Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38233 articles
Browse latest View live

"Ханский дом" компаниясе клиентлары өчен еллык йомгак ясау тантанасы оештыра

$
0
0
12.12.2019 Җәмгыять
"Ханский дом" компаниясе узып баручы елга йомгаклау нәтиҗәләре ясый - бу тантана айның төп вакыйгасы булыр дип көтелә. Зур чарада хит булган проектлар күргәзмәсе, күтәренке кәеф, бәйрәм атмосферасына баш белән чуму - барысы да булачак!

Кичәдә сезнең өчен:

- кыйммәтле бүләкләр уйнату,

- компаниянең алдынгы белгечләре белән очрашып, шәхси консультация алу һәм сезне кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге,

- окомпания партнерларыннан күчемсез милек төзү һәм сатып алу буенча файдалы мәгълүмат,

- төзелеш юлын узган гаиләләр белән очрашып тәҗрибә уртаклашу көтелә,

"Ханский дом" компаниясенең еллык йомгаклау очрашуы 19 декабрьдә 19.00 дан 21.40 кадәр Казанның Декабристлар урамында урнашкан «Тантана» банкет ресторанында уза.

Сезне көтеп калабыз! Урыннарны сылтама аша броньларга мөмкин.

6+


---

--- | 12.12.2019

"Тон агышы да төрлечә тукталышлар белән бормалы-бормалы сызыклар ясый"

$
0
0
12.12.2019 Ана теле
Җөмләдә кушмалык фикерне ачыграк, төгәлрәк белдерү өчен кирәк. Нәхү (синтаксис) шуны үзләштерергә булыша. Күзәтүне дәвам иттерәбез.
Татар сөйләменә җәлеп ителә торган җөмлә төрләренең иң активы – ул   бәйләгечле иярченле кушма җөмлә. Алар  баш җөмлә һәм иярчен җөмләләр дип аерылып чыгарыла, аерым анализлана. Бүгенгә без бу анализга күзәтү ясау ихтыяҗын тоймыйбыз. Безгә ул хезмәтләрдә сөйләмгә кагылган тезис, нәтиҗәләр генә әһәмиятле. Кайбер күзәтүләргә диккать итү файдалы булыр дип саныйбыз. Әйтик, галим менә мондый нәтиҗә ясаган: иярченлек функциясе гади җөмләнең аерым кулланыштагы бөтенлек табигатенә, ягъни аерым җөмлә булып сөйләнелгәндәге үзенчәлегенә, теге я бу чамада йогынты ясый: иң азында аның интонациясен һәм төкәнү паузасын үзгәртә, күп кенә очракларда хәтта аның структурасына да үзгәрешләр кертә. Бу – бик законлы күренеш.   Югарыда аңлатылганча, җөмлә эчендәге җөмлә генә түгел, бәлки һәрбер тел берәмлеге – аваз, сүз, сүз тезмәсе, гомумән, сөйләм составында үзенең аерым әйтелештәге табигатен теге я бу дәрәҗәдә үзгәртә. Җөмлә составындагы җөмләнең үзгәреш төрлелекләре тагын да сизелүчәнрәк була (Хангилдин, 548 б.).    – 1. Баш җөмләгә ияртүче теркәгеч яки шундый рольдәге теркәгеч сүз белән бәйләнгән һәм пауза белән аерылган, ләкин, составындагы шул бәйләгечләре белән бергә төкәнмәгән төзелмә булып күренә торган, ике баш кисәкле иярчен җөмләләр;    – 2. Үзенә генә караган баш кисәкләре әйтелү һәм үзенә махсус аерылу паузасы булу белән бергә, баш җөмләгә төкәнмәгән төрдәге хәбәр формасы белән бәйләнгән иярчен җөмлә;    – 3. Үзенә генә караган баш кисәкләре булып та, аерылу паузасы булмаган иярчен җөмләләр;    – 4. Кайбер грамматикаларда ияләре баш җөмләнеке белән бер үк, ягъни уртак булган иярчен әйтелмәләрне дә җөмлә дип таныганнар. Боларның аерылу паузалары булырга да, булмаска да мөмкин (549 б.).     Безнең күп кенә эзләнү-тикшеренүчеләребез татар телендәге иярчен җөмләне төп ике төрле принцип берлегеннән чыгып караганда гына дөрескә якынрак билгеләргә мөмкин икәнлекне күрсәттеләр. Болар: грамматик-семантик нигез, интонация-пауза күренешләре.     Грамматик-семантик нигез дигәндә без ике төрле фактны күз алдында тотабыз: Беренчедән, иярчен әйтелмә, аерым алып караганда, чын-чыннан гади җөмлә сыйфаты алырлык булырга, ягъни анда һәрбер гади җөмлә өчен төп шарт булган нигез элементлар, аның үзенә генә караган баш кисәге (ике я бер баш кисәк) табылырга, һәм, шул нигездә, ул үзенә бер логик бөтен булып, баш җөмләдән аерылырга тиеш (551 б.).     Хәзер инде иярчен җөмләдәге интонация-пауза күренешләрен күздән кичерик. Иярчен җөмләлек функциясе алу белән гади җөмләнең аерым торгандагы интонация һәм паузасын теге я бу дәрәҗәдә үзгәрткәнлеге турында әйтелеп үтелгән иде. Мондый хәл аның интонациясен йомшарта, паузасын исә үзенә бер төрлерәк төсмер белән (тезмә кушма җөмләдәге паузадан да аерыла торган итеп) чикли; кайбер очракларда аның баш җөмләгә бәйләнеше шундый тыгыз була ки, хәтта алар арасында аерымлану паузасы бөтенләй юкка чыга.     Бу фактның әнә шулай төрлечә чагылуы иярчен җөмләнең кушма составындагы урынына, аның бүтән сүзгә бәйләнү чараларына, бәйләнү рәвешләренә карап йөри: үзе турыдан-туры бәйләнгән сүздән ераграк торган саен яки арага бәйләүче ярдәмлекләр керүгә карап, аның аерымлану паузасы зуррак булырга; үзе турыдан-туры бәйләнгән сүзгә якын торуына, арага ярдәмлек сүзләр кермәвенә карап, пауза кыскарырга; үзе турыдан-туры бәйләнгән сүз белән янәшә үк торганда һәм бәйләнешкә булышлык итә торган формаль күрсәткече булмаганда, ул хәтта бөтенләй бетәргә мөмкин...     Андый фактлар, ягъни интонация белән паузаның булмавы шул ук вакытта гади җөмләнең аерым сөйләнелгәндәге форма түгәрәклегенә, аның интонацион бөтенлегенә һәм шуның белән бәйләнешле булган мәгънәләрнең  ачыклык һәм аныклыгына, һичшиксез, азмы-күпме кимчелек тә китерәләр... (554 б.)     Иярченле кушма җөмләләрне һәм иярчен җөмләләрне төркемләүнең нигезләрен ачыклаганда сөйләм мөмкинлекләрен ачыклау да уңай күренеш дип санала ала. В.Хангилдинның бу юнәлештә дә күзәтүләре теркәлгән:   Иярчен җөмлә баш җөмләне җәелдереп, аның эчтәлеген детальләштерүгә, ачыклау-аныклауга хезмәт итә яки аңа дәлил, аңлатма һ.б. булып килә. Иярчен җөмләләр ул функцияләрне иң күп очракта баш җөмләдәге билгеле бер сүзгә яки сүз тезмәсенә турыдан-туры бәйләнү аркылы эшкә ашыралар. Баш җөмлә составындагы ул сүз, билгеле, аның нинди булса бер кисәген тәшкил иткән була (ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл һ.б.) һәм мәгълүм бер мөстәкыйль сүз төркеменә карый (исем, сыйфат, алмашлык, фигыль һ.б.) (558 б.).     Бәйләгечле иярчен җөмләнең бәйләнү чараларын һәм төркемчәләрен синтаксик хезмәтләрдән сөйләм максатында күзәтү дә сөйләм осталыгын үстерүдә уңай тәэсир итә ала. Мәсәлән, иярчен җөмләнең баш җөмләгә бәйләнеше, беренче чиратта, кайбер сүз формалары, бәйлекләр, бәйлек сүзләр, ияртүче теркәгечләр һәм шундый теркәгеч сүзләр ярдәмендә белдерелә. Шул ук вакытта бу процесска интонация һәм, урынына карап, сүз тәртибе дә катнаша (562 б.).     Ия һәм хәбәр җөмләләр, аергыч җөмлә, тәмамлык, хәл  (урын, вакыт, сәбәп, максат, нәтиҗә, рәвеш, чагыштырма, шарт, кире шарт җөмләләрнең структур төзелешен өйрәнгән хезмәтләрне нәкъ менә сөйләм оештыру мәнфәгатендә күзәтү һәркемгә кирәктер. Тик күпчелек хезмәтләрдә (аерым алганда В.Хангилдинның без күзәткән дәреслегендә) җөмлә категориясенең төп билгеләреннән берсе – интонация-пауза телгә дә алынмый. Гәрчә җөмлә дип аталсалар да. Синтаксис буенча соңгы хезмәтләрдә дә, кызганычка каршы, әйтмә сөйләмгә тиешле игътибар җитми.       Синтаксик фәнни хезмәтләрдә шулай ук күп иярченле кушма, бәйләгечсез кушма, бәйләгечсез тезүле кушма, җыю бәйләнешендәге бәйләгечсез тезүле кушма, бәйләгечсез ияртүле кушма, катнаш кушма, катлаулы катнаш кушма һәм башка төр җөмләләр берникадәр аерым-аерым тәфсилле өйрәнергә омтылынган.     Шул ук вакытта бу җөмләләрне структур яссылыкта өйрәнгәндә формаль караш-күнегүләргә юл куелуын кисәткән тәкъдимнәр дә очрап куя. Сөйләм оештыруда гамәли әһәмияте булуын истә тотып синтаксик анализлар вакытында, мәктәптә күнегү дәресләрендә андый тәкъдимнәргә  диккать итү зарурдыр. Мисалга, бер күзәтүне генә тәкъдим итик: “Синтаксик анализ вакытында буталчыклык тудыра торган очраклардан тагын берсе – синтетик урын, вакыт, аергыч җөмләләрнең бер үк грамматик форма белән бирелүе. Бу мәсьәлә татар тел белемендә дә тулысынча ачыкланмаган. Мәсәлән, Ат аунаган җирдә төк кала җөмләсе А.Кәримова тарафыннан иярчен урын җөмлә дип тикшерелә. А.Кәримова җирдә сүзен аналитик бәйләүче чара итеп алса, В.Хангилдин бу сүзне, мөстәкыйль мәгънәле исем буларак, ат аунаган җөмләсе белән ачыкланган дип исәпли.     Татар телендә иярчен урын, вакыт җөмләләрне баш җөмләгә бәйләп килүче урын-ара мөнәсәбәтләрне белдерә торган бер төркем сүз бар: як, урын, җир, чак, ара, заман, вакыт, мизгел һ.б. Бу сүзләр, үзләренең мөстәкыйль мәгънәләрен югалтып,  еш кына бәйлек сүзләргә әйләнәләр һәм иярчен урын һәм вакыт җөмләне баш җөмләгә бәйләүдә катнашалар. Мәсәлән: Ә Шәрифә апа теге билетсыз кеше киткән якка борчулы карап алды (С.Т.). Алар сөйләшеп торган арада, аш килде (Ш.Камал); Иренеп кенә аткан кышкы таңның зәңгәр шәүләсе тәрәзәләргә төшкән чакта, Зәйтүнә мәңгелек йокыга талган иде (Ә.Еники);  Ир күп җирдә пычак булмас (Мәкаль); Көз көне кошлар китә торган якта Әчтерхан дигән бер зур шәһәр – борынгы ханнар шәһәре бар ди (Г.Ибраһимов).     Мондый җөмләләрне мәгънәви яктан дөрес билгеләү өчен, укучыларга бу чараларны бәйлек сүзләр дип аңлатырга кирәк. Соңгы ике җөмләне иярчен аергыч җөмләләргә кертеп карау дөрес булмас иде, чөнки иярчен аергыч җөмлә фигыль белән белдерелгән кисәкне түгел, ә баш җөмләдәге исемне турыдан-туры ачыклауга хезмәт итә.     Аналитик иярчен җөмләләрне билгеләгәндә, укучылар һәм хәтта студентлар да иярчен җөмләнең төрен мөнәсәбәтле сүзләр формасына бәйләп билгелиләр. Бер үк мөнәсәбәтле сүз белән бәйләнешкә кергән иярчен җөмләнең берничә төре булырга мөмкин. Җөмлә  тибын дөрес билгеләү өчен, иң элек мөнәсәбәтле сүзнең функциясен, аның нинди сүз төркеме белән белдерелгән  кисәккә иярүен ачыкларга кирәк. Баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүз җөмләнең нинди кисәге булса, иярчен җөмләнең төре дә шуңа карап билгеләнә.     Укучылар гадәттә аналитик иярчен җөмләне мөнәсәбәтле сүзгә сорау куеп тикшерәләр. Мисал өчен бер үк мөнәсәбәтле сүз белән дүрт җөмлә алыйк: Командирның приказы шундый: син хәзер үк анда барып җитәргә тиеш (Р.Төхфәтуллин); Сөйләгәндә шундый сөйли: бөтен дөньяңны онытырга мөмкин (“Яшь ленинчы”); Бу урман шундый калын була: аның эчендә ниләр барлыгын берәү дә белми (З.Бәшири); Була бит шундый кешеләр: тормыш юлында узгынчы кебек бер күренеп китәләр дә, беркем күңелендә дә эз калдырмыйча юкка чыгалар (Г.Әпсәләмов). Бу мисалларда бер үк шундый сүзе иярчен хәбәр, иярчен рәвеш, иярчен күләм, иярчен аергыч җөмләләрне баш җөмләгә бәйләү өчен хезмәт итә  (Сафиуллина, Ибраһимов, 1982, 9-11 б.).     Безнең очракта шунысына диккать итик, бу төр җөмләләрдә грамматик бәйләгеч элементлардан башка интонация-пауза ярдәмендә бәйләнүнең дә зур урын тотуы күренә. Шундый төрлелекләр белән бәйләнешле рәвештә ул җөмләләрнең укылышындагы тон агышы да төрлечә тукталышлар белән бормалы-бормалы сызыклар ясый, ди В.Хангилдин (626 б.). Тик тикшеренү гел язма рәвешне анализлаудан тора. Сөйләүне күз алдында тотса, шуны анализласа, ниндиерәк нәтиҗә ясаган булыр иде?! Сөйләм оештыру ихтыяҗынннап без моны фаразлау белән дә шөгыльләнә алабыз бит. Менә җыю бәйләнеше белән төзелгән бәйләгечсез тезүле кушма җөмләнең составындагы гади җөмләләр аеруча аларның хәбәрләре, күп очракта бертөрле формада киләләр һәм үзара тигез агышлы интонация-паузалар белән бәйләнешкән булалар (610 б.).     Иҗат хезмәте белән мәшгуль каләмдәшләребездә мондый күзәтүләр, шуларга бәйле уңланулар аз түгелдер. Уртаклашырсыз әле. Ул арада тәнәфес ясап алыйк.                                                            Илдар Низамов,                                     филология фәннәре докторы. Фото: пиксабай
Илдар НИЗАМОВ

--- | 12.12.2019

Кар өеменнән табылган яшь ярымлык баланың язмышы хәл ителде

$
0
0
12.12.2019 Криминал
Ноябрьдә Омск шәһәрендә яшь ярымлык кызны студент кар өеме арасыннан тапкан иде. Кызның өстендә җылы киеме булмаган. Билгеле булуынча, ул икенче каттан тәрәзәдән килеп төшкән.
Фатирда беркем дә булмаган. Өстәл өстендә кызның әнисеннән аны тәрбияләргә теләмәве турында язу гына табылган. Хатынның барлыгы дүрт баласы булган. Бу хәл булган вакытта өлкән балалар дәваханәдә калган.   Билгеле булуынча, кызчык бүген әтисе янында. Калган өч баланы тәрбиягә башка гаиләләр алган. "Кәккүк" әни бу хәлдән соң балаларын искә алмаган, дип яза Кызыл таң.
---

--- | 12.12.2019

Рафинә Ганиуллина бер кичтә өч спектакль карап кайткан

$
0
0
12.12.2019 Мәдәният
Камал театры үз тамашачысына биш сәгатькә сузылган кичке тамаша тәкъдим итә. «Сишәмбе көн кич белән» проекты өч спектакль һәм ике антракттан тора.
Моңа кадәр "Матбугат.ру"да хәбәр ителгәнчә, «Сишәмбе көн кич белән» проекты «Яңа татар пьесасы - 2017» драматургия лабораториясе эшләреннән тора. Фәрит Бикчәнтәев финалга чыккан җиде пьесаның өчесен спектакль итеп үстерергә карар иткән. Болар – Сөмбел Гаффарова, Энҗе Гыйззәтова һәм Гүзәл Сәгыйтова пьесалары.   «Сишәмбе көн кич белән» тамашасы Камал театрының 160 урынлы Кече залында тәкъдим ителә. Җырчы Рафинә Ганиуллина да ике антрактта өч спектакль каравы белән уртаклаша. Бу - «Томан», «Ишекләр», «Парковка» әсәрләре.   "Тормышчан, мәгънәле, заманча, уйландыра торган спектакльләр карап кайттык. Артистлар Һәрберсе үз урынында, һәр күренеш бик талантлы һәм югары дәрәҗәдә куелган. Чакыруыгызга рәхмәт, онытылып карадык", дип уртаклаша Рафинә Ганиуллина.
---

--- | 12.12.2019

“Кызым көн саен елый” – Рифат Исмәгыйлев өйдән чыгып киткән хатыны белән баласын эзли

$
0
0
12.12.2019 Хәвеф-хәтәр
Югары Кыйгыда яшәүче 31 яшьлек Рифат Исмәгыйлев 15 ноябрьдә өйдән кызы белән бергә чыгып киткән хатынын эзли. Җитмәсә, ирнең кайгысыннан файдаланып, мошенниклар да килеп чыккан. Рифат сүзләренчә, аңа үзен ФСБ полковнигы итеп таныштырган кеше шалтыраткан һәм акчага аның проблемасын ярты сәгать эчендә хәл итәргә вәгъдә биргән. Аннары контораның легаль булмавын әйткән.
Рифат хәбәр итүенчә, әлеге вакытта хатынының кайдалыгы билгесез.   “Ул баланың хокукларын боза. Ул көн саен елый, өйгә кайтасы килә. Судта гаризаны кабул итмиләр, чөнки мин аның кайдалыгын белмим. Хатынымның апасы һәм абыйсы белән элемтәдәмен. Хатыным кызым белән апасында булганда, бала бертуктаусыз елаган. Аның картәнисе һәм әтисе янына кайтасы килгән”, - дип сөйли Рифат.   Берничә тапкыр ир кызы белән видеоэлемтә аша сөйләшә алган.   “Әйе, кызым әнисеннән телефонны урлап алган чагында берничә мәртәбә аның белән видео аша сөйләшә алдым. Аннары хатыным, телефоннын тартып алып, сүндерә иде”, - дип сөйли кызын сагынган ата кеше. Автор : Әлфия Шакирҗанова Чыганак: gorobzor.ru Фото: Фото гаилә архивыннан алынган
---

--- | 12.12.2019

Казанда «Туган тел» шигырь укучылар республика конкурсы узды

$
0
0
12.12.2019 Мәдәният
10 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында «Туган тел» шигырь укучылар республика конкурсы узды. Конкурс Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге» дәүләт казна учреждениесе ярдәме белән оештырылган.
Әлеге конкурсның максаты-туган тел традицияләрен яңарту һәм талантлы балаларны ачыклау. Иң мөһим бурычлар арасында-балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, туган тел һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү.   Чыгышлар берничә критерий буенча бәяләнде: аһәңлелек һәм сөйләмнең төгәллеге, эмоциональ буяу һәм башкаруның оригинальлеге, актерлык осталыгы.   Конкурста катнашучылар өчен Татарстан Республикасы Милли музее буенча күзәтү экскурсиясе оештырылды.   Җиңүчеләр исемлеген сылтама аша узып белергә мөмкин.
---

--- | 10.12.2019

Ике баласы белән югалган Мазов хатынына язу калдырган

$
0
0
12.12.2019 Хәвеф-хәтәр
Артем Мазовның ике улын алып югалуына шактый вакыт үтте. Хокук саклаучылар әлегә кадәр аларның эзенә төшә алмый. Шулай да бу тарихта яңа факт пәйда булды. Артем Мазовның хатыны Эльмира кәгазьләр арасыннан үзенә атап язылган записка табып ала. Анда ир “ничек телисең, шулай яшә, ә мин китәм” дип язган. Балалар турында ләм-мим.
“Записканы Артем Мазов язган, моны почерк тикшерү экспертизасы раслады, – дип сөйләгән “UFA1.RU”га тикшерү эшләренә якын торучы чыганак. – Әле записка кайчан язылганы ачыклана”.   Артемның записканы өстәлдә түгел, ә кәгазьләр арасында калдыруы аның балалар белән качу карарын ашыгыч хәл итүен, әмма мондый уйлары электән дә булганлыгын күрсәтә дип белдергән әлеге эксперт.   Исегезгә төшерәбез, Артем Мазов ике улы – 5 яшьлек Слава һәм 8 яшьлек Илья – белән 26 октябрьдә югалды. Аерылышу турында сүз кузгаткан хатыны белән талашканнан соң, ир балаларын алып чыгып китә. Соңрак аның машинасын таптылар.   Шуннан соң алар хакында бер мәгълүмат та юк иде. Автор : Сафина Язгөл Чыганак: ufa1.ru Фото: vk.com
---

--- | 12.12.2019

"Татар җыры" фестивален бер елны да калдырмаган бердәнбер җырчы билгеле (ФОТО)

$
0
0
12.12.2019 Шоу-бизнес
21 декабрь “Пирамида” концертлар залында узачак “Татар Җыры” фестивале - республика тормышының дәрәҗәле вакыйгасына әверелгән музыкаль чарага булаак танылды. Быел кызыксыну тагы да артты. Әмма оештыручалар булачак шоуның бөтен нечкәлекләрен әлегә сер итеп тота. "Матбугат.ру" хәбәрчесе катнашкан матбугат очрашуында бүген шул хакта сөйләштеләр.
Бераз тарих…   Беренче «Татар җыры» фестивале 1999 елның гыйнвар аенда Камал театрында биш көн дәвамында үткәрелде. Шул ук елны Бауман урамында Йолдызлар аллеясы ачылды.   2003 елдан фестиваль халыкара статус алды. Бу елларда «Татар җыры» ның мәртәбәле кунаклары: Зөлфия Камалова (Австралия), Җәмилә (Финляндия), Идрис Газиев, София Ротару һәм Алсу иде. Салават, Резеда Шәрәфиева һәм Идрис Газиев кебек йолдызлар тамашачылар өчен зур сюрприз булды.   2005 елда фестиваль гыйнвардан декабрьгә күчерелә. Бу уңайдан фестиваль ике тапкыр-гыйнвар һәм декабрь айларында үткәрелде. Анда Ландыш Нигъмәтҗанова, Иркә, Салават Миңнеханов, Филүс Каһиров һ. б. катнашты.   Ә декабрь аенда фестивальнең кунагы СССРның халык артисты София Ротару булды.     2009 елда унынчы юбилей фестивален Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев ачты.    2010 елда фестиваль беренче тапкыр республикадан читкә чыкты һәм ел саен Мәскәүдә дә үткәрелә башлады.   2012 елда TMTV телеканалы беренче тапкыр фестивальне турыдан-туры эфирда трансляцияли.   2018 елда фестиваль лауреатлары арасында - дөнья чемпионы, биш тапкыр Гагарин Кубогы иясе Данис Зарипов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Татарстан Республикасының халык артисты Салават Фәтхетдинов та бар. Соңгысы бүләкне сәхнәдәге коллегасы Айдар Галимовка тапшыра.  
Кызыклы фактлар:   Фестивальне төрле елларда Эльза Әхмәтҗанова, Инсаф Абдулла, Фәнис Җиһаншин, Люция Хәмитова, Алсу Каюмова, Салават, Резеда Шәрәфиева, Идрис Газиев, Рифат Зарипов, Рамил Шәрәпов, Гөлназ Сәфәрова һәм Айваз Садыйров алып бардылар.   Сыннар саны буенча рекордчы-ТР һәм БРның халык артисты Айдар Галимов, ул "Татар җыры" фестивален бер елны да калдырмаган бердәнбер җырчы.   "Татар җыры" гимны авторы-шагыйрь, композитор Зөлфәт Хәким.   2009 елда рэпер Шәкүр белән дуэтта ТРның халык артисты Илһам Шакировның чыгышы 20 ел эчендә иң көтелмәгән номер булды. Алар "Бик еракта идек без"җырын башкардылар.   Ел саен "Татар җыры" чарасында 1000гә якын кеше катнаша.                        
Давид АВЕТИСЯН фотолары

--- | 12.12.2019

Ришат Төхвәтуллинга "Гүзәл кебек хатын кирәк?"

$
0
0
12.12.2019 Шоу-бизнес
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова инстаграм битендә Ришат Төхвәтуллин белән икесенең сәхнәдә матур итеп басып торган, Ришатның бер бәйләм розалар тотып, бик бирелеп нидер сөйләгән, Гүзәлнең аны игьтибар белән тыңлап торган фотосын элгән иде. Фото астында сорау да бар. "Кем белә Ришат миңа ни әйтә? Дөрес җавапка безнең 100 җыр белән флешка бүләккә", - дип язган Гүзәл.
"Матбугат.ру" хәбәр итүенча, әлеге фото җиде мең ярымнан артык лайк җыйган, бу сорауга интернет кулланучылар комментарийларда үз җавапларын язып калдырган. Анда кайсылары Ришат туган көн белән котлый, кайберләре җырлап тора дигән, Гүзәл белән дуслыклары турында сөйли дигәннәр. Хәтта берсе Башкортстанның Туймазы районыннан чыккан, икенчесе Пермь өлкәсенең Барда районында туып-үскән җырчыларны" бергә уйнап үскән" итеп тә куйганнар. "Ташкын кебек килеп сәхнәнең иң югары урынын алдың" дип әйтә", - дип фаразлаучылар да табылган.    Әмма иң кызыгы шул, интернеттагы тамашачылар үз ялганына үзе ышанган Хуҗа Насретдин хәленә кала язган. "Гүзәл кебек хатын кирәк" дип язган интернетчының үзенә "чынлап та шулаймы?" дип сорау биргәннәр. Күрәсең, бу җавап тамашачыларның күңеленә иң хуш килгәне булгандыр.   Тамашачылар артистларның шәхси тормышы белән бик кызыксынуы, кемнедер кем белән кавыштырып куюы, үзләре ишетергә теләгән ялганга ышанулары гадәти күренеш. Гомерлек парын, мәхәббәтен эзләүче Ришат Төхвәтуллинны да тамашачылар, мөгаен, тизрәк башлы-күзле итәсе киләдер.    Гүзәл кайсы җавапны дөрес дип табар анысы хакында соңрак хәбәр итәрбез. Җырчы кулыннан бүләккә 100 җыр белән флешка алган тамашачының да кем икәнен тиздән белербез дип көтеп калабыз.   "Матбугат.ру" ачыклаганча, әлеге фото төшерелгән мизгелдә Ришат чыннан да җырчыга комплимент ясап, үзенең булачак тормыш иптәшенең Гүзәлгә охшаган булуын теләвен белдергән.
---

--- | 12.12.2019

“Янган йортымда әнием бүләге – Коръән калды” - Зифа Кадыйрова фаҗига булган дачасын нишләтмәкче?

$
0
0
12.12.2019 Фаҗига
23 ноябрь кичкә таба танылган татар китаплары авторы Зифа Кадырованың җәйге йорты яна. Йортта аның иҗат итү дәверендә тупланган язмалары, укучыларыннан алган хатлар, шулай ук берничә башланган романы янып бетә. ТНВ интернет-редакциясе Зифа ханымның үзе белән сөйләште һәм китерелгән зыян турында җентекләп сорашты. Шулай ук Зифа Кадырованың иҗаты һәм ни өчен язучылар берлегенә кермәве турында белеште.
- Зифа ханым, ул йортта күптәннән яшәдегезме?   - Иптәшемнең китеп барганына 7 ел була. Ул йортта аның белән бергә бер ел яшәп калдык. Минем аннан шәһәргә кайтасым килмәде. Елдан ел җәйге бакчаны төзекләндерергә, яхшыртырга тырыштым.   - Йортыгыз янганда сез хастахәнәдә булгансыз икән. Янгын нәрсәдән килеп чыккан? Беренче фаразлар бармы?   - Хәзерге вакытта хастаханәдә ятам. Һәр атна ул бакчада туганнар, балалар, оныклар җыела иде. Мин булмагач, балаларның да киләсе килмәде. Янгынның каян килеп чыкканын белмәдек.   - Янгын турында кем хәбәр итте?   - Авыл рәисе “Зифа син кайда, анда бит өен яна”, дип шалтыратып әйтте. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче берни дә калмаган. Йорт тулаем янып бетте. Янгынны биш сәгать сүндергәннәр.   - Интернетта зыян 3 млн. тәшкил иткән дип язалар. Бу шулаймы?   - Беләсезме, монда җылылык, ут, су кертелгән, тирә ягы матурлатылган, мунчасы бар. Ул сумма 3 млн. артып киткән. Кунакка журналистлар, язучылар күп килде. Башкортстаннан килгән артистлар да миндә кундылар. Балаларның да яраткан урыны иде. Кешегә бер уч җир җитә. Минем иң зур теләгем – балаларымны, оныкларымны бер җирдә туплап тору. Йорт – нәкъ шул урын булды.
- Матди зыяннан кала, сезнең анда кул эшләре калган. Алар күпме иде?   - Иң кызганычы – халыктан җыелган дүрт папка хатлар. Һәркем үз язмышын кулдан язган. Халык аларны очрашуларда бүләк булып калдырды. Мин компьютерда яза белми идем. Шуңа барлык әйбер кәгазьдә сакланды. Бөтен архив шунда калды. Шул исәптән төрле газета-журналларда бастырылган язмалар да. Әниемнең истәлеккә биреп калдырган әйберләре аеруча кызганыч. Соңгы тапкыр бүләк иткән Коръән китабы да шунда янды. Минем бөтен дөньям шул йортта калды.
- Аяныч булган, тәмамланмаган әсәрләр калдымы?   - Бар иде. Кичә язганны бүген кабатлап язып булмый. Кызганыч әйберләр күп, тик мин аның өчен борчылмыйм. Иң мөһиме баш кайгысы килмәсен. Кеше кайгыгызны уртаклашам ди. Ул кайгы түгел – хәсрәт. Мин шулай аңлыйм һәм кабул итәм.   - Интернетта сакламый идегезме?   - Алар Интернетта бар иде. Һәрвакыт үзең белән ноутбук йөртмисең. Искә төшкәндә кәгазь битенә фикерләрне язып куясың. Халыктан килгән хатларны әзер материал дип әйтеп була. Алар әсәрдә җыелма образ буларак үз урынын табарга тиеш иде.
- Ярдәм итәргә теләүчеләр бармы?   - Халык көн саен яза, шалтырата. Мин беркемнән бернәрсә дә өмет итмим. Баш тартсам да, укучыларым кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Халыкка рәхмәтем зур. Аңлаганнары өчен рәхмәт. Мин йортны тагын бер төзермен, Аллаһ Тәгаләлә баш кайгысы гына китермәсен. Кемдер ярдәм итәр, кемдер икенче ягын сөйләр. Караш һәрвакыт ике төрле була. Мин кул көчен кабул итәм. Торгызырга көч кирәк, ул хатын-кыз гына булдыра торган эш түгел.
- Йортны кабат шул ук урынга саласызмы?    - Ул урамда, бакчада мин инде 30 ел. Минем өчен бу җирләр истәлек, аерыласы да килми. Хәлемнән килгәнчә торгызачакмын, балалар да булышыр. Мин андагы тирәлекне ярата идем. Кышын беркем дә юк. Тирә-якта тынлык, мин бер үзем. Урамга чыгып карлар көрим, этемне йөртәм. Ул ялгызлык та түгел, чөнки миңа ул тынлык рәхәт иде. Соңгы өч китабым анда язылды.   - Кайгыны читтә калдырып торыйк. Зифа Кадырованы халык яратып укый. Сез әдәбияткә 50 яшегездә генә килгәнсез, аңа кадәр гади эш һөнәрләрендә хезмәт куйгансыз. Халык яратып укырлык сәнгать әсәрләрен иҗат иткәндә ул сезгә булыштымы?   - Мин гомерем буе эштә идем. Әгәр дә 18 яшемдә яза башласам, бөтенләй башка әйбер язар идем. Минем белемем юктыр, язу тәртибен дә белмим. Күңелем кушканча язам. Кешеләр зур уку йортларында белем алган вакытта мин шәһәр төзегәнмен. Соңгы унике елда да мин ирләр белән кабель тарттым, төзелештә эшләдем. Авыр заманнарда кара эшче булуыма да сөендем, чөнки гаиләмне ач тотмадым. Ир-ат арасында эшләп күп әйберне өйрәнеп калдым. Яза башлагач аларның барысының да кирәге чыкты.   - Әсәрләрегезнең асылында нәрсә ята?   - Иң беренче булып, “Ни өчен бу болай соң?” дигән сорау куясың һәм шул сорауга җавап эзли башлыйсың. Без хәзер элеккеге кебек шатлана белмибез, тормышның матурлыгын күрми башладык. Һәрвакыт нәрсәдер җитми.   - Казан яшьләренең яңача мәдәни чараларына ничек карыйсыз?   - Мин алар арасында йөрмәгәнгә белмим дә. Яр Чаллы язучылары оештырган “Ләйсән” түгәрәгенә йөрим. Казанда бик сирәк булам. Халык арасына да спектакльләр белән киләм. Халык мине кабул итә – мин шуңа шатланам.   - Сезне күп еллар язучылар берлегенә алмадылар. Документлар я килеп җитмәде, я каралмады. Тик язучылар берлегенә чакыру килеп төшкәч кенә сез баш тарткансыз икән. Сәбәбе нидә?   - Беренче чакырган вакытта чирем аркасында бара алмый калдым. Соңыннан “Бу әйбер миңа кирәкме соң?” диеп уйландым. Укыган, белемле язучылар күргәнем бар. Алар янында мин беркем дә түгел. Нишләптер, минем берлеккә крәсем килми. Мин бернинди берлекләрдә дә саналмыйм, әмма укучыларым белән очрашуларга йөрим. Бер аермасы да юк: үз эшемне эшлим мин. Матбугаттан “лаек түгел” дигән сүзләр дә укырга туры килде. Яхшы, лаек булгач килербез. Минем өчен мөһим әйбер түгел. Кайбер кешенең берлеккә керәсе килә. Ул аның күп еллар буе килгән хыялы. Ә минем берлек түгел, язучы булырга да хыялым булмады.
- Ә ничек язучылыкка кереп киттегез?   - Аллаһы тәгалә тарафыннан яңа юл. Күп әйбергә карашым үзгәрде. Алдан яңалыклар белән кызыксынырга вакытым да юк иде. Елына бер китап укый ала идем. Ирем күп китап укырга яратты. Ул мина күбесен сөйләп барды, яңалыклар белән таныштырды.   - Хәзер күбрәк укый башладыгызмы?   - Барысын да рәттән укыйм дип әйтә алмыйм. Бер китапны ике ел башымда йөртә алам. Китапны бөтенләе белән аңлыйсы килә. Күз күремен язу өчен сакларга тырышам. Шуны әйтәсем килә, китапны язу өчен укырга кирәкми, ә дөньяда кирәге булсын дип укырга кирәк. Бөтен китаптан сиңа бер генә җөмләсе кирәк була ала.   - Киләсе 5 елга нинди планнарыгыз бар.   Декабрь аенда безнең очрашулар башлана. Бөтенләй плансыз яшәп булмый, әмма саулык ягың чамалы булганда еракка карап булмый. Ирем үлгән елны һәр очрашу алдан ук язылып куелган иде. Мин аларның берсен дә калдырмадым. Ул вакытта заллар тулып тора иде. Хәзер замана бераз үзгәрде. Алмаз Шиһабетдинов, ТНВ
---

--- | 12.12.2019

Казан студиясе телевидениясе эфирга чыга башлавына 60 ел тулуга багышланган чара узды (ФОТО)

$
0
0
12.12.2019 Матбугат
Бүген Казан кооператив институтының Татар мәдәнияты үзәгендә милли тапшыруларны әзерләгән телевидение ветераннары, журналистлар, редакторлар, режиссерлар, операторлар катнашында чара узды. Ул быел Казан студиясе телевидениясе эфирга чыга башлавына 60 ел тулуга багышланды.

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылды. Татарстан ТВсе эшли башлаган көн тарихка 20 гасыр казанышы буларак кереп калды. Бүген телевидение ветераннары күңел хәтирәләрен яңартты, халык җырчылары татар моңын башкарды.

Мәҗлесне Казан кооператив институты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Рөстэмовна Нәбиевага ачып җибәрде. Бирегә телевидение тарихында эз калдырган шәхесләр, дөресрәге ТВнең “Алтын баганалары” килгән иде. Казан телевидение студиясенең нигез ташын салучылардан, татар язучысы, журналист Әнәс Хәсәнов эшләгән чорларын искә алды. Дикторлардан - Эльмира Хамматова, Рөстәм Нәбиуллин да күңел хәтирәләре белән уртаклашты.   ТВдә эшләгән абруйлы шәхесләр шактый. Заманында ТВ баш редакторы булып эшләгән,Татарстанның халык шагыйре Роберт Миннуллин,ТВ ветераннарыннан, язучы, драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Рабит Батулла,ТВ баш режиссеры булып эшләгән, ТВ алтын фондында сакланучы телевизион фильмнар режиссеры Әхтәм Зарипов, “Хәбәрләр” программасының танылган редакторлары, алып баручылары, журналистлары - Илфат Фәйзрахманов, Илгизәр Хәйруллин, Раиф Гыймадиев, танылган режиссерлар - Флюра Бикмурзина Лилия Нигъматова, Дания Гаязова, Нурания Батыршина, шулай ук мөхәррирләр - Әгъзам Файзрахманов, Хабир Ибраһимов, Күп резонанс тудырган “Мәдәният дөньясында” тапшыруын һәм башка күп музыкаль тапшырулар авторы,шагыйрә Наилә Яхина һәркемгә мавыктыргыч итеп хәтирәләре белән уртаклашты. “Шаян-ТВ” телеканалының Башкарма директоры Рамилә Сәхәбетдинова телеканалының үсешенә тукталды. Бүгенге көндә Татарстан телерадиокомпаниясенең милли тапшырулар хезмәте җитәкчесе Миназыйм Мәүлетович Сәппәров киләчәктәге планнары белән уртаклашты.   Ел дәвамында институт эшчәнлеген яктырткан журналистларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Танылган җырчылар - Венера Ганиева, Рөстәм Маликов, Фәнис Калимуллин халык җырларын башкарды. Ветераннар фикерләрен чәй өстәлендә дәвам итте. Бергә төшкән фотосүрәт һәркемнең күңелендә озак сакланыр.          
Флюра АБДУЛЛИНА

--- | 12.12.2019

«Һөнәр-2019» нәрсәсе белән истә калды? XI Бөтенроссия яшь режиссура фестиваленнән ФОТОрепортаж

$
0
0
12.12.2019 Мәдәният
6-11 декабрьдә Казанда «Һөнәр» XI Бөтенроссия яшь режиссура фестивале узды. Максаты – яшь режиссерларга профессиональ мохит тудыру, аларның иҗатын киңкатлам тамашачыга җиткерү, театрлар белән хезмәттәшлек итәргә ярдәм итү. Фестивальдә 35 яшькә кадәр булган режиссерларның спектакльләре яки ул яшьне узган булса да, режиссерның дебют эшеннән соң 5 ел дәвамында куйган спектакльләре катнашты. Тамашачылар игътибарына соңгы театраль сезонда сәхнәләштерелгән спектакль премьералары тәкъдим ителде. Игътибарыгызга чарадан фоторепортаж:


---

--- | 12.12.2019

"Радий Хәбировка әйтергә кирәк" - Раяз Фасыйхов белән Элвин Грей нәрсә "мутить"итмәкче? (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
13.12.2019 Шоу-бизнес
8 декабрьдә Башкортстан башкаласының “Уфа – Арена” стадионында “Татар җыры – 2019” фестиваленең йомгаклау концерты үтте. Анда Раяз Фасыйхов, Хәмдүнә Тимергалиева, Салават, Айдар Галимов, Нәфкать Нигъмәтуллин, Әнвәр Нургалиев, Элвин Грей, Данир Сабиров, Гүзәл Уразова, Ришат Төхвәтуллин кебек танылган җырчылар катнашты.
Концерттан соң Раяз Фасыйхов, Элвин Грей һәм Әнвәр Нургалиев бергә фотога төшкән вакытта, зур тәкъдим белән чыга.  Аның фикеренчә, "Татар җыры" Башкортстанда үткәрелгәч, Татарстанда "Башкорт йыры" да үткәрелергә тиеш!   "Уфада "Татар җыры" булган икән, Казанда "Башкорт йыры"н үткәрергә кирәк. Килешәсеңме, Радик?" - дип сорый Раяз Фасыйхов Элвин Грейдан. Җырчы уңай җавап бирә: "Әйе, Радий Хәбировка әйтергә кирәк", - ди. "Бу бик яхшы булачак", - дигән фикергә килә җырчылар.   Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр "Матбугат.ру" "Татар җыры" 21 декабрьдә Казанда узачак дип хәбәр иткән иде.                 Посмотреть эту публикацию в Instagram                  

Анастасия Заворотнюк гомерлеккә параличланган булып калачак

$
0
0
13.12.2019 Шоу-бизнес
Анастасия Заворотнюк гомерлеккә параличланган булып калачак, дип хәбәр итә Mash порталы шәхси чыгаганы хәбәренә сылтама белән. Өч айлык реабилитация узганнан соң да актрисаның сәламәтлегендә алга китешләр күзәтелми.
Яман шеш аркасында баш миенең сул ярымшарында патология күзәтелгән. Башта уң кулы, аннары бөтенләй уң ягы параличланган. "Әлеге хәрәкәтсез ягы башка элеккеге хәленә кайтмаячак", - дип яза чыганак.   Заворотнюкның гаиләсе аның сәламәтлеге турында аңлатма бирми, бары тик аның яман авыру белән генә көрәшүе турында әйтәләр. Фото: Легион медиа
---

--- | 13.12.2019

Снюс афәте: тагын бер бала “кәнфит” чәйнәп агуланды

$
0
0
13.12.2019 Хәвеф-хәтәр
Башкортстанда тагын бер бала “кәнфит” чәйнәп агуланды. Бу хактагы мәгълүмат социаль челтәрләрдә дәваханәнең шәһәр прокуратурасына рәсми хаты рәвешендә таралды һәм ата-аналарны тирән борчуга салды.
Документта 11 декабрьдә Стәрлетамак балалар дәваханәсенең стационар бүлегенә каты агулану билгеләре белән 11 яшьлек малайны алып килүләре хакында әйтелә.     “Дәваханәгә алып килгәндә малайның хәле авыр була. Кабул итү бүлеге табибының бала сүзләренә нигезләнеп язган “докладное”ндагы  мәгълүматка караганда, сыйныфташлары аңа чәйни торган кәнфит (снюс булуы ихтимал) биргән һәм 20 сум акча түләгән. Чәйнәп берничә минут үтүгә, малайның хәле кинәт начарланган. Ашыгыч ярдәм машинасында аны дәваханәгә китергәннәр” дип язылган хатта.  Берәүләр бу хәбәрне фейк дип кабул итсә, икенчеләр чын хәлгә санап, борчуга калды. Кызганычка каршы, соңгылары хаклы булып чыкты.  Башкортстан прокуратурасының матбугат хезмәтендә әлеге хәлнең чынлыгын расладылар. Башкортстанның тикшерү комитеты үсмер бала агулану факты буенча тикшерү эше башлаган.   Әле ноябрьдә генә Кырмыскалы районында 12 яшьлек малайның “кәнфит” белән сыйлаганнан соң, агуланып, дәваханәгә эләгүе турында хәбәр таралган иде. Инде килеп бу хәл...   “Насвай” һәм “снюс” саткан өчен штраф күләме нибары 2-4 мең сум икәнен исәпкә алсаң, монысының да соңгы очрак булырына бер өмет тә юк... Автор : Эльмира Ибраһимова Чыганак: Башинформ Фото: Башинформ
---

--- | 13.12.2019

Янгында дүрт бала һәлак булган

$
0
0
13.12.2019 Фаҗига
Өлкәннәрнең кәеф-сафа корырга яратуы шундый фаҗигагә китергән. Алтай краеның бер авылында дөрләгән янгында дүрт бала һәм аларның әти-әнисе һәлак булган. Балаларның өлкәненә - 10, кечесенә бер яшь тә тулмаган.
Әлеге гаилә имин түгел, ата-ана спиртлы эчемлекләр яратуы белән дан тоткан, шул сәбәпле исәптә торган.   Тиешле органнар вакытында алардан йолып алган булса, сабыйлар исән калыр иде. Хәзер инде закон буенча җавап бирерләр.   Янгынның сәбәпләре ачыклана, дип яза Кызыл таң.
---

--- | 13.12.2019

Оста кулларга - "ШАЯН ТВ"дан бүләк

$
0
0
13.12.2019 Бәйге
"ШАЯН ТВ" балалар телевизион каналы Яңа елга багышланган бәйге игълан итә. Бәйгедә катнашу өчен Яңа ел темасына кул эше эшләргә кирәк.
Икенчедән, кул эшләнмәсен фотога төшереп инстаграм челтәрендә #остакуллар хэштегы куеп урнаштырырга һәм @shaiantv аккаунты белән билгеләп куярга кирәк.    Иң күп лайк җыйган кул эшләнмәсен ясаган катнашучы җиңүче дип табылачак.  Җиңүчене 31 декабрьдә турыдан-туры эфирда игълан итәчәкләр. Әлбәттә, "ШАЯН ТВ"дан  истәлекле бүләк тә булачак!   
---

--- | 13.12.2019

Казанда Венгрия киносы көннәре башланды

$
0
0
13.12.2019 Мәдәният
Казанда 13-15 декабрьдә - Венгрия киносы көннәре! Бары тик өч көн дәвамында Венгрия режиссерлары тарафыннан соңгы елларда төшерелгән иң яхшы фильмнарны тамаша кылырга мөмкин. Фильмнарны башкаланың "Мир" кинотеатрында күрсәтәчәкләр.
Венгрия киносы көннәрен бүген 18:00 сәгатьтә атаклы режиссер Паль Шандорның  «Бродячие артисты» картинасы ачып җибәрәчәк.    Иртәгә, 14 нче декарьдә исә бер көндә ике фильм карау мөмкинлеге бар. Кичке биштә «Грабитель Виски» фильмы эстафетаны дәвам итәчәк. Ул чынлыкта булган вакыйгаларга нигезләнеп төшерелгән. Аннан соң 18:15 сәгатьтә «Полусвет» фильмы күрсәтеләчәк. Әлеге картинаның эчтәлеге куркыныч җинаять эшендә катнашкан өч хатын-кызның  тормышы турында.  Венгрия киносы көннәре 15 декабрьдә яшь режиссёр Давид Спах тарафыннан төшерелгән «Гедеон Рихтер. Жизнь ради жизней» документаль фильмы белән төгәлләнәчәк.    Кино яратучылар өчен башкалабызда менә шундый мөһим вакыйгалар көтелә. "Мир" кинотеатрына рәхим итегез!
---

--- | 13.12.2019

Язучылар Әдәби елга йомгак ясый

$
0
0
13.12.2019 Әдәбият
Бүген Тукай клубында Әдәби ел йомгакларына багышланган утырыш бара. Утырыш Берлек рәисе Данил Хәбибрахман улы Салиховның кереш сүзе һәм Президиум сайлау белән башланды.
Президиумга шигърият остаханәсе җитәкчесе, танылган шагыйрә,  С. Сөләйманова, А.Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты Фәйрүзә Мөслимова;  проза остаханәсе җитәкчесе, танылган прозаик, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин; драматургия остаханәсе җитәкчесе, танылган прозаик, драматург, Г. Исхакый, Ф. Хөсни, Т. Миңнуллин исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәдиф Сәгъди­­; әдәби тәнкыйть остаханәсе җитәкчесе, әдәбият тәнкыйтьчесе, Җ. Вәлиди ис. әдәби премия лауреаты Әлфәт Закирҗанов; балалар әдәбияты остаханәсе җитәкчесе, танылган шагыйрь, прозаик, драматург, М.Җәлил, А.Алиш, Г.Афзал исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе  Ләбиб Лерон; рус телле әдәбиять һәм тәрҗемә секциясе җитәкчесе, Г.Державин премиясе лауреаты Алексей  Остудин сайланды.   Ел йомгакларына җыелган каләм ияләре 2019 елда бакыйлыкка күчкән язучылар Мөсәгыйть Хәбибуллин, Җәүдәт Дәрзаман, Әмир Камалиев, Әнәс Исхаковны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.   Сәламләү  сүзе белән Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Сәетҗан улы Хәкимҗанов чыгыш ясады һәм татар әдәбиятын үстерүгә лаеклы өлеш керткән язучыларга дәрәҗәле бүләкләр тапшырды.   Мәдәният министрлыгының  «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе  белән язучы Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы; язучы Мәхмүдов Заһит Борис  улы (Заһит Мәхмүди); әдәбият галиме Минһаҗева Ләйлә Ихсан  кызы; шагыйрь Шаһиәхмәтов Галиәхмәт Шаһиәхмәт улы; язучы Зарифуллин Фирдәвес Зәбихулла улы бүләкләнде.   Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасына язучы Шәрифуллин Наил Искәндәр улы;  язучы Корбанова Гөлнур Равил кызы; шагыйрь Иматдинов Шәфыйкъ Хасиятулла улы;  язучы Турхан Евгений Андреевич лаек булды.   Язучы Сәгъдиев Рәдиф Нәҗип улы (Рәдиф Сәгъди) Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Һәм Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премиясе белән; шагыйрә Гыйззәтуллина  Флера  Сабирҗан кызы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге әдәби премиясе белән; язучы Дәрзаманов  Җәүдәт Харис улы (вафатыннан соң) Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Һәм Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби премиясе белән;  язучы Яхин Фәрит Зәкиҗан улы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Һәм Язучылар берлегенең Җамал Вәлиди исемендәге әдәби премиясе белән бүләкләнделәр.   Татарстан китап нәшрияты оешуга 100 ел тулу уңаеннан Данил Салихов китап шәшрияты хезмәткәрләренә Язучылар берлегенең Рәхмәт хатларын тапшырды.   Татарстан Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов һәм шураның җаваплы сәркатибе Госман Гомәр шагыйрьЗиннур Мансуровка Аксакаллар шурасы медален тапшырдылар.   Берлеккә 2019 елда кергән язучылар Ханнанов Рамил Гомәр улы, Имамиева (Шәехова) Айсылу Зөфәр кызы, Сорокин Николай Михайлович, Булатова Галина Ивановна, Әбделманов Рәкит Яүдәт (Рәкит Аллабирде),Гыйлемханов Риман Солтан улы, Фәттахова Лилия Рәфкәт кызы, Арсланова Рәхимә Минвәли, Учаров Эдуард Раимович, Яһудин Марс Нәфикъ улы Берлек әгъзасы таныклыгына ия булдылар.   Татарстан Язучылар берлегенең 2019 елгы эшчәнлегенә йомгак докладын Берлек рәисе Данил Салихов укыды.   Утырышта Чаллы һәм Әлмәт бүлекләре җитәкчеләре Факил Сафин, Рифкать  Шаһиев еллык хисап докладлары белән чыгыш ясадылар.
---

--- | 13.12.2019

“Яшәү теләге урыннан торгызды”

$
0
0
13.12.2019 Хәйрия
Шуклык аркасында шундый хәл килеп чыгар дип кем уйлаган? Минзәләдә яшәүче 20 яшьлек Илья Гусев, учак өстеннән сикереп уйнаганда, тәнен пешерә. Моннан сигез ел элек була бу хәл. Шуның дүртесен урын өстендә үткәрә егет.
Матди хәлләре дә авыр була. Шөкер, Гусевларга ярдәм итүче кешеләр табыла.   – Аларның авыр хәле турында интернеттан укып белдем. Барып танышырга кирәк, дидем. Ул чакта Ильяга 17 яшь булса да, кыяфәте кечкенә баланыкы кебек иде. Учак өстеннән сикереп уйнаганда, малайның спорт киеменә ут каба. Билдән түбән өлешенә зур зыян килә. Аңа бик күп операцияләр кичерергә туры килә. Әмма бер урыннан икенчесенә күчереп куйган тире төзәлмичә интектерә, – дип искә ала Минзәлә районының суд приставлары җитәкчесе Гөлнара Хуҗагалиева. – Ничек тә булышасым килде. Ильяны әнисе Лариса үзе генә тәрбияли. Әтиләре күптән вафат иде.   Яхшы күңелле кешеләр ярдәме белән фатирда ремонт ясыйлар. Ильяның авыр хәлен эшмәкәр Дамир Каюмов та ишетә. Ул малайга уңайлы карават сатып алып бирә. Бу гаиләгә ярдәм кулы сузучылар көннән-көн арта. Ильяның бүлмәсеннән кеше өзелми. Үзенә булган игътибар аңа яшәргә көч бирә. Егет әкренләп урыныннан тора. Әмма ничек авыр булганын үзе генә белә. Ильяга катлаулы операция таләп ителә. Мәскәү клиникасында дәвалану өчен акча эзли башлый. Мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән кирәкле сумманың бер өлеше җыела. Калган өлешен хәйрия фонды бирә. Илья Мәскәүдән тернәкләнеп кайта.   Әлегә ул инвалид коляскасына утырып кына йөри ала. Әмма хыяллары зурдан. Узган ел читтән торып укырга кергән. Киләчәктә программист булырга җыена.   – Мөмкинлек булса, бүгеннән эшли башлар идем. Укыган өчен түләп бару да җиңелрәк булыр иде, – ди ул. – Бәлки, газетада минем турыда укып, ярдәм итүче, киңәш бирүче кеше табылыр.
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 13.12.2019
Viewing all 38233 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>