына гаҗәпләндем, инжир чәчәк атмыйча гына җимеш бирә, – дип сөйли социаль хезмәткәр булып эшләүче Гөлназ.   Лимон ботагын хезмәттәшенең туганы Иркутскидан алып кайткан булган. Әлеге куак елына 8–9 лимон бирә-бирә картайган, күрәсең. 5–6 ел элек Гөлназ яңасын утырткан. Монысының савыты кечкенәрәк булгач, уңышны азрак бирә икән. Димәк, утыртыр алдыннан башта зур савыт әзерләргә кирәк. Лимон үстерергә теләгәннәргә Гөлназ үсентесен дә кызганмый. Килсеннәр, бирәм, ди.   Егерме ел эчендә 150дән артык җимеш җыйган хуҗабикә. Лимоннарны ул күчтәнәчкә дә бирә, редакция коллективы белән чәй эчәрсез, дип безгә дә җибәрде. Туганнарын, дусларын кайнатма әзерләп тә сыйлый. Дөрес, кайнатмасы әчерәк була икән.   Әче димәктән, Ижауда медицина институтында белем алучы улы Марат лимон составын тикшертергә лабораториягә алып киткән. Укытучысы кибетнекендә С витамины аз дигәч, Марат әнисенекен күрсәткән. Әлегә нәтиҗәсен көтәләр. Әче булгач, витамины күбрәктер, дип өметләнәләр.  
Сәрия МИФТАХОВА

--- | 11.12.2019

"Һәлакәткә бер адым"

$
0
0
12.12.2019 Мәдәният
24-25 декабрь көнне Тинчурин театры күренекле драматург Зөлфәт Хәкимнең "Һәлакәткә бер адым" спектакленең премьерасын тәкъдим итә.
Һәр кеше үз бәхете белән туа. Ләкин юк-барга алданып, ялтыравыклы буш нәрсәләргә кызыгып, кеше үзенең бәхетен югалтып яши. Үзенә язмаганны яуларга омтыла, нәтиҗәдә, гөнаһ юлына баса, һәлакәткә бер адым ясый. Барлык бәхетсезлекләр – бәхет эзләү нәтиҗәсе.  Көннәрнең берендә Мисхәт авариягә очраган машинадан зур юл сумкасына салынган акчаларны үзләштерә. Ике юл чатында калган Мисхәт кайсы юлны сайлар? Акчаларны хуҗасына кайтарырмы яки, гөнаһка чумып, үзендә калдырырмы?    Адәм баласының белеп яки белми кылган хатасы аның Гамәл дәфтәренә тиз генә язылмый, ди. Аңа хатасын танырга, янәшәңдә якын, кадерле, газиз кешең булу – үзе зур бәхет икәнлеген аңларга вакыт бирелә. Фәлсәфи уйлануларга бай әлеге спектакль әнә шул турыда бәян итә.   
---

--- | 12.12.2019

Шәхси балалар бакчасында 1 яшьлек бала үлү сәбәпле, тикшеренү эшләре башланган

$
0
0
12.12.2019 Фаҗига
Ижау шәһәрендәге шәхси балалар бакчасында 1 яшьлек бала үлгән. Баланың тәнендә көч куллану билгеләре табылмаган.
Баланың тәнендә көч куллану билгеләре табылмаган. Әлеге вакыйга уңаеннан, “Саксызлык нәтиҗәсендә үлемгә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.    Тикшеренү комитеты һәлакәт урынын караган, комитет  хезмәткәрләре балалар бакчасында эшләүчеләрдән сорау алу белән шөгыльләнә.    Баланың үлү сәбәпләрен ачыклау өчен суд-медицина экспертизасы билгеләнгән
---

--- | 12.12.2019
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>